Чәчмә әсәр
5 Апреля , 10:02

Әмир ӘМИНЕВ. Танкист. Повесть (2)

Кияве залдан кухняга үтте, барышлый, уң кулының чук бармагын үзенең чигәсе тирәсендә бораулады: янәсе, карт тәмам исәрләнә башлады.

Әмир ӘМИНЕВ. Танкист. Повесть (2)Әмир ӘМИНЕВ. Танкист. Повесть (2)
Әмир ӘМИНЕВ. Танкист. Повесть (2)

…1943 елның сентябре. Дала фронты гаскәрләре, кызу һөҗүм итеп, Украинаның байтак шәһәр, авылларын азат итте һәм Днепрга якынлашты, илле чакрымлап кына ара калды. Дошманны арытабан эзәрлекләү өчен, елгага җитәргә, аны кичәргә кирәк, ә разведка мәгълүматларына караганда, каршы яр көчле ныгытылган.

Кременчуг янында Днепр аша салынган күпернең исән калганлыгы ачыкланды. Фашистлар, күрәсең, аңа үзләренең чигенүче частьлары көнбатыш ярга чыгып кала алсын өчен тимәгән. Полк командиры Тимергалиләрнең танк батальоны алдына шушы күперне алу һәм, безнең төп көчләр килеп җиткәнче, аны саклау бурычын куйды. Бу тирәдә Днепр тирән, киң, кичәрлек түгел, шуңа безнең частьлар да күпер аша чыгарга тиеш. Бу мөһим заданиене үтәү өчен, батальон командиры майор Тюрин унсигез танк сайлап алды. Шушы унсигез исәбенә Тимергалиләр экипажы да эләкте.

Танк колоннасы иртәнге томан япмасы астында чигенү аркасында хәлсезләндерелгән дошман оборонасы аша үтә башлады. Томан да, урынның чокыр-чакырлы, куаклы булуы да танкистларга уңайлы иде. Берничә чакрым барганчы ул-бу булмады, бара торгач, колонна башында килгән батальон командиры рация аша, алда берничә орудие расчёты күрәм, дип хәбәр итте һәм үзе үк, атып, берсенең көлен күккә очырды. Башкалар да берәр снаряд озатты – бер-бер артлы өч расчёт юк ителде. Моннан ары качып-посып барып булмый, чөнки тавыш чыкты, шуңа да командир, янә элемтәгә кереп: «Алда дошман танклары, колонна белән бармаска, сибелеп, ромбик рәвешен алырга!» – дигән боерык бирде.

Тимергали – төзәүче-водитель. Экипаж командиры кече лейтенант Иванов, Тюринның боерыгы үзләренә җиткерелү белән, игътибарын бермә-бер арттырды. Прицел аша күреп тора: дошман танклары да телгә килде. Снарядлар алга, уңга, сулга төшеп ярыла башлады, баш өстеннән дә очты. Ивановның комбаттан алган мәгълүматларына караганда, безнең бер танкның гусеницасына снаряд тигән, икенчесенең башнясын алып ыргыткан икән. Совет танкистлары каршы ут ачты, дошманга ныклап төзәргә бирмәс өчен, әле бер якка, әле икенче якка тайпылып, манёврлар ясады, куаклыкларны, чокыр-чакырны файдаланырга тырышты.

Көн үзәге җитте, кояш төшкелеккә менде. Днепрның теге ягына чыгып өлгермәгән дошман белән алыша-алыша, батальон алга баруын дәвам итте. Немец танклары алар уйлаганнан күбрәк булып чыкты, шуңа да атыш ифрат каты барды. Дошман теше-тырнагы белән совет гаскәрләрен күпергә үткәрмәскә тырышса, Тюрин батальоны, аның каршылыгын сындырып, елгага омтылды.

Каршыларында пәйда булган төркемне туздырдык, дип уйлап, батальонның ике взводы калкулык артыннан ачык урынга килеп чыгуы булды, икенче төркем, икенче оборона сызыгы, аларга көчле ут ачты. Шундук дигәндәй, безнең ике танк дөрләп яна башлады, өченчесенең гусеницасы таралып төште. Тимергалиләр дә җавап уты ачты – нәтиҗәдә дошманның ике танкы өстендә ялкын уйнады.

Кинәт Иванов: «Артка, артка чигенергә!» – дигән боерык бирде. Туктадылар да арт белән чигенә башладылар. Нигә болай иттек соң әле, дип аптырап китеп барганда, ерактан ата торган совет артиллериясе телгә килде һәм артларыннан куа килгән дошман танкларын дөмбәсләргә тотынды. Тимергалиләр шунда гына моның хәйлә икәнен аңлады. Батальон чакрым чамасы барды да туктады.

Югалтулар зур: унсигез танкның сигезе генә исән калган иде. Тупландылар, бер-берсен барладылар, сак куйдылар, тамак ялгадылар, яралыларны карадылар; караңгы төшкәч, яу яланында утырып калган танкларны тарттырып китереп ремонтладылар. Тылдан килгән өч машина боеприпас, ягулык, патроннар таратты, яралыларны төяп алып китте.

Йокы булмады диярлек – алмаш-тилмәш сакта торып чыктылар. Таң сызыла башлау белән, янә танкларга менеп утырдылар. Артиллерия уты байтак немец танкларын сафтан чыгарган: егермегә якынны санады Тимергали. Алай гына булмас, мөгаен, төнлә алар да тарттырып алып киткәннәрдер, монда ике гусеницасы да ычкынган, башнясы җимерелгәннәре генә калган.

Комбат дошман координатларын тылга хәбәр иткәндер – озакламый немец танкларын безнең штурмовиклар бомбага тотып үтте. Шуңа карамастан дошманның көче күп иде әле. Ә Тимергалиләр батальонында биш кенә танк торып калды. Шулар белән булса да һаман алга бардылар, елгага якынайдылар, хәзер сугышуга, дошманны кыруга караганда күпергә җитү һәм аны саклап алып калу мөһимрәк. Шуңа да, тайпылырга мөмкин урында тайпылып, мөмкин урында кача-посарак, биш танк алга хәрәкәт итте. Ә артларыннан, аларның һөҗүмен үстерә, фронтны киңәйтә барып, полкның, дивизиянең бүтән подразделениеләре килә. Командирның әйтүе буенча, килергә тиеш.

Күпергә җитәрәк ике генә танк калды: батальон командиры Тюринныкы белән Тимергалиләрнеке. Майор машинасы алдан барды. Боеприпаслары юк хисабында, атмаска мөмкин булмаган чагында гына аталар. Егетләр Ивановтан вакыт-вакыт, күпергә еракмы әле, дип сорый. Экипаж командиры, озакламый җитәбез, күпер аша теге якка танклар, машиналар чыкканын күрәм, солдатлар уза, ди, бинокле аша карап.

Килүен килеп җиттеләр, ә сугышның иң катысы күпер өстендә булачак, чөнки дошман гаскәре бу якта байтак әле, немец бердәнбер чигенү юлын теше-тырнагы белән бирмәскә, чыккач шартлатырга тырышачак.

Бераздан Иванов, аръякта орудиеләр кыбырдый башлады, безне каршыларга әзерләнәләр, диде. Каршы як ярга автомашина килеп туктады, аннан солдатлар сикерешеп төштеләр дә күпергә таба йөгерделәр. Шулчак күпер өстеннән янә безнең самолётлар очып үттеләр. Фашистлар ятарга мәҗбүр булды. Аннан, калкынып, янә йөгерделәр.

– «Ландыш», «Ландыш», мин – «Сокол», күпергә карап, ут ачаргамы? – дип сорый Иванов.

– Мин – «Ландыш», кирәкми, – дип җаваплый батальон командиры. – Үзем пулемёттан бәрәм.

Фашистлар күпер башына ук килеп җитте. Тюрин танкыннан сибелгән ут күпергә менеп җиттем генә дигән немецларны чабылган үлән кебек кырды да куйды. Берсе дә качып котыла алмады. Бераздан дошман батареялары телгә килде. Тимергалиләр тирәсенә снарядлар төшә башлады. Йә чак кына җитми, йә чак кына уңда, йә чак кына сулда ярыла… Киләсе снаряд мотлак өсләренә төшәчәк. Баш очыннан очты. Чираттагысы… Фашист снаряды шултиклем нык бәрде – танк стенага төртелгәндәй туктап калды, хәтта экипажның һәркайсы, утырган урыннарыннан кубып, кабинаның алгы стенасына бәрелде. Иванов аңын югалтты, шлемы астыннан куе кан агып чыкты, механик-водитель Кондратьев кычкырды да танау-борынын тотты, Тимергалинең башы яраланды. Иванов, аңына килеп, наушнигын рәтләде дә:

– «Ландыш», «Ландыш», мин – «Сокол», ишетәсеңме? – дип батальон командирын элемтәгә чакырды.

– Мин – «Ландыш», ишетәм. Ни булды?

– Башняга снаряд тиде, мотор сүнде, экипажның барысы да яраланды.

– «Сокол», бирешмә, пулемёт, автоматларыңны эшкә куш.

– Тыңлыйм!

Иванов шлемын салып, башын бәйләде, Тимергали белән икәүләп Кондратьевның ярасын бәйләделәр. Бинт җитмәгәч, күлмәкләрен ерттылар.

Дошманның кайдандыр пәйда булган зур гына төркеме боларның танкын камап ала башлагач, пулемёттан ут ачтылар. Берничә дошман солдаты ятып калды, калганнары калкулык артына чигенде.

– Двигательне кабызыйк, – диде Иванов.

Филиппов механик-водитель урынына утырды да моторны эшләтә башлады. Бераздан ул гүләргә тотынды, пошкырды, сүнде, аннан янә кабынып китте, һәм танк, авыр гына, урыныннан кузгалды. Кызганычка каршы, озак бара алмадылар, фашист снаряды гусеницага килеп тиде, һәм машина янә туктады. Фашистлар, танкны эштән чыкканга исәпләп, атудан туктады, аның урынына бая калкулык артына качкан пехотачылар янә баш калкытты. Пулялары, кыек башына яуган эре яңгыр тамчылары сымак, броняны, башняны дөбердәтте.

– «Ландыш», «Ландыш», мин – «Сокол», ишетәсеңме?

– Мин – «Ландыш». Ишетәм. Ни булды тагы?

– Гусеницага эләкте, гусеница өзелде. Уратып алган дошман белән алышам.

– Бирешмә, «Сокол». Безнекеләр озакламас, түз чак кына. Минем дә гусеница өзелде.

– Өч немец танкының теге ярдан күпергә кергәнен күрәм, атыйммы? - Снарядың бармы соң?

– Ике бөртек.

– Ат!

Дошман танклары туктады, күзәтү-карау өчен туктадылар, ахры. Шуннан берсе күпер аша чыга башлады. Иванов егетләргә атарга кушты. Тимергали, кабаланмый гына төзәп, бер снаряд озатты. Тиде! Танк урынында зыр әйләнде дә, артыннан килгән ике танкның юлын буып, күпергә аркылы торды.

Моны карап-күзәтеп торган немец артиллеристлары көчле ут ачты. Танкны уратып, ут өермәсе уйный дип торырсың! Әле алда, әле артта ярыла снарядлары. Исән гусеницаларына тиеп, анысы да шалтырап коелып төште. Шунысы: машиналары ал ягы белән күпергә карап туктаганлыктан, ата алалар, әмма боеприпаслары юк хисабында. Житмәсә, яралы Кондратьев үзәк өзгеч итеп ыңгыраша, сүгенә, кычкыра. Тимергалинең дә башы үзәгенә үтеп сызлый, колаклары ишетми – контузия.

– Егетләр, бирешмәгез! – ди Иванов, иптәшләренең кәефен күтәрергә тырышып. Үзенең дә хәле мөшкел – башындагы чүпрәк аша һаман кан саркый. – Безнекеләр озакламый килеп җитәр, түзик.

Чигенгән дошман янә калкынды да танкка якыная башлады. Совет сугышчыларының атмаганын шәйләп, кыюланып киттеләр. Ниятләре экипажны тереләй кулга төшерү. Тимергали прицел аша аларның соры шинельләрен, каскаларын, хәтта ачулы йөзләрен дә күрә.

– Русиш, сдавайся! – дип кычкыра берсе, икенчесе танкка автомат приклады белән суга.

Танк эндәшми.

Рус телен ватып-бозып, янә кычкыралар:

– Берәр тере кеше бармы, булса чыгыгыз!

Танк җавап бирмәде. Немецлар үзара сөйләшә. Тимергали аларның хәбәреннән «штербен, штербен» дигәнен генә ачык ишетә, тик ул сүзнең мәгънәсен аңламый. Менә берсе танк өстенә менеп люкны ачарга тырышып карады, тик булдыра алмады – эчтән ныгыткан иделәр. Тегеләй-болай йөреп тукылдатты-тукылдатты да кире төште: танк, гүя йомарланган керпе, җиңел генә кулга төшерерлек түгел. Озакламый ни сәбәптәндер сөйләшүләре тукталды, яннарына кемнеңдер килгәне беленде. Яңа килгән немец, офицердыр, ахры, карлыккан тавыш белән нидер сөйли башлады. Шуннан күмәкләп, танкны уратып карарга керештеләр.

Бераздан Тимергали тын буарлык ачы ис килгәнен тойды:

– Төтен белән тончыктырырга булдылар, – диде Иванов. – Противогазларыгызны киегез!

Сәрмәнә-капшана, противогазларын эзләп таптылар. Тик барысына да җитмәде, командир үзе противогазсыз калды. Төтен көчәя төшкәч, ул кабинаның төбенә ятты, брезент кисәген танк төбенә җыелган соляркалы суга манып, борынын каплады.

Күпмедер вакыттан соң учак сүнә башлады, сизелер-сизелмәс кенә саф һава өрде. Котылабыз, дип шатланган иделәр дә, немецлар, утны көчәйтергә ниятләнеп, танкка тагын агач, такта кисәкләре ташырга тотынды. Доңгырдатып, каяндыр бензин мичкәсе дә тәгәрәтеп китерделәр.

– Эй, русиш, чукынып калыгыз, соңгы сәгатегез килде, өтәбез! – дип кычкырдылар, янә рус телен вата-җимерә. Шулчак Иванов:

– Самолёт тавышы! – диде, куанып. – Безнекеләр! Күп тә үтмәде, җир селкетеп, бомбалар ярыла башлады.

– Ур-ра, безнекеләр! – диде Иванов, малайларча куанып. Ул калкынды да колагын башня стенасына куйды.

Танк янында ыгы-зыгы, кыска-кыска сөйләшү, йөгерешү китте. Озакламый беркем дә калмады. Бомба ярылуы алга, яр башына, күпер тирәсенә күчте. Тиздән үзебезнекеләр ягыннан танклар килгәне ишетелде. Гүләү якынайганнан-якынайды, һәм бер машина алар янына туктады. Якында гына кемдер:

– Әй, тереме сез? – дип кычкырды русчалап.

Киеренкелек, курку үзенекен итте – берсенең дә аяк-куллары тыңламый, телләре әйләнми, барысы да алларына текәлеп катып калганнар.

– Командир, безнекеләр, – диде ахырда Тимергали.

– Ә, әйе, безнекеләр, – диде, ниһаять, Иванов, йокысыннан уянган кешедәй.

Тыштагылар танк өстенә менде, берәүсе үкчәсе белән төйде. Иванов, калкынып, люкны ачарга маташты, көчәнде-көчәнде дә ача алмый, аска шуып төште. Аннан, үзенең көчсезлегеннән оялгандай, яңадан этте – бу юлы ачты, ачты да, күзләрен кысып, тышка карады. Ә тышта – совет солдатлары, пехотачылар. Иванов, телсез калып, аларга карап торды, кабинадагылар төрткәли башлагач кына, өскә күтәрелде.

– Дивизия штабына хәбәр итегез: задание үтәлде – күпер безнең кулда. Комбат Тюрин ни хәлдә, белмисезме?

Башлар иелде, шлемнар салынды. Экипаж комбатның һәлак булганын аңлады.

Фронтның алгы частьларына могҗиза белән дигәндәй сакланып калган күпердән Днепр аша чыгарга, көнбатыш ярда ныгыган дошманны окопларыннан бәреп чыгарырга һәм һөҗүмне җәелдерергә кирәк иде. Тик Тимергалиләргә, танкларын ташлап, пехотага иярергә туры килде, чөнки башнясы зарарланган, гусеницасы ычкынган машинаны ремонтларга вакытлары да, мөмкинлекләре дә юк.

Озакламый, яраланып, госпитальгә эләкте. Озак дәваланды. Танкка утырырга яраксыз дип табылгач, хуҗалык взводына беркеттеләр, һәм, сугыш беткәнче, ул гаскәр артыннан олау белән йөрде. Өч «биш» билгесе куярлык кыю сугышкан машинамны очратырмын дип өметләнеп йөрсә дә очратырга насыйп булмады башкача…

– Улым, бу – минем танк бит! – диде Тимергали карт, хатирәләреннән тарткалап аерган оныгына карап. – Нишләп син мине монда элегрәк алып килмәдең? Минем танк, минем өч бишем!

– Чын синекеме? Алдамыйсыңмы? Вот здорово!

– Алдамыйм, нишләп алдыйм, ди? Мин аның белән Днепр ярына ук барып җиттем, фашистларның ут нокталарын, әллә күпме танкларын юк иттем, – картның күзләренә яшь тыгылды, иреннәре дерелдәде.

– Ә монда аны кем менгереп утырткан?

– Иванов, Кондратьев, Филиппов… Кайдалар икән, исәннәрме?

– Картәти, картәти, монда кем менгереп утырткан синең танкны?

– Бүген, ичмасам, берегезне күрәсе иде…

– Картәти, аны монда кем мендереп утырткан, дим.

– Әллә тагы. Шәһәрне сакларга утыртканнардыр инде. Сине, Азатны, әниең белән әтиеңне сакларга.

– Атамы?

– Юктыр. Ә кирәк булса – атар. Дошман ябырылса.

– Нинди дошман?

– Немец фашистлары кебек дошман.

– Алар тагын сугыш башлыймыни?

– Башлый калса, дим.

Оныгы, өйгә кайткач, без картәтинең танкын күрдек, аны парктагы постаментка менгереп куйганнар, дип ду килде. Тәүдә бу хәбәргә берсе дә игътибар итмәде, баланың чираттагы фантазиясе дип кенә карадылар. Руслан янә кабатлагач, әтисе: «Ну, кайда инде ул танк?» – дигән булды, мыскыллы гына елмаеп, «Паркта, өйдән чыккач, шулай-шулай барасың, дип аңлатты Руслан, кабалана-кабалана. Картәти аның белән немецларга каршы сугышкан». «Картәтидән булыр ул, картәти – батыр кеше», – диде әтисе, янә көлемсерәп. Әнисе: «Ярый, башны катырма, бар, дәресеңне әзерлә лутчы», – дип, улын катгый рәвештә тыйды да бүлмәдән куып чыгарды. Малай һаман, картәтинең танкы, барып күрегез, дип йөдәткәч, әтисе, картның күңеле булсын диптер, ахрысы:

– Жиңү паркына бардыгызмыни? – дип кызыксынган булды.

– Ничек аталганын белмим инде, – дип җаваплады танкист.

– Синең танкмы инде?

– Минеке. 555 нче номерлы. Мин аның белән елга якын йөрдем, Днепрны кичәр алдыннан гына, немец снаряды башняга тиде, ике гусеницаны өзде. Өзмәсә, арытабан да…

Киявенең күзләре шар булды. Малай, ярый, нәрсә күрә, нәрсә ишетә, шуны сөйли, ә бу карт ишәк постаменттагы танкны «минеке» дип тора, акылыннан яздымы икән әллә, дип уйлаганы йөзенә чыккан иде.

– Нигә, фронтта 555 нче санлы танклар берәү генә булган дисеңмени?

– Безнең полкта берәү генә. Ә бу танкның минеке икәнен күңелем сизә.

– Хәтәр сизгер күңелле булып чыктың әле син, кайнатам. Кеше ышанмастай хәбәрне дөрес булса да сөйләмә, диләр. Үзең генә җитмәгән, баланың да башын катырып йөрисең, – кияве, мышный-мышный, урыныннан торып китте.

– Сезгә бернәрсә дә исбат итеп булмас, ышанмасагыз ышанмагыз, ә ул – чынлап та минем танк!

– Ур-ра, здорово! – Кайсы арададыр бүлмәгә килеп кергән оныгы чәбәкәй итеп алды.

Кияве залдан кухняга үтте, барышлый, уң кулының чук бармагын үзенең чигәсе тирәсендә бораулады: янәсе, карт тәмам исәрләнә башлады.

Танкын тапкан шушы көннән алып, Тимергали картның кәефе күтәрелде, хастаханәдән чыккандагы битарафлыгы, күңел төшенкелеге бетте. Юкса, тылны кабахәтләрчә басып алдылар, чигенергә урын калмады, плацдарм кулдан ычкынды, дип йөри иде бит. Плацдармы әле бар икән, димәк, яшәүнең, алышуның әле мәгънәсе бар. Кызы белән киявенең аңа ышанмавы – вак мәсьәлә, алар белән бер вакытта да уртак тел табып яши алмады, таба да алмас. Яз җитү белән кайтып, Кәрам малаеннан өен кире алыр. Бирми маташса, авыл Советына, кирәк булса, район түрәсенә барыр, әмма кайтарып алмый туктамас. 555 нче санлы совет танкына каршы торырлык көч булмый торган иде, аның төзәүчесе дә алдына алган бурычын тормышка ашырмый тынычланмас.

 

(Дәвамы бар.)

 

Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас