Чәчмә әсәр
1 Апреля , 15:51

Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Ялтада. Хикәя (Ахыры)

Тормышның, яшәешнең, табигатьнең бөтен яшәү көчен һәм матурлыгын, серлелеген һәм үлемсезлеген үзенә туплаган гаҗәеп бер зат ул хатын-кыз дигән фикергә мин яңадан да бер мәртәбә ышанам.

Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Ялтада. Хикәя (Ахыры)Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Ялтада. Хикәя (Ахыры)
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Ялтада. Хикәя (Ахыры)

Ул көнне минем авыздан чыккан беренче сүз нинди булды соң әле? Ә-ә… Исемә төште!

– Кара әле! Нинди матур өй тапкансың бит син! – диеп, үземнең ихластан соклануымны белдердем мин башта. Әйткәнемчә, бу урын, әлеге йорт, аның әйләнә-тирәсендәге агач-куаклар миңа Жир шарындагы иң гүзәл, иң ямьле урын булып күренә иде.

– Әле син әнә андагы бакча эчен күрсә-ә-әң.

Альбина, ымлап, ишегалды түрендәге куакларга таба күрсәтте.

– Әле син ничек итеп минем йөзем җыюымны күрсә-ә-әң…

Аның бу сүзләренә җавап итеп мин кычкырып көлеп җибәрдем:

– Мин дә шунда барсам адашмам микән соң?

Ни өчендер, кызарып, Альбина башын бераз гына түбән иде. Елмаюы да үзгәребрәк китте шикелле.

Һәм ул минем алдан атлап китте. Хәзер инде бөтенләй бүтәнчә, ашыкмыйча.

Альбина әле генә йөзем җыеп килгән җиренә таба бара. Мин дә, сабыр булырга тырышып кына, аның артыннан атлыйм.

Бара торгач, чып-чын урман эченә кергәндәй булдым. Көн яктысы да сүрелгән шикелле тоелды, әйтерсең эңгер вакыты җиткән дә, шуңа күрә караңгыланыбрак киткән. Ләкин бу эңгер шикләндерә, шомландыра торган түгел сыман. Йөрәк түрендәге күпме гомер яшереп сакланган хисләргә юл ача торган хәерле эңгер кебек иде ул. Аерым яшәлгән еллар салган богауны чишәргә ярдәм итәргә тиешле эңгер.

Бер йөзем агачына тәбәнәк кенә баскыч сөяп куелган икән. Әнә шул йөзем янына килеп җиттек тә тукталып калдык.

– Хәзер мин, менә бу баскычка менеп, сиңа йөзем өзеп бирәм. Син шунда гына басып тор, яме!

Шулай диде дә Альбина җайлы гына итеп баскычка менеп китте. Әйтерсең Кырым кызлары шикелле гомере буена биредә йөзем җыеп яшәгән!

Һай шуның йөзем өзүләре!

Менә сезнең, тәбәнәк баскычка басып, йөзем җыючы кыз баланы күргәнегез бармы? Юктыр, мөгаен! Андый бәхет бик тә, бик тә сирәк тәти шул. Ә миңа ул бәхет елмайды. Мин, «Өнме бу, әллә төшме?» дип, кыз баланың йөзем җыюын күзәтәм. Үземне көч-хәл белән тыеп торам.

Ул ипләп кенә, җай белән йөзем яфракларын аралый да алар арасыннан үзенең ап-ак матур кулын суза. Аның йөземгә кагылган бармаклары үзләре дә иң татлы, иң шифалы, бары тик әкиятләрдә генә очрый торган бер хыялый җимеш шикелле күренә. Алар, ул нәфис бармаклар, йөзем тәлгәшен сакланып кына өзеп ала да әкрен генә учка күчерә. Аның кулындагы әлеге кара-кучкыл, зәңгәр йөзем тәлгәше читтән караганда бер матур күгәрчен шикелле булып күренә.

Юк, алай гына да түгел! Менә бу йөзем куагы үзе дә, аның кочагына сыенган Альбина да, аның кулындагы йөзем тәлгәше дә – болар һәммәсе гүяки бер җимеш кенә! Әйе, әйе, менә шушы Кырым табигате, Кырым һавасы өлгерткән бер татлы җимеш! Мин инде бүтәнчә түзеп тора алмыйм.

– Альбина… Миңа йөзем авыз иттер! – дим.

Сүзләремә салынган эчке мәгънә аңа да барып җитсен өчен, тагын да бер мәртәбә кабатлыйм:

– Альбина… Миңа йөзем авыз иттер әле!

Ул аңлыймы-юкмы, анысын белмим, әмма шаяруны кабул итә. Һәм:

– Әй мескенем! Бик ашыйсың киләмени соң?.. – ди.

Мин, балаларча, елаган тавыш белән:

– Би-и-ик тә, би-и-ик тә!… – дим.

Шуннан ул кулындагы йөзем тәлгәшен өч бармагы белән генә сабагыннан эләктерә дә, югарырак күтәрә төшеп, мине кызыктырып тора башлый.

Сез менә шушы илаһи күренешне күз алдыгызга китерә аласызмы? Дөньяның иң гүзәл кызы, ап-ак нәфис муены, аркалары буйлап агылып төшкән сап-сары озын чәчләрен тузгытып салган да, йөзем куагының кочагына кереп басып, шактый тулы күкрәкләре турында йөзем тәлгәше тотып тора. Әйтәм ич, ул чагында аларның һәр икесе – йөземе дә, кызы да – иң тәмле һәм иң ымсындыргыч җимешкә, тулаем бер җимешкә әверелеп беткән иде. Бер генә тере җан иясе дә бу җимешкә ымсынмый кала алмас иде.

Һәм мин, ипләп кенә сузылып, аның кулына кагылдым. Шулай итеп, аны акрын-акрын гына җиргә, үз яныма төшердем. Ә аннары инде безнең куллар үзләреннән-үзләре, йөзем сабагы сыман булып, безне урап, кочып алды.

...Яшәгән бүлмәсе бик тә бәләкәй иде аның. Көньякка ял итәргә килүчеләрдән мөмкин кадәр күбрәк акча каеру өчен, әнә шулай тавык кетәклеге ясап бетерә инде мондагы хуҗабикәләр. Альбинаның бүлмәсендә дә бер карават тора, тагын кечерәк кенә өстәл һәм урындык. Ашау һәм бизәнү әйберләре һәммәсе бер өстәлдә. Икесе ике башка аерып кына куелган. Алар уртасында уч төбе кадәр көзге ята.

Альбина бүлмәсендә ушыма килгәч, бертын әнә шуларны күзәтеп яттым. Ә Альбина мине күзли икән. Бераздан тавыш бирде:

– Нигә син берни дә сорамыйсың?

Ә мин, аның соравына исем дә китмәгән кыяфәт бирергә тырышып:

– Үзең сөйлим дидең ич…

– Шулай шул анысы…

Бер мәлгә тынлык урнаша. Бары тик көньяк чикерткәләренең сайраулары гына тәрәзә аша ишетелеп тора. Аларның әнә шундый кискен һәм ашыгыч тавышы ничектер уйларны да бүтәнчәрәк агымга көйли сыман…

– Теге вакытта син үпкәләдең бит… Минем янга килми башладың! – Альбинаның тавышында бераз гына әрнү дә, ачу да һәм мине битәрләү дә бар. Хәтта мыскыллау да чагыла сыман. Ә бусы ни өчен икән инде?

– Әнә шул чагында син шып итеп туктамаган, кулыңа килеп керәм дип торган кыз өчен аз гына булса да тартышсаң, ул чагында мин синеке була идем бит. Ә сиңа бер сүз җиткергәннәр дә, син, инде шуны ишетү белән, шалт борылып кирегә чаптың! Барысын, һәммәсен – безнең бөтен матур көннәрне, без кичергән барча бәхетле мизгелләрне ташлап кирегә йөгердең!

– Ну бит, синең ул егет белән яңадан йөри башлавың дөрескә чыкты ич инде! Тагын нәрсә кирәк! Мин дөрес уйлаган, дөрес нәтиҗә ясаган булып чыгам ич!

– Алай түгел шул менә!

– Ничек инде алай түгел?

– Без синең белән элек мин торган тулай торакка бардык ич әле.

– Әйе, бардык!

– Һәм анда безгә Сәлим очрады… Нәрсәдер әйтергә теләде.

– Әйе, анысы да булды!

– Менә шуның икенчеме-өченчеме көнендә ул без торган тулай торакка килде, бүлмәне дә эзләп тапкан. Шул… Кызлар барысы да өйдә иде. «Әйдә, мине тукталышка хәтле озатып куй әле», – диде.

– Син аны озаттыңмы инде?!

– Озаттым, билгеле! Аны үзебезнең бүлмәдә, кызлар каршында утыртмам бит инде!

– Һе… Анысы шулай…

– Мин ул чагында тиз генә озатам да әйләнеп керәм дип уйлаган идем. Ә ул юлда әллә ниләр сөйли башлады. Синнән башка яши алмыйм, ди. Болай булса бетәм бит мин, ди. Кулымнан тотты да: «Дөньяның бер кызыгын да тапмыйм, шуңа күрә эчәм дә эчәм», – ди. Мин дә әзрәк йомшаклык күрсәткәнмендер инде, бәлки.

– Бу әнә шул, беренче чыгуыңда булдымы инде?

– Шул көнне. Егетләр сиңа шуны җиткергән бит инде! Дөрес түгелмени?

Миңа ничектер уңайсыз булып китте. Әйтерсең ул түгел, мин гаепле идем.

– Аннары син күренми башладың. Ничек ачу килгәнне белсәң иде шунда! Әллә нинди әшәке сүзләр белән сүктем сине. Ишеткән булсаң, җир тишегенә кереп китәр идең, мөгаен!

– Ала-а-ай…

– Ә иң кызыгы: беләсеңме, мин нинди нәтиҗә ясадым ул чагында?

Минем бик баш ватып торасы килми иде, шуңа күрә кыска гына:

– Юк! Белмим! – дидем.

«Минем яклаучым була алмый икән бу егет!» – дигән нәтиҗә ясадым мин ул чагында.

Аның бу сүзләре минем яңакка чапкандай итте! Йокылы-уяулы яткан җиремнән сискәнеп киттем. Ничек инде алай була?!

– Их сез, егет кисәкләре! Хатын-кызның сездән ни көтүен беләсезмени соң сез?! – Альбина, терсәгенә таянып, минем йөзгә текәлде. Аз гына елмая да, өйрәнә дә төсле мине.

– Шулай инде… Хатын-кыз – серле карурман кебек бит ул. Мәңгелек табышмак сыман ич сез.

Кырымның йөзем куаклары белән чорнап алынган кечкенә бүлмәсендәге безнең беренче очрашуыбыз әнә шундыйрак булды.

Альбинаның сүзләре мине бик гаҗәпләндерде. Сәер эш иде бу. Мине озатканда, ул, чын күңелдән кызгандырып:

– Онытма, яме! Син бит миңа бик кирәк! – дип калды.

Баргалап йөрергә туры килде инде.

Тауга алып менә торган юлдагы ул өй, йөзем ботаклары белән урап алынган кечкенә бүлмә бик тә тартып, чакырып тора иде шул. Минем еракта калган матур яшьлегем кебек иде ул. Беренче сөюемне һәм ачы әрнүемне үзенә берләштергән сер йомгагы шикелле иде ул Альбина.

Ярар… Ялтада көн артыннан көн үтте. Безне, автобусларга төяп, Бакчасарайга да алып бардылар. Алупканы, Алуштаны да күрдек. Биек тау башындагы могҗиза – Кара күлне дә карап йөрдек. Данлыклы Ботаника бакчасын да онытмадык. Антон Павлович Чехов яшәгән йортны, хәзер анда оештырылган музейны да үзем генә барып иркенләп карап, танышып йөрдем.

Юк, аның ише җирләргә Альбинаны алып бармадым мин. Аның үзенең дә мондый теләге сизелмәде. Ул, озаклап диңгез буенда булам, аннары шәһәрне карап йөрим, дия иде.

Китәр көннәр дә якынлашты.

Без, дөнья күреп кайтырбыз дип, билетны поездга алырга булдык. Кырымның башкаласы Акмәчеткә килсәң, аннан теләсә кайсы якка китәргә җай табыла бит инде ул.

...Кузгалырга ике-өч көн кала, Альбина янында тагын булдым мин. Ул әле генә диңгез буеннан кайткан иде. Юл уңае дип, зур гына бер карбыз алган. Мин килеп кергәндә, тәрәзә янындагы өстәл өстендә әнә шул башланмаган карбыз матур булып күренеп тора, ә Альбина үзе су коенып кайткан киемнәрен урнаштырып йөри иде.

Күрү белән, беренче сүз дә шул булды:

– Әфәндем! Сезгә зур миссия ышанып тапшырыла! – Ул, шаян елмаеп, карбызга ымлады. – Без фәкыйрегез көч-хәл белән күтәреп кайткан карбызны тип-тигез итеп телгәләү сезгә йөкләнә!

Нишлисең, бисмилланы әйтеп, бу эшкә дә тотынырга туры килде. Безнең бәхеттән, карбызыбызның эче кып-кызыл, мондый эссе көнне авыз суларын китерердәй дәрәҗәдә кызыктыргыч булып чыкты. Шуның өчен Альбинаны мактап та куйган булдым:

– Ничек чамалый алдың син моны, шундый да шәп карбыз эләктергәнсең!

– Уңган кеше инде мин, уңган кеше!.. Бары тик бәямне белүче генә юк!

Соңгы мәртәбә очрашабыз дип, мин бер шәраб та алып килгән идем. Карбыз янына анысы да бик урынлы булды.

Аннары ул мине йөзем куаклары, йөзем ботаклары белән уралган болдыр баскычына чыгып озатып калды. Беренче күргән көндәге чәчәкле кимонодан һәм ялантәпи килеш чыккан иде ул. Бу вакытны инде кояш та батып бара иде. Аның соңгы нурлары бездәге моңсулыкны тагын да арттырды. Юлым таудан түбән таба барса да, адымнарым акрын, салмак булды.

«Кырымда шушындый бәхетле мизгелләрне бүтән кичереп булмас инде. Беркайчан да бүтән булмас инде андый минутлар», – дип уйладым эчемнән ул көнне, таудан төшә-төшә…

Ярар… Шулай итеп, Ялта белән саубуллашыр көн дә килеп җитте. Без, яңадан бөтен Кырымны кичеп, ике сәгать буена троллейбуста килдек. Акмәчеткә килдек! Алдан ук билетлар алынган булгач, әллә ни озак юанмадык та: юлга тагын бераз азык-төлек өстәдек тә купеларга кереп урнаштык.

Поезд шактый акрын кайта, шуңа күрә тирә-юньне иркенләп күзәтергә мөмкин. Еракта күренеп торган тау башларына, тау битләренә карап уйга, хыялга талырга да була.

Ә минем уйлар исә һаман Альбина турында. Өзеп кенә әйтмәде, ул биредә озак тора микән соң әле? Әйберләре байтак кына күренде, ничек итеп күтәреп кайтыр инде? Ә алда безнең хәлләр ничек булыр?

Үзем тәрәзәдән күренгән тау битләрен күзәтеп барам, ә үземнең башымда әнә шундый уйлар, әнә шундый сораулар кайнаша. Караңгы да төште. Берәм-берәм урыннарга урнаштык. Селкенгәләп баруы бик үк җайлы булмаса да, юлда озак килә-килә шактый арыткан булганлыктан, акрынлап йокыга да киттек.

…Уянуын иң алдан, купеда иң беренче булып уяндым мин икенче көнне. Вагоныбызның теге башына барып юынып та килдем, берүзем генә чәй дә эчеп алдым. Аннары нишлисең инде? Чыгып бастым коридорга, тәрәзәдән карап барам шулай. Чөнки әле купеда йоклыйлар, анда утырасы да, басып торасы да килми.

Тәрәзә пәрдәсен бер яккарак ачып куйдым да аркылы тимер таякка тотынып, ипләп кенә барам. Поезд инде хәзер шактый тиз элдерә. «Инде без ярты юлны үткән булырга да тиештер…» – дип уйлап тора идем, кемдер вагонның теге башыннан миңа таба үтте дә, узып китмичә, артыма килеп тукталды. Мин шундук борылдым, билгеле. Ә анда… Ә анда кем дисез?! Ә анда, берни булмагандай елмаеп, Альбина басып тора! Үзе бармагын авызы турына куйган. «Тс-с-с!-с» – ди миңа.

Баскан урынымда егылып китә яздым ул чакны! Төш күрәм дип торам!

– Син… Син ничек монда? – дип пышылдый алдым мин көч-хәл белән.

Әмма үзе миңа «тс-с» дисә дә, шактый ук кыю итеп:

– Менә мин дә кайтырга уйладым әле! – дип, күземә текәлде.

Шунда ирексездән елмаеп җибәрдем, ни өчендер курку да бетте. «Чыннан да, аңа кайчан кайтырга икәнен әйтә алмыйм ич инде мин. Кайчан кайтасын, ничек кайтасын үзе хәл итә бит ул!» – дип уйладым.

– Әйдә, мин сиңа үземнең купены күрсәтәм, – дип, Альбина кулымнан җитәкләде.

Ике вагон аша икән аның урыны. Барып керсәк, бер купеда берүзе бу!

– Ә бүтәннәр кая? Юлдашларың юк идемени? – дип сорыйм моннан, бик тә гаҗәпләнеп.

– Бар иде… Менә әле яңа гына төшеп калдылар… – ди бу һәм, бераздан мут кына елмаеп: – Безнең бәхеттән! – дип өсти.

Аннары ул ашыкмыйча гына тәрәзә пәрдәләрен төшерде. Ишекне бикләп куйды. Утыргычны күтәреп аның астындагы сумкадан затлы шәраб чыгарды. Кабымлыклар алып куйды.

– Ялта белән саубуллашу өчен! – дип чәкештек без чәркәләрне.

Ә икенче чәкешкәндә, ул:

– Минем иң матур ялым булды бу! – дип өстәде.

...Шул көнне кичкырын безнең шәһәргә килеп җиттек. Ә Альбина әле ары таба китә иде. Аның вагоны яныннан үткәндә, мин, сиздермичә генә, тәрәзәсенә күз салдым. Ул, пәрдәнең бер ягын гына ачкан килеш, миңа текәлгән.

Мин инде, билгеле, озак карап тора алмадым. Ашыга-ашыга, трамвайга таба киттек. Без трамвай көткәндә, Кырымнан килүче поездның кузгалганын игълан иттеләр.

– Ул җәйне минем баштан әнә шундый гаҗәп хәлләр кичте! – дип төгәлләде сүзен Федотов.

– Ә аннары? Аннары очраштыгызмы соң?

– Юк шул! Бүтән очрашу насыйп булмады безгә! Телефоннан бер-ике мәртәбә сөйләштек. Хәтта мин әле аның шәһәренә дә барырга җыенган идем. Ләкин дөнья бит! Килеп чыкмады. Шулай итеп, без аның белән югалыштык. Хәзер инде гомергәдер, мөгаен.

Әмма, күпме генә гомер үтсә дә, Альбинаның йөзем җыйгандагы гүзәл сурәте дөньядагы иң-иң матур, иң-иң бөек бер картина сыман һаман минем күз алдыма килеп баса. Күз алдыма килеп баса да хатын-кыз дигән бөек һәм илаһи зат турында күңелемдә иң-иң татлы, садә, югары уйлар уята. Тормышның, яшәешнең, табигатьнең бөтен яшәү көчен һәм матурлыгын, серлелеген һәм үлемсезлеген үзенә туплаган гаҗәеп бер зат ул хатын-кыз дигән фикергә мин яңадан да бер мәртәбә ышанам. Альбина турындагы бу хатирәм миңа яшәүнең, кеше гомеренең тиңдәшсез бер бөек бәхет икәнлеген тагын бер кат раслый… Сез, әфәнделәр, ни генә дисәгез дә, әллә нинди әхлак кануннарын искә төшерсәгез дә, яшәешнең бөек фәлсәфәсенә бик тә якын тоелган әнә шул фикеремнән кайтасым юк минем!

…Әйдәгез, минем менә шушы ныклы ышанычым өчен берне күтәреп куйыйк!

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас