

Бу кичне дә әңгәмә мәхәббәт хакында, хатын-кыз тирәсендә куерды.
– Аларның серен һич кенә дә аңлап бетереп булмый бит ул, егетләр! – дип башлады сүзне капитан Федотов. – Менә шушы – хәзер без яшәп яткан данлыклы Уссури тайгасы никадәр серле бит инде, әмма хатын-кыз аннан да серлерәк, аңа караганда да табышмаграк! Көтелмәгән нәрсәләрне, булыр диеп һич тә уйламаган, бөтенләй башка да кереп карамаган хәлләрне китереп чыгарып кына тора ул! Шаклар катарсың!
Менә шул турыда бер кыйсса сөйләмәкче булам мин сезгә.
Бер елны мин шулай, үземнең хәләл җефетемне дә ияртеп, Ялтага ял итәргә бардым. Сез, әлбәттә, ул якны, гүзәл Кырым табигатен бик яхшы беләсез инде: андагы сулап туйгысыз җиңел, шифалы һаваны, оҗмах рәхәтлекләре бирә торган җылы диңгез суын, сөзәк тау битләрендә үсә торган төрле-төрле җиләк-җимешне, бүтән һичкайда очрамый торган фирменный шәрабларны. Боларның һәммәсен әйтеп, санап кына бетереп буламы соң?!
Ә без килеп урнашкан ял йорты бигрәк тә ямьле урында иде. Шактый биек тауның башында ук диярлек урнашкан иде ул. Тирә-ягында кипарислар, пальмалар, инҗирләр, йөзем куаклары. Бүлмәңнән чыгу белән, чып-чын тропик урманына килеп керәсең! Фантастика, хыял, төштер бу дип йөрергә генә кала, валлаһи!
Диңгез үзе алай ук якын түгел-түгелен – бер ярты сәгать чамасы җәяүләп төшәргә кирәк. Ләкин аның каравы безнең болдырдан нинди матур булып күренә ул! Зәп-зәңгәр, шундый да чиста зәңгәр әкият иле инде менә!
Ул тугайланып-тугайланып килгән текә яр буйлары, чиксез зәңгәр су киңлеген ерып баручы ак җилкәнле көймәләр һәм ял итүчеләрне төягән, күңелле музыка авазлары тараткан ап-ак пароходлар…
Менә шуларның барысы да, болдырга чыгып басу белән, синең күзеңне иркәли башлый. Хәтта, алай гына да түгел, ул сихри, тылсымлы күренешләр сине үзенә тарта, ымсындыра, котырта!
Һәм без әнә шул гүзәл урыннарның барысын да күрергә, мондагы ямьнең һәммә төреннән авыз итәргә, көньяк җире, көньяк табигате бирә торган ләззәтнең бөтенесен татып калырга тырышабыз. Көннәр буена диңгезнең вак таш җәелгән пляжында кызынабыз. Йомшак, назлы суының эченә кереп китсәк, аннан чыга алмыйча, аерыла алмыйча рәхәт чигәбез. Аккош шикелле тын гына йөзә торган бәләкәй пароходларга утырып, диңгез буенча сәяхәт итеп кайтабыз. Тау сыртлары арасына сузылган асылмалы юллардан югарыга, текә-текә тау башларына хәтле менәбез.
Кыскасы, үзебезнең якта, без яшәгән шәһәрдә булмаган әллә никадәр могҗиза, яңалык, күңел күтәргечләр күрдек без анда! Һәммәсен дә татып карадык, барысыннан да авыз иттек!
…Ә беркөнне өйлә ашын ашап, аннан соң байларча черем дә итеп алгач, Ялтаның үзен карап кайтырга булдык. Чөнки, ни әйтсәң дә, гәрчә бөтен ил халкының ял итү урыны булса да, Ялта, – барыннан да элек, шәһәр бит әле ул! Аның бик матур урыннары бар дип әйтәләр.
Безнең ял йортыннан диңгезгә таба борма-борма юл төшә. Аның машина йөри торган өлеше асфальт, ә кырыенда гына җәяүлеләр өчен сукмак та бар. Билгеле, анысын бик үк тигез дип булмый, аңа вак таш кына сибелгән. Шуңа күрә атлавы да җиңел түгел, җитмәсә бит әле, юлыбыз да аска таба төшә, гәүдәң үзе үк алга таба сөрлегеп, атлыгып тора. Карабрак басмасаң, йомгак шикелле тәгәрәп китүең дә бик мөмкин монда.
Ә инде төшеп җиткәчтен, Ялтаның диңгез яры буйлап сузылган бердәнбер үзәк урамыннан атлавы – монысы бөтенләй икенче! Уң кулда иксез-чиксез диңгез киңлеге, ә сул якта исә берсеннән-берсе гүзәлрәк, купшырак таш биналар. Аларның һәркайсы үзенчә, бүтәннәрен кабатламаска тырышып төзелгән. Шуңа күрә ул йортлардан күзне аерып та булмый.
Урамның ул ягында эреле-ваклы кибетләр дә күп инде, билгеле. Ә хатын-кызны сез үзегез беләсез: күзенә кибет күренсә, аның яныннан тыныч кына узып китә алмый ул! Аңа, һичшиксез, кибет эченә керергә, анда сәгатьләр буена каранып йөрергә кирәк! Әйбер аламы, юкмы, барыбер аңа күңелен басып, тынычланып чыгарга кирәк!
Ә минем исә аның ише җирдә, чүпрәк-чапрак арасында, җенем чыга башлый. Юк-бар нәрсә күзләп, җитмәсә әле, мыжгып торган халык арасында тыныч кына йөри алмыйм мин! Кибеткә керергә туры килсә дә, тиз генә үземә кирәк нәрсәне аламын да җәтрәк чыгып таю ягын карыйм. Тизрәк аннан котылу җаен эзлим!
Ләкин, эшләпәләр кибете каршына килеп баскач, эшләр бүтәнчәрәк килеп чыкты шул.
– Кара әле… мондагы бөркүлеккә болай гына чыдарлык түгел ләбаса! – диде хатын. – Әйдә әле, миңа бер эшләпә алыйк әле!
«Үзең генә кереп чык инде…» – дип әйтеп, тизрәк аның яныннан таярга иде исәп, ләкин аның ялваруына бу юлы битараф калып булмады.
– Әйдә инде, килешәме-юкмы, карарга да кирәк бит. Киңәшергә дә кирәк! – диде ул, минем холыкны яхшы белгәнгә күрә кулдан тотып. – Үлмәссең, бәлки әле, үзеңә дә берәр әйбер табарбыз.
Килештем, риза булдым мин моның сүзе белән.
Уртача гына зурлыктагы, урамнан кергәндә ике-өч баскыч түбән таба төшеп керә торган кибет икән бу. Эчке өлеше тагын икегә бүлеп куелган: бер ягында ирләр эшләпәсе сатыла, ә эчкәрерәк урнашканында, күрәсең, хатын-кызларныкы.
– Ярар, бар, үзең сайлый тор! Аннары мине чакырырсың! – дип, эчкә кертеп җибәрдем дә хатынны, үзем, бернинди эшләпә дә карамыйча (чөнки андый уйның башыма да килгәне юк әле!), шулай тик кенә басып торам кибеттә. Тыштагы эсселектән соң монда рәхәтрәк икән үзе. Аскарак урнашкан бит кибет, шунлыктан салкынчадыр дип уйлыйм.
Күпмедер шулай тордым да, читкәрәк тайпылмакчы булып, бер-ике адым атламакчы идем, янәшәмдә генә:
– Исәнме… – дигән бер хатын-кыз тавышы ишетелде.
Ялт итеп шул якка борылам һәм… һәм кемне күрәм дисез?!
Альбинаны! Үзем белән бергә университетта укыган яшьлек мәхәббәтем Альбинаны!
Йа Хода, өнме бу, әллә төшме?! Шаклар катып, гаҗәпләнеп, ни дип әйтергә дә белмичә торам шулай, каккан казык кебек!
Ә Альбина, күрәсең, мине алданрак искәргән, шуңа күрә, акылына тизрәк килеп:
– Синме соң бу?… – диде.
Мин инде, билгеле, тизрәк хәлне аңлатырга тырыштым:
– Альбина… Мин монда хатын белән бит әле… – дидем.
Минем ул сүзләрем аның аңына тиз генә барып җитмәде, күрәсең, ул һаман үзенекен сөйли бирде. Чынлап та, сөенечтән балкый иде ул.
Тагын бер мәртәбә ашыга-ашыга кабатларга туры килде. Ниһаять, бу сүзләр аңа барып җитте бугай. Минем аның шикелле иркенләп шатланырга ашыкмавым да тәэсир итте, ахрысы, бераздан ул миңа карап тынып калды. Чибәр йөзенә үпкә, нәүмизлек билгеләре чыкты.
Аннары әкрен генә:
– Озаккамы соң?… – дип сорады. Мин инде, билгеле, аны тынычландырырга ашыктым: – Әле килдек кенә… – дидем. Тагын нәрсә дип әйтергә?
Тагын ни турында сөйләшергә? Әлбәттә, безнең сөйләшер сүзләр күп иде, ләкин бит якында гына, моннан биш-алты адымда гына, минем хатын йөри! Ул менә-менә килеп җитәргә мөмкин!
Минем әнә шундый борчулы уйларым, күрәсең, йөземә чыккан булгандыр.
Күпмедер тын торганнан соң, Альбина:
– Хорошилов урамы, 14 нче йортта минем бүлмә… Сиңа сөйлисе бик күп сүзләрем бар! Кил, яме! – диде ул, киткән чагында да үзенең гаҗәеп мөлаем, ягымлы елмаюы белән балкып.
Менә шушы хәлдән соң эшләпә кибетендә йөреп кара инде син! Күзеңә бер генә нәрсә дә күренмәгән килеш, әйбер караган, эшләпә эзләгән булып кылан инде син! Моның өчен бит никадәр оста артист булырга кирәк! Яисә, киресенчә, дулкынланмый, хисләнми генә яши торган таш йөрәкле адәм булырга. Ә мин менә аларның берсе дә түгел. Мин гап-гади адәм баласы. Ләкин биредә – әллә кайдагы Ялтада – моннан күп еллар элек үзем белән бергә укыган Альбинаны һич уйламаган җирдән очрату бөтенләй чыгырдан чыгарды. Дөньямның астын өскә китерде.
…Әйе, безнең самими яшьлек иде шул ул! Авылдан килеп кенә кергән чак. Сезгә билгеле У. каласында әле яңа яши генә башлаган көннәр. Яшел студентлар әле без…
Укуның беренче көннәрендә нәрсә дип баш ватасың инде? Әлбәттә, китаплар дип!
Әлбәттә, дәреслекләр өчен борчыласың!
Альбина да тулай торактагы безнең бүлмәгә дәреслек сорап керде. Минем янга түгел, ә үзенең группадашы Гамирны эзләп йөреше иде аның.
Менә хәзер дә күз алдымда әле.
Кич иде ул. Бүлмәдә берүзем генә калып, ниндидер бер китап укып утыра идем. Шул чакны әкрен генә ишек шакыган тавыш ишетелде. Мин ни өчендер «күрше егетләрдер әле» дип уйладым, гәрчә аларның ишек шакып йөрмәүләрен инде белергә һәм онытмаска тиеш булсам да. Шуңа күрә мендәргә сөялеп укып утырган җиремнән әллә ни кымшанмадым, бары тик башымны гына күтәрдем бугай.
Ә ишек акрын гына ачыла бирде, анда таныш түгел бер кызыйның сары чәчле башы күренде.
– Монда кеше бармы соң?… – дигән тавышы ишетелде.
Хәзер инде миңа да кузгалмыйча ярамый иде. Сикереп торып утырдым, аннары инде идәнгә төшеп бастым.
– Әйе, әйе! Без өйдә! – дигән аваз салдым.
Таныш түгел кызый бүлмәнең эченәрәк үтте, үзе ни өчендер кызарды һәм, искиткеч матур итеп елмаеп:
– Безнең Гамир өйдә юкмыни?… – диде.
Әнә шул чагында миңа нидер булды: аның «к» авазын ничектер мин әлегә хәтле ишетмәгәнчә, аеруча ягымлы итеп, йомшак итеп әйтүе, үзенең оялчан да, шул ук вакытта серле дә итеп елмаюы, зәңгәр күзләрен тутырып багуы, озын күз керфекләренең сирпелеп-сирпелеп китүе – барысы да мине, китап дөньясына чумып утырган япь-яшь авыл малаен, бер минут эчендә тылсымлап алды. Мин сүзсез калдым… Бары тик күзләрем генә, зур булып ачылып, аңа текәлделәр бугай. Минем исән-сау һәм тере икәнлегем әнә шул күзләремнән генә сизелә иде, ахры. Кызардым мин ул чагында. Әйе, әйе, кызардым. Һәм аңа текәлеп сүзсез тора бирдем.
– Нигә алай итеп карыйсың?
Альбинаның икенче соравы әнә шул булды. Ул миңа таба тагын да сихрирәк карап һәм әле һаман елмаюдан туктамыйча җавап көтә иде.
Ә минем аңа җавап бирерлек сүзем юк, шуңа күрә әңгәмәне бүтәнрәк юнәлешкә бормакчы булам:
– Әйдәгез, түргәрәк үтегез… Менә хәзер чәй дә куеп җибәрәм, – дигән сүзләр белән бүлмә почмагындагы чәйнеккә барып тотынган булам.
Ул да минем хәлне аңлый бугай аңлавын, ләкин бер-бер сүз әйтелсен дипме инде шунда:
– Ә Гамир тиз кайтыр микән соң?… – дигән була.
Үзе һаман елмая, үзенең карашы һаман миндә. Гипнозлый, каһәр!
Мин аны, җитәкләп диярлек, түрдәге өстәлебез янына алып киләм, шундагы бердәнбер урындыгыбызны җайлабрак куям да:
– Менә шушында гына утырып тор, яме! Мин хәзер чәй генә куеп керәм! – дип, коридорга чыгам.
Кире әйләнеп кергәндә, мин инде үземне шактый кулга алган идем, билгеле. Матур гына сүзләр дә килде телгә. Әнә шунда мин аның исемен белдем, туган ягы, авылы турында ишеттем. Сүзебез бүленеп бер мәлгә тын калган арада, ниләр бар икән дип, дивардагы бәләкәй радионы ачкан идем, аннан бик тә моңлы булып «Тукай маршы» яңгырады. Ничектер бу музыка безнең ике арадагы хәлләргә бик тә туры килә кебек иде, шуңа күрә аны көчәйтебрәк куйдым.
Хисләрне канатландыра, очындыра торган, адәми затның күңелен җиденче кат күкләргә күтәрә торган менә шушы гүзәл көй шактый озак яңгырады ул кичне безнең бүлмәдә.
Ул музыка икебезне тиң сүзсез калдырды. Ә бераздан мин аңа болай дип әйттем:
Бүлмәдә – «Тукай маршы»…
Күзләрдә – барысы, барысы…
Менә, шулай итеп, кинәт һәм берьюлы муеннан гашыйк булдым мин ул чагында Альбинага. Ерактагы бер авылдан зур калага укырга, белем алырга дип килгән егетнең дөньясы әнә шуннан соң нык үзгәрде: кичләрен инде аяклар тулай торактагы уку бүлмәсенә түгел, ә бөтенләй икенче якка таба – иптәш кызлары белән Альбина торган бүлмәгә таба тарта иде. Бераздан, кыюлык җитеп, мин аны кинога да чакырдым. Аннары инде ниндидер бер спектакльгә бардык. Кичләрен бергәләп урамда йөрүләр дә ешайды.
Альбина безнең белән укырга кергәнче эшләп тә алган икән, көннәрдән бер көнне ул мине үзенең элек торган тулай торагына иптәш кызлары янына алып барды.
Анда әйбәт кенә кунак булып, авылдан килгән күчтәнәчләр белән сыйлангач кайтып китәргә дип, коридорга чыктык. Шунда кызлар белән саубуллашып торганда, узып баручы бер кара мыеклы егет ни өчендер безнең янга туктыйсы итте бит. Алай гына да түгел, Альбинага сүз кушты:
– Син мине онытмагансыңдыр ич! – ди.
Мин аптырап бер Альбинага, бер тегеңә карыйм.
Альбина кызарыбрак та китте кебек, әмма югалып калмады:
– Юк, Сәлим! Исәнме, хәлләрең ничек? – диде.
Ә тегесе һаман әрсезләнүен белә:
– Сине бер минутка мөмкинме? – ди.
Шул сүз Альбинаны кинәт үзгәртеп җибәрде. Ул минем кулга ике куллап ябышты да, ашыгып:
– Әйдә, киттек моннан! – диде.
Минем дә ачу килә башлады, кан кызып китте. Бу галәмәт йөзгә дә чыккандыр, билгеле.
Кыскасы, тагын бераз шулай дәвам иткән булса, зур гына ЧП чыгасы ачык иде. Әле ярый Альбина мине алга сөйрәде, ә теге егетне кызлар үз бүлмәләренә алып кереп киттеләр.
Урамга чыктык. Мин әле сүз дәшмим, шулай да эчтә явыз шайтаннар котыра инде. «Нигә генә килдем соң мин монда?!» дигән ачы үкенү дә бар. Ләкин сез шуны дөрес итеп аңлагыз: ул чагында Альбинага каршы килә ала идемме соң мин?! Юк бит, юк! Ул вакытта бит мин аның һәр әйткән сүзен үземә зур бәхет санап, тыңлап кына йөри идем. Аның чып-чын бер колы идем! Чөнки ул минем өчен Гүзәллек алиһәсе иде! Мин тормышта очраткан беренче Мәхәббәт – минем иң көчле сөюем иде ул!
Миндә бары тик соклану, баш ию, мөкиббән китү генә бар иде. Ә инде аз гына аек акыл, аз гына чама, үлчәп карау дигән нәрсәнең исә тамчысы да булмады!
Тулай торактан чыккач, күпме ара шулай дәшми, сөйләшми барганбыздыр, анысын хәзер инде әйтә алмыйм. Шул гына истә: беренче булып Альбина телгә килде:
– Каян очрап тора диген син аны!… Анда яшәгәндә, шулай тынгылык бирмәде. Гарык булдым, билләһи!
Әллә инде аның сихри тавышы тәэсир итте, ул чакны балаларчарак сүз әйтеп ташладым:
– Ә нишләп бәйләнә соң ул сиңа?
Ләкин Альбинаның моңа җавабы әзер булып чыкты:
– Бер-ике мәртәбә кинога алып барган иде шунда. Сагыз кебек ябышты аннары.
Ул сүзләр ихлас күңелдән, теге егетне, чынлап та, яратмыйча әйтелгән кебек иде. Мин Альбинаның әлеге сүзләренә ышанган идем. Димәк, болар арасында элегрәк нәрсәдер булып алган да, хәзер инде аңа нокта куелган икән дип уйлаган идем.
Ләкин тора-бара бу эшнең андый гади генә түгел икәнлеге ачыкланды. Хатын-кыздагы үземә аңлашылмаган серлелек, сәерлек белән беренче мәртәбә әнә шунда очраштым мин.
Ничек дисезме?..
Күрше бүлмә егете Дамир ачты минем күзне. Беркөнне лекцияләр бетеп тулай торакка кайткач, мине коридорда очратты да:
– Әйдә әле, сиңа сүзем бар! – дип, аулак почмакка алып китте.
Мин аның вак кына нәрсәләр турында да зур-зур фәлсәфә куертырга ярата торган, әмма бик укымышлы егет икәнен белә идем. Кайчакларда аның сүз боткасы пешерүләре ачуны да чыгара иде. «Бүгенгә җитте, Дамир!» – дип, аның бетмәс-төкәнмәс сүзен ташлап киткән чакларым да булгалады. Шуңа күрә бу юлы да «Тагын шул фәлсәфәдер инде моның…» диебрәк кенә аның артыннан атладым.
Алып килде бу мине почмактагы ялгыз тәрәзә янына, үзе исә тәрәзәнең киң итеп эшләнгән төбенә менеп утырды. Футболка белән спорт чалбарыннан гына, кулында сигарет. Үзенең күзләре пыяла аша шактый катгый, хәтта усал карый. Бик гаҗәп тоелды бу миңа.
– Әйт әле миңа шуны: син чүпрәкме, әллә түгелме?!
Сүзнең нәрсә турында барганлыгын аңламыйм бит әле. Шуңа күрә мондый көтелмәгән сүздән көлеп җибәрдем.
– Юк! Син көлмә, көлмә! Бер дә уен нәрсә әйтмим мин!
Чынлап та, җитди нәрсә сөйләмәкче була, ахрысы, бу дип, үзем сорау бирдем моңа:
– Аңлатып сөйлә әле син! Нәрсә булган?! Нинди чүпрәк турында сөйлисең син?
Бер мәлгә тын калды бу. Сигаретын суырды, төтенен әллә чыгарды, әллә юк шунда, аннары бик җитди кыяфәт белән көлен какты. Шуннан соң гына:
– Кичә Альбинаның бер егет белән чыгып барганын күрдем! – диде.
Сүзләре кинәт кенә башка барып җитми бит. Баштарак: «Тукта әле, нишләп Альбина турында сөйли соң әле бу?» – дип аптырап калдым. Дус егетләр, иптәшләр белән хатын-кыз заты турында сөйләшергә яратмый идем, чөнки… Бәлкем, нәкъ менә шуның аркасында, «кешелекнең гүзәл яртысын» аңлауда шактый артта калганмындыр, аларга карата идеалистик фикердә йөргәнмендер.
Ә бераздан «чүпрәк» сүзенең мәгънәсе башыма китереп сукмасынмы?! Минем турыда әйтә бит бу сүзне! Альбинага бәйләп әйтә. Тукта… Димәк… Мин нәрсәнедер белмим… Димәк, Альбинаның тагын кемедер бар.
Ул чагында әнә шул «кемедер» дигән сүз күңелгә килеп керде дә, бөтенесен карага буяды да ташлады. Димәк… Димәк, минем «Ул» дип ашкынып, хыялланып йөрүләрем… Аны бер илаһи зат, фәрештә кебек күрүләрем…
Ләкин бу газаплы, әрнеткеч уйның сизелеп торган азагын телгә китерәсе дә, колак белән ишетәсе дә килми иде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com