

Барысы да, башларын боргалап, агроном Әкрәмне эзләргә тотынды. Баш белгечләр, бригадирлар – барысы да, шул исәптән агроном Әкрәм, зоотехник Сабит та, бер тирәдә, халыктан читтәрәк утыра булып чыкты. Халык карашлары белән аларны тапкач, ничектер күзләрен аяк очларына яшерделәр. Залдагылар, сөйләсеннәр, алар да әйтсен, дип сораса да, урныннан торучы, сүз алучы табылмады. Боларга тыныгыз чыкмасын дигән боерык бирелгәнен халык шунда ук төшенде.
Тавыш бераз басылгач, министр урынбасары торды да болай диде:
– Бу мәсьәлә хөкүмәт күләмендә хәл ителгән, шулай булгач, сездән сорап тору кирәкми. – Шуннан үзенең артыграк ычкындырганын аңлап, көчәнеп елмайган булды. – Жир бит бушка бирелми, апай, бизнесмен аны сатып ала. Күптән түгел Госдума җирне сатарга рөхсәт иткән закон проектын кабул итте. Федерация Советы да раслап, Президент кул куйса, ул проект закон көченә керәчәк.
Клубта янә шау-шу купты.
– Башта бездән сорасыннар, ул законны башта без, җир кешеләре карарга тиеш. Кремльдә утырганнар түгел! – диде чөгендерче Нәгыймә. Бу юлы тавышы тагы да катырак чыкты.
– Бездә суверенитет. Мәскәү безгә кысылмасын! диде «Белдекле» кушаматы йөрткән укытучы Рәсүл.
– Сатмыйбыз, бездә сатлык җир юк, башка колхозга алып барыгыз ул кытайны! – дип кычкырды кайсыдыр.
– Алар әнә Ерак Көнчыгышта да, мүкләк сыер кебек, безнең территориягә ымсына, – дип, янә сүз кыстырды Белдекле. – Безнең пограничниклар тотып, үзләренә кире озатып тора, болар килә тора. Саранча кебек ифрат күп халык.
– Уфага кем барган әле, шул әйтә, Кытай магазиннары ачылган, кухнялары, рестораннары бар, ди. Тәмам басып алырга ниятләнәләр, ахры, – дип, янә кысыла Фәйзулла карт.
– Үҗәтләнә торгач, Уралга да килеп җиттеләр бит инде.
– Үзләре вак булса да, нәфселәре зур икән.
– Сатыр булгач, нигә коймаларны алыштырдык, йорт-кураны ремонтладык соң? – дигән катгый сорау куйды сәхнәдәгеләргә чөгендерче Нәгыймә. – Күпме такта, кадак, буяу сарыф ителде, хәзер шуларның барысын да калдырып китәбезме?
Район хакимияте башлыгы көрәктәй кулын күтәрде дә өстәлгә төшерде. Калын пүлән ташладымыни, шап итеп куйды.
– Йә, базар оештырмагыз! Иптәш министр урынбасарыннан тартыныр идегез әзрәк. Ул көн саен килми.
– Ешрак килсә, колхоз бу хәлгә дә төшмәс иде, – монысы янә Фәйзулла карт. – Юкса затлы кабинетлардан гына боерык бирергә өйрәнде хәзерге түрәләр. Элек, без эшләгән заманнарда, йөрерләр, күрерләр, сөйләшерләр, киңәш-уңаш сорарга да оялмаслар иде. Дөресен генә әйт әле, иптәш министр урынбасары: ул кытай дигәнегез безнең җирләрне нинди хаҗәт белән ала соң? Кытай кайда да, Башкортстан кайда…
– Унбиш ел буе колхозны җитәкләгән кеше буларак үзегез үк әйтеп торасыз, «Алга» артта сөйрәлә дип. Ни өчен сөйрәлә? Чөнки эшли белмисез, социализм чорындагы кебек, китереп биргәннәрен көтәсез, базар шартларына, базар законнарына һаман яраклаша алмыйсыз. Яңача фикерләү, мөстәкыйльлек юк. Ә тормыш бер урында тормый, алга бара, үткәннәргә кайту юк. Сез район, республика өчен тормоз. Шуңа да хөкүмәт, алда әйткәнемчә, табышсыз эшләгән колхозларны бетереп, җирләрен чит ил кешеләренә арендага бирергә дигән карар кабул итте. Жирегезне егерме биш елга ала, җитештергән продукциянең күпмедер өлешен безгә тапшыра, җир өчен налогын түли, инфраструктураны яхшырта.
– Ә боларның берсен дә үзебез эшли алмыйбызмы? – дип сорады Фәйзулла карт.
– Юк, үзегез эшли алмыйсыз. Эшләр булсагыз, моңа кадәр эшләр идегез инде. Сез – икенче формация кешеләре, сездә потребитель психологиясе, сезнең җиргә булган мөнәсәбәтегезне берничек тә үзгәртеп булмый. Аны үзгәртү өчен, хәзер эволюция түгел, революция кирәк.
– Революция дип яңадан кан коеш оештырабызмы? Башкорт каны болай да аз түгелмәде ул елларда.
Шулчак залдан берәү:
– Ә без, кешеләр, нишлибез, ул кытай дигәнегез җирне алгач? – дигән сорау куйды.
– Урынлы сорау. – Министр урынбасары елмайгандай итте. – Сезнең карамакка ике вариант тәкъдим ителә. Беренчесе – авылдан китми, аңа эшлисез, икенчесе – барыгызны да шәһәргә күчерә. Әгәр аңа эшлисегез килмәсә инде.
– Ничек шәһәргә, кайсы шәһәргә?
– Авылыгызга якын шәһәргә. Бизнесмен күчерү чыгымнарын тулысынча үз өстенә ала, квартираларны да сатып алып бирә.
– Ә безнең мондагы өйләр нишли?
– Калдырасыз, алар бизнесмен милкенә әйләнә.
Халык телсез калды, авызларын ачып, бер-берсенә карашты, шундый эш мөмкинме икән, дип исләре китте. Моңарчы мондыйны күрү түгел, ишеткәннәре дә юк иде. Әгәр чынлап та күчерә калса дип, һәркем үзен, үзенең гаиләсен уйлый башлады. Кемдер өчен шәһәргә күчү отышлы, беренче чиратта йортлыларга ташлап китүе кыенга туры килер. Ни дисәң дә, күпме көч, акча түгелгән, шуны бер көн эчендә ничек югалтырга кирәк?
– Ә мал-туарны нишләтәбез? диде чөгендерче Нәгыймә. – Һәркемдә икешәр-өчәр сыер, тана, бозау, вак мал, кош-корт…
– Ул мәсьәлә тулысынча үзегезнең карамакта. Теләсәгез сатыгыз, теләсәгез сугымга суегыз. Жирләрегезне сату, – кабатлап әйтәм, колхоз председателенең яки район хакимияте башлыгының, хәтта республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгының да ихтыяры түгел, хөкүмәт карары. Ә хөкүмәт карарын үтәргә кирәк.
– Мал-туарны, сез әйткәнчә, сатарбыз да, сугымга да суярбыз, аннан «котылу» өчен, күп акыл кирәкми, ә менә ата-бабалар, туган-тумача яткан зират бар, шәһәрдә балаларны мәктәпкә, яслегә урнаштыру, үзебезгә эш табу, пропискага керү, башка мәсьәләләр туачак… – Фәйзулла Сәгыйтович һич бирешергә теләмәде.
– Барысы да сезнең проблема. Шуларны да башкарыр хәлдә түгелсезме әллә?
Район хакимияте башлыгы торып басты, кулын өскә күтәрде – көрәктәй уч өстәлгә төшкәч кенә, зал тынды.
– Житте, допрос оештырма, Фәйзулла Сәгыйтович. Бар сорауларыңа да җавап бирде иптәш министр урынбасары, калганын бизнесменның үзенә бирерсең.
Моннан соң да байтак сораулар бирелде әле җыелыш түрендәгеләргә. Сүз, нигездә, күченү вакыты, нәрсә алу, нәрсә алмау, мал-туарны кая кую тирәсендә барды, хәл-әхвәлне аңлатып, республика буенча гына түгел, бөтен Русия буенча киңәш-уңаш сорау, ризалык алу тирәсендә йөрде. Бер үк нәрсәне кат-кат сорадылар, аңламадылар, буталдылар, аптыраштылар – моңарчы моның ише баш җитмәгән хәл булмаганлыктан, сыбайлыларга бөтенесе дә яңа, ят, сәер, куркыныч иде. Хаким белән министр урынбасары авыл халкының бар сорауларына да тулысынча җавап бирә алмады, чөнки мәсьәләнең күп ягы хәтта аларның үзләре өчен дә караңгы иде шикелле.
Түрәләр кайтып китте. Көр елкының сырты кебек ялтырап торган өр-яңа өч чит ил машинасы иске клубның нык яктыртылган ихатасыннан чыгып тыкрыкка борылганчы карап калды халык. Аптырап, ниндидер шомлы тойгы белән карап калды.
Авыл хуҗалыгы министры урынбасары кайтып китүгә атна-ун көн үткәндер, беркөн төштән соң район хакимияте башлыгы колхоз рәисенә, кытай бизнесмены Уфага килгән, иртәгә иртән районга юлга чыга, каршы алып ашатырбыз да сезнең якка тәртә борырбыз, көтегез, дип шылтыратты.
Хакимның хуҗалык рәисенә шылтыратуы сөенче алу гына түгел иде, әлбәттә. Алдан сөйләшкәнчә, кунакларга икмәк-тозны чибәр кыз тәкъдим итәргә тиеш, янына ике зифа буйлы егетне, алар артына, яхшы гына киендереп, авылның берничә кешесен бастырып куярга тиешләр. Шуны белешә Хаким, оятка калудан, югарыдан әрләүләреннән шүрли. Берәр нәрсә күз уңыннан ычкындырылса, мин сиңа әйттем, куштым, искәрттем бит дип, үзенә ныклы терәк эзләмәкче. Фон өчен куелган кешеләр арасында, Аллаһ сакласын, эчеп килүчеләр була күрмәсен, канәгатьсезлек белдерсәләр, кунак киткәч, үзләрен сыйларбыз, әнә әрем тел Фәйзулла ише берәрсе кирәкмәгән сорау биреп куйса, эш харап. Әйткәндәй, ул картны берәр сәбәбен табып, авылдан чыгарып җибәргәндә иллә дә шәп булыр. Теге бичәнең, кем әле, Нәгыймәме, өенә барып, нинди проблемалары бар, белеш, үтәргә вәгъдә ит, тик сорау-фәлән биреп утырма инде, апай, диген. Уйла әле шуларны, борын казып, авыз ачып, акаеп тора күрмәсеннәр, гомердә кеше күрмәгән кыргыйлар кебек. Җыеп, инструктаж үткәр. Безнең халык сәяси яктан ышанычлы, мораль яктан саф, үз тормышыннан канәгать. Кытайдан килгән кунакка без үзебезнең шушы күркәм сыйфатларыбызны күрсәтергә тиеш. Шуны онытма: аның килгәнен Президент белә, администрациясе кызыксынып шылтыратып торачак.
Тырышты хуҗалык рәисе – республика буенча чибәрләр конкурсында катнашкан бер сылуны чакырды. Милли кием киендереп, кунакка тәкъдим ителәчәк икмәк-тозны аңа тоттырырга тиешләр. Кызның ике ягына басачак егетләре дә табылды: башкаладагы бер бию ансамбленең буйчан ике артистын барып алдылар. Бушка түгел, әлбәттә, акчага.
Иртәгәсен, төш якынлашканда, район ягыннан килгән кантарланып туңган юлда берничә машина күренде. Алар уйсулыкка төште, шуннан, дулкын өстендә йөзгән көймә шикелле, янә калыкты. Биек күперне, Озынкүлне үтте дә зур тизлектә авылга якынлашты. Сыбай авылы түбәнлектә утырганлыктан, олы юлдан хәрәкәт итүче һәрнәрсә күренеп тора. Шуңа да кешеләрнең өйдәгеләре, гадәти булмаган кунакның килүен күрергә теләп, тәрәзәләргә капланды, ишегалдында, урамда йөргәннәре, кулын каш өстенә куеп, юлга карады.
Тиздән кабыргаларына зәңгәр сызык тартылган, башына бер сүнеп, бер янып торган лампалы ак «Волга» идарә йорты алдына килеп туктады, аңа янә бер «Волга», ике чит ил машинасы, арттан тагын бер милиция машинасы ияргән иде. Алдагы чит ил машинасының алгы ишегеннән таза гәүдәле бер егет атылып килеп чыкты да, арткы ишекне ачып, башта авыл хуҗалыгы министры урынбасарын, аннан юка кара пальто, ялтырап торган кара туфли кигән яланбаш бер ят кешене чыгарды. Аның яшен һич чамаларлык түгел, ябык бәләкәй гәүдәсенә караганда үсмер малай кебек, ә чырае ярыйсы ук олы күренә.
Икенче чит ил машинасыннан Хаким, сыбайлыларга таныш булмаган тагын берничә кеше төште, каршы алырга чыккан рәис, баш белгечләргә кул биреп күрештеләр дә бергәләшеп идарәгә керделәр. Ярты сәгать чамасыннан кунаклар ашыкмый гына кире чыкты, машиналарга төялеп, ашханәгә китте, анда озак кына чәйләп-мәйләп утырганнан соң янә төялешеп, клубка юнәлде.
Клуб ишегалдына, яхшырак киендереп, берничә кешене генә куегыз дигән күрсәтмә булуына карамастан, мәйдан халык белән шыгрым тулган иде. Ишек төбендә – чигүле озын тастымал белән кабарып пешкән икмәк тоткан чибәр кыз, аның ике ягында – озын буйлы егетләр. Алар ихлас елмая, әйтерсең лә озак сәфәрдән кайткан бертуган абыйларын каршылый. Машиналардан төшкән түрәләр, ике якка тартылып, үзләренә юл биргән халык арасыннан җайлап кына ишеге шар ачык клубка атлый. Иң алдан министр урынбасары, Кытай кешесе, Хаким, янә таныш түгел ике егет бара. Бу таза ике егет, ата каз шикелле, тирә-якка карана, кешеләрне җиңелчә генә читкә этеп, хуҗаларына юл яра.
Кунаклар клубка якынайгач, артист егетләр курайда уйнап җибәрде. Икмәк тоткан кыз, уйнауларын дәвам иткән егетләр кунаклар каршысына берничә адым ясады, министр урынбасары, башта менә аңа дип, Кытай кешесенә ишарәләде, бизнесмен үз чиратында елмайды да күпереп пешкән йомры икмәкнең йөзеннән бер кабым чеметеп алып тозга манды һәм авызына капты. Аның үрнәгенә башкалар да иярде.
– Шушы микән инде кытай дигәннәре? – диде берәү халык арасыннан.
– Шулдыр инде. Сугыштан соң Камил абый, ни галәмәт беләндер Кытайга эләгеп, алтмыш беренче елда гына кайтып килгән иде. Үзен, мескенне, үлеп киткәнче «кытай» дип йөрттеләр. Шул, гәүдәгә ябык булса да, бик егәрле, эшкә уңган халык, тездән су ерып, дөге үстерәләр, дип сөйли торган иде. Япь-яшь күренә, үзе безнең колхоз җирләрен ала, диме?
– Аларда җир аз, ә халык күп. Сыймый башлаганнардыр.
– Кем сөйли иде әле, нык үрчеп киткәнгә, хәзер хөкүмәтләре гаиләгә бер генә бала табарга рөхсәт иткән, имеш, дип. Миллиардтан артык кешене җирләре чынлап та сыйдырмый башлагандыр.
– Сыйдырмый башласа, нәкъ менә Башкортстанга килергә тиешләрмени?
– Ботинкаларын кара, ботинкаларын. Безнең баткак, тирес арасында ничек йөрергә уйлый икән?
– Аны баткактан йөртерләр дип уйлыйсың мәллә? Түрәләр үзләре җиргә тезелеп ятса ятар, әмма пычракка бастырмас.
Кунаклар, клубка кереп, сәхнәгә күтәрелде. Халык урнашып бераз тынычлангач, район хакимияте башлыгы сүз башлады:
– Саумысыз, иптәшләр! Без көткән кунак килде, ул сезнең алда. Әйдәгез әле, аны «Алга» җирендә тәбрик итик! – Хаким, үзе башлап, кул чабарга тотынды, аңа сәхнәдәгеләр, аннан залдагылар кушылды. – Кунакның исем-шәрифе, Хаким алдындагы кәгазьне кулына алды да хәрефләп дигәндәй укыды: – Чжан Син.
Кытай кешесе басты, итагатьле генә итеп билен бөкте, елмайды, елмайганда, күзләре кысылды, иреннәре урынында сызык кына калды. Ул утыргач, Хаким сүзне авыл хуҗалыгы министры урынбасарына бирде.
– Иптәшләр, безгә, ягъни сезгә, Кытай Халык Республикасыннан кунак киләчәген барыгыз да белә идегез. Менә шушы кунак бүген сезнең алда. Ул ялгыз гына түгел, алар өчәү, берсе – кунакның үзе кебек үк авыл хуҗалыгы белгече, икенчесе – тәрҗемәче. Тәрҗемәче урысча да, башкортча да белә, так что авызларыгызны үлчәп ачыгыз, – министр урынбасары кунакларга карап көлемсерәде.
– Иптәш министр урынбасары, фикер алышу алдыннан, шуны ачыклап китик әле, – ораторның чак кына пауза ясавыннан файдаланып, Фәйзулла карт сүз кыстырып өлгерде. – Жир турында сүз чыккан саен, безнең Президент, республиканың бер карыш җире дә сатылмаячак, ди. Сез, шул тирәдә кайнаган кеше, тем более Авыл хуҗалыгы министрлыгының җаваплы работнигы, кайда яткан Кытай кадәр Кытайдан кеше чакырып, безнең колхоз җирләрен аңа бирергә җыенасыз. Бу афёраны Президент беләме?
– Бабай…
– Мин бабай түгел, мине Фәйзулла Сәгыйтович диләр. Илле ел шушы җиргә тир түккән кее, шуның унбиш елын «Алга»ның рәисе булдым, беләсегез килсә.
– Фәйзулла Сәгыйтович, беренчедән, бу афёра түгел, мин министр урынбасары башым белән, сез әйткәнчә, сомнительный афёрада катнашып йөрмим. Икенчедән, кунакның килүе – хөкүмәт дәрәҗәсендәге мероприятие. Бу турыда үткән очрашуда сөйләгән идем инде. Шуңа күрә мине бүлдермәгез, билгеле әйберләрне кат-кат сөйләргә мәҗбүр итмәгез.
Ярыйсы ук каты әйтелгән бу сүзләрдән соң клубта тынлык урнашты, һәм, тагын берничә кыюсыз гына сорауны исәпләмәгәндә, җыелыш шушының белән тәмамланды да. Сәхнәдәгеләрнең эшне кыска тотуының сәбәбе шул: бизнесмен хуҗалыкның басуларын карарга тиеш, янәсе. Яңа бәхәс кора күрмәсеннәр дигән сыман, залдан халык артыннан ук чыктылар да, кайсы арададыр клуб алдына килеп җиткән өч «уазик»ка төялешеп, җир карарга кузгалдылар. Ә халык клуб алдында, бәхәсләшә-бәхәсләшә, байтак таптанды әле.
Кичен, йорт-курадагы көндәлек мәшәкатьләр бераз тәмамлангач, өй буенча йөреп, авыл халкын янә җыйдылар клубка. Карау-танышу нәтиҗәләрен, Кытай кешесенең фикерен тыңларга, диде җибәрелгән чакыручылар. Өерелешеп килде халык, көндезге җыелышка бармаганнар да килде. Чөнки бизнесменның ни әйтере барысына да кызык иде.
Җыелышны озакка сузмау максатында, сүзне шунда ук министр урынбасары үзе алды.
– Полнейший хуҗасызлык. Жирләрне сатарга кирәк. Болай әрәм булып ятканчы, аз булса да акча китерер ичмасам, – дип йомгаклады ул озын гына нотыгын.
Кытай бизнесменының сөйләгәнен аның артында утырган шулай ук бәләкәй гәүдәле, коңгырт йөзле яшь егет урысчага, ара-тирә башкортчага тәрҗемә итеп барды. Чит телнең яңгырашы кызык иде, шуңа да халык аны игътибар белән тыңлады.
Бизнесменның сүзләренә караганда, хуҗалыкның җирләре аңа ошаган. Елга-күлләр, агач-куаклыклар бар, басу-кырларны җилләрдән ышыкларга тау сыртлары уратып алган. Тик басулар әлегә, хөрмәтле министр урынбасары әйткәнчә, ярыйсы ук ташландык хәлдә, тиешле уңыш алу өчен, байтак чыгымнар түгәсе бар. Әгәр халык риза булса, ул «Алга» җирләрен алыр иде.
Бу сүзләрне ишетү белән, янә Фәйзулла картның ябык озын гәүдәсе калыкты да ораторны бүлдереп дигәндәй сөйли дә башлады:
– Иптәш бизнесмен, Кытай бик ерак ил, безнең җирләрне килеп эшкәртергә уйлыйсызмы, әллә башкаларга, конкрет әйткәндә, урындагы халыкка арендага бирергә ниятләнәсезме? Югары уңыш алыр өчен, басуларны бүгеннән үк тәрбияли башларга кирәк. Сез алган җир өчен акча күчергәнче, авылны калага күчергәнче, монда техника, кеше китергәнче, кыш үтә, яз җитә. Оештыру мәсьәләләрен хәл итүгә бер елыгыз да җитмәү бар. Аннан килеп, икенче климат, начар юллар, илегезнең ераклыгы, шулай ук безнең властьларның, халыкның шикчел мөнәсәбәте. Сезне шулар куркытмыймы?
Бизнесмен елмайды, аннан йөзе җитдигә әйләнде, бераз уйланып утырды, шуннан гына сөйли башлады. Тәрҗемәче аның сүзләрен башкортча аралаш русчага әйләндереп барды.
– Мин, сезнең җирләрне алып, үземә зур җаваплылык йөкләгәнемне аңлыйм. Чынлап та, сез әйткән ераклык һәм башка мәсьләләр күп вакыт, күп чыгымнар, көне-төне йөрү таләп итә. Ләкин мин авырлыклардан курыкмыйм, курыксам, кытай да булмас идем. Рәсәйдә миңа еш булырга туры килә, аның менталитетын күпмедер дәрәҗәдә беләм.
Сезнең җитәкчеләр әйткәндер, һәрхәлдә, җиткерергә тиешләр иде, минем шарт болай: күчсәгез – бөтенегез дә күчәсез, калсагыз – барыгыз да каласыз. Мин ярты авылны калдырып, яртысын күчерә алмыйм. Билгеле, каласыз икән, миңа эшлисез, хезмәтегез өчен эш хакы түләнә, киткән хәлдә, мин эшкә урнаштырмыйм, квартира гына сатып алып бирәм. Һәммәгез дә бер йортта яшәячәксез.
– Ә авылдагы йортлар нишли?
– Алары безгә кала, нишләтүебез – безнең эш.
Янә аптырашты халык.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com