

1
Бөтен күрсәткечләр буенча да районда артта сөйрәлүче «Алга» колхозы рәисе иртә белән хуҗалыкның баш белгечләрен җыйды.
– Мин сезне бик үк гадәти булмаган хәбәр әйтер өчен чакырдым, – диде ул, барысы да утырып беткәч. Шуннан бераз эндәшми торды, кулындагы каләмен уйнатып алды һәм ясалма пафос белән өстәде: –Иртәгә безгә район хакимяте башлыгы килә!
Белгечләр борчулы карашларын, хуҗадан алып, өстәлгә текәде, тынычланып, бер-берсенә карады, шуннан җилкәсен сикертте – моның нәрсәсе гаҗәп, ул тәүге тапкыр килми ләбаса. Әрләүгә өйрәнелгән баш, бу юлы да үткәреп җибәрербез, дип әйтеп тора иде кыяфәтләре.
– Монда аптырарлык бернәрсә дә юк, ул безгә беренче мәртәбә килми, диярсез. Башта мин дә шулай уйлаган идем, тик кичә авыл хуҗалыгы начальнигы, шылтыратып, Кытайдан зур бизнесмен килә, диде.
– Кемгә, безгәмени? – дип сорады баш агроном Әкрәм.
– Безгә шул. Икенче колхозга килсә, җыеп әйтеп утырыр идемме? – рәис канәгатьсез генә агрономга карады.
– Ул бизнесмен бездә нәрсәсен югалткан икән соң? – дип сорады өлкән бригадир Мансур.
– Нәрсә югалтканын, килгәч, үзе әйтер, әлегә бар мәгълүмат шул. Әзер булыйк, һәммәгез дә үзегезнең өлкәдәге эшләрне карап, тикшереп чыгыгыз. Әкрәм абый, – рәис баш агрономга эндәште, – чөгендер китеп беттеме?
– Өч йөк булыр, дип уйлаган идем дә, ике машинага сыйды. Озаттык. Егетләр соң гына әйләнеп кайтты.
– Яхшы. Кабатлап әйтәм: эшегез буенча кулыгызда бар мәгълүмат булсын. Әллә нәрсәләр белән кызыксынырлар әле. Тегене-моны сорап торсалар, җавап бирерлек булсын. Әкрәм абый, тагы бернәрсә: теге баткан ЗИЛны чыгара алдыгызмы, юкмы?
– Юк. Бер тракторның көче җитмәде. Күршеләрнең К-700 тракторын сорап тордык. Бүген килә, шуның белән сөйрәтеп карарбыз, дим. Нык утырган бит.
– Искенең иске инде, яңа булса, шунда батмас та иде. Чыгарырга кирәк, басу уртасында басып тормасын. Күрсә, Нурислам Нурлыгаянович үтне сытар. Сабит абый, – рәис баш зоотехника төбәлде, – сыерларны кайчан абзарларга ябабыз?
– Тагын атна-ун көн чамасы көтүдә йөртик, дигән идем. Бу арада гына кар яварга охшамаган.
– Ярар, берничә көн йөртегез, алайса. Савым ничек?
– Артым юк.
– Кимемәгәч яраган.
Рәис аннары бригадирлардан хәл-әхвәлне белеште, иртәгә нәкъ шушы вакытта янә җыелабыз, сездән бүген башкарган эшләрегез хакында отчёт көтәм дип, җыелышны йомгаклады.
Белгечләр аптырашып чыкты рәис бүлмәсеннән. Беренчедән, вакытсыз җыйды, икенчедән, бер дә конкрет сүз, кушылган эш булмады, һәрвыттагыча – гомуми сүз. Район хакимияте башлыгы белән Кытай бизнесмены килә, диюдән башкасы. «Мөстәкыйльлек җитми, мөстәкыйльлек», – дип кабатларга ярата яшь рәис, тик үзенә шушы сүзне кайтарып әйтүче генә юк. Берәр сүзенә каршы чыксаң, үчегеп, үпкәләп йөри, тәгәрмәчкә таяк тыгасыз, барыгыз да миңа оппозициядә торасыз, ди. Кем таяк тыксын, барысы да шушы колхоз дип йөгерә бит инде. Ә үзе хакимият башлыгының күзенә генә карап тора, аның сүзеннән чыкмый.
