Чәчмә әсәр
13 Апреля , 14:01

Фаил ШӘФИГУЛЛИН. Тәүге адымың белән, әби… Хикәя

Класс җитәкчебез Наилә апа әйтмешли, без әби белән дөньяга карашларыбыз буенча бөтенләй капма-каршы кешеләр бит. Әбинең төп максаты – теге дөньяга, ягъни Ходай Тәгалә каршына, тулы әзерлек белән бару. Ул һәр көнне биш вакыт намаз укый, ураза тота, кычкырып-кычкырып мөнәҗәтләр әйтә. Ә минем төп максатым, – билгеле инде, яңа тормыш төзү. Мин «дүрт»ле һәм «биш»ле билгеләренә генә укыйм. Мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашам. Кыскасы, әби – диндар, мин – атеист.

Фаил ШӘФИГУЛЛИН. Тәүге адымың белән, әби… ХикәяФаил ШӘФИГУЛЛИН. Тәүге адымың белән, әби… Хикәя
Фаил ШӘФИГУЛЛИН. Тәүге адымың белән, әби… Хикәя

Без Гагарин урамындагы ике катлы таш йортта торабыз. Без дигәнем – икәү: әби һәм мин. Минем исемем Галия. Быел сигезенче класска күчтем. Билгеле инде, сез: «Әниең, әтиең кайда?» – дип сорарсыз. Әтием Ленинградта, очучы булырга укый. Ә әнием… әнием юк минем. Түр як стенада озын чәч толымнарын күкрәгенә туздырып төшергән, зур күзле, юка иренле кыз рәсеме эленеп тора. Мин бәләкәй чакта әби һәрвакыт: «Әнә шул инде синең әниең», – дип әйтә килсә дә, мин аңа ышанмый идем: «Нишләп үземнән аз гына олырак кыз минем әнием булсын!» – дия торган идем. Әтием, ялга кайткан саен, еш кына шул рәсем каршында басып тора. Мин янына килсәм, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, күзләрен сөртә. Шуннан минем дә тамак төпләрем кымырҗый башлый. Күзләремә яшь килә, һәм мин, үксеп җибәрмәс өчен, гадәтемчә урамга чыгып йөгерәм.

Ярар, әнием булмасын да, ди. Аның каравы әбием бик яхшы минем. Аның борчак-борчак алты миңле йөзе тышына карлыгач рәсеме төшерелгән кызыл тәгәрмәчле арбага утырып йөргән чагымнан ук таныш миңа. Кайларга гына алып бармады әбием мине ул арба белән. Ал, кызыл, ак розалары бөтен тирә-юньгә хуш ис бөркеп утыручы бакчаларга дисеңме, шәһәр читендәге нарат, каен урманнарына, болыннарга дисеңме. Бервакыт хәтта башына әллә ничә кат ап-ак сөлге, – ахры, чалма булгандыр – ураган бөкре карт йортына да алып барган иде. Карт, арба төбе кадәр кара тышлы китабын минем баш өстендә тотып, әллә нәрсә укыган идеме, көйләгән идеме шунда. Ачык хәтерләмим, йоклап киткәнмен.

Мин сезгә минем әбием бик яхшы дидемме әле? Ни… э-э… шулаен шулай инде ул… Тик менә, класс җитәкчебез Наилә апа әйтмешли, без әби белән дөньяга карашларыбыз буенча бөтенләй капма-каршы кешеләр бит. Әбинең төп максаты – теге дөньяга, ягъни Ходай Тәгалә каршына, тулы әзерлек белән бару. Ул һәр көнне биш вакыт намаз укый, ураза тота, кычкырып-кычкырып мөнәҗәтләр әйтә. Ә минем төп максатым, – билгеле инде, коммунизм төзү. Мин «дүрт»ле һәм «биш»ле билгеләренә генә укыйм. Мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашам. Кыскасы, әби – диндар, мин – атеист. Кызык: бер уйласаң, эт белән мәче бер түбә астында яшибез…

Әллә сез әбине үзенең намаз-ниязлары белән мыштым гына яши дип уйлыйсызмы? Юк, миңа көндез дә, кич тә, кыскасы, һич тә тынгылык юк.

– Кызым, Галия, табын янына бисмилла әйтеп утыр, кашыкны бисмилла әйтеп тот, ашны бисмилла әйтеп кап; ашап туйгач, амин ит; төчкергәч, ярхәмеки Алла, диген… Кызым, Галия, без синең кебек чагында биш вакыт намаз укый идек, уракка йөреп, ураза тота торган идек… Кызым, Галия…

Сез, бәлки: «Сөйләнә бирсен, карт кешенең эше шул, аңа нигә игътибар итәсең», – диярсез. Юк инде, булачак очучы (бәлки, космонавттыр) Вилдан Хәмитовның кызы андый түбәнлеккә, андый хурлыкка түзеп тора алмас. Киресенчә, ул ялгыш юлдан баручы әбисен дөрес юлга чыгару өчен көрәшер.

Вәт шулай. Мин көрәшне башладым да инде. Узган дүшәмбедә мәктәптән кайткач, намаз укырга җыенып йөрүче әбигә шундый сорау бирдем:

– Әби, Ходай Тәгалә үзе күтәрә алмаслык таш ясый аламы?

Әби, бер кулына тәсбихен, икенчесенә намазлыгын тоткан килеш, идән уртасында туктап калды.

– Ходай Тәгаләнең бөтен нәрсәгә кодрәте җитә, кызым.

– Ничек инде, әби? Әгәр дә ул андый ташны ясый икән, димәк, күтәрә алмый. Ә күтәрсә, куелган шартны бозган булып чыга.

– Җыен кяфер сүзләр белән башымны катырма әле, кызым, тәүбә диген… Ходай Тәгалә әллә ни бирер.

Мин гарьлегемнән еларга җитештем. Чөнки, ник дисәгез, бу соравым белән әбинең бөтен догаларын пыран-заран итәргә уйлаган идем бит мин. Түземлегемне җуеп: «Бирсен, курыкмыйм Ходаеңнан…» – дип кычкырдым. Әби беркавым, күзләрен шарландырып, баскан урынында катып торды. Аннары яртысы татарча, яртысы гарәпчә сүзләр белән мине тиргәргә, төкеренергә кереште:

– …Тфү, тфү, динсез. Алланы Алла дип белмәсәң, аны телеңә дә алма инде… Тәүбә, тәүбә… үзең ярлыка, Ходаем…

Минем беренче һөҗүмем әнә шулай уңышсыз тәмамланды.

Юк инде, сез теләсәгез ни әйтегез, әмма мин башлаган эшне ярты юлда калдыра торганнардан түгел. Әби белән бәхәсләшкәнгә ике-өч көн булдымы, юкмы – әбине кинога барырга өнди башладым. Бик озак гозерләгәч, аягына егылырлык булып сорагач, күнде тагын әби. Кино «Кигәвен» исемле, әби шикелле баш-аягы белән дин баткагына кереп чумган кешеләргә бик файдасы тиярлек иде, минемчә.

Әби кинода бик тәртипле, бик матур утырды. Ләхәүләсен дә әйтмәде, тфү, тфү дип тә төкеренмәде. Хәтта сеанс беткәч тә, вакыйгалар тәэсиреннән айный алмыйча, башын иеп утыра бирде. «Әби, әби, әйдә, кайтабыз», – дигәч кенә, сискәнеп, башын күтәрде һәм, урыныннан тора-тора: «И матур төш күрдем, кызым. Имеш, Гыйният бабаңның яшь чагы икән…» – дип сөйләп китте.

– Әби, ә соң кино карамадыңмыни?

– Юк, кызым, юк, ошамаганны… Гөнаһысын кая куярмын аның… Килүен дә синең хәтереңне калдырмыйм дип кенә килгән идем.

– Иштең, әби, ишәк чумарын, – дидем мин, эчемнән генә, әбинең бу юлы да мине төп башына утыртуына ачуым чыгып.Ичмасам, әти дә кайтмады быел. Соңгы хатында ул: «Туристлар белән Чехословакиягә китәм»; – дип язган. Әби ул хатнымиңа кат-кат укытты. Ә үзе, яулык очы белән күзләрен сөрткәләп, ара-тирә: «Шулай булмый ни… Ана күңеле балада, бала күңеле далада… Кызын кыз дип белми, әнисен әни дип… Ние төшеп калган инде Чехословакиядә… Ярар, хәерле сәфәрләр бирсен…» – дигән шикелле, өзек-өзек, бәйләнешсез җөмләләр кыстыргалап утырды. Ә шул чагында минем баш миен кызык кына бер уй бимазалый башлады. Ул уй миңа, хатны укып бетергәч тә, йокларга яткач та, иртәгесен мәктәпкә барганда да, тынгылык бирмәде. Бары тик мәктәптән кайтышлый китап кибетенә сугылып, култыгыма өр-яңа әлифба алып кыстыргач кына бераз тынычлангандай булдым.

Ул көнне өйгә кайткач, әби белән бик йомшак кына сөйләштем. Табын янына утыргач та, кулыма кашык алгач та, өчәр рәт бисмилла әйттем. Әби: «Сөбханалла, кызым, шулай, шулай», – дип, салпы ягыма салам кыстыргалый башлаган иде башлавын, әмма мин аңа исенә килергә ирек бирмәдем: теге «Кояшлы үзән» киносындагы кыз кебек ифрат ягымлы, ифрат иркә тавыш белән:

– Әби, – дидем.

– Әү, кызым?

– Әби, мин әйтәм, ну үзеңдә дә баш бар инде синең, ә? Никадәр дога, никадәр мөнәҗәт, никадәр бәет беләсең бит син.

Әби алты миңле түгәрәк йөзен кояштай балкытып кеткелдәп җибәрде:

– Хи-хи-хи, кызым. Миңа остабикәләр дә шакката торганнар иде: «Тәкый гаҗәп», «Бакырган», «Бәдәвам»нарны яттан укый идем мин яшь чагында.

– Кит аннан, әби!

– Һәй, кызым, – дип сузды әби, бөтенләй канатланып. – Мин әле дә…

Аштан соң әби белән парлашып амин иттек. Аннан әби яулыгын яшьләрчә колак артына күтәреп бәйләде дә, кулына «Зөлхәбирә» бәетен алып, тәрәзә янына барып утырды. Ә мин, иркә мәче кебек, һаман аның тирәсендә сырпаландым:

– Әби!

– Әү, кызым?

– Син… ни… әби, бәетләр дә күп беләсең, мин укыган китапларны да, әкиятләрне дә яратып тыңлыйсың. – Нигә сиңа безнеңчә укырга өйрәнмәскә, ә?

Әби, бәйләвеннән туктап, күзләрен челт-челт йомгалый башлады. Аннан авыз читендәге миңнәрен биетә-биетә, тагын кеткелдәп җибәрде:

– Чынлап әйтүеңме соң, кызым?!

– Нигә, әби, әллә син кешедән кимме? – Мин китап киштәсеннән тиз генә әлеге яңа әлифбаны күтәреп килдем. – Менә, әби, китап та алып кайттым үзеңә. Сурәтләреннән бер дә курыкма: анда ат та чана, каз да кыз, курчак та борчак кына… Куеп тор, әби, бәетеңне, хәзер башлыйбыз. Менә күр дә тор, бер айдан әти хатларын шытырдатып укый башларсың.

Әбинең авырткан җиренә кагылдым бугай: ул көлүеннән туктады, хәтта бераз кырыс кыяфәткә керде. Мин, моңа артык әһәмият бирмичә, сүземне дәвам иттем:

– Менә бу уртасына аркылы таяк куйган шалаш авызы кебеге «А» хәрефе була, әби.

– Бусы «Б», –- диде әби, кинәт кенә, имән бармагы белән китапның икенче битендәге хәрефкә күрсәтеп.

Мин, сискәнеп, әбигә карадым.

Әби бер дә көлми-нитми генә тезә бирде:

– Капка кебеге «П», кыршау кебеге «О», ыргак кебеге «Г»…

– Әби, – дидем мин, элеккегедән дә битәррәк гаҗәпләнеп. – Әби!…

– Әллә кайчан инде, әле без авылда торган чагында ук камсамуллар, өйдән өйгә йөреп, кешеләрне яңача хәреф танырга өйрәткәләгәннәр иде… Шул гомердән бирле онытмаганмын икән…

– Чынлапмы, әби, чынлапмы?! – Мин, кулларымны чәбәкли-чәбәкли, идән буенча йөгереп киттем. Тагын йөгереп килеп, әбиемнең битләреннән, маңгайларыннан үбә башладым.

Шулай итеп, берничә көннән минем сөекле әбием «ата», «бала», «арба» сүзләрен китаптан гына түгел, хәтта мин күчереп язган дәфтәрдән дә укый башлады. Әмма язуга килгәндә, әби сыеграк булып чыкты. Озын карандаш биреп тә, кыскасын биреп тә, кулларыннан тотып та яздырып карадым үзен. Юк, туганнан бирле карандаш-каләм тибрәтеп карамаган куллар тәки өйрәнә алмадылар язуга. Әле ул гына да түгел, беркөнне ахшам намазына егылган җиреннән әби бөтенләй төсе китеп, дерт итеп сикереп торды:

– Кызым, зинһар, икенче күземә күрсәтмә теге китабыңны. Шул шайтан сабагы белән әллә ничә тапкыр намазымны боздым. Дога укыйм, тел очыма әллә нинди «барабаннар», «балаганнар» килә, гөнаһ шомлыгы…

Хәер, әбинең бу сүзләре мине артык борчымадылар. Мин түземсезлек белән әтидән яңа хат килгәнне көттем. Ниһаять, шимбә көн иде бугай, хат та килде.

Әбинең шатлыгы эченә сыймый. Ул дулкынлана, каушый. Дүртпочмаклы конвертның бер алдын, бер артын әйләндерә, иснәп карый. Мин конвертны ача башлагач: «Кызым, саграк кылан, ертып җибәрерсең», – дип, минем каршымда тыпырдап тора. Ләкин мин дә ашыкмыйм. Конвертны ачып, зур-зур гәрәбә хәрефләр белән чуарланган кәгазь битен өстәлгә җәеп салам, аның янына теге язма сүзләр дәфтәрен ачып куям. Әбине үз яныма утыртам. Әби әле эшнең кая таба барганын аңламыймы, әллә аңлап та белмәмешкә салышамы, һаман: «Йә, йә, укы, кызым», – дип мине ашыктыра.

– Юк, әби, бу юлы син укыйсың, – дим мин, таләпчән тавыш белән.

– Кызым, йә шаяртма инде. – Әбинең куллары калтырый, иякләре дерелди.

– Бусы нинди хәреф? – дим мин, йомшамаска тырышып.

– И-с… ис…ән… исән-ме, – дип көйли әби, тотлыга-тотлыга. – Исәнме…

– Була, әбием, була, молодец!

– Исәнме… Га-зиз… а-нам…

Әбинең бите, иякләре ут кебек кызара, ә күзләреннән чык тамчысыдай ике бөртек яшь бәреп чыга. Бу юлы мин дә түзә алмыйм. Әбиемнең күкрәгенә капланам да тавышсыз гына елап җибәрәм. Үзем дә аңламыйм: әллә шатлыктан, әллә әбине кызганып елыйм… Аннан соң хатның калган өлешен әбигә үзем укып бирәм.

Ул көнне, мөгаен, мин белә башлаганнан бирле беренче мәртәбәдер – әбинең тәсбихы көне буе комод капкачында эленеп торды. Аякларын бөкләп, тәрәзә каршындагы диванга менеп утырган әбием үзе исә, күзләрен бер язма сүзләр дәфтәренә, бер «әлифба» битенә, бер әтием хатына күчерә-күчерә, берөзлексез иреннәрен кыймылдатты, берөзлексез әтием сүзләрен пышылдады.

Хәерле сәгатьтә, әбием. Тәүге адымың белән!

Фото: agryz.tatarstan.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас