Чәчмә әсәр
29 Апреля , 14:21

Фоат МУСИН. Фаҗига

Кеше гомере озын була, дибез. Уйлап карасаң, ул бер мизгел генә. Дөньяга киләбез, үсәбез, күкрәк көче белән исәпләшмичә дөнья куабыз, ә бер көнне барысын да калдырып, мәңгелеккә китеп барабыз. Ләкин бу мәңгелеккә китү кинәт һәм фаҗигале булмасын иде!

Фоат МУСИН. ФаҗигаФоат МУСИН. Фаҗига
Фоат МУСИН. Фаҗига

...Әнисе тиз генә күлмәген салып суга сикерде. Ләкин юньләп йөзә дә белмәгән Кәримә, улы килеп кочаклап алу белән, су төбенә китте. Моны күреп торган Роза да, әнисе белән энесен коткарырга ниятләп, суга сикерде дә батып барган әнисенең аягына барып ябышты. Ләкин күпме генә тырышса да ул аларны ярга тартып чыгара алмады. Үзенең дә куркудан хәле беткән иде. Күп тә үтми су аларның өчесен дә үз кочагына алды... Тирән иде шул буа...

Ислам Кәрим улы Аксен авылында туып-үсте. Аксен мәктәбен тәмамлады. Кечкенәдән ул ни өчендер медицинаны бик якын күрде. Мәктәпкә балаларга прививка ясарга килгән шәфкать туташлары янында гел ул була иде. Сораулар биреп, теге яки бу даруның нинди авырудан икәнен белергә тырышты. Ә инде урта мәктәпне тәмамлагач, медицина институтына керергә карар итте. Шул ук елны алар гаиләсе белән ерак Казахстанга, Караганда өлкәсенә күченеп китте. Анда барып төпләнгәч, Ислам Караганда медицина институтына имтихан тотты. Имтиханнарны уңышлы тапшырды. Ислам бик тырышып укыды, институтны кызыл дипломга тәмамлады. Соңыннан ординатурада да укып чыкты.

Аны Караганда өлкәсенең иң ерак Каркаралы шәһәренә эшкә тәгаенләделәр. Ул вакытта анда табиблар бик аз иде. Дәваханә бик кысык, иске бинада урнашкан. Операция бүлеге дә бик кызганыч хәлдә. Ә авырулар бихисап күп, тирә-як авыл, районнардан да, кышлаклардан да күпләп киләләр. Баш табиб буларак, Исламга көне-төне эшләргә туры килде.

Монда эшләвенә бер ел дигәндә Ислам, өлкә медицина бүлеге баш табибы белән киңәшләшеп, бюджеттан акча бирүләрен сорап, партия өлкә комитетының беренче секретарена хат юллады. Беренче секретарь аның үтенечен кире какмады. Яңа дәваханә төзергә бюджеттан акча бүлдерде, проект эшләргә белгечләр җибәрде. Һәм төзелеш башла нып та китте. Өч ел үтүгә дәваханә ярымҗимерек бинадан заманча җиһазландырылганына күчте. Эшләр җиңеләйде. Штат та тулыланды. Табиблар һәм башка хезмәткәрләр торак белән тәэмин ителде.

Шулай еллар үтә торды. Исламның әти-әнисе дә бакыйлыкка күчте. Аларның соңгы васыятьләре хаклы ялга чыккач булса да, улларын туган якларына кайтару иде.

Утыз яшькә җитәрәк Ислам гаилә корды. Үзе белән бергә шәфкать туташы булып эшләгән Кәримәгә өйләнде. Кәримә дә тумышы белән Башкортстаннан, Бишбүләк районыннан. Өйләнешеп елдан артык вакыт үткәч, кызлары Роза туды. Дөнья түгәрәкләнде. Икесе дә эштә, кызлары балалар бакчасында. Аннары мәктәпкә укырга төште. Роза 8нче сыйныфта укыганда аларның гаиләсе тулыланды: Ислам белән Кәримәнең уллары Руслан туды.

Гаиләдә эш артты. Бала карау Розага да эләкте. Шулай үстеләр. Руслан 4нче сыйныфны тәмамлаган елны Ислам да хаклы ялга чыкты. Аның һаман ата-ана васыятен тотып, туган ягы Аксенга кайтасы килә иде. Һәм 80нче еллар башында бу хыялы тормышка ашты. Кәримә хаклы ялда, Роза Аксен авыл  хуҗалыгы техникумына укырга керде, Руслан Аксен мәктәбендә 5нче сыйныфта укый башлады.

Ким авылында урнашкан элекке МТС биләмәсен ул вакытта мелиораторлар били иде. Алар ел саен якында гына аккан Җәйхуҗа елгасын буа. Ул бик тирән була, кайсы урында 4 метрга җитә. Бу буа мелиораторлар өчен сусаклагыч булып хезмәт итә. Ә көзен аны ерып җибәрәләр, чөнки кыш мелиораторларга эш калмый, буа ның кирәге бетә.

Август урталары. Колхозларда урып-җыю эшләренең кызган мәле. Техникумның тәҗрибә участогында да урып җыю эшләре кайный. Комбайнда тәҗрибәле механизатор Миңнегазим эшли.

Шул матур көннәрнең берсендә Кәримә ике баласын ияртеп, Аксен тавына китә. Озак йөри алар, соңыннан Ким авылына борыла. Җәйхуҗа елгасын чыкканда Русланның буага күзе төшә. Ул әнисенең кисәтүенә карамастан, су коенырга була. Суга керүе була, тирләп килгән малайның кул-аякларын көзән җыерып ала һәм ул бата башлый...

Аларның су эчендә бата-чума тыпырчынганнарын тау юлыннан комбайнда төшеп килгән Миңнегазим күреп кала. Ләкин ара шактый ерак була. Миңнегазим килеп җиткәндә су өстендә түгәрәк дулкын да күренми. Ул тиз генә суга сикереп Кәримәне һәм аңа ябышкан Русланны тартып чыгара. Тик Розаны таба алмый. Ярга кешеләр җыела. Араларында элек фельдшер булып эшләгән Гомәр дә була. Ул Кәримә белән Русланны әйләндереп салып, ясалма сулыш алдыра башлагач, аны тиргәп туктаталар. Розаны озак кына эзләгәннән соң ике кеше судан чыгара, ул инде үлгән була.

Хәбәр иткәннән соң Ислам да килеп җитә...

...Бу фаҗигадән соң Ислам, әлбәттә, Аксенда калырга теләми, кабат Караганда өлкәсенә, Каркаралыга юллана. Анда барып, кайда урнашкандыр, билгесез.

Кеше гомере озын була, дибез. Уйлап карасаң, ул бер мизгел генә. Дөньяга киләбез, үсәбез, күкрәк көче белән исәпләшмичә дөнья куабыз, ә бер көнне барысын да калдырып, мәңгелеккә китеп барабыз. Ләкин бу мәңгелеккә китү кинәт һәм фаҗигале булмасын иде!

Фото: adyrna.kz

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас