Чәчмә әсәр
1 Апреля , 04:41

Гөлия ГӘРӘЕВА. Бүреләр өнендә (1)

Кеше үзенең кемгəдер кирəк булуын тойса гына бəхетле була икəн. Аеруча, хатын-кыз... Аның да кемнеңдер сөйгəне булып, яраткан кешесе белəн җитəклəшеп урамда йөрисе, ниндидер планнар корасы, эшлəр эшлисе, аның назыннан исереп, төннəр үткəрəсе килмəдемени?!

Гөлия ГӘРӘЕВА. Бүреләр өнендә (1)Гөлия ГӘРӘЕВА. Бүреләр өнендә (1)
Гөлия ГӘРӘЕВА. Бүреләр өнендә (1)

Айгөл тукталышта автобустан төшеп калды да,
гадəттəгечə, өе ягына шəп-шəп атлады. Җəйге матур
кич иде. Кояш инде бераз сүрелгəн, талгын гына җил
исə. Бу вакытта шəһəр җанланып китə. Кемдер эшеннəн
өенə ашыга, эсселектəн фатирында качып яткан ба-
ла-чага урамга уйнарга чыга, подъезд алдындагы
эскəмиядə өлкəн яшьтəгелəр күренə башлый. Хəзер
өйгə кайтам да, токмач кисеп, тəмле итеп аш пешерəм,
дип уйлады хатын. Шунда өйдə ипи беткəнлеге исенə
төште. Кибет киштəлəрендə тезелеп яткан яңа гына
пешерелгəн, күпереп торган икмəкнең исе болай да
бераз ачыккан хатынны тагын да кабаланырга мəҗбүр
итте. “Тулы бер икмəк алсам, искерə инде... Менə бу
ярты икмəкне генə алыйм, булмаса”, – дип, кəрзиненə
салды ул. Аннары казылык саткан бүлеккə атлады.
Анда да төрле иттəн əзерлəнгəннəре “мине ал, мине
ал” дигəндəй, туңдыргыч пыяласы аша хатынга кара-
гандай булды. Тагын да кечкенə шешəдə сөт, бəлəкəй
генə сыр телеме, ике алма, бер банан һəм башка шулай
берəмлəп кенə сатылган азык-төлекне кəрзиненə ту-
тырды хатын.
Фатирга килеп керү белəн аягына хуҗасын көткəн
песие килеп уралды. Хайваннарны аңсыз, дилəр.
Нишлəп аңсыз булсын инде? Менə бит песие хуҗасын
ничек сагынган! Айгөл киемнəрен алмаштырган арада
да, аның əле бер, əле икенче ягына чыгып, “мəхəббəтен”
белдерде. Үзең эштəн бүредəй ачыгып кайтсаң да, бу
назлыкайны ашатмасаң түзəрмен димə. “Хəзер-хəзер,
чак кына көтеп тор”, – дип, сумкасыннан песие өчен
əле яңа гына алган махсус ризыкны савытына салды.
Тəрзəлəрне ачып җибəрүгə, пəрдəлəр җил белəн дул-
кынланып куйды. Фатир чыннан да, җанлангандай
булды. Ул арада чəйнеген плитə өстенə куеп, тиз генə
юынып та чыкты. Хəтта чəйнеге дə хуҗасын аңлый
кебек иде. Озак та үтми, бөтен фатирны яңгыратып
сызгырып та җибəрде. Аш-су бүлмəсендəге теле-
визорын кабызып куйды да, əле яңа гына кибеттəн
алган ризыкларын өстəлгə тезде хатын. Эштəн соң
ипи өстенə казылык, сыр тезеп, күп кенə итеп шикəр
салып, сөтле кайнар чəй эчүгə ни җитə?! Айгөл дə соңгы
яңалыкларны тыңлый-тыңлый, шулай сабыр гына чəй
эчүен дəвам итте.
Бераздан бүлмəдəге зур диванына кырын ятып, теле-
фонын кулына алды. Андагы СМС-хəбəрлəргə җавап
язды, кем белəндер сөйлəште.
– Берүзем өчен аш пешереп утыраммыни инде?..
Инде ашыйсы да килми... Элина кайткач, пешерер-
без əле, – диде ул диван буенда риза булып утырган
песиенə.
Инде берничə ел Айгөл шулай яши... Иртəн тора да
эшенə йөгерə. Аннары буш фатирына кайтып, менə
шушы песие белəн вакыт уздыра. Кайчакта ахирəте
белəн очраша. Чит шəһəрдə укыган кызы Элина кайт-
канда, инде өйдə чын бəйрəм була. Ə калган вакыт-
та ул ялгыз... Ялгызлык... Адəм баласы өчен моннан
да ачырак нəрсə бармы икəн бу дөньяда?! Аеруча яңа
гына берүзең калган чакларда. Айгөлнең дə сəгать
укларына карап, вакытын үткəрə алмый яисə төннəр
буе мендəрен кочаклап елап чыккан вакытлары аз бул-
мады. Адəм баласына һəрвакыт нəрсəдер кирəк. Эш
кирəк, фатир кирəк, машина, мəхəббəт, дан һəм башка
тагын əллə нəрсəлəр. Шушы ихтыяҗын тыя алмыйча,
никадəр җинаять эшлəре эшлəнə, кеше язмышлары бу-
тала. Юк, кеше өчен болар берсе дə мөһим түгел. Кеше
үзенең кемгəдер кирəк булуын тойса гына бəхетле була
икəн. Аеруча, хатын-кыз... Аның да кемнеңдер сөйгəне
булып, яраткан кешесе белəн җитəклəшеп урамда
йөрисе, ниндидер планнар корасы, эшлəр эшлисе, аның
назыннан исереп, төннəр үткəрəсе килмəдемени?! И
Раббым, нинди гөнаһлары өчен син аны болардан ваз
кичердең?..
– Син нəрсə? Бөтенлəй акылыңны җуйдыңмы? Əллə ир
белəн яшəүнең нəрсə икəнен оныттыңмы? Киресенчə,
вакытында качып китə алганга шөкер кылырга кирəк, –
дип, хатын үз-үзенə кычкырып ук җибəрде.
Телевизор каршына ятып, йоклап киткəнен үзе дə
сизми калды Айгөл. Песие дə аяк очына менеп ятты
да шунда “мыр-мыр” килеп күзлəрен йомды. Бары тик
җилдəн җилфердəгəн пəрдəлəр һəм телевизор тавы-
шы гына өйдə кеше барлыгын белдерə иде.
* * *
Айгөл белəн Ильяс университетта укыганда таныш-
тылар. Икесенең дə əти-əнисе уртача хəлле иде. Сту-
дент тормышы бу ике яшь кешене бик тиз үз чоңгылына
тартып алды. Иртəн лекциягə барасың, аннан арып,
талып кайтасың да бераз йоклап аласың. Кичкə таба
тулай торакта икенче тормыш башлана. Бер бүлмə
ашарга əзерли, икенче бүлмəдə ниндидер бəйрəм
гөрли, өченчесендə, киресенчə, җыен “ботаник”лар
җыелган була.
Ул көнне Айгөлнең туган көне иде. Октябрьнең сал-
кын, яңгырлы көне булса да, кыз яшəгəн бүлмə гөрлəп
тора. Кызлар коридордагы плитə янында бөтерелə.
Бүлмəдə музыка тавышы яңгырый. Əлеге хəлне күзəтеп
торган күрше бүлмə егетлəре мондый хəлдəн ничек
читтə калсын инде? Танауларны кытыклаган аш-су
исе, җитмəсə, шундый сылу кызлар!.. Əнисе сумкасына
салып җибəргəн бер тартма шоколадны Ильяс суыт-
кычтан тартып алды да, көзге алдына килеп чəчлəрен
төзəткəлəп, күрше караватта телефоннан язышкан Ай-
дарга карап: “Əйдə, киттек!” – диде. Айдар да эшнең
нəрсəдə икəнен аңлаган иде инде.
– Бу матур компаниягə без генə җитмибез кебек!
Рөхсəтме, кызлар? – диде Ильяс, бүлмə ишегенə бер-
ике шакып, ишекне ачкач.
– Күршелəр что ли? Ни йомыш? – дип көлде кызлар.
– Менə бу бəйрəм табынында шушы шоколад кирəк,
дип уйладык. Аның урыны шунда икəн, – дип шаяртты
егетлəр.
Менə шушы көннəн Айгөл белəн Ильяс аерылмас
җаннарга əйлəнде дə инде. Егет белəн кыз, чыннан
да, матур пар иде. Алар туып-үскəн районнар бер-
берсеннəн шактый ерак урнашса да, Ильяс каникуллар
вакытында сөйгəне янына килеп тə китə иде. Тора-бара
алар бер-берсеннəн бөтенлəй аерылмас булды. Уни-
верситетта та бергə, төннəрен дə күп вакыт бергə...
Тулай торакта шулай яшəгəн яшьлəр күп булса да,
Айгөлнең əнисе моның белəн килешеп бетмəде.
– Кызым, болай яшəү – зур гөнаһ. Я никах укытыгыз, я
аерылыгыз. Ир белəн хатын булып яшəү өчен Аллаһтан
ризалык алырга кирəк, – диде.
Моның шулай икəнен Айгөл үзе дə белə иде инде.
Кызның үзенең дə Ильясның чын хатыны булып яшисе
килə. Тик моны ничек аңа əйтергə? Егет кешегə “миңа
өйлəн”, дип əйтə алмый бит инде...
Җитди сөйлəшү озак көттермəде. Ильяс Айгөл янына
кергəндə кыз үзе генə иде. Ачыклык кертергə кирəк.
Ильяс аның белəн килəчəген уртак итеп күрми икəн,
араларны вакытында өзү хəерле, дигəн уй йөгерде
кызның башыннан. Озын-озак итеп сөйлəп тормады.
Тотты да əнисенең сүзлəрен җиткерде.
– Мин моны үзем дə уйлап йөри идем инде. Бу атнада
ук кайтып əнилəр белəн сөйлəшəчəкмен. Мин бит сине
яратам, əгəр дə бу сиңа мөһим икəн, бүген үк язылы-
шыйк, – дип, егет кызны кочагына алды.
Ике як та туйга бик нык əзерлəнде. Туйның барлык
йолаларын үтəп, шартларына туры китереп, ерак-
та яшəүче туганнарны да кайтарып, зур бəйрəм оеш-
тырды яшьлəрнең əти-əнисе. Айгөл белəн Ильяс исə
үзлəрен дөньядагы иң бəхетле пар итеп хис итте. Хəзер
инде, чынлап та, аларны берни дə аера алмаячак. Бер-
берсенə шулкадəр туры килгəн пар. Инде язмыш кына
аларга салкын җил тидермəсен. Ə калганы куркыныч
түгел. Алар бергə булганда, берни куркыныч түгел.

(Дәвамы бар.)

***

Автор үзе турында

Мин 1987 елның 13 гыйнварында Балтач районының Көнтүгеш
авылында туганмын. Тəүдə шушы авылдагы – тугызьеллык, аннары
Иске Балтач авылының 1нче урта мəктəбен тəмамладым. Югары
белемне Башкортстан дəүлəт университетында алдым.
Башкорт филологиясе һəм журналистика факультетын тəмамлап, журналист белгечлегенə ия булдым.
2009 елдан “Кызыл таң” гəзитендə эшлим.
Тормыш иптəшем белəн ул һəм кыз тəрбиялибез.
Хикəялəр, нəсерлəр язу телəге картəнидəн күчкəндер. Аның кулъязмаларын əле дə кадерлəп
саклыйбыз. 7 сыйныфта укыганда беренче язмаларым басма матбугатта дөнья күрде. 2016 елда
Башкортстан “Китап” нəшриятының “Яшьлəр тавышы” сериясендə “Бəхетлесеңме, дип сорама” исемле
китабым нəшер ителде.

Гөлия ГӘРӘЕВА. Бүреләр өнендә (1)
Гөлия ГӘРӘЕВА. Бүреләр өнендә (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас