Чәчмә әсәр
12 апрель , 16:47

Әмир ӘМИНЕВ. Танкист. Повесть (Ахыры)

Жәлләсәләр дә, ачулансалар да, илне, ил җитәкчеләрен сүксәләр дә, аяк астында яткан картның үз хәле – берәү дә ярдәм кулы сузмаячак.

Әмир ӘМИНЕВ. Танкист. Повесть (Ахыры)Әмир ӘМИНЕВ. Танкист. Повесть (Ахыры)
Әмир ӘМИНЕВ. Танкист. Повесть (Ахыры)

Танкист үзенең урынына утырды. Күпме хыялланды бит ул шушы минут хакында! Днепр өчен теге сугыштан соң югалткан иде танкын, хәзер килеп тапты. Моннан ары гел килеп йөрер, көн җылына төшкәч, шушында яшәргә дә күчәр. Рәхмәт инде бәләкәй оныгына, ул оч- раштырмаса, шушы шәһәрдә, хәтта күрше генә урамда торган танкын мәңге күрә алмас иде… Барыр җире юк, аны көтүче дә юк, аңа кайда йокласа да барыбер. Әллә хәзер үк төнне шушында уздырыргамы?

Танкист башнядан чыкты, постамент читенә басып, кече хаҗәтен башкарды, баскычын өскә тартып алып бөкләде дә танк астына тыкты. Шуннан башняга кире төшеп, сак кына люкны япты. Тынычланып бераз утыргач, гел аркасына асып йөрткән чүпрәк токчаеннан мендәрен алып (аны да Захар табып биргән иде) баш астына салды, аяк киемнәрен чиште, олы бер кинәнү белән сузылып ятты. Иптәшләре исенә төште, уе белән аларны үзләренең урыннарына утыртып чыкты: тышкы кыяфәте белән кабалануның ни икәнен белмәгән, әмма барысына да өлгергән механик йөртүче Кондратьев, орчык Филиппов, үтә җитди командир Иванов. Экипаж төгәлләнде…

Танкист, шул көннән, дөресрәге, шул төннән башлап, үзенең танкында йоклап йөри башлады. Көннәре әүвәлгечә урам гизеп, шешә җыеп, ашханәләрдә кешедән калган белән тамак ялгап үтә, төнен, тирә-юньдә кеше аягы тынгач, танкына менә. Захар белән шәһәр читендәге чүплектә йөреп, иске пальто ишарәте, җылы свитер, чагыштырмача яңа туфли тапты, юып, киптереп, шуларны танкына менгерде, ашханәдән стакан, тәлинкә, калак чәлдерде, танк төбенә зур кәгазь картон җәйде. Бер төнне яңа фатирын юарга Захарны чакырды. Булган акчаларын кушып, бер шешә аракы алдылар, шуны танк эчендә эчә-эчә, төне буе сөйләшеп чыктылар. Урыс, теле ачылып, ничек итеп бу көнгә төшүен, Тимергали үз язмышын сөйләде. Ул «Колой кантон»ны җырлады, урыс та көй сузды, шуннан икәүләшеп түгелеп-түгелеп елаштылар.

Танкына менеп-төшеп йөрүнең азагы булырын Тимер- гали карт аңлый иде. Барыбер берсе күрәчәк, әләкләячәк, күзәтеп торачак. Менә беркөнне, чынлап та, иртәнчәк (йоклап, соңлабрак торган) аягын җиргә терәве булды, янына ике милиционер килеп басты. Икесе дә – яшь кенә сержантлар.

– Йә, бабай, танк белән йөреп буламы? – дип елмайды берсе мыскыллы гына.

Карт эндәшмәде, баскычын алды да бөкләп китәргә чамалады. нвин

– Тукта, китми тор, син бит общественный тәртипне боздың, аның өчен җавап бирергә туры килер. – Икен- чесе татар егете булып чыкты. Ул картка үзенең артын- нан иярергә ишарә ясады. Милиционерларның берсе ал- дан төште, икенчесе – арттан, Тимергали карт, уртага бөкләгән баскычын, чүпрәк токчаен тотып, уртадан килә. Килделәр, начальникларының бүлмәсенә керсәләр, теге вакыт вокзалдан тотып алып килгәндә сорау алган яшь лейтенант утыра. Ул чак лейтенант иде, хәзер – өлкән лейтенант.

– Иптәш өлкән лейтенант, бу карт Жиңү паркындагы танк өстенә менгән, төшкән чагында эләктердек, дип, татар егете олы канәгатьлек белән рапорт бирде. Әйтерсең лә дәүләт чиген бозган шпионны тоткан.

– Ну и ну! Могҗиза тек могҗиза. Страна чудес. Анда ничек менгән инде?

– Баскыч ярдәмендә.

Картны күрү белән танып алган өлкән лейтенант янындагы шкафтан калын кенәгә барып алды, аның исем-шәрифен, Гөлсемнең адресын тапты.

– Ә баскычны кайдан урладың?

– Урламадым, үзем ясадым.

– Теге вакыт тоткан җирдән чыгарган идем, нигә, тагын урамда йөрисеңмени? - Өлкән лейтенантның тирән утыртылган күсе күзләре картка кадалды. – Тәмам бомжга әйләнгәнсең бит, иптәш фронтовик.

– Танкист мин!

– Танкист фронтовик булмыймыни? Танкист булгач, «глухо как в танке» дип, тем более өйдә генә утырырга тиешсең. Кыяфәтеңә караганда, иптәш танкист, сиңа урамда рәхәт түгел. Йә, бу юлы нишлибез? Мин бит, общественный порядокны бозган өчен, хөкемгә тарттыра алам. Ул синең өчен генә танк, халык өчен – һәйкәл, үткән сугыш истәлеге, немецларны җиңү символы. Сизәсеңме, нинди сәяси оттенок биреп була, ә!

– Барсы да сезнең кулда, – диде Тимергали битараф кына. – Әлбәттә, минем кулда. Ә шулай да нәрсә дип мендең анда, малай-шалайдай булып?

– Ул - минем танк. Мин аның белән фашистка каршы сугыштым. Днепрны кичкәндә, безне яндырдылар, танк шунда утырып калды, чөнки аны урынында гына ремонтларлык түгел иде… Соңыннан, ремонтлап, шушында китереп утыртканнар. Тик кем утыртканын гына ачыклый алмадым.

Гаҗәпләнде күсе күз, картның сүзләренә ышанмаганы күренеп тора иде.

– Именно синең танк икәнен кайдан беләсең, ничек таныдың соң?

– Номеры минеке, аннан күңелем дә сизә.

– Кызыңа шылтыратыйммы, әллә унбиш тәүлеккә ябып куйыйммы?

– Утыртсаң утырт, шылтыратма.

– Нишләп?

– Анда барыбер кайтасым юк.

– Ну, как знаешь. Менә кәгазь, ручка, бүтән анда менмим, и вопше, бүтән беркайчан да общественный порядокны бозмыйм, дип яз да кулыңны куй, числоны күрсәт.

– Башкортча язсам ярыймы?

– Русчаң хөртимени?

– Хөртирәк шул.

Өлкән лейтенант кәнәфиендә тураеп, сөякләрен шартлатканчы кулларын ике якка җәеп кирелде дә авызын зур ачып иснәде, шуннан йокылы тавыш белән:

– Ярый, яз, – диде канәгатьсез генә. – Дәүләт теле иттеләр дә, «русча белмим»гә сылтап, башкорты башкортча, татары татарча язарга тырыша. Монда укый белгән кеше юк, русча кирәк, дисәң, алайса, ни өчен башкорт телен дәүләт теле иттек, конституцион хокукны бозасыз, дип кенә җибәрәләр. – Монысын өлкән лейтенант әллә үзалдына сөйләнде, әллә аңа әйтте - Тимергали карт аңламады. Ни дип язарга белми озак азапланды танкист.

Өлкән лейтенант янә бер-ике әйтеп кабаландыргач, шикәрдәй ап-ак кәгазь уртасына бер-берсенә ялганмаган, кәкре-бөкре эре хәрефләр белән өч сүз язды: «Башкача тәртип бозмам». Аска фамилиясен өстәде, числоны куйды. Өлкән лейтенант кәгазьне алды да битараф кына күз йөгертте, шуннан: «Синнән нәрсә көтәсең инде», – дигәндәй, кулын селтәде, кәгазьне калын кенәгә арасына тыкты.

– Дүрт ягың кыйбла, тик бүтәнчә эләкмә, мин сине гел генә чыгарып утырмам, – диде, усал итеп. Күсе күзләре картны гүя үтәли тишеп бораулады. – Төшендеңме, танкист? Аннан, ул – минем танк, дип саташма. Синеке түгел ул.

– Баскычны алырга ярыймы?

– Ярамый! – Өлкән лейтенантның тавышында тимер зыңы ишетелде. – Син әпәт менәргә чамалыйсыңмы?

Карт җавап бирмәде. Борылды да, авыр атлап, ишеккә таба юнәлде. Үзе, котылдым шикелле, соңгы плацдарм әле исән калды, дип шатланды. Баскычы – ерунда, яңадан эшләр дә алыр, монысы кыскарак та иде барыбер. Баскычын күргәч, шулай да җаны көйде: ничә көнлек хезмәте юкка чыкты, хәерсез.

Көннәр тәмам язга авышты. Апрель туды. Кар башына җитә торган әче җил исә.

Милициягә эләккәннән соң, танкист атна чамасы под- валында кунып йөрде дә яңа баскыч эшләргә булды. Кирәк тирәкне ега, ди. Бау, кадак-фәлән юллап, Үзәк базарга сугылды. Теләнү, шешә эзләү уенда да юк, бар теләге – баскыч юнәтү.

Каршында кинәт тагын теге ике йолкыш пәйда булды. Ике яктан кысрыклап, кеше бик йөрмәгән почмакка алып киттеләр. Карт: «Туктагыз, мин бит базар аша үтеп кенә барам», – дип әйтеп-ялварып караса да туктамадылар, сөйрәүләрен белделәр.

– Базар – безнең территория, нигә киләсең һаман, орденлы бомж?

Берсе эченә китереп сукты, икенчесе аягына типте. Авыртуга түзә алмый, карт егылды. Тегеләр йөгерә-атлый качты. Тимергали карт байтак ятты кузгала алмый. Сызлану аралаш ул яныннан үткән кешеләрнең «алкаш», «бомж» дигәннәрен дә, «мескен, үлә бит» дип жәлләгәннәрен дә, «илне нинди чиккә китереп терәде бу җитәкчеләр» дип төкеренгәннәрен дә ишетеп ятты. Жәлләсәләр дә, ачулансалар да, илне, ил җитәкчеләрен сүксәләр дә, аяк астында яткан карт сукбайның үз хәле – берәү дә ярдәм кулы сузмаячак. Айкала-чайкала калкынды да аксый-туксый атлап китте һәм подвалына көчкә барып ауды.

Ул, авыртынып-сызланып, берничә тәүлек ятты өнендә, каты-коты кимереп. Әзрәк хәл кергәндәй булгач, тагы баскыч әтмәлләргә тотынды. Урыс дустын ярдәмгә эндәште, икәүләп эшләделәр. Анысы танкистның шушы арада йончуын күреп бик пошынды. Эш беткәч, боек кына хушлаштылар, нидер сизенделәр…

Яңа баскыч әзер булгач, Тимергали карт подвалда булган бөтен кием-салымын төйнәде, ныклап күз бәйләнеп, урамда кеше өзелгәч, паркка таба атлады. Бу юлы бик өрекми атлады, тирә-ягына да каранмады. Тотып утыртып куйсалар да, әлеге ише тукмасалар да, аңа барыбер хәзер. Эт көнендә яшәүдән арыды ул, бизде, гомумән, яшәүнең бер мәгънәсен дә күрми башлады, чөнки аның хәзер беркемгә дә кирәге юк: кызына да, җәмгыятькә дә…

Баскычын постаментка сөяде, зур гына төенчеген аркасына асты, кабаланмый гына менде (бу баскычын тап-таман гына итеп эшләгән икән). Люкны ачып, эчкә төште, май шәмен кабызды, алып менгән кием-салымын таратып, кигәнен киде, кимәгәнен астына җәйде. Шуннан ятты. Ятуы булды – әллә көне буе авыртынып йөрүе, әллә аруы җиткән иде – оеп та китте. Тагын төш күрде – теге төшнең гыйбрәтле дәвамы. Ул, йөгерә-чаба, әллә күпме танклар арасыннан үзенекен чак эзләп тапты. Иптәшләре дүрт күз белән аны көткән – ял вакыты беткән, кузгалырга боерык бирелгән. Тимергали йөгереп килгән уңайга танкка сикереп менде. Игътибар итсә, танкларның номерлары төрлечә, аларныкы гына – «555»… Ә кияве, кияве генә дисең, хәрби комиссариаттагы капитан да, милиция өлкән лейтенанты да ышанмаган була танкның аныкы икәненә. Үзенеке, нәкъ үзенеке!..

Тимергали карт водитель урынына утырды. Машинаны кабызды. Гажәп: ул шундук дигәндәй кабынды. Бөтен приборлар да үз урынында һәм төгәл эшли. Двигательне бераз кыздыргач, иң түбән тизлеккә салып, җай гына кузгатып карады, кузгалды, тик биек постаменттан машинаны ничек төшерергә соң? Жимертеп караса? Һәм шулай итте дә Тимергали карт: танкны бер алга, бер артка биреп, тәүдә гусеницаны бәйләгән тросларны өздерде, аннан урынында гына бөтерелеп, постаментны җимерергә тотынды. Бераздан таш, бетон ваклана, ватыла башлады, чит-читеннән зур гына берничә кисәк актарылып төште. Әйләндерә торгач, постамент тәмам какшады, нигезе җимерелеп җәелеп китте, һәм танк, әйләнгән көе, таш, бетон өеме белән бергә җай гына аска шуарга тотынды. Тимергали икенче тизлеккә салды – танк алга ыргылды.

Карт иң беренче нәүбәттә кызы белән киявенә сугылырга булды. Йортлары янына барып, көпшәне аларның тәрәзәсенә терәп, радио аша: «Гөлсем, чык, бу – мин, әтиең», – диде. Ярты минут та үтмәде, кызы, аның артыннан мышнак кияве, Азат белән Руслан подъезд алдына чыгып та бастылар. «Әти, кайда йөрисең син?» – дип кычкырып җибәрде Гөлсем, еламсырап. «Ярар, артистланма! – диде Тимергали катгый гына. – Син минем өйне саткансың икән. Кемнән сорадың?» – «Әти, гафу ит, мин…» – дип бутала кызы, ничек акланырга белми, яклау эзләп, кызы бер иренә, бер балаларына карый. Бәләкәй оныгы Руслан: «Әйттем мин сезгә, картәтинең танкы дип, ә сез ышанмадыгыз, әнә бит биш йөз илле биш саны!» – дип сөрәнли. Мышнак кияве аны үзенең артына яшерергә тырыша. Ә олы оныгы Азат гаепле төс белән читтәрәк тора һәм: «Картәти, сукканым өчен гафу ит, әнинең теге илле сум акчасын да мин алган идем, аның өчен дә гафу ит», – ди, елардай булып. «Әти, әйдә, керик өйгә», – ди кызы, әмма Тимергали катгый баш тарта: «Юк инде, Гөлсем, әтиеңә мөнәсәбәтеңне күрсәттең, кермим, авылга кайтам, син саткан йортымны кире алырга кирәк», – дип җаваплый. Танкын, урынында зыр әйләндереп, кирегә бора да хәрби комиссариатка юнәлә. Барып җиткәч, радиодан: «Унберенче кабинеттагы капитан хәзер үк монда чыксын!» – дип боера. Симез, йоп-йомры битендә күзе, танавы чак беленгән капитан пәйда була, әйтерсең Тимергалинең килүен көтеп кенә утырган. «Жиңү паркындагы танк чынлап та сезнеке икән. Ачыкладым. Гафу итегез, теге чак белми идем», – ди капитан. Үзе бер честь бирә, бер кулын күтәрә. «Бу тыл күсесен типкәләп китик, сугыштан качып утырып, ничек симергән», – ди Кондратьев. «Яшәсен», – дип җаваплый Тимергали һәм танкын кирегә бора. Юлда аны милиция бүлегенә тотып китергән ике яшь сержант очрый. Алар, таяктай катып, честь биреп кала. Бармак яный аларга танкист. Юл буе халык. Араларында милиция дә, хәрбиләр дә бар. Әмма аңа каршы чыгучы, туктарга кушучы юк, киресенчә, күпләр, теләктәшлек белдереп, кул болгый, көлә, шатлана. Кеше арасында Тимергали трамвайда карбызын ваткан һәм ачуланып эченә төрткән чибәр хатынны, «шәһәрдә башкорт күбәйде» дип канәгатьсезлек белдергән ирне шәйли. Бер урам почмагында милиция өлкән лейтенанты честь биреп кала. Базар яныннан үткәндә, аны берничә тапкыр тукмап, төенчек-токчайларын, орден-медальләрен тартып алган ике йолкыш тап була. Берсе җан-фәрман качарга тотына, икенчесе түш кесәсеннән Тимергалинең орден, медальләрен тартып чыгара. Туктый танкист һәм тегенең кулыннан бүләкләрен алып түшенә беркетә. Тимергали танкны авыл ягына бора. Тик иптәшләре туктата да, юк, без синең белән бара алмыйбыз, кайтырга кирәк, дип төшеп кала. Танкист алар белән хушлаша. Ул ашыга, аңа, караңгы төшкәнче, авылына кайтып җитәргә кирәк. Шуңа да, шәһәрне чыгу белән, тизлекне күпкә арттыра. Ул юлда туры килгән авылларны урап уза, елгаларны кичә, тауларны үтә, куаклыклар, урманнар арасыннан юл яра һәм, кояш баеганчы, авылына барыбер дә кайтып җитеп өлгерә.

Башнясына тиклем пычранган танкын капка төбенә туктатты да, люкны ачып, байтактан бирле күрмәгән өенә, каралты-курасына карап торды. Болай бернәрсә дә үзгәрмәгән сымак. Ныклап кулы тияргә дә өлгермәгәндер Кәрам малаеның.

Шуннан радиосын алды да: «Егет, чык әле, сүз бар», – дип эндәште. Көттерми генә, өйдән яшь ир килеп чыкты.

– Син нишләп минем өйдә торасың әле? – диде танкист, катгый гына итеп.

– Нишләп дип, сатып алгач торам инде.

– Аның бит хуҗасы мин!

– Гөлсем ападан, Тимергали бабай өен сатканны беләме, аның рөхсәте бармы дип, кабат-кабат сорадым…

– Гөлсемнең йортны сатарга хокукы юк иде. Ул сиңа миннән бернинди дә справка, ышаныч кәгазе алып килмәде. Шулай булгач, минем үз кулларым белән салып кергән йортымны кире алырга тулы хакым бар.

– Ә мин нишлим? Егетнең тавышы көчсез генә чыкты, тирә-ягына карап, кемнәндер яклау эзләде.

– Ансын белмим. Әлегә әтиеңә күч, аннан берәр нәрсә уйларсың.

Тимергали, танк эченә төшеп, люкны шап иттереп япты да көпшәне өйгә төзәде – Кәрам малае тәүдә аның бу кыланмышын аңламады, җыелып килгән кеше кычкырыша башлагач кына, эшнең җитди икәненә төшенде – калтыранып китте, нигәдер кулларын күтәрде, шуннан кинәт борылды да ишеккә ташланды. Күп тә үтми, аның булган бар мөлкәте, чыгарылып, капка төбенә өелгән иде.

Тимергали танкын урынында гына йөз сиксән градуска борды да арты белән ихатага кертеп утыртты. Моторын сүндерде, чыкты, шлемын, комбинезонын салды, гимнастёркасындагы орден-медальләрен сыйпады. Кабаланмый гына төшеп, болдырына аяк басты, үз нигезен, үз тылын кайтарып ала алуына куанып, канәгать көрсенде дә: «Саумы, өем, мин кайттым! Моннан соң, сине калдырып, беркайда да китү юк», – дип, учы белән стенага сукты…

 

Чираттагы Жиңү бәйрәме алдыннан парктагы танкны буяу өчен, ике кеше постаментка менде. Әлбәттә, агач баскыч ярдәмендә түгел, автокран мендерде. Шунда алар танк астында яткан баскычка, арканга игътибар итте. Аптыраштылар да, танк өстенә менеп, люкка күз салдылар. Гаҗәп: сварка белән ябыштырылган урыны кубарылган! Буяучыларның берсе, куркып кына, люкны күтәрде, икенчесе үрелеп эчкә карады. Карады да, коты алынып, башын тартып алды. Бераздан икәүләп башларын тыктылар һәм шундый күренешкә шаһит булдылар: эчтә, куллары белән рычагларга нык ябышып, җансыз күзләрен туры, чал башын горур тотып, бер карт утыра иде…

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас