

(Ахыры.)
Айгөл бүлмəдəн чыкты.
– Тукта, ашыкма. Тышта төн. Бу адəм актыкларының
сине көтеп торулары да бар. Əйдə такси чакыртам.
Ильяс белəн шушы фатирга бик озак барганнар төсле
иде, ə такси тиз арада Айгөлне өенə китереп җиткерде.
Башында чуалган уйларның очына чыга алмады хатын.
Хəер, ул уйлар да бер-берсенə бəйлəнмəгəн иде. Исенə
кечкенə чагында əтисенең итəгендə утырган чагы
төште, аннары Ильяс белəн лекциягə китеп барганна-
ры, аннары авылда каз бəбкəлəрен саклавы, əнисенең
мич алдында коймак пешергəне, кызын табиб лар ки-
тереп бирүе, янə балачакта су коенганы, никах табы-
ны, ерткыч ирлəрнең бүре йөзе һəм тагын əллə күпме
истəлеклəр...
Айгөл фатирга йөгереп кереп, өстенə калын халатын
каплады да күршелəреннəн кызы Элинаны алып чыкты.
Элина бертуктаусыз үзенең яңалыкларын сөйлəде,
əнисе янында буталды. Хатын чəй куеп җибəрде. Анна-
ры чəйнекнең кайнап чыкканын да көтмичə, салкын чəй
ясап эчте. Менə шунда янə бөтен тəнен калтыравык
алды аның. Əйтерсең ул өши: тешлəре тешкə тими де-
релди башлады. Караватка барып ятты да кат-кат юрган
белəн ябынды. Башында томан иде. Шулвакыт Элина
юрганны əкрен генə күтəрде дə əнисе янына үрмəлəде.
Хатын арты белəн ята иде. Тəүдə кызы аны аркасыннан
кочаклап тынычландырырга тырышты. Кечкенə кулла-
ры əнисен кочакларга җитмəгəч, караватның икенче
ягына менеп, əнисенең кочагына керергə маташты. Үзе
кечкенə иреннəре белəн əнисенең əле битеннəн, əле
чəчлəреннəн үпте. Муеныннан кочаклады, үзе дə аңа
сырпаланды. Инде болай да тынычландыра алмагач,
күңеле белəн нəрсəдер булуын сизгəн сабый мыш-
мыш елый башлады.
– Əни, əнием, мин сине шундый яратам. Шундый яра-
там. Мин сине беркемгə дə бирмим, – дип сөйлəнде
бала.
Шулвакыт хатынның тəннəреннəн əллə нинди ялкын
бəреп чыкты. Ул шыбыр тиргə батты һəм кычкырып
елап җибəрде. Элинаның əнисен мондый хəлдə күргəне
юк əле. Курыккан күзлəрен шардай ачып, əнисеннəн
читкəрəк китеп, аңа төбəлде. Берникадəр вакыт шулай
карап торды да кычкырып елап җибəрде. Баланың ела-
ган тавышы Айгөлне тулысынча чынбарлыкка кайтар-
ды. Кызын кысып кочаклап алды.
– Тынычлан, тынычлан, сабыем. Барысы да яхшы.
Мин синең белəн, – дип пышылдады.
Элина тынычлангач, Айгөл карават астында яткан зур
сумкасын тартып чыгарды да шунда баланың иң кирəк-
ле əйберлəрен салды. Үзенең шкафыннан берничə ки-
емен алды һəм кызны күтəреп, тышка чыкты. Тышта
күкрəп яңгыр ява иде. Кап-кара болыт бөтен шəһəрне
каплап алган. Баш очында гына яшен ялтырап кала да,
аннары бөтен дөньяны яңгыратып күк күкри. Салкын
җилдəн агачлар əле бер, əле икенче якка бəргəлəнə.
Элина бу җилдəн сакланырга тырышып, əнисенə ны-
грак сыена. Шулвакыт тагын колакларны ярып күк
күкрəде.
...Айгөл күзлəрен ачканда төнге өчлəр тирəсе иде.
Ачык калган тəрəзəдəн салкын җил өрə, ə тышта коеп
яңгыр ява. Хатын тиз генə урыныннан торды да балкон
ишеген ябарга ашыкты. Шулвакыт бермəлгə бар дөнья
яп-якты булды да тагын күк күкрəде. Бу тавыштан песи
дə курыкты бугай. Ул тизрəк хуҗасы янына йөгереп
чыкты да аның аяк астында бөтерелə башлады.
– Ə-ə, курыктыңмы? Менə шулай була ул үз урыныңда
йокламасаң, – дип сөйлəнə-сөйлəнə, Айгөл аш-су
бүлмəсенə атлады.
Ул арада плитə өстенə чəй куйды, суыткычтан кай-
натмаларын алып, өстəл өстенə тезде.
Кайнар чəй ясап, аркасына яраткан шəлен япты да,
диварга терəлеп, акрын гына чəй эчə башлады хатын.
Инде ничəнчегə күрə ул бу төшне. Ничə еллар кабатла-
на ул. Менə шулай төшкə кереп, газапламаса, əллə кай-
чан булган бу хəллəр, бəлки, онытылган да булыр иде.
Онытырлыкмы соң? Төш шул вакытта ничек булды,
шулай кабатлана. Əле ярый, вакытында кызы Элина
булды. Шушы төнне əнисе янына авылга кайтып киткəн
иде ул. Əнисенə бу хəллəрне тулысынча сөйлəмəде.
Ни булганы турында бик нык сораша башлагач, “Ильяс
миңа кул күтəрде”, – дип кенə əйтте. Дөреслекне
белмичə, əнисе бакыйлыкка күчте.
Тəүге вакытта, əлбəттə, җиңел булмады. Əле ярый,
əнисе Элинаны тəрбиялəште. Айгөл тиз арада эш
тапты, бераздан башка шəһəрдəн яшəр урын бул-
дырды. Шунда кызы белəн икəү яшəде алар. Ə Ильяс
турында уйламаска тырышты. Күңелендə дулаган
нəфрəттəн ул үзе дə курка иде, шуңа да аның белəн ту-
лысынча бəйлəнешне өзде. Инде озак еллар үткəч кенə
аның Себер якларында яшəве, ə күптəн түгел мəрхүм
булуы турында хəбəр килде.
Хатын чəен эчеп бетерде дə караватына барып ятты.
Иртəгə иртəн янə эшкə барасы бар. Ə күзгə йокы керми.
Юк, Ильяска карата аның күңеле каткан инде. Ə аның
аркасында барлык ирлəргə карата барлыкка килгəн
рəнҗеш аны гомер буе ялгыз яшəргə мəҗбүр итте.
Хатынның битеннəн бер-бер артлы кайнар яшь
тамчылары тəгəрəде. Их, син, язмыш! Ни өчен безне
кирəкмəгəн кешелəр белəн очраштырасың да ни өчен
алар белəн кавыштырасың? Ни өчен синең җиллəрең
шулкадəр ачы?
Шушы уйлар белəн иренеп кенə таң атты. Яңгыр
күптəн туктаган иде инде. Офык артыннан кояш якты
нурларын сипте. Яңгырдан соң өйдəге һава да салкын-
ча, рəхəт иде. Айгөл күзлəрен ачарга иренеп ятканда,
телефонына хəбəр килде.
– Хəерле иртə. Уңышлы көннəр сиңа! – диелгəн иде
анда.
Таныш булмаган номердан килгəн бу хəбəрдəн Айгөл
елмаеп куйды. Берничə көн рəттəн иртəн шундый
хəбəр уятуына өйрəнеп бара иде бугай инде ул. Шунда
ук:
– Бүген дə шул алсу күлмəгеңне киеп эшкə бар əле.
Ул сиңа бик килешə. Хəер, синең кебек чибəр гүзəл зат-
ларга нəрсə кисə дə килешə инде, – диелгəн иде анда.
– И юлəр. Язган була бит əле. Үсмер малай дияр -
сең, – дип кеткелдəп көлгəн булды хатын.
Айгөл урыныннан торды да юыну бүлмəсенə юл-
ланды. Аннары чəйнеген куеп, көзге алдына килеп
басты. Чəчлəрен матурлап куйды, сизелер-сизелмəс
итеп кенə бизəнде. Кием шкафын барып ачты. Теге
күлмəген киеп карады, монысын... Берсе дə ошамады.
Шунда күзе алсу күлмəккə төште. Аны кигəч, күзлəре
нурланып китте, үзе бəхетле итеп елмайды. Тəрəзəдəн
түргə үткəн нурлар күзлəрен чагылдырды. Күкрəп яуган
яңгырдан соң чыккан кояш аңа назлы елмая иде...
Фото: freepik.