

Мин җилкенеп, үчекләнеп киттем: «Әйдәле, агайне, тагын бер әйләник әле Мәкәрҗә Фәйзиенең кызы яныннан!» Килдек без урап әйләнеп. «Хәерле кич, туташлар! – минәйтәм. – Нишләп әйлән-бәйлән уйнамыйсыз?» «Безгә иртәрәк шул әле, абзый», – ди калфаклы туташ, сандугач теле белән. «Мин абзый булгач, син сеңлекәш буласың инде. Исемең ничек синең, сеңлекәш?!» – дип телгә салынам мин, күземне тасрайтып, туп-туры кызыйга карап. «Хәмдия атлы мин», – ди кыз, комачтай кызарып, үзе шулчак миңа күз сирпеп ала. Ах, аның гөнаһсыз, риясыз күз карашлары! Алар шундук минем йөрәгемне чалып алдылар, күңелемә ут кабыздылар! Мин, читтә йөреп эт каешына әйләнгән бәндә, әрсезләнеп, кызның каршына ук килеп бастым, тагын нәрсәдер әйтергә дип авызымны ачканыем, туташым каушап калды: «Әйдә, Мәдинә сеңлем, кайтыйк, Мәрфуга апай озак йөрмәгез, дип калды ич безгә». Кызлар кайту ягына кузгалдылар. Минем йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды, ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, Камил туганым. Ул вакытларда битавыл җирендә кызларга егетләр белән сөйләшеп тору, егетләргә кызлар озатып йөрү – шәригатькә сыймаган нәрсә, шту син! Шулай да мин туташка почти ялварып сорау бирәм: «Иртәгә кич тә шушы урында булырсыз микән, кунак кыз сеңлекәш?» «Иртәгә авылыма кайтып китәм шул, кунак егет абзый, – ди бу, – берсекөнгә Сабантуй инде безнең авылда була», – ди, хуҗаларның кызын җитәкләп китеп барган көенә. «Кайсы авыл соң ул сезнең авылыгыз?» – дип сорыйм мин, кызларның артыннан бара-бара. Әгәр дә ул дөресен әйтсә – өметне өзмәскә була әле миңа! «Әрәмәле була безнең авылыбыз!..» Йа Хода! Кунак кызның инде шактый ерак киткәч әйткән бу сүзләре йөрәгемә сары май булып кунды! «Бәлки авылыгызга Сабан туена да чакырырсыз, туташ?» – дип телемә салынам мин, үзем кызларның артларыннан баруны дәвам итәм. «Килегез соң»… – Хуҗа кызыннан иелеп нәрсәдер сораганнан соң, исемемне сорагандыр инде, чибәр туташ тагы өстәп куя: «Килегез соң, Хәйрулла абый …»
Хәмдиянең ошбу риясыз сүзләре минем җанымны бөтенләй урыныннан кузгатты. Мин бит, Камил туган, бик тиз кабына торган бәндә. Минем уемда хәзер Хәмдия туташ кына! Тәүлек ярым эчендә ярты пот итемне җуйганмындыр, валлаһи! Хәмдиянең «берсекөне»дә килеп җитте. Без Мөхәммәт белән Әрәмәлегә Сабан туена җыена башладык. «Ипле генә йөрегез! – ди, Галиәхмәт абзый. – Әрәмәле егетләре алар бик көнчеләр, бәйләнчекләр». Бу сүзләрне ишеткәч, мин сиздермичә генә итек кунычына пычак тыктым, на всякий случай.
Без Әрәмәлегә бәйрәмнең самый кызган чагына барып җитештек. Миндә Сабан туе кайгысы түгел, мин йөзәрләгән кеше арасыннан Хәмдия туташны эзлим. Һәм, ниһаять, таптым: кунакка килгән кыз Мәдинә белән бер читтәрәк, калку җиргә басканнар да мәйдан түгәрәгендә ир-егетләрнең бер-берсенең җеннәрен өзәрдәй булып тартышканнарын, көрәшкәннәрен карап торалар. Әмма иң сәере шул – кызыйны кругом егетләр чорнап алган. Араларында Хәмдиянең кече абыйлары да бар икән, моны миңа Мөхәммәт искәртте. Без якынрак килдек. Хәмдия безне күргәч, яктырып китте, ә егетләр кесәләреннән пәкеләрен чыгарып миңа яный башладылар: «Урыс, ни ходы, ризат будим!» Мин соңыннан гына белдем – Әрәмәле егетләренә, авылның күз өстендә кашы булган Хәмдияне кунакка барган җирендә бер урыс егете урламакчы булган, ул урыс Әрәмәле Сабан туена да килмәкче була, дип ишеттергәннәр икән. «Нишләп урыс булсын ул, ул Өччишмәгә кунакка кайткан егет, татар абзые ул», – дигән Хәмдия. Аның бу сүзләре егетләрне ярсыткан гына, көнчелекләрен тагын да котырткан. «Нәрсә калкынып торасың, исән чакта тай моннан!» – дип минем өскә килә башладылар болар. Мин итек кунычын капшап алдым – пычак урынында! Хәмдиягә күз төшереп алдым. Аның чыраенда курку галәмәтләре, туташ миңа ишарәләр ясый – китегез, бәйләнмәгез, янәсе, үзе миңа сизелер-сизелмәс кенә күзен дә кысып куя – мин аның чакырган кунагы лабаса! Мөхәммәт тә янәшәмдә: «Әйдә, абый, зинһар китик, бәйләнешмик!» – дип пышылдый. Киттек без Хәмдиянең сакчылары тирәсеннән, афтаритны төшермичә генә, йөрибез Сабан туен карагандай итеп, ә минем эчтә – ут! Чүлмәк ватканнарын карап торганда сизәм: кемдер җилкәмнән әкрен генә тарткалый. Карасам – Мәдинә. «Хәйрулла абзый, – ди бу бала, – Хәмдия апаем ике атнадан тагын безгә кунакка киләм диде». Әйтте дә юк та булды кызчык… Аңладым, төшендем мин Хәмдиянең ни әйтергә теләгәнен.
– Сине бик ялкыттым бугай, Камил туган. Озын сүзнең кыскасы – нәкъ ике атнадан Хәмдия туташ тагы Өччишмәгә кунакка килде. Бер кичне аулак өйдә мин йөрәгемне төбенә кадәр ачып салдым: «Мин сине үлеп яратам, Хәмдия, әйдә бергә булыйк, мин сине Себергә, шәһәр җиренә алып китәрмен, мин сине бәхетле итәрмен!» «Мин дә сине бер күрүдә яраттым, Хәйрулла абзый, – ди туташ. – Әмма миңа кияүгә чыгарга иртәрәк әле, мәгәр вәгъдәмне бирәм. Хәйрулла абзый, тик 1-2 ел икебез дә сабыр итик!» Килештек без, шулай, вәгъдәләштек. Мин китеп 1-2 ел эшләп торырга булдым, аннан соң кайтып туй ясарга! Киттем кире Себергә, төштем үзем эшләгән шахтага күмер чабарга. Илгә күмер кирәк – миңа акча кирәк! Чабам, ишәм, җимерәм җирне! Өскә чыкмыйча икешәр смена эшлим. Ә көнен-төнен күңелемдә, күз алдымда ак калфаклы Хәмдия басып тора! Мин 2-3 кыш үзебезнең авыл мулласына сабакка йөреп, укырга-язарга өйрәнгәнием. Ял көннәрендә атна саен мәгъшукама дөньяда иң матур сүзләр сайлап хат сырлыйм да хатларымны Өччишмәгә җибәреп торам. Хәмдиянең тутасына, әнисенең сеңлесенә, ягъни без шулай сүз куешкан идек. Ә Хәмдиянең хатлары – минем өчен бәйрәм! Хат алган көннәрдә мин забойда күмерне шулкадәр куәт белән чабам – җирне менә-менә аркылы тишеп чыгармын шикелле, валлаһи! Җәйгә таба сагынуыма түзәр хәлем калмады. Сабантуйлары тирәсенә мин тагын Өччишмәгә кайтып төштем, инде өйләнеп китү исәбе белән. Тутасы аркылы Хәмдиянең әтисенең кылын тартып караган идем, кая ул! «Каккан казыгы да юк, зимагур, ничек сметь итә икән минем шаһзадәләргә яр булырдай кызымны сорарга, – дип котырган Мәкәрҗә Фәйзи, – оятсыз, ыштыр бит, шамакай!» Дүрт абыйсының дүртесе дә аяк терәп каршы булган. «Күз карасыдай саклап, ул зимагур өчен үстермәдек без аны», – дип кенә җибәргәннәр. Сәүдәгәрләр бит, менә ул байлык ничек сөйләштерә! Мин, канишны, бик гарьләндем алар ишеттергән сүзләргә. «Сөртим әле борыныгызны… мать!» Минем башка менә дигән план килде: көпә-көндез мин, очраган-күргән авыл кешеләре белән хушлашып, кире шахтага китеп барырга булдым. Мөхәммәт мине станцага хәтле озата барды. Төннә кире Галиәхмәт абзыйларга кайттым да, ят кеше күзенә күренмичә генә, авылда Сабантуйлары узганчы яши бирдем. Мөхәммәт энекәш разведкага йөрде, ул миңа кайтып дөнья хәл-әхвәлләрен сөйләп торды: Өччишмә Сабан туена Хәмдия дә килгән, кая барса шунда артыннан калмыйча аны ике абыйсы саклап йөргәннәр. Сеңелләренә андый-мондый бәла-каза янамагач, алар кичкә таба Әрәмәлегә кайтып киткәннәр, Хәмдия туталарында калган. Миңа нәкъ шул гына кирәк тә инде!..
– Камил туган, минем мунчам сүрелеп бетте шикелле, әллә кереп ташына бер-ике кружка чәпеп чыгабызмы?
– Сөйләп бетер инде, Хәйрулла абзый, аннан соң керербез, – ди Камил.
– Кай җирдә калган идем әле? Ә, әйе, караңгы төшкәч, киттем Хәмдиянең туталарына. Ул тол хатын инде күптән минем яклы, миңа ябышып чыгарга бертуганының кызын күндерәсе генә кала. Хәмдия башта карышкандай булды, икеләнде, елап та алды, аннан соң Аллага тапшырып, риза булды. Мин эшне кызу тоттым. Үземә заманында хәреф таныткан карт мулланы йокысыннан уятып алып килеп, Галиәхмәт абзый өендә никах укыткандай иттек тә шул ук төндә мине, кечкенә генә төенчеге белән Хәмдияне Мөхәммәт атта җилдереп кенә станцага илтеп куйды. Таң алдыннан поездга утырып без инде Себер ягына, мин эшләгән шахтага элдерттек…
Менә шулай яшәп киттек без җиңгәң белән. Кызлары, сеңелләре юкка чыккач, Фәйзи карт, абыйлары җәнҗал кубарып йөргәннәр, әмма инде эш узган! Шаһзадәләргә яр булырдай сылу кызлары җир астында күмер чабучы кочагына керүне мәгъкуль күрде. Ни хәл итмәк кирәк: җаны теләгән – җылан ите ашаган!
Шулай да хатын-кызның җанын-җөрәген беткәнче аңлый алмыйм мин, Камил туганым, алар минем өчен серле зат булып кала бирә. Хәмдия җиңгәң нәрсә тапкандыр инде миндә. Дөресен әйтим – мин егет чагымда да бик чибәрләрдән түгелием – алыпныкыдай гәүдәм, ихтыярлы җанымнан башка бүтән нәрсәм югые минем. Теге чакта да аңламадым, бүген дә серен ачып бетерә алганым юк җиңгәңнең. Хәер… Бер кечтеки генә хикәят сөйләп бирим әле мин сиңа, агайне. Минем әбиемнең бик борынгы сандыгы барые. Ул һәрчак йозаклы булырые. Ачканда-япканда сандык янына мине якын да китерми карчык. Авыра-нитә калсам, әбием, изге җан, шул сандыгыннан чыгарып миңа билле прәннек я кәнфит тоттыра, уйнап торырга әллә нинди матур тартмалар, чулпылар, көмеш беләзекләр бирә. Мин, сабый, хуш исләр аңкытып торган бу сандыкта бетмәс-төкәнмәс тәмле нәрсәләр, әллә нинди матур әйберләр, могҗизалар сакланадыр дип хыялланадырием. Катыннар да менә шулай ачылмаган серле сандык булып калырга тиешләр, юкса аларның кызыгы бетә. Дөрес сөйлимме? Дөрес сөйлим!..
– Хәйрулла абзый, Хәмдия җиңгинең әти-әниләренең, абыйларының язмышы ничегрәк? Буласы булган инде, бердәнбер
кызларына, сеңелләренә гел үчлек тотып яшәмәгәннәрдер бит?
Хәйрулла тиз генә җавап бирмәде. Авыр сулап, ашыкмыйча гына тәмәке төреп кабызды, киерелеп суыргач, сөйләп китте:
– Баштарак Хәмдиянең хатларына каршы җавап язмадылар. Дөресен әйтергә кирәк, катын әти-әниләрен, абыйларын, туган илен сагынып яшәде. Мин эшләгән җир тау да таш арасы, бер дә ияләнә алмады җиңгәчәең. Туганнарыннан хат булмаса да, үзе язгалап торды Әрәмәлегә. Әнисе өчен язды, аның исән-саулыгын сорашып, үзенекен белдереп, 2-3 елдан соң өеннән җавап хаты ала башлады. И шатланганнарын күрсәң иде, бәгырькәемнең, үрсәләнеп җылаганнарын! Бер мәлдән аларның тагы хәбәр-хәтерләре өзелде. Утызынчы елларда бөтен йорт җирләрен, мөлкәтләрен пыран-заран китереп, миңа бабай тиеш булган Фәйзулла абзыйны, аның инде башка чыгып яшәгән өч улын сәвит Себер җибәргән икән, раскулачит итеп. Безгә болар Өччишмәгә кайткач мәгълүм булды. Бер үк җәйдә аларны Себергә сөргәннәр, ә без Себердән кайтып төштек. Бер атна- ун көн генә аймыл булганбыз. Менә бит ул ничек тормыш-язмыш дигәнең… Хәмдиям тагы канлы яшь түгә башлады. Фәйзулла абзыйны, аның улларын магнит тавына илтеп ташлаганнар, тимер, чуен заводларына нигез чокыры казырга. Яшәүләре палаткаларда булган. Беренче кышта ук Хәмдиянең әнисе, әтисе, иң олы абыйсы Хәсән атна эчендә эч китү зәхмәтеннән вафат булганнар. Икенче абыйсы Хөсәен, казыган чокырлары ишелеп, балчык астында тончыгып үлгән. Калган ике абыйсы сугышта ятып калды. Хәзер Хәмдия бәгырькәем ятимә калды, бер генә дә якын туган-тумачасы юк бу дөньяда!..
Хәйрулла тагын үксеп елап алды: «Нирвыларның чуртыма да яраклы җире калмаган…»
Ул көтмәгәндә урыныннан сикереп торды:
– Э-эх! Әйдәле, Камил туган, керик әле өйгә, басыйк әле хәсрәт-кайгыларны, йөрәкләр янганны!..
Өстәл артына утыргач, тимерче карт бер-бер артлы ике-өч кружка ачы бал каплап куйды. Кунагының эчми утырганын күреп, аны кыстый башлады:
– Йә әле, тотып куй әле! Ачы бал дигән исеме аның җисеменә бик туры килә, менә дигән юкә балыннан кайнаткан нәрсә ул, фирештәләр, пәйгамбәрләр эчемлеге! Күршем Барый умарта тота, 8-9 оя балы безнең икебезгә дә круглый год ачытырга җитә. Мин үзем аракы эчмим диярлек. Аракы бит ул башка менеп утыра да кимерә башлый. Ачы балмы? О-о, ачы бал табаннан башлый и бөтен буыннарны камырга әйләндерә.
Хәйрулланың йөзе тагы кирпечтәй кызарды, муен тамырлары бүртеп чыкты.
– Мин үземнең шушы пырдымсызлыгым белән һич кенә кирәкмәгән җирдә Хәмдиямнең телгәләнгән җанын каһәрлим, – дип, янә сүз башлады өстәл хуҗасы. – Шулай, сугыш туктасы елда безнең калхузга яңа прсидәтел китерделәр, читтән. Бер бүтәкә генә кеше, элек райкомда пропагандист булып эшләгән икән, фамилиясе Галиев. Ул чакта минем тимерче булып эшләгән вакыт. Март ае, язгы чәчүләр якынлашып килә. Прсидәтел көн дә алачыкта була: «Иптәш Хәйрулла абзый, – ди бу килгән саен, – колхозның язмышы синең кулда. Партия, колхоз коммунистлары сиңа тирән ышаныч белдерәләр, син сукалау, чәчү инвентарьләренә вакытында ремонт ясап, язгы чәчү кампаниясен уңышлы үтәп чыгарга лаеклы өлешеңне кертерсең!»
Беркөнне эштән соң, прсидәтел алачыктан мине фатирына алып китте: «Әйдә – ди, – иптәш Хәйрулла абзый, бүген якшәмбе көн, аз гына ял оештырып алыйк!» Киттек, минем атказым юк чакырган кешеләргә. Үзе шикелле кечкенә генә хатыны, ике баласы бар икән. Утырдык яхшы гына. Аракыны әйбәт кенә чөмерде Галиев. Китәргә кузгалгач, мине урамга озата чыкты прсидәтел. «Әйдәле, Хәйрулла абзый, бер җиргә кереп чыгыйк әле», – ди бу. Әйдә, мин әйтәм. Сугышта үлгән Җәлил капкасыннан кергәч, мин бик тә гаҗәпләндем. Тәләкә прсидәтел ишек шакымыйча, әкрен генә тәрәзә чирткәч, минем күңелемә инде шик төште: «Монда што-то не так!» Кабаланып ишек ачкан Зәйтүнә, мине күргәч имәнеп китте. Кердек. Тәләкә Галиев бугазына чиртеп кенә катынга ишарә ясады. Зәйтүнә өстәлгә бер ярты куйды. Салдык яртыны, бәрәңге белән закусит иттек. «Монда что-то не так» дип уйлыйм мин, көчкә нәфрәтемне тыеп утырам. Моны сизгән хуҗабикә, каушап, балалары йоклап яткан кече як белән ике арада тыз-быз йөренә, тәләкә күрмәгәндә генә, еламсыраган, ялварулы кыяфәт белән миңа карап ала: «Ни хәлләр итим суң, Хәйрулла абзый җаным!» дия сыман. Ә бүтәкә Галиев, миңа сиздермәскә тырышып кына, Зәйтүнәгә күз кыскан була. Ачуымнан шартларга җитешеп, сикереп тордым да мәлҗери башлаган прсидәтелне җилтерәтеп алып чыгып киттем: «Иптәш товарищ, безгә кайтырга вакыт!» Юлда сораштырам тегеннән: «Бу йортка күптән кереп йөрисеңме, фәлән-фәсмәтән?» «Кыш урталарында Зәйтүнә елап канцеляриягә килде, ягарга бер агач утыным, өйдә бер уч оным юк, балаларым ач-ялангач. Галиев абый, 1-2 кило он яздырып бирсәнә, аннан суң урманнан утын юнәтергә ат бирмәссеңме икән, синең янга килми инде кем янына килим, дип елый бу. Монда хәл итеп булмый бу мәсьәләләрне, мин өеңә килеп сөйләшермен болар турында, балаларыңны йоклаткач, дим, хи-хи-хе!.. Бардым, аңлаттым мәсьәләне. Бик озак тартышты, елады… Ну, шул көннән башлап поддерживать итәм инде фронтовик семьясын, хи-хи-хи… Только, Хәйрулла абзый, син май кап, хи-хи-хи…» «Ах, син хәшәрәт, бәдбәхет, корчаңгы!» Мин прсидәтелнең якасыннан алып, сугып торып җибәрдем – өч метрга очып барып төште тәләкә. Аннан килеп агач аягым белән таптадым, издем бүтәкә камунисны. Бит Зәйтүнәнең Җәлиле сугышта минем кулымда җан бирде, мина осколкасы аның эчен актарып чыгарды. Бахырның соңгы сүзләре: «Балаларым, Зәйтүнәм…» булды. Ә аның Зәйтүнәсен… тфү, бер адәм актыгы мәсхәрәләп йөрсен әле!
…Икенче көнне мине ике милиция кешесе кашовкага утыртып район үзәгенә алып китте. Хәмдиям елый, өзгәләнә, балаларым үрсәләнеп елап калдылар. Районда мине тәрәзәләре томаланган комнатага кертеп, кегебе капитанына тапшырдылар. Милиция кешеләре чыгып киткәч, капитан ишекне бикләп куйды. Мин өстәл янындагы урындыкка барып утырганыем, кегебешник: «Встать, контра! – дип акырды. – Син үзеңнең кайда икәнеңне беләсеңме? Минем кем икәнемне беләсеңме, сволочь?» – ди бу. «Үземнең кайда икәнемне чамалыйм, ә син Әрәмәленең сукыр Зариф малае буласың. Сугышка алмасыннар өчен атаң, ярамаган дару салып, күзсез калганы да билгеле миңа, – дим тегеңә. – Ә хәзер ишекне барып ач, бик астында тотарга мин бандит түгел!»
Күрәм, капитанның кикриге шиңде, әмма ишекне ачарга исәбе юк. И-и, мин нимес блиндажына төшеп йөргән кеше, нәрсә монда куркып торам суң! Титаклап йөгереп барып, имән аягым белән тибүем булды, йозаклары челпәрәмә килгән ишекнең шартлап ачылып китүе булды! «Стой, стрелять буду!» – дип, капитан биленнән наганын тартып чыгарды. «Мылтык атып уйныйсың килгәч, сугышка китәләр аны, – дип акырдым мин дә, – ничу монда инвалид фронтовикларны наган белән куркытып ятарга!» Шул чакта комнатага гимнастеркасына Кызыл Йолдыз ордены таккан, буш җиңен бил каешына кыстырган бер кеше килеп керде: «Что за шум, что здесь происходит?» – дип, ул капитанга текәлде. «Товарищ первый секретарь райкома, только что доставлен человек, который покушался на жизнь председателя колхоза имени «Молотова», – дип доклад ясады капитан, үрә катып. «Фамилиягез ничек? – ди, райком секретаре кырыс кына миңа карап, – утырыгыз, сөйләгез!» Сөйләп киттем мин бәйнә-бәйнә. Иң тәмле төшенә җиткәч кенә – прсидәтелнең ничек итеп тол солдатканы сыдырып йөргәнен сөйли башлагач, секретарь: «Стоп, стоп! – ди, – әйдәгез әле, минем белән!» – ди. Милициясе, кегебесе, райкомы – барысы бер таш йортка укмашканнар икән. «Дәвам итегез, Галимуллин», – ди секретарь. «Йөрәгемә чыдый алмадым, иптәш беренче секретарь, мин әйтәм, ул хатынның ире сугышта минем кулымда җан бирде, соңгы сүзе балалары, хатыны турында булды, мин әйтәм, ә прсидәтел – камунис кеше – сугышта башын салган солдатның балалары ач утыруыннан файдаланып…» «Закон буенча эш итәргә кирәк иде, Галимуллин, закон буенча! Ә сез кул уйнаткансыз. Кайсы фронтта сугыштыгыз?» – дип сорый секретарь. «Первый Белорусский фронт», – дидем. «Ә мин Второй Белорусский фронтта», – ди секретарь. Кара-каршы утырып «Беломор» тарттык. «Менә нәрсә, иптәш Галимуллин, – диде секретарь, бермәл уйлап торгач, – сез барыгыз, өегезгә кайтыгыз, кирәгегез чыкса, чакыртып алырлар, ә хәзергә – сау булыгыз!»
Тәләкә Галиев бүтән күзгә күренмәде. Атна-ун көннән колхозга яңа прсидәтел китерделәр. Мине бүтән чакыртучы да, дупрыслаучы да булмады.
Менә шулай пырдымсызлыгым аркасында Хәмдия җиңгәңнең йөрәк итен кимерәм мин, Камил туганым, һич кенә уйламаган урында җәнҗал чыгарам. Нишләмәк кирәк – характерым шундый инде минем, Камил туганым. Мин сине ялыктырып бетергәнмендер инде, исерекнең сүзе озын була инде аның, Камил туганым…
Улларына киткән Хәмдия кайтып керде, Хәйрулла урыныннан сикереп торып, аңа каршы китте:
– Һай, катыным-җаным, гомерең озын булгыры! Әле генә сине искә төшереп утырадырыек, синнән башка табынның яме юк икән, әйдә тизрәк өстәл янына!
– Менә киленең күчтәнәч җибәрде, – дип, Хәмдия өстәлгә коштабак белән редиска куйды.
– Ах, вәт маладис минем килен, нәрсә җибәрәсен белгән! Редиска булганда тозлы казларың, тутырган тавыкларың бер якта торсын, редиска – закускаларның закускасы! Катын, тураклап, каймакка бутап бирә күр, тизрәк бул! Һай, болай булгач өр-яңадан башлыйбыз мәҗлесне!..
Бераз утыргач: «Инде миңа кузгалырга рөхсәт итегез, Хәмдия җиңги, Хәйрулла абзый», – дип, Камил урыныннан торды.
– Рөхсәт юк! Юк рөхсәт! Көтү кайткач, егып сарык суйдырам Барыйдан! Хәзерге шикелле чемченеп кенә утырмабыз, умырып ашарбыз, чумырып эчәрбез! Катын, бар, мунча як! Бүген китү юк сиңа, кунып китәсең!
Шактый кызган үзсүзле агайны күндерүе җиңел булмады. Өйдә әни инде күптәннән борчыладыр, куна калсам, җанын кая куярга белмәс дигәч кенә карт ризалык бирде.
Ир белән хатын Камилне капка төбенә кадәр озата чыктылар. Аксак тимерче кардәшенең сөякләре шыгырдаганчы кочагына кысты, гадәтенчә үкереп елады:
– Киләсе җәйдә Сабан туена безгә кайтасың, әбәзәтелне! Бер атна-ун көн типтереп йөрербез! Ах, ул бездәге Сабантуйларын күрсәң икән син! Кайт, әбәзәтелне кайт, көтеп торырмын!
– Кайтырга тырышырмын, Хәйрулла абзый, кайтырмын!
Камил чаттан борылып, күздән югала башлагач, Хәйрулла аның артыннан кычкырып, йодрыгын селкеп калды:
– Матри малай, кайтасы бул, көтеп торырмын!..
…Бер ел үтте, тагын Сабан туе вакытлары килеп җитте. Поезддан төшеп, кайта торгач, юлчы станца үренә җитте. Аста, авыл читендә, Өччишмә зираты. Камилнең эче жу итеп китте: тимерче карт күрсәткән аланда өр-яңа кабер калыккан. Ул туры зиратка керде. Хәйрулла киртәләп алган урында салам эскерте хәтле кабер… Моңсуланып торган Камил янында кинәт Ногман карт пәйда булды. «Сабан туе җитәрәк бик каты типтереп, биеп йөрде Хәйрулла…», – диде Ногман, эһелдәп, – Сабантуйларын бер атна элек башлап җибәрерие, бер атнага соңарып тәмам итәрие… бик бичулый яшәде бит ул, мәрхүм… Күкрәгендә аның чуен кыйпылчыклары калган булган… Менә шулар йөрәгенә барып кадалган дигәннәр брачлар, ярып карагачтын… Биеп йөргән чагында капыл гына егылып үлгән шул, мәрхүм… Бик дуамал, бик бичулый яшәп үлде инде, мәрхүм…»
«Матри малай, кайтасы бул, көтеп торырмын!..» Камил, тимерче абзыйсының бу соңгы сүзләрен хәтеренә төшереп, көрсенеп куйды. «Хуш инде, Хәйрулла абзый», – дип, каберенә баш иде дә акрын гына атлап зираттан чыгып китте…
Фото: kungak.ru