Чәчмә әсәр
15 Апреля , 16:17

Нәсих ТАҖИЕВ. Шәүлә. Хикәя (1)

Үз атамны яман сүз белән гүргә керткән, газиз анамны ун ел буе картлар йортына ябып ялгыз тилмерткән, фатихасын да алалмыйча, җеназасын зиратка үз кулларым белән күтәреп баралмаган имансыз бәндә бит мин.

Нәсих ТАҖИЕВ. Шәүлә. Хикәя (1)Нәсих ТАҖИЕВ. Шәүлә. Хикәя (1)
Нәсих ТАҖИЕВ. Шәүлә. Хикәя (1)

«Мин – Шәүлә. Адәм булып тудым, гомеремне шәүлә булып уздырдым». – Гүя янәшәсендә кемдер басып, аны игътибар белән тыңлый иде. Ул ярым пышылдап, һәр сүзне ап-ачык итеп үзалдына сөйләнә-сөйләнә, урам як тәрәзә кырына ук куелган урындыктан, бер кулы белән тәрәзә пәрдәсен сызык кына ачып, урамга күрер-күрмәс күзләрен текәп утырган җиреннән картларча салмак кына торды да, тагын бер мәртәбә: – «Әйе, мин Шәүкәт түгел, Шәүлә мин! – дип, тәрәзә ачык булса, инде урамнан узучыга да ишетелерлек итеп кычкырып ук сөйләнә башлады: – Үз атамны яман сүз белән гүргә керткән, газиз анамны ун ел буе менә шушы кысан бүлмәгә ябып ялгыз тилмерткән, фатихасын да алалмыйча, җеназасын зиратка үз кулларым белән күтәреп баралмаган имансыз бәндә бит мин!» – Ул тимер сиртмәсе өстенә мамык түшәп сырган түшәк салынган, дөя йоныннан сугылган одеял япкан караватына аркан сузылып ятты. Кул таягын караватның баш очындагы тумбочка өстенә сузып салды да акшар белән агартылган түшәмгә текәлде. Сукыр дигәч тә, ул дөм сукыр түгел иде әле, сул күзе шәүләләрне бераз шәйли, төсләрне дә, бик текәлеп караса, ара-тирә ачыклый ала. Тик менә йөргәндә аяк астында берни күрми, үтәр сукмагын таяк белән тукылдата-тукылдата капшап атларга өйрәнеп җитә язган иде инде. Менә хәзер боларның кирәге генә калмады. Картлар йортына бердәнбер улы китереп ташлаганнан бирле урамга аяк та басканы юк аның. Иртән торгач та, таягы белән капшана-капшана, йомшак келәм җәелгән озын коридор буйлап ашханә дигән олы бүлмәгә барып кайта да урындыгын алып тәрәзә кырына утыра һәм күзле бүкән сыман тагын урамга текәлә.

Картлар йортын әйләндереп алган тимер рәшәткәле койма буйлап сузылган таш юлдан биек, каты үкчәле түфли кигән хатын-кыз узган саен ат тоягы шакылдатуларын хәтерләткән тавышларны кымшанмыйча да тыңлап утыра. Кояш баеп, караңгылык иңгәч кенә, торып, бүлмәсе белән ашханә арасын кабат урап кайта, янә шул урам тәрәзәсенә сукыр күзләрен теки. Ул үзе урамнан үткән-сүткәннең берсен дә күрми, кайчагында, бик аяз көннәрдә генә ниндидер шәүләләр күрер-күрмәс күзендә чагылгалап ала. Ә урамдагылар, үткән бере, аның тәрәзәдәге шәүләсен күрә торганнардыр, бәлки «мескен карт» дип жәлләп тә үткәлиләрдер әле. Төрлесе бардыр инде.

Әгәр дә хатыны Оксана яисә улы Герман – Аллаһының кәһаре төшкән бу исемне дә улына шул хохлушкасы кушкан иде – аның янына килә-китә калса, күзе белән үзләрен күрмәсә дә, ул аларны аяк тавышларыннан ук танып алыр иде. Абына-сөртенә каршыларына йөгереп диярлек чыгарга әзер ул. Юк шул, килмиләр, китереп аттылар да аяк та басканнары, «хәлең ничек?» дигәннәре дә юк. Тукта, ул үзе дә әнисен шулай тилмертте түгелме соң? Язмыш кабатлана бугай. Шулаен да шулай икән бит…

Аның күрер-күрмәс күзе текәлгән түшәм аклыгында ниндидер яктылык нуры чагылып китте. Кояш нурлары тәрәзә пыяласында, көзгедәге сыман чагылып, шулай түшәмгә төшкән бугай. Ул шуны шәйләп алды. Менә әлеге яктылык зурайганнан-зурайган шикелле булды. Балачакта авылларына киномеханик килеп, клуб сәхнәсе түренә олы эскәтергә охшаган ап-ак пәрдә элә торган иде. Шунда сурәтләр уйнатып кино күрсәткәне хәтерендә уянды. Түшәмдәге кинәт пәйда булган яктылык шул бер кайгысыз балачактагы ак пәрдәне исенә төшерде Шәүкәтнең. Тик бүгенгесендә киномеханик Сәлих абыйлары аппаратын кул белән әйләндерә-әйләндерә күрсәткән сурәтләр генә юк иде. Алар урынына үз тормышы, бер җепкә тезелгән туксан тугыз төймәле тәсбих сыман, берәм-берәм булып күңелендә яңарды…

Әтисе Шакирҗан, бик гәүдәле, киң җилкәле, көрәк сыман җәелеп торган учлары белән тезенә чаклы диярлек сузылган озын, каты куллы кеше иде. Әнисе, киресенчә, бик йомшак, әтисенең акаеп каравыннан да сыгылып төшә торган, иренә дә, кешегә дә каршы дәшмәс, авыр сүз әйтмәс авыл хатыны булды. Алар ике генә бала үстеләр. Апасы әтисенә тарткан иде – шундый ук олы гәүдәле, хатын-кызга хас булмаган көч-куәткә ия, үз дигәнен, хаклымы-юкмы, барыбер үтәми калмас әрсез кыз булып үсте. Кияүгә чыкты да, авылны ташлап, Чаллыда башланган, ул чагында Бөтенсоюзныкы дип телгә кергән удар төзелешкә ире белән китеп барды. Бәйрәмнәрдә генә түгел, атна саен булмаса да, аена бер-ике мәртәбә кайткалап тордылар. Сөтен, маен, авыл эремчеген, бәрәңге, яшелчәсен машиналарына шыплап тутырып алып китүләре гадәти хәлгә әйләнде. Бер кайтуларында, кыш айлары иде, Шәүкәтнең күмәк хуҗалык мастерскоенда машинасын ремонтлап йөргән бушрак чакларына туры килеп, аны да: «Ташла, энекәш, баштанаяк майга чумып казынуларыңны, әнә, автомобильләр җыю заводына синең кебек һөнәрле егетләрне биш куллап алырлар. Акчасын да уч тутырып кесәңә салырсың», – дип үгетләп утырдылар. «Ярар, уйлап карармын, жизни», – дисә дә, озын-озакка сузмады икеләнүләрен, бер атнадан апаларына кунакка дип, Чаллы автобусына утырып китте.

Автомобиль заводына шунда машина җыючы булып эшләүче җизнәсе алып барды аны. Кадрлар бүлегендә бераз сөйләшеп-сорашып, кулында булган кәгазь-документларын караштыргач та: – Җыю конвейерына машиналарны сынаучы-шоферлар кирәк булачак. Бик тиздән, иң күбе берәр айдан конвейердан беренче йөк автомобиле җыелып төшәргә тора. Аларны күпләп җыю да шул көннән башланып китәр. Минут саен диярлек төшәчәк яңа машинаны кабызып конвейердан аласы, җитешмәгән җирләрен төзәтәсе, җайлыйсы-майлыйсы булыр. Менә шул эшләрне җиренә җиткереп башкара белүче осталар кирәк безгә, – диделәр һәм, көтәбез, дигәнен дә өстәп, кулына эшкә чакыру кәгазен тоттырдылар.

Әтисе, нигездә каласы бердәнбер улы булса да, ерак шәһәр түгел, Чаллы кул сузымында гына, туган нигезен ташламас әле, авыл баласы бит дип, ризалыгын бирде. Әнисе атасыннан узып каршы

төшмәгәндер инде, шәһәргә китеп җүнсез юлга керә күрмә, улым, дип кенә өстәде. Шулай итеп авылдан шофер һәм тракторчы таныклыкларын түш кесәсенә тыгып килгән егетне конвейер үз көенә әйләндерә башлады. Кызык иде баштагы мәлләрне. Беренче машина җыелып төшкән көндәге галәмәтне үз күзләре белән күреп шаккатты авыл егете. Аннан соң мондый күз буяр тамашалар күбәеп киттеләр. Кабина түшенә түгәрәк сан сугылган машиналар конвейердан төшкән саен зурдан кубып җыеннар җыйдылар. Шәүкәт кебек көн-төн бил бөккән ир-егетләргә акчасыз мактау грамоталарын, ярышта җиңүче исемнәрен бирә тордылар. Көн арты көн, көннәргә ялганып айлар, айларны җыештырып еллары да уза торды.

 

* * *

Соң өйләнде Шәүкәт. Авылдан килгәндә үк аңа егерме биш яшь тулып узган иде инде. Оксана белән шул конвейерда очраштылар. Чаялыкка чая, үткенлеккә үткен, Запорожьедан ук килгән украин кызы иде ул. Күп егетләрнең күзен яндырган, йөрәкләренә ут салган бу чая кыз татар егете Шәүкәтне сайлап алды. Дөньяда үзен иң бәхетле итеп хис итте Шәүкәт. Оксананы җыю цехында комсомол секретаре итеп сайладылар. Шунлыктандыр инде, заводта беренче комсомол туе да Шәүкәт белән Оксананыкы булды. Туй эскәтерен ашханә залында озын өстәлгә җәйделәр. Өстәл артында Шәүкәтнең әти-әнисе генә юк иде. Оксананың туганнары, шул кадәр ерак араны узып, кызлары туена килгәннәр. Аларның урыны түрдән булды. Ә менә Шәүкәтнең әтисе дә, әнисе дә улларының марҗага өйләнәсен ишеткәч, кара кайгыга төштеләр. Улларын кайткан саен үгетләп карадылар. Тик бер сүзләре дә алма бөртекләренең күңеленә үтеп кермәде. Башы-күзе әйләнгән иде Шәүкәтләренең. Ахыр чиктә әтисе: «Инде марҗага өйләнә-нитә калсаң, туеңа да аяк басмыйбыз, аның үзен дә бусагама аяк атлатып кертмим, иманлы нигеземне имансыз итеп йөрмәгез дә», – дип кырт өзде дә куйды. Әйткән сүзендә торды: үзе дә килмәде, әнисен дә җибәрмәде. Туйда әйтәсе сүзләрне, телисе теләкләрне апасы белән җизнәсе әйттеләр.

Туйлары узган көннән соң төп-төгәл утыз ел узган да киткән ләбаса. Туйда утырган бәхетле мизгелдән бүгенге көнгәчә бик күп сулар аккан, Шәүкәтнең башыннан сөйләсәң, кеше ышанмаслык хәлләр узган.

Яшьлектә бар да әйбәт булыр кебек иде бит. Конвейерга чакырулы кәгазь белән килгән яшь парга башта фатирның бер бүлмәлесен бирделәр, уллары тугач, икелесенә чиратларын алгарак күчереп яздылар. Ул чакта яңа шәһәр күзгә күренеп үсте, завод эшчеләренә өр-яңа фатирларны, гаиләдәге кеше санына карап, озын-озакка сузмыйча бирә тордылар. Өч кешеле Шәүкәт гаиләсенә икедән артыгы тәтеми иде. «Слушай, Шаукатик, авылдан әтиең белән әниеңне пропискадан төшер дә үз фатирыбызга кертик, бергә яшибез диярбез. Кем килеп тикшерә, тикшерсә дә, яшәмиләр, дип кем әйтә ала». Бу киңәшне аңа кем биргәндер, Оксанасы чат ябышты, кайт, сөйләш дип иртә-кич такылдап торды. Уллары да тугач, Шәүкәтнең әти-әнисе бераз йомшардылар, шәһәр фатирына кунакка да килгәләп киттеләр. Шуңа Шәүкәткә бу хакта сүз кузгатуы әллә ни авыр булмады. Әтисе дә, исең китәрлек, карышып тормады, бер атна дигәндә, икесенең дә паспортлары янына, авылдагы өйләрен саттылар, дигән мөһерле кәгазь дә кыстырып, улларының кулына тоттырдылар. Бер елдан Шәүкәтләр өч бүлмәле фатирга кереп утырдылар.

Оксана нәфесле хатын иде. Булганына шөкер итәсе, нәфесен тыясы урынга, тагын да зуррагына өмет итә башлады. Өч бүлмәле фатирга күченеп, җайлашып бетәргә өлгермәделәр:

– Шаукатик, шып-шыр бу бүлмәләргә мебель аласы иде бит. Әллә, мин әйтәм, авылдагы өегезне сатасызмы? Алып кил шәһәргә үзләрен, әнә, кечкенә бүлмәне картларга бирербез, – дип сайрый башлады. Башта бу сүзләрне уйнабрак әйтсә дә, тора-бара чынлап, украин акценты белән урысчалатып тәтелдәүгә күчте.

– Син – аларны, алар сине яратмыйлар, ничек яшәрбез соң бергә? – дип карышып карады Шәүкәт. Анысына да җавабы әзер иде:

– Мәңгегә килмәгәннәр бит, картайганнар инде, бер аяклары түрдә, икенчесе – гүрдә. Татарлар шулай дия түгелме соң?

– Белмим, белмим, картларны авылдан кузгатуы, туган нигезне таратуы әҗәл белән бер, Оксана. Мәңге ризалашмаслар.

– Син сөйләшеп кара, алар өчен җавап бирергә ашыкма. Шәһәрдә рәхәтләнеп яшәрләр, утын кертәсе, мич ягасылары калмас.

Оксананың соңгы сүзләре Шәүкәт күңелендәге шик-шөбһәне бераз тарата төште. Ял көннәре җитүгә, ул авылга китте.

Әтисе Шакирҗан карт чәй өстәле янында улын тыңлап-тыңлап утырды да кулындагы чәйле чынаягын өстәлгә куеп:

– Әллә барып яшәп карыйкмы соң, карчык? Бу кышны тәвәккәлләп шунда чыгыйк, диюем, аннары күз күрер. Киленнең әлегә тел-теш күрсәткәне юк, улыбыз әти-әнисенә миһербанлы булса, нигә яшәп карамаска. Йорт-җир дә искереп бара, малларны каравы да авырлашты безгә, – дип, Шәүкәтнең бөтен шикләрен юкка чыгарып әйтеп салмасынмы?!

 

* * *

Кышка кергәнче ястык-мендәрләрен, юрганнарын олы эскәтергә төреп, кеше арасында кия торган затлырак кием-салымнарын сандыкларына тутырып, Шәүкәт авылда чакта үзе эшләгән, хәзер күрше егете утырган йөк машинасы әрҗәсенә тимер караватларын да салып, шәһәргә күчереп тә куйдылар картларны. Авыл өендә шәһәр фатирына куярлык, кем әйтмешли, кулда тотарлык җиһаз булмас инде, булганнарын шунда калдырдылар. Сыерны, биш сарыкны сатып, акчасын әтисе банкка үз исеменә салып куйды. Дөньяны белмәссең, диюедер инде.

Кышны әйбәт кенә чыктылар. Картларның урыны җылыда, чәй эчәсең килсә, газы янып тора, күмер самавырын мич кырына куеп мәшәкатьләнәсе түгел. Киленнәренең дә телгә килгәне юк әлегә.

Тел яшергән килен сыман, табын янында очрашканда да артык сүз катмый утыра. Шәүкәтләре дә «әти-әни» дип кенә йөри. Бу җылылык Шакирҗан картны йомшартты. Мал-туар саткан акчасын алып улына бирде: «Залыгыз буш тормасын инде, берәр стенка дигәннәрен, затлырагын алып куегыз, бераз өстәп япун телевизоры да алырсыз бәлки», – дигән киңәшләрен дә өстәде. Кулларына акча эләксә, аның киңәшеннән башка да нәрсә аласын Оксана үзе дә яхшы белә. Акчасын гына бирсен. Бирде карт, безгә пенсиябез дә җитә, дигән исәп беләндер инде, тиенен дә калдырмады.

Шәүкәткә әти-әнисе ничек кенә якын булса да, ул өйдә Оксанасының сүзеннән узып берни эшләмәс ир иде. Гомере буена хатын колы булып яшәде. Эшләп тапкан акчасын да соңгы тиененә чаклы аның кулына кайтарып тоттырды. Үзе тәмәкегә дә ялына-ялына, ишетмәгәнен тыңлый-тыңлый тиеннәр сорап алыр иде. Шулай яшәде. Моны әтисе дә, әнисе дә күреп тордылар. Тормышларына кысылмаска, сүз катмаска тырыштылар. Үзләренчә яшәсеннәр, дигәннәрдер инде.

Тик дәшмәүләр, «тел яшерүләр» озакка бармады. Бер түбә астында торуларына бер ел тулыр-тулмас, кара көзләргә кергәч тә, Оксана шулай бер кичне, йокларга яткач, иренең колагына:

– Шаукатик, давай домик в деревне продадим, а-а? Уговори отца… – дип пышылдап алды. Икенче көнне дә, аннан ары да сөйләшмәдеңме әле, дип искә төшерә торды. Шәүкәт, сөйләшмәдем әле дисә, үпкәләп, аңа сырты белән борылып ята торган булып китте. Иртән торгач та сөйләшми йөрде. Кич җитүгә, үпкәсен онытып, янә шул сүзләрне кабатлады. Шулай такылдый торгач, тәвәккәлләде Шәүкәт. Беркөнне эштән кайтышлый Оксанадан сорап алган акчасына бер шешә аракы алып кайтты. Өстәл көйләп, әтисе белән кич буе утырдылар. Карт, аракыга исе китмәсә дә, улы сыйлагач, салганны капкалап утырды. Җаен туры китереп, Шәүкәт күңелен кытыклап торган сүзгә күчте:

– Әткәй, әллә мин әйтәм, кышка кергәнче авылдагы өйгә бер яхшы гына хуҗа табып, сатып җибәрикме? Тормаган өй тиз туза бит ул. Аннан без дә, сез дә авылга кире кайтасы кешеләр түгел инде. Ничек уйлыйсың, әткәй?

Әтисе җыерчыклы ике кулы белән ике чигәсен тотты да шактый сүзсез утырды. Авырдыр шул аңа җавап табуы. Нигездән бөтенләйгә аерыласы килмәү газабы бәгырен теләдер. Аннан улына туп-туры карады да:

– Улым! – дип өздереп әйтеп куйды. – Без соң урамда калмабызмы? Бу марҗаң, тел яшереп кыланган булса да, ышанмыйм мин аңа, куеныңдагы юха елан түгел микән, дип бик еш уйланам…

– Юк, юк, әти, без сезне ничек ташлыйк ди инде. Икегезгә, әнә, бер бүлмә, ризыкларыбыз уртак. Үзегезнең кирәк-яракка пенсияләрегез килеп тора.

– Шулаен шулай да, белмәссең дөньяны… – Ул бу сүзне кабатларга ярата иде шул.

Картның шикләнүләре, икеләнүләре юкка булмаган икән ул чакта. Күпне күргән, күп яшәгән Шакирҗан карт уйлаганча, ул күрәзәләгәнчә килеп чыкты. Әтисе өйне саттырды. Акчасын да тагын тиененә чаклы улына бирде. Шәһәр яны булгач, өйне әйбәт бәягә сатып җибәрделәр. Акчасына кулдан тотылган бер машина сатып алдылар. Оксанасы баш-аяк киенде, киемнәрнең затлысын сатып алды. Шәүкәткә дә бер кәчтүм, бер бүрек сатып алдылар. Шуның белән өй акчасын кудылар да яптылар. Менә шуннан соң башланды да инде тормышларындагы бөтен зилзилә.

 

* * *

Башта ил өстеннән самум җилләре исте, олы бер дәүләт таркалды, илбашлары алышынды. Ата улны, ана кызны белми торган имансыз замана килде. Гөрләп эшләп торган заводлар-фабрикалар бөлгенлеккә төшә, эшчеләре хәерчегә әйләнә торган көннәр туа торды. Шәүкәт белән Оксана эшли торган автомобильләр җыючы конвейер да башта эш ритмын киметте, тора-бара тәүлекләр буе тик тора, аннан бер машина да төшми башлады. Эшчеләрне мәҗбүри рәвештә түләүсез ялга атналап та, айлап та озату гадәткә керде. Тел озайтканнарын завод капкасы артына бөтенләйгә үк чыгарып җибәрүдән тайчынмадылар. Шәүкәт тә, Оксана да макталып телдән төшмәгән конвейер эшчеләре булгангадыр, шәт, аларга тимәделәр, кыскартылган эш сәгатьләре белән булса да эшләтә тордылар. Тик акчасы гына аз иде. Шул акчасызлыктан башланды да инде өйдәге гаугалар.

Оксананың теле дә бөтен зәһәрлеге белән нәкъ шул көннәрдә ачылды. Башта ул Шәүкәтенә: «Тәмәкеңне ташла, болай да акча юк, син төтенгә очырасың», – дип тигәнәк сыман ябышты. Тартырга дип, балконга чыккан саен олы тавыш куптарды. Тора-бара картларга ташланды: «Чәй өстәле яныннан торганнары юк, конфетын да, прәннек, вареньесын да бир аларга. Камыр ашын да яраталар. Онын, маен нәрсәмә сатып алыйм мин, пенсия акчаларын кулыма тоттырсыннар», – дип, иртә торгач та, кичкә кергәч тә бәйләнепме бәйләнде. Картлар бу сүзләрне ишетеп торсалар да, баштарак дәшмәделәр. Әтисе генә пенсия акчасын өлешләп аш өстәленә куйгалады. Оксананы бу да тынычландырмады. «Нәрсә, хәерчегә биргән сыман бирә ул, яшисен яшәгәннәр, акчаның ни хаҗәтемә кирәге бар аларга», – дип дулапмы дулады. Монысы әле ябык капканы ачкан җил генә булган икән, өермәсе алда көткән.

Көннәрдән беркөнне, эштән иртәрәк кайткан Оксана кухняда аш өстәле артында чәй эчеп утырган карчыкның кулыннан чәйле чынаягын алып идәнгә томыра, үзен кулыннан сөйрәп кухнядан куып чыгара. Кысан коридорда купкан әлеге гауганы ишетеп, Шакирҗан карт та яткан урыннан торып чыга, карчыгын яклап килененә нидер әйтә бугай, Оксана аңа кул астындагы уклауны алып кизәнгән чакта Шәүкәт үзе дә эштән кайтып керде. Ул Оксананы кулыннан тотып алды, бер ачулары йөзенә чыккан әтисенә, бер күз яшьләрен тыя алмыйча үкси-үкси елаган әнисенә карап:

– Ни галәмәт монда? Әллә фатирга сыймый башладыгызмы инде? Синең нишләвең бу? – дип Оксанасына беренче мәртәбә җикеренеп алды. Тегесе аңардан да уздырып:

– Синең ач бетләреңне нигә мин көне-төне эшләп туендырырга тиеш соң әле? Көне буе конвейерда бил бөгәм, ә алар, пенсияләрен кесәләренә салып, аш өстәле яныннан тормыйлар…

Шул сүзләрне ишетүе булды, әтисенең йөзләре агарып китте, күзләрендә зәһәр ут иде. Ул эчендәге шул рәнҗешләрен тышка сүз белән чыгарырга тырышты:

– Эх, җир бит, яхшылыкның кадерен белмәгән имансыз бәндә! – дип Оксанага җикеренде. Аннан Шәүкәтенә усал караш ташлап: – Бу кадәр дә уҗым бозавы булырсың, хатыныңның табан астын яларсың, үз ата-анаңны рәнҗетерсең дип үстермәгән идем мин сине. Сүзеңә ышанып, өйсез, нигезсез калдым. Сат машинаңны, ал авылдан иске булса да бер өй. Кайтар мине туган авы-лы-ма!..

Соңгы сүзләрен ул әнә шулай суза-суза, бик авырлык белән генә әйтте. Тагын бер кат: Кайтар ми-не авы-лы-ма! – диде дә йодрыкланган учын җәеп башта күкрәген кысты, аннан «Әй Аллам» дип кенә өстәде һәм бөтен гәүдәсе белән идәнгә, Шәүкәтнең нәкъ аяк очларына суырылып төште. Йөзе ап-ак кәгазь төсле иде, авызында күбекләр күренде, үзе гырылдый башлады.

Шәүкәт тиз генә телефонга ябышты. Ашыгыч ярдәмгә шалтыратты. Табиблар, Ходайның рәхмәте, бик тиз килеп җиттеләр. Тик өлгермәделәр генә. Алар ишектән кергәндә Шакирҗан карт соңгы сулышын сулады. Аны үз бүлмәләренә күтәреп кереп караватка сузып салдылар. Күршедән укый белгән карчыкларнычакырып чыктылар. Ашыгыч ярдәм табиблары: «Йөрәге шартлаган, бик каты инфаркт», – диделәр дә сумкаларын җыештырып, чыгып киттеләр.

Карт кешене ярдырып-нитеп тормадылар, кирәкле кәгазьләрне җыйдылар да иртәгесен иртүк авылга җирләргә алып киттеләр. Әтисенең «Кайтар мине авылга» диюе фәрештәнең «Амин» дигән чагына туры килгәндер инде, үз аяклары белән түгел, җеназасы белән бер ел элек ташлап киткән туган авылына кайтып төште карт. Авыл халкына хәбәре алдан килгән иде, каберен казып куйганнар, җеназасын әтисенең бертуган энесе өендә укыдылар.

 

(Ахыры бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас