Чәчмә әсәр
23 Апреля , 15:26

Әмир ӘМИНЕВ. Кытай-город. Повесть (4)

Халык эндәшмәде. Үзләренең беркатлылыгы өчен оялып, аның хаклыгыннан таң калып, баганадай катып калды алар. Күпләрнең күзләре яшьләнде.

Әмир ӘМИНЕВ. Кытай-город. Повесть (4)Әмир ӘМИНЕВ. Кытай-город. Повесть (4)
Әмир ӘМИНЕВ. Кытай-город. Повесть (4)

Бер атнадан зур-зур машиналарда (аларның колхозында булса икән ул техника!) әйберләрен төяп, шәһәргә күчерә дә башладылар. Мондый җитезлекне гомерләрендә дә күрмәгән кешеләр аһ итте. Кул куеп та кире уйлаучыларга килешүдәге култамгаларын күрсәттеләр, аннан соң да талашканнарны милиция ярдәмендә өйләреннән кудылар. Фәйзулла карт биек такта капкасын бикләп кертмәскә маташкан иде дә, олы бакча ягыннан кереп, чак кыйнамый, машиналарына эткәләп-төрткәләп керттеләр.

Тәүге кар төшкәнче, ике йөздән артык гаилә, йорт-каралтысыннан, зур ындыр табагыннан, техника ремонтлау паркыннан, урта мәктәбеннән, кибетеннән, сарык һәм ат фермаларыннан аерылып, шәһәрдәге унике катлы, алты подъездлы өр-яңа өйгә күчерелгән иде инде. Ә чөгендер басуындагы ЗИЛ машинасы өстенә салам өелгән көе утырып калды – сөйрәтергә барыбер трактор таба алмадылар. Хәер, аны юллап йөрүче дә булмады – шәһәргә күчү сыман зур эш вакытында машина кайгысымыни?

 

2

 

Элекке авылдашларга шәһәрдә бөтенесе дә яңа: краннан агып торган эссе суы да, өй эчендәге бәдрәф тә, пешеренер-төшеренергә электр плитәсе дә. Утын кертәсе юк, чүп-чарны да торба буйлап кына ыргыталар, кибетләре дә янда гына. Аптырашалар, исләре китә шәһәр тормышының җиңеллегенә. Җирләрен алып, үзләрен монда күчергән Кытай кешесенә рәхмәтләр укыйлар, картлар, ул Аллаһ бәндәсе нигә элегрәк килмәде икән, дип үкенешә. Тормыш шулай буладыр, дип яшәгәннәнникән, дөресрәге, яшәмәгәннәр, көн иткәннәр, ә чын тормыш шәһәрдә булган икән.

Шулай да яшәп китүләре җиңел башланмады. Бала-чаганы яслегә, мәктәпкә урнаштыруы үзе бер олы мәшәкать иде. Аларны төрле юллар белән таратып бетергән иделәр, үзләренә, бигрәк тә ир-атка, эш табу мәсьәләсе килеп басты. Аларны монда беркем дә көтеп тормаган, кая барсалар да, урын юк, дип боралар да чыгаралар. Әмма сыбайлылар – әрсез халык, бер ишектән кусалар, икенчесен шакыйлар, игъланнар укыйлар: колхозда шофёр, тракторист, бухгалтер, механик, инженер булып йөргәннәр, кулына эш коралы тота белгәннәр, укытучылар, медиклар башкаларга караганда тизрәк урнашты. Колхоз рәисе, министр урынбасары ярдәмендәдер  инде – Авыл хуҗалыгы министрлыгына, баш агроном Әкрәм – Ботаника бакчасына, Белдекле Рәсүл кала башкорт гимназиясенә эшкә керде, бригадир Мансур вахта методы белән Себергә йөрергә тотынды. Ә менә Фәйзулла карт эш таба алмады, чөгендерче Нәгыймә, пенсиягә авылда чыгарга өлгермәгәнлектән, яңа елга кадәр район үзәге белән кала арасын таптады. Хәрби комиссариатка учётка кергән егетләргә озакламый каралуга яки армиягә алынуга повесткалар килә башлады, Сыбай кызларына шәһәр малайлары күз салды. Сыбай егетләре кала кызларын озатты. Шулай итеп, «Алга» Кколхозы моңа кадәр үзенә ят булган олы шәһәр дөньясына чумды да аның актив тормышы белән яшәргә тотынды.

Башта бер-берсенә нык йөрделәр: тегесе кирәк, монысы кирәк, сезнең фатир ничегрәк, безнеке шулай, балаларыгызны урнаштырып бетердегезме, үзегез… Көнкүрешләре бер чама юлга салынгач, бик керми башладылар – һәркем үз хәстәренә чумды.

Гыйнвар, февраль айлары үткәч, аралашу бераз җанлана төште. Йә язгы кояш җылыткан һавада гәп сатып утырырга ишегалдына җыелышалар, йә берәрсенең фатирына керәләр. Мондый чакларда ир-ат карашын җиргә чәнчеп тәмәке көйрәтә, хатын-кыз хатирәләргә, истәлекләргә бирелә. Авылны, йорт-ихаталарын сөйләү арасында сүзгә шундый мәзәкләр дә кушылып ҡитә, мәсәлән, ут күрше ике килен йокыларыннан иртүк уянганнар да, өйрәнелгәнчә, сөт чиләкләрен тотып, тышка «сыер саварга» чыкканнар. Коридорда бер-берсенә бәрелешкәч кенә, көлкегә калганнарын аңлаганнар…

Сөйләшү, искә алу, сагыну тойгылары, бәләкәй кар йомарламы тау башыннан ычкынып аска тәгәрәгән саен зурайган сыман, авылдашларда акрынлап җитди канәгатьсезлек тудырды. Киңәшләшә торгач, шундый карарга килделәр: авылны барып күрергә кирәк. Башта колхоз рәисе белән бригадир Мансурны – ни дисәң дә түрәләр – Фәйзулла карт әйткәнчә, разведкага җибәрергә булдылар. Аннан соң нишләргә икәнен алар йөреп кайткач сөйләшерләр.

«Разведчиклар» иртәгесен кич кенә әйләнеп кайтты. Малай-шалайны җибәреп, халыкны ишегалдына җыйдылар да авылның… юклыгын әйттеләр. Кешеләр телсез калды, бу тузга язмаган хәбәрнең мәгънәсе башларына барып җитмәде. Авызларын ачып, бер рәискә, бер бригадирга текәлделәр. Шуннан буаны ерган ташкын шикелле ярсулы хисләр, сүзләр, сораулар дулкыны ике мескенне күмеп китте, бәреп егардай итте…

– Ничек юк?

– Адашып, икенче якта йөргәнсездер?

– Бармый, берәр җирдә эчеп яткандыр болар.

– Авыл кадәр авылны тапмагач, белмим.

– Нигә, бер өй дә юкмыни?

Халык шаулашты, бер-берсенең сүзен бүлде, бәхәсләште, аптырады, аңламады, баш чайкады…

– Туктагыз! – Тере боҗрага кысылып мыштым гына басып торган бу икәүгә байтак сорау яудыргач, Фәйзулла картның тавышы яңгырады: – Ачыклабрак сөйләргә форсат бирегез.

Тынып калдылар. Менә бәла, рәис сүзен һич башлый алмый: борынын тарта, ботинка башларын бер-берсенә ышкый, әйтерсең лә авыл юклыгына ул гаепле. Бригадир Мансур – елгыр адәм – элекке хуҗасына карап алды да хәлне үзе аңлатырга булды:

– Авыл юк, чын. Урынына шәһәр төзеп куйганнар.

– Ничек шәһәр, нинди шәһәр?

– Нинди дип, шушының ише шәһәр, – бригадир ияге белән тирә-якка ишарәләде. – Урамнары асфальт, троллейбус, автобус, трамвайлары йөри. Кытай каласы, – диде, ниһаять, телгә килгән рәис.

– Кытай-город! – дип кычкырып ук җибәрде Белдекле.

– Анысы нәрсә тагын? – дип сорады кайсыдыр.

– Кытай-городмы? Кытай-город – Кызыл мәйданлы, көнчыгыш яктан Кремль тирәсендәге кварталларны үз эченә алган район.

– Кытайлар бездә генә түгел, Мәскәүгә үк барып җиткәннәр икән лә.

– Мәскәүдәмени?

– Мәскәүдә.

– Ә нигә алай дип атала?

– Әйе, шулай, – укытучы Рәсүлгә үзенең бүтәннәрдән күбрәк белгәнен күрсәтеп калу бер мәртәбә иде, шуңа да кушаматы Белдекле бит. – Аларның хәзер булмаган җире юк.

– Торып тор әле, Белдекле, аңлатсыннар безнең Сыбай кая булганын. Нинди шәһәр ди ул аның урынында? – Халык һаман шаулашты.

– Күзләренә күренгәндер ул. Икенче берәр калага барып чыкканнардыр. Шул арада ничек шәһәр төзергә кирәк?

– Ышанмасагыз, үзегез барып карагыз! – Бригадир Мансур үпкәләгәндәй итте. – Башта без дә аптырап, ышанмый тордык, шуннан әйләнә-тирәне карап чыктык. Бөтенесе дә элеккечә. Биек күпер. Озынкүл, Сәет тавы, Мәкәрәй яланы, елгабыз, зират…

– Гаҗәп. Шул арада… Ә халык бармы соң калада?

– Бәй, шәһәр тулы кеше!

– Башкортмы?

– Кайдан башкорт? Кытайлар!

– Кытай-город, дидем ләбаса! – дип сүз кыстырды Белдекле.

– Ызначит, үзләреннән китереп тутырганнар.

– Шулай инде, бер шәһәр кытайны кайдан җыясың.

– Алар безнең сыман ялкау түгел, көне-төне эшли. Дөньяда иң егәрле халык – кытай, диләр бит.

– Башта япон, шуннан кытай, – диде Белдекле.

Янә аптыраштылар, йөзләргә уйчанлык ятты.

– Әйттем мин сезгә, агай-эне, кабаланмыйк, дидем. Ә сез, аңгыра сарык көтүе, тирес, пычрак ерып йөрүдән котылабыз, дидегез. Сезнең җылы сулы, утлы фатирга керәсегез килде. Аңладыгызмы инде, бәләкәйне алып, зурны югалтканыгызны? – Фәйзулла карт капыл кабынып китте, әмма ярсуында үз сүзенең дөрескә чыгуына шатлыгы юк, киресенчә, – ачыну, үкенү тойгылары.

Халык эндәшмәде. Үзләренең беркатлылыгы өчен карттан оялып, аның хаклыгыннан таң калып, баганадай катып калды алар. Күпләрнең күзләре яшьләнде. Җыелышта Фәйзулла карттан башка берсе дә сәхнәгә чыгып сүз ката алмады. Ә баш белгечләргә, идарә абыйларына чыгыш ясауны Хаким каты тыйган иде – монысын шәһәргә күчкәч үзләре сөйләде.

– Куй, Идел күрми, аяк салмый торыйк әле, – диде баш зоотехник Сабит кыюсыз гына. – Күмәкләп барып күрик, кире кайту юлларын эзлик.

– Табып куйма! – Фәйзулла карт кычкырып ук җибәрде. – Ул кытай авызына капканны ычкындыра диме?

– Фәйзулла абый, Хаким бар, министр урынбасары бар, шулардан таптырырбыз авылны. Әгәр аның юклыгы хак икән.

– Халыкара оешмалар бар, – дип кысылды Белдекле.

– Хаким белән министр урынбасары үзләре сатышып йөрде, алардан ярдәм өмет итмәгез. Кытайдан мул гына ришвәт алганнардыр, дип уйлыйм мин.

Кичкә кадәр сөйләшкәч, шундый карарга килделәр: авылга күмәкләшеп барырга. Бер автобус булып. Үзләрен алдаган бизнесменны табарлар да, килешүдән баш тартып, халыкны киредән авылга кайтаруны таләп итәрләр. Килеп чыкмый икән, бер-ике кешене Уфага, авыл хуҗалыгы министрына җибәрерләр. Ул үзенең урынбасары нинди кырын эшләр кылып йөргәнен белә микән? Белмәсә, белсен дә «Алга» җирләрен сыбайлыларга кире кайтарып бирү хәстәрен күрсен. Болай да булмаса – Президент. Анысы – соңгы чара. Кем кем, үзләре сайлап куйган кеше ярдәм кулы сузмый калмас.

Һәм менә беркөнне элекке авылдашлар – хәзер ярты елга якын инде шәһәр кешеләре – автобуска төялешеп, туган якларына карап юл тотты.

Апрель уртасы. Жир йөзенә шаулап-гөрләп яз килә. Юл кардан әрчелгән, тик олы-олы күлләвекләр җәелгән, калку урыннар ала-кола булып ята. Ә һава дымлы, борын кытыклагыч тәмле һәм тәнгә, җанга якын таныш исләр белән аңкый. Күк гөмбәзе биек һәм юылган кебек чиста. Табигатьтәге үзгәрешләр туган төбәкләренә кайтып барган кешеләр күңелен йомшарта, сагыну хисләрен уята. Һәркайсы үзалдына, шушы илаһи матурлыкны, шушы киңлек-иркенлекне шәһәр тарлыгына, дүрт таш стенага ничек алмаштырдык икән, дип аптырый. Аптырый һәм, һичшиксез, кире кайтырга кирәк, дип уйлый. Автобуста шаулашып утырсалар, таныш җирләргә якынайган саен уйчанрак була бардылар, сөйләшүләре дә өзек-төтек, игътибарсыз.

Мөгаен, авылларында да яздыр, ихаталарындагы кар эреп беткәндер, лапас артларындагы тирес өемнәреннән пар күтәреләдер, бәрәңге бакчалары ачылгандыр, кыек башларыннан тамчы тамадыр. Рәис белән бригадирлары, авыл юк, дисә дә, берсе дә ышанмый моңа – ике йөздән артык йорты булган Сыбайның Жир йөзеннән югалуы – башка сыймаслык хәл.

Ә «Алга» җирләрендә – бөтенләй язгы дөнья. Кар эреп беткән, юллар коп-коры, тирә-як әчкелтем бөре исенә тулган, хәтта көн дә җылырак сыман. Иң гаҗәбе: чәчүгә төшкәннәр! Арка дип йөртелгән сыртта өч-дүрт трактор, тузан туздырып, иген чәчә. Автобустагыларның күзләре шар булды. Бу вакытта, хәтта яз бик иртә килгән елларда да, кыюлыклары җитми торган иде сыбайлыларның, курка иделәр, ә болар… Биек күперне чыктылар, каенлыкны үттеләр, шуннан юл Сыбай ягына каерылды да тау сыртыннан бара башлады. Сул кулда – вак имәнлек, уң якта – мал йөрер тугайлык. Чак кына арырак, сырт авыл ягына сөзәгәйгәч, зират күренәчәк, аннан инде – авыллары.

Алда утырган ирләрнең берсе шофёр егеткә, зиратка сугылып китик әле, диде. Егет ризалык белдереп баш какты да, күпмедер баргач, уңга борылды, машинасын зират капкасы алдына китереп туктатты. Барысы да төште. Калын тимерчыбык белән чорналган капканы ачтылар да черек үлән, агач исе, дымлы һава белән тулы изге туфракка аяк бастылар. Тимер чардуганнар баткан, күп ташлар кыйшайган, байтак буралар җимерелеп ята. Күңелсез, эч пошыргыч мохит… Һәркайсы үзенең әтисе яки әнисе, якыннары яткан каберне табып, аңа озак итеп карап торды, кемдер пышылдап кына нәрсәдер сөйләнде, кемдер гафу үтенде, рәхмәтләр укыды, күзләренә яшь килде. Әйе, дөньядан киткәч, аларны да шушында җирләячәкләр. Шәһәрдә яшәсәләр дә, күбесе, мөгаен, Сыбайга алып кайтып күмегез дигән васыять әйтер…

Автобус олы юлга чыкты. Эчтәгеләрнең күбесе, түзми, урыннарыннан торды – менә-менә авыллары, елгалары, аның ярындагы биек тирәкләр, таллык, чак кына арырак буа күренәчәк. Бәләкәй генә калкулык аша узган иделәр, алар урынына… катлы-катлы таш йортлар, завод торбалары, торна кебек озын муенлы краннар, урамнарында автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар йөгерешкән кала пәйда булды!

Кытай-город! Халык авызын ачып катты да калды. Рәис белән бригадир алып кайткан хәбәр дөрескә чыкты. Ә күпләр ышанмаган иде, ул шәһәр дигәне, булган хәлдә дә, бер читтә генә төзелә башлагандыр, шулкадәр зур авылны кая куярга кирәк, дип уйлаган иде. Күзләренә күренә мәллә, әллә «разведчиклар» сыман үзләре дә икенче тарафларга килеп чыктылармы? Юк, шул ук җирләр, шул ук тирәк-таллыклар, юл, әле генә кергән зиратлары да үзләренеке…

Беренче булып бригадир Мансур телгә килде:

– Әйттем бит, авыл юк дип, ә сез ышанмадыгыз. Сүзенең дөрескә чыгуына ул гүя канәгать иде.

– Йа Ходай…

– Бу ниткән эш, ә?

– Ярты ел эчендә бу кадәрене ничек төземәк кирәк? Күктән төшкән берәр төрле НЛО түгел микән?

– Клубта әйтте бит, безнең менталитет башка дип. – Монысы Белдекле сүзе. – Бер дә НЛО түгел, үзләре төзегән.

– Аның кадәр акчасы юктыр, ди иде Фәйзулла абый, булган бит.

– Акчадан башка бүтән нәрсәләр дә кирәк бит әле монда. Техника, транспорт, кеше, дәрт, көч.

– Әйе, алар без түгел икән шул, чынлап та, алар икенче маймылдан яралган халык булып чыкты.

– Безнең өйләрне нишләттеләр икән соң?

– Кала эчендә калгандыр.

– Көт, калды, ди. Күптән сүтеп ыргытканнардыр йә Кытайга озатканнардыр.

– Аларга безнең черек йортлар хаҗәтемә бер тиен.

– Минем былтыр гына салган өй иде. Ни төшсә, башкорт башына төшә.

– Ярый, әйдә, барыйк, – дип, авылдашларының аһ-зарларын бүлдерде Фәйзулла карт. – Тел чарлаудан фәтва булмас.

Халык кире урыннарына утырышкач, автобус кузгалып китте, күз ачып йомганчы, үзләре әйткәнчә, Кытай-городка барып та җитте. Кайсы якка, дип сорады шофёр.

– Каян белим, мин дә бит синең сыман беренче тапкыр. Әйдә, менә бу урам буйлап барып карыйк, центрга илтер, мөгаен. Безгә кала хакимияте кирәк.

Юллар ялтырап ята, тротуарлар асфальт белән капланган, һәркайда – чәчәк, яшел газон, вак кына куаклар. Иң гаҗәбе шул: шушы җыйнак, чиста урамнар буйлап бәләкәй буйлы, җитез хәрәкәтле, бертөрле киемле йөгерек кытайлар йөри! Аларның авылында гомердә күрмәгән чит халык. Саргылт йөзле, кысык күзле, игезәкләр кебек бер-берсенә охшаган кытайлар. Ичмасам, бер башкорт очрасачы! Хәтта урысы да күренми күңел өчен. Димәк, чынлап та, бизнесмен үзләренекеләрне китереп тутырган. Хаким, министр урынбасары, арендага гына бирәбез, җирләрегезне эшкәртер, продукция тапшырыр, налогын түләр, дигән булды, ә кала турында бөтенләй сүз алып бармады. Егерме биш елдан аларны моннан ничек куасың? Төзедек, юк җирдән бар иттек, дип тарткалашачаклар. Гаскәр генә алып килмәсәң? Ул чагында олы сугыш кубачак, кан коелачак.

(Ахыры бар.)

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас