

Зур гына мәйданга килеп чыктылар. Мәйданның нәкъ уртасында – түбә-кәрнизләре өскә кайтарылып эшләнгән мәһабәт бина. Соры төстә үзе. Тәрәзәләре эреле-ваклы һәм нигәдер бер рәвештә түгел. Бина алдында ят куаклар үсә, төрле-төрле чәчәкләр күзнең явын ала. Һәрнәрсә үз урынында – тәртип белгән, матурлыкны, төгәллекне аңлаган кеше кулы тигәне күренеп тора.
– Кала хакимияте шушындадыр, моннан да зуррак башка йорт күренми, – дигән нәтиҗә ясады Фәйзулла карт. Автобус тигез генә тезелеп утырган җиңел машиналар арасына кереп туктады.
– Шундый кызык итеп эшләгәннәр бу йортны, – диде чөгендерче Нәгыймә, асфальтка аяк баскач.
– Мондый йорт пагода дип атала, – диде Белдекле. – Кытайда бар йортларны да шушы рәвешле төзиләр.
– Нишләп?
– Өйгә ябырылган кара көчләр, кире сикереп, өскә очсын, дип уйлыйлар. Үзенә күрә саклык чарасы инде, элек-электән кабул ителгән йолалары.
Һаман ышанмыйлар авылларының юклыгына, һәркайсы, уңга-сулга каранып, Сыбай эзен эзли.
Берәүне туктатып, шушымы кала хакимияте, дип сорады Фәйзулла карт. Аңламады нәрсә дигәнен, җилкәләрен җыерып, гаепле төс белән елмайды да китәргә ашыкты. Икенчесе дә баш чайкады. Булмас, болай итеп белерлек түгел дип, карт тәвәккәл адымнар белән әлеге бинага таба атлады. Аңа башкалар да иярде. Ишек төбенә җитәр-җитмәстән, униформа кигән кеше боларның юлына аркылы төште.
– Без – шушы авыл кешеләре, Чжан Син әфәнде белән очрашырга килдек, – диде Фәйзулла карт, кинәт туктап. Ўрысча әйтте. Ялгышмады элекке рәис, теге урыс телен аңлый торган булып чыкты.
– Башта кире борылыгыз! – Какча гәүдәле, юка иренле, усал карашлы тәртип сакчысы шундый әмер бирде дә боларның артындагы тәбәнәк тимер рәшәткәгә күрсәтте. Баксаң, игътибар итмичә, шуның аша атлап узып киткәннәр икән, бу якка керергә ярамыйдыр, күрәсең. Власть кешесенең салкын тоны, кискен хәрәкәтләре бәхәскә урын калдырмаслык. Төркем шаулаша, канәгатьсезлек белдерә башлады.
– Аб-ба, ничегрәк кылана, ә!
– Тәртип каты, бездәге кебек анархия түгел.
– Оят, үзебезнең авыл җирендә шундый мәсхәрәгә калып йөре инде.
– Сугышсыз басып алдылар. – Экспансия дип атала бу, – диде Белдекле.
– Әйттем мин сезгә, кабаланмыйк дип. Клубта башларыгызны бер-берегезнең җилкәсенә яшереп утырдыгыз бит. Килүен килдек, тик ул кытайның җирләребезне кире бирәсе юк. Яттык бит шәһәрдә. Сезгә, – Фәйзулла карт карашы белән рәисне, бригадирны эзләп тапты, – берничә тапкыр эндәштем, барып килик авылга, теге кытай ни кылана икән дип. Тыңламадыгыз. Сезгә бернәрсә дә кирәкми. Кем белә, күчергәннән соң сразу кайтсак, баш тартабыз, килешүне өзәбез дип, төзелешне туктатып та булыр иде.
Кечкенә тимер киртәнең теге ягына чыккач, Фәйзулла карт, борылып, баягы сакчыга таба бер-ике адым атлады да:
– Безгә администрациягә керергә, Чжан Син әфәндене күрергә иде, – дип, үтенечен кабатлады.
Тәртип сакчысы кесәсеннән кара төстәге кечкенә генә телефон чыгарды, кирәкле номерны җыя-җыя, нинди мәсьәлә буенча килгәннәрен сорады.
– Без – шушы Кытай-город урынында булган элекке Сыбай авылы халкы, колхозыбыз җирләрен сатып алган Чжан Син әфәнде белән сөйләшергә телибез, – дип җавап бирде Фәйзулла карт.
Картның теләген сакчы телефон аша үз телендә кемгәдер җиткерде, һәм бер-ике минуттан шулай ук бәләкәй, елгыр берәү чыгып, төркем алдына килеп тә басты. Басты да ихлас елмаеп, күкрәгенә кулын куеп исәнләште. Ләкин бу Чжан Син түгел иде.
– Чжан Син әфәнде сезгә нәрсәгә кирәк?
– Без ул күчергән шәһәрдә яшәргә риза түгел, без монда кайтырга телибез. Шуны әйтергә, таләп итәргә килдек.
– Сез яшәгән авыл юк бит хәзер, монда ничек кайтасыз?
– Шушы шәһәргә күчерсен.
– Белүемчә, килешүдә ул пункт юк. Сез теләсә кая күчә аласыз, республикагыз зур, тик монда түгел. Хәзер бу – Кытай Халык Республикасы территориясе.
– Бер республика эчендә икенче ил территориясе буламыни? Бу җирләр гомер бакый башкорт җирләре булган.
– Элек булгандыр, хәзер безнеке.
Бу сүзне ишеткәч, төркем шауларга тотынды – билгеле, Кытай кешесенең мондый усаллыгына, дорфалыгына түзмәде.
– Кара-кара, ничек сөйләшә!
– Әйт, Фәйзулла абый, һич югы, кала читенә утырырга рөхсәт итсеннәр. Рөхсәт итмәсәләр, судка бирәбез. Уфага, Президентка барабыз, диген.
– Какуй Уфа? Мәскәүгә! Башкорт булсак та, без Русия халкы бит әле.
Фәйзулла карт, артына борылмый гына, кулын күтәрде – шау-шу тынды.
– Шулай да Чжан Син әфәндене күрергә иде.
Кытай кешесе кашларын чөйде, төркемгә карап алды, кысык күзләре хәйләкәр ялтырап китте, шуннан көттереп кенә, болай дип җавап бирде:
– Ул әлегә юк, яңа территорияләр буенча урынбасарын чакыра алам.
– Чакырыгыз. – Ризалашудан башка чара юк иде.
Чиновник баш иде, җәһәт кенә борылды да, җитез атлап, бинага кереп китте һәм бер-ике минуттан үзеннән чак кына калкурак, чак кына калынрак, чак кына олырак икенче бер кытайны ияртеп тә чыкты, дөресрәге, үзе аңа ияреп чыкты.
– Тыңлыйм, – диде яңасы саф урыс телендә.
Фәйзулла карт баштагы кытайга әйткәннәрен кабатлады. Теге бүлдермичә генә тыңлады, шуннан, тотып килгән кара папкасын ачып, икегә бөкләнгән зур гына кәгазь табагы чыгарды.
– Дөресен әйткәндә, без сезне күптән көтә идек, иртәме-соңмы килергә тиеш идегез. – Кытай бәләкәй генә пауза ясады. – Менә бу – «Алга» колхозы белән Чжан Син әфәнде арасында төзелгән килешү. Бу килешүгә председателегездән алып шул көнгә колхозыгызда әгъза булып торган барысы да кул куйган.
– Өч кешедән башка, – диде Фәйзулла карт.
– Әйе, дөрес, өчәүдән башка, – кытай кәгазьгә карады. – Тик ул хәлне үзгәртми, чөнки кул куйганнар күпчелек.
Кәгазь калын, ялтырап тора, тексты өч телдә: урысча, башкортча, кытайча язылып, соңгы битләре Сыбай халкының култамгалары белән чуарланган иде. Управляющий клубта рәтләр буйлап йөрткәндә күргән иде Фәйзулла аны, шул инде.
– Шушы килешү нигезендә «Алга»ның бөтен җирләре безнең карамакка, ягъни Кытай Халык Республикасына күчте, – диде чиновник. Ул урысча яхшы сөйләшә, һәр иҗеккә нык басым ясап, сүзләрен хәрбиләр кебек өзеп-өзеп әйтә. – Сезнең дәгъваларыгыз нигезсез, безнең өчен төп документ – шушы килешү. Хәер, сезнең өчен дә.
– Ул килешүне яңадан карап булмыймы?
– Юк.
– Кулга тотып укырга рөхсәт итмәссезме?
– Рәхим итегез!
Фәйзулла карт авылдашларының машинкада басылган фамилияләрен, уң яклап төрлечә сырланган култамгаларын күрде. Барысы да дөрес: килешү дә, фамилияләр дә. Тик төп нөсхә түгел, күчермәсе генә шикелле. Басыйров, Бирдегулов, Гафаров… Үзенең, чөгендерче Нәсимәнең, Белдекленең генә култамгалары юк.
Кытай кәгазьне кире алды, кадерләп, папкасына салды, икенче кәгазь чыгарды.
Менә монысы – җирләрегез өчен акча күчергәнебез турында банктан бирелгән документ.
Фәйзулла карт якынрак килде: 38 саны шәйләнә, аннан соң ничә ноль – истә калдырырлык түгел, байтак.
– Элек «Алга»ның җирләре, әйтүемчә, хәзер безнеке. Жимерек авылыгыз урынына нинди кала төзедек, үзегез әйтмешли, Кытай-город. Пычрак юлларыгызга асфальт түшәдек, ашламаның нәрсә икәнен белмәгән басуларыгызга көздән минераль, органик ашлама керттек – ташландык яткан басуларыгыздан быел сезнең кебек унбер түгел, илле бер центнер иген алачакбыз, киләсе ел – алтмыш берне, – мактанчык кытай телен шартлатты, шуннан, җавап та көтми, хушлашу билгесе итеп, чак кына башын иде дә кырт кына борылып китеп тә барды. Аңа башта чыкканы да иярде. Алар байтак атлагач, бригадир Мансур:
– Чжан Син әфәндене күреп булмыймы инде? – дип кычкырды.
Кытай туктады, бөтен гәүдәсе белән борылды, шуннан кискен генә:
– Чжан Син әфәнде бүген юк, алар яңа җирләр сатып алып йөри, – дип җавап бирде дә бәләкәй генә паузадан соң өстәде: – Сезгә аны күрүдән файда булмаячак. Мин барысын да ачык итеп аңлаттым бит.
Сыбайлар аларның артыннан ишек ябылганчы карап торды. Башлар иелде, йөзләргә күләгә ятты. Әйе, төп башына утыртты ачык йөзле кытай, йомшак җәеп, катыга утыртты. Эшнең шулай бетәсен әллә белеп, әллә белми, Хаким, авыл хуҗалыгы министры урынбасары да аңа ярдәм итеп йөрде бит әле. Янәсе, республика казнасына акча керә, алган уңышның күпмедер өлеше үзебезгә кала, ә сез бөтен уңайлыклары булган квартирларда яшәячәксез. Фатир булды, тик җитәкчеләр, авыл халкы бернәрсәне игътибарга алып җиткермәде – туган җир тойгысын. Башта сыбайлылар бу мәсьәләгә үзләре дә җиңел карады, вакыт үтү белән сагына, юксына башладылар бит. Кем белгән, авылдан китеп яшәп карамагач.
Фәйзулла карт авырлык белән авылдашларына борылды.
– Йә, күрдегезме инде җирегезне алган кытайны? Аны да күрә алмассыз, җиргә дә Аллаһы әкбәр.
– Көтмикме, иртәгә, бәлки, кайтыр?
– Көтүдән фәтва булмас, анысы да әлеге кытайның сүзен кабатлаячак. Әйтте бит.
– Давай, бәреп керик тә, террористлар самолёт алган сыман, бу икәүне заложник итеп алыйк!
– Алар анда икәү генә дисеңмени?
– Бәреп керү өчен, корал кирәк, йодрык белән булмый.
– Алайса, кайтып, корал алып килик тә восстание күтәрик.
– Юкны сөйләмәгез! Өйдә автоматларыгыз бар мәллә? Хәзер тотып алып ябып куячаклар. Аларга шул гына кирәк, – дип, Фәйзулла карт хыял байларны тиз суындырды. Үзләренең беркатлы сөйләшүеннән кайсыдыр көлде, кайсыдыр, таптыгыз сүз дип, йөзен чытып, кул селтәде, яшьрәкләрнең күзләре янып китте.
– Президент бар, хөкүмәт, халыкара оешмалар, – диде Белдекле. – Мөгаен, берәр нәрсә китереп чыгарып булыр. Район эчендәге зур булмаган колхоз җире икенче дәүләт территориясе була алмый бит инде. Судка бирик.
– Ярый, монда тел чарлап торудан файда юк. Хәлне белдек, күрдек, хәзер уйлашыйк. Министрга, кирәк икән, Президентка да барырга туры килер. Ятып калганчы атып кал, диләр. Әйдәгез, кузгалдык, юкса ОМОНмы, милиционерлармы җыела башлады, гаскәр дә китерәләр шикелле, – дип, бәхәскә нокта куйды Фәйзулла карт.
Кешеләр, шомланып, кытайлар кергән бинага карады – чынлап та, аны милиция хезмәткәрләре уратып алган, арырак, администрация артында, комуфляж форма, башларына елтыр каскалар кигән, кулларына резин күсәкләр тоткан зур төркем солдатлар болар ягына карап тора иде. Аларның ни өчен китерелгәненә шик юк. Шуңа, бәласеннән башаяк дип, тиз генә автобусларына утырдылар да кайту ягына кузгалдылар.
Кытай-городны чыгар алдыннан, ирләрдән берәү кибет күренсә тукталыйк әле дигән тәкъдим ясады. Кибеткә җиткәч, бригадир Мансур белән яшьрәк ике егет, җәһәт кенә төшеп, биш шешә аракы тотып менде. Безнең аракы, каһәр, Эстәрленеке. Яхшы икәнен беләләр шул. Сөмсере коелган ир-атның йөзләре яктырды, әле генә елар чиккә җитеп басып торганнарын тәмам оныттылар, нигә барыбызга да әйтмәдегез, барыбызга да шул гына җитәмени дип, акча җыйдылар да янә йөгерттеләр тегеләрне. Җитез егетләр тагы биш шешә алып килде. Икмәк, су, колбаса, башка ризык та тотканнар.
Кайгыны юарга авылларын, дөресрәге, Кытай-городны чыккач, елга буендагы таллык янына туктадылар. Ямь-яшел булып чыгып килгән сирәк үлән өстенә шофёр егет брезент җәеп җибәрде, стакан, үзе белән йөрткән башка савыт-саба чыгарды, һәм китте бәхәсләшә–бәхәсләшә, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләшү белән аралашып барган эчеш! Чәмнәре кузгалган, гарьлек һәм сагыш тойгысыннан ачыргаланган ирләр Хаким белән министр урынбасарын сүкте, тормышның башкортка никадәр гадел түгеллеген, гомер буе урыс, хәзер килеп кытай изүенә сыктанып кайгырды. Син генә гаепле дип, рәисне, аны яклап сүз әйткән бригадир Мансурны бәргәләп ташладылар, иртәгә миңа эшкә, кайтыйк дип, кабинасына кереп утырган шофёр егетне сөйрәп төшереп, авызына аракы койдылар…
Менә бермәл, көтмәгәндә, очраклы рәвештә генә, бригадир Мансур үзләренә ерак түгел генә басуда көзен чөгендер төяп баткан теге ЗИЛны күреп алды бит! Гаҗәпләнүеннән ул иптәшләренә булган үпкәсен дә, авыртуын да онытты. Юлдашларына әйткәч, тегеләр, нинди машина дип, башта аңламый торды, сүзен кабатлап, кулы белән ишарәләгәч кенә, элекке чөгендер басуына карадылар. Чынлап та, аларның машинасы шул, көз батып утырып калган ЗИЛлары лабаса!
Бүтән сүз кирәкмәде, барысы да дигәндәй сикерешеп торды да, һөҗүмгә күтәрелгән сугышчылар кебек, йөгерә-атлый, машинага омтылды. Абына-сөртенә, яңа гына нәрсәдер чәчелгән, шунлыктан мамык кебек кабарып яткан йомшак басу өстеннән бата-чума йөгерделәр. Әйтерсең лә «Алга»дан калган шушы бердәнбер мөлкәт аларның басуларын, авылларын кире кайтарып бирәчәк һәм алар әүвәлгечә бәхетле тормыш белән яши башлаячак. Барып җиттеләр дә каккандай туктап калдылар – машина бил биеклегендәге рәшәткә белән уратып алынган иде. Йөгерүдән тәмам хәлләре беткән ир-ат сулышларын тигезли алмый байтак басып торды. Аптырап, исләре китеп тордылар, айныдылар хәтта.
– Кем какты икән бу рәшәткәне?
– Кем булсын, кысык күз кытайлар инде.
– Ә нигә киртәләп алганнар соң?
– «Алга»ны мыскыл итеп калдырганнар. Безгә, безнең колхоз төзелешенә «һәйкәл», – диде Белдекле.
– Хәшәрәтләр, ничек мыскыл иткәннәр, ә! – диде бригадир Мансур. Шуннан үкереп җибәрде дә рәшәткәгә китереп типте. Ике такта урталай сынды. Бригадир аларны, каерып алып, читкә ташлады, кысылып, эчкә керде. Аның бу гамәлен башкалар «Шушылай эшләгез!» дигән боерык рәвешендә кабул итте – бәләкәй булса да түрә бит – кем каерып, кем тибеп сындырып, кем баштан сикереп машина янына керде. Кабина ишеген тартып карады кайсыдыр, ләкин ул бикле иде. Икенче ишек белән дә шул ук хәл.
– Бу Хәйдәрнең машинасы идеме әле ул?
– Әйе.
– Ачкычы юктыр инде?
– Саклыймы соң, ыргыткандыр.
Бригадир Мансур автобус шофёрына, рукоятка йә каерырга лом сыман берәр нәрсә алып кил, дип кычкырган иде дә, кайсыдыр, түзми, бер як тәрәзәне коеп төшерде.
– Тормозны ычкындыр!
– Әйдәгез, этеп карыйк.
– Этеп кенә булмас, автобус белән сөйрәп карарга кирәк.
– Теге чакта тракторның көче җитмәгәнне, автобус чыгара алыр дисеңмени?
Автобус тарткан ритмга егермегә якын ир-ат, һайт-һайтлап, кайсылары арттан, яннан, кайсылары алдан яртылаш баткан тәгәрмәчтән этәргә, тартырга тотындылар. Егылдылар, пычранып беттеләр, шулай да, юк белән булышмыйк, дигән кеше табылмады. Кузгалуын кузгалды машина, тик бөтенләй чыгара алмадылар, – барыбер көчләре җитмәде. Хәл алдылар да янә барып ябыштылар, бер-берсенә комачауладылар, сүгенделәр, кытайны әрләделәр. Машинаны нинди максат белән чыгаралар, чыгара калсалар нишләтергә, кая илтергә тиешләрен дә уйламыйлар, барысының да күңелен ниндидер бер кыргый үч, ачу ялмап алган да акылларын җуеп этүләрен беләләр. Әйтерсең лә тутыккан, былтыргыга караганда җиргә тагын да ныграк баткан шушы иске машинаны калдырып китүләре хыянәткә тиң, йөзләреннән көлү өчен киртәләнгән ЗИЛ үзе дә зар елаячак… Сөйри торгач, автобус үзе дә батты. Ачулы шофёр егет кабинасыннан атылып чыкты да тросны ычкындырды, кире менеп утырып чажлатып газ бирде – автобус үз гәүдәсен көчкә сөйрәп алды.
Ир-ат билләрен турайтып, хәлдән таеп, җиргә сузылып ятты, рәшәткә киртәсенә терәлде. Бераз хәл җыйгач, бригадир Мансур тиз генә торды да, штакетник алып, машинаның алгы тәрәзәсен сугып ватты. Аның кыланмышын боерык рәвешендә кабул итәргә өйрәнгән яшь-җилкенчәк сикерешеп торды да күзенә чалынган нәрсәне җимерергә кереште: койманы кырдылар, машинаның икенче ишегенең пыяласын ваттылар, ишекләрен каерып ачтылар, капотны актарып ташладылар, фараларны төйделәр. Кинәнеп, ниндидер кыргый ләззәт белән эшләнде барысы да…
Тукталган урыннарына килгәндә, барысы да айнык, ачулы иде. Калган аракыларын тиз-тиз авызларына койдылар да, авыр атлап, автобуска кереп утырдылар. Кузгалып киткәндә, колхозның җимерелгән соңгы мөлкәтенә әйләнеп караучы да булмады.
Кытай бизнесмены каршыларына очрады. Ул күрше районның «Авангард» колхозы җирләрен сатып алып, бик канәгать кыяфәттә Кытай-городка кайтып килә иде. Әмма эчүдән, ачудан күзләре тонган сыбайлылар аны танымады…
Фото: Freepik.com