

Шушы минуттан соң карт үзенең арытабан монда кала алмаячагын аңлады. Ул хәзер бу йортта – кирәкмәгән җан иясе, ул артык, ул барысына да комачаулый, аларга үзләренчә, үз кануннары буенча яшәргә ирек бирми. Ул, эчтән сыктап, гарьләнеп, йокысыз төн үткәрде. Иртәнчәк, кызы белән кияве – эшләренә, оныклары укуларына чыгып йөгергәч, кабаланмый гына, чәй эчте, уйларын барлады. Шуннан тәвәккәлләде: китәргә! Киндер токчаена алмаш киемнәрен салды. Паспортын эзләп караган иде дә, тапмады. Гөлсем, пенсияңне үзем алырмын, йончып чиратта басып тормассың, дигәч, аңа биргән иде шул. Документы булмагач, хәзер үз акчасын үзе ала алмый йөрер инде. Шулай җаны көеп, әзрәк икеләнебрәк басып торды да янә шкафка тыгылды: бер ордены, бер медале беркетелгән костюмын кисен әле, йә чыгарып ташларлар. Фатир ачкычларын суыткыч өстендә калдырып, ишекләрен шарт ябып, урамга чыкты Тимергали карт. Аны иртәнге салкын һава, аксыл томан, машина шавы, кешеләр йөгерешүе үз кочагына алды…
Картның яшәү мохите – хәзер урам. Ай-й, авыр аңа яңа тормышка өйрәнүе! Ни дисәң дә, сугышны, сугыштан соңгы авыр елларны хисапламаганда, көнитмеше әллә ни начар да булмады бит: ел әйләнәсенә сөт-катыктан, ит-майдан өзелмәде, бакчасында бәрәңгесе, җиләк-җимеше үсте. Ризык муллыгы, әлбәттә, таң сарысыннан торып караңгы төшкәнче эшләү нәтиҗәсендә иде. Әмма Тимергали карт беркайчан да зарланмады, шулай кирәк, тормышта тир түкми булмый, дип эшләп тик йөрде. Дәүләткә дә, үзенә дә. Авылда бит ялкауга көн юк, анда, халык әйтмешли, эшләсәң генә тешлисең… Монда, урамда, авылдагыча өсте-өстенә өелеп яткан эш юк, әмма чослыгың, җитезлегең барыбер кирәк! Бар эшең – йөрү, эзләнү. Бүренең тамагын аягы туйдыра, дигән сымак, Тимергали кебек сукбайларның да тамагын әнә шул аягы туйдыра. Әмма иң аянычлысы шул: ач һәм пычрак йөрүдән бигрәк, шушы көнгә төшүдән кимсенә. Горурлыгы нишләп мин бу көнгә тарыдым соң әле, мин – танкист, илне фашист итегеннән таптатмас өчен көрәшкән ләса дип күтәрелә дә чыга, күтәрелә дә чыга.
Ачыкты. Хәтта икешәр-өчәр көн авызына бер тәгам ризык эләкмәгән чаклары булды. Юкка чыгып киттем, тамагым ач утырмады, калганына ничек тә түзәр идем әле, дип үкенгән, кире кайтырга җыенып беткән мәлләре дә булмады түгел. Әмма Гөлсемнең, аннан да бигрәк киявенең сытык йөзен күз алдына китерә дә кайту турындагы уйларын читкә куа. «Кайтмый хәлең юк, картлач, бездән башка борын төртер урының бармыни, һаман шул яратмаган киявең йортында торырга, шуның икмәген ашарга инде», – дип, мыскыллы көләчәк кияве. Кеткелдәп, мышный-мышный көләчәк. Аның шул кыяфәтен күрмәс, агулы сүзләрен ишетмәс өчен генә дә, әллә ниләр бирердәй булырсың. Илдә чыпчык үлми, әнә алар сымаклар шәһәр тулы. Яшиләр бит. Көне бетмәсә, ул да яшәр.
Өйдән чыгып киткәндә, март башлары гына иде. Хәзер көн сындыра башлады, язга тартты. Әмма төннәрен нык чатнама салкын, кайсы почмакка барып сыенырга белми сукбай…
Беркөнне Үзәк базар тирәсендә йөри иде, үзе сымак сәләмә киемле, җиткән чәчле, битен сакал-мыек баскан икәү туктатты. Чагыштырмача яшьләр, һәрхәлдә, Тимергали карттан байтакка кечеләр.
– Син кем? Монда нишләп йөрисең? – диде берәүсе, катгый гына итеп. Тар кулбашына ике чүпрәк токчай аскан, ябык гәүдәсе көянтәдәй алга бөгелгән. Кыяфәтләре изгелекле бәндәләргә охшамаган һич. Ул үзе дә башкаларга шулай күренә микән? Аллам сакласын… Авылдан килгән берәрсе күреп калса – харап. Танкистны очраттым әле, кызы кугандыр, урам буенча хәер сорашып йөри, ябыккан, беткән, кием генәсе, уф, дип кайтып сөйләр.
Тимергали карт бер мәлгә югалып калды – күпме йөреп, мондый сорау биргәннәре юк иде әле. Аннан килеп, рус телен аңлавын аңлый, ә менә кайтарып җавап бирүе барыбер дә авыр. Шулай да, йөрим әле, ярамыймыни, дигәнрәкне аңлатты.
– Ярамый! – диде сорау биргәне. – Бу – безнең территория. Тагы күрсәк – үзеңә үпкәлә. Белдеңме, татарин? Исәр башыңа салып куй: безнең территория, сиңа монда керергә рөхсәт юк!
Бу тирәдә йөрергә тыючылар кеше арасына кереп югалды. «Минем сымак хәерчеләр, ә ничегрәк сөйләшәләр», – дип уйлады Тимергали. Шулай да «безнең территория» дигәннәрен аңлап җитмәде. Үзе сымак яшьләрдәге Захар исемле бер җирән урыс белән танышып алган иде аңарчы, дөресрәге, уртак нужа таныштырган иде, шуннан сорады әлеге сүзнең мәгънәсен. Теге ни, байтактан бирле урам буенда көн иткән адәм, шулай аңлатты. Базар тирәсенә алар хуҗа, алар контрольдә тота була. Шәһәрне төрле төркемнәр үзара бүлешкән икән, алар бер-берсенең биләмәсенә керми, керә калса чәкәләшүгә китә. «Тегеләрнең сине тукмап ташлаулары, хәтта үтерүләре дә ихтимал, саграк йөрергә кирәк», – диде Захар.
Базарда халык күп, бигрәк тә шимбә, якшәмбе көннәрендә. Халык күп җирдә акча төшеп кала, су, сыра шешәләре җыела. Ашханә, кафе сымак җирләрдән дә тамак ялгарга табарга, һич югында, капчык, ящик ташышып, тиеннәр җыярга мөмкин. Шулай булгач, кемнең шушы «территория»не бирәсе, бүлешәсе килсен инде?!
Янә артка чигенде карт, янә бер позициясен бирде. Аны кысрыклау һаман дәвам итә, камап, почмакка кысрыклауларына да күп калмый. Ул чагында инде ике кулын да күтәреп бирелергә мәҗбүр булачак.
Тормышның ул күзаллаганнан күпкә катлаулырак икәненә төшенә бара Тимергали карт. Моңа тиклем, гәзиттән укып, телевизордан карап, кешедән ишетеп, аның асылының өстен генә шәйләгән икән. Баксаң, тормышның зур өлеше безнең күздән читтә икән. Аның өсте һәм асты бар икән. Асны шунда яшәгәннәр генә күрә, өстәгеләр – иркен, бай яшәгәннәр – күрми, күрсә дә күрмәмешкә салыша. Шушы ике катлылык (гамәлдә күп катлылык) торган саен ныграк аерымлана, аралары ерагая бара. Авылда бу юк сымак, һәрхәлдә, ул киткәнче тоелмады, ә монда, шәһәрдә – адым саен.
Бер шулай трамвайга утырган иде. Этешмәде, төртешмәде, иң азаккы булып керде дә арткы тәрәзә янына сыенды. Чөнки күптән юынмаганлыктан үзеннән алама ис килгәнен дә, киеме чиста түгеллеген дә белә, шуңа да кеше арасына тыгылмаска тырыша. Билет сатучы, олы гына яшьләрдәге хатын, аңа күпмедер вакыт текәлеп торды, шуннан эндәшми-нитми ары китте. Тимергали карт сымаклардан сукыр тиен алсынмы? Ә янына килеп баскан бер марҗа әле арты белән борылды, әле, кире әйләнеп, аңа йөзен җимереп карады. «Янында торганга канәгать түгел, әрләшергә сәбәп эзли», – дип уйлады танкист һәм күз кырые белән генә тулы гәүдәле, битенә әллә күпме буяу яккан һавалы хатынны күзәтергә тотынды.
Тукталышка килеп җитәр алдыннан, трамвай кинәтрәк туктаган иде, марҗаның идәнгә куйган сумкасыннан карбызы тәгәрәп чыгып, Тимергалинең аяк очына килеп ятты. Хатын үзе дә чак егылмады: чайкалып китте дә бер кулын картның эченә терәргә мәҗбүр булды. Кулын кинәт кенә тартып алды, иелеп, карбызын тота алмый азапланды. Шуннан ачу белән картның аягын этте.
– Встал, не сдвинешь с места! Осёл!
Тимергали аякларын күчереп баскан иде, карбыз ни, йомры нәрсә, тәгәрәп төшеп китте баскычлар буйлап. Баскычтан асфальтка сикерде һәм уртага ярылды куйды. Сылу марҗаның йөзе чалышайды, иреннәре калтыранды, шуннан, усалланып, йодрыклары белән танкистның йөзенә төртте. Сукмады – төртте.
– Бомж проклятый, татарва, свинья грязная! – дип ысылдады ул, әйтерсең лә карбызы төшүгә Тимергали гаепле.
Вагондагыларның башлары болар ягына борылды.
– Шәһәрдә хәерче күбәйде, транспортка пычрак киемнәре белән керәләр, – диде берәү.
– Авылдан киләләр дә монда фатир, эш таләп итәләр. Үзебезгә җитмәгәнне аларга бирергә мәҗбүрбез, – дип элеп алды икенчесе.
– Башкорт, татардан көн юк. Кайда барма – шулар. Нык үрчеделәр, – шулай ярсыды өченчесе.
– Башкорт, татар сезгә комачаулыймыни? Шәһәр зур, һәркемгә дә урын җитәрлек. Хәзер бездә – суверенитет.
Бу ялгыз тавыш канәгатьсез күмәк тавышка күмелеп калды.
– Шул суверенитетыгыз белән тыгылып кына китмисез бит.
– Чечнядагы кебек, республикага гаскәр кертсәләр белерсез әле суверенитетның нәрсә икәнен, – дип тамак ярды бер исерек урыс…
– Үзе сатып алган йомры карбыз сымак йомры марҗа, кузгалган трамвайны кычкыра-кычкыра туктатып, ишекне ачтырды, төшеп барышлый, йодрыгы белән Тимергали картка янә төртеп алды. Бу юлы – эченә. «Нинди җаһил нәрсә, – дип уйлады танкист. – Бернинди гаепсезгә бәйләнә. Мондыйлар белән каберең якын булмасын, шунда да торып, нишләп минем яныма ятасың, тегендәрәк шуыш, дип әйтмәс димә. Дөньяга сыймый йөри, ай-һай».
Трамвайдагы шушы вакыйгадан соң үзе өчен бик мөһим нәтиҗә ясады Тимергали карт. Урыс башкортны да, татарны да яратмый икән ләбаса! Әнә ни диләр бит, безгә көн юк, кайда барма шулар, диләр. Димәк, урыска яшәргә комачаулыйбыз. Теге чак базарда туктаткан икәү дә «татарва» дип кенә җибәргән иде. Урыска бар мөселман да татар икән. Димәк, мин генә позицияне бирмим, безнең халык чигенә, димәк, барыбыз да позицияне бирәбез. Озакламый шулар алдында кул күтәрүебез дә ихтимал. Үз Ватаныбызда! Ул чагында бетте, хана.
Гөлсемнең үзен эзләячәген, милициягә дә хәбәр итәчәген чамалый иде Тимергали. Чынлап та, беркөн кичке якта вокзалга килеп эзләп йөрде. Ерактан күрә-шәйли алмас иде карт, кинәт борылса, кызы янында ук тора! Карт җәһәт кенә кеше арасына кереп китте. Ә үзе, сабыйдай, әһә, эзлисеңме, әтиең исеңә төштеме, дип куанды. Куануы да күз яше аралаш иде. Шушы яшьтә үз балаңнан яшеренеп кал инде… Ул, Тимергали Кылычбаев, элекке танкист, дошманны аяусыз тукмаган яугир, авыр сугыштан соң ярты гасырдан артык гомер яшәгәч, кызыннан, оныкларыннан китеп, урам гизә, сукбайга әйләнеп, кайда килде, шунда йоклап йөри, нәрсә таба шуның белән туклана. Ә бит үзе чыгып китте, ачыктан-ачык берсе дә кумады. Юкка гына авылыннан кузгалды. Кузгалмаса, мондый көнгә төшмәс иде…
Көннәр азрак сындырды. Кар җепшеде, озакламый эри дә башлар. Парк яки сквер эскәмияләрендә йоклап булмый әлегә. Таң алдыннан нык суыта. Шуңа да Тимергали сымаклар вокзалга керергә тырыша. Тик анда да тынгылык юк – милиция куа. Элегрәк документ-фәлән сорамый, йөз-кыяфәтләренә, киемнәренә карап чыгаралар иде, хәзер һәрберсенең документын тикшерә башладылар. Булганнарына кагылмыйлар, әлбәттә, ә булмаганнарын машиналарга төяп алып китеп торалар.
Менә почмакта посып кына утырган Тимергали картка да чират җитте.
Яшь кенә сержант аны баштанаяк күздән үткәрде дә:
– Ваши документы? – диде.
– Үзем белән түгел, өйдә, – дип җаваплады танкист.
– Анысын отделениедә ачыкларбыз, әйдә, тор! – Сержант янындагы иптәшенә, курсант, ахры, ымлады. – Алып чык.
Курсант танкистның терсәгеннән тотты да, җилтерәтеп дигәндәй, вокзалдан алып чыкты, урамда торган «УАЗ»га төртеп кертте. «Яшь кенә булса да, ничегрәк эткәләргә өйрәнеп алган, олы кеше дип тә тормый», – дип уйлады карт. Машинада аның сымак янә өч кеше бар иде.
Бүлекчәдә яшь кенә участковый, лейтенант, боларның дүртесен дә каршыдагы утыргычларга утыртты да һәркайсына күзенең агы белән алмашлап карап чыкты, әйтерсең лә бакчасына төшеп кыяр урлаган малайларны тоткан да аларга җәза бирергә җыенган усал хуҗа.
– Фамилиягез, исемегез? – Участковый, араларында иң олы булганлыктандыр, Тимергали картка ымлады.
Танкист үзенең исем-шәрифен әйтте.
– Берәр төрле документыгыз бармы?
– Монда юк, өйдә.
– Өй адресыгыз?
Әйтергәме-юкмы дип, бераз икеләнеп утырды карт. Әйтсә – хәбәр итәләр, әйтмәсә ябып куюлары бар. Шулай да әйтергә карар итте.
– Анда сездән башка тагын кемнәр яши?
– Кызым белән кияү.
– Телефоннары бармы?
– Юк.
Участковый Тимергали картның әйткәннәрен язды. Бүтән сорау биреп тормый, сержантны чакыртып, картны алып китәргә кушты. Ә сержант аны бәләкәй генә өстәлле, как сәкеле бер бүлмәгә бикләп куйды. Бераздан танкистның теге өч «иптәше» дә монда керде.
Ничек, кайсы арада хәбәр иткәннәрдер, иртүк Гөлсеме килде. Аптырады, «әстәгъфирулла» диде, бот чапты, кашларын чөеп, күзләрен түгәрәкләндерде.
– Әти, монда ничек килеп эләктең? – диде ул, ачынып. «Уйный, ай, уйный кеше алдында, – дип уйлады карт. – Шулай да артистлана белер икән! Кайдан өйрәнгән диген? Нәселдә юк андыйлар». – Әти, мин сине әллә кайлардан, морглардан, больницалардан эзләп беттем. Нишләп шулай чыгып киттең инде? Ярамаган берәр төрле хәл кылдыңмы әллә?
Карт эндәшмәде. Кызын күрүе, күңеленә ниндидер тынычлык китерсә дә, йөрәген йомшартмады. Үпкәсе бар шул Гөлсеменә, малаеның кыерсытуыннан, иренең мыскыллавыннан саклый алмады әтисен. Сакларга теләмәде. Аларның гамәлендә кызының турыдан-туры кысылышы юк, әлбәттә, берсенә танавына сук, икенчесенә көл, туры килгән, форсаты чыккан саен әче, чәнечкеле сүзләр әйтеп тор дип, этлеккә өйрәтмәгән, әмма үзенең битарафлыгы, игътибарсызлыгы, гел генә боерык тонында сөйләшүе, ордым-бәрдем мөнәсәбәте белән тегеләрне шул адымга барырга котыртты.
– Нишлим, алып кайтам дип сорыйммы? – дип, янә аптыратты Гөлсеме.
– Сора, – диде карт битараф кына. Кызы кайдадыр барып, бер миллиционерны ияртеп килде. Аның янында сөйләшеп тормадылар, мәсьәләне тегендә үк хәл иткәннәрдер, күрәсең. Автобуска утырып, өйләренә кайтып җитсәләр дә, карт подъездга кергән җирләреннән кире борылды. Пенсиясен сорамакчы иде дә, сорамады – гомердә бирәсе юк.
– Әти, тукта, кая барасың? – дип эндәште кызы, әмма карт туктау түгел, артына әйләнеп тә карамады. Чөнки Гөлсем белән киявенең берничә көн генә ару булачакларын, аннан элекке хәлләренә кайтачакларын бик яхшы белә иде. Китеп барган көе генә башын чайкады да олын дәвам итте. Байтак баргач, кызының:
– Киребеткән, бу кадәре дә үзсүзле булыр икән, ә мин, исәр, алып чыгам бит әле, – дип ысылдаганын ишетте. Бу сүзләр үкчәсенә кадалган чыра сыман тәэсир итте. Әзрәк якын күрсә куып җитәр, үгетләр иде, ә бу, қаһил нәрсә, ни дип кала…
(Дәвамы бар.)
Freepik.com