Чәчмә әсәр
26 март , 09:54

Марат ӘМИРХАНОВ. Саба җиле. Хикәя (Ахыры)

Якын кешеңнең хыянәтен белү, һай, авыр икән?! Хәтта Кәбирнең үлем хәбәрен ишетү дә аны бу авыр халәттән суырып ала алмады, рәнҗүе кара болыт шикелле баш очында тик асылынып тора.

Марат ӘМИРХАНОВ. Саба җиле. Хикәя (Ахыры)Марат ӘМИРХАНОВ. Саба җиле. Хикәя (Ахыры)
Марат ӘМИРХАНОВ. Саба җиле. Хикәя (Ахыры)

* * *

Байназарның тормыш арбасы зур тизлек белән түбәнгә таба тәгәри башлады. Ул үзендә бу һәлакәтне туктатырлык көч таба алмады. Директор итеп Кәбирне куйдылаp. Дәрәҗәгә ирешүгә, дусты аралашудан туктады, хәер, партиядән читкә тибелгән, политик яктан тотанаксыз дип табылган кеше белән якын элемтәдә тору директорга гына түгел, гади укытучыларга да куркыныч булып яный иде. Шуңа күрә барысы да аннан читләште. Ә киләсе уку елыннан яңа биолог чакырдылар, Байназарга мәктәп яны участогы мөдире вазифасы белән генә канәгатьләнергә туры килде. Дөрес, ничәдер сәгать җыр, рәсем дәресләре дә укытып карады. Ләкин рухы сынган иде инде. Үзе дә сизмәстән, шешә белән дуслашты Байназар. Иртәнге якта хатынының аякларын үбеп гафу үтенә, ә кичен ләх булып исереп кайта иде. Мондый мөгамәләгә күнекмәгән иркә кыз Зөбәрҗәт бу хәлне үзенчә кичерде, ахыргы чиктә араны өзәргә, дигән карарга килде; чибәрлегем бар, үземә тиң кеше табылыр әле, дип уйлады. Ниятен озын-озакка сузмады, көннәрдән бер көнне Байназарны салкын шыксыз өй каршы алды, өстәлдә ике генә җөмләлек язу калган иде: «Син мине алдадың, ышанычымны акламадың, хәлеңнән килмәгәч, йөзем җимешенә үрелмәскә иде. Безне эзләп тә, эзәрлекләп тә йөрмә, файдасы тимәячәк. Зөбәрҗәт».

Байназар, хатынының Түбән Камадагы апасы янына күчеп киткәнен белсә дә, аны бүтән бимазаларга батырчылык итмәде. Колхозның алма бакчасында каравылчы булып берәр ел чамасы эшләгәннән соң, Төмән якларына чыгып китте. Йөрмәгән җире, шөгыльләнмәгән һөнәре калмады. Уч тутырып акча алган чаклары да булмады түгел, булды, хәтта өйләнеп тә карады. Ләкин җан тотрыклыгы килмәде. Чакырсалар – килә, кусалар – китә, нигә дөньясының асты-өскә килми шунда, аңа барыбер иде. Шулай төрмәгә дә барып эләкте. Анда кануннар катгый иде. Көч хөкем сөрә төрмәдә, кансызлык хөкем итә, яшеңне дә, мөмкинлегеңне дә сорап тормыйлар; буйсынмыйсың икән, юлдан алып кына ташлыйлар, кеше гомере чебен җанына да тормый. Сакчылар да, төрмә хуҗалары да белә моны, ләкин һичнинди йогынты ясый алмыйлар, ихтимал, теләмиләрдер дә.

Байназар утырган төрмә-колониядә «Зевс» кушаматлы бер бәндә патшалык итә иде. Дуамаллыгы белән дан тота иде ул. Мин-минлеге аеруча ярсыган чакларында хәтта чын патшалар да җәяү генә йөри торган урынга кадәр күтәреп алып чыгалар иде үзен. Посылка, бүләкләр дә иң элек аның кулына керә, күп вакыт хуҗасына өлеш тә тими кала. «Жарияләр»гә, гомумән, кытлык юк, колониягә эләккән яшь-җилкенчәкне беренче булып шулай ук «Зевс» татый.

Байназарга бу куркыныч янамый, чөнки яше дә, тышкы кыяфәте дә кызыксыну уятырлык түгел. Ул – кара йомышчы, аны патша катына якын да җибәрмиләр. Шулай да бер мәртәбә «Зевс»ның каршысына басарга туры килде аңа.

Утыз яшьләрдәге егет иде ул. Ат теледәй зур җәлпәк борынлы, шундый итләч йөзле, күзләре кысык, тегәрҗеп калынлыгында гына. Ә менә чем кара, аз гына алга төртелебрәк торган шома иягенең нәкъ уртасында мәхәббәт уемы да бар...

«Нинди бик таныш йөз соң әле бу, кайда күрдем мин аны?»  дип уйлаган иде Байназар аның турында. Әмма аңа хәтер капчыгында казынырга ирек бирмәделәр.

– Бугор алдында торасың, тезлән, обрезок, – дип, тез астына китереп типтеләр.

«Зевс» үзе Байназарга күзен дә сирпемәде: фәкать, чәйнәвеннән туктап, янындагы берәүгә мөрәҗәгать итте:

– Әйт, иртәгә өч «курчак» әзерләсен.

Байназар, боларны ишетеп торса да, ярдәмче аңа түкми-чәчми башлыкның сүзләрен җиткерде, үзеннән дә өстәде: вакытында китермәсәң, яулык бәйләтербез, обрезок, бавырыңны суырып чыгарырлар анда, ха-ха-ха!

Хикмәт шунда, өлкәнрәк яшьтәге тоткыннар, бигрәк тә мөселман халкы, юкны бар итеп булса да, мая туплаучан. Байназарның исә кесәсе такыр иде. Чөнки моңарчы киләчәк турында баш ватып азапланмады. Ашаталар-эчертәләр, җан саклау өчен шул җитмәгәнмени, дип уйлады.

Ул тагын бер мәртәбә «Зевс»ка күтәрелеп карады. Бер генә мизгелгә күзләре очрашты. Яшен тизлегендә башына уй бәрде Байназарның:  миңа охшаган лабаса бу! Яшь чагында килеш-килбәте, буй-сыны нәкъ шушы егетнеке кебек иде!

Уйлары ярты юлда өзелде Байназарның, чыбыркы белән сыдырып алгандай, күңеленә кайнар бер ук кереп кадалды. Иа, Аллам, юк, бу мөмкин түгел, юк, юк. Ул, үзен-үзе белешмәстән, изүен аерып ташлады, тик  җиңеллек килмәде.

– Булат… улым…– дип ыңгырашты ул һәм, киселеп ташланган агач кебек, йөзтүбән ауды.

 

* * *

Байназарны төрмә шифаханәсенә салдылар. Атна-ун көнен бик авыр ятты. Шулай да тырышты-тырмашты, тернәкләнде тәки. «Зевс»ның улы Булат түгеллеген дә ачыклады. Охшашлык кына булган икән. Сәламәтләнүенә, дарулардан битәр, шушы хәбәр күбрәк ярдәм иткәндер, мөгаен. Акыллы да, гадел дә, тәртипле дә аның Булаты! Улы белән элемтә тотмаса да, Байназарның нигәдер иманы камил иде моңа.

Тетрәнү чир-хаста гына түгел, ниндидер сафлану, хушлану да алып килде Байназарга. Ул үзе өчен һәр көнне ниндидер яңалык ача иде. Күптән, бик күптән көннең шушындый илаһи яктылыгын, кояш нурларының ана кулыдай йомшак-мәрхәмәтлелеген җаны, тәне белән тойганы юк иде. Күр, дөнья нинди ямьле икән, гүзәл икән! Ә ул аны ничәмә-ничә еллар сасы аракы сөременә, төрмә пычрагына буташтырып, танымаслык хәлгә китергән…

Кайчандыр үз дөньясы да бөтен иде ич, абруе бар иде, хөрмәт итәләр иде. Ни өчен шулай килеп чыкты әле бу, нигә соң ул ерып чыга алмастай сазлыкка тәгәрәде, нинди каһәр суккан кара мәче аның юлын кисте?

Уйлана-уйлана башы тубал була иде Байназарның. Ул инде тәүге көннәрендәге кебек ачыш-табышларына да куанмый башлады, кешеләрдән читләште, йомылды.

– Картлач, шөрепләрең бушап бара түгелме синең? – дип, бармагын чигә тирәсендә әйләндерде берсе ашханәдә.

Байназар аңа күтәрелеп карамады, ашавын дәвам иттерде.

– Әй, син…

– Юк нәрсәгә нервыңны бозма, – дип бүлдерде күршесен икенче тоткын, – беләсең килсә, «Зевс» колак пәрдәсен тишкән аның, ха-ха-ха…

Бот чабып көлештеләр. Һәм шушы көннән башлап тоткыннар аны үз исәпләреннән төшереп калдырдылар, башка бимазалаучы булмады.

Байназар үзен тынычлыкта калдыруларына шатланды гына, Бәхетенә, савыккач, шифаханәдә йомышчы итеп калдырдылар үзен. Элекке кебек йөзләгән кеше белән сафка тезелешеп эшкә йөрисе юк, қөнозын диярлек берүзе. Хәер, берүзе дип тә әйтеп булмый, һаман уйлары, хыяллары белән. Үз фаҗигасенең асылына төшенү теләге әнә шулай аңа һич кенә дә тынгы бирми иде.

Беркөнне шифаханә башлыгы Байназарга аш пешерү бүлмәсен тәртипкә китерергә боерык бирде. Еллар буе тупланган вак-төяк чүп-чар, череп, кыйшаеп беткән киштә-миштәләр күп иде анда. Болары аның үзләре аварга тора. Ә менә бармак калынлыгы юан тимердән эшләнгән зур су багын икенче ярустан төшерү өчен шактый баш ватарга туры килде Байназарга. Ахыры барыбер әмәлен тапты. Иң элек ике сүс арканны корыч боҗра ярдәмендә матчага беркетте, аннан соң бакның кырындагы уемнарына кертеп, арканнарны түшәмдәге тимер әрәтә (төрмә бинасында тимер буа буарлык!) аша үткәрде, очларын ныклап тәрәзә янындагы баганага бәйләп куйды. Жайланма әзер!

Арканнарны ипләп кенә бушата-бушата Байназар бакны идәнгә төшерде.

Аның ничек эшләвен башлык та күзәтеп торган икән.

– Вәйт, хитрый татарин, дип көлде ул, – Архимедтан ким җирең юк, ә беләсеңме ул нәрсә дигән? Нәрсә дигән әле, миңа таяну ноктасы гына бирегез, җир шарының астын өскә әйләндерә алам, дигәнме?

Бәндәгә дә шундый ук таяну ноктасы, терәк зарур икән ләбаса! Терәге нык, үз таяну ноктасын тапкан кеше тормыштагы зил-зиләләргә бирешми, аларны үткәреп җибәрә белә. Бар идеме соң Байназарның терәге?

Әлбәттә. Институтта укыды, белгечлек алды, мәктәптә эшли башлады. Болар терәк түгелмени? Терәк. Аннан китереп, гаилә! Нинди чибәр кәләш сайлаган иде бит ул. Улы! Кыйбласы исә, иң ышанычлы таяну ноктасы, бәхәссез, коммунистик аң иде. Бу аң кешене һәрвакыт хак юлдан гына йөртә, тайпылу-боргалануларга ирек куймый. Чөнки аннан да гадел, аннан да халыкчан аң башка юк! Байназарның канына ул шулай сеңгән иде. Партиягә дә гаризасын чын күңеленнән, әлеге аңга икеләнүсез инанган кеше буларак язган иде…

Нигә соң бу терәкләрнең нигезе черек булып чыкты, нигә алар аны тотып кала алмадылар? Терәкләр түгел, ихтимал, ул үзе черектер? Бәгъзе адәмнәр моннан да авыррак сынауларны җиңеп чыгалар ич. Димәк ки, язмыш! Ә язмыштан узмыш юк, диләр. Хикмәт, күрәсең, шунда. Алайса, язмыш дип, һәр нәрсәгә разый-бәхил булып, кул кушырып утырыргамы?

Байназар бу сорауларның очына чыга алмый азаплана. Берара ул, беткән баш беткән, үткәнне барыбер кире кайтарып булмый, дип кулларын да селтәп карый. Тик күңел түренә кереп оялаган ниндидер корт инде аңа тынычланырга ирек бирми. Ул искечә яши алмый иде инде. Шуның белән бергә, ничек итеп яңача яшәү рәвешен дә күз алдына китерми.

Байназар үзеннән-үзе уй-фикерләрен, төрмә китапханәсендә укыганнарын кәгазьгә төшерергә күнегеп китте, моның өчен яшел тышлы дәфтәр дә ачып җибәрде. Әлеге фәлсәфи дәфтәр тора-бара якын киңәшчесенә әверелде Байназарның. Иң көтелмәгәне шул иде: аның уй-фикерләре ни сәбәпледер дини тәгълимат тирәсендәрәк чуала икән ич! Әллә соң ышанычы шул якка авышамы, чын терәге шундамы?

«Ышануның, табынуның илаһи көче – өметтәдер, – дип башлана

күңел дәфтәрендәге беренче язма. – Өмет бу тарафта фәлсәфи агымны тасвирлый, үсеш, хәрәкәт мәгънәсенә ия. Хак, материалистлар да хәрәкәтне үсешнең төп алшарты итеп карыйлар. Ләкин яшәеш тәкъбирендә бу хәрәкәтне аерым буын белән чиклиләр. Бер җан туа, икенчесе мәңгелеккә эзсез югала. Әгәр шулай була калса, бу бик зур гаделсезлеккә китерер иде, өметсезлеккә, битарафлыкка юл ачар иде. Чынлыкта кеше бер дөньядан икенчесенә генә күчә, тән-гәүдәсе кала, җаны галәм киңлекләренә оча. Өметтән дә олырак көч юктыр».

Ә менә монысы – язмыш турында. Аның эзләнүләре язмыш «тозагы»ннан башланды да бит инде, гыйлемсезлек чын мәгънәсендә караңгы төн шул, язмыш җәһәтендә дингә күпме нахак бәла ягалар, саный китсән чутына чыгарлык түгел. Ә Коръәндә нәрсә диелгән? Анда әйтелгән: «Аллаһы тәгалә бер адәмнең дә хәлен үзгәртми, әгәр ул үзе моңа җиң сызганып тотынмаса». Димәк ки, язмышка салынып һични кылмый утыру үзе үк зур кимчелек.

Шәхси үзенә кагылган җөмләләрнең астына сызып ук куйган Байназар. Шуларның берсе: «Җәмгыять тә, партия дә кешене иләктән или. Бәндә абындымы, хәзер читкә тибәләр, ярдәмгә, шәфкатькә мохтаҗ вакытта тибәләр. Дин исә адәмне аермый. Ул аны ничек бар, шулай кабул итә... »

Байназар, менә шулай, әкренләп, күккә, бердәнбер ышаныч булырлык изге затка, үзе генә күзаллаган газиз рухка табына башлады. Төрмәдән котылгач та, туры Бохарага юл тотты, анда «Мир-Араб» мәдрәсәсендә каравылчы  булып ялланды. Буш вакытларында сабакка йөрде, үзлегеннән өйрәнде. Быел менә кайчандыр укытучы булып эшләгән Аюбаш авылына кийтты.

 

Кәбир бөлөн алар һич көтмәгәндә очраштылар. Улы Булат Түбән Камадан бүләк итеп телевизор китергән иде. Аны озатканда күзгә-күз бәрелештеләр. Булат утырачак автобустан нәкъ Байназарның каршысына чыгып басты Кәбир. Тазарган. Аркылысы-буе бер, муены җилкәсе белән тоташкан, итләч йөзендә соргылт күзләре генә сирпелеп тора.

– Исән-имин генә яшисеңме, Кәбирҗан, Аллаһы тәгаләнең кодрәте киң, гаиләңә тынычлык, үзеңә тән тазалыгы бирсен, – дип, иске дустына сәлам бирде Байназар. Ләкин тегесе кул сузмады, гадәтенчә, сөзеп кенә бер карап алды да ярып салды:

– Теге вакытта чын йөзеңне ачып бик дөрес әшләгәнмен, күптән җай эзләп йөри идем, очраттым менә, әйбәт булды.

Байназар, башына күсәк белән тондыргандай, өнсез калды. Ул, җүләр, күпме гомер теге ханымга политмәгариф бүлеге мөдиренә үпкәләп йөрде. Әле аны да очраклы хәл дип санады, янәсе, чәй эчәргә кергәч, көтмәгәндә тап булган. Тугры коммунист, райком хезмәткәре бу хәлне, әлбәттә, тиешле кешеләренә җиткерергә тиеш иде. Баксаң, ул бер кашыктан ашап йөргән якын дустының шикаяте буенча махсус килгән икән, укытучылар белән әңгәмә, чәй – болар барысы да театр уйнау гына булган икән.

И, Кәбирҗан, Кәбирҗан… Куеныңда кара елан йөрткәнсең бит! Хуш, миңа ачуың да булсын ди, тик нигә дип шушы кара эшкә башкаларны кушарга кирәк иде, үч алуның башка юллары да күп ич.

Байназар, Кәбир белән очрашканнан соң, атна буена үз-үзенә урын таба алмый йөрде. Якын кешеңнең хыянәтен белү, һай, авыр икән?! Хәтта Кәбирнең үлем хәбәрен ишетү дә аны бу авыр халәттән суырып ала алмады, рәнҗүе кара болыт шикелле баш очында тик асылынып тора.

Якын иде, бик якын иде бит Кәбир. Дөрес, баштарак үзен эре тоткан булды. Тик, Байназарлар өйләнешкәннән соң, үз язмышы белән килешкән, тынычланган иде.

 

Кинәт нидер чайкалып китте, морҗа зурайткыч пыяла аша караган шикелле озын баганадай сузылды-сузылды да, урталай бүленде, өй эче акшарланган морҗа кебек ап-ак балкыш белән тулды. Шул ук мизгелдә Байназарның колак төбендә вәгазь-нәсихәт яңгырады: үзеңнең дә сыналыр сәгатең сукты, и адәм баласы! Иң якын затыма иң авыр имтиханымны җибәрермен, дигән Ходай тәгалә, Коръән-кәримнән син моны үзең укыдың. Ә бүген кан кардәшеңнең җеназасына барудан баш тарттың, фани доньяның минутлык вәсвәсәсенә бирелеп, үз шәхесеңне, үз мәнфәгатьләреңне барысыннан да өстен куйдың. Кардәшеңнең гөнаһысын ярлыкау тәңребездән килгән бөек вазифа. Сиңа әлеге хакыйкатьне мәрхүмнең улы да җиткерергә тырышып карады, ләкин дә син аны кабул итмәдең. Акылыңа кил, үзеңнең үткән тормышыңны хәтереңә төшер…  

Булдымы әлеге хәл, юкмы, ихтимал, ул Байназарга шулай тоелгандыр гына. Әмма очкындай бу кайнар дулкын, очлы без шикелле, йөрәгенә кадалып торган үпкә-каргышларын үзе белән юып алып китте. Җиңеләеп калды Байназар, гүя, битеннән йомшак саба җиле сыйпап үтте, «Әлхәмдү иллаһи, күңелемә аң, тәнемә сихәт өрдең, и илаһым, моннан ары да рәхмәтеңнән ташлама», – дип пышылдады аның иреннәре.

…Кәбирне җирләп кайтканда да телевизоры эшләп тора иде әле.

 

Фото: tulachi.tatarstan.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас