Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
23 март , 21:51

Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Адашу. Хикәя (Башы)

Их, егетләр! Хатын-кыз табигатен, аның йөрәген төшенеп җитмәвебез аркасында, нинди генә ахмаклыклар эшләп ташламыйбыз шул. Ләкин яшь чагында моны аңлап кына бетермибез! Мин дә, матур гына барган мәҗлесне, янымда утырган Нәфисәне калдырып, үзем уйлаганча, өй эченә үттем дә аннары инде тәрәзәдән урманга, караңгылык эченә чумдым!

Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Адашу. Хикәя (Башы)
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Адашу. Хикәя (Башы)

 – Шулай бер елны бакчада рәхәтләнеп кенә ялгызым ял итеп ятканда, алдан кисәтмичә-нитмичә дигәндәй, миңа бер төркем кунак килеп төште, – дип сүз башлады икенче бер кичне чираттагы сөйләүче. – Шәһәрдәге дуслар көтүләре белән килгән, мин сиңайтим! Ике машинага төялеп! Моңа кадәр әле аларның миндә беркайчан да булганнары юк иде. Ничек итеп, каян тапканнар диген – башка сыйдыра торган түгел! Әмма барыбер тапканнар бит, сабакылар!

Килеп тә төштеләр болар, килү белән, минем тыныч куышымның астын өскә дә китерделәр! Әле, җитмәсә, үзләре белән өч кыз да алып килгәннәр. Анысы да җитмәсә дигәндәй, ул кызларның берсе минем элегрәк йөреп алган кызым Нәфисә.

Болар минем янга төш турыларындарак килеп төшкән иделәр.

Иң башта, су керергә дип, күл буена алып киттем мин боларны. Җәй бик тә эссе торгачтын, үзләре дә коенырга дип атлыгып килгәннәр бит инде.

Ярар, тагын бер мәртәбә су коенуның үзем өчен әллә ни кызыгын тапмасам да, яннарында шактый гына юанган булдым инде шунда. «Нишлисең, кунаклар бит», – дип уйлыйм эчемнән.

Ә Нәфисә, шәһәр җирендә туып үскән иркә җан Нәфисә, минут саен диярлек үзәк өзгеч тавыш белән:

– А-а-ай! Батам бугай! – дип кычкырырга гына тора.

Ул үзе йөзә белми, ә үзе гел күлнең тирән җирендә кайнаша. Ачу килсә дә, һаман «кунак бит» дисең инде, түзәсең. Әле, җитмәсә, дус-иш күз алдында. Ирексездән мулла песие булырга туры килә.

Шулай байтак кына изалангач, тәки котылу хәйләсен таптым:

– Сез кайтуга аш әзерли торам! – дип, өйгә таба сыздым.

Дуслар:

– Ай, шәп булыр! – дип, Нәфисә бераз борынын салындыргандай итеп калдылар шунда, күл эчендә быкырдашып.

Әзрәк киткәч, яр башыннан борылып караган идем – нәкъ менә бала-чагалар инде!

Ә өй эчендә рәхәт! Салкынча һава… Тып-тын. Тыныч…

Бераз гына ял итеп алыйм дип, караватыма сузылып яттым. Әмма, алда мәшәкать торгач, озак ята алмыйсың ич инде – сиңа кунаклар килгән!.. Шуңа күрә идән астында үзем казыган базга да тиз генә төшеп менәргә туры килде. Итләр, тозлы кыярлар, бәрәңгеләр – һәммәсе шунда саклана иде. «Боларның хәмерләре дә бардыр инде… Кабарга ризык мулдан кирәк булыр…» дип уйлый-уйлый, газ плитәсенә ит куйдым, бәрәңге чистартып аттым.

Инде шуннан соң, бар кайгым беткән төсле, иң эчкәреге бүлмәгә кердем, рәхәтләнеп сузылып яттым. Онытылып йокыга да киткәнмен шунда.

– Ә мин сине күл буенда көтеп утырам тагын! – дигән хатын-кыз тавышына уянып китсәм, юеш чәчләреннән су тамыза-тамыза, Нәфисә кереп килә. Үзе елмая, үзе чәченнән агып төшкән су тамчыларын кулы белән сыпыргалый.

Мин дә торып утырдым, билгеле. Ә Нәфисәнең ничектер янымарак утырасы килә шикелле. Әмма аннан күңел бизгән шул инде. Житмәсә, әле бүген кич Валя белән очрашу көтә. Аның янына барасы бар.

Ходай кайчагында безне коткарырдай хәйләләрне җибәргәләп тора бит ул!

Минем дә телгә шундый сүз килде:

– Тукта әле, – минәйтәм, – бераз йокы качсын әле. Битне су белән сыпырып керим.

Өйдән бер чыккач, тышта озак кына маташкан булдым.

Бераздан күл буенда калган компаниянең зур капканы шапылдатып керүен ишеткәч кенә, Нәфисә янына юнәлгән булдым – нишләп, ни хәлдә утырасың, янәсе.

Ә ул, һичнигә исе китмәстән, минем урында ята бирә, үзе миңа ымсындыргыч караш ата.

Миңа инде, мөмкин хәтле итагатьлерәк булырга тырышып:

– Тегеләр кайта бугай, – диюдән бүтән чара калмады.

Чыны да шулай ич инде!

Мин идән, уртасына баскан килеш, ә Нәфисә яткан җиреннән кузгалырга иренеп, шулай тора идек – юеш аяклары белән агач идәнгә лач-лоч басып, иң алдан Тәбриз – бу шайканы укмаштырып монда алып килүче минем иң якын дустым килеп керде. Ул үзе яланаяк, үзенең башкортка тартым каратут киңчә йөзе елмаюдан тагын да җәелебрәк киткән, чем-кара чәчендә һәм шундый ук кара сакалында су тамчылары да кибеп өлгермәгән.

– Йә, хуҗалар кайда?! – Коридорга килеп керүгә, аның беренче сүзе шул булды.

Аннары инде, бүлмәгә үткәч, минем караватта юри бик тә иркенләп яткан Нәфисәгә күзе төште дә, болай да мимикага бай йөзенә тагын әллә нинди мәгънәләр чыгарып:

– Ә-ә-ә… – дип сузды.

Әллә нәрсәләр уйларга җай чыгарып ятучы Нәфисәгә, аның белән араның суынганын күптән белсә дә, һаман белмәгән булып кыланучы Тәбризгә ачу килде килүен, ләкин моны сиздермәдем, бары тик, Нәфисәгә туп-туры карап:

– Әйдә әле, өстәл әзерлик! – дип кенә әйтә алдым.

Бу инде аның бик тә көткән сүзе шуңа күрә сикереп тә торды кызый (Тәбризгә минем караватта яткан килеш күренгәч, күңеле дә булгандыр инде), шул арада веранда белән бүлмә арасында тыз-быз килеп йөри дә башлады. Аның урынына исә, уфылдап, авыр гәүдәсе белән Тәбриз барып ауды. Мин инде, юк эшне бар итеп, өй артына чыгып киткән булдым. «Әйдә, Нәфисә үзе генә дә әзерли алыр әле өстәлне, – дим. – Элегрәк аның монда булгалаганы бар иде ич инде…»

Киткән җирдән бераз йөрелде бугай инде, урманга да кереп чыктым әле. Бераздан өйгә әйләнеп кайтсам, болар минем түр як бүлмәдәге зур өстәлне верандага алып чыкканнар да шунда табын корып, шау-гөр килеп утыра да башлаганнар, мин сиңайтим! Менә син үзеңне хуҗа диеп йөр шуннан соң! Өстәлдә ризык та шактый мулдан. Көн кызу булса да, ак аракыдан да курыкмаганнар болар, кызыл шәраб янында алары да кукраеп утыра.

Шул арада оешкан мондый шәп мәҗлесне күргәч, билгеле, минем дә авыз ерылды инде. «Менә мин дә кайттым әле…» – дип, