Чәчмә әсәр
26 март , 05:25

Мәҗит НАРТАЙЛАКОВ. Аксак Тимернең шәхси табибы (3)

Менə шушы мəлдə юлчылар алдында кинəт ак бүре пəйда булган. Ул күздəн югалмыйча гына төньякка таба атлаган – гүя дə кешелəрне үзе артыннан əйдəп, ияртеп барган. Ыру ак бүре артыннан Уралтау буйларына килеп җиткəн. Ак бүре ничек пəйда булса, шулай кинəт кенə күздəн дə югалган.

Мәҗит НАРТАЙЛАКОВ. Аксак Тимернең шәхси табибы (3)Мәҗит НАРТАЙЛАКОВ. Аксак Тимернең шәхси табибы (3)
Мәҗит НАРТАЙЛАКОВ. Аксак Тимернең шәхси табибы (3)

* * *

Иртəнчəк томан төшкəн иде. Җылытып та җибəргəн. Кояш чыгып, Җаек ярларына сыенган куе томан толымнарын тарата-эретə башлады. Сəет Бəрəкə белəн Хаҗи, чыклы үлəндə эзлəр калдыра-калдыра, Бөек əмирнең чатырына атладылар.

Тимер ятагында утырып тора иде инде. Керүчелəрне күреп, елмаеп җибəрде.

– Аллаһыга мең шөкерлəр! – дип, гаҗəплəнеп əйтеп салды сəет Бəрəкə. – Сөбханалла, чыраеңа төс кунган.

– Карт атам ашарга да сорады, – дип, шатлыгын бүлешергə ашыкты Мөхəммəт-Солтан. – Бик тəмлəп тамак ялгап алды.

Авыруны төн буе саклап чыккан оныкны ял итəргə җибəрделəр. Хаҗи Əмирнең кан тамыры тибешен капшап карап, канəгать калды. Тезгə бəйлəгəн бəйлəвечне ачты. Шеш бөтенлəй диярлек кайткан, кызыллыгы кимегəн иде. Хаҗи яңа бəйлəвеч əзерлəде. Бу юлы май яшькелт-кара төстə иде.

– Менə, кичə əйткəнемчə, син бүген аякка баса аласың.

– Син, Хаҗи, тылсым иясе кеби! – Əмир Хаҗины мактап куйды. – Тыйб гыйлемен кайда өйрəндең?

Хаҗи кичə Бəрəкəгə сөйлəгəннəрне кыскача кабатлап чыкты.

Тимер аны игътибар белəн тыңлады да сорау бирде:

– Син кичə минем атам Таргайны белəм дидең. Бу хакмы?

– Əйе, бу хəл моннан егерме ел элек, Бохарада булды, – диде табиб.

– Остазым Фирузга Кеш белəн Бохара арасында яраланган күрекле яугирне китерделəр. Аның исеме Таргай иде. Без аның ярасын дəваладык, ул савыкты. Аны хəтеремдə тотуымның сəбəбе шунда ки, остазым аны Мəвəреннəһернең яңа хакименең атасы дип атады. Сүз синең хакта баргандыр дип уйлыйм, бөек əмир.

– Мең дə өч йөз җитмешенче елда Балхта миңа барлык билəр, ыру башлыклары ант тотты, мин бөек əмир булдым. Ə син нишлəп монда, ник Бохарада калмадың?

– Ун ел элек остазым вафат булды. Ул үзенең һөнəрен миңа васыять итеп калдырган иде. Əмма аңа килə торган авырулар мине ят иттелəр, үзсенмəделəр. Ил-ыруымны, атамны, туганнарымны сагынуым да көчле иде – мин туган җиремə əйлəнеп кайттым. Атамны тере килеш күрк язмаган – ул кыпчаклар белəн теге чактагы сугыштан, сөйгəн хатыны һəм мине – улын югалту кайгысыннан мантый алмый дөнья куйган.

– Батыр яугирлəрнең язмышы шулай була! – диде əмир.

Моңарчы эндəшми торган сəет Бəрəкə сорап куйды:

– Туган ягыңда ничек көн күрмешең?

– Үзем белгəнне кылам: чирле адəмнəрне дəвалыйм, үзем дə авылларга чыгам, чакырып та алалар. Кызыксынучан Бəрəкə сорый салды:

– Əйт əле, Хаҗи, сезнең халыкны ник “башкорт” дип атыйлар?

– Сүзнең төрлесен сөйлилəр. Миңа менə монсы ошый. Борын заманда төрки халык зур бер каганат булып бергə яшəгəн. Биш йөз ел элек төркилəр Сырдəрья белəн Амудəрья арасында гомер сөргəн. Мəвəреннəһер дə шул төбəктə. Үзара сугышлар еш булып торган, фарсылар, хазарлар да йөдəткəн. Ыруның аксакаллары киңəш-табыш итешкəннəр дə, иркен җирлəр эзлəп, Җидесу буеннан төньяккарак китəргə карар кылганнар. Бер кеше заты булмаган, мең ярым чакрымга сузылган Ач дала[1]ны кичү үтə дə авыр булган. Халык, билгесез авыр юлга алып чыкканнары өчен, аксакалларны тирги башлаган.

Менə шушы мəлдə юлчылар алдында кинəт ак бүре пəйда булган. Ул күздəн югалмыйча гына төньякка таба атлаган – гүя дə кешелəрне үзе артыннан əйдəп, ияртеп барган. Ыру ак бүре артыннан Уралтау буйларына килеп җиткəн. Ак бүре ничек пəйда булса, шулай кинəт кенə күздəн дə югалган.

Азсанлы чирмешлəрдəн башка кеше яшəмəгəн бу якларны аксакаллар үз иткəн һəм утырыр төяк итеп сайлаган. Безнең халыкның исеме дə шуннан алынгандыр дим, баш корт – баш бүре дигəнне аңлата булса кирəк, – дип, Хаҗи сүзен тəмам итте.

Сəет Бəрəкə уйчан гына:

– Төрки каганатның биш-алты йөз ел элек таралуы хакында минем дə Сəмəрканд, Бохара, Багдад китапханəлəрендə укыганым булды, – дип əйтеп куйды.

Алар ашыкмый гына əңгəмə корган арада əмир чатырында Тимернең угыллары, яраннары җыелып өлгерде. Хəле яхшырган əмирне күрүгə, йөзлəре шатлыктан кояштай балкыды. Тимер, сак кына атлап, угыллары белəн чатыр тирəсен дə урап керде. Əмирнең савыгуы турындагы хəбəр яшен тизлегендə бар чирүгə таралды.

 

* * *

Алдагы көндə Хаҗи яраны яңадан бəйлəде. Таһир һəм бүтəн табиблар, Тимернең якыннары канəгать иделəр – яра тирəсендəге шеш тə, авырту да беткəн диярлек, бəйлəвечтə эрен дə бик аз. Хаҗи рөхсəте белəн əмир аягына басты. Берничə адым атлап карады – авырту сизелсə дə, түзəрлек иде.

Бу сөенечтəн, Тимер хəрби башлыкларны чакырырырга һəм кичекмəстəн юлга əзерлəнергə боерды. Моны ишетеп, Хаҗидан башкалары һəммəсе дə канатланып киттелəр.

– Бөек əмир, синең хəлең юк, бераз ял итəргə кирəкмəс идеме икəн?

Əмир үзенə каршы төшкəнне яратмый иде, кашлары җыерылды. Əмма тыныч кына:

– Без болай да монда бик күп вакытны югалттык. Туктамышның күзəтчелəре безнең турыда хəбəр илтеп җиткергəннəрдер инде. Ул башкаларны үз ягына аударып бетергəнче, ашыгырга тиешбез. Ə син, əгəр чынлап та, минем саулыгым өчен кайгырасың икəн, əйдə, минем белəн!

Хаҗи, дəрəҗəсен төшерми генə, җавап бирде:

– Биредə минем туган-тумачам калмады, мине тотар тамырларым юк, юл йөрергə яратам. Сине дəвалауны да туктата алмыйм. Тəкъдимеңне рəхмəт белəн кабул итəм.

– Ул чакта мин сине үземнең табибым дип игълан итəм! – диде Тимер, тантаналы тавыш белəн.

Хаҗига усалрак карашлар ташлаган, əмма сүз дəшмəгəн Таһир табибтан башкалар əмирнең карарын хуплап каршы алдылар...

 

Автордан тарихи белешмə

Аксак Тимер 1391 елның гыйнварында ук Җучи олысына[2] яу чабарга карар кыла. Сəбəбе – Аксак Тимернең шəкерте һəм үзе тəхеткə утырткан Туктамышның хыянəте.

1360-70нче еллар Алтын Урда өчен болгавыр, тынычсыз чор була. Тəхеткə килгəн Мамай хан үз хакимлеген ныгыту өчен дошманнарын гына түгел, бөек хан тəхетенə дəгъва кылучыларны да юк итə. Чыңгыз нəселеннəн Җучи улы Туй-Хуҗа нəкъ шулай үтертелə. Аның улы Туктамыш 1376 елда Урта Азиягə кача һəм бөек əмир Тимер сараена килə. Аксак Тимер аны хөрмəт белəн каршы ала һəм башкаласы Сыгнакта булган Ак урдага хан итеп куя. Аксак Тимер Туктамышның Ырыс-ханга, аның угылы Тимер-Мəликкə, Мамайга каршы сугышларында ярдəм итə. Туктамыш белəн Мамай 1380нче елда бəрелешə. Шушы ук елны Куликово сугышы да булып, урыс кенəзе Дмитрий Мамай хан гаскəрлəренə зур зарар сала. Көзен исə Туктамыш, Мамай гаскəрлəре калдыкларын юк итеп, Кырымны буйсындыра. Алтын Урда белəн Ак Урданың бөек ханы исемен яулаган Туктамыш 1382 елда Мəскəүне ала. Аннан инде аның карашы бай Азəрбəйҗан һəм Иран ягына төбəлə. Əлбəттə инде, Туктамышның хəрби уңышлары Аксак Тимернең ярдəменнəн башка була алмаган.

Бу вакытта Аксак Тимер дə Иран һəм Кавказ халыкларына яу чаба. Азəрбəйҗанда Тимер белəн Туктамышның мəнфəгатьлəре кисешə. Нəтиҗəдə, Алтын Урда ханына Иранга юл ябыла. Аксак Тимер Кавказ һəм Якын Көнчыгышта ныгынганчы, Туктамыш остазының дошманнары – Хəрəзем һəм Үргəнеч хакимнəре белəн берлəшеп, 1388 елда Тимернең туган иленə – Урта Азиягə басып керə, Мəвəреннəһернең берничə шəһəрен талый. Тимернең кайтып килүен ишетүгə, үз далаларына чигенə.

Тимер Туктамышның хыянəтен кичерə алмый, шул ук вакытта, кызып, дошманын эзəрлеклəргə дə тотынмый. Тəүдə ул, 1389 елда, Хəрəзем белəн Үргəнечне җир белəн тигезли. Аннан ел дəвамында яуга əзерлəнə: меңəрлəгəн яугир туплый, азык-төлек əзерли, гаскəр барачак юллар, шул төбəклəрдəге ел мизгеллəре, хəтта киеклəр, кошлар турында мəгълүмат туплый. 1391 елның февралендə гаскəр юлга кузгала.

Төрки халыкларның уртак əдəби ядкаре “Идегəй” дастынында Тимернең Туктамышка дəгъва-талəбе мондыйрак гəүдəлəнеш таба:

 

“Ул дəрья да бу дəрья,

Ул дəрьядан Сыр-Дəрья,

Сыр-Дəрьядан – Сəмəрканд,

Сəмəркандта утырган

Əмир Бырлас Шаһ Тимер[3]

Туктамышка хат бирде.

Ул хатында бу диде:

“Җаектан ашу[4] Күк Түбə,

Күк Түбəдə ак сарай;

Анда утырган Туктамыш –

Ул Туктамыш син булсаң,

Кур[5]ымны эчкəн син булсаң,

Сине баккан мин булсам,

Тугры[6]ңа кунган Төкле Аяк

Тугыз йортка дан булса,

– Аны миңа тапшыргыл”.

 

Тимернең ике йөз меңлек гаскəре Сəмəркандтан тəүдə – Ташкентка, аннан – Отрарга, аннан Сыр-Дəрьяның көнчыгыш яры буйлап төньякка карап юл тота. Ач дала аша үтеп, Тубыл елгасы һəм Олы тау буена килеп чыккач, көнбатышка борыла, Көньяк Урал тауларын үтеп, Җаекның уң ярына төшə. Биредə Аксак Тимер биек таш плитə яздырта. “Мин, Мəвəреннəһернең бөек əмире Тимер, ике йөз меңлек чирү белəн Туктамыш ханга барам“[7]. Тимернең гаскəре Җаек яры буйлап Иделгə, Болгарга юл тота.

1391 елның 18 июнендə Кондырча елгасы буенда Аксак Тимер белəн Туктамыш ханның чирүлəре очраша. Канлы сугыш, өч көн дəвам итеп, Аксак Тимернең җиңүе белəн тəмамлана.

Русчадан Д. Булатова тəрҗемəсе.

 

[1] Ач дала – Казахстан далалары.

[2] Җучи олысы – XIV йөздə Алтын Урда.

[3] Шаһ Тимер – Аксак Тимер.

[4] Ашу – ары.

[5] Кур – кымыз ачыткысы.

[6] Тугры – ау кошын кундырып йөртə торган агач, тургач.

[7] Бу плитə бүгенге көндə Эрмитажда саклана.

Фото: Freepik.

Мәҗит НАРТАЙЛАКОВ. Аксак Тимернең шәхси табибы (3)
Мәҗит НАРТАЙЛАКОВ. Аксак Тимернең шәхси табибы (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас