Ә шулай да әлеге танкның чынлап та үзенеке икәнлеген ничек тә исбатларга иде. Байтак кына уйлап йөргәннән соң, танкист шундый карарга килде: шәһәрдә, мөгаен, берәр хәрби часть бардыр, табып, шулардан сорарга кирәк. Хәрби комиссариатка да барырга була. Аннан да җавап таба алмаса, Башкортстанның хәрби комиссариатына хат язарга мөмкин. Танк кибән эчендәге энә түгел, кайдан, кайсы частьтан китергәннәрен алар белми булмас.
Ниятен кызы белән киявенә белдергән иде, гаҗәпләнүләренең иге-чиге булмады, хәтта куркып киттеләр: «Кеше аптыратып йөрмә, алмашына башладыңмы әллә, нишләп синең танкың булсын ул», – диделәр. Баланың да башын катырмавын үтенделәр. Үзең кебек тискәре, акылга бертөрле итүең бар, янәсе.
Чигәләре янып, йөрәге тарсылдап тибә башлады картның.
Китте-китте, озынга һәм тирәнгә китте сүзе. Бу юлы инде карт өен нигә алай сорамый сатулары хакында бәхәсләшмичә тыела алмады.
– Син больницада идең бит, – диде кызы, бик исе китмичә генә.
– Бәй, мин әллә анда мәңгелеккә кергәнме?
– Тискәрелегеңә барып, саттырмас идең барыбер.
– Минем милек белән үзбелдегегезгә кыланырга сезнең ни хакыгыз бар? Син салганмы ул өйне, әллә берәр төрле ярдәм иттеңме?
– Ярый, әти, әпәт нотык укый башларсың инде. Үткән эшкә салават, аңа кире кайтмыйк.
– Бәй, нишләп кайтмыйм, ди? Син өйне сатуың турында миңа гына түгел, апа, абыйларыңа да әйтмәгәнсеңдер әле. Карап-тикшереп кайтыйк, дип барсалар? Ә анда чит кеше яшәп ята. Шул башбаштаклык булмыймыни? Әниең, дүрт бала арасыннан Гөлсеме иң җаһил, үзсүзле булып үсте, дип әйтә торган иде, чынлап та шулай икән.
– Анысын да ишеткәнем бар. Мине хәзер үзгәртә алмыйсың. Үзегез ише тәрбияләргә иде.
– Үкенечле, тәрбияләп булмады шул.
Шушы сөйләшүдән соң Тимергали карт кызы белән киявенә хәзер бик үк кирәкмәгәнлеген, фатирларында артык җанга (аны пропискага кертеп, чынлап та, өч бүлмәле фатир алдылар), дөресрәге, артык тамакка әверелүен аңлады. Шушыны төшенүдән соң, Тимергали картның яңадан кәефе кырылды, өе исенә төште, бу туңбашларга бернәрсә дә аңлатып, бернәрсә дә исбат итеп булмастыр, ахры, дип, йөрәге әрнеде.
Хәрби комиссариатта йомышын әйткәч, дежур лейтенант аны вертушка аша эчкә үткәрде дә 11нче санлы ишеккә ымлады. Симез түгәрәк йөзендә күзе, танавы, авызы чак беленгән капитан танкистның хәбәрен тәүдә җитди кыяфәттә тыңлады. Паспортын карады, кайсы фронтта сугышуын белеште, үзе картның җавапларын кәгазьгә терки барды. Тикшерергә, сорарга кирәк, диде. Кайдадыр шылтыратып, парктагы анау танкны кем менгереп куйды, кайдан китерделәр икән, дип белеште. Нәрсәгә кирәк ул сиңа, дип сораганнар иде, монда берәү килде дә, «минем танк» дип дәгъвалаша, диде, көлеп. Шуннан кайдадыр йөреп килде дә янә шылтыратты. Шулай да тыштан эшем иясе күренгән бу капитан Тимергали картның соравына өметләнерлек җавап таба алмады – ишек төбендәге вертушка сыман әйләнде-бөтерелде, ә файдасы нуль булды. Шуннан сәер генә елмаеп, күпме вакытымны алдыгыз, моны белү сезгә шултикле нык кирәкме инде дигән сорау белән озатып калды.
Кияве ике иптәше белән Тольяттидан машина барып алды. Мөлкәтне кайсыныңдыр буш торган гаражына куйгач, кичкә өйләренә кайттылар. Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә куанышып сөйләштеләр, лаякыл булганчы эчтеләр. Картның бүлмәсенә керүче дә булмады. Тавышка, битарафлыкка түзми, карт урамга чыгып китте.
Шушы көннән алып, аңа игътибар бетте: кияве машинасы янында, оныклары – бигрәк тә олысы – әтисе эргәсендә. Гөлсем дә өйгә йокмый хәзер. Әүвәл, ичмасам, ашарга эндәшә торган иделәр, хәзер, чыкмыйрак утырса, кызы, савыт-саба тавышын ишетмисеңмени, нигә чыкмыйсың, аерым чакыру кирәкме, дип җикерә. Картның янә кәефе кырыла. «Аягыңны сөртеп кермисең, киемнәреңне тәгаен урынга элмисең, тыштан кергәч, кулыңны юу юк» дигән сүзләр әйтелә. Өйләренә керәсе дә килми хәзер, әмма көндез өйдә утырырга, фатирны каравылларга кирәк, кеше-фәлән килүе дә бар; анысына түзә, ялгызына авыр түгел, иң мөһиме, битәрләүче кеше юк, ә менә кичләрен башлана һәм йокларга ятканчы дәвам итә. Нахакка кыерсытуларына түзә алмый, ахырда шундый карарга килде: берәр төн кайтмый караганда ничек булыр икән? Бу карарга аны бер вакыйга этәрде, шушы вакыйга түземлелек касәсен тутыручы соңгы тамчы булды.
Бер кичне Гөлсем тавыш куптарды: шушында гына илле сум акча куйган идем, кайсыгыз алды? Малайларның икесе дә бертавыштан, мин түгел, диде; кияве эре генә, аңа калган көнем юк, дип җаваплады. Шулай булгач, акчаны кем алган булып чыга? Дөрес, Тимергали карт. Гөлсеме, әти, син генә алгансың дип, ачыктан-ачык әйтмәсә дә, бөтен йөреш-кыланышы, карашы шуны белгертеп тора иде. Әмма төбәп эндәшмәгәч, карт сүз башламады. «Кагылмадым бит акчасына, намусым чиста, югыйсә акланырга маташа дип икеләнер», – дип уйлады.
Кая ул, Гөлсем эндәшми, азагына чыкмый кала торган кешеме –иртән барыбер әйтте, күрмәдеңме, дип сорамады, ә шундук:
– Син генә алгансың, – диде.
– Күрмәдем дә, алмадым да. Эзләгәнегезне белдем, күргән яки алган булсам әйтмәс идеммени? Шушында торып… Ай, авыр гаеп ташлыйсың, Гөлсем, – карт башын чайкады.
– Азат белән Руслан алмаган, ир – исключено. Мин алмадым, син генә каласың.
– Ә мин нишләп «исключено» түгел? Ышанычыгызны югалттыммыни тәмам? Малайларыңа ышанасың, иреңә ышанасың, ә атаңа юк.
Гөлсем эндәшмәде. Аның турсайган йөзендә итагать ишарәсе күренмәде.
Шул төн йоклады да, карт иртән чыгып китте. Тотты да кайтмады. Жаны әрнеде ифрат. Үзәгенә, дөресрәге йөрәгенә төзәп атылган пуля сымак иде бу сүзләр. Тимергали өчен акча бервакытта да мал булмады, кызының фатирында торган көе ничек сорамый алырга мөмкин? Аңа акча нәрсәгә? Кинәт кенә кирәк булган сурәттә дә сорап алыр иде.
Магазиннарны, аннан базар карап йөрде, бернәрсә ала алмаса да, хаклар белән кызыксынды, чагыштырды, әйбернең, азык-төлекнең кыйммәтлегенә исе китте, шуннан вокзалга төште.
Җиңел генә чыгып китсә дә, авыр булды олы кешегә вокзал сәкесендә көн үткәрүе. Кеше күп, тегеләй дә болай йөриләр, ятканнары хырылдый, бала-чага мыжгый, шап та шоп йөгерә. Тимергали карт бер эскәмияне үзенеке иткән иде, озакламый өч ир, килеп, аны яткан җиреннән калкытты. Кая ул, черем дә итә алмады: тегеләр төне буе лыбырдап чыкты, әйтерсең ун ел күрешмәгәннәр.
Өйдә беркем дә юк вакытны чамалады да карт, иртәнчәк йончып кайтып керде, чәй кайнатып эчте, калган бәрәңгене җылытып ашады. Язу-мазар калдырмаганнармы, дип караштырган иде дә – табылмады, димәк, Гөлсем аны искә төшереп тә булышмаган. Картның болай да төшенке кәефе тагы да төшеп китте. Ул: «Әти, кайда йөрисең, нигә кайтмадың, куркып беттек, эзләдек», – дип, язу калдырыр яки эшенә бармый көтеп утырыр дип өметләнгән була бит әле. Бөтенесе дә әүвәлгечә, бернәрсә дә үзгәрмәгән, үзгәрәчәк тә түгел. Берәр җирдә үлеп ятсаң да эзләмәячәкләр. Аһ, нигә генә китте икән авылыннан? Бу тиклем дә кимсетелерен белсә, һич кузгалмас иде.
Буыннары сызлап, аяклары авырайган иде, шуңа бүген беркайда да чыкмаска карар итте. Аннан килеп, шулай итеп йөрүе дә килешкән гамәл түгел инде. Бала-чага кебек чык та кит, имеш.
Кызы ишекне үз ачкычы белән ачып керде дә, аяк киемен дә салып тормый, карт йоклап йөргән бүлмәнең ишеген этте.
– Әти, кайда йөрдең ул? Кичә нишләп кайтмадың? – Кызының яшьләре атылып килеп чыкты, күзләрен кул сыртлары белән сөртә-сөртә, Русланның караватына утырды. – Нигә шулай итәсең инде? Кайда йөрдең, кайда төн үткәрдең?
– Вокзалда, – дип җаваплады карт, озак кына көттереп.
– Вокзалда, ди, әстәгъфирулла. Анда нишләп барып чыктың?
Карт эндәшмәде. Аның бу турыда һич сөйләшәсе килми. Берәр нәрсә әйтсәң, янә сораулар явачак.
– Әти, давай, мондый спектакльләреңне ташла. Син олы кеше, олы була бел. Йортың, йоклап йөрер урының бар, ач утырмыйсың. Тагы нәрсә кирәк? – Кызы әтисенә текәлде. Елаулы-борчулы итеп, ул элеккеге Гөлсемгә әверелде: кырлач танавы тагы да очлаебрак китте, юка иреннәре кысылды.
– Эш бит, Гөлсем, урында, тамакта гына түгел, күңел дигән нәрсә дә бар. Ничек булсам да, мин сиңа әти бит әле. Машина алгач, кирәгем беттеме?
– Әти, монда машинаның ни кысылышы? Күреп торасың: иртүк чыгып йөгерәбез, арып-талып, кич кенә кайтабыз. Шулай булгач, кайда синең белән сөйләшеп утырырга вакыт?
– Махсус сөйләшеп утырырга кирәкми, кешечә мөнәсәбәт кенә кирәк. Сөйләшеп, хәл сорашып, киңәш итеп торсагыз, шул җиткән.
– Ярый, шулай килешик: без сиңа, үзең әйтмешли, кешечә мөнәсәбәт күрсәтербез, күрсәтергә тырышырбыз, ә син моннан ары өйдән чыгып китмә. Машина астына барып керсәң, югалсаң, җавап бир аннан.
– Гөлсем, миңа шартлар куйма, бала-чага түгелмен…
– Бала булмаганың өчен әйтәм дә инде. Аңларсың дип.
Сүз шушында өзелде, өзелмәсә дә өзелер иде, олы малайлары Азат кайтып керде.
Азатка ундүрт яшь, сигезенче класста укый. Мәктәптән кайтып, сумкасын ишек төбендә калдыра да, арлы-бирле капкалап, урамга олага. Соң гына кайта, дәресләрен аннан-моннан караштыра да йоклап киткәнче – телевизор алдында. Бөтен караганы – сугыш, атыш, дөмбәсләшү. Йә акыртып-акыртып, музыка тыңлый. Гөлсем көн дә әрли аны, дәресеңне әзерлә, музыка тавышын кимет, әллә ишетмисеңме, ди. Кая ул, колагына да элми, җитмәсә, каршы әйтешә. Аптырый инде Тимергали бу кыргыйлыкка, кызының баласын тыңлата алмавына исе китә. Ә бит малай үзсүзләнүе, кеше белән хисаплашмавы, нәрсә теләсә, шуны эшләргә тырышуы белән Гөлсемгә тарткан.
Ә менә Руслан картәнисенә, ягъни Тимергалинең карчыгына охшаган. Күңелчәк, кеше җанлы кеше иде карчыгы, үзенә авыр сүз әйтсәләр, нәрсә дип җавапларга белми, күзләрен шар ачып тик торыр иде, мәрхүмә. Йомышка килмәгән бәндә юк иде авылда, барысына да кирәген табып, юнәтеп, тынычландырып чыгарыр иде. Әйе, рас, картәнисенә тарткан оныгы. Ипле, тәртипле, пычранып-болагайланып йөрмәс, укуы да бара: Гөлсем мәктәптәге ата-аналар җыелышыннан гел генә авызы колагына җитеп кайта. Руслан картәтисен дә үз итте: мәктәптән кайту белән, янына йөгереп керә, хәбәрен сөйли. Тик «озайтылган көн» дигән төркем ачылгач, шунда бирделәр дә баланы, өйгә йокмый хәзер. Шул ял көннәрендә генә иркенләп күрә оныгын, бергәләп урамга чыккалыйлар.
Ә менә Азаты төшкә тиклем укый да – төштән соң буш, күпчелек өйдә. Ләкин аның өйдәлегеннән Тимергали картка бер фәтва да юк. Зыяныннан башка…
Беркөнне Азат мәктәбеннән байтакка иртә кайтты. Озын итеп шылтыратуга карт ишекне ачты. Бу – картәтисе белән исәнләшү түгел, күтәрелеп тә карамый, сумкасын тупсада ук ташлап калдырып, залга үтте, магнитофонын кабызды. Шуннан башланды дөбер-шатыр акыруга, ыңгырашуга охшаган тавышлар! Тимергали карт, бүлмә аша утырса да, колагын тондыра. Менә Азат, музыка тактына авыз эченнән көйли-көйли, кухняга керде, чәйнеген куйды.
«Ну, малай бигрәк шаша, котырган эт дип торырсың», – дип уйлады карт, аптырап. Кәефе төште, бу кадәре даңгырдауга башы авыртырга тотынды. Шуннан түзмәде, тавышын бераз кимет әле, дип чыгып әйтте. Оныгы колагына да элмәде, бер селкенгәләп, бер артка каерылып, зал буйлап йөрде, гөрс итеп, диванга барып ауды. Карт икенче тапкыр, улым, баш авырта ласа, әкренрәк куй, диде залга чыгып. Малай аның ягына карамады да, киресенчә, тавышын тагы да көчәйтеп җибәрде.
Бу ни эш? Әле әнисеннән сүз ишет, әле тәртипсез малаеннан шундый кимсетелүгә дучар бул. Тыңлаган музыкасы да нинди бит әле! Русча түгел, башкортча түгел – әллә нинди чит телдәге даңгыр-доңгыр, акыру-бакыру. Картның ачуы тамагына тыгылды, мондый да адәмгә санамауга түзәргә мөмкин түгел, дип сикереп торды да залга атылып чыкты һәм магнитофонның шнурын тартып алды.
– Ты что делаешь, а? Псих, что делаешь? – дип, тамак төбе белән кычкырды оныгы, күзләрен алартып. Шуннан җилкенеп, картәтисенең каршысына килеп басты.
– Баш авырта, дип әйттем бит, нигә туктатмыйсың?
– Обязательно шнур надо выдёргивать? Больной что ли? Тогда иди в больницу.
– Яхшылап әйткәнне тыңламыйсың бит. Тавышын әкренәйтсәң ни була?
Калганын әйтеп тә өлгерә алмады, бокс түгәрәгенә йөргән оныгының бәләкәй, әмма каты йодрыгы авызына килеп тә кунды. Билгеле, Тимергали карт моны көтмәгән иде, чайкалып китте, шулай да егылмады.
Карт кулын ирененә китерде, бармаклары канга буялды – ирене эчке яклап ертылып киткән иде.
– Ах, бандит! – ул башка сүз әйтә алмады, җай гына атлап, ванна бүлмәсенә барып, авызын салкын су белән юды, канын туктаткач, бүлмәсенә керде дә караватына сузылды.
«Бу ниткән эш, ә? Эт малай, фашист, тәмам бәйсезгә әйләнде бит. Монда килмәсә белмәс тә иде – җәен авылга кайткан-киткән арада син дә мин сымак, әллә ни аптырарлык гадәтләре күренми-сизелми торган иде. Эт үз оясында көчле шул. Ай, кайдан гына килде, кайдан гына килде! Шунда яшәп кенә ятса, аннан да акыллы кеше булмас иде».
Картның иреннәре сызлый, хәер, юк, ирене түгел, йөрәге сызлый, йөрәге яна. Әйе, командиры дөрес әйткән, бөтен ситуациядә дә чигенү мөмкинлеге калдырырга кирәк дип. Менә, иптәш командир, наводчигыңның бернинди дә чигенү мөмкинлеге калмады: тоткан плацдармын тәмам басып алдылар. Ә бит аның шөгыле төзәүче иде, әмма алдагы көннәрен төсмерли алмады.
Карт шешкән иренен кабат салкын суда тотты, Азат янына керде дә озак итеп аңа карап торды, иң алама, үпкә сүзләре әйтергә теләгән иде дә, әйтмәде, әйтә алмады. Сүз, снаряд кебек, иң соңгы чиктә генә төзәп атылырга тиеш. Бүген малай аңлар хәлдә түгел, яшьрәк. Үсә килә төшенер, картәтисенә кул күтәргән өчен үкенер дә, бәлки.
Тимергали башын иеп, карашларын идәнгә кадаган оныгына карап торды-торды да җай гына әйләнеп чыгып китте. Әнисенең кирәккән-кирәкмәгән җәнҗалына күнеккән малай картәтисенең эндәшмәвенә аптырап утырып калды.
Картның әләкләп йөрү гадәте юк – Азат белән булган вакыйганы кызына да, киявенә дә эндәшмәгән иде, тик ике көннән, кич, Гөлсем аның янына керде дә:
– Магнитофонның шнурын нигә йолкып алдың? – диде ачулы тонда. – Ул сиңа комачаулый башладымы әллә?
– Ифрат каты куя ласа тавышын, башка бәрә, түзми ике-өч тапкыр әйтеп карадым. Тыңламагач алдым шул.
– Шуның белән булышмасаң. Шәһәр бала-чагасының шул инде: телевизор да магнитофон. Аларның башка ни эше бар? Нигә аңа тыгыласың? Олы була бел. Минем балаларга кагыласы булма! Ыштубы кыерсытма!
Әйтмәм, дигән иде дә, минем балаларны кыерсытма, дигәч, җаны әрнеде һәм карт, нәрсә булса да булыр дип, дөресен әйтергә карар итте:
– Кем кемне кыерсыткандыр, башта шуны ачыкларга кирәк. Беләсең килсә, малаең миңа сукты.
Гөлсем, гаҗәпләнеп, сүзен туктатты. Шулай дә әтисенә ышанмаганы күренеп тора иде. Азат ишек артында тыңлап торган, ахры, кинәт керде дә:
– Он врёт! – дип сөрәнләде, тотлыга-тотлыга. – Все шнуры оборвал, магнитофон не работает.
Малае артыннан бүлмәгә җан-фәрман әтисе килеп керде, йөзе ачулы, яңак мускуллары уйный, йодрыгы төйнәлгән.
– Син, что позволяешь, а? – Киявенең ачуы чигенә чыкса яки эчсә, русчарак сөйләшү гадәте бар. Балаларга кул күтәрә башладыңмы? Рукоприкладством занимаешься, да? Сездә нинди мәкаль бар әле? Эт симерсә, хуҗасын тешли, диме? Симердеңме? Малайларны обидага бирмәм, бел шуны!
– Кияү, мин сукмадым бит, ул сукты.
– Он врёт, я не бил. Он оборвал провод. Магнитофон сейчас не работает. – Малай янә чабып чыкты, бармакларын картәтисенә төртте, янәсе, ул гына гаепле.
– Азат, сукмадым, дип әйтергә ничек оялмыйсың, ә? Иренне ярдың бит. Хәзер алдыйсың, – дип, Тимергали карт малайның күзенә карады. Анысы карашын читкә алды.
– Ну, син инде бигрәк. Имгәтмәгән, зәгыйфьләндермәгән, аның сугуы инде… – Кияве мыскыллы гына көлде.
– Эш бит имгәтүдә түгел, дөресен әйтмәүдә, алдашуда. Мин, сукты, дип зарланмыйм. Аны сезгә бөтенләйгә әйтмәскә иде дә, үзегез кузгатканга гына.
– Ә ул шнурлар күпме тора, беләсеңме? Магнитофон? Әйбергә тигәнче, үзенә суксаң, лутчы булыр иде, – диде Гөлсем.
Тимергали, аптырап, гаҗәпләнеп, баш чайкады. Ике көн элек булган вакыйганың шулай юнәлеш алуы аның өчен авыр да, сәер дә иде. Әйтерсең пычрак су белән коендырдылар, ул, немец белән кыю сугышкан танкист, әллә күпме хәтәр янгыннарны сүндергән пожарник, шушы ундүрт яшьлек маңка малай алдында көчсез булып чыкты, үзенекен исбатлый алмады. Нинди кеше болар, нинди замана бу? Әллә шәһәрдәге бөтен халык шулай черек күңелле, алдакчымы? Акча, әйбер дип үлеп баралар бит. Бөтенләй икенче, моңача ул белмәгән-күрмәгән дөнья, Ят дөнья…
(Дәвамы бар.)
Freepik.com