Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
28 март , 09:25

Зәйфә САЛИХОВА. Әйтелмәгән өч сүз. Хикәя

Тагын да матурланган, чибәрләнгәндер инде. Аның заводта эшләвен, читтән торып институтка укырга керүен Лилиядән ишетеп белә Гали, белә. Егетнең йөрәге, күкрәген ертып чыгардай булып, ярсып-ярсып тибә, башында мең сорау, куллары чытырдап рульгә ябышкан. Ул урак чоры башланганнан бирле комбайнда.

Зәйфә САЛИХОВА. Әйтелмәгән өч сүз. Хикәя
Зәйфә САЛИХОВА. Әйтелмәгән өч сүз. Хикәя

Пешмәгән! Җебегән! Арыш боламыгы! Куркак куян!.. Гали сөйгәнен
озатып килеп, Зәримәсе өйләренә
кереп киткән минуттан башлап, төн
буе, озын көн буе үзен шулай сүгепме
сүгә. Ашаганы – аш, эшләгәне эш
түгел. Әтисе: “Укырга китәреңә күп
калмый, утар капкасын төзәтеп куяр
идең”, – дигәч, шуңа тотынган булган
иде дә, эшенең бер рәте юк. Үзе кадак каккан була, үзе бер үк сүзләрне
кабатлый: “Пешмәгән! Җебегән!..”
Кадак тоткан кулына да чүкеч белән
эләктереп алды инде, күзеннән утлар күренде. Сүгенми ни, сүгенерсең
дә шул: иртәгә Ул, әйе, әйе, яратып
йөргән кызы Зәримә, апасы белән
ерак Ульяновски каласына китеп барачак, ә ул һаман булса аңа шул өч
кенә сүздән торган гап-гади җөмләне
әйтә алмый. Чукындырасыңмыни,
әйтә алмый инде. Үзе генә булганда галәмәт кыю ул: күңеленнән
шул, “Мин сине яратам”ны мең кабатлый. Иҗекләп тә әйтеп карый,
пышылдап та. Бик матур, бик әйбәт
килеп чыга. Ә кич җитеп, Зәримә
белән очраштымы, коела да төшә.
Бүген дә әйтәлмәсә?.. Юк, бүген
һичшиксез әйтәчәк! Бөтен булган
кыюлыгын җыеп. Ахыр килеп, егетме ул, түгелме? Һи-и, егетнең дә
ниндие әле: йөрәгендә иң кайнар
сөю йөрткәне. Бүген... билләһи...
Бусы инде өченче тапкыр очрашулары. Бүген кинодан соң каршыдагы Мәхәббәт тавына менәчәкләр дә
үзләре очраша торган пар каен янына
килеп басачаклар. Гали Зәримәсен
кочагына алып: “Мин сине яратам”,
– диячәк. Пышылдап кына, бары
тик аңа гына ишетелерлек итеп. Ә,
бәлки, пар каен, тау итәгенә сыенып
яткан туган авыллары, юк, юк, бар
дөнья ишетерлек итеп бар тавышына кычкырып әйтергәдер: “Зәримә,
мин сине я-ра-та-а-ам!”
* * *
Юк, шушы соңгы очрашуларында да кызны ничек өзелеп яратуын
аңлата алмады Гали. Әллә нәрсә
булды шунда: Зәримә, әзерләнәсем
бар дип, керергә ашыкты. Гали,
теләмәсә дә, кызның йомшак кулларын ычкындырырга мәҗбүр булды.
Ә бит ул да, капкадан кереп китәнче,
нидер көткәндәй, бер тын туктап торды, үзе дә нидер әйтергә теләдеме,
"Гали..." дип укталды да, кырт борылып, кереп югалды...
Җылы август төннәрендәге әлеге
очрашулардан соң ике ел вакыт
үтеп тә китте. Гали шуларны кабат
күңелендә яңарта-яңарта, ашлык
ура. Яңартмас та иде... Сәбәбе бар
шул, сәбәбе! Егетнең кояшта уңала
төшкән шакмаклы күлмәгенең түш
кесәсендә бәләкәй генә язу ята.
Шул шакмаклы дәфтәр битенә,
ашык-пошык язылган сүзләр бөтен
тынычлыгын алды аның. Алтыннан
да кадерле бу язуны бүген иртән үз
авылларыннан йомыш белән килгән
сыйныфташы Әмир кертеп чыкты.
Зәримәнең ахирәте Лилия язган:
“Комбайныңнан төшә беләсеңме
син, кайтып ура, Зәримәңне күрми
каласың. Ул сине сорашты”.
Вәт хәлләр! Менә сиңа мә! Ул,
Гали, авыл хуҗалыгы техникумы
студенты, практикага кайтып, монда, үзләреннән унҗиде чакрым ераклыктагы күрше Нурлы авылында
янып-пешеп арыш ура, ә анда, туган авылында, Зәримә кайткан! Вәт
хәбәр! Вәт хәлләр! Күрми каласың,
дип язган бит Лилия. Китеп тә бара
микәнни? Бәлки, иртәгә үк китәдер?..
Нигә анысын язмады икән? Сине сорашты дигән бит. Бәлки, ул да мине
онытмагандыр? Зәримә, Зәримә,
Гали бит синең хакта уйлап, күпме
йокысыз төннәр үткәрде. Сиңа күпме
хатлар язды. Адресын Лилия аша табар иде әле, укып карады да, ошатмыйча ертып ташлады, тагын язды,
тагын ертты... Сагынуын басар өчен
чыгарылыш кичәсендә сыйныфлары белән төшкән фотосурәтне генә
алып карый ул. Бу ярату дигәнең
бигрәк серле, бигрәк сәер икән лә.
Соң, унбер ел буе бер сыйныфта укыдылар, бергә походларга чыктылар,
күпме мәртәбәләр район үзәгенә
слетларга, смотрларга бардылар,
экскурсияләргә йөрделәр, җәмәгать
эшләрендә катнаштылар. Ник шунда
бер-берсен күрмәде, бер-берсенең
күзләренә карамады икән алар?!
Бары тик чыгарылыш кичәсендә
генә... Болай булды. Ничектер сыйныфташлары тантана залына чыгып
беткән, Гали бүлмәдә үзе генә торып калган иде. Өстендә энә-җептән
чыккан затлы костюм, кардай апак күлмәк. Тыңлашуның ни икәнен
белмәгән дулкын-дулкын чәчләре,
аны Есенинның үзенә охшатып, кабарып тора. Ә күзләрендә, бөтен
килеш-килбәтендә – гүзәл яшьлек
дәрте... Мәктәп белән хушлашу, урта
мәктәпне тәмамлау турында таныклык алу тантанасы... Болар гына да
түгел, егетнең күңелен тагы нәрсәдер
алгысыта, йөрәге ярсып-ярсып
тибә... Менә-менә ниндидер могҗиза
булыр төсле. Шулчак ишек ачылып
китте һәм аннан... нечкә билле, сылу
гәүдәсенә ап-ак өрфия күлмәк, тыгыз балтырлы матур аякларына биек
үкчәле ак туфлиләр кигән сыйныфташы Зәримә килеп керде. Коңгырт
бөдрә чәчләре иңнәренә таралган.
Нәфис колакларында кечкенә генә
алтын алка-тамчылар. Бит очлары
алланып торган йөзе – кояш, озын
керфекләре арасына яшеренгән
күзләре – очкын. Ай чибәр дә икән
Галидән гел шырык-шырык көлеп
йөргән Зәримә! Ничек моңа кадәр
егет аны күрмәгән? Зәримә дә, бу
синме, Гали, дигән кыяфәттә аңа
берчә гаҗәпләнеп, берчә сокланып, өздереп карап алган иде шул
мизгелдә. Ә аннары алар кыңгырау
чыңлаган тавышка бүлмәдән чыгып
йөгерделәр, залга ашыктылар. Шул
минуттан Гали күзләре белән залдан тик Зәримәне эзләде, тик аның
турында уйлады. Аларның күзләре
берничә тапкыр очрашты. Тик Гали
дә, Зәримә дә бер-берсен вальс
әйләнергә чакырмады. Оялу идеме
бу, тартынумы, кем белсен...
Җәй үз мәшәкатьләре, укырга
керү матавыклары белән тиз үтте,
нибары өч тапкыр очрашып калды алар. Хикмәт ничә мәртәбә
күрешүдәмени?! Шул, чыгарылыш
кичәсеннән соң Зәримә бер генә
минутка да егетнең күңеленнән чыкмады бит, тик... әлеге шул кыюсызлыгы аркасында кыз янына барырга җөрьәт итмичә йөрде инде егет,
ут йотып. Ә көннәр бер-бер артлы
үттеләр дә үттеләр.
Һәм менә... Зәримә кайткан! Ике
елда үзгәрдеме икән? Үзгәрсә, ни
рәвешле, ничек? Тагын да матурланган, чибәрләнгәндер инде. Аның
заводта эшләвен, читтән торып институтка укырга керүен Лилиядән
ишетеп белә Гали, белә. Егетнең
йөрәге, күкрәген ертып чыгардай
булып, ярсып-ярсып тибә, башында
мең сорау, куллары чытырдап рульгә
ябышкан. Ул урак чоры башланганнан бирле комбайнда. Практикага
кайткан малай кисәге дип кенә карамады аңа хуҗалык рәисе Гыйләҗ
абый, комбайнчы ярдәмчесе булырмын дип уйлаган иде дә, техниканың
кәттәсенә – “Нива”га комбайнчы
итеп утыртып куйды. Чөнки дә
рәисе аны яхшы белә, Гали теге
җәйдә комбайнчы ярдәмчесе булып
та эшләгән, үзенә генә дә штурвал артына утырырга туры килгән
иде. Мәхәббәт мәсьәләсендә
кыюсыз булса да, эшне умырып
эшли инде Гали. Әнә, урып-җыю
күрсәткечләре буенча, тәҗрибәле
механизаторларның борынына чиртеп, беренче урында бара, ә икенче
урында – үткән елларда берсенә дә
беренчелекне бирмәгән, мактаулы
Нәзир абыйсы.
Шулчак басу читендәге стан янына чакырып, тимергә тимер сугып,
чаң кактылар. Бәрәч, эшкә һәм уйларына бирелеп, төшке аш вакыты
җитүен дә сизми калган! Корабыннан
төшеп, басу читендәге яшел үлән
өстендә кайсы утырып, кайсы сузылып ятып, симез калҗалы тәмле аш
ашаучы басу батырларына якынлашуы булды, вагончикка беркетеп куелган “Сугышчан бит”кә күзе төште.
Анда эре матур хәрефләр белән:
”Кичәге күрсәткечләр буенча беренче урында Гали Мөхәммәтов бара,
ә Нәзир Исламов азга гына калыша,
икенче урында“, – дип язылган иде.
Менә Ходайның бирмеше: Зәримәсе
кайткан, ә үзе арыш уруда – тагын
беренче! Югыйсә Гали урын өчен
эшләми инде анысы, ә шулай да
рәхәт. Егет, күңеле мөлдерәмә тулы
шатлыгыннан балкып, Нәсимә апасыннан аш бүлдереп алды.
– Котлыйбыз!
– Маладис егетсең, булдырасың!
– Әйдә, алдынгылыкны бирмә!
Якын күргән игенче агайларының
мактау сүзләрен әллә ишетте, әллә
ишетмәде Гали, ашын каптыркоптыр капкалады да, комбайны
янына чапты.
Нәзир абыйсының:
– Шул хөрәсән малайга беренчелекне бирәмме соң? – дигән сүзләре
генә колак очына эленеп калды.


* * *
Галинең ике күзе һәм тешләре
генә елтырап күренә, кояшта
янып, ком гарәбенә әйләнгән.
Битләренә, кулларына тузан утырган, маңгаеннан туктаусыз аккан ти-
рен җиңе белән сөртеп алган саен
йөзендә “буразналар” хасил була,
аннары тагын тузан куна... Алдында
алтын-сары диңгездәй җәйрәп яткан арыш басуын ураган саен урман чите якынайганнан-якыная.
Бүген бу басу теземнәргә салынып
бетәчәк, Аллаһы боерса, һичшиксез,
бетәчәк. Тик Гыйләҗ абыйсы иллә
дә таләпчән инде:
– Мин ике әйтмим, арыш бетү
белән бодайга, күрше Коркул басуына төшәсез, – дип, ныклап кисәтеп
куйды. – Урак беткәч, ял итәрсез.
Анысы, Гали авырсынмый эшли
ул, комбайнны да ярата, тик...
Зәримәне ничек күрергә соң?!.
Куллары – рульдә, күзләре – арыш
басуында, ә алгысынган, очынган,
секунд саен аны, бердәнберен күрү
теләге көчәя барган күңеле – Зәримә
янында. Ул аны вулкан атылса да,
җир тетрәсә дә, таулар ишелсә дә
– әллә ни булса да бүген күрергә,
ике ел элек әйтә алмаган, ике ел
йөрәгендә йөрткән, аңа гына, бары
тик аңа гына әйтелергә тиешле
сүзләрен, ниһаять, әйтергә тиеш.
Ничек итеп әйтер икән? Пышылдап
кына, үзенә генәме? Әллә ак каен,
юк, туган авыллары, юк, бөтен
дөньяга ишетелерлек итепме?
Пышылдап та, иҗекләп тә, кычкырып та, җырлап та әйтәчәк, мең
тапкыр кабатлаячак ул аны ничек
яратуын. Тик күрешсеннәр генә, тик
очрашсыннар гына. Ләкин вулкан да
атылмый, җир дә тетрәми, таулар
да ишелми, кызу урак чоры бара!
Һәр аяз көн, һәр явымсыз сәгать,
һәр минут кадерле. Ялан уртасында
комбайнын калдырып, ничек авылына кайтып китәр соң ул? Аның сагыну тулышкан җанын, ярату тулы
йөрәген кем аңлар?! Җитмәсә, ул
урып-җыюда – беренче! Өстәвенә,
моңарчы гел макталудан башы чыкмаган Нәзир абыйсы, хөрәсән малай
дип, чәменә тиде. Ни эшләргә? Ни
кылырга?
Уйла, Гали, уйла, син бүген мотлак
Зәримәне күрергә тиешсең. Ул, уйла
дип, башына фәрман биргәндәй,
кулы белән чигәсенә каты гына сугып алды. Йөрәге түреннән актарылып чыккан көчле сагыну хисе җыр
булып егетне моңландырды:
Мин сине шундый сагындым,
Сизәсең микән шуны...
Комбайны алдындагы менә-менә
теземгә егыласы тук башаклы арышлар аның хәлен аңлагандай, көй
агышына әкрен генә тибрәлеп, елмайгандай төсле. Алар аны аңлый.
Ә эшен, комбайнын ташлап китсә,
кешеләр, Гыйләҗ абыйсы аңлармы?
Ни эшләргә? Ни кылырга? Намусы,
намусы нәрсә әйтер? Аңа бит комбайн кадәр комбайнны ышанып тапшырдылар. Ичмасам, ягулыгы да
күп, иртән генә җитәрлек итеп салган
иде шул. Булмаса, ягулык юк, эшләп
булмый дип, сәбәп табып, ягулык машинасы килгәнен көтеп алалмадым
дип, авылына кайтыр да китәр иде.
Утырып кына җилдерергә машинасы юк инде юклыкка. Атлап-йөгереп
булса да үтәр иде әле унҗиде чакрым араны. Нишләргә? Ни кылырга? Шунда башына дуамал бер уй
килде: комбайнны ватарга, сафтан
чыгарырга, эшләмәслек итәргә.
Арыш басуын гына урып бетерергә
дә... Төнлә нигә эшләмәдең дип сорасалар, җавап әзер – комбайн ватылды и бетте-китте.
Гали тагын да тырышыбрак
эшли башлады. Сәгать җиденчеләр
киткән икән инде. Ә аның әле калган кишәрлеген урып бетерәсе,
ни рәвешледер комбайнын “ватасы”, йөгерә-атлый авылына кайтып
җитәсе, мунча кереп, киемнәрен
алыштырасы бар...


* * *
Караңгы төшеп күз бәйләнгәндә
генә арыш басуын урып бетерде
Гали. Инде комбайнын “ватса” да
була. Нык та кирәкми, иртәгә бит
тагын штурвал артына утырасы.
Тик... әллә ничек бит әле. Моңарчы
малай чактан ватык велосипед та,
мотоцикл да төзәтте, өйләрендәге
“Запарай”ны да бер сүтте, бер
җыйды, әтисе үзен бәләкәйдән, минем механик улым, дип кенә йөртте.
Ә хәзер Гыйләҗ абыйсы ышандырып тапшырган, сәгать кебек төгәл
эшләгән, җырлап кына торган, үзен
беренче урынга чыгарган корыч
атын, җан дустын үз куллары белән
ватсынмы? Каян килде диген бу уй
башына? Бункерына таш-фәлән тыгылып үзе дә ватылмый бит, ичмасам!
Ничарадан бичара егет, комбайнын сүндереп, басу читенә чыгып
утырды. Юк, юк, кул күтәреп вата алмый, вата алмый ул комбайнны, намусы кушмый. Бәлки, Зәримә иртәгә
китмәс, бәлки, иртәгә берәр әмәлен
табар, бәлки... Башы каткан Гали,
җанына урын табалмыйча, әкрен
генә җырлап җибәрде:


Мин сине шундый сагындым,
Сизәсең микән шуны...


Шунда... могҗиза булды – кемдер
аның җырына кушылды:
Айны болытлар капласа,
Табарсың микән юлны...
Кыз кеше җырлый! Нинди моңлы,
нинди матур тавыш?! Гали сикереп торды, җыр ишетелгән якка борылды һәм... Аны күрде. Аңа таба
өстенә ап-ак күлмәк, аягына биек
үкчәле ак туфли кигән Зәримә килә
иде! Гали дә аңа таба атлады һәм...
туктап калды. Абау! Ул бигрәк ямьсездер ич! Тешләре генә елтырап
күренәдер... Өс-башы сөйгән кызына
күренерлекме соң! Адәм ыстырамы.
Әмма Зәримәгә аның кыяфәтенең
ниндилеге барыбер иде шикелле.
Ул ап-ак кулларын Галинең тузанга,
майга батып беткән, кытыршы кулларына сузды, ә үзе җырын дәвам
итте:


Мин сине шундый сагындым,
Сизәсең микән шуны...


* * *
...Басу читендәге урман, машина ышыгына поскан Әмир белән
Лилиянең дә мәхәббәт сүзләрен
тыңлап, әкрен генә җилдә шаулады.
...Коркул басуына Галинең әле
һаман килеп җитмәвенә шатланып,
Нәзир агай бодай уруын белде.
Хөрәсән малай, сиңамы соң миңа
җитәргә дип, үзалдына бер масайды, бер мактанды.
...Сөйгәне белән очрашудан канатлар үскән Гали, Зәримә кайтып
киткәч тә, дуслары белән бодай
басуына күчеп, эшләде дә эшләде.
Күктә йолдызлар бер-бер артлы
сүнеп, таң атканда гына, кабинасында башын терәп бераз гына черем
итеп алды.
...Төшке аш вакытында “Сугышчан
бит”тән укып, Нәзир агайның – беренче, ә Галинең икенче урында
баруын белделәр. Беренче булып килгәндә берни белдермәгән
Галинең “Ур-ра!” кычкыруына гына
беркадәр гаҗәпләнде алар. Ә ул
шат елмаеп, Нәзир агасының кулын
кысты:
– Булдырасың, Нәзир абый, маладчина!
...Ә “Мин сине яратам” сүзен
Зәримәсенә тагын әйтәлмәде Гали.
Нигә? Болай да аңлашыла ич. Алар
бер-берсен ярата!

Зәйфә САЛИХОВА. Әйтелмәгән өч сүз. Хикәя
Зәйфә САЛИХОВА. Әйтелмәгән өч сүз. Хикәя
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас