Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 март , 20:27

Марат ӘМИРХАНОВ. Саба җиле. Хикәя (Башы)

Зөбәрҗәткә игътибар итмәскә тырышты Байназар, вәгъдәсендә торыр өчен бөтен көчен куеп карады. Ләкин сылу кызлар өчен нәкъ менә битарафлыкның ин зур җәза икәнлеген белми иде әле ул.

Марат ӘМИРХАНОВ. Саба җиле. Хикәя (Башы)
Марат ӘМИРХАНОВ. Саба җиле. Хикәя (Башы)

Шап итеп, бәләкәй капка ачылды. Байназар, бур кешедәй тәшвишләнеп, тәрәзәгә күз салды, җәһәт кенә барып телевизорны сүндерде. Экран, болыт эченә кергән кояш кебек, бераз тоныкланып торды, аннан соң бар яктысын бер ноктага җыеп, кайнар һәм караңгы кочагына яшерде.

Байназар – телевизорга мөкиббән киткән бер бәндә, – буш вакыты чыктымы, шул әрҗәгә каплана. Гайбәтеннән генә шикләнә, шуңа күрә капкасына да олы сиртмә куйдырды, кыңгырау кебек, кеше кергәнне хәзер хәбәр итә. Ә кеше күп килә, танышы да, таныш түгеле дә. Әлеге җирән чәчле егетне дә танымый торды.

– Түрдән уз, улым, дога кылып алыйк, соң сөалеңне ирештерерсең, китап кабалануны хуп күрми.

– Алай озаклап торырга вакытым таррак шул, бүген төнлә әткәй вафат булды бит әле…

Йомышчының тавышы утка тигән балавыз шикелле йомшап китте. Байназар да, авыз эченнән нидер укып, учлары белән битен сыйпап куйды. Егетнең миһербанлыгы, кече күңеллелеге ошый иде аңа. Хәзерге яшьләрнең бәгъзеләре ата-аналарын хөрмәтләү түгел, җирләргә дә кайтмыйлар.

– Иншалла, улым, әткәң картның урыны оҗмахта булыр, мондый итагатьле бала тәрбияләгән ата дөньялыкта кешеләргә рәнҗү салмагандыр, шәт.

– Әткәебез бик гадел кеше иде…

– Бик шулайдыр, балам, бик ышанам, кем атлы иде соң әткәң, кайсы авылныкы?

– Үзебезнең авылныкы инде, Аюбашныкы. Кәбир Зиннәтуллин.

– Кем-кем?

– Кәбир Зиннәтуллин, элекке мәктәп директоры.

Байназарның йөзенә сары төс көгерде. Үзе нидер әйтергә тели, ләкин калтыранган иреннәре арасыннан пыш-пыш итеп һава гына чыга иде. Ниһаять, иреннәре дерелдәүдән туктады:

– Каргыш шулай ул, искәрмәстән суга, – дип, ниндидер үзенекенә охшамаган тавыш белән кеткелдәп көлде ул. – Инде мин кирәк булдым мени?

Байназар кан тамырлары бүртеп торган какча йодрыгын егетнең борын төбенә китереп терәде.

– Соңгы юлга озатканда кешеләр бәхилләшә түгелме, Байназар абзый, – дип, егет тыныч кынаның йодрыгын читкә этәрде, – ялгышмасам, дин үзе дә шуңа өнди.

– Дин, дин, – дип мыгырданды Байназар. – Мин аны бәхилли алмыйм, аңлыйсыңмы, бәхилли алмыйм! Кәбирнең улы чыгып киткәч тә ул әле гәүдәсен туп шикелле ишекле-түрле очыртып йөртте, тик барыбер тынычлана алмады; ахырда, телевизорын тоташтырып, экранга бик озак текәлеп утырды, Ләкин телевизорда барган хәлләр бу минутта аның өчен ачыган аш кебек кенә иде.

 

 

* * *

Байназарны, Минзәлә педучилищесын тәмамлагач, Аюбаш мәктәбенә укытучы итеп билгеләделәр. Ул вакытта югары мәгълүматлы укытучылар  җитешми иде. Ихтимал, Алабуга укытучылар институтының табигать фәннәре факультетына читтән торып укырга керүен дә исәпкә алганнардыр. Теләүчеләрне чыгарылыш имтиханнары билгеләре буенча институтка теркәү гадәте бар иде.

Кәбир мәктәптә икенче елын эшли иде инде. Шуңа күрәме, яшь укытучы алдында үзен бик һавалы тотты. Танышуга ук, нигәдер, Байназарны бәдрәфкә алып керде дә колагына кайнар тынын өрде:

– Син кем төркеменә керәсең, директорныкынамы, завучныкынамы? – диде.

Байназар аптыравыннан җилкәләрен сикертте: ул монда эшләргә килде, төркемнәргә бүленеп ызгышырга түгел.

– Их, син пешмәгән бәрәңге, – дип мыскыллап көлде Кәбир.

– Син үзең кем яклы соң?

– Башың яшь, энекәш, – диде Кәбир, серен ачмады. Ләкин сүзе бетмәгән икән әле, күзләренең аклары белән Байназарга бер карап алды да теш арасыннан төтен чыгаргандай битараф кыяфәт белән кисәтте:

– Монда Зөбәрҗәт исемле бер туташ бар, череп таркалган мещанка, алай-болай тырнагына эләгә күрмә. Вообще, борыныңны сузма, мин бойкот игълан иттем аңа.

Шушы бер-ике минут эчендә Байназар мәктәп, авыл турында шактый күп белешмә алды. Хак идеме алар, юкмы, – монысын киләчәк күрсәтер. Тик шунысы ачык: аның әле кызлар артыннан йөрергә дә, коллективның ызгыш-талашында катнашырга да исәбе юк. Әйбәт кенә эшләп өс-башын юнәтү, әнисен сыерлы итү, институтны бетерү – бу инде күптән билгеләнгән максат иде.

Зөбәрҗәтнең үзен күргәч, бу уйлары тагын да ныгый төште. Ник дисәң, мондый чибәр, мондый кәттә кызны карату бу хәлендә, бик нык теләгән очракта да, кулыннан килә торган эш булмас иде. Һәм ул шуны да аңлады: байкотны, Кәбирдән битәр, кыз игълан иткәнгә охшый. Чөнки, үзен эрегә санап йөрсә дә, Кәбирнең килеш-килбәте мактанырлык түгел иде, тәбәнәк гәүдәле егетләрне кызлар өнәп бетерми бит ул.

Байназар баштанаяк эшкә чумды. Яшь кеше, ир кеше, дип, аңа мәктәп яны бакчасын да сылап куйдылар. Карышмады, азмы-күпме акчасы да киләчәк бит әле аның. Кәбир, педсоветтан соң, мыскыллап, аның кулын кысты: әйттем бит, башыңа менеп атланачаклар, дип; күрерсең, монысы – баласы гына…

– Кемдер эшләргә тиештер ич инде анда.

– И-и мескен! Ат, әнә, гомере буена эшли, рәхәтен генә күрми.

Чыннан да, бакча бик мәшәкатьле булып чыкты, дәрес бирүгә караганда күпкә авыр иде анда эш оештыруы. Балалар бил бөгәргә әллә ни ашкынып тормыйлар, класс җитәкчеләре ярдәм итми. Еллар буена бакчада бернинди тәҗрибә эшләре үткәрелмәгән, укытучылар җиләк-җимешен үзләренә җыеп алганнар да, шуның белән шул. Байназар бу гадәткә чик куярга теләгән иде дә, каршы төштеләр, бигрәк тә директор хатыны чыгырыннан чыкты. Директор үзе дә:

– Хәмидә апаңның ачуын чыгарма, андый чакларда бик яман ул, дип кисәтте. Ләкин аның үзен, киңәшмә саен, бакча өчен тәнкыйтьлиләр иде. Шуңа күрә яшь укытучыга ярдәм итәргә кирәк тапты. Ә Байназарда үҗәтлек җитәрлек иде, бакчада эш тәки акрынлап җайга салына башлады.

Бер уңайга китсә, китә бит ул. Һич көтмәгәндә Зөбәрҗәт белән аралары ялганып куймасынмы! Дөрес, чибәр кызлар белән бәйләнешкә керүнең куркыныч икәнен белә иде ул. Дусты Исламны, әнә, берсе коры күмергә калдырып яндырды да, бер түрә малаена ияреп, Казанга элдертте. Байназар дустын суга ташланганда чак тотып калды, Тик йөрәк үзенекен итә, каһәр, җигелмәгән тай кебек бит ул, тыймалы гына түгел.

Зөбәрҗәткә игътибар итмәскә тырышты Байназар, вәгъдәсендә торыр өчен бөтен көчен куеп карады. Ләкин сылу кызлар өчен нәкъ менә битарафлыкның ин зур җәза икәнлеген белми иде әле ул.

Көннәрдән беркөнне кичкырын Зөбәрҗәт үзе биология бүлмәсенең ишеген ачып керде. Байназар күп вакытын шунда уздыра, дәресләренә дә кабинетта әзерләнә, фатирына йокларга гына кайта. Арыган арада мандолинасын кулына алып күңелен юата. Кыз кергәндә дә, мандолинага кушылып, яраткан җырын көйли иде:

Исле гөл исле була,

Яран гөл төсле була,

Сагынганда айга карыйм,

Гел синең төсле була…

Зөбәрҗәт кулларын чәбәкләде:

– Менә нинди талант яшеренеп ята икән безнең биология кабинетында! – диде ул, тигез ак тешләрен күрсәтеп. – Тавышыгыз шундый йомшак, моңлы…

Байназар, гаепле кеше кебек, кызарып чыкты, ни әйтергә белми аптырап торды. Тавышы бик көчле булмаса да, килешле иде, моны ул үзе дә белә, мандолинаны да шактый оста чиертә. Ләкин җырны да, уенны да ялгызы калгач кына, үзе өчен генә башкара.

– Гафу итегез, мин сезне күрмәдем, – диде ул, аклангандай. Әйтерсең лә, ниндидер ярамас эш кылган иде.

– Сез үзегез кичерегез, зинһар, ишек янынынан тыныч кына үтеп китә алмадым. Тагын җырлагыз, ә?!

Зөбәрҗәт, күзләрен сабый бала кебек мөлдерәтеп, егеткә карады. Байназар бу караштан эреде дә төште, күңеленә беркетеп куйган эшләре дә, күз уңында, уенда тоткан максат-планнары да җил очырткан төтен кебек «ә» дигәнче юкка чыкты.

Әйе, Зөбәрҗәт аны ихтыярсыз бер затка әйләндерде дә куйды. Әнисенә сыер алып бирү дә чынга ашмас, ерак бер хыял гына булып калды. Киресенчә, туй мәшәкатьләренә дип, әни-сеңелләре үзләре болай да юка янчыкларын чишәргә мәҗбүр булдылар.

Кәбир дә өйләнде. Үзе кебек үк түгәрәк йөзле фельдшер кызны эләктереп алды. Барышып-килешеп яшәделәр, бүлешәсе нәрсә калмаган иде инде. Һәркайсы, үзенә тигән хак өлешеннән риза-бәхил булып, тормыш сукмагына аяк басты. Һәрхәлдә, Байназар шундый фикердә иде.

 

* * *

Бервакыт Байназарны райкомга чакыртып алдылар. Калын иренле, сирәк тешле секретарь аның белән бик дустанә сөйләште.

– Мәктәптә хәлләрегез ничек дип сораштырып башыңны катырып тормыйм, туганкай, диде ул. – Безгә хәл күптәннән ачык. Әлегә җүнле кешесе генә чыкмый торды. Икеләнеп-микеләнеп торма, ал кулыңа дилбегәне.

Байназар маңгаен учы белән сыпыргалап алды. Мондый тәкъдимне көтмәгән иде ул.

– Җә, туганкай, ничек?

– Ни әйтергә дә белмим бит әле, иптәш Хөснуллин.

– Курыкма, барыбыз да шулай башладык, минем үземне менә егерме яшемдә директор итеп куйдылар. Иң мөһиме – катгый тәртип, «директор» дигән сүздән бөтенесенең коты алынып торсын.

Секретарь, майланмаган арба кебек шыгыр-шыгыр килеп торган форточканы ябып, элмәккә каптырып куйды да урынына утырды:

– Онытып та җибәргәнмен, кандидатлык стажың ничек бара, бетәме әле? – дип сорады.

– Җыелыш булды инде, кабул иттедәр, райком бюросы нинди фикергә килер бит…

– Анысына борчылма, үзеңне партия члены итеп саный аласың.

Бу көнне кичен кечкенә мәҗлес сыманрак нәрсә җыеп алдылар. Уллары Булатка бер яшь тулган көн иде. Байназар районнан кайтканда, мәсьәлә тәмам хәл ителми торып, әлеге тәкъдим турында беркемгә дә әйтмим дип үз-үзенә сүз куйса да, бераз төшереп алгач, капчыгын төбеннән үк селекте дә ташлады. Ләкин Кәбир бу хәбәрне бик тыныч кабул итте, күптән кирәк иде, дип кенә куйды. Байназар исә сүзен һаман шул якка каера, мактанасы, үзен күрсәтәсе килә. Шулай булмыйча, мәктәп директоры булу уен эш түгел, бик зур дәрәҗә, бик зур ышаныч бит. Дусты шуны да аңларга теләми, Булат булса, шул җиткән аңа: шаярышырга тотындылармы, бер-берсеннән аерырмын димә. Әле ат, әле фил, әле паровоз булып кыланды Кәбир бу кичтә.

– Безнең әтиебезнең улы белән болай уйнашырга вакыты юк, бакчасыннан аерыла алмый, – дип, иренә төрттереп алды Зөбәрҗәт.

– Моннан соң гүпчем дә өйгә кайтып кермәс әле, – дип көлде Кәбир.

Шушы көннән башлап Байназар хыял дәрьясында йөзде. Көне көн, төне төн түгел, гел шул хакта уйлана. Нинди генә планнар кормады ул, алар тормышка ашса, мәктәп республикада беренче урынга чыгарга тиеш иде.  Ләкин атна-ун көннән бу күтәренке халәт күңел төшенкелеге белән алышынды. Чөнки районнан бер кәбәр дә юк иде. Әллә кире чигенделәр инде, дип борчылды Байназар. Алайса, ымсындырмаска иде. Ихтимал, ҷыннан да, бу вазифага лаек түгелдер ул. «Ай-һай нәфесең, – дип үз-үзеннән көлде Байназар, – беткән иде ди синең ишеләр!» Кәбиргә ни әйтергә  менә, портфельсез министр, дип ирештерер инде. Их, бу телне, кирәкмәгән чакта чишелеп, ярага тоз салды бит, каһәр!

Дөрес, мәктәптә политик мәгариф кабинеты мөдире булып китте. Тик ул үз вазифасына караган эшләр белән генә шөгыльләнде, укытучыларның сәяси белемнәрен күтәрү, укучыларга коммунистик тәрбия бирү мәсьәләләре белән генә кызыксынды. Байназар белән дә очрашты. Озак кына сөйләшеп утырдылар. Әңгәмә төгәлләнгәч, сәгатенә карап, уены-чыны белән әйтеп куйды вәкил:

– Өйлә вакыты үтеп киткән, ә авызга бер кабым ризык кергәне юк, язвәләрең азар монда.

– Әйдәгез соң, безгә кайтыйк, – дип урыныннан торды Байназар.

– Зур комачау ясамаммы, иптәшегез ачуланмасмы соң?

– Юкны сөйләмәгез, зинһар, үзегез генә гаеп итмәгез.

Райком вәкиле җиңел аралашучан ханым иде, Зөбәрҗәт белән дә бик тиз уртак тел тапты. Булат чат ябышты үзенә, тәмам дуслаштылар.

Шуннан соң озак та үтми райком бюросына дәштеләр. Беренче секретарь аңа алтын кысалы күзлеге аша бик озак сынап карап торды, Байназарның тез аслары калтырап китте, әйтерсең лә зур җинаять кылган да суд алдында хөкем карарын көтеп тора.

 – Сәфәров, сез нинди җәмәгать эше алып барасыз? – Тәүге сорау шушы иде. Аны прокурор бирде.

Байназарның авыз эче кипте, телен әйләндереп ник бер сүз әйтә алсын. Ул, ниндидер яклау өмет итеп, идеология секретарена күз төшерде. Ләкин тегесе аның карашын кабул итмәде, башын иеп, алдындагы кәгазьгә нидер язып куйды. «Бюро шулай шомлы үтә, ахры», – дип уйлады Байназар.

– Сорау аңлашыламы? – дип сорады Беренче. – Сузмагыз, безнең эш болай да муеннан.

– Белем» җәмгыятен җитәклим…  

– Үзегез нинди тематика алып барасыз?

– Атеистик темага, йолалар һәм традицияләр турында лекцияләр укыйм.

Беренченең йөзе буйлап ниндидер сызыклар йөгерешеп узды, ләкин елмаямы, ризасызлыгын күрсәтәме – тәгаен гына аңларлык түгел иде.

– Партиядә икейөзле кешеләр тора аламы, ничек уйлыйсыз, Сәфәров?

– Бу мөмкин түгел!

– Без дә шундый фикердә.

Секретарь мәктәпкә килеп киткән вәкил ханымга ым какты.

– Улларын сөннәткә утыртканнар, Мәгъсүм Шакирович, – диде тегесе. Үзем күреп кайттым.

– Шушымы сезнең материалистик караш? – дип тавышын күтәрде Беренче.

– Һәр халыкның үзенә генә хас гореф-гадәтләре була, – дип аңлатырга тотынды Байназар, ул үзен дәрестәге кебек иркен хис итә иде инде. Әйтик, исем кушу, нәүрүз бәйрәмнәре… Сөннәткә утыртуны да шуларның берсе, дип саныйм. Боларның дингә дә, материализмга да катнашы юк.

– Комган, кәләпүш белән кешелекнең якты киләчәге – коммунизмга бармакчы инде, алайса? – Беренче үзенең белдеклелеген бюро әгъзаларына да юллый иде. – Коммунистик җәмгыять төзү процессында, – дип дәвам итте ул. – Милләтләр дә, телләр дә берләшәчәк, гадел җәмгыятьтә чуарлык булмаска тиеш, без искелек калдыкларыннан тулысынча азат булган яңа кеше тәрбияләргә бурычлы. Ә сез, иптәш Сәфәров, татарның иске реакцион гадәтләрен, ярым-йорты телен коммунизмга сөйрәп алып кермәкче буласыз. Халык үзе дә болардан ваз кичә ләбаса. Татар теленең Минзәлә күперен узгач кирәге калмый, дип сөйлиләр районда, шуны да ишеткәнегез юкмыни соң сезнең?

Секретарь, нотыгын төгәлләгәч, ертылган чүпрәк кебек кыйшайган йөзен идеология секретаре ягына борды:

– Каян табасыз шундый надан укытучыларна, һич аңламыйм.

– Мәгъсүм Шакирович, – диде тегесе ниндедер ялагай кыяфәт белән, – замечаниегез бик дөрес, гаебебез зур, әмма аны төзәтергә көч тә, тырышлык та җитәрлек бездә. Сәфәровка килгәндә исә, мин бюро членнарын аның ише кеше белән бөек Ленин партиясен пычратмаска өндәр идем. Иң куркынычы, Мәгъсүм Шакирович, шунда, бу адәм чын-чынлап мәктәп директоры постын яулый башлады. Партияне ул үзенең шәхси карьерасы өчен файдаланмакчы иде. Юк, бу барып чыкмас!..

 

(Ахыры бар.)

 

Фото: tatar-congress.org

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас