Чәчмә әсәр
27 Апреля , 16:40

Тәбриз МӨБАРӘКОВ. Аю белән Аккош мәхәббәте. Хикәя (2)

Авыл урамнарын узам кичләрен – кызларның күзе миндә генә!

Тәбриз МӨБАРӘКОВ. Аю белән Аккош мәхәббәте. Хикәя (2)Тәбриз МӨБАРӘКОВ. Аю белән Аккош мәхәббәте. Хикәя (2)
Тәбриз МӨБАРӘКОВ. Аю белән Аккош мәхәббәте. Хикәя (2)

– Шәп кенә утырып тордыгызмы, мине сагынып сагышланмадыгызмы? – инде бөтенләй диярлек айныган Хәйрулла, яхшы кәеф белән үз урынына кереп утырды. – Мин биш минут черем итеп алсам, өр-яңа кеше булып торам, билләһи!

– Һай, маладис син, минем картым! – ди Хәмдия, иренең аркасыннан сөеп.

– Катын, анда синең тагы нәстәләрең бар, давай, чыгар! – Хуҗа кеше кружкаларга тагы ачы бал тутырып куйды.

– Хәйрулла, мин Хәйдәрләргә барып кайтыйм әле, анда килен авырып тора икән, сез ашап-эчеп утырыгыз, рәхәтләнеп, – диде Хәмдия.

– Бар, бар, катын, тик озак йөрмә, мине саргаерлык итмә, юкса титаклап артыңнан барып җитәрмен!

Камил хуҗаларын, аларның бер-берсенә карата мөгамәлә-мөнәсәбәтләрен күзәтеп утырды. Хәйрулла абзыйсы – килбәтсез

зур гәүдәле, зур башлы, бераз дорфа, бераз дуамал, ләкин туры сүзле, эчкерсез кеше. Азрак кылтая торган гадәте бар, әмма аның бу сыйфаты да ихластан, чын күңелдән. Хәмдия җиңгәсе – зифа, какча гәүдәле, үзен-үзе тотышы табигый. Аның һәр хәрәкәтеннән затлылык чалымлана. Хәмдия җиңги – намус, вөждан, тугрылык алиһәсе. Бу икесе ике төрле фигыль-холыклы ир белән хатынның олыгайганчы сүнмәгән-сүрелмәгән бер-берсен ярату хисе гаҗәбрәк тоела иде. «Аю белән Аккош мәхәббәте!..» Кинәт кенә уена килгән бу сәеррәк билгеләмәдән Камил үзалдына елмаеп куйды.

Алдындагы кружкасын күтәргәч, Хәйрулла янә сөйләп китте:

– Вакыты җиткәч, малайны өйләндердем, киленебез ипле генә бала күренә, кайнанасы белән чөкер дә чөкер тату яшиләр, миңа итагатьле. Күрәм – киленебез инде матур гына бөреләнеп тә килә, без ашаганда өстәл артына да утырмый башлады бу берзаман. Мин тавыш күтәрәм: «Вчум дело, кем рәнҗетте киленне?!» Яшьләр югында гына катын серне чиште: «Мин хәзер өстәл артына утырырга әткәйдән оялам», – дип әйтә икән килен. Менә нинди инсафлы алар, авыл кызлары!

Ничектер минем колагыма кереп калганые – Югары оч Миңҗамалны малае калага алып китә икән, дип, йортын-җирен сатып. Мин барып белешеп-күреп кайттым. Өе әйбәт кенә әле, каралты- куралары ничава, мунчасы бар, сораган хакы да түзәрлек. Шулай, беркөнне Хәйдәрне алачыкка чакырып керттем дә сүз башладым: «Улым, үпкәләштән булмасын, мин әйтәм, сез Миңҗамал карчык йортына башка чыгарсыз, болай нигә киленне кыерсытырга! Әнә сезгә тана бозау, савып торырга кәҗә, ашап торырга бер капчык он, ике капчык бәрәңге, балта-пычкы, көянтә-чиләк. Кирәк чакта ярдәм итешергә мин сиңа килермен, син – миңа. Безгә, карт-карчыкка, – атнага бер мунча, мунчадан соң чәй, чәй янына мәй, ха-ха-ха, гу-гу-гу!.. Ата-бабадан килгән гадәт  буенча сыңар малай ата йортында оя корырга тиеш тә, әмма ләкин яшь чагында яшьләр рәхәтләнеп яшәп калсыннар, килен дә, беркемнән кыенсынмый-тарсынмый корсагын киереп йөрсен. Слабода яшьләргә! Дөрес сөйлимме? Дөрес! Хәмдия җиңгәң менә шул килененә китеп барды инде, хәлен-әхвәлен белеп кайтырга…

– Хәйрулла абзый, бик зур кунак булдым сездә, мин кузгалыйм инде, – диде Камил, хуҗа тынып торган арада.

– Юк, кузгалу юк! Сине кая куйдым диярмен мин җиңгәң кайткач? Юк, утыр әле, Камил туган, әллә нигә бер килеп чыгып, тизрәк таю ягын карама әле. Калага китеп укый башлаганнан бирле күзгә күренгәнең дә юк бит әле! Менә мин сиңа фронтта ничек сугышып йөргәнемне сөйлим әле, анда алган наградаларым турында…

Сугыш инвалиды түр стенада эленеп торган кителен алып килгәч, Камил ихлас кызыксыну белән хуҗаның орден-медальләрен карый башлады. «Аларның һәркайсының канлы тарихы бар», – дип, гарип ветеран Камилнең янәшәсенә килеп утырды.

– Ху-уш, – диде Камил, – башлыйк баштан: Хәйрулла абзый, менә бу Кызыл Йолдыз орденын кайчан алдың, дөресрәге, ни өчен бүләкләделәр бу орден белән?

– Һаман да шул ук тамак сәбәпче булды инде! Күреп торгансыңдыр, – мин бит гуж корсак! Шулай, кыш көне нимесне куып бардык-бардык та ниндидер авыл читендә оборонага күчтек. Командирлар әйтә, пожалый, озак ятарга туры килер, диләр, стратегически оборона, диләр. Без пехотада траншеяләр, землянкалар казып җиргә иңдек. Яшибез шулай. Ашарына булса, сәвит солдаты түзә инде ул. Әмма нимес безне җылы аштан мәхрүм итте: аш пешереп ятканда гына, минометтан атып, батальон күхнәләрен юкка чыгарды, пешкән ашлары, поварлары-ниләре белән, уптым илаһи! Төтеннәре буенча чамалагандыр инде, падлы. Шулай итеп, батальонга каткан ипи кимерергә калды. Бер көн үтә кайнар ашсыз, ике көн, һич кенә күхнә юнәтә алмыйлар. Ә минем җиде потлы  гәүдәмнең һәр күзәнәге ашарга трибут итә, знайт-низнаю ди, ашарга давай! Коры-сары ашмыни ул. Мин ач бүре, бер урында гына тора алмыйм, әледән-әле землянкабыздан чыгам, эчем эзләнә, үзем эзләнәм. Каршы якта нимес көн саен акыртып дуңгыз чәнчи, сарык суя, мужикны талап, кәнишне. Вакытында обед ашый нимес, вакытында ужын, культурный халык, падлы. Ач җанварның борыны сизгер була бит аның. Шулай бер кичтә җил нимес ягыннан тәмле аш исе китерде. Иснең кайдан икәнен мин бик тиз чамалап алдым: хитрый нимес – күхнәсен крестиян йортлары арасына яшергән. Йорт морҗаларыннан чыккан төтеннән түбәннән килгән күхнә төтенен генә аера инде ефрейтер Галиуллин! Тагын мин шуны чамалап алдым: без оборона тоткан җирдән нимес күхнәсенә таба тал-тирәк, бүтән чытыр белән капланган үзән сузыла, ә ябалдашлары кушылган чытырманлык буйлап авылга таба юл китә. Күрәсең, җәен мужиклар үзеннән печән- мазар ташыганнардыр, кышын юлның кирәге калмаган…

– Әйдә, берәрне тотып алыйк әле, тамагым кипшерде… – Хәйрулла абзый алдындагы кружкасын бушатып, каклаган каз түшкәсен ботарлагач, хикәясен дәвам итте: – Минем башта менә дигән план туды. Шундук мин үзебезнең ротный блиндажына йөгердем. Иптәш жолдаш-товарищ капитан, минәйтәм, (ул казакъ кешесе, җае чыкканда без татарча-казакъча сөйләшеп аладырыек), нимесне тоже җылы ашсыз калдырырга кирәк, минәйтәм, и планымны сөйләп бирдем командирга.

Бер тәүлек әзерләнгәч, таң алдыннан мин абайлаган юл буйлап, ике ат чанасы өстерәп, унбиш кеше нимес ягына таба чыгып киттек. Безнең план – дошманның походный күхнәләрен чәлдереп кайтырга. Бәла-каза күрмичә генә барып җиттек фашистның оборона сызыгына. Үзән юлы безне туп-туры күхнәләр янына алып чыкты. Куаклар артына яшеренеп бераз күзәтеп тордык – дошман ягы тыныч иде. Актан киенгән 4-5 разведчик алданрак китеп, алачыкларында йоклап яткан поварларны «тынычландыргач», без килеп җиттек. Мичләре пыскып янып торган ике поход күхнәсен җәһәт кенә чаналарга утыртып бәйләдек тә – әйдә!.. Киттем дигәндә генә мин алачык стенасында эленеп торган сарык түшкәсен күреп алдым. Итне сыртка салып, атлый-йөгерә чыгып барганда, каршыма балта күтәреп килгән нимес пәйда булды. Ул балтасы белән селтәнде, ә мин аны сарык түшкәсе белән бәреп ектым, ха-ха-ха, гы-гы-гы!.. Әмма фашист сикереп торды да минем якага ябышты, без сугыша башладык. Форсатны эләктереп, мин, бар көчемә кизәнеп, фрицның сул колак төбенә тондырдым, бичараның уң колагы өзелеп, ике метр читкә очты…

Ышанмасаң, менә күр боларны, дигәндәй, Хәйрулла һәрберсе ат ботыдай кулларын йомарлап өстәлгә куйды. Сөйләгәннәре урыны-урыны белән мәшһүр барон Минхаузен ялганнарын хәтерләтсәләр дә, аның имән ботакларыннан бөгәрләнгән бала башы кадәр йодрыклары хәвефле иде.

– Вакытыннан алда тавыш күтәрмәсен дип, мәтәлеп яткан повар чигәсенә балта түтәсе белән печтек кенә чүкеп алдым да, ит түшкәсен җилкәгә салып, егетләр артыннан элдерттем. Юлыбызга миналар куя-куя, без исән-сау үзебезнекеләр янына кайтып җиттек. Трофей казаннарындагы итле боткага бөтен рота рәхәтләнде. Өстәвенә, тагы «күхнә каракларына» мин күтәреп кайткан сарык түшкәсен дә пешереп ашаттылар. Без, кәнишне, кунакка командирларыбызны да чакырдык. Сугышта ике ел йөреп, мин туйганчы беренче мәртәбә ашадым ул көнне…

– Әйдәле, тотыйк әле берәрне, тамагым кибеп китте, әйдәле!..

Кунагы эчмичә генә чиратын уздырып җибәрде.

– Ә моның тарихы ничегрәк инде, Хәйрулла абзый? – Камил өченче дәрәҗә Ватан сугышы орденына күрсәтә.

– Бусының тарихы шәптән түгел… Мин аны аягыма алыштырып алдым. Мине, елдан артык аркага кочтырып ротный миномент күтәреп йөргән кешене, нимес күхнәсен чәлдереп кайтканнан соң разведкага куйдылар. Без күбрәк «тел» алырга йөрдек. Шулай, бер күз ачкысыз буранлы төндә без, фашист блиндажына төшеп, бер фрицны тере көе эләктердек, калганнарын дөмектердек тә кайтырга чыктык. Әмма кечтеки генә хата җибәргәнбез: әфисәрләрен үтергәнбез, ә ни җәфалар чигеп өстерәп кайткан нимесебез деныцик булып чыкты. Аннан нинди толк? Бик нык хәзерләнеп, без тагын юлга чыктык. Бу юлы исәп – һич югында фашистның полковнигын эләктереп кайтырга! Дошман тылына үтеп маскироваться иттек тә алар кулында калган авылны күзәтәбез. Авыл читендә ничава гына, зур гына йортта нимес мотоциклистлары йөреп тора, кемнәрнедер алып китәләр, китереп куялар. «Офицерлар торган йорт, безнең объект шул булачак!» – дип пышылдый, күршемдә генә яткан командирыбыз. Икенче ягымда – Михай атлы чуваш егете, коточкыч тәмәкече. «Кәефләр ничек, Миша?» – мин әйтәм. «Эх, Хайруш апсый, – ди бу, – эчне киереп пер маршанскины төреп тартсам, үлсәм тә үкенмәсием! Командир, а, командир! Разреши закурить, – дип пышылдый егет, – за это я тебе притащу за шиворот настоящего немецского генерала!» «Нельзя! – дип кырт кисә лейтенант, – только после выполнения приказа, только после выхода на нашу сторонку!..»

Разведотрядта тагы Әбдерхан исемле бер яшүсмер чечен барые. Мөселман булгангадыр инде, ул гел миңа тартыла, гел минем тирәмдә булырга тырышадырые. Берчакны сер итеп кенә сөйләде бу: малайның әтисен, өч абыйсын сугышта нимесләр үтергән. Олы бабасы, ягъни бабасының атасы, Әбдерханга билендәге хәнҗәрен салып биргән: «Бар, улым, дошманнан үч ал!..» Чечен егете разведкага шул хәнҗәр белән йөри, аның сөяк сабына үзе үтергән нимес санынча сыр салып бара икән.

Тагы бер фашистны кадап үтерсә, сырлар саны 17 була, ягъни аның яшенә тигез булачак икән. Ел ахырына кадәр 100 нимесне дөмектерсә, бабасының 100 еллык бәйрәменә кайтып, йөз сырлы хәнҗәрен хуҗасына үз кулы белән кайтарып бирергә икән исәбе. «Син ничек уйлыйсың, дәдә Хәйрулла, мине фронттан бер атнага гына өйгә җибәрерләр бит, олы бабамның туган көненә?» – дип сорый чечен малае. «Җибәрерләр, канишне, – дим, – нигә җибәрмәскә синдәй батыр егетне!» Ну, икенче көнне таң алдыннан Аллага тапшырдык, без, тавышсыз-тынсыз гына авылга кереп, әфисәрләр торган фатирга якынлаштык. Елгыр Әбдерхан, хәнҗәрен чыгарып, тычкан өстенә сикергән мәче җәһәтлеге белән часовойга ташланды, и «Аллаһе әкбәр!..» Телефон чыбыкларын тураклап ташлаганнан соң, егетләр өч яктан берьюлы тәрәзәләрне җимереп, өй эченә сикерделәр, мин һәм тагын берничә разведчик тышта торып тордык. Биш минут та узмагандыр, егетләр авызларына чүпрәк дыңгычланган ике әфисәрне боргычлап алып та чыктылар. Ә командирыбыз кулында – портфель. Без тизрәк шылу ягын карадык. Үзебезнең якка таба бер чакрым җир узмаганбыздыр, артыбызда тавыш купты: безне куа чыкканнар! Фашистның оборонасын узып, үзебезнең якка чыккач, дошман безнең өскә мина яудыра башлады. Минем янда гына мина шартлады – аякларыма, арка-күкрәгемә кувалды белән ордылармыни. Мин егылдым. Бераздан һушыма килеп, тирә-ягыма карасам – мин мунчаклап өстерәп кайткан әфисәр – капут, миңа нимесне өстерәргә булышкан чечен малаеның башы гәүдәсеннән читтә тәгәрәп ята, якында гына – чуваш егете Михаилның үле гәүдәсе…

Гарип ветеран үкереп елап җибәрде: «Нервларның чуртыма да яраклы җире калмаган…»

– Безгә ярдәмгә үзебезнең яктан килеп җиттеләр. Исән калган фашист майоры, җанын саклап калыр өчен, бөтен дивизияләрнең оборонасын ачып салган. Командирыбыз эләктереп кайткан портфельдә оборона планнары булган икән… Менә шулар өчен бирделәр инде миңа ул орденны…

… Мине полевой госпитальгә озаттылар. Анда арка-күкрәктән мина ярчыкларын чүпләделәр, ә инде уң аягымны тездән түбән – кых!.. Анда 3-4 көн аунап чыккач, безне, больше сугыш эшенә яраксызларны, ерак тылга озаттылар…

– Әйдәле, Камил туган, чыгып бер көйрәтеп керик әле…

Инде шактый мәлҗергән тимерче, алачык стенасына таянып, мышный-мышный тәмәке кабызды. Алачыктан тышка, кара мунча яккандагыдай, төтен болыты бөркелде.

– Шулай, узган җәй алачыкта чүмәшеп тәмәке тартып утырам, – дип сүз башлады Хәйрулла, – и көтмәгәндә-нитмәгәндә өстемә пычрак су китереп ора берәү. Сикереп торсам – әлеге дә баягы күрше Миңлегөл карчык. «Ни эшләвең бу, карт зөбани?!» – дип акырдым мин. «Бә-тә-әч, Хәйрулла, синмени әле бу? Мин ут чыккан дип белдем тагы, – ди, – ындыр артына арканлаган бозавымны эчерергә барадырыем, хараплар иттем көрпә, тоз тугылган ашлы суымны!» – дип сукрана Иблис карчыгы, ха-ха-ха, гы-гы-гы!..

– Тылга озаттылар дидең, Хәйрулла абзый, госпитальдә кайсы шәһәрдә яттың? – Камил ветеранның хикәясен элекке эзенә төшерергә тели. 

– Мине Казанга кайтарып ташладылар. Арча кырында яттым. Тегәсе җиремне тектереп, җамасы җиремне җаматып, чыгар вакыт җиткәч кенә катынга хат яздым, өч аяклап кайтам, дип, штубы мине күргәч, аның коты алынмасын.

Иртән-иртүк поезддан төштем. Безнең якка кайтучы булмады. Киттем трак-трак култык таякларында. Станца үренә кайтып җиттем. Аннан авыл уч төбендә шикелле күренә. Үзебезнең өйне эзләп таптым да үкереп җыладым… Чыгып киткәнгә өч ел бит, әйтергә ансат! Ындыр артлатып кына кайтып ишек шакыдым. Катын чыгып, юк, катынның күләгәсе чыгып, муеныма асылынды. Беравык һушсыз булып торды, бичара. Почмак якта сәкедә, чүпрәк-чапракка төренеп балалар йоклап ята. Мин вещмишүгемне салып аттым да, орчык хәтле генә калган Хәмдиямне алдыма утыртып, тагын үкереп җыладым: «Нишләттеләр сине, бәгырькәем, кайда синең алсу йөзләрең, нигә сүнгән күзләреңнең нуры, кайда синең озын, тыгыз толымнарың?» – дип җыладым…

Без сөйләшкән-җылашкан тавышка балалар уянды, чүпрәк-чапрак арасыннан башларын калкытып миңа карап торалар. Малай таныды, килеп муеныма асылынды, кыз – юк, миннән өч яшендә генә калган бала бит.

Өйдә бәрәңгедән башка ашар нәрсә юк, анысы да такы-токы. Ә семьяны туйдырырга кирәк. Полевой госпитальдә ятканда ротный командир белән батальонный килеп хәлемне белгәннәр иде. Берсе офицерский күн итек, икенчесе өр-яңа китель калдырып киттеләр, бүләк итеп. Шуларны базарга чыгарып саттым да ике пот арыш, бер пот бодай оны алдым, ярты түшкә сарык ите юнәттем. Үзем ашамыйча балаларга, хатынга ашаттым. Тиздән авылда тимерче булып эшли башладым, алачыктагы иске сандалны алып кайтып, аны үзебезнең лапас бүкәненә беркетеп куйдым, авыл агайларына-апайларына тегесен-монысын төзәтә башладым. Балаларым тиздән күзгә күренеп тернәкләнә башладылар, ә Хәмдиямне тәки рәткә кертә алмадым. Мескенемне ат чыдамаслык калхуз эше, ачлык тәмам җелеген корыткан. Их, Камил туганым! Белмисең бит син аның гүзәл чакларын! Минем бөтен шатлыгым, бу дөньяда бөтен байлыгым ул ие. Хәзер чибәрлеге кайтышрак булса да, аны яратуым бер дә сүрелми. Әле дә аның, сабыр гына әйтеп куйган бер сүзе кайнап торган казанга тамызган бер кашык суык су шикелле, мин пырдымсызны сүндерә дә куя, билләһи…

Камил, ниһаять, күптән тел очында торган соравын бирде:

– Хәйрулла абзый, сез ничегрәк табыштыгыз-кавыштыгыз Хәмдия җиңги белән? Ничегрәк яшәп-торып киттегез?

– У-у! Болар турындагы сүзнең очына чыгып булмас, тагын берне төреп кабызмыйча… Егерме беренче елгы ачлыктан качып, мин, унҗиде яшьлек ятим малай, авылдашларга ияреп, Себер якларына чыгып киттем. Анда нинди эш бирсәләр – шуны эшләдем: урман кистем, таш ваттым, шахтага төшеп руда чыгардым, күмер чаптым. Шулай 4-5 ел чиләнеп җан саклап калдым, аз-маз акча сугып алып, өсне-башны бөтәйттем. Үлепләр генә авылыбызны сагынадырыем Себердә. Хәзер инде кайтып килергә дә була! Сабантуйлары тирәсенә әти белән бертуган Галиәхмәт абзыйларга кайтып төштем. Минем аякларда хром итекләр, өстә – украинский чиккән күлмәк, яхшы кәчтүм-чалбар, башымда фуражка, фуражка астыннан көдрәләнеп чәч учмасы чыгып тора. Себердә мин, урыс егетләреннән күрмәкче, чәч җиткереп йөрдем, ничава гына урысча сукалый башладым.

Авыл урамнарын узам кичләрен – кызларның күзе миндә генә! Абзый малае Мөхәммәт белән Сорна болынына яшьләр уенын карарга чыгабыз. Егетләр-кызлар түгәрәк уен уйныйлар. Яланда малай-шалайлар чабыша. Әле җитлегеп кенә килгән кыз-кыркын уенны читтән генә карап тора. Аларны мин инде танымыйм да. Кызларның берсе бүтәннәреннән бигрәк тә үзгә: өстендә сары атлас күлмәк, ука белән чиккән бәрхет камзул, аягында чәмчәле читекләр, башында ак ефәк шәл, шәл астында чиккән калпак. Гел кәртинкә инде! Яннарыннан шәпле генә үтеп киттек без. Мөхәммәттән сорыйм: «Кем кызы булды ул теге калфаклы! Билле прәннек?» дим. «Кунак кыз, – ди Мөхәммәт, – Әрәмәледән, сәүдәгәр Фәйзи кызы, ишеткәнең бардыр ич. Фәйзи безнең авылга да килеп сату итеп йөридерие». Беләм! Аны «Мәкәрҗә Фәйзи» дип тә йөртәләр иде. Җәй саен өчәр олау белән мәкәрҗәдән товар ташып куя да ел буе авылдан-авылга йөреп сату итә. Ике җиткән улы – аталарына помошник. Хәтәр, һавалы, шәпле егетләр! Птамушты байлык зур, акча күп, бергә алып, бишкә сатып йөргәчтен…

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: sibtok.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас