

Ялга туган авылына кайткан чакларда Камилнең якын, ерак кардәшләренең хәл-әхвәлләрен белеп йөри торган матур гадәте бар. Бу юлы ул Өччишмәдәге чыбык очы кардәшләре Хәйрулла абзыйларга барып чыкты. Ишегалларына кергәч, Камил туры лапас-алачыкка, анда нидер юнып маташкан хуҗа кеше янына узды.
– Исәннәрмесез, Хәйрулла абзый!
– А-а-а! Гарадскуйлар кайткан икән! Исәнме, Камил туган! – Абзый кеше балтасын бүкәнгә чапты да ике кулын сузып кунагы каршына титаклады. – Вәт маладис! Озак күренмәсәң дә, безне онытып бетермисең икән әле, вәт рәхмәт, агайне, әйдә, түргә уз!
Хәйрулла Камилне лапас түрендәге бүкәнгә утыртты.
– Нигә элегрәк кайтасы итмәдең, Сабантуйлары тирәсенә? Ах, шәп тә булды инде быел Сабантуйлары, мин сиңа әйтим!
– Йә, ни хәлләрдә яшәп ятасыз, Хәйрулла абзый? Ни эш бетерәсез? Исән-саулыктыр бит, иншалла?
– Шөкер, бик исәннәр, бик саулар. Әле менә аяк юынып ятадырыем. Кунакка йөри торган җиңел аягымны сындырдым, черт возьми! Күршем Барый малаен өйләндерергә җыена. Ачы балыннан проба алырга мине чакырды – бу эш буенча мин авылда баш специалист! Киттем кичәгенәк кичкырын, таң беленгәч кенә кайтырга чыктым, бәрәңге бакчалары аша гына. Ничек җырлый әле Хәлил театрда:
Читән аша чыккан чакта
Бүрәнәгә абындым,
– диме? Менә мин да ызан аша чыккан чакта, бүрәнәгә абынып, кешелеккә кия торган аягымны чәлпәрәмә китердем. Шәп, бик шәп чыккан Барый күршенең ачы балы, ха-ха-ха! Гу-гу-гу!..
Хәйрулла – сугышта тездән түбән аягын өздереп кайткан кеше. Бил каешына беркетеп, ул үзе ясаган агач аякка тезләнеп йөри. Пәһлевандай озын, юан гәүдәсе, зур, авыр башы, ике якка тырпайган, тәмәке төтененә саргайган мыеклары белән ул гыйфриткә охшап тора. Абзый кеше Камилгә каршы бүкәнгә килеп ишелде дә, чалбар кесәсеннән бала мендәре хәтле янчык чыгарып, тәмәке төрә башлады. Кунагы «Беломорканал» чыгарып, папирос тәкъдим иткән иде дә, Хәйрулла кире какты.
– Юк, энекәш, мин кәнфит суырмыйм. Үземнең лапас күләгәсендә кәҗә сидеге сибеп үстергән махоркам исән булсын! Аннан суң, гәҗит ертып, ашыкмыйча гына тәмәке төрү үзе бит ул бер ләззәт…
Сугыш ветераны бирчәеп беткән бармаклары белән җәһәт кенә чорнап, уклау озынлыгы тәмәкесен кабызды да, күкрәген тутырып суырып, авыз-борыныннан төтен бураны уйнатты. Йа Хода! Мондый сасы, күзләрне ашый торган әче исләр карт шайтанны өтәгәндә генә чыга торгандыр!
– Ну, агайне, ни рәхәттә яшәп ятасың калада? Җәмәгатең, бала-чагаларың исән-иминме?
– Рәхмәт, Хәйрулла абзый, яшәвебез әйбәт кенә. Җәмәгатем, бала-чагаларым сау-сәламәтләр.
– Син анда, калада, ни эш майтарып ятасың?
– Мин институтта укытам, доцент.
– Ансысы нәрсә тагын, дасент дигәнең?
– Ничегрәк аңлатырга инде сиңа, Хәйрулла абзый, – ди Камил елмаеп, – доцент ул – ярты профессор дияргә ярый.
– Нишләп әле син ярты гына? Нишләп бөтен түгел? Синдәй егет тә бөтен прафисыр булмагач! – Карт махрасын шулкадәр нык суырды ки, тәмәкесенә ут кабынды, авыз-борыныннан чыккан төтен болытында ул бер мәлгә күзгә күренмәс булып торды да янә пәйдә булды. – Акчасы хуть шәп төшәме досентенең?
Шулчакта ындыр артындагы тимерче алачыгыннан көйләп сандал суккан аваз яңгырады: та-та-та…, та-та-та…, ти-ти…
– Стоп! Бу сигнал миңа! Минем падручный, Барый малае Хәмит сандал чүки: «Хәлләрең, ничек?» – имеш. Кичә алардан ни рәвештә чыгып киткәнемне күреп калган иде, падлы! Ха-ха-ха! Гу-гу-гу!
Хәйрулла абзый җәһәт кенә урыныннан калыкты, кыстырмадан җилле генә чүкеч алып, бер читтәрәк торган сандалга җавап орды: «Та-та!.. «Яхшы!» – имеш.
Аксак тимерче сүзен дәвам итте.
– Моннан ике ел элек, сигез классны бетергәч, малай беркайда да эшләми трай тибеп йөрде, елга якын. Алар үсеп иртә җитлегә торган нәсел, кикрикләре дә иртә кызара аларның… Әллә ничә ирдән калган кибетче Сәлимә үзенә ияләштерә башлаган маңка малайны. Барый, шуны ишеткәч, малаен мунчаклап тимерче алачагына китереп ташлады. «Мә, кордаш, – ди, – тоттыр кулына кувалды, көнозын чүкеч сукса, кикриге шиңәр, нибуч!». Шул калудан калды малай алачыкта. Кулы эшкә ябыша, хәерсезнең. Мин типтереп йөргән көннәрдә үзе генә дә эшләп тора. Вопшем, маладис малай булып чыкты минем помошник. Алачыкта яңа закуннар да кертә башлады Барый Хәмите. Шулай, беркөнне килеп керсәм, күрше карчыгы Миңлегөл әби, бөкресен чыгарып, тәрәзә төбендә яткан дәфтәргә иелгән, кулында хәрәндәш. «И-и, улым Хәмит, минем күзләрем начар күрәләр шул, балакаем, җаза да белмим, – ди карчык, – безнең тамга – өч ботлы сәнәк булыр, үзең генә ясап куй инде, улым!» «Вчум дело?» – дип җикерәм мин малайга. Хәмит карчыкка кисәү агачы ясап биргән икән, шул эшен дәфтәргә теркәгән, әбинең 50 тиен акча түләгәнлегенә кул куйдырып маташуы икән. «Юк белән маташма!» – дип акырдым мин. «Иптәш старший тимерче, – ди Барый малае, – даһиларыбыз: «Социализм ул – учет!» – дип өйрәтәләр!» Моны кайдан ишеткән диген син, тәки авызымны каплады бит, падлы малай!..
Тавыклар ашатырга, бер табак әче камыр күтәреп, өйдән Хәйрулланың хатыны Хәмдия чыкты: ти-ти-ти-ти!.. Егерме-утыз тавык кайсы-кайдан атылып чыгып, чатый-ботый йөгерешеп килеп, җим табагына ябырылдылар. – Катын, катын! Кер әле монда! Безгә менә нинди асыл кунак килгән! Иренә караганда шактый яшь күренгән, юка, ыспай гәүдәле җиңги әдәпле генә баш иеп, кунакка кулын бирде:
– Исәнме, Камил, саугына кайттыңмы, җәмәгатең, балаларың иминнәрме?
– Катын, ә катын! Тавыкларың тамак туйдыргач, ике-өч симезрәген эләктер дә Барыйга кертеп кыраклатып чык! Кунак хөрмәтенә кечтеки генә типтереп алырбыз! – Хәйрулла бугазына чиртеп, Камилгә күз кысты. – Мин үзем сугыштан кайтканнан бирле чебен дә үтергәнем юк, тамчы кан күрсәм дә йөрәгем бозыла…
Хәйрулла кулына төкергәләп алды да сөян түмәреннән аяк юынуын дәвам итте.
Камил лапас стенасында эленеп торган әзер аякларны күреп, гаҗәпсенебрәк Хәйруллага карады.
– Алары запасной аяклар… Аякның ниндие булмый аның: каен, имәннән ясалган авыр эш аягы, кунакка барганда кия торган жиңел усак, сәян аяклар, – ди аксак ветеран.
– Минем фабричный аяк та киеп караганым булды. Фабричный аякны бит тубыктан бот төбенә чаклы актан, кеше тәненә охшатып ясыйлар. Шулай бер кичне аякны салып, карават башына терәп куйдым да йокларга яттым. Матур төшләр күрә-күрә йоклаганда: «Аба-ау, Хәйрулла!» – дип ачынып кычкырган тавышка куркып уянып киттем. Өстемә коты алынган Хәмдия килеп ауды… Катын таң алдыннан тышка чыккан булган. Өйгә керсә – идән уртасында, тәрәзәдән төшкән ай яктысында балкып, бот төбеннән өзек адәм аягы басып тора! Моны күреп катын-кыз заты түгел, ир кешенең акылына зәгыйфьлек килер! Мин сикереп тордым да, көн туганын да көтмичә, алачыкка алып чыгып, сандалга салып кувалды белән йомычкага әйләндердем фабричный аякны! Шуннан бирле үзем ясап-юынып киям аякларны.
– Ярар, әйдә, Камил туган, катынның ашы пешкәнче бер әйләнеп кайтыйк әле…
Хәйрулла ындыр артлатып кына кунагын зират очына алып китте. Авыл читендә аларга таякка таянып, көчкә генә атлап килгән бер сәләмә карт очрады. Ул каршыга килүчеләргә ерактан ук юл салып, әһелдәп кенә сәлам бирде: «Исәнме Хәйрулла, исәннәрмесез!.. Менә зираттан кайтып килешем әле, – диде ул, аннан моны сораштырган кеше булмаса да, – үлеп китеп кенә булмый бит, бик вакыт кына, бик вакыт…
– Күптән вакыт! Йөрисең дөнья сасытып! – Хәйрулла, карт ягына борылып та карамыйча, юлын дәвам итте.
Камил гаҗәпсенеп юлдашына карады:
– Нигә алай бик каты бәрелдең, Хәйрулла абзый?
– Птамушты шулай кирәк! Аннан суң – нинди карт булсын ди әле ул, Ногман – миннән 10-15 яшькә кечерәк адәм. Ул – үзен-үзе шул хәлгә калдырган бәндә! Ваенкоматтан повестка килдеме, төнозын ач карынга тәмәке суы чөмереп чыга икән. Икенче көнне йөзе сап-сары моның, йөрәге дөп-дөп сикерә. Кәмиссиягә баргач, военкомат баскычыннан да тәгәрәп төшкәли бу. Бер шулай, ике шулай. Этләнә торгач, тәки брачларны ышандыра бит, падлы, тәки ак билет тоттырып кайтаралар моңа. Болар турында, теге нәрсәсе эшкә ярамый башлагач, ташлап киткән хатыны сөйләгән. Менә йөри хәзер ялгыз башы әһелдәп, ни катыны юк, ни балалары. Тапкан бит җәзасын да Ходай Тәгалә – җанын алмыйча каһәрли Ногманны!..
Зират капкасыннан кергәч, чардуганнар арасыннан титаклап Хәйрулла Камилне бер кечерәк кенә аланга алып чыкты. Чәчәккә күмелгән ачыклыкның нәкъ уртасында колгалар белән ике каберлек урын киртәләп алынган.
– Менә безнең төп йортыбызның нигезе шушында булачак инде, – диде Хәйрулла абзый, – бөтен зиратында бу төштән дә ямьлерәк урын тапмадым. Җәен тирә-ягыбызда шау чәчәк булачак, баш очыбыздагы агачларда, куакларда Ходайның бихисап кошлары сайрап торачак. Аяк очыбызда гына талгын инеш агып уза. Гел оҗмах инде! Әле шунысын әйтмәгәнмен икән – кара әле, кара, моннан станцага бара-кайта торган үр дә күренеп тора. Калада яшәүче егетләр-кызлар гармунга җырлап Сабан туена кайтканын-киткәнен Хәмдия җиңгәң белән без ишетеп, куанып ятырбыз! Син дә бит авылыбызга кайтканда шул үрне төшәсеңдер, шулаймы?
Илһамланып, «төп йортларын» мактап сөйләгән инвалид карт кинәт боегып калды.
– Әгәренки Хәмдия җиңгәң монда миннән алдарак күчеп куйса, – тфү, тфү, мин әйтмәдем, шайтан әйтте, – мин икенче көнне үк аның артыннан барып җитәчәкмен, аннан башка бу дөньяда минем бер көн дә яшисем юк, булмый да, теләмим дә… Бер Алламнан сыгынып сорыйм, беренче булып үзем ачып керсәм икән мәңгелек йортыбызның ишеген…
Бер дә тәкъва булмаган Хәйрулладан боларны ишетү Камилгә сәер булып тоелды. Дөнья хәлләрен, тормыш ыгы-зыгысын оныттыра, гомернең фанилыгынк искәртә, үлем турында, мәңгелек турында
уйландыра торган зират шаукымы кагылгандыр инде абзыйга да…
Зираттан чыккач, сугыш ветераны кунагын аста, каберлек читеннән генә агып узган инеш янына алып килде. Һай, бер дә куанырлык җире калмаган шул инешнең! Кайчандыр мул сулы булган елга инде саеккан, тараеп калган, тавык атлап чыгарлык.
– Мондый идемени Сорна?! Мин егет чакта гына әле ярларына сыймый ургып агарые, тугайларында ат йөздерериек! Терсәк буе кызылканат, чуртан, бәртәс балык мыж килеп торадыр иде Сорнада! Ярга чыгып утырган бакалары да үрдәк хәтлеләрие, суга сикерсәләр – су анасы чумды диярсең, дулкыннары шаулап ярга килеп бәрелерие.
Әйе, барысын да күпертеп, зурайтып яисә бөтенләй бетереп сәйләргә ярата Хәйрулла абзый.
– Әйдә, туган, бер көйрәтеп алыйк! – Ул яр кырыена утырып тәмәке төрә башлады. – Һаман да шул сугыш афәте, – дип сүзен дәвам итте ул, тәмәкесен кабызгач. – Безнең авыл өстендәге урман станцага якын бит, күп булса 7-8 чакрым җир булыр. Сугышта янган, җимерелгән шәһәр-авылларны төзергә Сорнаны сугарып торган карурманны кырып ташыдылар станцага. Менә шуңа сулыгып, чирләп калды инде Сорна, чыкмаган җаны гына бар…
Шул чакта ниндидер йөк машинасы, олы юлдан борылып, елгага килеп керде. Нәкъ инеш өстендә туктатып, шофер егет машинасын юа башлады. Бу хәлне күреп, Хәйрулла акырып җибәрде:
– Нишләвең бу, Сәйфи малае?!
– Күрмисеңмени, машина юам ич…
– Ах, анаңны… әле издиватся итәсеңме, зинадан туган нәмәстәкәй! – Аксак тимерче урыныннан сикереп торды, якында гына яткан күсәкне эләктереп, зәһәрләнеп шофер малай өстенә китте, – мин сине машинаң-ниең белән җәһәннәмгә олактырыйм әле, падлы! Тапкан машина юар урын, анаңны эт каплаган нәмәстәкәй!
Хәленең мөшкел икәнен күреп, Сәйфи малае, тиз генә машинасын кабызып, таю ягын карады.
– Җитмәгән Сорнаның үз чире, аны тагы, җыен мәнсез әтрәк-әләм агулап та торсын! – Хәйрулла абзый ярсыган, ярсудан аның хәтта мыеклары кабарган иде.
– Әйдә, Камил туган, кайтыйк, өйдә анда Хәмдия җиңгәңнең өстәле әзердер, бәлки өстәл астында ачу баса торганнары да табылыр…
Ирләр кайтышка өстәл нигъмәтләрдән сыгылып тора иде инде: тавык шулпасы, тутырган тавык, тозлаган каз, аш тәлинкәсе чүмәкәй пешкән йомырка, каймак, каймаклы катык, көлтәсе белән яшел суган!..
– Һай, катын, маладис та инде үзең! – диде Хәйрулла. – Әйдә, Камил туган, кулларны йөгертеп алыйк та тизрәк эшкә тотыныйк!
Хуҗа кеше өстәл астыннан тәгәрәтеп бер кечерәк мичкә ачы бал чыгарды:
– Катын! Кайда безнең литрлы кружкалар, артка үткәнче эчим дисәң, синең бу стаканнарың белән иртәгә хәтле утырырга кирәк!
Инде өстен-башын алыштырырга, чәчен тарап үрергә өлгергән Хәмдия, нәзакәтлек белән генә өстәлгә ике кружка китереп куйды.
– Әйдә, киттек Аллага тапшырып, әйдәле кунак, тот әле! Катын! Үзеңә дә сал, кайда әле үзең эчә торган җимеш суың?
Хәйрулла кружкасын Камилнекенә орды да өч-дүрт йотуда каплап та куйды: «Ох, яхшы заразы, әйбә-әт!»
Тагы берне әйләндереп куйгач, тозлаган каз, тавык ботарларга кереште, ул арада табындашларын да кыстарга өлгерде:
– Камил, әй син, катын! Әйдәгез әле өстәлдәгесен ашап-эчеп утырыйк әле, таза-сау чакта, якты дөньяда чакта!..
Хәйрулла тагы эчте, тагы комсызланып ашады. Ниһаять, картның «мунчасы» өлгерә башлады: мыеклары тырпайды, йөзе бакыр самавырга әйләнде.
– Камил туганым, мин сиңа берне җырлап бирим әле, рөхсәтме, агайне? Җырлыйм, тыңлап тор, катын, син дә!
Өстәлемдә ике бокал
Сыра белән ачы бал.
Берсе күңел ачарга шул,
Берсе лә йөрәк басарга-а-а…
Хәмдия иренең кыланмышларына шукланган баласын күзәтеп торган анадай, аз гына шелтәләгән кыяфәт белән, әмма сөеп, яратып карап тора.
– Катын, ал әле кубызыңны, сыздырып җибәр әле, бер биеп тә күрсәтим әле кунакка!
Хәмдия шкаф өстеннән гармун ала да, Камилне гаҗәпләндереп, «Әпипә»не уйнап җибәрә. Хәйрулла агач аягын җәзбә аерчасы шикелле идәнгә терәп, исән аягы, бөтен гәүдәсе белән шул түмәр тирәсендә әйләнә, бөтерелә башлый, аннан соң гармунчы каршына килеп, кулларын як-якка җәеп, селтәп, очып китәргә талпынган торна шикелле кылана, чыраен кыланчыкландырып, Хәмдиясен көлдерергә тырыша. Аның хәләле исә мәхәббәт, кызгану, сагыш тулы күзләрен каршында калкынып, кыланчыкланып биеп торган гарип иренә төбәгән дә сузыпмы-суза гармунын…
Кинәт биюче, төсе китеп, хәлсезләнеп урындыгына килеп утырды: «Хәмдия, күкрәгемдәге тимер-томырлар тагы кузгалдылар бугай, – диде ул, – чоланга урын салып бирче, бер биш минут баш төртеп алыйм, ярчыклар үз урыннарына утырганчы…»
Хәмдия чоланнан сулыгып елап керде:
– Мескенемнең күкрәгендә ике мина кыйпылчыгы калган, йөрәгенә якын булгач, врачлар кагылырга курыкканнар, – диде ул яшь аралаш, – аңа бию түгел, уңайсызрак селкенергә дә ярамый югыйсә, тыңламый бит, бик тә чуар йөрәкле кеше шул…
Камил, җиңгәсен күңелсез уйларыннан арындырырга теләп, сүзне икенчегә борырга тырышты:
– Бик матур итеп гармунда уйныйсың икән, җиңгәчәй.
– Кычкыртам шунда әз-мәз, – диде Хәмдия, яшен сөрткәләп, инде елмайгандай итеп. – Минем абыйларым гармунчылар иде, яшереп-качып кына алар гармунында өйрәнгән идем. Бу гармун да сугышта үлеп калган төпчек абыемның төсе… – Хәмдия тагын тавышсыз гына елый башлады. «Каш ясыйм дип күз чыгардым, ахры», дип уйлады Камил, шулай да ул хәрбиләр телендә «отвлекающий маневр» дип аталган тактикасын дәвам итте:
– Ничегрәк яшәдегез, гомер кичердегез Хәйрулла абзый белән, аның белән янәшә тормыш итү сиңа бик үк җиңел түгелдер, Хәмдия җиңги?
– Һай, Камил, төрле чаклар булды инде. Әмма кырык ел бергә яшәп, аның миңа бер авыр сүз әйткәне, тырнак белән чиерткәне дә булмады. Өрәге каты булса да, күңеле йомшак, җаны сизгер аның, сакаллы сабый бит ул!..
Ире турында мавыгып сөйләгәндә Хәмдия ачылып, хәтта балкып китте. Аның ак, киң маңгаенда, кайчандыр гүзәл булган, ләкин инде сула төшкән йөзендә, татар хатыннарында сирәк очрый торган төз, юка яфраклы борынында затлылык чалымлана, хәрәкәт-кыяфәтләрендә сабырлык, сөйләгән сүзләрендә эчкерсезлек, риясызлык сизелә. Җиңгәсенең бу сыйфатлары Камил өчен табышмак иде: авыл хатыны гына үзе, әмма…
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com