

Сәвиянең әнисе мичче. Жәйгә керүгә, дөресрәге, май аеннан ук, иртәдән кичкә кадәр өй борынча йөреп мич чыгару, моржалар төзәтү белән мәшгуль ул. Билгеле инде, куелган чират, сөйләшенгән бәя буенча. Сәвия белә, бер мич чыгару унбиш тәңкә тора, ә абыйсына былтыр җәй сатып алынган лисәпид өчен әнисе нәп-нәкъ дүрт мич бәясе, ягъни алтмыш сум түләгән. Әлеге лисәйнең күпме торганлыгын йоклаганда да аякларын пидәл әйләндергән кебек селкетеп ятучы абыйсы Шамил, Сәвия һәм аларның энекәшләре Фәнис кенә түгел, ә абыйсының иптәш малайлары да, күрше-күлән дә көненә берничә тапкыр ишетә булыр. Әниләре Мәрьям кычкырыбрак сөйләшә шул. «Ир дә, хатын да – үзем. Кычкырсам да, сүгенсәм дә гөнаһ түгел», – дип кенә аклана ул бөтенләй үк кызып киткән чакларында. Ни генә булмасын, Сәвия өчен әнисеннән дә матур, әнисеннән дә яхшы кеше юк бу дөньяда. Шуңа да кичтән аның «струментлар» салынган иске кара күн сумкасын барлавын күрсә, йөрәге өзелеп төшәрдәй була кызның. Иртәгәсен тагын адашкан бәбкә төсле ялгызлары ишек алдында, капка төпләрендә, йә булмаса янбакчада каңгырып йөриселәре бар икән. Абыйлары болында, йә кырда чакта өй ишеге дә йозакка бикләнә бит әле. Игезәкләрдәй охшаш, борын аслары каралып беткән сипкелле йөзле балаларының мунча идәненә аякларын бөкләп утырып бакалар сайрашкан көйгә көненә ике мәртәбә ипи белән сөт кенә ашап торуларын белә дә соң әниләре. Барыбер сары балчыгы мәңге юылып бетмәс «мастирогын», кечкенә балтасын, шомарткыч тактасын алып, чакырган җиргә китеп бара шул. Жәй тиз үтә, кыш чыгарлык акча юнәтәсе бар, ди. Их, әтиләре исән булсамы!
Хәер, күрше Әсма, Саҗидә апаларның да көндез өйдә торганнары юк. Ярый әле әниләрнең кайсын кырдан, кайсын урманнан, ә Сәвиянең әнисен һаман да шул балчык-кирпеч арасыннан өйгә ашыктыручы «көтү кайта» дигән тылсымлы сүз бар. Манькаларны, Зурькаларны савасы булмаса, яз туган Күбәләк, Йолдызлар су кушылган җылы сөт сорамаса, билләһи, җәй буе балалар аналарын бер күрергә тилмерер иде…
Куе кара чәчле түм-түгәрәк нәни башына төшкән менә шундый уйлардан оеп утырган кызчык кинәт дерт итеп китте:
– Сәвия-ү-ү! Ач капканы!
Мал-туарларының авылга кергәч тә исән-имин абзарга ябылуы өчен җаваплы абыйсы Шамил тавышы бу. Хәзер аңа сыерлары да кушылачак:
– Му-у-у-у!
Сәвия абына-сөртенә йөгереп урыс капкага барып ябышты. Капканы ачып җибәрүе булды, әнисе мичтән чуенлы бәрәнге ала торган «ухбат»тан да зуррак мөгезле сыерлары килеп керде. Аның артыннан тузанлы мамык кисәкләрен хәтерләтеп сарык-бәрәннәр атылды. Иң соңыннан инде авызы ерылган, әнисе әйтмешли, «Берлинны алган кыяфәттә» Шамил абыйсы күренде. Ул Берлинны алуы ни буладыр, күрше Сәлим абый да хатыны Сания апаны капка төпләрендә шулай җырлап каршы алганын еш ишетә кыз:
Саниякәй эштән кайта
Берлинны алган кебек.
Сәлим мескен каршы ала
Плинга калган кебек…
Тик Сәвиянең бер дә «плинга калып» өйдә утырасы килми әле монда. Аның үзе генә белгән сере, үз «эше» бар җәйге кояш баешының бу сихри мәлендә. Кызый еш кына, әнисе болыннан ияреп кайткан кигәвеннәрне куа-каргый сыер саварга керешкәч тә, аягына иске чүәген эләктерә дә, чиләккә чаж да чож төшкән сөт тавышын тыңлый-тыңлый, тыкрыктан ындыр артына йөгерә. Бүген дә нәкъ шулай булды. Сөт тавышы ишетелми башлагач, Сәвия кулындагы кыска таяк белән коймага сугып үзе көй чыгарып барырга тотынды. Кызык бит… Тык-тек, тык-тек, тек-тек-тек… Койма ярыгыннан үрелеп аны гажәпләнеп күзәткән кояш нурлары белән качышлы да уйнап маташты әле ул. Тик алардан качып буламы соң! Тыкрык бетеп ачык урынга килеп чыгуы булды, алсу нурлар аны: «Эләктеңме, шук кызый!» – дип кочып ук алдылар. Сәвия нур яңгыры астында чирәм уртлаган, бөтен ындыр артын тутырып таралган сарыклар янына килде. Аннан: «Ник өйләрегезгә кайтмыйсыз, хужаларыгыз көтәдер сезне, вәчкәйләр» – дип әбиләрчә такмаклый-такмаклый көтү арасыннан яшь бәрәннәрне эзләргә кереште. Кыз белә, гадәттә алар адашып, әниләреннән аеры елап, бәэлдәп йөриләр, башсызлар. Менә, әйтте бит, күр инде: берсе ап-ак, икенчесе аклы-каралы, шундый матурлар, бөдрәләр үзләре! Кычкыра-кычкыра тавышлары карлыгып беткән мескенкәйләрне Сәвия кулы белән этә-төртә көтү таралган ындыр буйлап куалап китте. Ә очлы күзләре чирәм ашау кайгысы булмаган ялгыз әни сарыкны эзләде. Ул каядыр шунда гына булырга тиеш, шунда гына. Нинди әни, балаларын ташлап, тыныч кына абзарга кайтып печән күшәсен ди. Менә хәзер килеп чыгачак сарык, менә хәзер… Кыз ялгышмады. Кинәт бер «вәчкәй» бәрәннәргә таба ыргылды. Ул да булмады, бәләкәчләр дә әниләрен танып алдылар. Һәм икесе ике яктан йөгереп килеп койрыкларын пропеллер кебек зыр-зыр әйләндерә-әйләндерә сарыкны имә башладылар. Сәвиянең йөзен елмаю балкытты. Булды бүгенгә! Ул олыларча шалт-шолт кулын кулга суккалап куйды. Әни белән бала аерылмаска тиеш, шулай гына рәхәт. Әтиләре булса, Сәвиянең әнисе дә гел өйдә торыр: көненә әллә ничә тапкыр тәмле аш пешерер, янбакчада матур чәчәкләр үстерер иде. Акча дигәнен әтисе апкайтыр иде әле… Һич югы, бер генә тапкыр әниләре энекәше белән икесен үзе белән алып барсын икән дә бит. Юк шу-у-л… Сәвия башын иеп монсу гына тыкрыктан өйләренә таба атлады. Кулындагы таякчыгы кайдадыр төшеп калган, коймага сугып көй чыгару уе да эреп дигәндәй юкка чыккан иде кызның.
Могҗиза димә, шул кичне йокларга ятканда әниләре иртәгәсен Түбән урамда яшәүче Рәсыйх абзыйларга Сәвия белән Фәнисне дә ияртеп төшәргә вәгъдә бирде. Үзе:
– Иртәгә безнең урам буйлап чегәннәр җырлап-биеп, канцирт куеп йөриячәкләр икән. Бәлки, абыегыз белән өйдә генә калырсыз? Күрше Рәшидә әбиегез дә хәл белергә керермен дигән иде, – дип сөйләнде. Тик кая ул әнисенең хәйләкәр карашын күрү дә, соңгы әйтелгән сүзләрне ишетү! Бу минутта балаларны тәмам бәхет баскан иде.
Сәвия ничек елмаеп йоклап киткән булса, иртән шулай елмаеп уянды да шикелле… Ә инде менә төш житкәндә кызның йөзенә «ник тудым?» кыяфәте чыккан иде. И-и-и, бер генә дә күңелле түгел икән бит әнисенең эшендә. Сәвия белән Фәнис күргән бөтен игътибар – иртән Рәсыйх абзый хатыны Рәсимә апаның ашыгып алар учына салган икешәр эшләпә кәнфит белән берәр прәннек булды. Аннан китте ыгы-зыгы: кирпеч ташу, измә изү, ком иләү. Юлда тормагыз, имгәнерсез, әниегезне аптыратмагыз – балаларның олылардан ишеткән сүзләре әнә шуннан артмады.
– Мәрьям апа, авырдыр инде сиңа бу балалар белән, авырдыр, – дип башын чайкады арадан берсе.
Әнисе дә, Сәвияне гаҗәпкә калдырып:
– Сөйләмә дә генә инде, күршекәем, бик авыр. Үзем генә беләм, – дип куйгач, кыз түзмәде:
– Әни, ник авыр дип торасың, син бит безне күтәрмисең, яныңнан үзебез йөрибез! – дип әйтеп салды. Китте көлеш… Берни анламаган кыз үпкәләп читкәрәк китеп утын түмәркәсенә барып утырды. Ул чын-чынлап капка төпләрен, өйләрен сагынды. Югыйсә әнә йортлары матур булып әллә каян күренеп тора, тыкрыктан гына менәсе дә уңга борылып керәсе. Ялгызларына гына кайтырга әниләренең рөхсәте юк шул. Чү! Җыр-гармун тавышлары да ишетелә түгелме? Әллә чыннан да чегәннәр килгән инде? Их, ник кенә әнисенә иярделәр алар? Алтынсу комнан гараж ясап, трактор тимерен машина итеп тыныч кына уйнап утырган Фәнискә дә ачуы гына чыкты кызның. Ул сикереп торды да рәшәткәле капкасы ярым ачык калган бакчага кереп китте.
У-у-у, монда матур икән! Кыз түтәлдә тирбәлгән чәчәкләргә аһ итте. Эскәмиягә чыгарып тезелгән чүлмәкләрдәге купшы яраннар да искитмәле иде. Сәвия шулчак сулы зур тагарак янындагы яшел «ләйкә»не күреп алды. Әһә, кызга да эш булырга тора әле биредә. Тагарак кояшта көмешләнеп ялтырап яткан җылымса субелән туп-тулы. Кырында чүмеч тә бар. Менә шулай… Кызның батырып су алырга жыенган чүмечле кулы һавада эленеп калды. Күр, су өстендә берничә бөҗәк тыпырчынып ята түгелме? И бичаралар! Эчәселәре килеп батканнар инде болар. Сәвия тиз генә үлән кыягы өзеп алды да бөҗәкләрне коткару «операция» сенә кереште. Менә берсе корыга чыгарылды, аннан икенчесе, өченчесе. Беренчесе шундук очып та китте! Кызның күнелен шатлык биләп алды. Ул үзен бик тә кирәкле, яхшы эш эшләгән кебек хис итте. Инде «ләйкә»гә су тутырырга да була. Кинәт койма буендагы зур булмаган агач корылмадан ниндидер тавыш ишетелгәндәй булды. Сәвия сак кына атлап шунда юнәлде. Бу корылма-читлекнең кояшка карап торган ягында әлүмин рәшәткә генә икән. Кыз якынрак килде һәм эчтә ап-ак куян күреп өнсез калды. Аның тере куянны беренче күрүе иде. Озын колакларын артка салып кызыл күзләре белән Сәвиягә карап утыручы бу жәнлек китап битеннән сикереп төшкәндер кебек тоелды. Кичә абыйсы укыган китаптан инде.
Куян, син кайда?
Яшел тугайда…
Түгел шул, тугайда түгел, Рәсыйх абзыйларның бакчасында булып чыкты куянкай. Сәвияне тәмам бәхет басты. Ул ак йомгактан күзен ала алмады. Аның һәр хәрәкәтен: оясының бер почмагыннан икенче почмагына күчеп йөрүен, әле кәбестә яфрагын, әле кишер сабагын иснәп карауларын рәхәтләнеп, дөньясын онытып күзәтте…
– Хайт, кызыйны!
Сәвия көтелмәгән тавыштан сикереп куйды.
– Курыкма, әнә куян курыксын. Син бит куян түгел, аучы кызы.
Кып-кызыл йөзенә елмайган кыяфәт чыгарырга тырышкан бу абзыйны Сәвиянең кайдадыр күргәне булса да, аның кем икәнен тәгаен исенә төшерә алмады.
– Аучы кызы түгел мин, мичче Мәрьям кызы!
Күзләре төсен кояш алгандай тоныкланып калган абзый сүзен дәвам итте.
– Әйе, әниең мичче, ә менә әтиең тирә-якка бер аучы иде. И-и аның атып алган үрдәкләренең, мин сиңа әйтим, санын бер Ходай үзе генә беләдер. Яхшы кеше иде атаң. Монлы итеп җырлый иде, патамушты ятим бала булып үскән. Ә әниең усал, камандир!
– Усал түгел минем әни!
Сәвия нишләргә белмәде. Каян килеп чыкты соң әле бу абзый? Әллә ниләр сөйләнә, кырынмаган, ямьсез.
– Яңа гына мине бөтен күршеләр алдында рисвай итте анаң. Ялкау имгәк, исерек түмгәк, имеш. Кыска буйлы булуыма мин гаеплеме? Төтен юлын дөрес калдырмыйсың, астарак булган, кеше биеклегендә кирәк иде дигән идем, менә шулай изүемнән эләктереп алды да мич янына китереп тә бастырды. Син үзеңне кешегә чутламыйсыңмы әллә, синең буе бит, күр дип миннән кычкырып көлә дә башлады. Киңәш итәргә дә ярамаган. Бөтен күршеләр алдында рисвай итте. Сез ятимнәрне дә кагып-сугып үстерәдер әле. Кыйныймы әниегез дим?
Кыз абзый сөйләгәннәрдән соңгы ике сүзне генә анлады.
– Кыйнамый! Ул усал түгел, матур күлмәкләр тегә, тәмле бавырсак пешерә!
– Ник балага бәйләнәсең, Гали?
Ашка турар өчен суган кыягы өзәргә дип бакчага чыгып килүче хуҗа хатын Рәсимәнең тавышы кырыс яңгырады.
– Нинди бәйләнү ди, күрше. Гәпләшәбез әле менә сеңелкәш белән. Күз карашлары да сурьезный, сөйләшүләре дә гел олыларча бу баланың.
– Синдә генә ул бала акылы да юк. Бераз гына Рәсыйхка булышыр иден, ичмасам, измә изеп куллары талды әнә.
– Юк инде. Беренчедән, миңа авыр эш эшләргә ярамый, духтыр кушмый, икенчедән, телчән Мәрьямегезне киламитрдан әйләнеп узачакмын дип яңа гына үземә сүз бирдем.
Рәсимә апа куян читлеге янына килде дә кинәт Галигә борылып:
– Куян бәлеше ашамыйм дип тә сүз бирмәгәнсендер бит?
Гали сап-сары тешләрен күрсәтеп ыржайды.
– Шту син? Ахмак мәллә мин!
– Алайса, хәзер үк менә бу куянны суеп туна. Кичке ашка бәлеш булыр, Алла боерса.
Рәсимә Сәвиянең зур итеп ачылган күзләренә карап, аклангандай:
– Ялгызы гына бит. Балаларның да исләре китми хәзер, ашатырга-эчертергә дә оныталар. Баштагы мәлне генә көне буе янында бөтерелделәр, – дип өстәде дә, Сәвияне чәйгә чакырып, ашыгып бакчадан чыгып китте.
Гали канәгатьлек белән кулларын уды.
– Бер тавык та бер савыт дигәндәй, бәлеш янына ак башы да булыр кебек әле монда, мичче кызы! Хәзер үткен пычагымны гына алып киләм дә, кых-х-х куянны, – дип муенына сызып күрсәтте дә юк булды.
Сәвиянең йөзе койма буенда үскән ромашка таҗыдай агарып чыкты. Нишләргә? Куянны ничек коткарырга?! Ул озак уйлап тормый агач боргычны борып читлек ишеген ачты да:
– Кил тизрәк. Тырмашма, – дип, куянны колакларыннан эләктереп алды. Ни гаҗәп, куян бераз тыпырчынгач, кызның кочагында тынычлангандай булды. Сәвия аркылы-торкылы киртәләр белән генә бүленгән бәрәңге бакчасына таба китте. Жайлы гына итеп ике киртә арасыннан шуып чыккан кыз, шау чәчәк атып утырган бәрәңге сабакларын ерып, йөгерергә үк тотынды. Бакча уртасына җиткәчрәк, буразнага сузылып ятты, үзе бертуктамый куянны сыйпады. Дөп-дөп-дөп… типте куянкайның йөрәге. Кызның йөрәге дә аныкыннан калышмады. Шулчак Сәвия борын төбендә генә селкенгән яфракта ял итеп утыручы камканы күреп алды: «Камка тутай, ирең килә камчы белән кыйнарга. Оч та кит!» Шул сүзләрне генә көткән кебек, кызыллы-каралы япма ябынган бөҗәк очып та китте. Их, минем дә канатларым булса, дип уйлады кыз. Минут эчендә үзебезнең ишек алдына очып төшәр идем. Куян белән өйгә кереп бикләнер идек. Әни кайтканчы ишекне беркемгә дә ачмас идек…
Калганы куркыныч төштәге кебек кенә булды. Олы йонлач куллар Сәвиядән куянны тартып алдылар. Кәкре симез аяклар бәрәңге чәчәкләрен таптый-таптый алпан-тилпән абзарга таба атлады. Буразнага ятып үксегән, аклы күлмәге кара балчыкка буялып беткән кызның кайнар чишмә булып аккан күз яшьләрен күрмәс өчен кояш болыт артына йөзен яшерде дә әкрен генә офыкка таба тәгәрәде. Сабыйны әле чәчләреннән сыйпап, әле кулларыннан үбеп юатырга теләгән җәйге йомшак җил дә арып-талып янәшә ятып йоклап китте…
– Кызым, син кайда-а-у?…
– Сәвия-ү-ү!
– Син кайда-а-а?
– Яшел тугайда, – дип елмайды Сәвия йокы аралаш, әнисенең җылы кочагында тирбәлә-тирбәлә.
– Куянкаем, йомшак күңелкәем, – дип уфтанды ана. – Бу каты бәгырьле дөньяда ничекләр яшәрсең икән син?!
Фото: Freepik.com