Чәчмә әсәр
3 Мая , 15:50

Вахит ИМАМОВ. Могикан. Повесть (1)

Киноны пәрдәнең артыннан карау мәзәк икән. Экрандагы солдатлар гел сул куллары белән күрешәләр, индеецлар да томагавкларын. сөңгеләрен сул куллары белән ата. Ләкин тора-бара күзләр ияләште, малайларны экрандагы тормыш үзенә йотты.

Вахит ИМАМОВ. Могикан. Повесть (1)Вахит ИМАМОВ. Могикан. Повесть (1)
Вахит ИМАМОВ. Могикан. Повесть (1)

Шоңкар колынлаган, ай-һай, матур токым! – дип әтисе кайтып әйткәч, Вәлит моңа сөенмәде дә сыман. Чөнки аларның Гәрдәле фермасында атлар саны ике йөздән артык, арада күбесе бия, алар атна саен диярлек икеме-өчме колын китереп тора… Ярты көнен фермада үткәрергә гадәтләнгән Вәлит «ә» дип тә, «җә» дип тә җавап кайтармады, ашыкмыйча гына мәктәпкә җыенуын белде. Мәгәр әтисе бүген ни өчендер бертуктаусыз үзалдына сөйләнгәләп йөрде.

– Маңгаенда ап-ак йолдызы бар. Сыйраклары озын. Карындыктан арынып ярты сәгать үтүгә үк әнисенең җилененә барып ябышты. Ай-һай, тере! Шоңкар баласы бит. Әнисе сымак тулпар булмагае

Әйе, монысын Вәлит тә белә. Моннан ике-өч еллар элек Шоңкар бөтен Чаллы тирәсендәге авылларда бәйге тотты, Сабантуй чабышларында гел беренче килде. Вәлит аны яравайлаган чакта катнашкалап йөрсә дә, әтисе – ферма мөдире Григорий дәдәй – бәйгеләрдә аны атка утыртмады. «Сының катмаган әле, сиңа иртә», имеш. Хәзер Вәлит алтынчы класста укый, ярышларда да катнаша алыр иде. Әмма Шоңкар, силос ташуда йөреп, соңгы елда гына да ике тапкыр аякларын сындырды. Фермада Сабантуй бәйгеләрен отардай бүтән чабышкы юк. Шоңкар, күз алмасы кебек, карап торган бердәнбер аргамак иде дә бит, кадерен белмәделәр… Менә шуларны искә төшереп алгач, Вәлит авызына су капты. Ә әтисе, аны үчекләгәндәй, үз-үзе белән киңәш кылып йөрде.

– Бүген төне бик буранлы булды, әле һаман тынмый. Әллә ул колынны Буран дип кенә атыйсы микән, ә? Шулай итсәк, урысына да, татар белән безнең керәшенгә дә ансат булыр иде. Юкса, урыслар Шоңкар дип әйтә алмыйча гүпче интекте бит. Шанкар дип тә, Шанкир, Шункир дип тә йөдәттеләр. Теге Митрәй ырвач бервакытны дәже Шакир дип тә йөртте. Монысына җайлырак кушамат тапмыенча булмас.

Вәлит эндәшми йөрде-йөрде дә, сумкалы кулын ишек тоткасына салгач кына:

– Исем кушарга ашыкмагыз әле. Мин дә барып карыйм. Аннан уйлашырбыз, – диде.

Әтисе алдында сер бирмәгән Вәлит ялгыз калгач уйга чумды. Малга исем кушу әлләни катлаулы эш түгел-түгелен. Мәгәр, менә, Гәрдәледә баш ватмыйча булмый. Чөнки монда әллә ничә милләт бергә укмашып яши. Урысы, татары, керәшене, хәтта удмурты да бар. Ул «ар» дип кенә йөрткән авылдашларын гәрдәлеләрнең чын исемнәре белән атаганнары да юк. Гәрдәледәге «ар» паспортында Василий булып йөрсә, халык телендә «Усай». Абрамы – Ибраш, Тарасы – Исмали, Мироны – Мирай. Үзләре удмуртча пупалый микән-юкмы, мәгәр сөйләшкәндә синең чын татарыңны да сатып җибәрә ала.

Хәер, «арлар» гына түгел, керәшеннәр дә Гәрдәледә икешәр исем йөртә. Вәлитнең, менә, чын исеме Василий. Әтисен дә күбрәк Григорий түгел, Гәрәй йә Гөргери дип кенә йөртәләр. Әнисе Анастасия – татарлар өчен Нәчтүк, күршедәге Екатерина – Кәтри. Вәлит күз атып йөргән Мария – Мәрьям. Беткәнче шулай…

Мәктәптә Вәлитне Айрат каршы алды. Сабый чактан бирле җан дуслар, ахирәтләр алар. Инде көздән бирле Америка индеецлары белән җенләнәләр.

– Әҗмәкәйдә кичә «Чингачгук – Олы Елан»ны күрсәттеләр. Ну, киносы тек киносы да инде!

– Индеецларны әйт әле син! Кулларында ук белән җәя. «Ак битлеләрне» кырып кына салалар бит!

– Ә Чингачгук үзе? Андагы тазалык!

– Ә аты соң, аты? Бер сызгыруга әллә каян килеп җитә. Ну, өйрәткән дә соң!.. Кичен киноның Олы Шилнә авылында күрсәтеләчәге билгеле булды. Ара сигез чакрым дип тормадылар, дәррәү кубып, Гәрдәле малайлары шунда юнәлделәр. Клуб халык белән шыгрым тулы, борын төртерлек тә урын юк. Гәрдәлеләрне билет кассасына якын да җибәрмәделәр. Әле ярый Вәлитнең чыбык очы кардәше очрады. Шул өйрәтте.

– Артистлар киенә торган бүлмә идәненең ике сайгагы сынык. Шул тишектән базга чумабыз да сәхнә артына чыгабыз. Киноны пәрдәнең алдыннан карадың ни дә, артыннан карадың ни, аермасы юк.

Клуб базындагы балчыкка, чүп-чарга буялып бетсәләр дә, тәки сәхнә артына чыгып утырдылар. Әмма киноны пәрдәнең артыннан карау мәзәк икән. Экрандагы солдатлар гел сул куллары белән күрешәләр, индеецлар да томагавкларын. сөңгеләрен сул куллары белән ата. Ләкин тора-бара күзләр ияләште, малайларны экрандагы тормыш үзенә йотты. Вакыты-вакыты белән тын алырга да куркып утырдылар. Чингачгук аларны тәмам әсир итте. Бүрәнәдәй таза беләкләр, уйнап торган мускул! Әй, атының акыллылыгы! Индеецлардагы горурлык, бердәмлек!..

Кино беткәнче малайлар индеецлар өчен генә кайгырып утырдылар, баскын инглиз солдатларын һичкем кызганмады.

Төн уртасында Гәрдәлегә кайткан чакта да сүзләре һаман шул тирәдә бөтерелде. Айрат ушлырак, ул геройларның гына түгел, аларны уйнаучы артистларның да исемнәрен отып алган икән.

– Чингачгукны Гойко Митич уйнады. Киноны немецлар төшергән, ә Митич, менә, Югослав артисты икән. Немецларның үзендә андый таза артист булмагандыр инде. Митичны безнең Сабантуйларга китерсәң иде ул. Көрәштә аңа каршы торырлык кеше безнең Чаллы тирәсендә, ай-һай, табылмастыр…

Айрат ике көн үтүгә Вәлитләргә китап күтәреп килде. Йөзе мунчадан яңа чыккан сыман алсуланган, үзе мыш-мыш килә.

– Мин Чингачгук турында китап таптым. Инде укып чыктым. Мәле, син дә укы. Вәлит әүвәл китапның тышлыгына күз салды. «Фенимор Купер. Эзтабар яки Онтарио ярында». Аннары әле мунчага, әле бәрәннәр абзарына бикләнеп, ике көн дигәндә аны аркылыдан-буйга буразналап чыкты. Шуннан соң алар Айрат белән бергә Куперның «Пионерлар», «Кызылтәнлеләр», «Җирдә һәм диңгездә», «Таудагы алачык» дигән романнарын да район китапханәсеннән кайтартып укыдылар. Америка индеецлары белән җенләнүләре шул дәрәҗәгә җитте ки, ике дусның телен Гәрдәле халкы да аңламас булды.

– Кичә мустангларны прериягә алып чыккан идек. Бивакка туктагач муссон купты, томагавклар белән ботак-санак кисеп, бик зур вигвам кордык. Шунда баулны бушаттык. Аннары йоклаганбыз. Мустангларны лассо ыргытып кына тотарга туры килде. Фортка караңгы төшкәндә генә кайтып җиттек.

Фермадагы агай-апалар бик озак тинтерәткәннән соң гына ике дус шаркылдап көлеп җибәрде. Баксаң, мустанг дигәне – кыргый яки хуҗасыз ат, прериясе – дала, муссоны – җил, бивагы – ашау һәм ял урыны, вигвамы – шалаш яки тирмә, баулы – гап-гади юл капчыгы, лассосы – аркан, форт дигәннәре авыл икән. Гәрдәле халкы да, яшьтәш малайлары да барыбер аңламады. Ә Вәлит белән Айрат исә көймәне – пирога, муенсаны – вампум дип атап һәм тагын әллә нинди сүзләр таба-таба Гәрдәлене аптырата бирде.

…Айрат Вәлитне класс ишеге төбендә, калын төргәк тотып көтеп тора иде.

– Купер Фениморның иң шәп китабын таптым. «Соңгы могикан». Элеккеләре моның янында пүчтәк. Менә монысы китап дисәң дә китап инде, малай! Укыганда дөньяңны онытасың…

Беренче дәрес – зоология, ә укытучылары инде пенсия яшендәге, бер аягы аксак Иван дәдәй иде. Өстәл янына утырган килеш кенә яңа теманы бер көй  белән тезде дә тезде. Ә Вәлит яңа китапны урды гына. Кыңгырау шалтыраганда ул инде китапның егерме-егерме бишләп битен укып өлгергән, өстәвенә өр-яңа тәкъдиме дә әзер иде.

– Бүген Шоңкар колынлаган. Әткәй мактый, бик матур, ди. Исем кушасы бар. Әйдә, тайдык.

– Кит инде, малай, хәзер алгебра бит. Минем «икеле» бар, төзәтергә кирәк, – дип Айрат каршы төшкәч, Вәлит, әрем капкан сыман, йөзен чытты.

– Әй Алла, харап икән, берәүнең сыңар «икеле»се бар. Минем алгебра белән геометриядән генә дә җидәү. Бөкрем чыкмый әле. Сиңа сыңары да ярамый, әттәгенәсе. Табылды Ломоносов, – дип тыр-пыр тузынды да, ишекне усал ябып, Вәлит класстан чыгып качты…

 

* * *

Шоңкар ябылган аранга килеп кергәч, Вәлит яңа туган колынга текәлде дә ис-акылын җуйды. Вәлит колыннар күрмәгән малай түгел-түгелен, әмма әтисе монысын юкка мактамаган икән, колын искитмәле нәфис, сылу иде.

Ул инде аякларына баскан. Алар гаҗәеп озын, нечкә. Озынча, төз гәүдәне күтәреп торырга куәтләре җитми, күрәсең, алар ара-тирә сыгылгалап ала. Япь-яшь колын ярдәм эзләп әнисенең әле ботына, әле корсагына килеп сөялә. Борынын әнисенең имчәкләренә төртеп-төртеп куя. Аннары, «монысы кем тагын?» дигәндәй, Вәлиткә текәлеп тора. Ә Вәлит исә карашын аннан һич аера алмый. Шоңкар бик тырышып ялап чыккан, ахры. Колынның бөтен тәне шомырт сыман чем-кара булып, тоташ елкылдап тора. Маңгаендагы йолдыз белән бәкәлләрендәге чуклар кардан да ак. Озын, куе керфекләр арасындагы күзләр иң чиста күл суыннан да зәңгәррәк төстә. Алар шулкадәр самими һәм гөнаһсыз, нәкъ менә биләүдә имчәк көтеп яткан сабыйныкы сыман.

Вәлит кытыршыланып беткән кулын алга сузгач, колын йомшак иреннәрен кыймылдатып беркадәр иснәнде дә, «нигә мине буш кул белән алдыйсың?» дигән сыман үпкәләп, борыны белән янә әнисенең имчәкләренә төртенгәләп алды. Яшь дустының бүләксез килүенә Шоңкар да рәнҗеде, күрәсең, усал пошкырып куйды. Вәлит ашыга-кабалана кесәсеннән сыңар шикәр кисәге тартып чыгарды. Аны колынның иреннәренә сузды. Ә колын юка борын яфракларын кыймылдатып иснәнде-иснәнде дә, «шушы да булдымы мал?» дигәндәй, төкселәнеп, башын читкә борды.

Вәлит ни кылырга белми тора иде, лапас эчендә әүвәл аяк тавышлары, аннары әтисенең тавышы ишетелде.

– Йөрәгең түзмәде, килеп җиттеңмени? Бүген дә дәрестән качтың мәллә?

Вәлит балбал шикелле кымшанмыйча, дәшми-тынмый торды. Әтисе дә артык төпченеп маташмады, янә телгә килде.

– Ну, шәпме колын?

– Шәп, кәнишне.

– Менә дигән чабышкы булачак бу. Аяклары да, гәүдәсе дә озын, күкрәге тар, муены нәкъ аккошныкы кебек. Җитмәгән бер җире юк. Тик менә нинди исем кушасы икән? Бик тә бәрәкәтле кушамат табасы иде.

– Ә мин таптым инде! – дип Вәлит үзе дә көтмәгәндә капылт ярып салды. – Могикан!

– Ничек?

– Могикан!

– Анысы кем дә, анысы ни тагын?

– Америкада индеецларның шундый исемдәге кабиләсе булган. Аларны инглиз колонизаторлары кырып бетергәннәр. Аларның исеме онытылмасын, безнең фермада булса да яшәп калсын әле.

Улының җавабы җитди яңгыраса да, Григорий дәдәйнең ризалашасы килмәде, каршы төште.

– Американыкын чокып чыгармасак, безнең үзебездә юньле-рәтле исем беткәнмени?

– Ә мин бер Могикан белән генә тукталмыйм. – Вәлит инде ачыктан-ачык үҗәтлеккә күчте. – Америкада әле тагын майя, ацтек, ирокез, делавар, минг, гурон, тускарор һәм тагын әллә никадәр исемдәге кабиләләр булган. Аларның күпчелеген шул инглиз белән испан колонизаторлары кырып бетергән. Мин яңа туган һәр колынга шул кабиләләрнең исемнәрен кушып барачакмын.

…Чыннан да, бер ай чамасы да вакыт үтмәгәндер, аран рәшәткәләрендә гәрдәлеләрнең колагына ялгыш та ишетелмәгән чит-ят исемнәр язылган күрсәткеч такталар эленеп тора башлады: Ирокез, Гурон, Кечуа, Аймара, Араукан, Чибча, Араваки, Ацтек, Майя, Пано, Делавар… Гәрдәлеләр бу исемнәрне әйтергә тырышып телләрен сындырып карадылар-карадылар да, ахыр чиктә үз җайларына көйләп үзгәрттеләр. Удмуртлар, бу безнеңчә, дип, «Делавар»ны «Ар»га әйләндерде. Керәшеннәр, имеш, урыс теленә ятыш булсын дип, Ирокезны – Ирония, Аймараны – Мари, Гуронны – Гудрон, Майяны – Май, Ацтекны – Скит дип йөртә башладылар. Ни гаҗәп, шулай итеп япь-яшь колыннар да «чукынды», «урыслашты». Могиканга гына урысны сөендерердәй «алмаш» тапмадылар, ул гына фермада бердәнбер «индеец» булып калды. Мәгәр Вәлит белән Айрат барыбер бирешмәде. Озак көттермичә, алар авыл советы рәисе Степан-Ычтапанга Чингачгук кушаматы такты. Гәрдәлеләр моның белән шундук килештеләр, рәис югында аны чын исеме белән телгә алучы калмады да сыман. Пенсионер әби-бабайларга тикле гел бер төрле тетте:

– Сәвит бирә торган биш күбәмитер утынны кайтарасы иде, Чингачукны кытырдатам әле.

– Кичә Чаллыдан испалкумнар килгән. Чингачук аларны Метрәй яланына аппарып сыйлаган, ди. Глауныйларына ярар өчен Чингачук шулар каршында «Әпипә» дә биеп күрсәткән, ди, вәт әкәмәт!..

Вәлит белән Айрат әби-чәби гайбәтенә колак салмадылар. Кыр-яланнарда яшел чирәм төрткән чакта Могикан да, Айрат үзенә дип сайлап алган Делавар да хәтәр шаян колыннар булып үсеп җиткән иде инде. Беренче әтәчләр белән үк диярлек түшәгеннән купкан малайлар ферма ишегендә күренүгә, ике колын да, яшь киленнәр тавышы белән ялагай кешнәп, аларны аран капкасы төбендә каршы ала. Күзе төшкән тавык янында сырпаланган яшь әтәчләр сыман, и араннар буйлап бөтереләләр, и бииләр. Малайлар яннарына килеп баскач, иркә песи сыман кыйланып, йә муеннарын ышкып сырпаланалар, йә кытыршы иреннәре белән ялманалар. Малайларның кесәсеннән шикәр шакмагы йә сохари кисәге чыкса, тегеләр шуны кетердәтеп чәйнәп йоталар да, шундук койрык чәнчеп, әниләре янына сыпырталар. Аннары араннары каршында хет бие син, хет җырлап-елап ялвар, синең тарафыңа атлап та карамыйлар. Колыннар да борыннарына әле яңа гына «ис керә» башлаган чыркылдык кызлар сыман икән. И буй җитмәстәй, и тәкәббер булып кыйланалар да, малайларның кире борылып китүеннән шөлләп, атлар-атламас кына якынаеп, янә борыннары белән төртеләләр. Аннары ник муеннарын кытыклап иркәләмисең, ник чәбәкләмисең, алар күндәм, юаш рәвештә һәммәсенә ирек биреп тора. Көн дә бер үк тамаша, бер үк мәзәк.

 

* * *

Көз җиткәндә Могикан да, Делавар да кыркымыш тайлар кыяфәтенә кергән иде инде. Муеннарына аркан салып булса да, Вәлит белән Айрат аларны яланнарга алып чыга башладылар. Аеруча Орловка белән Шилнә елгасы арасындагы тугай иркен, ямьле, аларны күбрәк «прерия» үзенә тарта иде. Монда бәләкәй генә ерганак ясап аккан чишмәләр күп, бишме-алтымы түм-түгәрәк күл бар. Аларның исемнәре элек ничек булгандыр инде – моны кем дә белми. Картлар гына кай Гали чишмәсе, Тәмтез күле, Нугай күле дип искә төшергәли. Ә үзләре шундый матур, янына дәшеп тора. Хәзер берсен «Тозлы», берсен «Сазлы» дип кенә йөрткән ике күлнең дә яр буйларын төнбоеклар тоташ каплаган. Вәлит белән Айрат ул күлләрне кырыкмаса-кырык йөзеп чыкты инде, юк, берсенең дә суы яки төбе тозлы-сазлы түгел. Бу өлкәннәр нишләп һәрнәрсәгә килде-китте исем кушалардыр – бар син, аңлап кара. Хәтта татар балаларына да әллә нинди Рудольф, Рево, Аэлитта, Элизабет, Атлас, Тимур, Руслан дигән «кушаматлар» тагып куйдылар бит, шушы эшме инде?..

Ә тугайлык матур, әкиятләрдә сурәтләнгән оҗмах бакчалары сыман искитмәле! Әле анда, әле монда тәлгәш-тәлгәш булып зәңгәр чәчәк, кузгалак, ромашка, тузганак, күкбаш–күкчәчәкләр үсә. Әйтерсең лә, кайсыдыр илаһи көч ямь-яшел чирәмлекләр, кылган, сарут, бака яфрагы, тукранбашлар арасына сихри чигүле кәләпүшләр, йә булмаса гүзәл такыялар сибеп үткән. Чишмә-инешләр типкән урыннарда сәрви, шомырт, камырлык, гөлҗимеш, тал, зирек агачлары, чикләвек куаклары тезелешеп утыра. Ничек инде шуларның күләгәсенә кереп бераз тын алмыйсың да, тукранбаш сәйләннәре өстенә ятып аунамыйсың!..

Чулман яры буйлап Элеватор тавыннан алып Боровецкое авылына кадәр сузылган нарат урманы малайларны инде күптән үзенә тарта иде. Әби-бабайлар «анда гөмбә, кура җиләге, бөрлегән, чия, шомырт күп», дип авыз суларын корыта. Нигә әле авылдан өч-дүрт чакрымдагы шул урман янына бармаска да эченә күз салмаска?

Беркөнне малайлар Шилнә суы буйлап төштеләр дә, урман читендәге иң биек нарат янына җиткәч, утлы күмер өстенә баскан сыман капылт тукталып калдылар. Мәгърур нарат кәүсәсенә ялтырап торган тимер такта беркетелгән. Анда язу:

«Юлчы! Укы да уйлан. Элек Чулман яры буйлап барханнар гына тезелеп киткән һәм давыл-җилләр шушындагы комны иген басуларына куып тутыра иде. Игенсезлектән җәфа чиккән бөтен күрше авыл ирләре бергә җыйналдылар да 1908–1910 елларда шушы комлык өстенә япь-яшь нарат кәлшәләре утырттылар. Шулардан урман үсеп чыкты. Аның кадерен бел, уттан-күздән, бәлаләрдән сакла».

Вәлит белән Айрат әле язуга, әле вәкарь гаскәр сыман тезелеп баскан наратларга кат-кат бактылар. Ничек инде болай? Утыз-кырык метр биеклеккә җиткән, талгын җилдә моңланып, ылыслары белән сызгырынып утырган шушы наратлар, шушы урман гап-гади кешеләрнең хезмәт җимешеме?!. Бүген Гәрдәледә, Шилнәдә, Орловкада корых-корых ютәлләп йөргән Габдрахман, Афанасий, Сидор, Мостафа бабайларның әтиләре утырткан микәнни шушы агачларны? Һәм, гомумән, урман тикле урманны гап-гади адәм балалары үстерә аламыни? Әкият бит инде бу!..

Әкиятен әкият, әмма урман искиткеч саф һавалы, тыныч, гүзәл иде. Ул хәзер инде пәһлевандай эре, горур наратлардан гына тормый. Әнә, араларында миләш, зирек, усак, каен, имән «малайлары» да төртеп чыккан. Дөрес, алар әле зифа, биек түгел, яшүсмерләр сыман сүл һәм гайрәт кенә җыеп маташалар. Ләкин шик юк, явыз көчләр корытмаса, ул усак-каеннар да чибәр кыз-киленнәр булып җитешәчәк, ясалма агачлык чын, табигый урман шикелле күкрәп утырачак!

Малайлар урманга атна саен килә башладылар. Могикан белән Делавар да киреләнеп качмый, хәзер инде алар икесе тиң малайларга аркансыз-нисез койрык сыман тагылып йөри иде. Ә малай халкы пырдымсыз, хәйләкәр бит. Тай булып та җитлекмәгән ике бахырның йомшак якларын сизеп алдылар да, Могикан белән Делаварны әле чокырларга, әле куаклыкка качып жәфалыйлар. Тегеләр һични аңламый бит инде. Бичаралар шөбһәләнә, әрле-бирле сугылып пошкыра, кыбырсына башлый. Малайлар тик бераздан гына сызгырып хөбәр сала, малкай-бичаралар ук шикелле атылып килеп тә житә. Аларны малайлар ник шунда ялларыннан йолкып, өркетеп, йә булмаса дала буйлап куып җәберләми, малкайлар урман артындагы ерак бер авылдан төшкән килен шикелле күндәм буйсынып тик тора. Мондый «иркәлек-татулык» күңелләренә бик хуш килә, ахры. Ходайның рәхмәте, икесе тиң җәйрәннәргә тиңләшеп көрәяләр, гаярь көч җыялар.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: uralweb.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас