Чәчмә әсәр
17 Апреля , 16:06

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Итек. Хикәя

Карават бөтен тутыклары белән көчәнеп ыңгыраша башлады. Юка стенаның теге ягында кемнеңдер шаркылдап көлгәне ишетелде.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Итек. ХикәяРкаил ЗӘЙДУЛЛА. Итек. Хикәя
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Итек. Хикәя

– Әй, булмый болай, – диде хатын, – үзем өскә меним.

– Жайдак…– ир ятакка чалкан килеп төште. Урамдагы утлардан төшкән яктылыкта аның вак йөз сызыклары аермачык булып күренә, уч төбедәй ак чырай кечкенә башка ябыштырып куелган кебек тоела иде. Күзлеген салгач ул шулкадәр чарасыз, баласымак кыяфәткә кергән иде ки, хатынның аңа карата жәлләүле мәхәббәте тагын да тулышып, мөлдерәгән имиләреннән ирнең тар, йонсыз күкрәгенә тамчылап тамар төсле иде.

Карават бөтен тутыклары белән көчәнеп ыңгыраша башлады.

Юка стенаның теге ягында кемнеңдер шаркылдап көлгәне ишетелде.

Бүлмә давылда калган иске көймә кебек шыгырдап чайкала иде.

Тәрәзәләр капшанып пәрдә эзләделәр.

Тулай торак, ерак галәмнәргә омтылган кораб сыман, космик тизлек белән күккә ыргылды.

Шулвакыт каты итеп ишек шакыдылар. Хатын сулышын тигезләргә тырышып: «Ач-ма»,дип пышылдады. Ир аңа сыенып бетте, бу дөньялыктан качып, аның тәненә сеңәсе, бөтенләй моннан югаласы килә иде.

Ишекне йодрык белән төйделәр.

– Ач, сез өйдә бит, беләбез, – дип кычкырды кемдер.

Тормыйча булмый иде. Ир ыштанын киде дә өметсез адымнар белән ишеккә таба китте. Коридорга чыкты, күзенә сикергән әрсез яктылыктан беравык сукыраеп торды.

– Нигә ачмыйсың, авызыңны фәлән…

Ул тавыштан таныды: – бу күрше бүлмәдә торучы богыл гәүдәле егет иде.

– Йокларга яткан идек, –дип гаепле төстә мыгырданды ир.

– Мишәйтләдек мәллә, Кандала? – дип авызын җәеп көлде күршесе, калып иреннәре табак биткә генә сыешмыйча, яңгырдан соң шыткан суалчаннар сыман, колагына таба шуышты. – Төн озын әле… Безнең җитмәде, синең алып куйган «Чистай малаең» юкмы? Акча бар…

Бу егет автобус йөртә – чып-чын гегемон. Шулай да күршесенең институтта Кандалый иҗатына карата фәнни хезмәт язуын кайдандыр ишетеп калган, хәзер очрашкан чакта аны «Кандала» дип кенә атый иде.

– Кайдан килеп…

– Бәлки, хатыныңда бардыр?

– Юк инде, булса, кызганыч түгел…

Хезмәт хакы очын-очка ялгарга җитмәгәч, ул өенә аракы алып кайтып куя, аны төнлә тугарылып киткән егетләргә кыйбатрак бәягә сата иде. Нишлисең, чәй-шикәргә булса да ярап тора. Ләкин соңгы арада ул тәмам корыды, мондый «бизнес» белән шөгыльләнерлек тә рәте калмады.

Күршесе, хәлнең өметсез икәненә ышанып, кулын селтәде дә, шаулап торган бүлмәсенә таба китте, авыз эченнән: «Интеллигент сраный», – дип сүгенгәне ишетелеп калды.

Хатыны янына ире килеп ятканда аның дәрте дә беткән, йокысы да качкан иде.

– Бер сүз әйтсәм, ачуланмыйсыңмы? – диде хатыны, шактый гына яткач.

– Нигә ачуланыйм, әйт…

– Итегем бик тузган бит, яңасын алырга иде…

– Күптән алырга кирәк иде дә…– Ир авыр сулады. –Тик на какие шиши?

– Мин бергә эшли торган хатыннан биш йөз тәңкә алып тордым. Ачуланмыйсыңмы?

– Юк, нигә ачуланыйм… Тик… кайчан түли алырбыз икән соң ул әҗәтне?…

Хатын иренең битеннән үбеп алды;

– И-и, әйбәт тә кеше инде син.

Ир читкәрәк авышкан булды, үзенең йөз мускуллары язылып китте. Ниндидер яхшы гамәл эшләгәнеңне аңлаганнан соң шулай була.

– Итек сиңа да кирәк инде ул… – Хатыны тагын аңа елыша төште. Алар селкенгән саен пружиналы карават эчне пошырып шыгырдап куя иде.

– Бу кышны, бәлки, чыгып булыр…

– Бүрек тә кирәк, – диде хатыны, аны тыңламыйча.

Ир студент вакытта алган арзанлы бүрек киеп йөри иде.

Башта алар кооператив фатир алырга дип, тамакны кысып, акча җыйдылар. Ләкин җитәрлек акча тупланып бетте дигәндә, инфляция аркасында, ул бернигә ярамаслык булып калды. Аннан соң инде аларга җыярлык та, рәтле бүрек алырлык та акча кермәде.

– Алайса, иртәгә мин базарга чыгам…

Ире аркасы белән борылып ятты:

– Йоклыйк, вакыт соң инде… Сиңа бит анда таң тишегеннән торып барырга кирәк.

Хатын нәкъ иртәнге биштә урыныннан сикереп торды. Чәй кайнатып маташмады, кичәгесен генә берничә мәртәбә уртлап куйды, салкын тары боткасы капкалады.

Ишек төбендәге шкаф артына куелган аш өстәле кечкенә генә, җыйнак кына иде. Түшәмдәге зәгыйфь утның яктылыгы «зал ягына» да төшә, анда караватта җәйрәп яткан ирнең чырае аксылланып күренә иде. Хатын килеп аңа берара карап торды. Ирнең авызы ярым ачак, шул төштә мендәре бераз юешләнгән. Авыз сулары бүленерлек нинди төшләр күреп ята икән ул?

…Әле яктырмаса да, базар тулы кеше иде. Моңарчы андый төшләрдә йөргәне булмаганга, хатын аптырап, миңгерәеп калды, кая барып бәрелергә белмичә, бер читтәрәк таптанды. Ләкин озак торырга туры килмәде аңа, кинәт алдында, җир астыннан чыккандай, кечкенә буйлы, каратут йөзле бер егет кисәге пәйда булды.

– Нәрсә кирәк чибәр ханымга? – диде ул четелдәп, утлы күмердәй күзе белән хатынның өстен-башын капшап чыгарга да өлгерде. – Күгәрчен сөте дә табып бирә алам!

Хатын каушады, тавышы әллә чыкты, әллә эчкә йотылды:

– Кышкы сапожки…

– Сапожки? Ничәнче размер? Утыз сигезме?

Хатын, «әйе» дигәндәй, башын селкеп куйды. «Хәзер, җанкисәгем», – дип, егет каядыр китеп тә барды. Аның соңгы сүзләре хатынга нигәдер «җан көеге» булып ишетелде. Менә нинди була икән ул кала базары! Аның үз авылларындагы базардан башканы күргәне юк иде. Анда һәр чәршәмбе көнне мәйданга кешеләр җыела, күрше-тирә яктан чуашлар сыердыр, бозаудыр, сарыктыр алып килә, иң шаулап торганда да йөздән артык кеше булмый иде.

Бер-ике минуттан егет, эттән туган нәмәстә икән, кәгазь тартма күтәреп килеп тә җитте.

– Мәгез, карагыз. Чын күннән, итальянский!

Итек, чыннан да, әйбәт, күне шыгырдап тора, эчендәге куе мехы кулны иркәләп рәхәтләндерә иде. Хатын аны киеп тә карады, үлчәп теккәндәй тап-таман!

– Алам, – диде ул. – Күпме тора?

– Дүрт йөз.

– Ярар, – дип, иңенә аскан ридикюлен кулына алды. Ридикюль затлы, әллә ничә кесәле, күп акча сыйдырышлы иде. Егетнең йөзенә «моңардан күбрәк сорыйсы калган икән» дигәндәй үкенү галәмәте чыкты. Шунда аның башына тәвәккәл уй килде бугай, ул хатын кулыннан ридикюльне тартып алды да йөгерә-атлый гөжләп торган халык арасына кереп югалды. Хатын башына суккандай аңгыраеп калды, кычкыра да, селкенә дә алмады. Култык астына кыстырылган тартма җиргә төшкәч кенә аңына килде. Ярдәм сорап кычкырыргамы, милициягә йөгерергәме? Бу тикле кеше диңгезе эчендә ул каһәр сукканны ничек тапмак кирәк?

Хатын авыр гына атлап автобус тукталышына китте. Гарьлектән, чарасызлыктан йөзе буйлап аккан күз яшьләрен дә сөртмичә атлады да атлады. Йөз тәңкә акчасын күз алдында суга салды бит… Нигә шулкадәр пешмәгән бәрәңге кәлҗемәсе икән ул? Кемгә генә охшап шулай җебегән булды икән… Бүтән туганнары бит баскан җирдә ут чыгаралар. Йөз тәңкә… Аны аңа ярты ай эшләргә кирәк. Ридикюль дә жәл. Әллә ничә кесәле, эченә бәләкәй генә көзге дә беркетелгән. Өченче ел аны туган көненә абыйсы бүләк итеп биргән иде. Абыйсының төсе… Былтыр ул юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булды.

Иремә ни әйтермен, дип уйлады ул. Аңа әйтмәсәң дә була инде, югыйсә. Төпченеп, һәр әйбереңне, гамәлеңне тикшерә торган кеше түгел. Шул ук вакытта ул аңардан бу талауны яшереп калдырмаячагын да белә иде. Иреннән ул бернәрсәне дә яшерми…

Автобустан төшеп, Иптәшләр урамына борылгач, хатын туктап күзен сөртте, тынычланырга тырышты. Ярар инде, дип үз-үзен юатты, баш бәласе түгел әле. Йөз тәңкә кем өчендер вак-төяк кенә дә инде ул. Безнең өчен зур шул.

Ул, ике тулай торакны үтеп, үзе торганына җитте. Бу урамда тулай тораклар күп, шуңа исеме җисеменә туры килеп тора.

Ире инде уянган, юынып йөри иде.

– Әһә, кайтып та җиттеңме? – дип кычкырды ул, хатынын күрүгә. – И башсыз, башсыз.

Хатын аптырап аңа карады. Кайдан белгән бу? Аның ридикюлен угры тартып алганны кем җиткергән?

– Соң, син бит акчаңны тәрәзә төбендә онытып калдыргансың, – дип көлде ире. – Менә бит…– Ул тәрәзә төбеннән резинкага кыстырылган кәгазь акчаларны үрелеп алды.

Хатынның култык астындагы бәлале тартма шапылдап идәнгә төште дә ачылып китте, эченнән чүпрәк-чапрак, төрле чүп-чар коелды. Ире гаҗәпләнеп аягы белән тартмага төртте:

– Нәрсә бу? Нинди чүп-чар күтәреп йөрисен?

– Карак… Угры талады мине, ридикюлемне тартып алып, халык арасына качты. Ә мин анда акча бар дип торам. – Хатын, урындыкка утырып, чатнаган тавыш белән көлеп җибәрде. – Ну, көлкегә калды инде үзе дә… Ачып җибәрә, ә анда берни юк, хи-хи-хи…– Ул тагын чүп-чар тулы тартмага карады. – Ә мин тагын итек үземдә дип сөенеп кайтам… Итальянский итек дигәне күз буу гына булды микәнни?

– Һе, бирерләр сиңа итек… Акчаны онытып калдыруыңа шөкер ит.

– Ридикюль кызганыч инде барыбер. Абый төсе иде, дип уфтанды хатын.

Ире, арттан килеп, ике аксыл кулын аның җилкәләренә салды.

– Кайгырма, иртәгә базарга бергә барырбыз. Итекнең дә сиңа иң кәттәсе булыр! – диде ул.

Үзенең куллары җип-җиңел һәм алар җиңелчә дерелдиләр иде.

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас