– Илшатның иптәше машина алган, шуны юарга бардык, – диде кызы, әтисенең сораулы карашына төртелеп. Туфлиләрен, салып, почмакка куйды да, авыр сулап, ишектән күренгән иренә борылмый гына: – Чәй куй, мин ваннага кереп чыгам, – дип өстәде.
Әти кеше кызының артыннан бераз карап торды да үзенең йоклый торган бүлмәсенә юнәлде, караватына утырды, киявенең тук сыер кебек мышный-мышный кухняга үтүенә җаны көеп, стенадагы сәгатькә күз салды – төнге бер. «Бу вакытта нинди чәй ди ул, иртәгә тора алмый ятачаклар бит, байтак утырганнар, ахры, икесе дә ару гына төшергән», – дип уйлады.
Кызы Гөлсем, юынып чыккач, озак мыштырдама дигәндәй, ирен ваннага этәреп җибәрде дә чәй әзерли башлады. Соң гына чәй эчәргә утырдылар. Карт, баш тартып караса да, бүлмәсеннән үгетләп чыгардылар барыбер.
– Әти, син хәзер бездә яшисең, моннан ары да яшәрсең, әйдә, авылдагы өйне сатыйк, ә? Гөлсем көчләп елмайды, болай да кызыл йөзе аракыданмы, әллә юынуданмы тагы да кызара төшкән. – Әнә Илшатның иптәшенең әле генә алмаш ыштаны да юк иде, бүген машина алды. Әнисен үзләренә китергәннәр дә авылдагы өйләрен сатканнар.
«Чираттагы һөҗүм башланды, – дип уйлады карт. Һаман бер балык башы: бездә яшисең, дип кенә җибәрә. Көчләп дигәндәй алып килгәч нишлисең, яшисең инде. Кәсепкә әйләндерделәр монда торуын. Нигә алай бугаздан алырга? Сүзне: «Сатарга уйламыйсыңмы, шулай итсәк, ничек булыр икән?» дигән рәвештәрәк алып барып була бит. Теләкләренә бер дә каршылыгы юк, тик кешечә, адәмчә сөйләшергә, аңлашырга кирәк ләсә. Кемнең дә күңеле бар…»
Ә кияве, хәйләкәр нәрсә, эндәшми, чәй уртлаган булып, ашъяулыкка коелган икмәк вагын әле бер якка, әле икенче якка тәгәрәтеп-шудырып, аска карап утыра. Сүзгә кысылмый берәү, янәсе, ләкин ул читтән күзәтүче түгел, ә төп коткычы – кызы бит аның сүзен сөйли.
– Ничә тапкыр кабатларга: әле генә сатарга исәбем юк! – диде карт, кызына карап.
– Нишләп? Сәбәбен әйт, – дип, Гөлсем күтәргән чынаягын кире утыртты, ә кияве урындыгын, олы тавыш чыгарып, читкә шудырды да торып ук китте.
– Сезне ялкытсам, авылга кайтып торырмын, дим.
– Ничек инде «ялкытсам»? Моннан ары бездә яшәрсең дип сөйләштек ләсә. Бер өйрәнсәң, өй дә, авыл да искә төшми ул.
– Сиңа шулайдыр да, минем истән чыкмый. Барыбер шәһәргә берегеп китә алмамдыр. Тамыры ныгып китсен өчен, агачны да яшь чагында күчереп утырталар, олыгайгач, тамыр ныгыта алмый. Соң. Минем дә шулай. Кар эреп, үлән калыккач кузгалырмын, дим.
– Әти, нишләп син безгә ярдәм итәргә теләмисең, ә? Нигә миңа үгисетеп карыйсың?…
– Мин сиңа алай димәдем. Тирәнгә төшмик. Миңа син дә, абыйларың белән апаларың да бердәй кадерле. Бармакның кайсын тешләсәң дә авырта. Шул якын булганың өчен, былтыргы бәрәңге акчасын да, сыер акчасын да тоташ сиңа бирдем түгелме соң? – Кызының «үгисетеп карыйсың» дигән сүзләре аның теңкәсенә тигән иде. – Ә син һаман риза түгел. Сыймыйм икән, алып кайтып ташлагыз. Мин сезгә көчләп килмәдем. Ихтыярымнан тыш алып килдегез.
– Юкны сөйләмә, мин бит ул мәгънәдә түгел, – кызы, башын чайкап, кулларын күкрәгенә куйды. – Сыймасаң китерер идекме? Зинһар өчен, ул уеңны ташла.
– Нигәдер, өйне бушату, аннан сатып җибәрү өчен алып килгәнсездер, дип уйлыйм шул. Кәефең ничек, өйрәндеңме, кыен түгелме, дип кызыксыну юк, бөтен сүзегез әлегә шул: өй дә машина.
Гөлсем урыныннан торды, өстәлдәге савыт-сабаны шалт та шолт җыя башлады. Эшен бетергәч, бер сүз дә әйтми, әтисенә күтәрелеп тә карамый, бүлмәсенә кереп китте. Анда кызу-кызу пышылдашулары байтак ишетелеп торды. Күбрәк кияве сөйләде, аның тавышы килде. Әти кеше аларның сүзен аңламады, хәер, аңларга, ишетергә теләге дә юк иде. Аларның картның кирелеге, янә ризалата алмаулары хакында сөйләшүләре болай да аңлашылып тора.
Тимергали карт, урыныннан авыр кузгалып, бүлмәсенә керде, озак йоклый алмый ятты, уйланды да уйланды…
Менә бер елдан күбрәк инде шәһәрдәге кызы белән киявендә яши Тимергали карт. Озак еллар янгын сүндерүче, ягъни пожарник булып эшләде, шул эшеннән пенсиягә чыкты. Янгын сүндергәнгә тиклем ат карады, каравылда торды, халыктан сөт, көл җыйды, аңа кадәр сугышта йөрде. Танкист иде. Авылда аңа үзеннән олылар гына исеме белән эндәште, ә яшьтәшләре «Танкист» диде, яшьрәкләр өчен ул – пожарник.
Карчыгы кинәт кенә вафат булып куйды. Жәйгә кереп кенә килгән чак иде. Бер таңда карчыгының җан атып кычкырганын ишетеп уянып китте, аш-су пешеренә торган яктан килә иде тавыш. Шуннан гөрс итеп нәрсәдер ауды. Тимергали, йә утыргычны аударды, йә дару эзләгәндә өстәл тартмасын нык ачып, идәнгә төшереп җибәрде, дип уйлады. Җәһәт кенә торып, шул якка йөгереп чыкты: карчыгы идәндә ята, авызында күбек, башын әле болай, әле тегеләй боргалый. Карт аны, күтәреп, диванга салды да фельдшерга чыгып йөгерде. Анысы, килеп, укол кадады. Уколдан соң карчыгы йоклап китте, әмма бер сәгатьтән соң исенә килә алмый үлде. Кан басымы югары, инсульт, диде фельдшер. Шуннан карчыгын җирләгәнгә ай да үтмәде, шушы Гөлсеме, төпчеге, кайткан саен, үзләренә килеп яшәргә үгетли башлады бит: «Ялгызыңа кыен, этләнмә, сине алып кайтып пропискага кертсәк, фронтовик дип, безгә өч бүлмәле фатир бирүләре дә ихтимал…»
Тәүдә карт бөтенләй баш тартып караса да, кызының һөҗүме ярсурак була башлагач, уйлармын, диде. Анысын да Гөлсемне тынычландыру, вакытны сузу өчен генә әйткән иде дә, ахырда ризалык бирергә мәҗбүр булды. Кош-кортын бетерде, ике сарыгының берсен суйды, икенчесен сатты, сыерын күршеләре алды, бәрәңгесен Ырынбур ягыннан килеп җыеп йөрүчеләргә төяп җибәрде һәм беркөнне ишеген бикләде дә кызы яллап алып кайткан машинага утырып китте дә барды. Авыр тойгы белән китте.
Килгәннең икенче көнендә кызы белән кияве эшкә, оныклары мәктәпкә чыгып йөгергәч, кабаландым, ахры, быелгы елны, ичмасам, үткәрергә кирәк булган, дип уйлады. Тик соң иде инде, кышны кышламый кайта алмый ласа хәзер. Яшел үләнгә аяк басу белән кире юлланыр.
Әмма юлланмады. Кеше аптыратмыйм, дип уйлады. Хәзер менә шәһәрдә икенче көзен көзләве…
Җәй сузылдымы, әллә көз шулай килергә ашыкмадымы – көннәр октябрь урталарына кадәр коры торды. «Эх, шушы мәлдә авылда булсаң иде», – дип пошынды Тимергали карт. Бәрәңгесен күчкә салыр, ихата-курасы тирәләрен караштырыр, кагар, ямаштырыр, бакчасына тирес түгәр; кош-кортыннан, мал-туарыннан бушамый йөрер иде. Мәшәкате күп булса да, авыл тормышы күңеленә якын барыбер дә. Анда син гел генә эш белән мәшгульсең. Ә монда…
Төшкә тиклем өйдә утыра Тимергали карт. Зарыгып, уйланып, бар тормышын башыннан үткәреп утыра. Оныклары мәктәптән кайткач, урамга чыга: өй тирәсендә, якын урамнарда йөри, базарга барып азык-төлекнең хакын белешә, йөгерешкән кешеләрне, бигрәк тә үзе кебек карт-корыны күзәтә. Әйе, кайда да тормыш, һәркемнең үз мәшәкате, үз йомышы: ашыга, йөгерә, этешә-төртешә транспортка утыра… Бу шәһәр дигәннәре хас кырмыска иләве икән дә. Аңа, авыл кешесенә, болар барысы да кызык, мәрәкә, аңлаешсыз.
Йортны сату мәсьәләсе беркөнне кич янә калкып чыкты –магазиннан күтәренеп кайтты да Гөлсем, бөтен ачуын, аруын шуңа ялгап, машина булса, шушылай ишәк кебек йөрмәс идем, дип тузды да китте. Бу юлы да әтисен үзен яратмауда, үз итмәүдә гаепләде, ул йортны ни хаҗәтемә черетеп утыртасың инде, дип битәрләде.
– Ничек сатыйм, мин бит аны үз кулларым белән салдым, әниең дә риза булмас иде… Мин үлгәнче утырсын, шуннан сатарсыз, – дип җаваплады карт. – Ул – минем тыл. Чигенү ихтималлыгын бервакытта да исеңнән чыгарма, ди торган иде командир.
– Нинди тыл, нинди командир тагы?
– Сугыштагы инде.
– Әллә саташасың? Ул исәр командирның өйгә ни кысылышы бар?
– Ә-ә-ә, алай димә, Гөлсем, командир бик тә акыллы кеше иде. Бервакытта да, башын югалтып, күрәләтә ут эченә кертмәде безне. Башта уйлады, алдагы хәрәкәтне бизмәнгә салды, шуннан соң гына боерык бирде. Нәтиҗәдә беттек, яндык дигән җирдән исән-имин чыга торган идек. Менә шул командир әйтә…
– Әти, гомер эчендә бер хәлемә кер, сатыйк өйне.
– Хәлеңә кергән чаклар булмады, дип уйлыйсыңмыни? Бу юлы да хәлеңә керсәм, мин тылсыз калам. Ә тылсыз калсам, эш харап, камап алачаксыз һәм таптап китәчәксез. Холкыңны беләм. Шуңа да плацдармны бирми торам әле. Моңа тиклем машинасыз яшәгәнсез, моннан соң да яшәрсез.
– Ярый, хәзер нотык укый башларсың инде. Яшәү белән яшәүнең аермасы бар шул. Хәзер бит тормыш башка, сезнең заман үтте, безнең заман килде. Машина ул – мәртәбә, абруй. Син шуны ничек аңламыйсың? – Гөлсем, башын ике кулы белән тотып, залдан кухняга чыгып китте.
Чираттагы «артподготовка» янә нәтиҗәсез тәмамланды: танкист соңгы плацдармын бу юлы да саклап кала алды. Тик озаккамы? Гөлсемнең һөҗүмнәре торган саен ярсурак, кискенрәк була бара, бер көн килеп чигенергә туры килмәгәе…
Житте, болай да чуак көннәрне кирәгеннән артык бирдем, дигән кебек, табигать һава торышын кинәт үзгәртте – октябрьнең икенче яртысыннан яңгырлар башланды; салкынайтты, ачы җил исте, ара-тирә кар бөртекләре дә күренде. Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, Гөлсем белән чираттагы әрепләшүдән соң, үз-үзенә урын таба алмый, урамга чыгып киткән иде – салкын тидереп кайтты карт. Кичкә таба температурасы күтәрелде, башы чатнап авыртты. Табиб чакыртканнар иде, үпкәсенә суык тигән, кичекмәстән хастаханәгә алып барыгыз дип, кәгазь язып бирде. Нишләсен, иртәгәсен барып ятты инде. Җитмештән узган иясе белән бергә картайган, таушалган үпкәне дәвалау ифрат озакка сузылды – хастаханәдә ике ай ятты да куйды. Мөлаем шәфкать туташлары, табиблар белән хушлашып, хастаханә ишеген тыштан япканда, шәһәр Яңа елга әзерләнә иде.
Кызы белән кияве болай ихлас каршылады, аның кайтуына оныклары да шат булды. Кичен картның яраткан ризыгын – пилмән пешерделәр, ярты ачтылар. Шулай да күз карашларында ниндидер серлелек галәмәте, шик тойды танкист; җитмәсә, кияве элеккедән байтакка күбрәк сөйләнде, ныграк мышнады. Ихлас булырга тырышуларының сәбәбе картның хастаханәдән чыгуында түгел, икенчедә, әмма шушы икенченең сәбәбен Тимергали һич белә алмады. Сер Яңа ел алдыннан гына ачылды…
Яңа ел чыршысын, төрле төстә янган лампочкаларны, гирляндаларны күрергә дип, бәләкәй генә оныгы белән урамга чыккан иде, авылдашы Мөхәрләм очрады. Ике кулына да сумка тоткан, карчыгы да күтәренгән. Исәнләштеләр, хәл-әхвәл сораштылар. Кайда юл тоттыгыз, дигәч, олы малай фатир алган, шуның өй туена китеп бару, диде Мөхәрләм. Тимергали карт үзенең хастаханәдә ятып чыгуын сөйләп алды. Ярый, алайса, дип, бер-берсенә исәнлек-саулык, Яңа ел теләкләрен әйтешеп, һәркем үз юлы белән кузгалгач, карт сорап куйды бит:
– Әй, анда минем йорт ни хәлдә, исән-имин генә утырамы?
– Нинди йорт? – дип аптырады Мөхәрләм, үзе бер карчыгына, бер танкистка карады. – Аны Гөлсемең белән киявең Октябрь бәйрәме алдыннан гына, әйе шул, ноябрь башында, кайтып сатып китте бит.
– Ничек сатты? – Хәзер Тимергали карт аптырады, ялгыш ишетәмме әллә дип, авылдашына якынрак атлады.
– Нигә, белмисеңмени?
– Юк, беренче ишетүем, булнистә яттым, дим ләсә.
– Менә ничек, өеңне синең рөхсәттән башка саткан булып чыгалар инде, алайса.
– Кемгә бирделәр инде?
– Кәрамның Себердә эшләп йөргән уртанчы улы алды.
– Күпмегә сатканнарын белмисеңме?
– Кемдер, илле меңгә, дип әйтә иде, төгәл генә белмим.
– Соңгы плацдарм кулдан ычкынды, тылга керделәр, болай булгач, – диде танкист, байтак башын иеп эндәшми торганнан соң. – Хәзер тапап китәчәкләре көн кебек ачык.
– Нәрсә дидең? – Авылдашы, гаҗәпләнеп, бер Тимергали картка, бер карчыгына карады. – Бәй, син ишетмәгәнсең дә икән… Өй тиклем өйне әтигә әйтми саталардыр шул.
Мөхәрләм тагын әллә ниләр сөйләнде, тик танкист аны ишетмәде дә, күрмәде дә – контузиясе яңарып, колаклары томаланды, күз алдында ут-ялкын, шартлау пәйда булды, танклары дошман танкы белән бәрелеште… Аңына килгәндә, авылдашлары янында юк, оныгы гына, картәти, картәти, кайтыйк дип, җиңеннән тарткалый иде.
Чак кайтып ауды. Ярый кияве өйдә иде – «ашыгыч ярдәм» чакырды. Картны алып киттеләр – бу юлы йөрәк. Сугыш тиклем сугышта суда батмый, утта янмый исән калган, әллә ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашкан йөрәк кызының хыянәтен күтәрә алмады. Хастаханәдә аңа кан җибәрделәр, система куйдылар, таблеткалар ашаттылар, тыныч булырга, борчылмаска куштылар. Табиблар әйткәннәрнең барысын да үти ала карт, тик бер теләк-киңәшләрен генә – борчылмаска, уйланмаска дигәнен генә үти алмый. Булдыра алмый, хәленнән килми. Нишләсен, холык-фигыле шулай. Тәүге көннәрдә бик бетеренде, шулай да, кызы яки кияве килгәндә, өй турында сүз кузгатмаска көч тапты. Ул эндәшмәгәч, балалары да сүз башламады, һәм танкист үзен аяктан еккан вакыйга турында сирәгрәк исенә төшерергә, исән булыйм, терелеп чыгыйм, бер башка кайда да урын табылыр әле дип, уйларын читкә юнәлтергә тырышты. Ә ай ярым вакыт үткәч, хастаханәдән чыкканда, кызы белән кияве кылганга ачуы басылган иде диярлек.
Хәзер ул сүзләренә бик кысылмый, сүз кушсалар, «әйе», «юк»тан бетерә, үзегез карагыз, үзегез беләсез, дигәндәй, кулбашларын гына җыера, эндәшсәләр, ашарга чыга, чакырмасалар – юк, ята яки утыра шул бүлмәсендә. Бар игътибары оныклары Азат белән Русланда. Алар белән аралаша, уйный, урамда йөри. Гөлсем белән кияве аның холкын һич аңлый алмый, ә шулай да өен сатуны белгәнен чамалыйлар, тик кемнән, каян ишеткәнен белә алмыйлар. Ә беркөнне икенче класста укыган бәләкәй оныгы Руслан белән шашка уйнаганда, малай: «Картәти, син беләсеңме, без машина алабыз», – дип әйтеп салмасынмы! «Беләм, әниең белән әтиең минем өйне саткан, алсыннар, әйдә», – диде танкист. «Кайдан беләсең, әти үзе әйттеме?» – дип сорады оныгы. «Ишеттем», – диде, әмма кемнән ишеткәнен әйтмәде. Хәер, малайга анысы мөһим дә түгел. Димәк, Мөхәрләмнең хәбәре дөрес, өен чынлап та сатканнар. Күңел өчен булса да, әти, саттык инде, үпкәләмә, дип тә әйтмиләр, ә, ичмасам. Ул бит әле исән, йөреп ята.
Беркөнне шулай урамда йөриләр иде, Руслан өзми дә куймый, әйдә, картәти, күрше урамда гына танк бар, шунда барыйк дип, кулыннан сөйрәп алып китте. Еракка бик үк йөрисе килмәсә дә, оныгының үтенечен екмады, аннан килеп, үзенә дә кызык булып китте – сугыштан соң беркайчан да танк күргәне булмады бит.
Киттеләр. Малай алдан йөгерә, картәтисе таягына таянып, җайлап кына арттан бара. Менә берчак атлаган урамнары зур гына паркка килеп ялганды да, алда биек постаментка менгереп утыртылган Т-34 танкы шәйләнде. Әйе, чынлап та танк, шәһәр эчендә танк! Әлбәттә, әлеге ише танкларны картның телевизорда, киноларда күргәне бар, тик ул бит икенче, кайдадыр читтә, еракта, ә монда алдында тора!
Карт танк янына барып җитте дә, туктап, ал яктан байтак карап торды, аннан янга борылды. Борылды да башнясына ак буяу белән язылган «555» саннарын күреп аптырап китте – аның танкының номеры бит! Аның танкын менгереп куйганнар! Немецларның пушкаларын, пулемётларын таптаган, пехотасын куган танкын. Ай, моның белән күргәннәре!
(Дәвамы бар.)
Freepik.com