Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 март , 10:03

Мәҗит НАРТАЙЛАКОВ. Аксак Тимернең шәхси табибы (1)

1941 елның июнь уртасында Сəмəрканд шəһəрендə бер төркем совет галимнəре Гур-Əмир мавзолеенда археологик эзлəнүлəр башлап җибəрə. Төркемнең җитəкчесе Үзбəкстан Совнаркомы рəисе, билгеле галим Т. Н. Кары-Ниязов була. Бу эшкə атаклы антрополог М. М. Герасимов та җəлеп ителə. Галимнəрне тимуридларның (Аксак Тимернең һəм аның нəселен дəвам итүчелəрнең) төрбəлəре кызыксындыра. Тəүдə Тимернең оныгы Олугбəкнең төрбəсен, Тимернең угланнары Шаһрух һəм Миран-шаһныкын ачалар, аннан Тимернең яраткан оныгы Мөхəммəт Солтанныкына чират җитə. Лəкин кинəт кенə электр уты өзелə. Тəнəфес игълан итəргə туры килə.

Мәҗит НАРТАЙЛАКОВ. Аксак Тимернең шәхси табибы (1)
Мәҗит НАРТАЙЛАКОВ. Аксак Тимернең шәхси табибы (1)

Кемдер тəмəке тартырга тотына, кемдер ял итə, галимнəрнең кайберсе аларны көткəн археологих табыш турында əңгəмə кора. Кинооператор Мəлик Каюмов исə якындагы чəйханəлəрнең берсенə кереп, буш өстəл янына утыра, яшел чəйгə заказ бирə. Заказын көткəн арада ул тирə-ягына күз сала. Иртəнге сəгатьлəр булгангамы, чəйханəдə кеше юк диярлек. Күрше өстəлдə генə берберсенə бик охшаш өч карт утыра. Аларның берсе, көтмəгəндə, Мəликкə сорау бирə:

– Улым, син Тимернең төрбəсен ачарга җыенучылардан түгелме?

– Əйе, – ди Мəлик, күңеленə үрлəгəн курку хисен җиңеп. Һəм мактаныбрак өстəп куя: – Мин – алар арасында баш кеше!

Картлар аның шаяртуын аңламый. Йөзлəре җитдилəнеп китə. Берсе Мəликне үз өстəллəре янына чакырып ала да:

– Менə, кара, бу – суфи сəет Мир Бəрəкəнең китабы, – ди, борынгы кулъязма китапны күрсəтеп. – Биредə болай язылган: “Кем дə кем Тимерлəңнең каберен ача, шул сугыш рухын иреккə чыгарачак. Һəм дөнья мəңге күрмəгəн канлы һəм куркыныч сугышка дучар булачак”.

Картның сөякчел бармаклары китап битенең урта бер җирендə тукталып кала, һəм ул Мəликкə:

– Кара аны, улым, тимəгез Тимернең җəсадына, əйт урыс галимнəренə! – ди.

Җан тиргə баткан Мəлик, тиз генə саубуллашып, чəйханəдəн урамга атыла.

Ул, мавзолейга кайтып, əлеге сөйлəшү һəм картларның кисəтүе турында сөйлəп бирə. Галимнəр көлə генə. “Без – атеистлар һəм бернинди əкияткə дə, ырым-шырымга да ышанмыйбыз”, – ди алар. Шулчак электр уты кабына, һəм казыну эшлəре дəвам итə.

Төрбə өстендəге нефрит плитəне чистарткач, анда нидер язылганлыгы ачыклана. Язманы түбəндəгечə тəрҗемə итəлəр: “Кем дə кем минем тынычлыгымны бу гомердə яки алдагы гомердə бозса, казага юлыгыр һəм һəлак ителер, дөньяда канкойгыч сугышлар кабыныр“.

Галимнəр картларның кисəтүенə дə, бу язуга да колак салмый, һəм 21 июньдə Тимерлəңнең каберен ачалар.

1941 елның 22 июнендə тарихта тиңе булмаган коточкыч сугыш башлана һəм ул 50 миллионнан артык кешенең гомерен алып китə...

 

...Милади ел исəбе белəн мең дə өч йөз туксан беренче елның җəй башында əмир Тимернең күпсанлы чирүе Җаек далаларында тукталып калды. Тирмəлəрдə һəм аларның əйлəнəтирəсендə төркем-төркем сугышчылар җыелып, тын гына, күңелсез генə сөйлəшəлəр. Җаекның җылы суы да, аның ярларындагы иркен көтүлеклəр дə, учаклар һəм казаннар ягыннан аңкыган тəмле ислəр дə аларны шатландырмый. Артык эсселеккə дə ислəре китми – аларның туган ягында, Урта Азиядə, бу күнегелгəн хəл. Аларны башка нəрсə хафаландыра иде. Чирү менə бер атна инде бер урында таптана – көнбатышка юлын дəвам итə алмый. Озак юлдан соң азык-төлек тə кимеп, киек-кошка ауга чыгарга туры килə башлаган иде. Яу чабу өчен уңай вакытның кулдан ычкынуын яугирлəр сизми түгел, лəкин инде бер атна буе беркемнең дə Тимерне күргəне юк.

Төрле сүзлəр йөри иде. Берəүлəр Тимернең Алтын Урданың бөек ханы Туктамыштан шөрлəвен сөйли. Икенчелəрнең уенча, Тимер беркемнəн дə курыкмый һəм элек үзе тəрбиялəгəн Туктамыш хан белəн сөйлəшүлəр алып бара, имеш. Кайберəүлəр фараз итүенчə, Тимернең сугышта кайгысы юк – ул дала кызына гашыйк булган.

Бик азлар гына, Тимернең иң якын кешелəре генə əлеге тукталышның чын сəбəбен белəлəр – əмир авыру иде. Ул үзенең чатырында ята, я тəне ут булып яна, я елгадай булып тире ага, ара-тирə саташып та китə. Аның уң як тезе шешкəн, элекке яра эзе кызарып, гүя дə “Мин янам!” дип, авыз ера иде. Чирүнең иң яхшы табиблары, имчелəре Тимернең ятагын көн-төн саклыйлар, төрле төнəтмəлəр ясыйлар, им-том кылалар иде.

Тимернең аңы бераз ачылып киткəн чакларның берсендə аның янына өлкəн углы Гомəр-шəех керде.

– Атам, минем кешелəрем бер дала имчесен тапканнар. Бик оста дилəр үзен.

– Аларны яратмаганымны белəсең, – диде Тимер, ачу катыш хəлсезлек белəн. – Без – алар өчен дошман.

Чынлап та, Җаек далаларын я Алтын урда хуҗалары монголлар, я дала кыпчаклары, я Себер ханнарының елгыр җайдаклары, хəзер инде Тимернең ирлəре айкап-чайкап йөри. Алар бу җирлəрне яулап алырга, халкын буйсындырырга җыенмасалар да, байлыкларын талап, көтүлеклəрен таптап, ир-хатыннарын əсир итеп, байтак зыян-зəүрəт салалар иде. Шунлыктан баскынчыларга җирле халыкның үч алуыннан сакланырга туры килə.

– Юк, атам, бу башкорт андый түгел! Əйтүенə караганда, ул тыйб гыйлеменə Багдадта өйрəнгəн. Ул синең атаң, минем карт атам Таргайны белəм, ди.

– Ярар, китерегез аны монда! – Бераз тынып торгач, тагын өстəп куйды:

– Остазымны да дəшегез.

Тимер, мендəргə таянып, күзлəрен йомды. Аңа атасын исенə төшерделəр. Һəм аның хəтеренə бала чагы килде. Ул Җидесу буенда, Мəвəреннəһердə, Кеш шəһəреннəн ерак түгел Хуҗа Илгар авылында үсте. Атасы Таргай бəкнең гомере яуда үтте, Тимер аны бик сирəк күрə иде. Күрешкəн чакларда ул кечкенə улын кочаклап сөя, сакалы белəн кытыклап, үбə һəм шанлы сугышлар, зур гүзəл калалар, монгол ханнары, Чыңгыз-хан варислары хакында сөйли торган иде. Барлас нəселенең Чыңгызга ерак туганлыгы барлыгын да əйткəне булды.

Истəлеклəрне остазының – сəет Мир Бəрəкəнең – тавышы бүлде.

– Əмирем, килергə куштыңмы? – Килергə кушмадым, чакырттым! – Тимер, күзлəрен ачып, елмайды һəм торып утырмакчы булды.

– Ят, ят, – диде Бəрəкə, аның кулбашына кагылып. – Йөзең ап-ак. Сиңа минем киңəшем кирəкме?

– Юк, əлегə юк. – Лəкин əмир, бераз уйланып алгач, өстəп куйды: – Кирəк булыр. Хəзер бер табибны китерəчəклəр. Аны белемле кеше, дилəр. Бу көннəрдə ничə табиб килде – файдалары юк. Монсына да күз салырсың.

Шулчак чатыр тирəсендə ыгы-зыгы купты. Тимурның өлкəн бичəсе Сарай Мөлек-ханым, Гомəр шəех, сакчылар башлыгы Шəех-Гали баһадир килеп керделəр. Баһадирның ике сакчысы урта яшьлəрдəге, уртача буйлы, калынча гəүдəле ирне култыклаганнар иде. Ят ирнең киң яңаклы бите кояшта янган, җилдə җиллəгəн, мыегы кара, сакалы юк иде. Дулкынланган булса да, үзен кыю тота. Бөек əмиргə һəм аның остазына игътибарлы, сынамчыл караш ташларга да өлгерде.

– Сине яхшы табиб дилəр. Бу хакмы? Кем син? Атың кем?

– Бохарада мине Хаҗи дип йөрттелəр.

Гомəр шəех, түземсезлəнеп, аның халат җиңен тартты:

– Син безнең əмиребезгə ярдəм итə алырсыңмы?

– Карап карыйк, – диде Хаҗи тыныч кына.

Əмир баш какты. Сакчылар табибтан күзлəрен алмый гына артка чигенделəр. Хаҗи əмирнең ятагы янына килде. Бармаклары, күнегелгəн һəм җитез рəвештə, ялкынсынган тезне, авыруның кан тамырын капшадылар, маңгаена кагылып үттелəр.

– Бөек əмир, миңа белергə кирəк: син кайчан, ничек яраландың?

Тимер, иксез-чиксез җирлəрнең хакиме, бихисап кабилəлəрне, иллəрне кан калтыратып тоткан, үз гомерендə сансыз алдашулар һəм хыянəтлəрне башыннан кичергəн, беркемгə дə ышанмаска өйрəгəн зат, кинəт, табибка ышаныч белəн карап, акрын гына сөйлəргə кереште:

– Бу бик күптəн булды. Утыз еллап элек. Миңа егерме биш яшь иде. Сеистандагы сугышта монгол баһадиры белəн алышырга туры килде. Ул миннəн буйга тəбəнəгрəк булса да, бик таза гəүдəле иде. Яшькə дə олырак, тəҗрибəлерəк. Аның бер-бер артлы кизəнүлəренə каршы торганда моны бик яхшы аңладым. Лəкин мин аңа караганда җитезрəк идем. Агам Хаҗи Барлас өйрəткəн берничə көрəш алымым да бар иде. Чигенгəн булып, дошманымны хəлдəн тайдырырга тырыштым. Алдалап килдем-килдем дə бар көчемə чабып җибəрдем. – Əмир, ул сугышны күз алдына китереп, бераз тынып торды да дəвам итте: – Минем болай итеп сугуымнан исəн калган кеше юк иде. Лəкин бу юлы башкачарак килеп чыкты. Монгол тезенə чүкте, башы иелде, һəм мин уяулыкны югалттым. Бу минем хатам булды. Аңа уң яным белəн тора идем. Кинəт баһадир сикереп торды да кылычын өстəн аска кадады. Аның селтəнүе минем кулдан кылычны һəм ике бармагымны өзеп алды. – Тимер уң кул чугын күрсəтте. Аның имəн һəм урта бармаклары юк иде. – Ə кылычның очы тезгə тирəнгə батып керде. Баһадир шуннан гына гөрселдəп җиргə ауды.

(Дәвамы бар.)

***

1999 елда Мәҗит Нартайлаковка Үзбəкстанда булырга туры килə. “Сəмəркандта мине Гур-Əмир мавзолеена алып бардылар, – ди ул. – Анда җиде төрбəне – плитəлəр белəн капланган каберлəрне – күрергə мөмкин. Үзəктə Тимерлəңнең кара төрбəсе булса, ике якта – уллары Шаһрух һəм Миран-шаһ һəм оныклары Олугбəк һəм Мөхəммəт-Солтан җирлəнгəн. Тимерлəңнең остазы сəет[1] Мир Бəрəкəнең кабере дə биредə. Тагын бер төрбəгə Шаһ Хаҗи дип язылган. Бу серле кабердə кем ятарга мөмкин икəн дигəн уйланулар миңа “Аксак Тимернең шəхси табибы” дигəн тарихи роман язуга этəргеч бирде”. 2011 елда роман үзнəшер юлы белəн рус телендə китап булып басылып чыкты.

[1] Сәет – Мөхәммәт галәйһиссәләм нәселен дәвам итүчеләргә карата әйтелә.

***

Автор турында

Мəҗит Əхмəт улы Нартайлаков 1960нчы елның 3нче февралендə Оренбург өлкəсенең Габдрафыйк авылында туган. 1983нче елда Башкорт дəүлəт медицина институтының дəвалау факультетын тəмамлый. Медицина фəннəре докторы, профессор, югары категорияле хирург. Русиянең һəм Башкортстанның атказанган табибы, Башкортстанның атказанган фəн эшлеклесе, Русия табигый фəннəр академиясенең əгъза-корреспонденты, "Алтын скальпель" иясе. Башкорт дәүләт медицина университетының гомуми хирургия, трансплантология һәм нур диагностикасы кафедрасы мөдире.

Əнисе Чакмагыш районының Иске Балак авылыннан. Мəҗит Əхмəт улының балачак еллары да Иске Балак авылында үтə, Тайняш урта мəктəбен тəмамлый. Туганнары, якташлары белəн аралашып яши, аларга һəрчак ярдəм итеп тора. "Чакмагыш районы алдындагы хезмəтлəре өчен" билгесе белəн бүлəклəнгəн.
Һөнəри өлкəдə зур уңышларга ирешү белəн беррəттəн, Мəҗит Əхмəт улы тарих белəн дə кызыксына. 1999нчы елда аңа эш буенча Үзбəкстанда булырга туры килə. "Сəмəркандта мине Гур-Əмир мавзолеена алып бардылар, – ди ул. – Анда җиде төрбəне – плитəлəр белəн капланган каберлəрне – күрергə мөмкин. Үзəктə Тимерлəңнең кара төрбəсе булса, ике якта – уллары Шаһрух һəм Миран-шаһ һəм оныклары Олугбəк һəм Мөхəммəт-Солтан җирлəнгəн. Тимерлəңнең остазы сəет1 Мир Бəрəкəнең кабере дə биредə. Тагын бер төрбəгə Шаһ Хаҗи дип язылган. Бу серле кабердə кем ятарга мөмкин икəн дигəн уйланулар миңа "Аксак Тимернең шəхси табибы" дигəн тарихи роман язуга этəргеч бирде". Шунсы əһəмиятле, əсəр авторның тарихи фактларны урынлы кулланудан тыш, əдəби осталыгын да раслый: уйланма Хаҗи образы чын-чыннан əдəби гəүдəлəнеш ала. 2011нче елда роман үзнəшер юлы белəн рус телендə китап булып басылып чыкты. "Тулпар" укучыларына тарихи романнан өзек тəкъдим итəбез.

Мәҗит НАРТАЙЛАКОВ. Аксак Тимернең шәхси табибы (1)
Мәҗит НАРТАЙЛАКОВ. Аксак Тимернең шәхси табибы (1)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас