

Күпме яшәп, мондыйны ишеткәннәре дә, күргәннәре дә юк иде. Төшкә керә, дип уйларлар иде, барысы да клубта утыра – тоташ авылның төштә йөрүе мөмкин түгел. Могҗиза инде, бер могҗиза… Халыкның күпчелеге күчү ягына каерыр, бигрәк тә яшьләр. Хәер, картлар да китүгә ризалашыр, чөнки җир, колхоз дип күпме бил бөктеләр, әмма һич мантый алмадылар бит. Акчасын да күрмәделәр, мал-мөлкәт җыярга да хәлләреннән килмәде. Йөриләр инде шунда, гомер уздырып, саулыкларын югалтып.
– Яңа хуҗага эшләп баермын дигән ышаныч юк, шуңа да китү хәерлерәк булыр, – диде арттан берәү.
– Әйе, әлеге кебек мөмкинчелек бүтән беркайчан да булмаячак.
– Бәй, алдамаса, безгә бернинди убыток юк лабаса! – дип җөпләде икенчесе. – Шәһәрдә квартир кыйбат, ә бу бушка бирәм дип тора.
– Буш түгел инде, монысын тапшырасың бит.
– Эх, бу Алла бәндәсе бер егерме ел элек килгән булса!
– Жәй буе бәрәңге бакчасында корт чүпләп җан чыга иде, котылабыз икән, – диде хатын-кызлардан берәү бик канәгать кыяфәттә.
Аңа ахирәтләре дәррәү кушылды.
– Ай, бу берәр афера булып куймагае! – Фәйзулла картның кисәтүле тавышы ишетелде. – Жирен саткан – илен саткан. Безнең ата-бабалар борын-борыннан җир дип күпме кан түккән, фетнә күтәргән, бүген алар каны сеңгән шушы җирне биреп җибәрергә утырабыз түгелме? Үзебезнең бай булса – бер хәл, ошамаса яки алдаса, кире уйлар да куяр идек. Берәр төрле аңлашылмаучанлык килеп туса, аны эзләп, Кытайга барабызмы? Мәсьәлә монда үтә дә катлаулы, агай-эне, кабаланмыйк, бер кискәнче, җиде тапкыр үлчик әле.
Зал тирән тынлыкка чумды. Элекке рәиснең дәлилләре сагайткыч, зурдан фикер йөртсәң, ул, әлбәттә, хак әйтә. Чынлап та, җирдән колак кактыңмы – бөтенесеннән дә колак кактың дигән сүз. Түрәләр, егерме биш елга, дисә дә, мәңге кайта алмаячаклары бик ихтимал. Икенче яктан, олы буын яшәгән кадәре яшәмәс, калган гомерләрен алар чиста асфальтта йөреп, бәдрәфе эчтә булган, краннан эссе суы агып торган фатирда көн итәселәре килә.
– Фәйзулла Сәгыйтович дөрес әйтә, безгә китмәскә кирәк. Аның акчасын барыбер күрәсебез юк. Яхшымы, начармы – бүгенгә кадәр яшәдек бит, аннан соң да яшәрбез, – диде моңа кадәр эндәшми утырган чөгендерче Нәгыймә.
– Мин бизнесменның әйткәннәренә зур шик белән карыйм. Чирек гасыр – зур гомер, кем бар, кем юк, безнең җирләрне кайтарам дип йөрүенә ышанмыйм. Кайтарып бирүне таләп итүче булмагач, кытайлар бу җирдән нишләп баш тартсын? Безнең тарафтан төзәтә алмаслык ике зур хыянәт эшләнә. Беренчесе – җир югала, икенчесе – тел. Тел авылда гына саклана, калада бетә. Ә тел беткәч, милләт бетүгә бер адым, – диде Фәйзулла карт, янә сүз алып.
Район хакимияте башлыгы, җыелышның икенче якка юнәлеш алганын чамалап, урыныннан торды.
– Иптәшләр, базар оештырмагыз! – дип кычкырды ул башта, шуннан көрәктәй учы, шапылдап, өстәлгә төште. – Кунак алдында оялыр идегез азрак. Ишетеп утырдыгыз, ул ике вариант тәкъдим итте, һәркайсын яхшылап аңлатты. Нәрсәсе аңлашылмый соң? – Хаким, күзләрен чекерәйтеп, залдагыларның һәрберсенә диярлек карап чыкты. – Бу эшне без хакимияттә дә уйладык. Авыл хуҗалыгы министрлыгында да караганнар. Ордым-бәрдем эшләнгән эш түгел бу. Нәтиҗә шул: җирләрегезне сату сезнең өчен күпкә отышлы. Моны басуларыгызны бүгенге карау тагын раслады. Бушка эшләмисез, бу бер булса, икенчедән, колхозыгыз басулары мәңгегә сатылмый, арендага биреп кенә торыла – вакыт үтү белән, кире кайтарачаксыз. Ә син, Фәйзулла Сәгыйтович, тарихка төшеп, кешенең котын алма. Заман башка – заң башка. Элек бөтенесе дә җир өчен сугышкан, бер башкорт кына түгел. Кем күбрәк кан түккән дип, хәзер үлчәп-чагыштырып утырыйкмы? Гомумән, мин сезгә үткәннәргә әйләнеп карамаска киңәш итәр идем. Үткәннәргә салават, безгә бүгенгебез кадерле, бүгенге һәм киләчәк хакында уйларга кирәк. – Хаким җиңүче кыяфәтендә башта министр урынбасарына, аннан Фәйзулла картка карап алды, шуннан карашын янә залга төбәде. – Уйлагыз, риза булмасагыз, сатып алучының икенче районга китүе бар, мин сезгә гомер эчендә бер килә торган тарихи мәлне кулдан ычкындырмаска киңәш итәм. Кемнеке – шуныкы!
Хакимне бүлдерми генә тыңлаган халык, теге сүзен очлау белән, кинәт янә шаулашырга, бер-берсен бүлдереп, үзләренекен исбатларга тотынды.
– Мондый бәхет бүтән килмәячәк, нишләп китмик, ди? Тирес иснәп, пычракта йөреп, гомер үтте бит инде болай да.
– Агай–эне, бизнесмен нинди генә бай булса да, тоташ авылны шәһәргә күчерә алмый. Анда фатирниң күпме торганын беләсезме? Теге кемнең малае, җәй отпускыга кайтканда, Уфада бер бүлмәле квартир өч йөз мең тора, дип сөйләде. Безнең Сыбайда ничә өй? Ике йөздән артык. Һәр өйдә иң ким дигәндә дүртәр-бишәр кеше, шулаймы? Димәк, һәр гаиләгә өчәр-дүртәр бүлмәле фатир кирәк. Өч бүлмәдән генә салабыз да шуны өчкә, ягъни өч йөз мең сумга тапкырлыйбыз. Тугыз йөз мең сум килеп чыгамы? Бу бер квартир хакы. Хәзер шуны ике йөзгә, ягъни авылдагы йортлар санына тапкырлыйк. Йөз сиксән миллион сум. Шул акча бармы бизнесмен кесәсендә? Бумажнигын күрсәткәне юк әле. Гомумән, аның кем икәне безгә караңгы. Мин мондый тәкъдим кертәм: ул безгә үзенең доходлары турында справка алып килсен, ягъни декларация. Без белмибез: бәлки, ул, берәр күз буучыдыр? Җирне алыр да акчасын түләми качар. Шуннан тот койрыгын. Кытайга барып эзләп йөрибезме? Ә язын чәчәргә кирәк. Авылдан куарлар, калада фатир бирмәсләр. Йөрербез шуннан дүңгәләк кебек кая барырга белми. Минем иң курыкканым шушы, агай-эне.
Фәйзулла карт ярсып-ярсып сөйләде, чөнки авылдашларының күбесе шәһәргә күчү ягын каерганын чамалый иде.
– Абба, шулай укка барып баса икән лә! Бу кытай яман акчалы булып чыга түгелме? – дип тел шартлатты яшьршкләрдән берәү.
– Барыбер дә шикләндерә, – диде икенчесе. – Монда нәрсәдер нечисто, шулкадәр акча түгеп, безнең җирләрдә нәрсә эшләргә чамалый икән соң? Алтын-көмеш йә нефть ятмалары бардыр может.
– Әллә юлына аркылы төшәбезме бу байның?
– Шыпыртрак, йә ишетеп калыр. Халыкара гауга чыгар...
– Мин Хаким белән министр урынбасарының безнең җирләрне саттырырга тырышканнарын һич аңлый алмыйм. Килмешәк түгелләр, ә ныклап торып үгетлиләр.
– Ришвәт төрле сурәткә дә кертә шул.
Хаким, яңадан торып, залдагы шау-шуны тыярга кереште:
– Иптәшләр, ягез берәмләп. Трибуна бар, чыгып сөйләгез. Монда ике фикер, кем кайсы якны яклый? Сөйләгез. Йә, кем беренче?
Зал тып-тын булды. Зур түрәләр алдында сәхнәгә менеп сөйләргә берсенең дә кыюлыгы җитмиде. Бер-берсенә караштылар, давай, син, давай, үзең дип үгетләштеләр, шуннан эш барыбер әлеге дә баягы колхозның элекке рәисе Фәйзулла Сәгыйтовичка килеп терәлде. Ул, мин сөйлим дип, кул күтәреп маташмады, урыныннан торды да ашыкмый гына сәхнәгә күтәрелде һәм Хакимнең сүз биргәнен дә көтми сөйли дә башлады:
– Авылдашлар, агай-эне, әйткәнемчә, монда мәсьәлә ифрат катлаулы, шуңа төптән уйлыйк, соңыннан үкенергә туры килмәсен. Әгәр без бүген шушы адымны ясасак, иртәгә терсәкне тешләрдәй булачакбыз. Әйе, кала тормышының җиңеллекләре күп: утын-печән әзерлисе юк, мал карыйсы юк, суы агып тора, бәдрәфе эчтә. Әмма адәм баласы бүгенге көн белән генә яши алмый, ул иртәгесен дә уйларга бурычлы. Ә иртәгесе көн – безнең балалар, оныклар.
Без аларны җирдән аерабыз, телдән яздырабыз. Телдән яздыңмы – милләт бетте дигән сүз. Башкорт – җиргә ябышып яткан халык, күпме яу килеп тә, Уралдан кузгата алмаганнар. Нәкъ шушы илсөярлек аркасында гына без үзебезне милләт буларак саклый алганбыз. Тартып ала алмагач, күпме килмешәк җиребезне чәйгә, шикәргә сатып алган, тасма телләнеп, арага кергән, эләктерә алган җирләрен киңәйткән. Шул беркатлылык аркасында бит инде республикабызда бүген сан ягыннан өченче урынга калдык. Әгәр дә без җиребезне һаман да таратып утырсак, башкорт дигән халык бетәчәк, шуннан, республикада җирле халык юк бит дип, Башкортстанның исемен дә үзгәртәчәкләр. Бу – бер. Икенчедән, җиде диңгез кичеп килгән бизнесмен әфәнде нигә нәкъ безнең районга, нәкъ безнең колхозга күз терәгән соң? Республикада бүтән район юкмы да бүтән колхоз юкмы? Сәбәбе «Алга»ның артта сөйрәлүендә генә түгел, бизнесменның башкаларга теше үтмәүдә, аларның сатмыйбыз дип каты торуында, шулай ук безнең район хакимияте башлыгының, рәисебезнең йомшаклыгында. Нигә без үзебез яшәгән җирне сатарга тиешбез соң әле? Әйе, Госдума шундый закон проекты кабул итте. Телевизордан күрдек, сугыша язып беттеләр, байтак депутат, нигездә, коммунистлар белән аграрийлар, тавыш бирми, залны ташлап чыгып китте. Димәк, алар, җирен сата башласа, илнең юкка чыга башлаячагын, чит ил кешеләре белән тулачагын яхшы аңлый. Ә без, әлеге проектны Федерация Советы кабул итмәс, Президент кул куймас борын, җиребезне сатарга утырабыз. Өлгерми калырбыз дип курсасызмы? Өлгерербез, вакыты җиткәч, бездән сорап та тормый чырылдатып тартып алачаклар. Бәләкәй генә Башкортстанны болай да җае чыккан саен өтәсләргә генә торалар. Шушы бизнесменга җиребезне сатыйк, иртәгә икенче кытай, кытай булмаса япон, немец, француз «Салават», «Агыйдел» җирләрен сорап киләчәк. Бирәчәкләр! Бер елдан район, хәтта республика бетте, чит ил байлары белән тулды дигән сүз. Кыскасы, җирдән аерылмыйк, ага-эне, аерылдыкмы – беттек. Шулай дип тавыш бирик, җыелыш протоколын Президентка җибәрик. Дүңгәләк урынына куып йөртәчәкләр, тарихи Ватаныбыздан куачаклар. Бүтән милләтләр һаман җир дип сугыша, мәсәлән Израиль белән Палестина, ә без чит-ятка тоттырырга утырабыз…
– Oho-ho, Фәйзулла Сәгыйтович, целый доклад сөйләп ташладыгыз, ә! Сездән менә дигән тарих укытучысы чыгар иде. – Хаким, урыныннан торып, мыскыллы гына шулай диде, янәсе, авыл хуҗалыгы производствосына китеп ялгышкансыз. Үзе бер министр урынбасарына, бер бизнесменга карап алды. Президиумда утырганнарның Фәйзулла карт чыгышыннан соң кәефләре кырылган иде тәмам, шуңа Хакимнең каравына теләктәшлек белдермәделәр. Район хакимияте башлыгының чак кына уйланып калуыннан файдаланып, элекке рәис янә сүз башлады:
– Һәр башкорт, үзенең җиде буынын белгән кебек, милләт тарихын да белергә тиешле. Хәтер юылдымы, халык маңкортка әверелә.
– Чыгышың шушының белән тәмаммы? – Хаким, кабаланып, Фәйзулла картны бүлдерде. – Давай, пропагандаңны туктат, синең поезд күптән киткән инде, бүген икенче сәясәт, заманга яраклаштырылган сәясәт, шул исәптән милләт, идеология өлкәсендә дә. Бүгенге көндә экономика, халыкның яшәү шартларын, көнкүрешен яхшырту мәсьәләләре беренче планга чыга, күперләр салу, асфальт түшәү, газ үткәрү, йортлар күтәрү синең милләт дигән нәрсәләреңнән куда важнее. Ач, өйсез, киемсез утырган кешеләргә тел дә, җир дә кирәкми.
– Әгәр дә син әйткән яңа сәясәт гади халык мәнфәгатен кайгыртмый икән, ни пычагыма ул? Сүз дә юк, көнкүрешебез яхшырырга тиеш, тик мин әйткән төшенчәләр дә онытылмаска, шул ук икътисад, социаль үзгәрешләр белән беррәттән кайгыртылырга тиешле. Культура подождёт, бүтәне подождёт, дия башласак, бер нәрсә дә килеп чыкмаячак – йөкне күмәкләп эткәндә генә урыныннан кузгала. Перестройка, яңа сәясәт, заманча караш дип, кеше күзенә төтен өрергә өйрәнеп алдыгыз, менә шул лозунгларны үзегез тормышка ашырып карагыз, дөресрәге, тормышка ашыруны сез үзегез, халыкның ышанычын яулау, эшкә, колхоз төзелешенә мөнәсәбәтен үзгәртү урынына, иң җиңел юлны сайлап, җирдән котылу ягына каерасыз.
Хаким кызарды, бүртенде, утыргычын, шыгырдатып, артка шудырды, шулай да тынычлыгын югалтмады, калын гәүдәсен туры тотып тора бирде.
– Барысы да – демагогия, Фәйзулла Сәгыйтович. Син үзең дә байтак еллар җитәкче вазифасында йөрдең, нишләп шул чакта колхозыңда коммунизм төземәдең? Киткәч, тәнкыйтьләве җиңел, шушы фикерләреңне үзең председатель чакта тормышка ашырырга иде, шәп булгач.
– Мин эшләгәндә, колхоз бүгенгегә караганда байтакка куәтлерәк иде. Синең яктан гел генә кулга сугып торулар булмаса, алга китеш тагын да зуррак булыр иде. Син аны бик яхшы беләсең. Менә үзең – чирек гасыр районга хуҗа, ә район республикада иң арткы урыннарның берсендә сөйрәлә. Күңел биреп, «минеке» дип җитәкчелек итмәгәнгә шулай ул. Синең эш стилең, синең методларың безнең бүгенге яшь рәискә дә йокты. Әле дә күп нәрсә эшләп булыр иде, тик эшләмибез. Үзеңә, поездың күптән китте инде, дип әйтүче юк. Эшлекле хуҗа булсаң, бер карыш җир өчен талашыр идең, ә син сатып утырасың. Оят сиңа, тф-ү-ү!
– Агуыңны чәчмә, һаман шул председательлегеңнән чыгаруны гафу итә алмыйсың.
– Мин аңа беркайчан да ябышып ятмадым, очына чыга алмаган эшләрем генә жәл.
Кытай бизнесмены боргалана, бер президиумдагыларга, бер Хакимгә карап, озакка сузылган бәхәскә канәгатьсезлек белдерә башлады. Үзе дә энә өстендә утырган министр урынбасары, кунакның ризасызлыгын шәйләп, Хакимгә берничә мәртәбә ым-ишарә ясады, тик теге абайламагач, урыныннан торырга мәҗбүр булды.
– Житте, дискуссиягезне үзара дәвам итәрсез! – диде катгый гына. – Без монда сезнең бәхәсне түгел, ә мөһим мәсьәләне хәл итәргә җыелдык. Башкаларга да сүз бирегез. Мин икегезне дә моннан соң сүз алудан тыям.
– Кая, мин дә бер-ике сүз әйтим әле, алайса, – чөгендерче Нәгыймә кул күтәрде дә, Хакимнең «трибунага чыгыгыз» дип үгетләвенә карамый, урыныннан гына сөйли башлады. – Фәйзулла абый бик хак әйтә, шушы тәпи баскан җиребезне сатсак, бернәрсәсез калабыз дип. Шәһәргә бардың да яши башладың түгел әле, шәһәр безнең тормышны тамырыннан үзгәртәчәк. Өйрәнеп-күнегеп китүләре авыр булачак. Эш табуы, балаларның укуы, пенсияне күчерү мәсьәләләре. Иң начары: егерме биш елдан әллә кайтаралар, әллә юк… Өебез череп беткән була, килгән халык әллә нәрсә төзеп утыртып та куяр әле, җитмәсә. Сүзем шул: кузгалмыйк!
– Ярый, аңлашылды, Хаким, кабаланып, чөгендерчене өзде. – Тагын кем тели фикер әйтергә? Бөтенегез дә авылда калу ягындамыни? Ә яшьләр ни уйлый? Алар да цивилизациягә барудан добровольно баш тартамы?
– Мин, мәсәлән, китү ягында, – диде бер егет, Хакимнең шул сүзен генә көткәндәй. – Яшьләрнең күпчелеге минем кебек уйлый. Чөнки авылда эш юк, эше булса да, акчасы юк. Без кичләрен кая барырга белми тилмерәбез: клуб онытканда бер ачыла, кинолар күрсәтелми, уеннар оештырылмый. Яшьләр эчә, сугыша, дисез, әнә шул культура учаклары булмаганнан бит ул. Ә шәһәрдә бөтенесе дә бар. Жиргә ябышып яту – искелек калдыгы. Башка милләтләр калада яшәргә омтыла. Шул ук урыс, яһүд, татар, мәсәлән. Без алардан киммени? Иртәме, соңмы, авыллар бетәчәк барыбер. Калган хәлдә дә, бүгенге формада булмаячак.
– Во-о! Заман таләбен аңлаган берәү табылды, ниһаять! Энекәш мәсьәләне дөрес чамалый, авыл тормышы чынлап та авыр. Әйе, хак, со временем авыллар бетәчәк, эш шуңа бара. Балык тирәнне эзләгән сыман, кеше дә җиңелрәкне эзли, бүтән милләтләрдән калышырга ярамый, чынлап та. Фәйзулла Сәгыйтович әйткән милләт, тел мәсьәләсе дә шәһәрдә хәл ителә, Сыбайда түгел.
Янә берничә кеше сөйләде, араларында, җирләрне сатып, калага китүне хуп күргәннәр дә, кузгалмаска өндәүчеләр дә булды. Кызып китеп, Фәйзулла Сәгыйтович урыныннан гына сүз кыстырды, укытучы Рәсүл, чөгендерче Нәгыймә аны яклап чыкты, аларга каршы Сыбайның яшьрәк буыны дулады. «Алга» колхозы колхозчыларының җир сату мәсьәләсен хәл иткән гомуми җыелышы, шулай бер шаулап, бер тынып, байтак дәвам итте, озакка сузылудан халык та ялыкты, арыды, сәхнәдәгеләр дә йончыды. Хаким, сөйләүчеләр булмаса, шушының белән фикер алышуны туктатабыз, әмма җыелыш бетмәде әле, диде. Давай, башла дип, кемгәдер ишарә ясавы булды, хакимиятнең өлгер управляющие, рәтләр буйлап йөреп, алдан ук әзерләнгән ниндидер кәгазьләргә халыктан култамгалар җыярга да тотынды. Аптырашып калды халык, моны көтмәгән иде. Нишләсен, бер-берсенә караштылар да куйдылар инде. Дөрес, каршы килгәннәр дә, тавыш бирмәдек, кул күтәрттермәдегез, нигә бүген, иртәгә булмыймыни, уйлашыйк, дип сораучылар да табылды, әмма Фәйзулла карттан, чөгендерче Нәгыймәдән, укытучы Рәсүлдән башкалары кәгазь битендә басылган фамилиясе янына үзенең култамгасын куярга мәҗбүр булды. Арыган, башлары кайнаган сыбайлылар, шулай итеп, үзләренә хөкем карарын үзләре чыгарып куйды. Фәйзулла карт авылдашларының бу хыянәтчел адымын исе китеп күзәтте, берничә кешегә, нишлисең, акылыңа кил, дип ачынып әйтеп тә карады, тик берсен дә туктата алмады. Шуннан барысына да кул селтәде дә, күзләре яшькә тулып, бәрелә-сугыла, клубтан чыкты.
Янә ике көннән дүрт кеше (үзләренең бригадиры, урыс, кытай, таныш түгел янә бер башкорт), өй борынча йөреп, халык, мал-туар исәбен алды, каралты-кураларның хакын билгеләде, яшелчә, бәрәңге бакчасын, ишегалды мәйданын үлчәде, хуҗаларның китәме-юкмы икәнен белеште. Хәер, анысын әллә ни сорап та тормадылар – үзләре кул куйган килешүдә, Сыбай авылы тулысы белән шәһәргә күчә, дип әйтелгән иде. Шуңа, китәсез, дип кенә куйдылар.
(Дәвамы бар.)
Мөнир ВАФИН фотосы.