Чәчмә әсәр
2 Апреля , 04:45

Гөлия ГӘРӘЕВА. Бүреләр өнендә (2)

– Син бит акылсыз хатын түгел. Мин барысын да аңлыйм. Тик син дə мине аңла. Кеше кебек киенəсе дə, яшисе дə килə. Əлегə без телəгəн һəрнəрсəне эшли алмыйбыз. Булыр əле, җайланыр. Мин бит сине яратам, – дип, карават читендə утырган Айгөлне кочаклап алды ир. 

Гөлия ГӘРӘЕВА. Бүреләр өнендә (2)Гөлия ГӘРӘЕВА. Бүреләр өнендә (2)
Гөлия ГӘРӘЕВА. Бүреләр өнендә (2)

(Дәвамы.)

Шулай акрынлап кына көннəр үтə торды. Ильяс белəн
Айгөл янə шəһəргə китте. Фатирга түлəп яши башла-
дылар. Ильяс төннəрен шəһəрдə такси водителе булып
эшкə урнашты. Ə иртəн икəүлəп университетка китəлəр.
Көтмəгəндə, мəхəббəткə төренгəн көннəрне кара бо-
лытлар каплады сыман.
– Мин болай да ял күргəнем юк. Ə син тагын əниеңнəр
янына кайтырга уйлыйсың. Аңлыйсыңмы, анда кайтып
килү өчен генə күпме акча кирəк булачак! Син өйдə кай-
тарганны көтеп кенə утырасың да бит, миңа эшлəргə
кирəк, – дип җикеренде бүген дə Ильяс.
– Белəм инде, аңлыйм. Син һəрвакыт эштə. Минем
университеттан башка беркая да барганым юк. Шуңа
гына əйткəн идем, – дип, күзлəрендəге яшьлəрен
яшерергə тырышты Айгөл.
– Менə үзең акча тап та кайт. Минем алай йөрергə
мөмкинлегем юк, – дип, тагын да кыза төште ир.
Айгөл эндəшмəде. Иренең мондый гадəтлəренə дə
өйрəнə башлады бугай инде. Ильясның да сүзлəрендə
хаклык бар. Əти-əнигə мондый хəллəрне сөйлəп бул-
мый. Болай да сизенəлəр кебек инде. Кайткан саен
сумка-сумка азык-төлек төяп җибəрергə тырышалар.
Фатирга түлəү, башка кирəк-яракка да күп акча кирəк
шул. Ярый, укулары тəмамланып, икесе дə эшли баш-
лагач, барысы да төзəлер əле.
– Ачуланма инде, Айгөлем. Син бит акылсыз хатын
түгел. Мин барысын да аңлыйм. Тик син дə мине
аңла. Кеше кебек киенəсе дə, яшисе дə килə. Əлегə
без телəгəн һəрнəрсəне эшли алмыйбыз. Булыр əле,
җайланыр. Мин бит сине яратам, – дип, карават читендə
утырган Айгөлне кочаклап алды ир. Айгөл башын какты
да аның кочагына кереп сыенды.
– Без бит барлык авырлыкларны да, шатлыклар-
ны да урталай бүлешергə сүз бирдек. Син бит минем
бергенəм. Ачуланма, зинһар, – дип, Ильяс Айгөлнең
чəчлəреннəн сыйпап бертуктаусыз битеннəн үпте.
Икенче көнне иртəнгə ир белəн хатын арасында бул-
ган бу хəл онытылган иде инде. Тик тора-бара Ильясның
гына болай кылануы ешайды. Өйгə эчеп кайткан чакла-
ры да булгалады. Андый вакытта “кирəкле кешелəр”,
“дуслар” белəн булуын əйтə иде.
“Бүген иртəрəк кайт əле. Сиңа зур бүлəгем бар”.
Кичен такси машинасында китеп барганда, Ильясның
телефонына шундый хəбəр килеп төште. “Ни булды?” –
“Кайткач белерсең. Зинһар, озаклама”.
Айгөл үзенə килешле күлмəген киде дə көзге алдына
килеп, биленə кадəр булган озын карачкыл чəчлəрен
тарады. Яшел күзлəре бүген аеруча нур сибə төсле
иде. Озын куе керфеклəрен буяды, иреннəрен алсулан-
дырды да үзенең нəзек кенə сылу гəүдəсе белəн бераз
боргаланып биеп тə алды. Ə аннары, эчен куллары
белəн кочаклап алды: “Ə синең күзлəрең нинди булыр
икəн, бəлəкəч? Əтиең белəн икебезнең дə чəчлəр ка-
рачкыл булгач, синеке дə шундый булыр инде. Кем соң
син? Малаймы? Əллə кызмы?” Айгөл бəхетеннəн шар-
кылдап көлеп җибəрде. Ə аннары, нəрсəнедер оныткан
кебек, ашыга-ашыга өстəл əзерлəргə тотынды. Озак
та үтмəде, кыңгырауга бастылар. Ишек төбендə Ильяс
басып тора иде.
Элина тугач, Ильяс тагын да үзгəргəндəй булды. Юк,
кызын ул үлеп яратты, ə менə Айгөлгə генə бик нык сал-
кынайды. Инде икесе дə укуын тəмамлаган иде. Айгөл
əлегə эшкə чыга алмады. Ильяс та күңеленə ошаган эш
таба алмый газапланды. Кайдадыр аз түлилəр, кайда-
дыр эш шартлары ошамады аңа. Шуңа көннəр буе так-
сида йөрергə мəҗбүр булды.
– Мин бит сиңа əйттем, шул күлмəгеңне киеп, урам-
га чыкма дип. Нəрсə, ирлəр караттырасың килəме? –
дип, яңа гына урамнан Элинаны җитəклəп кереп килүче
Айгөлнең яңагына сугып җибəрде Ильяс. – Əллə мине
мыскыл итүеңме бу? Янəсе, мин, ир кеше, хатыныма
килешле күлмəк алып бирə алмыйм, – дип, тагын да
кизəнде.
Ильястан килгəн аракы исенə Айгөл башын читкə
борды. Ул арада кечкенə Элина чəрелдəп елап та
җибəрде.
– Юк, юк, кызым, курыкма. Сиңа тимим бит мин. Менə
бу себеркене акылга утыртырга кирəк иде, – дип, бала-
ны күтəреп, бүлмəгə кереп китте Ильяс.
Айгөл бер сүз дə эндəшмичə, ишек яңагына сөялде.
Инде ничəнчегə кабатлана бу хəл! Кая барып, кемгə
сыенырга соң?! Ничек бу адəмнəн чыгып качарга?
Кая барырга? Хатынның бит очларыннан бер-бер
артлы яшь тамчылары тəгəрəде. Ильясның сугуыннан
башының уң ягы сызлады, колагы шаулады. Ир дə ха-
тынына белеп суга иде. Айгөл беркайчан да күгəргəн
йөз-тəн белəн йөрмəде. Ильяс гел шулай аның башы-
на сукты. Берничə ел элек əтисен җирлəгəннəн соң еш
кына Айгөлнең шулай башы авыртты. Инде табибларга
да барып карады, бернинди авыру да тапмадылар. Ул
авыртуларга өйрəнер дə иде, Ильяс менə шулай кул
күтəргəннəн соң үз-үзен кая куярга да белми иде хатын.
Бу юлы да шулай булды. Башын ишек яңагына терəгəн
Айгөл урыныннан да кузгалырга курыкты. Кузгалса,
авырту тагын да артачак сыман.
Ул арада сумкасындагы телефоны шалтырады.
– Əйе, исəнме, əни.
– Исəнме генə, кызым. Ни хəллəрдəсез? Менə мал-
ларны карап кердем дə хəллəрегезне белергə булдым
əле.
– Барысы да яхшы, əни. Син ничек? Авырмыйсыңмы?
– Ялгыз кешенең хəле ничек булсын инде. Ятам инде
шунда.
Айгөл телефонын колагы белəн кысып, өс киемнəрен
салды да, аш-су бүлмəсенə кереп китте. Əнисе һаман
телефонда авыл яңалыкларын сөйлəде.
– Кызым, сез кайчан кайтырсыз икəн? Абзарның сыер
торган урынында идəн такталары черегəн. Югары оч
Фəнилдəн такта сораштым да инде. “Акчаң булса, ки-
тереп үк бирəм”, – диде. Бер пенсиягə яшим бит инде,
белəсең. Аннары кияү кайтып, үзе такталарны алыш-
тырса, оста ялларга туры килмəс иде. Сыерны бете-
реп булмый бит инде. Сезгə дə сөтен-маен җибəрергə
кирəк. Үзем дə бер пенсиягə яшим.
– Ильяс белəн сөйлəшкəч, хəбəр итəрмен, əни. Кай-
тырбыз, – диде Айгөл.
Əле яңа гына ирен күралмас чиккə җиткəн хатын-
га ирен тынычландырып, əнисе янына алып кайтырга
кирəк. Əни... Их, минем ничек яшəгəнемне белсəң иде
син... Əти исəн булса, бу адəм актыгыннан əллə кайчан
алып кайтып киткəн булыр иде инде. Ə сиңа, əни, болар
турында сөйлəү урынсыз. Синең йөрəгең бу хəллəрне
күтəрə алмас. Син минем өчен иң кадерле кеше. Сине
югалтсам, нишлəрмен?
Шушы уйлар белəн чəй əзерлəде хатын. Суыт-
кычта булган барлык тəм-томны савытларга салды,
тəлинкəлəрне матурлап тезде дə ирен өстəл артына ча-
кырыр өчен икенче бүлмəгə чыгып китте. Ə ул кечкенə
Элинаны кочаклап, йоклап киткəн иде инде.
...Ишек төймəсенə бертуктаусыз баскан Ильясны
күреп, куркып китте хатын. Бу вакытта ул, гадəттə, эштə
була. Шуңа да аны көтми иде ул. Күз буйлары бераз
күгəргəн, яңагында тырналган эз дə бар сыман. Куртка-
сын ычкындырган, үзе еш-еш сулыш алган ирен күргəч,
хатын катып калды.
– Əйдə, киен дə чык. Элинаны күршелəргə кертеп
куй. Иң матур күлмəгеңне ки, – диде дə баскыч буйлап
төшеп йөгерде ул. Хəлнең бик җитди булуын аңлаган
хатын артык сораулар биреп тормады. Тиз-тиз генə
Элинаны күршелəргə кертте, үзе дə ире янына чыгып,
машина эченə кереп утырды.
Салонда куркыныч тынлык урнашты. Ильяс
светофорның утларына да карап тормый иде сыман. Үзе
бик нык борчыла, үзе вакыт-вакыт сүгенə. Чигəлəреннəн
аккан тир тамчыларын җиңе белəн сөртеп ала да янə
газ педаленə баса
– Без кая барабыз, Ильяс? Ни булды?..
– Күрерсең! Бернəрсə дə сорама! – дип кычкырды ир
Айгөлгə.
Шəһəр читендə урнашкан күпкатлы йорт алдына
килеп туктады алар. Ильяс тиз генə машинадан төште
дə, хатынны сөйрəп диярлек салоннан тартып чыгарды.
Аннары кулларыннан кысып тотып алды да алга атла-
ды. Ашыга-ашыга баскычтан менгəндə Айгөл берничə
тапкыр абынды, егыла язды. Тик ирнең аны ныклап
тотуы моңа ирек бирмəде. Ниндидер бер фатир ишеге
алдына килде дə бөтен көченə шул ишекне төя башла-
ды ир. Озак та үтмəде, ишек ачылды. Анда иске генə
чалбар, өстенə кара язулы футболка кигəн, авызына
тəмəке капкан бер бəндə пəйда булды. Тəмəке төтене
һəм башка əллə нинди ислəр хатынның тамагына утыр-
ды. Өй эчендə башка ирлəрнең бик кызып нəрсəдер
турында сөйлəшүлəре, көлүлəре колакка керде. Шуның
арасында телевизор тавышы да бар сыман иде.
– Менə, маладис, сүзеңдə торасың. Хəтта почти без
куйган вакытка да сыйдың. Но шулай да, соңга калган
һəр минутың өчен ничə сум түлəгəнеңне белəсең инде
син, – дип кычкырып көлеп җибəрде ул.
– Ильяс, кемнəр болар? Без кайда?
Айгөлнең куркудан калтыраган кулларын Ильяс ныг-
рак кысты. Хатын – бер шул иргə, бер иренə карады.
– Ребята, вечеринка началась! – дип кычкырды теге
адəм.
Ул арада Ильяс Айгөл белəн залга үтте. Иске генə
бүлмə уртасында зур карават урнашкан иде. Аның
өстенə төсе чыгып беткəн япма капланган. Шунда ук
тукымасы инде төссезлəнгəн берничə мендəр дə аунап
ята. Нəкъ карават өстендə генə люстра эленгəн. Шун-
нан читтəрəк элеккеге өч яклы көзге тора. Ул да инде
күптəн тузан белəн капланган. Карават читендə ике ар-
калы урындык куелган. Анда ир-егет киемнəре эленгəн.
Ə бүлмə эчендə өч ир-егет басып тора. Алардан килгəн
сасы ис хатынның күңелен тагын да болгатып җибəрде.
Əмма барыннан да нык аларның күзлəре куркыныч
иде. Янып торган кара күзлəр, ач бүренекедəй, ха-
тынга төбəлгəн. Шушы очкын яшен утыдай Айгөлнең
күзлəреннəн кереп, бөтен тəне буенча йөгереп узган-
дай булды. Үзлəре менə-менə чи иткə ташланырга
əзер булган ач җанварлардай, хатын тирəли бөтерелə.
Үзлəре елмая.
– Ильяс бу ни бу? Кемнəр болар? – дип җан тавышы
белəн кычкырды хатын.
Шул арада берсе хатынның биленнəн тотып алды да,
кулларын аска таба төшереп: “Сине ирең безгə кəрткə
оттырды”, – дип, кычкырып көлеп җибəрде.
Хатынның башына балта белəн суккандай булды. Ко-
лагында шул адəмнең əллə нинди сүзлəре яңгырады.
Калган ирлəрнең дə аны бəялəргə тырышып əйткəн
сүзлəре ишетелде, əмма аңына барып җитə алмады.
Шул арада Ильяс кулын Айгөлдəн тартып алды да, ха-
тынны бүлмə уртасында торган шул караватка бар көче
белəн этеп җибəрде...
– Ачыгыз, ач дим! – ишек артында яңгыраган бу
сүзлəр хатынны кире дөньяга кайтарды. – Көчеклəр,
тагын кемне алып килдегез? Мин сезне дə үтерəм,
үзем дə шунда ук атылып үлəм! – дип кычкырды өлкəн
яшьтəге ир.
Ул арада карават буенда басып торган ирлəр ашыга-
ашыга чалбарларын каптыра башлады.
– Ярар инде, дед. Нəрсə инде син? Без бит шаярабыз
гына. Үзе килде бит ул безгə, – диде арада берсе һəм
карт янына таба атлады.
– Кит, дим, мин сиңа! Чыгып китегез моннан! Хəзер
полиция чакыртам!
Айгөл ертылган күлмəгеннəн күренгəн күкрəклəрен
куллары белəн каплап, караватның бер почмагына шу-
ышты. Аның гəүдəсе күңелдə булган курку һəм җирəнү
хисеннəн арынырга тырышып, бертуктаусыз калтырый
иде.
Ирлəр бер-бер артлы бүлмəдəн чыгып китте. Ильяс
күренмəде.
– Ярый өлгердем əле... Онык бу минем. Юньсез! Үзем
элек яшəгəн шушы фатирны аңа мирас итеп яздыр-
ган идем. Элек милициядə эшлəдем мин. Шул вакытта
алынган фатир бу. Погоннар арткач, шəһəр уртасыннан
зуррак фатир алып, шунда күчтем. Тəки кеше ясап бул-
мады шуны, – дип мыгырданды ир.
Айгөл күзлəрен шардай ачып, берсүзсез, иргə карап
торды. – Кстати, син аның өстеннəн полициягə гари-
за яза аласың. Тик ул вакытта аны кулга алачаклар.
Минем оныкны... – дип, аягын каштыр-коштыр сөйрəп,
бүлмəдəн чыгып китте ул.

(Дәвамы бар.)

Гөлия ГӘРӘЕВА. Бүреләр өнендә (2)
Гөлия ГӘРӘЕВА. Бүреләр өнендә (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас