(Ахыры.)
Җир тырнап еласаң да,
ярдәм итәрлек түгел иде аңа. Эх, этенә
кайсы зәхмәт кагылганын, нинди дәва
кирәклеген белсә икән Вахит! Белми
шул! Бердәнбер дәвалаучы – әлеге дә
баягы Габдинур...
Вахит бер ялга кайтканда, кул арбасына иске-москы чүпрәк-чапрак җәйде
дә, җип–җиңел булып калган Муйнакны
шунда күтәреп салды.
– Кит, балам, интекмә. Сине тыңлап
та тормас ул. Этне түгел, сыерның сыерын да ялварып, кырык сүзгә җитеп
кенә карый әле. Башта тамагын берәр
төрле “җебетмәсәң”, сүзең үтәр димә аңа.
Әнисенең сүзләренә карамыйча, Вахит арбаны урамга таба этәрде. Үзенең
дә бик барасы килеп тормый да бит,
ни эшлисен, эте жәл. Башка чара юк.
Бәлки, риза да булыр? Аның да бар
булмышы яманлыктан гына тормыйдыр бит?..
Яз килү белән Габдинур өчен уттай
кызу эш вакыты җитте. Менә бер атна
инде ул, дару исе сеңгән күн сумкасын
иңенә салып, өйдән өйгә йөри. Габдинур, сөйләшми генә, үзе алдында
өтәләнеп торган хуҗа белән мал абзарына атлый. Ярты сәгать чамасы үтүгә,
кире әйләнә, йонтас беләкләренә кадәр
ябышып каткан кан тапларын җылы
су белән юып төшерә. Ләм-мим сүз
әйтми, хуҗа артыннан өйгә керә. Тагын
ярты сәгатьтән, хәзер инде сизелерлек
күңеллеләнеп, сакал баскан йөзенә
азмы-күпме нур кереп, кире килеп чыга.
Хуҗа кешенең “чәбә, чәбә” дип тыюына
карамастан, туктаусыз өргән алабайны
да җавапсыз калдырмый:
– Хы, тавышың ничек көр... Өстеңдәге
туның да хөрттән түгел икән. Юлыма
алай еш аркылы чыгар башласаң... Һы...
туныңнан үземә бүрек тә әтмәлләрмен әле...
Шуннан, түбәсеннән ни могҗиза
белән шуып төшми торгандыр, читләре
кырылып беткән, кайбер ачы теллеләр
әйтмешли, “танк астында калган” ямшек күн бүреген батырыбрак кия дә,
күрше өйгә табан атлый. Аннан тагын
да күңелләнебрәк һәм сүзчәнләнебрәк
килеп чыга. Ә эңгер төшүгә лаякыл
исерек “мал духтырын”, култыклап,
өенә озатып куялар. Эшнең нидә икәне
берникадәр аңлашылгандыр иде. Габдинур, өйдән-өйгә йөреп, үгез, тәкә
печә, үзе әйтмешли, “көзге сугымның
көрлеген гарантияли”.
Әле Вахит килгәндә ул, яңа гына йокысыннан уянып, ишек алдына чыгып,
какырынып-төкеренеп тора иде. Билгеле, кичәгедән соң баш чатный, тамакка
да аш үтми, утын кертеп мичкә ягарлык та хәл юк. Ә тегендә анавы малай
этен кочаклап утыра. Авырый, имеш.
Терелмәс тә инде ул. Бүген-иртәгә теге
дөньяга олагыр. Кем-кем, ә Габдинур
белә-ә. Малайның йомышын сүзсез
аңлады ул. Мал-туар белгече булганга
гына түгел, ә бу вакыйгага – этнең авыруга сабышуына – турыдан-туры катнашы булган кеше буларак та белә.
...Бермәлне теге кәсепче Габдинурны
фермада очратты. “Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына” дигәндәй,
Вахитның әнисенә ияреп килгән Муйнак та күзенә чалынды. Бүрекче шыпырт кына котельныйга кереп китте, күп
тә үтмәде, кулына икмәк кисәге тотып,
кире әйләнде. Икмәк өстенә калын итеп
май сыларга да өлгергән.
– Маһ-маһ, кил монда, ки-и-л.
Муйнак башта игътибар итмәгән иде
дә, җылы сүз ишеткәч (кирәк чакта
бәрхет тавыш белән дә сөйләшә белә
теге адәм), бигрәк тә майлы икмәк исе
танавын кытыклагач, алар ягына берике адым атлап куйды. Эчкерсез җан,
рәхмәт әйткәндәй кешеләргә, ягымлы
караш ташлады да, икмәкне юньләп
чәйнәп тә тормыйча, корсагына озатты.
– Тамак тәмугка төшерә, дигәннәре
шулдыр инде,– дип канәгатьләнеп
әйтеп куйды бүрекче. – Вәт, маладис.
Энәләрне сизмәде дә...
Шуннан, аптырап торган Габдинурга карап:
– Синнән тире көтәм. Әлегә хуш,–
дип өстәде һәм, “Нива”сының ишеген
шап итеп ябып, китеп тә барды.
Нәрсә дияргә дә белмичә торып калды Габдинур. Вәт син аны, тап-таза җан
иясен нишләтте, ә! Юк, пычак белән эш
итсә дә, мондый ук пычраклыкка бара
алмас иде ул. Тәне чымырдап китте
үзенең, һы... ашказанын-эчәген энә
тишкәләп бетергәч, ятып үлә бит ул.
Шуннан тиресенең ни рәте кала инде?
Шуны белми микәнни бу акча колы?
Аһ, аһ... башы ярылып килә
Габдинурның. Түбән очка төшеп,
төзәтәсе иде шуны. Ишегенә йозак
элеп тә тормады. Элер иде, анысы каядыр гаеп булган.
Чоланда аунап яткан сумкасына кирәк-ярак тутырды да,
ишекне көрәк сабы белән терәтеп, капка ягына атлады.
Бу Вахит һаман китмәгән бит. Эте дә
нинди тыңлаучан: арбасында тыныч
кына ята. Ә малай һаман нәрсәгәдер
өмет итә. Юк, эт дәвалап йөри алмый Габдинур. Эт түгел, баш кайгысы
аңарда, баш...
– Бар кайт. Терелер этең, кая барыр
дисең. Берәр ярамаган нәрсә ашагандыр,– дип әйтергә тукталган иде дә,
башы авыртуы тагы да көчәер дип,
эндәшми китүне хуп күрде. Шулай да
борылып:
– Эт кайгысы төштән соң әле монда...
– дип мыгырданды.
* * *
Бер атнадан Вахит тагын ялга кайтты.
Тик өй янында, нишләптер Муйнагын
гына очратмады. Күрше-күлән, ферма тирәсен карап чыкты малай – юкка
гына. Этне, гүя, җир йотты. Эзли торгач,
теге чүп-чар урынында тапты ул аны.
Үзенә соңгы төяк итеп нәселдәшләре
яткан җирне сайлаган Муйнак. Ничек
килеп җиткән диген әле, бигрәк хәлсез
иде бит. Димәк, үлем сулышын тою
этләргә дә хас...
Арырак, елга борылган урындагы
карт карагай төбенә җирләргә булды
дустын. Монда каргаларга җим булып
ятмасын. Тукта, тукта... Кем бу?.. Шул,
үзе. Атын бу якка борды.
– Туганым, көтеп тор әле, – Габдинур
картларча акрын гына, ах та ух килеп,
арбадан төште. – Туганым, сүз бар...
Алай булмый бит... Син турсайма...
Габдинур, ниндидер олы җинаять
өстендә тотылгандай, дулкынлана,
калтыранган кулларын да кая куярга
белми. Аптыргач, уң кулын йодрыкка
йомарлап, авызына терәде, тамагын
кырып алды.
“У-у-у, сөмсез,– дип уйлады Вахит. –
Нәрсә сүзеңнең рәте юк? Тамак төбең
катып киткәндер шул”.
Габдинур, ниһаять, әйтәсе фикеренең
очына чыкты шикелле, сүзләре
бәйләнешлерәк яңгырый башлады:
– Алай җирәнеп карама иде, пажалыйста. Ну... гаеп, кәнишнә, миндә бар,
юк димим. Понимаешь, малга алдан
ук мал язмышы әзерләнеп куелган.
Кешегә хезмәт итәргә тиеш ул... хәтта
үле килеш тә. Аллаһы Тәгалә шулай яраткан...
Шулай диде дә тынып калды Габдинур. Сүзен дәвам итәргәме-юкмы дип,
икеләнеп тора иде булса кирәк. Үзе ешеш кына көрсенеп ала. Ни булган бу
Габдинурга? Нигә кыюсыз булып кылана? Вахит аптырашта калган иде. Шул
арада абзый кеше сүзен дәвам итте:
– Тыңла әле, туганым... Соңгы арада
өннең генә түгел, төшләрнең дә рәте
китебрәк тора. Аңлыйсыңмы, синең
этең йокы бирми башлады. Әйе, әйе...
Менә кичә генә...
“Нәрсә, нәрсә?.. Муйнак үлде бит.
Әнә ул, арбада селкенмичә дә ята. Бер
нәрсә дә кирәкми аңа хәзер... Әллә
моның акыл чүлмәге саегып киткән инде?..”
– Төшкә кереп җәфалый этең. Начар булып күренә.
Мине килеп исни дә тешен ыржайта, үзе тими,
юл буйлап аксый-аксый йөгереп китә.
Бераз баргач, артына борылып, ничектер әйдәгән сыман, өреп-өреп ала.
Аякларым шул якка тарта башлый.
Син, туганым... ни... кеше ишетә күрмәсен...
сиңа гына сөйлим. Мондый хорафатларга элек
төкереп тә бирми идем, әле килеп уйлана башладым.Каргыш алдым,
шикелле. Мал каргышы яман була,
дигәннәрен ишеткәнем бар. Әнә районда берәү машинасы белән күпердән
очкан. Аяк-куллары сынып, бальниста
ята, ди. Кем белә, бәлки, шул каргыш
нәтиҗәседер. Әйткәндәй... этеңне бит
ул... әйе, әйе... хәзер соң инде.
Тирләп чыкты Габдинур. Үз
гомерендә, бәлки, беренче тапкыр шулай озак итеп сөйләгәндер ул...
Карт карагай төбендә җыйнак кына
кабер хасил булды. Аның янында унунике яшьлек малай, көрәк сабына
терәлеп, өнсез генә басып тора. Ә
янындагы какча гына ир аңа нәрсәдер
сөйләп, аңлатып маташа иде...
Фото: freepik.