Чәчмә әсәр
16 Апреля , 13:34

Нәсих ТАҖИЕВ. Шәүлә. Хикәя (Ахыры)

«Прощай, Шаукатик, с калекой не хочу жить», – диде дә бергә яшәгән утыз елга якын гомер ишеген шап иттереп ябып чыгып китте хатыны.

Нәсих ТАҖИЕВ. Шәүлә. Хикәя (Ахыры)Нәсих ТАҖИЕВ. Шәүлә. Хикәя (Ахыры)
Нәсих ТАҖИЕВ. Шәүлә. Хикәя (Ахыры)

* * *

Оксана кайтмады. Атна буе кара киеп, сөйләшмичә йөрде. Ялгыз калган карчык та үз бүлмәсенә кереп эреде. Ашау-эчүдән калды. Көннәр буе иренең үле гәүдәсе яткан караваттан тормады, елады да елады. Җыерчыкланган битләре күз яшеннән кипмәде. Янына кергән улы белән дә сөйләшмәс булды, чәй эчәргә чакырса да, чыкмады. Авылдан килгән каз мамыклы түшәгеннән башын күтәрмәде карчык. Тора-бара тәһарәт алырга, намаз укырга да кузгалалмый башлады. Тәмам исәрләнде. Көннән-көн ябыкты, коры сөяккә калды. Картының кырыгы якынлашты. Җеназа чыккан өйдә Коръән укытырга җыенучы да, телгә алучы да юк иде. Марҗалы өйдә улы теләсә дә, берни эшли алмый, кызлары Мөзиянә, өйләрен саткач та, әллә инде үзенә өлеш чыкмагач, алар янына аяк та басмас булды. Соңгы килүендә: «Ояны улың белән киленең туздырды, акчасын да бик тиз җилгә очырдылар, сезне дә алар карасын», – дип өздереп әйтте. Әтисен җирләргә кайтуын кайтты, өчесен дә, җидесен дә авылда үткәреште. Шуннан соң: «Әни, хәлләрең ничек?» – дип, килеп сораганы да юк кансызның. Кемгә охшап шундый булгандыр ул бала?! Әтиләре коры куллы булса да, каты бәгырьле кеше түгел иде, дулар-дулар да кайтып төшәр иде.

Иртәгә кырыгы дигән көнне, Шәүкәтнең ялы иде,ул әнисе кырына керде, караваты читенә килеп утырды.

– Әни, нигә бераз торып йөрмисең? Ашарга да чыкмый башладың. Үлгән кеше артыннан китеп булмый бит инде, яшәргә кирәк.

– Яшисем дә, ашыйсым да килми, балам. Апаң гына нигәдер күренми, әллә аның янына барып кайтасыңмы, әни чакыра, диген. Аннан, улым, – ул мендәр астындагы кульяулыкка төреп куйган хәер акчаларын алды да улына сузды, – менә шул тәңкәләрне, мәчеткә барып, картларга хәер итеп өләш әле, иртәгә әтиеңнең кырыгы бит, ашын уздырып булмый инде, Ходай Тәгалә үзе кичерер, атаңның исемен атап укысыннар, дога кылсыннар. Бар, улым. – Карчык янә ястыгына башын куйды, нур сүнгән күзләрендә кайнар яшь бөртекләре күренде.

Әнисе бүлмәсеннән чыгу белән, Шәүкәт апасы янына китте. Автобуска утырып барасы түгел, шул тирәдә генә яшиләр алар. Өйдә чагына туры килде. Җизнәсе үз йомышлары белән чыгып киткән. Апасы Шәүкәткә ишек ачкач та: «Әйдә, түргә уз! – дип авыз ачмады. – Нишләп йөрисең таң тишеге белән?» – дип каршы алды.

– Әнинең хәле шәптән түгел, апа. Иртәгә әтинең дә кырыгы. Әллә берничә генә карчыкны чакырып, Коръән укытып алыйкмы, дип сугылган идем.

– Марҗа оялаган өч бүлмәле фатирыңда өч-дүрт карчык чакырып утырырлык та урын калмадымыни? Әтинең женазасын синең өйдән алып чыгып киттеләр бит. – Мөзәянә, шулай ямьсез телләнә-телләнә, ишек катыннан узмаган энесе каршысында басып торды.

Шәүкәт моңа каршы бер сүз әйтмәде. Авыр сулады да:

– Апа, әни бик бетереште бит. Әллә, мин әйтәм, берәр айга булса да, үзеңә алып торасыңмы? Синең янда, бәлки, бераз тынычланыр, аягына басар…

Апасы аңа сүзен дә әйтеп бетерергә бирмәде.

– Әнә, әни артык кашыкка әйләнгән икән. Оксанаң өй туздырып алган чәшке тунын, үзең машинаңны сатыгыз да малосемейка сатып алып бирегез. Марҗаң сыйдырмаса, Чаллыда картлар йорты ачылган диләр, шунда илт. Минем ике бүлмәледә болай да биш кеше яшибез. Урында яткан карчыкны ничек карыйм мин, өч бала туйдырасым бар, көне-төне эштә без, – дип, Шәүкәткә бүтән авыз ачарга урын калдырмады. Шәүкәт бик рәнҗеп чыгып китте апасы өеннән.

 

* * *

Шул сөйләшүдән соң тагын ярты еллап вакыт узды. Әнисе Сабира карчык уңайланмады да, шуннан артык бирешмәде дә, исәр кеше сыман үз алдына сөйләнеп караваты өстендә бер утырды, бер ятты. Шәүкәтнең мәктәптә соңгы класста укучы су буе озын булып үскән улы гына аңа сөтле чәй, капкаларга ризыкны караваты янындагы урындыкка кертеп куя торган булды. Ара-тирә ул Дәү әбисен янәшәдәге бәдрәфкә чаклы җитәкләп илтә, алып кайта иде. Оксана ул бүлмәгә кереп тә карамады. Шәүкәт әнисен дә жәлләде, хатыныннан да уза алмады, сүз дә куертмады, кул да күтәрмәде. Җитмәсә, Шәүкәтнең үз сәламәтлеге дә какшап китте, күзләре начарланды. Конвейерда озак еллар эшләгән ирләрнең шактые күзләреннән шулай зарлангалыйлар иде. Бер чуаш егете – Шәүкәт белән бер көнне эшкә урнашканнар иде – дөм сукырайганчы дип, конвейердан эштән үк китте. Сынаучы шоферлар, машиналарны конвейердан төшергәч тә, кабызган килеш эшләтеп-көйләп көнозын эшлиләр. Чыккан зарарлы газны суыртып кына бетерә алмыйлар. Күзләргә бик тә зыянлы икән ул.

Конвейерда эш авыр булса да, акчасы башка цехлардагыдан төшемлерәк иде. Шәүкәт пенсиягә чаклы шунда тартасы иде дип эшләде дә эшләде. Күзләре генә рәтләнмәде, киресенчә, көннән-көн начаррак күрә башлады. Күз табибына да барды, уколлар да ясаткалады, дарулар да салдырды. Файдасын гына күрмәде. Шоферлар өчен ел саен узарга тиешле медицина тикшерүләрен үтәргә барган иде, күз табибыннан үтә алмады. Уң күзе стенадагы хәрефләрнең шакмак кадәр итеп язылган иң өстәге юлын да укый алмады, сул күзе белән дә дүртенче юлга гына төште.

– Сезгә машинага утырырга ярамый, ярым сукырсыз, – диделәр аңа кырт кистереп, комиссия үтә торган кәгазенә дә шуны язып чыгардылар.

Шул кәгазьне кайтарып тоттырган иде, аны сынаучы-шоферлыктан төшерделәр, конвейерда кара эшкә күчерделәр. Кайда җыештырып, кайда кирәк-яракны ташып йөрүче булды. Акчасы да ачтан үлмәслек кенә. Монысына гына түзәр иде, Оксанасы тәмам азынды.

– Анаң – түшәктә, үзең – күзле бүкән. Мин сезне эшләп ашата да, бүтән карый да алмыйм. Җитте, күп түздем, әниеңне нигә картлар йортына илтмисең, апаң шундый киңәш бирде бит сиңа. Аңа кирәкмәгәч, миңа гына кирәкме ул? Кем карый аны монда? Ә анда тәрбиячеләр бар…

Ул шунда беренче мәртәбә хатынына кул күтәрде, ләкин сукмады: «Юха елан!» – дип бер бакырды да кизәнгән кулы салынды, йодрыкланган йодрыгы ачылды. Күзендә яшь тамчылары иде аның.

Шуннан соң эшендә дә, өйдә дә кеше белән сөйләшмәс, аралашмас бер җан булып калды. Үз уйлары белән эченә бикләнде. Уйларының чиге юк иде. Көнен дә, төнен дә әнисенең язмышы җанын тырнады. «Нигә кузгаттым мин аларны», – дип үз-үзен еш битәрләде. Ниһаять, ул үзе дә апасы, хатыны киңәшләрендә хаклык бармы әллә дип икеләнә башлады. «Бәлки, алсалар, әнигә анда уңайрак булыр, тәрбия күрер, кем белә, терелеп тә китәр». Шул уйлары аны картлар йорты ишеген ачтырды. Шәүкәтне бусагадан ук ачык йөз белән каршы алдылар. «Ни гозер?» – дип сорагач, белешкәч, аны мөдир янына озатып куйдылар. Мөдир дигәннәре бик тә мөлаем татар хатыны булып чыкты. Барын да сорашты. «Ике бала үстереп, анагыз берегезгә дә кирәкмәс карчыкка әйләндеме, – дип кырыс кына тиргәп тә алды. Соңрак, бераз йомшара төшеп, – Менә шул белешмә-күчермәләрне барысын да җыеп китерегез, аннан соң киңәшербез, уйлашырбыз һәм бәлки хәл итәрбез», – дип аны озатып калды.

 

* * *

…Әнисен картлар йортына китереп ташлаганнан соң ун ел вакыт узган да киткән. Шул ун елның һәр елы димим, һәр көне җан газабы белән үтте. Вакыт-вакыт Шәүкәт, әллә әти каргышы, әнкәйнең рәнҗешләре төштеме икән, дип тә уйлап алды. Бәла дигәнең аяк астында гына йөри, диләр бит. Шулай икән шул. Бердәнбер улларын өйләндереп, башлы-күзле итәргә өлгермәделәр, Шәүкәткә күзләре белән группа биреп, инвалидлыкка чыгардылар. Бүтән эшләргә ярамый, диделәр дә пенсиягә озаттылар. Иллене дә тутырмас борын гарип булып куйды.

Күзләре әкренләп сукырайды Шәүкәтнең. Йөрер юлын күргән чагында ул әнисе янына, ара-тирә булса да, баргалап торды. Күчтәнәчләр белән сөендерә алмаса да лимон, кәнфитен әз-әзләп кесәсенә салып килә иде. Инде менә сукыр гарипкә калгач, кул таягына ышанып юл чыкмас булды. Әнисенә барыр сукмагы бөтенләй суынды.

Өйгә килен дә төшкәч, бер елдан балалары да тугач, сукыр Шәүкәт өйдә ата кеше түгел иде инде, ул артык кашыкка әйләнде. Теливизор карый алмагач, зал ягына кергәне дә юк. Әнисе яткан караватка күченде ул. Шунда радио куеп, көннәр буе тыңлады да тыңлады. Урамга да чыкмас булды, чөнки таяк белән өй эчендә дә чак-чак кына бәрелмичә йөри әле ул. Сукырлыктан да авыр газап юк икән дөньяда. Шәүкәт моны бик авыр кичерде. Өйдә дә сөйләшер-киңәшер кешесе калмады. Оксанасына ул чибәр, таза, акча эшләгән чагында гына кирәк булган лабаса.Соң булса да, шуны аңлады. Хатыны аның белән бер урынга ятмый да башлады. Олы йокы бүлмәсе яшьләргә калды. Оксана залда диванга урын җәеп, үзе генә йоклый. Беркөн эштән яхшы гына салып та кайткан иде. Шәүкәт бүлмәсенә кергән иде, исе аңкып борынга бәрде. «Володяның туган көнен үткәрдек, шунда кунак булдым», – диде. Володя дигәне, үзе белән бергә Запорожьедан заводка эшкә дип килгән, әле дә конвейерда җыючы булып эшләүче хохол ире иде ул. Шәүкәт баштарак аңардан көнләшеп тә йөрде, чөнки ул биш елда гына да ике хатын аерырга өлгергән азгын ир заты булып чыкты. Шулай да Шәүкәт, балалы хатынга күз салмас инде, дип тынычландырды күңелен. Ул дигәнчә булып чыкмаган икән шул. Әле Шәүкәт сау-сәламәт чагында ук иснәшеп йөргәннәр, кабахәтләр. Ул сукырайгач, бөтенләй азынганнар. Котырынган атны тыюлары җиңел булмаган кебек, бер азгынлыкка бирелгән хатын-кызны да тәртә арасына кертүләре җиңел түгел икән ул.

Оксананың кунып-кунып калган төннәре дә күбәйде. Шәүкәт дәшмәде. Пенсиягә чыгуына биш-алты ел чамасы узгандыр, Оксана Шәүкәткә бирелгән ордерны улы исеменә күчерде. Ул моңа да карышмады. Барыбер аларга каласы мөлкәт бит дип ризалыгын бирде. Шуннан соң озак та үтмәде, Оксана, Шәүкәтнең үзен дә ташлап, әлеге хохолына иярде дә туган якларына шылды.

«Прощай, Шаукатик, с калекой не хочу жить», – диде дә бергә яшәгән утыз елга якын гомер ишеген шып иттереп ябып чыгып китте.

 

* * *

Оксанасы да ташлагач, бер шатлыгы, бер якты өмете калмады. Аның өчен тормыш кояшы сүнде, яктыртмадыда, җылытмады да. Ашадыңмы, эчтеңме, диюче дә юк иде бу өйдә. Үзе кухняга барып, кармалана-кармалана шырпы табып газын кабыза һәм чәй кайната, суыткычта ризык тапса, шуны алып тамак ялгый. Улы Дәү әнисен картлар йортына илтеп кайткан көннән бирле әтисенә рәтле-юньле сүз катканы юк. Ата белән улның аралары шулай суынды. Күрәсең, яшь йөрәк тормышның мондый кырыслыгын, каты бәгырьлелекне кичерә алмады. Шәүкәт үзара мөнәсәбәтләрне йомшартырга ниятләп, улына әледән-әле эндәшеп карады. Сүзгә сүзләре ялганмады.

Бер кичне ул телевизор карап утырган улы янына үзе чыкты. Янына килеп утырды.

– Улым, – дип, аны ирләрчә бер кулы белән җилкәсеннән кагып та алды, – болай яшәп булмый бит инде. Мин сиңа әти кеше. Бөтенләй кирәгем калмадымыни?

– Кем сиңа мешать итә соң? Яшә. Не хочешь, әнә Дәү әнкәй янына, картлар йортына бар. Анда воспитательләр карарлар, – дип улы урысчасын, татарчасын бергә укмаштырып, коры гына үз атасын битәрләп алды.

Бу сүзләрне ишетәсе килмәгән иде Шәүкәтнең. Ул улыннан җылырак сүзләр көткән иде. Шулчак аның хәтерендә кайчандыр, кемнәндер ишеткән бер риваять яңарды. Кафтау артында булган диләр бу хәлне. Бик авыр тормышта яшәгән бер ир картаеп хәлсезләнгән атасын, артык кашык булганга, капчыкка сала да, кечкенә улын да ияртеп, тауга күтәреп алып китә. Тауга күтәреләләр, картны бер ялгызын калдырып кайтыр юлга чыгалар. Шунда улы кире борыла. «Кая барасың, улым?» – дип сорый атасы. «Әти, син ташлап калдырган капчыкны алырга барам, син картайгач кирәге чыгар», – ди. Улының шул сүзләре әлеге таш йөрәкне эретә, ул кайтыр юлыннан борылып, карт әтисен өенә кире алып кайта. Шәүкәткә дә шундый язмыш килдемени?

Бер түбә астында яшәсәләр дә, шул сөйләшүдән соң улы белән ярты ел чамасы күзгә-күз очрашмадылар. Улы өйдә чакта түр якка ул чыкмады, тегесе аның ишеген ачыпта карамады. Барысына да нокта куяр көн алдарак көткән икән. Кыямәт көненә тиң булды ул. Улы характеры белән анасына охшаган. Шәүкәт сыман уҗым бозавы, кеше шәүләсе булып үсмәде. Ни уйласа, шуны тормышка ашыра торды. Теге кичне дә ул әлеге сүзләрне әтисенә, уйламыйча гына, уйнап кына әйткәндер дип, юанды Шәүүкәт. Баксаң, бик уйлап әйткән булып чыкты. Әйтеп кенә калмады, шул ярты ел эчендә собесына да барган, табиблар кырына да кергән. Бер кочак документлар җыеп, картлар йортына барып сөйләшергә дә өлгергән һәм ризалыкларын да алган. Шунан соң гына әтисе бусагасын атлап керде улы һәм Шәүкәт яткан карават читенә утырды.

– Папуля, – диде гадәтенчә, улы аңа мәктәптә укый башлаган беренче елыннан ук «әтием» диюен онытып, әнә шулай эндәшә-эндәшә үсте, – син безнең разговорны онытмадыңмы, картлар йорты турында дим. Уйладым-уйладым да, сиңа анда әйбәтрәк булыр дим Дәү әнкәй янында. Монда без карый алмыйбыз, работаем бит. Сукыр кешегә глаз да глаз кирәк. Давай, җыен, папуля, документлар әзер.  Иртәгә мин сине шунда илтәм, машинам белән.

Улы төчеләнмәде дә, акланып та маташмады, «барасыңмы» дип тә сорамады, тагын бер мәртәбә «җыен» диде дә, ничек җәһәт кергән булса, шулай чыгып та китте.

Шәүкәтне картлар йорты ишеге төбенә үк килеп туктаган машинадан төшергәндә, әнисе Сабира карчык тәрәзә кырында утырган икән. Шәүкәтен алып киләсен белеп түгел, көн дә күнегелгән гадәте белән урамны күзәткән, үз уйларына чумып утырган мәле иде карчыкның. Машинадан төшкән, таякка таянган ирне күргәч тә кулларын күз өстенә куеп, чекерәеп-чекерәеп аны күзәтте. Ниндидер таныш чалымнар күрде ул бу ирдә. Аяк атлаулары таныш шикелле тоелды. Машинадан төшергәндә күзенә кигән кара күзлеген, яңа яуган кар кунган сыман ап-ак чәчле башын күреп калды. Ишек төбендә үк үскән каен ябалдашлары аның йөзен каплады. Төс-битен абайламыйча калды.

Менә аны яшьрәк ир заты җитәкләп ишектән эчкә алып кереп китте. «Тагын бер мескенне ялгызаклар йортына китереп ташладылар, улыдыр әле аның да, бәхетсез бәндә», – дип уфтанды да, үзе читен күтәргән тәрәзә пәрдәсен төзәткәләп, караватына таба хәлсез аяклары белән теркелдәде. Башлары әйләнеп китте. Көч-хәл белән йомшак ятагына ятты. «Үләм ахырысы, авызыма су тамызучы, риза-бәхиллегемне сораучы да булмас микәнни?» – дип күзләрен йомды.

Төшке ашка килмәгәч, чирләп тора иде, урынга ук ятты микән, дигән уй белән тәрбияче хатын карчык бүлмәсе ишеген ачты. Ул кергәндә Сабира карчык җан биргән, гәүдәсе әле суынырга өлгермәгән иде. Шул көнне үк мәчет аркылы карчыклар чакыртып юдылар, кәфенләделәр һәм мәчет картлары җеназасын татар зиратына алып киттеләр.

 

* * *

Шәүкәтне өске каттагы бүлмәгә генә урнаштырсалар да, бу хәлләрнең берсен дә күрмәде дә, ишетмәде дә. Улы кулыннан

язуларын, документларын алып ниләрдер сораштырдылар, кәгазьгә ниләрдер сырладылар, шуларга Шәүкәтнең үзеннән кул да куйдырдылар, шуннан соң гына тәрәзәсе белән ишегалдына карап торган бер бүлмәгә җитәкләп алып керделәр һәм: «Менә бу синең бүлмәң булыр», – дип, берьялгызын калдырып чыктылар. Болар бөтенесе дә төштәге сыман гына иде. Шәүкәт, кайларга килеп эләктем мин, дигән сыман бик озак исәр кеше сыман утырды. Төшке ашка чакыра кергәннәр иде, бармады. Ашыйсым килми, диде. Барса да, тамагыннан ризык үтмәс иде аның, төер булып утырыр иде. Кичкә кадәр бүлмәсе ишегенең тоткасына орынмады. Бер утырды, бер ятты. Кичке ашка баргач, акылына яңа килгән, югалган хәтерен тапкан кеше сыман, кылт итеп әнисен исенә төшерде. Ул да ашханәдә юк микән дип, янәшәсендәге карчыклардан исемен әйтеп сораштырды. Шунда берсе:

– Сез кем буласыз соң аңа? – дип сорады.

Шәүкәтнең «улы» дияргә теле әйләнмәде. Дәшмәде. Аны ашханәгә алып килүче тәрбияче хатын бу кыска сөйләшүнең шаһиты булган булса кирәк, чыгу белән:

– Шулай да ул карчык кем иде сезгә? Ул монда юкмыни? – дип сорады.

Тәрбияче ханым авыр сулады. Бүлмәгә кергәч тә, Шәүкәт караватына барып утырганчы җавап бирмәде. Шуннан соң гына:

– Әниеңне бүген мәңгелек йортка озаттык. Өйлә намазына чаклы картлар аны җирләп кайттылар. Бик әйбәт ак әбиебез иде, урыны җәннәттә булсын, – дип дога кылды.

Ул тагын нәрсәләрдер сөйләде, тик Шәүкәт кенә аның бер сүзен дә ишетмәде, ишеткәнен дә аңламас халәттә иде. Төне буе керфек тә какмады. Иртәгесен аның янына мөдир ханым үзе керде. Бик озак сөйләшеп утырдылар. Барысын да төпченә-төпченә сорашты ул. Шәүкәтне дә битәрләмәде, аның үз улына да тел-теш озайтмады. «Заманасы имансыз шул», – дип кенә түгәрәкләде сөйләшүне. Аннан, китәргә дип урындыктан торгач:

– Әйдә, әниең яшәгән бүлмәне күрсәтәм. Бер үзе генә иде ул. Бик тә тыныч карчык булды, мәрхүмә.

Шулай сөйли-сөйли, Шәүкәтне балаларча кулыннан тотып беренче катка алып төште, җыйнак кына бер бүлмәгә алып керде.

– Менә бу әниеңнең ун ел буе яшәгән бүлмәсе инде. Аны озатканнан соң бер әйберенә дә тимәдек әле, – диде.

Шәүкәт әнисе берьялгызы чәй эчкән ап-ак эскәтерле өстәлне, әнисе утырган артлы урындыкны, әнисе яткан йомшак урынны, күзләре белән күрмәгәч, куллары белән капшап-капшап карады.

– Рәнҗемә, әнкәй, синең янга күзләрем сукырайгач киләлмәдем шул, – дип үкси-үкси елап җибәрде. Мөдир аны, үз улын юаткандай, башыннан сыйпап, тынычландырырга тырышты.

– Шәүкәт абый, күчәсезме бу бүлмәгә, әлегә ул буш. Бу әйберләрнең барысын да әниегез төсе итеп сакларсыз…

Бераз тынычлану белән Шәүкәт әнисе бүлмәсенә күченде. Күченде дигәч тә, аның җәйге-кышкы кием-салымнары, сөлге-күлмәкләре салынган бер чемоданы, бер сумкасы иде инде…

Менә бүген әнисенең җидесе. Ул картлар йортындагы гыйбадәтханәгә намаз укырга кергән берничә ятимә карчыкка хәер өләшеп чыкты. Шушы изге гамәленнән соң бүлмәсенә кайтып бераз тәрәзә катында утырды да караватына ятып бөтен гомерен әнә шулай күңел пәрдәсендә яңартты. Авыр уйларына нокта куеп: Әйе, мин Шәүкәт түгел, мин – Шәүлә! – дип, кабат җан ачысы белән кычкырып әйтте. Шулчак күкрәк турысында бик каты чәнчү тойды, авыртуы басылмады, көчәя генә барды, ул уң кулы белән йөрәген кысты һәм башы әйләнеп, үзен каядыр очып киткәндәй хис итте. Инде менә аның бер җире дә авыртмый башлады. Күзләре генә ачык, янәшәсендә аларны йомдырыр кешесе юк иде аның да.

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас