(Дәвамы.)
– Аягың шул чактан бирле авыртамы? – дип сорады Хаҗи. – Гелме, əллə инде вакыт-вакытмы?
– Гел сызлап тора, кайчак бик нык авырта. – Əмир авыз чите белəн көлеп, өстəп куйды:
– Миңа шуңа күрə Аксак Тимер дигəн ат тактылар да инде, фарсыча – Тимерлəң.
– Тезең элек тə шулай нык шешə идеме?
– Əйе, яу чапканда, күп йөрергə туры килгəндə. Элек җөйдə төзəлми торган ярасы да бар иде. Менə монда. – Əмир бармагы белəн җөйгə күрсəтте. – Тезем шешкəндə, бу хəл елына ике кабатлана, табибларым үлəннəр ябып эренен чыгаралар. Былтыр юл йөрмəгəч, ярам бетəште, ачылмады. Тик хəзер менə... Бу кадəр сызлаганы бер дə булмагандыр...
* * *
Хаҗи яңадан əмирнең тезенə күз салды һəм:
– Синең тез өсте сөягең ялкынсынган, буынга да төшкəн, – диде.
– Акыл сатма! – диде шулчак Гомəр шəех, тавышын күтəрə биреп. – Əйт, ярдəм итə аласыңмы, юкмы?
– Əйе, моның өчен эренне агызырга кирəк. Тик минем кирəк-ярак, дарулар салган капчыгымны сезнең кешелəрегез алып калды.
Гомəрнең чыгып сакчыга нидер боеруы булды, чатырга əмирнең баш табибы Таһир ибн Госман, Тимернең икенче угылы Миран-шаһ һəм яраткан оныгы Мөхəммəт-Солтан – өлкəн угылы мəрхүм Җиһангирнең олы угылы – килеп керделəр. Оныгы, йөгереп килеп, бабасын кочаклап алды.
– Атам, – диде Миран-шаһ, – безнең табибларыбыз бу башкортның капчыгын күздəн үткəрделəр. Анда агу-фəлəн юк. Ə кораллары арасында Таһир белмəгəннəре дə бар.
– Ни əйтерсез? – диде Тимер, Хаҗи тарафына ымлап. – Ягез, кем? Таһир ибн Госман бер адым алга чыкты.
– Шаһым, бу дала кыргые нишлəргə җыенадыр, тик аңа ышаныч юк. Аңа башка эшлəр кушарга була: чирүдə авыру атлар бетмəгəн.
Көтмəгəндə, Мөхəммəт-Солтан башкортны яклап чыкты:
– Картəти, кума аны. Ул минем белəн озаклап сөйлəште. Ул əйбəт, акыллы!
Угылларның йөзлəре караңгы иде, алар бер сүз дə дəшмəделəр. Тимер остазына сораулы караш ташлады. Зирəк Бəрəкə аңа нинди җавап кирəклеген күз карашыннан ук аңлап алды.
– Йөрəгем шулай куша: сиңа, Аллаһка тапшырып, бу кешегə ышанырга кирəк. Миңа ул ышанычлы күренə.
– Шулай булсын, – диде Тимер акрын тавыш белəн. – Əйт, ни кирəк?
Хаҗи өйрəткəнчə, чатыр эчендə əзерлек башланды. Казанда су кайнаттылар, бакыр табак китерделəр. Əмирнең икенче табибы Мөхəммəт бин Якупны үлəннəр җыярга җибəрделəр. Хаҗиның капчыгындагы коралларны чыгарып савытка тезделəр. Алар арасында эреле-ваклы көпшəлəр, келəшчəлəр, төрле рəвештəге һəм озынлыктагы инəлəр, юка йөзле, тоташ саплы сəер пычаклар бар иде.
– Болар сиңа нəрсəгə? – диде Таһир, аптырап, сагаеп.
– Бу пычаклар Бохарада ясалган, Əбүгалисинаның сызымнары буенча, – диде Хаҗи.
Таһир ышаныр-ышанмас кыяфəттə иңнəрен сикертсə дə, берни дə əйтмəде. Аңа да эш табылды – Хаҗи аңа бакыр табакта кирəкле коралларны кайнатырга кушты.
Ниһаять, əзерлек эшлəре тəмам булды. Хаҗи чатырдагыларны чыгарып җибəрмəкче булса да, барысы да калу өчен сəбəп тапты: кемдер табибны карап-күзəтеп торырга ниять корды, кемнеңдер əмиргə көч биреп торасы килде, кайсысының кызыксынуы үтə көчле иде. Тимер арыган кыяфəттə кул гына селтəде:
– Əйдə, курыкмасалар, карасыннар. Хаҗи, Аллаһы Тəгалəдəн ярдəм сорап, дога кылды, кулларын əйбəтлəп юды да Тимернең тезенə ниндидер эретмə сөртте.
– Бөек əмир, бик нык авыртачак, түзəргə туры килер. Син батыр кеше – түзəргə тиешсең. Ошбу төнəтмəне эчсəң, авыртуың кими төшəр. Төнəтмəле савытны Таһир җитез генə элəктереп алды да борынына китереп, иснəп, аннан инде тəмлəп карады, шуннан соң гына əмиргə сузды:
– Əйе, авыртуны баса торган үлəн, эчə аласың, əмирем.
Тимер, даруны йотып, башын мендəргə салды.
Хаҗи үткен пычакларның берсен алды да, өйрəнелгəн, оста хəрəкəт белəн тез өстендəге тирене җөй тирəсеннəн тирəн итеп ерып җибəрде. Əмир дертлəп куйды, əмма аның кысылган иреннəреннəн бер сүз дə чыкмады. Хаҗи ярага улаксыман бер көпшəне кертте. Əмир тешлəрен шыгырдатып кысты, дəшмəде, бары тик маңгаена эре-эре тир тамчылары бəреп чыкты. Ярадагы көпшə эченнəн эрен күренде. Табиб, тез буынына басып-басып, җыелган эренне сыгып чыгара барды.
Бу хəллəрне күзəтеп торган йомшаграк күңелле Миран-шаһ һуштан язып егылды, аны чатырдан күтəреп алып чыгып киттелəр. Кечкенəрəк колаша көпшəдəн аккан сасы исле эрен, кан белəн тулды. Хаҗи, ярага яшькелт майлы чүпрəк бəйлəп, эшен тəмам итте.
Барысы да җиңел сулап куйдылар. Табиб əмиргə сүз катты:
– Хəлең ничек?
– Башта авыртса да, хəзер сулкылдап сызлаганы кими төште. Мин аякка да баса алырмын сыман.
– Юк! – диде Хаҗи, катгый итеп. – Бүген ятарга гына! Ə менə иртəгə торырга ярар.
Шулай аерылыштылар. Карт атасына иптəшкə Мөхəммəт-Солтан калды. Хаҗи оныкка баягы ачы төнəтмəне калдырып, вакыт-вакыт əмиргə эчереп торырга киңəш бирде.
Шикчел Таһирның исə ярага ягылган майның нəрсəдəн эшлəнгəнен белəсе килə иде. Хаҗи аны испəрəк[1] белəн дуңгыз маеннан ясавын əйтте. Таһир бер сүз дə дəшми, майның калдыгын үзе белəн алды.
Хаҗины исə, кызыксынулы карашлардан, күптин-күп сораулардан аралап, сəет Бəрəкə үз чатырына алып китте.
* * *
Сəет Бəрəкəнең чатыры əмирнекеннəн ерак түгел иде. Эче шактый бай күренə: күрəсең, шəкерт үзенең остазына хəерхак мөнəсəбəттə. Тəбəнəк сəкелəргə, хəтта ки аяк астына да фарсы келəмнəре җəелгəн. Зур сандыкның тышында алтын бизəклəр, аның янында кытай чынаяклары. Сабында асыл ташлар ялтыраган кылыч эленеп тора. Кергəн җирдəрəк көмеш бизəкле затлы ияр ята.
Бəрəкə Хаҗины аш əзерлəнгəн сəкегə чакырды. Сый-хөрмəт мулдан иде: таудай өелгəн сарык, ат ите, хуш исле корытлы шулпа, яшелчə-җимеш – җаның ни тели! Алар сыйланырга кереште, Хаҗи да шактый ук ачыгып өлгергəн иде.
Ашаганда алар сөйлəшмəделəр диярлек. Тамаклары туеп, мендəрлəргə таянгач, Сəет кунагыннан сорамыйча булдыра алмады:
– Хаҗи, син кайдан? Əйтүеңə караганда, тыйб гыйлеменə Бохарада өйрəнгəнсең булса кирəк?
Хаҗи, бераз уйланып торды да болай диде:
– Баштан ук сөйли башласаң, аның тарихы бик озын...
– Безнең вакыт күп. Əмир терелми торып, сине кайтарып җибəрмəслəр.
Хаҗи үзенең хикəясен башлады:
– Минем ыруым Бөрҗəн Уралтауның көн як битендə, Җаек башындагы үзəннəрдə гомер итə. Саныбыз аз булса да, ныкбыз, көчлебез: кешенекенə тимибез, үзебезнекен бирмибез. Күршелəребез моны бик яхшы белə. Минем ыруым, көтүлəрен куып, елга үзəненнəн Урал сырты тармакларына күчеп йөри. Кояшның чыгышыннан да, батышыннан да, көньяктан да һөҗүмнəр булып кына тора. Андый чакта ырулар, берлəшеп, дошманга каршы тора, аларны төньякка, башкорт җирлəренə үткəрми.
Хаҗи, тынып калып, кəсəдəн чəй йотты.
– Бу хəл утыз ел элек булды. Миңа ул чак тугыз яшь иде. Башкортча атым Хаҗиəхмəт булыр. Көн ягыннан дала кыпчаклары ябырылуы турында хəбəр китерделəр. Ыруның иң көчле ирлəре, шул исəптəн, атам Куҗəхмəт батыр да яуга ашыкты. Авылда бала-чага, хатын-кыз, карт-коры, аларны сакларга бер-ике яугир генə калды. Ул чакта кыпчаклар безне алдады, – дип, тирəн көрсенде табиб. – Аларның алае икегə бүленгəн булып чыкты. Күбрəк санлы алай ачыктан-ачык безнең сугышчыларга ташланса, калган җайдаклар аларның артына төшкəн. Ул каһəрле иртəдə мин анамның тавышына уянып киттем: “Хаҗинур, тор, балам!”. Ул мине шулай яратып Хаҗинур дип атый торган иде. “Тор, улым, мал-туарны көтүгə чыгарырга вакыт!”.
Торып киендем, тамак ялгарга утырдым. Шулчак колагыма ат тоягы тавышы чалынды. Яугирлəребез ничек тиз кайтып җиткəн дип уйлап, тирмəдəн йөгереп чыктым. Урман ягыннан безгə таба тəбəнəк дала атларында өч йөзлəп кыпчак ире чаба иде. Кулына корал тота алган кешелəр тирмəлəрдəн йөгерешеп чыга башладылар. Мин дə атамның иске кылычын элəктердем. Əмма берничə ир дə карт-коры, балачага – без ни кыла алыйк? Яугирлəрне, картларны кырып салдылар, балалардан, шул исəптəн миннəн дə коралны тартып алдылар. Күз ачып йомганчы, авылны талап, тирмəлəрне яндырып, мал-туар, хатын-кыз, бала-чаганы үзлəре белəн куып алып киттелəр. Юл уңаенда кыпчаклар тагын берничə авылның көлен күккə очырды. Таланган бар байлыкны төяп, безне куып, Аккүл[2] далалары ягына ашыктылар. Безнең гаскəрлəрнең куып килүеннəн шиклəнептер, бик җəһəт кыландылар.
Юл уңаенда безне каршы очраган кəрванчыларга, дала кабилəлəренə сата бардылар. Аккүл буенда анам белəн мине Ташкент бае Рəсүлгə саттылар. Ул, чибəр анамны ошатып, аны үзенə кырнак итеп алып калды, ə мине Бохарага, абыйсы Фирузга озатты. Фируз ага тирə-якта атаклы табиб иде. Ул минем исемемне кыскартып Хаҗи дип атый башлады.
Мин бик тырыш ярдəмче булдым, – дип дəвам итте Хаҗи. – Фируз ага да тырышлыгымны яратты, мне уку-язуга, үзенең гыйлеменə өйрəтə башлады. Кул эшенə – тəнне яру-кисү осталыгына да аңардан өйрəндем. Ул үзе картайган, күзлəре начар күрə башлаган булса да, авырулар һаман аңа ярдəм сорап килə иде.
Шулай итеп, сүз һəм истəлеклəр белəн көн үтеп китеп, эңгер-меңгер иңде, йоклар вакыт җитте.
[1] Испəрəк (ишəк колагы) – русча окопник, живокость.
[2] Аккүл – Арал диңгезе.