Вахит менә инде икенче кыш күрше
авылда укый. Һәр атна азагында
мәһабәт таулар кочагын төяк иткән
бәләкәй генә авылына кайтып төшә –
әнисе һәм ике сеңлесе янына.
Бүген дә ул, машина-фәләнгә
өметләнеп, зарыгып утырмады –
чаңгысын эләктерде дә, юлга чыкты.
Чаңгыда оста гына шуа ул. Остарырлык та – гел генә колхоз автобусы
тәтеп тормады бит. Иптәшләре кичә
үк кайтып киттеләр – ниһаять, өзелеп
көткән каникуллары җиткән иде шул. Ә
Вахит торып калды – Гөлгайшә әбигә
ярдәмләшәсе бар иде. Әнисе кат-кат
әйтеп җибәрде бит. “Әй, ерак ара түгел
әле. Әбинең утынын бүген кичкә кадәр
әвеш-тәвеш итсәм, иртәгә төшкә өйдә
дә булырмын”, – дип, үзен юаткан булды Вахит, эшнең вакытсыз килеп чыгуына эче пошыбрак куйса да. Болай
да кыска гына каникулны һич тә әрәм
итәсе килми иде аның.
Гөлгайшә әби дигәне әнисе ягыннан
кычыткан тамыры кебек кенә булса
да туган тиешле әби була. Интернат
янындагы бәләкәй генә өйдә япа-ялгыз
гомер итә. Бабае, балалары, башка туганнары кайдадыр – ул кадәрлесе Вахитка караңгы.
Тырыша торгач, әллә күпме утын
ярып ташлады малай. Иртән торып,
каймаклап чәй эчте дә, юлга чыкты.
“Ишек алдында эш күбәеп киткәндер
инде,– дип, хуҗаларча фикер йөртте
Вахит. – Утын бардыр болай. Ә менә
сыер тизәгеннән тау өелеп өлгергәндер.
Бүген булмаса, иртәгә иртән иртүк тотынырга туры килер. Әй-й, абзарның
ишегедә бер якка авышкан иде бит әле...”
Хуҗаларча фикерләмичә булмый
шул Вахитка. Әнисе таң сарысыннан
төн карасына кадәр фермадан кайтып
керә алмый – бозаулар карый. Авылында укыганда нинди шәп иде дә бит.
Дәрестән соң, өй эшләрен төгәллисең
дә Муйнакны ияртеп, уйнарга чыгып
китәсең. Муйнак дигәндә, Вахитның
беренче ул каршылар әле. Дусты кайтканын әллә каян белеп тора. Өйләре
авыл очында гына булгач, килгән-киткән
һәркем уч төбендәге кебек. Муйнак
бүген дә каршы чыгар, мөгаен. Ерактан
ук, куанычын бар дөньяга ишеттерергә
теләгәндәй, колакларны ярып, өрә-өрә
килер дә (тавышы да нинди бит әле –
күкрәк төбеннән доңгырлап чыга), бөтен
кыяфәт-торышыннан дустын күрү шатлыгы нурлары бөркеп, егетнең түшенә
ыргыр. Күзләре елмаеп карар, арткы
тәпиләре, куанычка чыдый алмыйча,
карда тыпырдар. Кем белә, бәлки, ул
шулай үзенчә биидер дә. Вахитның да
күңеле күтәрелер. Юлдан арып кайтканда елмаеп каршы алу кемгә ошамасын инде.
Ә Вахит:
– Саумы, саумы! Хәлләр ничек? –
дип, этенең сыртыннан сыпырыр.
– Һау-һау,– дигән булыр тегесе.
Янәсе, бирешмибез әлегә.
Муйнак, кайбер эт актыклары кебек,
озын-озак иркәләнеп-сырпаланып торырга яратмый. Әллә инде горурлык
тойгысы көчле, әллә хуҗасын тизрәк
өйгә алып кайтасы килә – алдан төшеп
йөгерә дә башлар. Бераз баргач, борылып карап алыр да, туктап көтеп торыр, янәсе, юлчыга игътибар, хөрмәт
күрсәтә.
...Күңелсез генә каршылады авыл Вахитны. Беренчедән, нишләптер, Муйнак күренми, икенчедән, әнә тегендә,
чүп-чар түгә торган урын өстендә, җан
өшеткеч ямьсез тавышлар чыгарып,
каргалар өерелә. Әнә бер көтү каркылдыклар кинәт күккә күтәрелде дә, шул
тәңгәлдә урала башлады. Ә-ә-ә, аларны берәү, көшкелдәп, куып маташа
икән. Ул шулай бераз көшкелдәде дә,
җиргә иелеп, чокчына башлады. Менә
галәмәт, нинди шөгыль тапты икән ул
адәм чүп-чар арасында? Динозавр
сөлдәсе эзләп йөргән берәр хыялый
археологмы әллә? Юктыр, кыш уртасында, берүзе нигәп казынып йөрсен
ди, ул. Бәй-бәй, Габдинур бит бу, фельдшер... Абый дип әйтәсе дә килми.
Сөмсез бер адәм ул. Сөйләгән сүзенең
юне юк, башкасы турында әйтеп тә торасы түгел. Чүп-чар арасында аңардан
башка берәү дә чокчынмас инде.
Әнә ул тураеп баскандай итте, каргалар өере, ризасызлык белдереп, карык та корык килеште, арырак күчеп
утырды. Тукта, тукта... Якынрак барыйм әле...
Әшәке күренеш ачылды Вахит алдында. “Муйна-а-к... әллә сине дә....
Юк... Менә нигә каршыламаган икән... –
Шундый өзек-ертык уйлар йөгереп үтте
малай башыннан. – Их, кичә кайткан
булсам.... Утын ярам дигән булып...”
Карга тәпие эзләреннән, кан тапларыннан чуарланып беткән кар өстендә
эреле-ваклы эт үләксәләре ята иде.
Ара-тирә исеп куйган җил аларның
ялбыр йоны белән уйный – шаярырга
исәбе. Тик тегеләрнең уйнарга уенда да юк – әллә ничек җайсыз итеп
бөгәрләнгәннәр дә, хәрәкәтсез калганнар. Эндәшми дә, селкенми дә этләр.
Җил шаяруына да, каргалар тавышына
да, хәтта Габдинурның үткер пәкесе
тәннәрен телүенә дә битарафлар. Ә
бер як читтәрәк – бөтенләй ялангач калган ике алабай. Әйтерсең, эссе көнне
йөгереп килгән уңайга күлмәкләрен салып ташлап, суга чумган малайлар шикелле, туннарын чишеп ыргытканнар
да, шуннан кире уйлаганнар – башта
ятып кызынып алырга булганнар.
Ветфельдшер бу мәлдә, күпне
күргән, агач саплы пәкесе белән оста
гына эш итеп, өченче мәхлукның тире-
сен туный иде. Аңлашыла-а... Димәк,
авылның иясез этләрен, районнан килеп, атып киткәннәр. Бүген иртән генә
булгандыр бу хәл, үләксәләр суынып та
өлгермәгән – тиреләре әнә ничек җиңел
тунала. Муйнак та шундыйлар исәбенә
кереп киткәндер... Эт атучыларга да
план бирелә, имеш, ди бит. Ә Габдинур
күптән каныга иде Муйнакка. Кызгылтсары, күпереп торган йонлы тиресе
күңеленә хуш килгәндер, күрәсең...
Тире тунаучы үз эшенә шулкадәр
мөкиббән киткән – Вахитның килеп
туктаганын да, елар чиккә җитеп, этен
эзләгәнен дә сизми ахры. Юк, күргән,
кирелегенә барып, сүз кушмаган икән.
– Әй, ни йомыш? – диде ул, ниһаять,
башын күтәрми генә. Үзе, малайның
җавабын да көтмичә, карлыккан тавыш
белән өстәп куйды:
– Синеке монда юк... Качты ул, хайван... эләктереп булмады. Анасын эт
алгыры...
Уф-ф... Җиңел сулап куйды Вахит.
Ярсып типкән йөрәген тынычландырырга теләгәндәй,
чаңгы таягын учлаган кулын күкрәгенә терәде.
Бераз шулай торгач, кинәт, авыл ягына борылып,
шуып китте. Качкан... Пулядан котылган. Маладис, Муйнак...
Капкада кобарасы очкан улын күрүгә,
әнисе, бер кочак утынын кире җиргә
куеп, янына килеп тә җитте.
– Кайттыңмы, улыкаем? Менә әйбәт
булган. И-и, бигрәк юка йөрисең. Йон
свитерыңны кияр идең. Өшегәнсеңдер
– төсең дә качкан. Әллә авырып
кайттыңмы, балам?
Үзе шунда ук, бияләен салып, учын
малаеның маңгаена терәде.
– Болай кызу түгел сыман. Тирләп
килеп, утыргансыңдыр берәр җирдә.
Әйдә, өйгә керик. Чаңгыңны бир, чоланга куям. Әбиеңдә булгансыңдыр?
Иптәшләрең шулай дигән иде.
– Әйе, шунда... Әни... Муйнак кайда ул?
– И балам, ишетеп тә өлгергәнсең
икән... Тере ул, тере этең. Аягы гына
азрак кансырап тора. Абзарга салам
түшәп яткырган идем, әле шунда.
Ярасын бәйләмәкче булган идем, тик
кая ул – якын да җибәрми. Әллә инде
бөтен адәми затны мылтыклы, явыз
дип уйлый... Эттән бигрәк сине жәлләп,
бер утырып елап та алдым. Ул да жәл
инде, гаилә әгъзасы сыман күрәбез бит
үзен. Әлеге шул Гөлгайшә апа куенына
тыгып кына китергән иде. Уф, ләпелдәп
тик торам бит, әйдә, өйгә үт.
– Мин хәзер, әни...
Дустын күргәч, Муйнак, яткан килеш
кенә, койрыгын болгап куйды. Ыргып
торып, каршы килергә уйлаган иде дә,
булдыра алмады – аягы авыртудан чинаган
тавышлар чыгарып, кире идәнгә ауды.
* * *
Ярасы тиз төзәлде Муйнакның.
Бәхетенә каршы, пуля сөяккә тимәгән
булып чыкты. Вахит белән качышлы йә
әбәк уйнаганда шәбрәк йөгерсә генә,
азрак аксаганы сизелә. Гәүдәгә олпат
кына күренсә дә, көчек яшеннән яңа
чыгып килә шул – уен ярата.
Көннәр үтә тора. Тагын бер кыш
акрынлап язга авыша. Эт атучылар
күренмәс киләсе кышсыз инде. Ләкин
тынычланырга иртәрәк булган икән.
Аяусыз эт язмышы Муйнакка яңа бәла
әзерләп торган, нишләптер ашый алмый башлады. Бер савыт пешкән
бәрәңге гәүдәсенә күрә тап-таман да
бит, юк, чемченеп кенә бер-ике бөртеген
йотып куя да, гафу итегез, хуҗалар,
миннән булмый, дигәндәй, сузылып яту
ягын карый. Үзенең күз төпләренә эрен
ябышып катты, эче тулы сары сагышлы
бер җан иясенә әйләнде.
...Хәзер иң күңелле чак – гөрләп,
күңелләрне җилкендереп, тирә-юньгә
яз килде, яз... Каникул буе Вахит дустын
чакырып-чакырып караса да, кардан ачылган тау битенә бер тапкыр да
алып чыга алмады. Тамагына аш үтмәү
үзенекен итте – күзгә күренеп ябыкты
эт. Элек елкылдап торган йоны да, тоныкланып калды.
“Ни булды, Муйнаккай? Кайсы җирең авырта? Әйт инде...”
– дип карый Вахит. Табигатьтән шулай
телсез яралгач, нишләсен инде мәхлук,
кайгысын иң якын дустына да бушата
алмый шул.
Авыруга тарыган иде Муйнак. Аның
авыруга гына түгел, үлемгә дучар
ителгәнен Вахит кенә белми иде. Ә
Муйнак сизә-ә... Шул икмәк кисәгеннән
генә башланды бу иза чигүләр. Эх, нигә
генә кызыкты икән шуңа, май сылаганнар дигән булып...
Нәрсә дисәң дә, язган ризыктан баш тартып булмыйдыр
инде. Язганы ярып керә, диләр бит.
Эш менә ничек булды.
Әлеге дә баягы Габдинур, кыш көне
эт атучылар белән буталып, соңыннан
байтак кына тире сатып, атна-ун көн
кәеф-сафа корып яшәп алган иде. Район үзәгендә акча тәмен шә-ә-п белгән
танышы бар аның. Вәт, ичмасам, яши
белә ул, белә-ә. Ни могҗиза беләндер,
буш урында – тиеннәр, тиеннәрдән
сумнар ясый да куя. Шундый тылсымы
булмаса, алмаш-тилмәш ике машинада җилдермәс тә иде.
Буш вакытында, ә ул аны да таба белә, шул адәм
әлеге алабайлар тиресеннән унты,
бүрекләр тегеп кәсеп итә. Байтак кына
бозау тиресе дә китте бу эшкә. Аның,
ветфельдшерның, ярдәме белән,
әлбәттә.
Әнә шул бүрекче-итекчегә очырган иде Габдинур тиреләрне. Ә менә
Вахитның Муйнагын эләктерә алмавына ул үкенеп бетә алмый иде. Тиресе
соң, тиресе нинди шәп сабакының!...
Бүрек тектереп кисәң, этнеке дип һич
уйламаслар. Иң киме – төлкенеке,
диярләр. Болай үзенә тектереп маташмас иде ул, әлеге күн бүрек тә бик ярап
тора. Сатып җибәрер иде мул гына
хакка. Теге бүрекче дә үзенә кирәкне
иснәнеп кенә йөри шул – күз ташлап та
өлгергән. Күргәч ни, өзми дә куймый,
давай да давай. Үзе акчасын жәлләмәм,
ди. Ә кыштырдавык купюралар кирә-ә-к
Габдинурга, нык кирәк. Яшерен-батырыны юк, йортына... ничегрәк әйтергә...
хуҗабикә... ну, үзенә бичә алырга иде
уе. Хатыны кайтып китүгә дүртенче ел
бит инде. Шуннан бирле Габдинур ялгыз да ялгыз, шуннан алып эчүдән дә
башы чыкмый. Хәер, эчү мәсьәләсе,
анысы инде, элегрәк башланган иде...
“Эх, адәм рәтле яшәсәң иде ул,– дип
хыялланып ала кайчак Габдинур. –
Эштән кайтуыңа өй җылынган, казанда аш пешкән, түр бүлмәдә балалар
шау-гөр килә... Ә нигә? Колхозда әйбәт
кенә эшләсәм, хакын түлиләр инде
ул. Өйне ипкә китереп, өс-башны караштырып җибәрсәм...” Тик хыялы
тормышка ашмый да куя шу-у-л. Бер
рюмка аракы барлык планнарын тамырыннан корыта. Менә шул акча өчен
кирәк иде аңа Муйнак. Бервакыт, моны
кулга ияләштереп булмасмы дип, аның
башыннан сыйпарга да омтылган иде.
Тик ул хәлнең истәлеге булып, әнә, баш
һәм имән бармаклары арасындагы яра
гына торып калды.
***
Муйнакның хәле бигрәк мөшкелләнде.
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.