Агроном туңга сөргән тракторчылар янына басуга чыгып китте, баш зоотехник Озынкүл ярында яздан бирле яткан минераль ашламаны ашап үлгән тана янына кузгалды (анысын рәис белми) – ничек тә үләксә зиратына илтеп күмәргә кирәк, аннан, вакыты җитсә, савымчыларга сугылыр. Ә баш инженер, ике көн йөреп тә алып кайта алмаган запас частьларны эзләп, янә район үзәгенә юл тотты.
Иртәгесен иртүк идарә йортына килсәләр, район хакимияте башлыгы чынлап та шунда утыра! Коммунистлар партиясе заманында ук озак еллар беренче секретарь вазифасында эшләгән һәм район башлыгы булып кала алган эре сөякле бу кеше алар белән гомер буе җитәкчелек итә сыман. Коммунистлар партиясен тыю көненнән башлап бүгенгәчә илдә, республикада, районда күпме вкыйгалар, борылыш-түнтәрелеш булды, байтак түрә-кара алмашынды, ә ул утта янмый, суда батмый торган кеше булып чыкты. Алдында исем-шәрифе белән эндәшсәләр, артында аны Хаким диләр. Күбрәк бугаз белән алдырганын, аныңча эшләмәгәннәргә кул күтәрергә дә күп сорамасын, эчүгә, ашауга һәвәс икәнлеген яхшы беләләр, хатын-кыз белән чуалуы да күпләргә мәгълүм.
Белгечләр рәис бүлмәсендәге өр-яңа озын өстәл артына утырышып беткәч, Хаким, ярыйсы ук зур корсаклы калын гәүдәсен күтәреп, кыска аякларына басты, муенсыз дәү башын туры тотып, гөрелдек тавыш белән сүз башлады:
– Эшегез шәп бармаса да, өстәлегез җилле, министерский. – Ул бу сүзләрне шушы бүлмәгә кергән саен әйтә – әллә мыскыл итүе, әллә үзенеке шундый булмаганга көнләшүе, белмәссең. – Иптәшләр, мин сезгә мөһим хәбәр алып килдем: Уфадан бер җитәкче килә. Ул дәүләт әһәмиятендәге эш белән йөри, шуңа һәммәгез дә әзер булырга, колхозыгызда идеальный тәртип урнаштырырга тиешсез. Кемнеке – шуныкы! Кстати, чөгендер басуында нинди машина утыра ул? – Хаким, кашларын җимереп, рәискә текәлде. Ә рәис үз чиратында баш агрономга карады, янәсе, чыгарам, дигән идең бит кичә. Әкрәм рәиснең бу карашын «үзең җавап бир» дип аңлады да кабаланып акланырга тотынды:
– Хаким, әй, гафу итегез, Нурислим Нурлыгаянович, ул машина кичә кич кенә батты, чыгара алмадык, тракторның көче җитмәде, күршеләргә барган идек тә, К-700 лары буш түгел. Бүген биреп торырбыз, диделәр.
– Нишләп батты соң ул басу уртасында?
– Төялгән көе бер чокырга төште дә батты инде.
– Чыгарырга, бүгеннән дә калмый тартып чыгарырга! – Хаким утлы карашын агрономнан рәискә күчерде. – Кытайдан киләчәк крутой бизнесменны безнең районга алып килү мин әйткән әлеге иптәшкә тапшырылган. Авыл хуҗалыгы министры үзе, ул килә алмаса, беренче урынбасары булыр әлеге иптәш. Атна-ун көннән киләчәкләр, шуңа кадәр юл читендәге үләннәрне чабыгыз. – Район башлыгы башкарылырга тиешле эшләрне саный һәм һәр «эш»кә юан бармакларын бөгә барды. – Авыл урамнарын тәртипкә китерегез, чүп-чар, бүрәнә, утын-фәлән ятмасын. Коймаларны буягыз, искеләрен алмаштырыгыз, кызыл тукымага ак буяу белән «Хуш килдегез, кадерле кунаклар!» дип язып элегез капка башына. Кемнеке – шуныкы! – Район җитәкесе янә үзенең яраткан сүзен кыстырды. – Соңыннан миңа Уфадан начар каршы алгансыз дигән претензияләр ишетергә туры килмәсен. Булдымы? Сезгә өч көн вакыт! Халыкны җыегыз, ситуацияне аңлатыгыз һәм эшкә!
Броневикка охшап торган биек кара чит ил машинасына кереп утыргач, ул янә: «Кемнеке – шуныкы!» – дип, сул бармагын күккә чөйде. Аның бу кыланышы Аллаһы Тәгаләгә күрсәтүе булдымы, әллә үзен күз уңында тоттымы – озатырга чыкканнар аңлый алмады. Башка вакыттагы кебек ашап та тормады хәтта. Белгечләр эш чынлап та җитди, ахры дигән нәтиҗә дә ясады.
Кичен хуҗалыкның гомуми җыелышын җыеп, халыкка, Хаким әйтмешли, ситуацияне аңлаттылар, һәм моннан төгәл ике ел элек биш авыллы зур колхоздан «Алга» булып аерылып чыккан Сыбай авылы кешеләре эшкә дә тотынды: буядылар, алмаштырдылар, яңарттылар. Бу эшкә кеше үзендә булганын да тотты, колхоз, район төзелеш оешмалары бүлгән материалларны да файдаланды. Бушка түгел, эш хакы исәбенә. Миңа кирәкми, нигә көчләп бирәсез, болай да ике елдан артык акча күргән юк, дип карышканнарны тиз тынычландырдылар: аракы тараттылар. Кем белә, бәлки, анысы да бушлай булмагандыр. Нәтиҗәдә бугазлар тиз тыгылды – Уфадан зур түрәләр килсә, эчеп тә калыныр, авыл да төзекләнер иде, дип сөйләп йөрделәр хәтта.
Өч көннән хакимият башлыгы чынлап та килде һәм, авыл, йортлар, басу-яланнар буйлап йөреп, уңай якка үзгәрешләр белән, нигездә, канәгать калуын белдерде, янә эшләр кушты. Ә чөгендер төяп баткан ЗИЛ өстенә салам өйгән иделәр – эскерт утыртканнар, янәсе. Хаким аны әллә аңламады, әллә күрсә дә эндәшмәде. Ул кайтып киткәч, хуҗалык рәисе җиңел сулыш алды: ярар, бәлки, Уфа түрәсе дә күрмәс…
Иртәгесен белгечләр иртүк идарә йортына килсә, колхоз рәисе, Хаким, аның ике урынбасары, бөтенләй таныш булмаган тагын ике кеше утыра. Янә аптырыйлар: болар әллә кичтән үк килеп йоклаганмы? Колхозда гомер бакый эшләп, түрәләрнең бу кадәр эшчәнлеген күргәннәре юк иде әле. Димәк, эш җитди. Кытай бизнесмены дигәннәре – зур кош.
Хуҗалык рәисе, торып, тотлыга-тотлыга, сүзне район хакимияте башлыгына бирде, анысы, янындагы шома чәчле, шәм кебез төз гәүдәле кешегә борылып, республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары, дип таныштырды да сүзне аңа тапшырды.
– Мин яхшы хәбәр алып килдем, иптәшләр, – диде министр урынбасары. Пиджагын тартты, галстугын төзәтте, шома чәчен артка сыпырды. – Безгә, дөресрәге сезгә, Кытай Халык Республикасының Ляонин провинциясеннән зур бизнесмен килә. Безнең, ягъни сезнең, бурыч – шул кешене тиешле дәрәҗәдә каршы алу, хуҗалык белән таныштыру, халык белән очраштыру. Безнең республика белән Ляонин провинциясе арасында үзара хезмәттәшлек килешүе бар. Быелгы елның февралендә безнең премьер-министр җитәкчелегендәге хөкүмәт делегациясе анда булып, сәүдә, икътисад өлкәләренә кагылган шушы документка кул куеп кайтты. Ул делегация составында мин дә булдым. Безгә берничә крестьян хуҗалыгын, кооперативларны күрсәттеләр, тегермән, шикәр чөгендерен эшкәртү заводын карадык. Хәзер шул провинциянең бер вәкиле җавап визиты белән килмәкче. Безне каршы алулары, йөртүләре югары дәрәҗәдә булды, дип әйтә алам, димәк, аларны да шулай ук яхшы каршы алырга тиешбез.
– Ул кеше безгә нинди максат белән килә соң? – Баш зоотехник Сабитның өркәк тавышы ишетелде.
– Минем алдымда менә сезнең соңгы ике елдагы күрсәткечләрегез. Малчылык буенча да, игенчелек буенча да эшләрегез хөрти бара. – Министр урынбасары сорауга турыдан-туры җавап бирмәде, сүзне уратып башлады. – Хөкүмәт эксперимент рәвешендә республиканың хәлсез колхозларының җирләрен чит ил инвесторларына бирергә дигән карар кабул итте. Мәңгегә түгел, әлбәттә, егерме биш елга. Безнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы сезгә тукталды, ягъни беренчеләрдән булып эшне башлап җибәрәсез. Хөкүмәтнең менә шушы карарын халыкка аңлатырга кирәк. Кайчан сөйләшик? Озакка сузмаска иде. Бүген үк булса, бигрәк тә әйбәт.
Хаким министр урынбасарына, шуннан рәискә карап алды да:
– Әйдәгез бүген, – дигән тәкъдим кертте.
– Давай бүген. Кичкә кадәр җирләрегезне карап әйләник тә кичкә халыкны клубка җыйыйк.
Башкаладан килгән кунакны Хаким белән хуҗалык рәисе «Алга» биләмәләре буйлап алып китте. Йөреп чыккач, ашханәгә кереп ашадылар да клубка атладылар. Халык җыелган иде инде.
– Иптәшләр, мин сезгә шәп хәбәр алып килдем. Безгә, дөресрәге сезгә, Кытай Халык Республикасыннан зур бизнесмен килә, – дип, идарәдә әйткәннәрен кабатлады авыл хуҗалыгы министры урынбасары, үзен халыкка таныштырып сүз биргәннәреннән соң. – Безнең республика белән Кытайның Ляонин провинциясе арасында быел февральдә үзара хезмәттәшлек килешүе кул куелды. Әлеге бизнесмен шушы килешү буенча безгә, ягъни сезнең колхозга килә.
– Ул кытай безнең колхозда нишли инде?
Алгы рәттә утырган Фәйзулла карт – мал аягына ябышкан эт эчәгесе кебек, түрә-караның һәр сүзенә бәйләнергә әзер торган кеше. Жыелыш саен, колхоз җитәкчелеге белән эшләгән халык арасында бернинди дә сер булырга тиеш түгел, мал-туарның һәр башы, хуҗалыкның һәр тиене нәрсәгә сарыф ителә, берсен дә яшермәгез, колхоз ул – бер коллектив, дип сөйли. Аныңча, керем-төшемне дә, чыгымны да, рәис белән беррәттән, тракторчы да, савымчы да белеп торырга тиеш. Нәкъ әнә шуларны уртага салып сөйләү булырга тиеш гомуми җыелышларның максаты, янәсе. Аның шуның ише хәбәреннән түрәләрнең котлары очып торса, колхозчылар картның сүзен хуплый, кайчак хәтта, сөйлә, әйт, кирәкләрен бир, дип котырта да.
– Колхоз җирләрен сорамакчы.
– Кытай кешесенә нәрсәгә кирәк булган соң безнең колхоз җирләре?
Ай, бу Фәйзулла карт! Тыгылмый гына утырса булмый микәнни? Сыбайга гомер эченә бер министр урынбасары килгән, шуны тәмам үпкәләтеп кайтара инде. Аннан янә көт бер ун ел шундый дәрәҗәле кеше килүен. Хуҗалык рәисе, сәхнәдәгеләргә сиздерми генә, картка йодрык күрсәтте, янәсе, кысылып утырма, телеңне тый.
– Ә син, дустым, миңа йодрык төймә! – Карт рәисне бөтен халык алдында фаш итте дә куйды, үзе сикереп диярлек торып басты, бармагын аның ягына төртте. – Мине җыелышка чакырмаска әмер биргәнеңне җиткерделәр. Ишшо унбиш ел буе «Алга»ны гына түгел, башкалардан аерылмас борын, зур хуҗалыкны җитәкләгән кешегә янап утырасың. Юньле җитәкче булсаң, колхоз алга барыр иде, ә син үзең артка сөйрисең. Урыныма сине калдырырга ризалык биргән мин дурак.
– Давай, Фәйзулла Сәгыйтович, юк-бар сөйләмә, иптәш министр урынбасарына нотык тотарга форсат бир, – дип, район хакимияте башлыгы картны тыймакчы булды.
– Нурислам Нурлыгаянович, минем юк-бар сөйләмәгәнне син бик яхшы беләсең. Үзегез бит ул Кытай кешесенә безнең җирләр нәрсәгә кирәк дигән сорауга һич җавап бирә алмыйсыз. Үзем илле ел бил бөккән колхозга ул әфәнденең нинди йомыш белән килүен мин белмәскә тиешмени! Колхоз аныкы гына түгел, – Фәйзулла карт бармагын янә хуҗалык рәисе ягына төртте, – минеке дә, – ул кулын үзенең күкрәгенә куйды, – барыбызныкы да, – карт артка, залга борылды, – син, дустым, чын рәис булсаң, яшерми әйт: нинди максат белән килә ул кытай? Түрәләр кайтыр да китәр, ә безгә шушында яшәргә, эшләргә кирәк. Соңыннан барысына да үзеңә җавап бирергә туры килмәгәе.
– Яшермим, мин үзем дә иптәш министр урынбасары әйткән кадәр генә беләм, – диде рәис, үпкәләгәндәй.
– Фәйзулла Сәгыйтович, председательгә бәйләнмәгез. Әйттем бит, җирләрегезне карарга килә дип. Ошаса, алуы да ихтимал, һәрхәлдә, районга җибәргән вәкиле аша предварительно шундый нияте барлыгын белдергән иде, – дип, рәисне яклашты Хаким.
– Менә бит где собака зарыта! Килүенең бер сәбәбе бардыр, дип уйлаган идем дә, – дип ярсыды Фәйзулла карт.
Клуб гүләргә тотынды, кешеләр бер-берсе белән сөйләшергә, нәрсәнедер исбат итәргә кереште, берсе «да»ны сузды, икенчесе сызгырып җибәрде. Аларга эшнең асылы чак барып җитте шикелле. Димәк, ул әфәнде җирләрен алырга килә, болар, хуҗалык рәисе белән Хаким, – шул җирләрне сатучылар. Министр урынбасары да бушка йөрмәс, аның да катнашы бардыр. Булмаса, үгетләп утырмас иде.
– Ә сез безнең белән сөйләштегезме, бездән, шушы җирдә тир түккән колхозчылардан сорадыгызмы? – Гомер буе чөгендердә эшләгән, быел гына пенсиягә китәргә яше җиткән Нәгыймә торып басты да шулай диде. – Рәис белгәндер җирне сатачакны, ә нишләп шушыңа кадәр безгә әйтми йөргән? Без үзебез генә җыелып сөйләшер-киңәшләшер идек, кинәт килеп төштегез дә безне буш стенага терәдегез. Безнең яшь рәискә үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын. Жир хуҗасы агроном нигә эндәшми?
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com