Чәчмә әсәр
11 Апреля , 10:30

Әмир ӘМИНЕВ. Танкист. Повесть (Ахыры бар)

Берсе Тимергали картның йөзенә китереп сукты, икенчесе биленә типте. Карт йөзен каплап бөгәрләнде дә  җиргә тәгәрәде. Байтак ятты. Башын күтәргәндә, тегеләр янында юк иде. Вак-төяк киеме, унлап буш шешә, кружка салган чүпрәк токчае, иң начары – түшендәге орден-медальләре юк. Алып киткәннәр кабахәтләр.

Әмир ӘМИНЕВ. Танкист. Повесть (Ахыры бар)Әмир ӘМИНЕВ. Танкист. Повесть (Ахыры бар)
Әмир ӘМИНЕВ. Танкист. Повесть (Ахыры бар)

Карт базарга каршы гына биш катлы йортның аскы катындагы бер оешманың (әле ул бикле) тупсасында утыра. Утыра һәм алдында кырмыска күче кебек кайнашкан халыкны күзәтә.

Менә урта яшьләрдәге, иллене узгандыр, бер ир атлап килә. Чырае яшь күренсә дә, җилле итеп корсак үстереп алган, чалбарын, шуның өстенә күтәреп, нәзек каеш белән буган. Өстендә – ак күлмәк, юан төенле галстук, әйбәт тукымадан тегелгән плащ. Башында – кара эшләпә, ике кулында да – авыр сумка. Яныннан, дөресрәге, чак кына алдарак, хатыны бара. Йөзе усал, иреннәре кысылган, нәзек гәүдәсен уклау йоткан кебек тотып атлый. Кулында кечкенә кара сумкасыннан башка әйбер юк, үзе әледән-әле, артыннан юргалаучы иренә борылып, канәгатьсезлек белдерә. Ирен тәмам буйсындырып алган икән дигән нәтиҗә ясый танкист. Бүген, мөгаен, киләсе килмәгәндер бу ирнең, синең базарыңнан башка да эшем җитәрлек, дигәндер. Ә бу җаһилы, бармасаң, бернәрсә дә пешермим, бүгеннән алып үзең пешереп ашарсың, дип куркыткандыр. Нишләсен, берәр җиргә барырга җыенган җиреннән – ничек пөхтә итеп киенгән бит – бичәсенә иярергә мәҗбүр булгандыр…

Егерме яшьләрдәге егет бер чәчкә бәйләме алды да, ялт-йолт карана-карана, павильон алдына чыгып басты. Әле тегеләй үтә, әле болай – берәрсен көтәдер. Бот-балырларын кысып торган чалбар кигән, чәчләре пумала кебек тузынкы. «Орчык бит әле хас та, – дип уйлый танкист, – бер дә җитди егеткә охшамаган, безнең заманда

яшьләр барыбер дә икенче иде. Юк, безнең танкка ярамас бу малай, немец күренү белән, коралын ташлап качар иде. Хәзерге яшьләр фашистка каршы барыр яшьләр түгел, сугыш бүген чыга калса, кырып салачак дошман бу маңкалар армиясен».

Егет кинәт кенә урыныннан купты, колачын җәеп, кыска гына куртка, биек үкчәле туфли кигән, малайларча кыска чәчле кызга каршы чапты. Ә кыз һич ашыкмый, үз бәһасен белеп, җай гына атлый. Кочаклаштылар, дөресрәге, егет ишарәте кочаклады, авызын ерып, чәчкәсен тоттырды, кызның биленнән алды да, тартып дигәндәй, трамвай тукталышына алып китте. Юк, мондыйлар белән Днепр өчен сугышып булмас иде, бигрәк сыек.

Үзе сымак олы гына кеше әнә чатанлап атлый – сугыш кәсәфәтедер… Яңагын йон баскан, танавы бәрәңге кебек йомры һәм рәвешсез, кәпәч дигәне башында коймак сымак ләшпәеп төшкән. Кашлары чабатадай калын, иреннәре салынкы. «Авылдан, – дип фикер йөртте танкист, – аркасындагы рюкзагына караганда, үзе эшләгән берәр нәрсә сатарга китерә…»

Кеше тикшереп утыруы кинәт тукталды картның: кулбашына шапылдатып сукканга дертләп борылып караса, алдында теге чак «базар янында эзең булмасын, бу – безнең территория» дигән ике сукбай басып тора.

– Без сине искәрттек, татарва, бу тирәдә йөрүеңне оныт дип, шулаймы?

Җавап бирү түгел, аңына килергә дә өлгермәде карт, тегеләр үзләре җаваплады:

– Искәрттек, ә син аңламагансың, һаман безнең биләмәгә керәсең.

– Кара, бу орден-медальләр тагып алган түгелме? – диде берсе, мыскыллы гына елмаеп, аннан иелеп һәркайсын тоткалап карады. – Боларны кайдан урладың?

– Урламадым, сугышта бирделәр.

– Алдашма, мондый наградалар алган кеше бомж булып йөрми ул.

Карт эндәшмәде. Фронтта танкист булуын, байтак алышларда катнашуын, Днепр өчен сугышта танклары ватылуын сөйләп утыра алмый бит инде бу йолкышларга. Барыбер ышанмаячаклар. Картның җавап бирмәвен егетләр орден, медальләрен чынлап та үзенеке түгел, кемнәндер урлаган итеп кабул итте шикелле.

Берсе Тимергали картның йөзенә китереп сукты, икенчесе биленә типте.

Карт йөзен каплап бөгәрләнде дә тупсадан җиргә тәгәрәде. Байтак ятты. Башын күтәргәндә, тегеләр янында юк иде. Вак-төяк киеме, унлап буш шешә, кружка салган чүпрәк токчае, иң начары – түшендәге орден-медальләре юк. Алып киткәннәр кабахәтләр. Захар, тукмап, хәтта үтереп китүләре бар, саграк йөре дип, бик дөрес әйткән икән.

Шешә җыю – иң төп яшәү чыганакларының берсе. Халык, бигрәк тә яшьләр, сыра эчә, күп эчә; танау аслары да кипмәгән малай-шалай, хәтта кыз-кыркын урам буйлап сыра чөмереп йөри, шешәләрен тукталышлар- да, эскәмияләрдә калдыра, агач, куак төпләренә ыргы- тып китә, подъездларга ташлый. Тик, эчүчеләре сымак, җыючылары да күп шул аның. Тимергали карт сымак урамда көн итүчеләр генә түгел, әби-чәби, алай гына дисеңме, ару гына киенгән хатын-кыз, ир-ат та җыя. Кичләрен, сумка, рюкзак тотып, байтак кеше чыга шешәгә сунарга – танкист аларның чүп-чар савытларында казынганын, тукталышларда эзләнгәнен күреп йөри.

Әле чак «бомжить» итә башлаган мәлендә, ирексездән шундый хәлнең шаһиты булган иде ул. Егет чорына кереп килгән берәү, өлкән класс укучысы яки студент-мазардыр, тукталыш эскәмиясендә, сыра чөмерә-чөмерә, гәзит укып утыра. Кулбашында – спорт сумкасы, кулында сигарет, кигән киеме дә күркәм генә. Тукталыш будкасына берәүләр керә, икенчеләр чыга, шулай да Тимергали өч кешенең – кулын кузгаткан саен, чүпрәк сумкасындагы шешәләре шалтырап-шалтырап куйган әбинең, сәләмә генә киенгән урта яшьләрдәге ирнең һәм бер егетнең – туктаган автобус, троллейбусларга бөтенләй игътибар итми, карашларын әлеге сыра эчкән егеттән алмаганлыкларын шәйләде. Нигә бик еш күз салалар икән дип, карт бу өчәүнең шикле кыланмышларын тәүдә аңламый утырды әле, сыра кимегән саен, кузгалышып-кузгалышып куйганнарыннан гына аларның әлеге шешәнең бушавын көткәнлекләренә төшенде. «Да, – аны каравыллап утырган бер мин генә түгел икән», – дип, эчтән генә көлеп тә куйды Тимергали. Ә вакыйга, чынлап та, көлкеле тәмамланды.

Студент бер-ике уртларлык сырасы калган шешәсен, башын артка ташлап, авызына каплавы булды, чүпрәк токчае шешә белән тулы әби урыныннан калкынды, аны күреп, ир кеше торды, әмма аларның икесеннән дә егет җитезрәк булып чыкты: ул, бу икәүдән ераграк утырса да, корбанына ташланган козгындай, бер-ике сикерүдә студент янына барып җитте дә, тегенең эчеп бетерүен дә көтми, шешәсен кулыннан тартып алды. Тезе белән әбигә төртелде, анысы егылды, мескеннең, кулыннан токчае ычкынып, шешәләре тәгәрәп китте, ә эчеп бетелмәгән сыра студентның чалбарына түгелде. Ул: «Что ты делаешь, сволочь?» – дип сикереп торган иде дә, үзеннән талап дигәндәй шешәсен тартып алган егетне куып җитә алмасын аңлап, чалбарын сыпыра-сыпыра, кире утырды.

Ул шешә галиҗәнапларын табулары, җыюлары, ай, җиңел түгел. Башкалардан элегрәк өлгерим дисәң, иртүк чыгарга кирәк. Анда да йокысыз әби-чәби сыпырып чыккан була әле. Күпләр чүплектә, чүп савытларында казына. Тимергали карт та шунда эзләнеп караган иде дә, азактан ваз кичте – халык аракы, шәраб шешәсен ыргытса да, сыраныкын бик ташлап бармый. Чөнки аракы шешәсе егерме тиен булса, сыраныкы – бер сум. Аннан килеп, чүп савыты эчендә казынырга җирәнә дә Тимергали карт. Шуңа Захар чүп савытларын актарган чакта, ул читтән генә карап тора. Соңыннан урыс, ну аксөяксең дә инде, дип көлә. Шешәнең иң күп табылган мәле – шәһәрдә берәр төрле чара үткәндә. Шәһәр көне, Яшьләр көне кебек һәм бүтән бәйрәмнәрдә, бигрәк тә кичен, яшь-җилкенчәк ташкындай шәһәр үзәгенә агыла. Һәрберсенең кулында диярлек шешә. Эчеп беткәнен уңлы-суллы ыргытып баралар. Артларыннан җыеп кына өлгер. Кулына тоттырып киткәннәре дә бар, шешә төбендә бер-ике йотым калдырганнары да очрый.

Йөри-йөри, Тимергалинең өйдән киеп чыккан киемгенәсе тузды, пычранды, майланды. Алмашны күбрәк алырга башы җитмәгән. Хәер, бар иде, теге ике бәндә сумкасы белән тартып алдылар бит. Аягындагы ботинкасы да сүтелеп-тузып бара. Ә башына кияргә бөтенләй онытып чыгып киткән кызулык белән, ярый әле, Захар ләпшәеп беткән бер фуражка аламасы бирде. Берәр чүп-чар арасыннан тапкандыр инде. Өшетә, бигрәк тә иртәле- кичле. Андый чакта йөрергә, хәрәкәтләнергә тырыша, һәм «Язгы көн яманында, карлы-бозлы яңгырда, нишләрмен икән соң?» дигән уй миен борауларга керешә. Гөлсеме белән киявенә кире кайта алмый. «Килдеңме, барыбер шул яратмаган киявеңә ишек кагасың инде», – дигән мыскыллы елмаюны күргәнче, урамда йөрүе мең артык. Эстәрледә яшәгән Әкълимәсенә барса, әлбәттә, Гөлсеме ише булмас, әмма борчыйсы килми – кияве, аяк-кулын сындырып, өендә ята. Ул кияве ару болай, сүзләре килешә иде. Төзелештә эшләгәндә, өченче каттан егылып төшеп казаланып куйды. Инвалидлык биргәннәр. Нил улының бичәсе алама. Кузгалма, үзебезнең авылда өй салыйк дип, күпме әйтте шул улына, бичә сүзеннән чыга алмый, чит якка ияреп китте барды. «Бирнәле килен» булып төште инде. Бәләкәй генә йортта бабасы, әбисе, өч бала белән көн итәләр бүгенге көндә.

Хәзер шунысына кайгыра Тимергали карт: Гөлсеме өйне шуларга сатса ни була инде? Жайлап түләрләр иде әле. Түләмәсәләр тагы. Нигез корымас иде ичмасам, карт үзе дә үз тупсасына иркенләп барып төшә алыр иде. Төпчек улы Мәҗит тә өметен акламады, армиядән кайтты да, классташ егетенә ияреп, Себергә чыгып олакты, һаман кәләшсез. Сирәк кайта. Елына бер бирелә торган отпускысында гына. Аңа да сыена алмый Тимергали карт – тулай торактамы, барактамы көн иткән кешегә ни йөзең белән барып керәсең?

Менә шулай балаларын, аларның көнитешен барлый танкист. Холык-фигыльләре үтә начардан булмаса да, ничектер язмышлары ул өмет иткәнчә яхшыдан булмады. Себер киткән Мәҗитеннән башкалары институтка имтихан тотып караса да, Әкълимәсе генә керә алды, инженерлыкка укыды. Нилы – колхозда механизатор, Гөлсеме училище бетерде, сатучы.

Балалары бар да, башын төртер урыны юк Тимергали картның. Аннан мескенләнеп йөрисе дә килми. Холкы кушмый, горурлыгыннан уза алмый. Танкист бит әле ул, немецны чүктергән кеше. Шул илбасарларга торган башы белән, яшәргә кертегез әле дип, ничек барып керсен? Ай, аты коргыры Гөлсем, нишләп кенә сатып җибәрде икән йортын? Болай йөрмәс, кайтыр да морҗасыннан төтен чыгарып яшәп ятар иде ләса.

Эче пошып, нишләргә дип өзгәләнгән мәлләрендә Тимергали танк янына килә. Килә дә, каршысына басып, мышнак кияве әйтмешли, «тимер өеменә» карап тора. Юк, танк аның өчен бер дә тимер өеме түгел, ә балаларыннан да якын тере җан гүя. Ул – танкистның соңгы плацдармы. Гөлсеме белән кияве, фатирларыннан куып ук чыгармасалар да, аннан тәмам йөз чөерделәр. Үзе сымак ике йолкыш базар тирәсенә якын китерми, эзәрлекләпме эзәрлекли. Житмәсә, орден-медальләрен алып киттеләр. Транспортка утырырлык түгел, әрлиләр, куалар. Хәзер, чынлап та, бөтен юанычы булып шушы танк калды. Ул аңа хәл-әхвәлен сөйли, сер уртаклаша. Шушы соңгы плацдармын да бирсә… калганын күз алдына китерергә дә курка танкист.

Көннәрдән бер көнне, шулай танк алдында басып торганда, башына кинәт көтелмәгән уй килде: эченә кереп караганда ничек булыр икән? Әлбәттә, биектә утыра, дүрт метр гына бардыр, менүе бик җиңелдән булмас, шулай да… Шушы көннән башлап, әлеге коткылы һәм кыю уй-теләк картны көне-төне эзәрлекләде. Нияте балаларчарак икәнен дә чамалый, егылып төшә калса, нык имгәнәчәген, хәтта үләчәген аңлый, әмма танкына менмичә, аның эченә кереп карамыйча, йөрәге тынычлана алмас кебек.

Менәм дисәң, баскыч кирәк әле. Аны такта-токтадан ясарга яки арканнан ишәргә була. Тактасын төзелеш тирәсендә табарга мөмкин, бау-мазарны магазин, киоск артыннан эзләр. Материал табуы кыен булмас: тик кайда ясар соң баскычны? Урыны, инструменты кирәк.

Күп уйланды, төрле планнар корды танкист шушы уңайдан һәм дөнья хәлен белеп булмый, баскычны агачтан да ясарга, аркан да ишәргә кирәк булыр дигән карарга килде. Нәрсә очрата, ярардаен җыя башлады. Шешә җыю да, кешедән калганны ашау да, максаты булгангамы, аны элекке ише бик тартындырмый башлады. Үзәк базарга барып чыгып, теге ике йолкыштан тагы бер тукмалуы да аны әлеге уеннан чигендермәде, киресенчә, дәртләндереп кенә җибәрде – әүвәле, мин дә алар кебек бомж инде дип уйласа, хәзер үзен алардан югарырак итеп тоя иде.

Йортлар буйлап йөреп, бер биксез подвал тапты; шунда такта, агач кисәкләре җыйды, юлда очраган, күзенә салынган бау, шпагат-фәләнне токчаена салып йөрде; төзелеш барган җирдән кадак, чүкеч итәрлек торба кисәге, башка кирәк-ярак тапты. Атна-ун көн дигәндә, аркан баскыч, янә өч көннән агач баскычы да әзер булды. Гомер буе авылда яшәгән кеше бит, кулы оста иде, ике баскыч та ярыйсы ук җыйнак, нык килеп чыкты. Агач баскычын йөртүе уңайлы булсын өчен, хәтта уртага бөкләрлек итеп ясады. Ә аркан баскычы токчаена да сыя. Ниһаять, беркөнне, дөресрәге төнне, Тимергали карт, аркан баскычны гына алып, подвалдан чыкты да танкына юнәлде. Урлаша белмәгән кеше ни, ифрат куркып атлады, сугышта дошман белән йөзгә-йөз очрашканда да шүрләмәгәнне… Максаты постаментка бүген үк менү түгел, максаты – баскычның буе җитәме-юкмы икәнен тикшерү. Төн уртасы булса да, кеше йөри, бигрәк тә яшьләр. Карт алардан йә парктагы агачлар ышыгына яшеренеп кала, йә тегеләрнең каршысына барып үтеп киткәндәй була. Танк янына килеп җиткәч, алан-йолан каранды да, аркан баскычны токчаеннан чыгарып, бер очын өскә ыргытып карады. Бау нәрсәгәдер эләккән кебек булды, әмма тарткан иде, ычкынды. Икенче тапкыр ташлады. Бу юлы эләкте шикелле, суырылып төшмәде, тик постаментның шоп-шома таш сыртына сылашып яткан арканга басып менүе мөмкин түгел иде. Стена белән баскыч арасында аралык булмагач ни, аягы белән бауга баса алмый да шул. Баскычны кире алырга булып аска тарткан иде, ычкындыра алмады, шуннан, кеше күрүеннән куркып, кулындагы очын да өскә ыргытырга мәҗбүр булды.

Иртәгәсен танк янына бармады. Төшкә тиклем тынчу, әмма җылы подвалда утырды. Шуннан, чыгып, якын-тирәдә генә йөреп әйләнде, бер сыраханәгә кереп, кемнәрдәндер калган сыра, кипкән балык койрыгы, икмәк сыныклары белән тамак ялгады да кире подвалына кайтты һәм шунда йокларга калды. Төшендә танклар күрде. Күп танклар. Батальон гына түгел, бер полк танклар. Тимергалиләрнеке дә бар. Алар чигенүче дошманны куып бара, имеш. Шунысы гаҗәп: һөҗҗүм итеп барган танкларның барысының да башняларында «555» саны…

Агач баскычны уртага бөкләп тотты да икенче көнне янә танкына таба атлады Тимергали карт. Килде, алан-йолан каранды, тирә-як тәмам тынгач, постаментның тәбәнәгрәк арткы ягына баскычын терәде. Беренче аратасына басты, түзәрме, сынмасмы яки шуып китмәсме дип селкетеп карады, шуннан сак кына икенчесенә басты һәм өскә үрмәли башлады. Кулы баскычның очына җиткәч, аның кыскарак икәнен чамалады – бер ярты метр чамасы җитми иде, каһәрең. Ярый, элекке көн ташлаган бау баскычка якын гына яткан. Шуны сәрмәп табып тотынды да, ябышып, өскә үрмәләде. Күтәрелеп баскан иде, йөзенә салкын җил, колагына парктагы каеннар шавы бәрелде, шомлы караңгылык өстенә җимерелеп төшеп килгәндәй тоелды. Ә күңеле шундый җиңеллек, шундый канәгатьлек белән тулды, әйтерсең лә хәзер танкына кереп утыра да кузгалып китә… Әлбәттә, бу – үзенең танкы. Мышнак кияве, юкны сөйләмә, кайдан синеке булсын, дисә дә, карт танкист тәненең бөтен күзәнәкләре белән сизә – үзенеке. Кармана-кармана, гусеницага менде, башняга кулын салды, люкны тартып караган иде, бикле. Уратып капшап чыкты, бер урыннан сварка белән ябыштырылуын аңлады. Монысын һич уйламаган иде, дөресрәге, шундый биектә утыргач, кем менсен, мөгаен, ачыктыр, дип уйлаган иде… Болай гына көч җитмәс, актарырга лом сымак нәрсә кирәк булыр.

Керә алмаса да, шуны ачыклавы яхшы булды әле. Тимергали танкын яратып сыйпады. Броня шома, тигез, пуля, снаряд ярчыклары тигән җире сизелми дә диярлек – яхшы итеп буяганнар. Ягулык баклары юк, гусеницаны алдан да, арттан да тимер трослар белән постаментка беркеткәннәр… Жиргә төшәргә дип агач баскычка аяк баскач, киләсе юлы тотынып менгәндә ышанычлырак булыр дип, арканын шул тимер троска бәйләп куйды. Төшкәч, агач баскычын җәһәт кенә икегә бөкләп алып, подвалына ашыкты. Шөкер, күрүче булмады, бу баруы да уңышлы үтте.

Ломны иртәгәсен үк тапты һәм төнен, аны тотып, янә танкына күтәрелде. Люк башняга бер генә урыннан түгел, ике урыннан ябыштырылган икән. Шулай да аны каеруы кыен булмады – лом очын тыгып каерган иде, шарт итеп ачылды китте. Танавына тимер исе катыш бөркү һава бәрелде. Карт, башняның читләренә тотынып, аякларын эчкә төшерде. Табаннары төпкә терәлгәч, шырпы сызды – яктылык бер мәлгә генә тимер стеналарны күрсәтте дә шундук сүнде. Шулай да карт бөтен приборларны да алганнарын шәйләп өлгерде. Ә калганы элекке сымак, сугыштагы кебек, тик май, солярка исе генә юк, иптәшләре юк…

 

(Ахыры бар.)

 

Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас