Әйе, әйе, мин ул чагында әлеге кырыс чынлыкны кинәт кенә аңлап җитә алмадым. Әмма Дамирның сүзенә ышанмыйча да булмый иде. Кайчакларда бераз хыялланып, арттырыбрак сөйләргә яратса да, бүген аның ихластан, чын йөрәктән әйтүе күренеп тора иде. Ул миңа ярдәм итәргә теләп, күземне ачарга теләп сөйли ич.
Мин үзем болай тәмәке тартмый идем, хәмер капкан чакларда гына тарткаладым, ә ул кичне, авызымны ачып, Дамирга әйткән беренче сүзем шул булды:
– Кая, миңа да берне бир әле!
Сигарет кабы аның арткы кесәсендә икән, ул утырган җиреннән тормыйча гына, бер якка авышыбрак, кыйммәтле сигарет кабын тартып чыгарды, аннары, капның астына гына чиертеп, ике-өч сигаретны урыныннан куптарды да «үзең ал» дигән мәгънә белән миңа таба сузды.
Тәмәке кабыздым да тәрәзәгә бактым. Бу бакча як, тыныч як. Кара әле, агачлар инде яфракларын коеп та бетергәннәр икән! Әнә алар шәп-шәрә утыралар. Яп-ялангач… Ә нинди күңелсез икән болай! Ә җәй көне, әле күптән түгел генә, ничек күңелле иде бит дөнья! Әле моңа кадәр дә ямьле кебек иде. Ә баксаң… Ә баксаң, әнә нинди шәрә, ялангач икән бит ул! Син генә күрмичә йөргәнсең икән моңарчы.
Дамирга мин теш агартып бер генә сүз дә әйтмәдем ул көнне. Ул да сорамады, мине сөйләштерергә теләмәде.
Авызымдагы сигаретны тартып бетергәчтен, Дамирның күзенә карамыйча гына:
– Рәхмәт… – дидем дә, ашыга-ашыга, бүлмәмә кереп киттем.
Анда кергәч тә тәрәзә янына барып бастым. Әле ярый бүлмәдә бер кеше дә юк иде, югыйсә сүз кушып, «ник алай», «ник болай» дигән булып, үзләре белмичә-чамаламыйча ачуны чыгарырлар, газапны тагын да арттырырлар иде.
«Нәрсә эшләргә?!» Минем башымда хәзер иң нык бөтерелгән утлы сорау шул булды.
«Хәзер Альбинаны күрергәме, юкмы?! Ә аны күреп мин нәрсә сөйләшә алам?! Хәзер барысы да җимерелде, ишелде бит инде! Безнең арада хәзер барыбер җүнле сүз, җүнле аңлашу булмаячак!» Күңелгә килгән тагын бер уй әнә шундый иде.
Һәм өстемә җиңел курткамны гына элдем дә урамга чыгып киттем.
Безнең тулай торак яныннан гына диярлек шәһәр уртасында калган авыл өйләре башлана иде. Алар, минем балачакны искә төшереп, үзләре бер урам кебек булып утыралар. Бүлмәдә укый-укый арыгачтын, мин кайчакларда әнә шул урамда йөрештерәм, авылыма кайтып килгәндәй булам.
Инде шактый ук караңгы булса да, шул урам буйлап киттем. Акны-караны күрмичә, кая басканымны белмичә, бары тик эчтә котырган җен ашкындыруы буенча гына очынып, аптырап, газаплы уйлардан изаланып, бик озак йөрдем ул кичне. Авыл өйләре беткәч, бер буш урын да бар иде, анда беркем дә комачауламый иде миңа. Мин берүзем, бер ялгызым идем!
Ә инде үз-үземә «Житте!» дип тулай торакка кайтканда, тышкы ишек бикле иде. Тәрәзәләрдә утлар да сирәгәйгән. Ирексездән күзем алар тәрәзәсенә төште. Һәм ул… һәм ул үч иткән кебек караңгы иде! Кап-кара иде!
Аяк-кул белән бөтен көчкә дөбердәтә торгач, эчтәге карчык, сукрана-сукрана, ишекне ачты инде ачуын. Үзе, әллә нинди яман сүзләр әйтеп, мине битәрли, ә үзе йөзгә күтәрелеп тә карамый, әллә мин мондагы кеше, әллә түгел, анысында гаме юк!
Әмма миндә аның кайгысы түгел иде, дәшми-тынмый гына, үземнең катка узып киттем. Бүлмә ачкычы кесәдә, анысы өчен борчыласы юк.
Бары тик кереп, чишенеп, инде урынга ятам дигәндә генә, Гамир ягыннан пышылдаган тавыш килде:
– Альбина кергән иде… Мине күрсен әле, – диде.
Гамирга җавап биреп тормадым, әлбәттә. Илчегә үлем юк дигәндәй, ул нәрсә белә дә нәрсәне җайлый ала соң?! Ул да кабатлап бер сүз әйтмәде, шулай итеп, әкрен генә йокы кочагына авыштык.
Әле ярый икенче көнне безнең группаның хәрби әзерлек дәресләре иде. Димәк, көндез лекцияләр арасында Альбина белән очрашу мөмкинлеге юк, димәк, мин бу яктан тыныч була алам дигән сүз. Чыннан да, көнозын басуда, болында йөрдек. Аркаларга автомат һәм бүтән кирәк-ярак асып, урыны да бик чокыр-чакырлы булгангамы, кичкә бик арыткан иде, шуңа күрә Альбина белән очрашу, сөйләшү теләге юк иде. Ә инде өченче көнне бүлмәдәшебез Вахитның туган көне иде – ул кичне төн буена безнең бүлмә гүләп торды. Мин дә Альбина турында уйламаска тырыштым. Аның буй-сыны күз алдыма бик еш кына килеп басса да, мин аны чебен кугандай куарга, аннан котылырга тырыштым.
Альбина үзе дә безнең бүлмәдә бүтән күренмәде.
Аннары безнең беренче сессия килеп җитте. Альбина белән сирәк-мирәк күрешкәләсәк тә, бер-беребезне танымаган кешеләр төсле узып киттек. Эчтә утлар янса да.
Шуннан соң… Шуннан соң, мин аның имтихан бирә алмаганлыгын ишеттем. Альбина тулай торакта да күренми башлады.
Ә көннәрдән бер көнне Гамир, сүз арасында гына әйткән төсле итеп:
– Альбина кияүгә чыккан икән бит! – диде. Бу вакытта инде Вахит та кайткан иде. Ул да, авызын ерып:
– Менә шулай була ул… – дип куйган булды, миңа төрттергән сыман кинаяле итеп.
Әмма бүтән егетләр ни өчендер аның бу юморына кушылмады.
Минем эчтә исә ниндидер бер тирән упкын хасил булды да, йөрәгем әнә шул төпсезлеккә чумды, төшеп китте. Мәңге чыга алмаслык бушлыкка.
Ә шулай да, бер җаен туры китереп, Гамирдан сорамыйча түзә алмадым. Ул сабыр, юаш егет, сузып-сузып кына, миңа аңлатып бирде:
– Элегрәк йөргән бер егете булган икән аның. Шул бик ялынып-ялварып сораган, ди.
Бераздан тагын үз фикерен дә белдереп куюны кирәк тапты:
– Имтиханны да бирә алмады бит инде, анысын беләсең. Шулай эшләве, бәлки, дөрестер дә аның! Хатын-кызга уку әллә ни мөһим түгел!
Әйе, бу сүзләр белән килешә идем шул.
Моны мин Гамирга телем белән дә әйттем ул көнне:
– Шулайдыр шул! – дидем.
Әлеге сүзләр минем ул мәхәббәтемә нокта да куйды кебек.
Ә сүнеп, суынып өлгермәгән хисләрне кеше күзеннән һәм үземнең йөрәктән дә эчкәрәк яшердем кебек ул чагында. Тиз генә килеп чыкмаслык, күзгә чалынмаслык итеп. Бу тормышта бүтәннәр кебек гади генә яшәргә комачауламасыннар өчен.
Ярар… Минем каршыда хәзер генә әнә шул Альбина басып тора иде бит инде. Ә ничек үзгәргән ул! Элек бераз чандыррак иде, хәзер тулыланып киткән. Болай тагын да матуррак кебек үзе. Ә ире нишләптер күренмәде. Тукта әле, нишләптер ул ире турында бер сүз дә әйтмәде бит! «Мин» диеп кенә сөйләште түгелме соң? Бирегә үзе генә килде микәнни? Ә ни өчен үзе генә килгән? Шушының кадәр ерак җиргә кыюлыгы җитеп, ничек үзе генә килә алган?
Шуның ише сораулар байтак уйландыра башлаган иде, ләкин аларга җавап эзләп торырга вакыт булмады, кибетнең теге як бүлмәсеннән хатын килеп чыкты. Кулында матур гына эшләпә. Мине чакыра: «Тегендә, көзге янында киеп карыйм әле», – ди.
Артыннан иярдем. Башына элде бу җиңел генә яшел эшләпәне, үзе көзгегә текәлде. Ә миндә инде, үзегез беләсез, һич тә эшләпә кайгысы түгел. Шуңа күрә маңгай күзем хатын ягында булса да, күңелемдә бөтенләй бүтән дөнья, бөтенләй икенче нәрсәләр.
– Бик тә килешә бит бу сиңа! – дигән булам. – Әйдә, тизрәк сатып ал син моны! – димен.
Аның җавап әзер, билгеле. Хатын-кыз сүзсез калмый ич инде ул:
– Сиңа шул тизрәк котылырга гына булсын! Тизрәк чыгып таясың килә инде синең!..
– Юк, юк! Чынлап та шәп эшләпә ич! – дип, байтак мактау сүзе әйтергә туры килде.
Ә бит чынлыкта эшләпәләр сатучы менә шушы кибеткә мәдхия уку кирәк иде! Ничә еллардан соң шушы бәләкәй кибет очраштырды бит безне!
Ярар, шулай итеп, без эшләпәле дә булдык.
Әйе, хатынга куаныч: үзебезнең бүлмәгә кайтып кергәч, көзге каршысыннан аерылып китә алмый – тегеләй дә киеп карый, болай да итеп үз-үзенә соклана.
Ә минем эчкә корт керде бит инде хәзер. Күңелдән һич кенә дә Альбина чыкмый. Диңгез буена су коенырга дип төшәбез, минем белән ияреп ул да төшә кебек. Очлары таш кыялы, ә битләре без белмәгән җылы як үсемлекләре белән капланган тауларда йөрибез, тагын ул безгә ияреп юлга чыга. Хәтта ял йортының ашханәсендә ашап утырган чагында да безнең арттагы өстәлдә генә тукланып утырадыр шикелле тоела да, мин ирексездән шул якка таба борылып карарга мәҗбүр булам.
Менә шулай байтак көннәр газапландым. Ни эшләргә дә белмичә йөрдем. Ләкин Ходай адәм баласына әллә ничә төрле сынауларны биреп кенә тора бит ул! Көннәрдән бер көнне ул минем каршыга да шушындый мөмкинлек китереп куйды.
Кыскасы, бу көнне минем хатын күршедәге яңа ахирәте белән шәһәр читендәге чүпрәк-чапрак базарына дип китте. Билгеле, киенеп-ясанып инде! Акчалар, сумкалар алып, бер дә тиз генә кайтырга охшамыйча.
Ә мин бүлмәдә бер ялгызым калдым. Әмма монда нишлисең, шушы тар бүлмәдә ятып булмый ич инде! Көн саен йөреп, диңгез буе да бераз туйдыра башлаган иде, анда да хәзер аяк гел тартып тормый. Кыскасы, дөресен генә әйткәндә, күңел хәзер бер яңалык сорый, тормышны төрләндерү сорый.
Ул чагында бик әллә ни озак уйлап, баш ватып та торылмады шикелле. Бер күрешеп, күптән очрашылмаган иске дус белән сөйләшеп кайтуның нәрсәсе начар булсын диебрәк гөман кылдым, ахрысы.
Үзегез беләсез: Ялта ул зур шәһәр түгел, аның бөтен транспорты да шул диңгез ярыннан сузылган бер үзәк урам буйлап йөри. Мин дә шәһәрнең бердәнбер маршрутлы троллейбусына утырырга ниятлим инде. Ләкин аңа хәтле теге мин барасы урамның кайсы тарафта икәнлеген белешергә кирәк бит әле! Хәер, анысы да әллә ни кыен эш булып чыкмады – белешмәләр бюросында аны миңа бик яхшы итеп кенә төшендереп бирделәр. Бездән соң дүрт тукталыш кына барасы икән.
Менә, ниһаять, Хорошилов урамын да таптым. Тауга таба менеп китә торган тар гына, борылмалы урам икән ул. Өйләрнең аскы катлары гына таштан, икенче-өченче катлары барысыныкы да агачтан салынган. Ләкин шуннан биек йортлар юк, алар зур шәһәрләрдәге кебек күккә ашып, кешене изеп тормыйлар. Авыл җирендәге кебек иркенлек, табигыйлек, табигатькә буйсынганлык сизелеп тора монда.
Урам кырыеннан сузылган вак ташлы сукмак буйлап байтак кына өскә күтәрелдем. Артка борылып карагач, инде диңгез өсте дә шактый киң булып күренә башлады. Мин хәзер зәңгәр күк белән зәңгәр диңгез арасындагы бер яшел сиртмәдә гүяки. Хәзер гүяки атлап бармыйм, әнә шул тылсымлы бишектә акрын гына тирбәләм, иркәләнәм, шушы әкияти гүзәллеккә сокланып, исем китеп, сабый бала сыман, күзләремне зур итеп ачып, гаҗәпләнеп йөрим.
Әйе, кай якка гына күз салма, нәрсәгә генә бакма – һәммә җирдән моңарчы күрелмәгән ямь, нур, яктылык агыла иде ул көнне. Һәм алар барысы да мине очындыра, иләсләндерә, күңелне нечкәрәк, кешелеклерәк, хислерәк, тәэсирләнүчәнрәк итә иде.
Менә ул ундүртенче йорт. Тауга менеп баручы юлның уң ягына, аз гына уйсурак урынга утырган, урам яктан яшелгә буялган тимерчыбык челтәр белән уратып алынган. Кечкенә капкасы да бик зәвыклы итеп, бизәкләп, чуклап эшләнгән. Бүтән капкалардагы шикелле «Сак булыгыз, усал эт бар!» дигән сүзләр дә котыңны очырып тормый. Ишегалды исә бакча белән тоташып киткән: һәммә җирдә җимеш куаклары, инде өлгереп килүче йөзем тәлгәш-тәлгәш булып асылынып, бу урынны фани дөньядагы оҗмахка охшатып тора. Кызык: таралып үскән йөзем куагыннан бер әкәмәт коридор хасил булган хәтта. Капкадан кереп, өйгә таба барганда, аның җимешләре синең баш өстеңдә үк асылынып, синең баш түбәңә тиям-тиям дип кала.
Өй үзе кайсыдыр ягы белән шәһәрдәге иң тәүге фатирым, тәүге почмагым булган яшьлегем йортына охшый иде. Биек-биек булып үскән купшы агачлар, куе-куе куаклар янында аның тыйнак кына, сабыр гына утыруы да нәкъ мин теләгәнчә, нәкъ мин яратканча иде.
Бу өйгә, аны чолгап алган матурлыкка сокланып, байтак кына басып торылды, ахрысы. Тимер капка эргәсенә көйләп куелган кыңгырау төймәсенә дә басмаган идем әле. Өйнең уң ягындагы куаклар арасыннан бер хатын-кызның, чыгып, болдырга таба атлавы күренде. Кулына зур гына савыт тоткан, аңа, өеп, йөзем тутырган! Безнең ара шактый ерак, әле тиз генә танырлык та түгел. Ләкин шулай да… шулай да Альбинага охшаган ич бу! Аның атлавы ич! Ул гына шулай матур итеп бара белә! Дөньяда бары тик ул гына үзенең йөреше белән дә йөрәкләрне җилкендерә ала!
– Альбина! – дип кычкырдым. Ничек түзәсең!
Шундук ишетте, әлбәттә.
– Ой! – диде ул, миңа таба борылып. – Синмени бу?!
Аның шул чагындагы каушап, аптырап калуы да сөйкемле, күңелле бер күренеш кебек килеп чыкты. Кулында йөзем тулы савыт бит инде, әнә шул савытны кая куярга белмичә йөдәде Альбина: өйалды баскычына да куймакчы була, үзе белән миңа таба да алып килергә уйлый һәм, ниһаять, якындагы бәләкәй өстәлгә урнаштыра.
Ә мин елмая биреп торам шулай капканың тышкы ягында. Аңа карыйм, аны күзәтәм!
Өстендә алсу чәчәкләр төшкән кимоно гына. Альбина ашыга-ашыга атлаганда, итәкләре ачылып-ачылып китә дә, минем нинди гүзәл хатын-кыз икәнлегемне менә шушы мизгелдә күреп, бәяләп кала аласыңмы дигәндәй, күз алдындагы бу сүзсез кинокадрлар бер-бер артлы алышынып тора.
Әйе, Альбина, йөгереп үк диярлек, миңа таба, капкага таба килә. Ул ачык сары чәчләрен тагын да озынрак итеп үстергән, алар, ашыгып атлаганда дулкынланып, җил белән янга ташлана. Бу дулкынга Альбинаның бераз тулыланып киткән зифа буеның дулкынлануы да килеп кушыла, һәм боларның һәммәсе гүяки мине яңадан диңгез буена, аның йомшак дулкыннары кочагына илтеп сала. Гүяки менә хәзер мин шушы тау битендә түгел, ә астагы зәңгәр диңгез дулкыннары арасында тирбәләм.
Альбина капка янына килеп җитте дә тукталып калды. Үзе минем күзгә текәлгән, балкып елмая. Чын менә – күктәге кояштан бер дә ким түгел! Ә үзе, миңа карап көлә-көлә, беләсезме нәрсә ди?
– Кертим микән инде сине… Әллә кертмим микән?
Аның шушылай шаяртып торуы миңа элекке заманнардагы ишек бавын сагалап торучы уенчак яшь кызларны искә төшерде. Ничектер мине ул чакта биләп алган әкияти тылсым көче тагын да арта төште. Мин үземне әкият иленең капкасы янында басып торгандай хис иттем.
Ә инде аның матур тимер капканы шылтыратып ачуы минем тәмам сихерләнгән күңелгә үзе бер музыка сыман ишетелде, ахрысы. Һәрхәлдә, миңа кайбер шылтыравык музыкалардан көчлерәк тәэсир итте ул. Монысына иманым камил!
Сихри капка ачып куелгач, ул чагында инде синең алдыңда балкып елмаеп торган гүзәл бер алиһәгә кагылмау, барып аның кулларыннан гына булса да тотып карамау мөмкин эшме соң?! Мондый вакытта кайсы гына ир-ат тик тора ала икән дә, кем генә үзен түземлек, сабырлык кысасында саклап кала ала икән?!
Мин үзем генә аны нык сагынганмын дип уйлаган идем, әмма аның хисләре дә минекеннән ким түгел иде, ахрысы. Ул да мине кочаклап алды, иреннәребез дә бик тиз бер-берсен эзләп тапты. Әнә шул урында, капкабызны да ябарга онытып, бөтен дөньясын истән чыгарып, озак үбештек. Мин үзем яшьләрнең кеше алдында үбешүләрен ничектер артык кылану, чаманы югалту диебрәк бәяли идем. Ә менә монда исә һич тә андый кыенсыну, оялу кебек тойгы сизелмәде. Хәер, биредә кеше дә күренми иде ич! Аннан соң бу урын урам уртасы түгел бит инде! Киресенчә, яшьләрне ят кешеләр күзеннән саклаучы яшел урман кочагы шикелле, табигатьнең иң аулак бер почмагы.
(Ахыры бар.)
Фото: Freepik.com