Ул арада эчтән Валяны чакыра да башладылар.
Ә Валя миңа аңлата:
– Бездә бүген Ленаның туган көне бит. Әйдә, керәсеңме соң?..
Мондый чакта, кара урман эченнән чаба-чаба килгәч бигрәк тә, кыстатып торасыңмы инде?!
– Әйдә, алайса! – дигән булам. – Алай бик кыстагач…
Ә эчтә… Ә эчтә, мин сиңайтим, лагерь икәнне бөтенләй дә онытканнар! Тумбочкаларны бер-берсенә терәп куйганнар да шулар өстенә шәм кабызганнар, савыт-саба тезгәннәр. Матур-матур су шешәләре дә күңелне ымсындырып тора. Ә инде өстәл тирәли, теге рәссам Константин Васильев картиналарындагы сыман, сап-сары чәчле, шундый да чибәр, яшь марҗа кызлары утырышкан! Биек-биек шәмнәр янәшәсендә алар бигрәк тә хозур, бигрәк тә романтик күренә.
Өстәл өстендәге ризык та шактый мул. Әмма ни гаҗәп, шәраб күренми! Ә нишләп алай? Мин, кереп урнашу белән, сораулы карашымны Валяга теким.
Ул исә шундук минем ымны аңлап ала да кызларына карап болай ди:
– Йә, ярый, үз кешедән дә куркып утырмагыз инде, яшергән әйберегезне чыгарыгыз, әйдә!
Шулай итеп, өстәл астыннан бер шешә килеп чыга. Андый-мондые гына түгел, агы, ап-агы!
Мәҗлескә яңа кеше килеп кушылгачтын, ул тагын да җанланыбрак китә бит инде, монысын гына һәммәгез дә белә. Ә менә биредә егет кеше өстәлде бит әле. Шуңа күрәдерме, әллә инде болар миңа кадәр дә шактый ук төшергән булгангамы, телләре ачылды кызларның. «Штраф» аракысы да салып бирделәр. Шул кызулык белән түрдә утыручы Лена турында озын гына тост та әйтеп ташладым әле.
Кыскасы, сүз арты сүз әйтелде, рюмка арты рюмка күтәрелде. Аннан соң кызлар да шәп бит, кызлар да яшь! Тора-бара икенче шешә дә килеп чыкты һәм… һәм анысы да парга әйләнгәндәй генә юк булды.
Бермәлне өстәлдә ризык бетте, эчемлек тә төкәнде. Кызларыбызның матур-матур авызлары да сүзне сирәгрәк чыгара башлады, чиратлап-чиратлап дигәндәй йокы сорап иснәүләр китте. Миңа да бер ишарә кебек иде бу.
«Ярар, булды, китәм», – дигәч, Валя, иңенә кофтасын салып, мине озата чыкты. Коймага хәтлерәк кенә килде дә аннары: «Мондый караңгыда ерак бармыйм, куркам!» – дип, кире борылды. Вакыт бик соң булгач, аның белән саубуллашу да корырак килеп чыкты, ахрысы…
Шулай итеп, Валя кереп китте, ә мин исә кап-караңгы төндә, кара урман уртасында, япа-ялгыз калдым.
Менә шуннан соң, Валядан аерылып киткәннән соң башланды да инде минем ул төнге әкәмәтләр!
Әлеге дә баягы дигәндәй, коймадагы теге тишектән чыккач, тагын илле-алтмыш адым китүгә, безнең якка таба баручы бер сукмак булырга тиеш иде. Әнә шул сукмак мине урман эченә алып керергә һәм үзебезнең дачабызга хәтле китереп җиткерергә тиеш иде.
Әмма… Әмма…
Нишләптер баштук мин ул сукмакны, аның урман эченә кереп киткән урынын – башын таба алмадым. Байтак эзләгәч кенә, аңа охшаган сукмак таптым һәм шул дип уйлап китеп тә бардым.
Әлбәттә, караңгы инде! Дөм караңгы! Алдыңда яткан, ләкин бөтенләй дә күренмәгән, иелгәч кенә бераз аксылланып төсмерләнгән сукмакны аягың белән капшый-капшый гына барасың.
Минем исәп, билгеле, килгәндәге шикелле үк кызу-кызу кайтырга иде. Шуңа күрә бер-ике адымны тиз атларга да тырышып карадым әле. Ләкин каты гына итеп егылгач, аннары борын белән бер юан агач кәүсәсенә дә килеп төртелгәч, ул теләк үзеннән-үзе сүнде.
Хәзер менә көлке инде: әмма бер егылганда, кулыма таяк эләктердем мин! Исерек кешенең кулына Ходай үзе тоттыргандыр инде аны. Бер ярдәм булсын дип. Урман сукмагы тигез түгел бит инде ул: агач тамырлары адым саен абындыра, сукмак өстенә үк чыгып үскән чатлы-ботлы ботаклар минут саен чалбар балагына эләгә. Алай гына да түгел, яндагы ботаклар битне тырный, күлмәк җиңеннән тарта, корыган ботаклар күз кырыена ук килеп төртелә.
Барам-барам да, туктап, бераз ял итеп алам. Чөнки гел-гел капшанып атлау туйдыра да, нык кына ачу да чыга.
Газаплана-газаплана байтак барган кебек булган идем. Инде хәзер үзебез су кереп йөри торган күлнең ярына, аның кырыендагы иңкүлеккә килеп җитәргә тиеш кебек идем. Кулда сәгать юк югын, әмма чама белән шул тирә вакыт үткәндер дип уйлыйм бит инде үземчә.
Ләкин шунысы сәер: минем сукмак әле һаман тигез җирдән бара. Бераз баргач, тагын икенче бернәрсә аптырашта калдырды – сукмагым нишләптер кире якка таба, уң якка таба борыла башлады. Ә бит безнең дачалар анда түгел, сул якта! Нәрсә инде бу?!
Туктыйм. Аптырап басып торам. Ни уйларга да белмим.
Ләкин алга таба атламыйча да булмый. Чөнки минем хәзер бүтән чара юк! Аяк белән дә, таяк белән дә капшана-капшана, тагын кыймылдый башлыйм. Әмма үзем дә сизәм: бик каударлансам да, чынлыкта бик тә акрын барам.
Бөтен дөньясын, аннары үземне каргыйм: «Нишләп соң дуслар белән шунда гына утырмадым инде?!» – дим. Әмма хәзер үкенүдән файда юк!ын
Бермәлне, тәмам гаҗиз калып: «Нишләп бу урманның бер дә чиге күренми?» – дип уйлый башлыйм. Шуның хәтле озак бардым бит инде. Инде бөтенләй айнып та беттем ич! Ниһаять, бермәлне төн яктырган сыман тоела башлады бит, әй! Өскә күтәрелеп караган идем, чынлап та, күк йөзе ачыла төшкән сыман, берничә генә йолдыз да шәйләнә. Әмма мин кая, кайсы якка барам соң әле?!
Җавап шул булды: уйламаганда-нитмәгәндә, минем сукмагым асфальт җәелгән аллеяга әйләнде дә куйды бит! Ә аннары инде ул мине киң трассага китереп чыгарды. Менә кая хәтле килеп җиткән икәнмен!
Ушым китеп басып тордым шактый гомер. Төн буена кара урман эчендә тилмереп йөргәннән соң, миңа монысы да бик зур бәхет сыман тоела иде. Шунысы өчен шатланам инде! Ләкин…
Ләкин монда, тип-тигез асфальт юл өстендә ятып йоклап булмый. Барыбер өйгә, дуслар янына кайтырга кирәк. Хәлсез генә акылым белән шулай дип уйлыйм.
Әмма шундук каршыма өр-яңа сорау килеп басмасынмы!
– Мин хәзер кайсы якка китәргә тиеш соң?! Минем өем кайсы якта әле?!
Чөнки асфальт юлга карап юнәлешне һич белерлек түгел. Аннары минем әлеге юл буйлап бик йөргәнем дә юк кебек, бу якка килеп чыкканым булмады сыман. Һич таныш түгел җирләр!
Урман чытырманлыгы ничек аптырашта калдырган булса, асфальт юл тигезлеге дә зур табышмак иде минем өчен! Зур табышмак иде ул таш юл!
– Ярар! – дидем мин. – Болай каңгырап торудан файда чыкмас! Тотыйм да китим бер якка таба. Ни булса, шул инде! Хәерле булсын!
Киттем шулай үзем карап торган якка. Аз-маз йөгереп тә алгалыйм. Табышмакны тизрәк чишәмен, янәсе!
Ә машиналар һич күренми. Берүземә бер трасса! Егыла-егыла көләрсең. Хәлең булса, билгеле!
Әкияттәге сыман «Ай киткәннәр, ел киткәннәр – энә буе юл үткәннәр» дигәндәйрәк хәлдә мин хәзер. Чөнки тәмам арыткан, хәл беткән. Аракы егәре беткәч, кәефнең дә нульдә чагы.
Көч-хәл белән атлый торгач, ниһаять, алда бер машина күренде. Юл кырыендарак туктап тора бу. Якынрак килгәч күрәм: янында бер адәм маташа бугай. Әһә, арткы тәгәрмәчен алыштырып ята түгелме соң бу?
Эчкә җан керде инде, болай булгач!
Акрын гына якынлашам. Курка-курка гына. Әйтерсең ул, мин килгәнне күрә калса, машинасына утырып (тәгәрмәче алынган машинасына утырып!), күз ачып йомган арада китеп барачак! Менә шундый була икән төне буе миңгерәп йөргән адәм баласының башы!
Килеп җитәм тегенең кырыена. Моны куркытмаска теләбрәк кенә сүз башлыйм. Хәлемне аңлатамын да ипләп кенә сорыйм. Кайда кайсы як икәнен белергә телим.
Ә ул нишли дисез?
Ә ул, миңа үч иткән шикелле, нәкъ менә кирегә таба, капма-каршы якка күрсәтә! Миңа әнә шул якка таба кайтырга кирәк, ди!
Сугыплар җибәрердәй булдым ул чакта, валлаһи! Әйтерсең лә ул гаепле! Гүяки мин түгел, ә ул исереп, адашып йөри!
Бер сүз дәшә алмыйча, аңа таба озак итеп карап торамын да гәүдәмне көч-хәл белән кире якка таба борамын. Шуннан соң инде, атлар-атламас кына, теге кеше яныннан китеп барам. Үзебезнең дача булырга тиешле якка таба.
…Кайтып җиткән чакта, көн тәмам яктырган иде инде.
Жеп өзәрлек тә хәл юк. Өйгә дә кереп тормадым, сарайга үттем дә иске пәлтәләр өстенә аудым һәм шундук үлгән кеше төсле йокыга киттем.
Шунысы кызык булды тагын: икенче көнне өйлә турысында гына йокыдан уянгач, миннән беркем бернәрсә турында сорашмады. Әллә инде алар Нәфисәдән кыенсындылар, әллә бүтән нәрсә уйладылар.
Минем дә ул төнне кичергән газапларым турында кешегә белдерәсем килеп тормый иде, билгеле. Шуңа күрә дәшмәдем. Менә хәзер сезгә беренче мәртәбә сөйләвем дип, сүзен төгәлләде ул.
Фото: Freepik.com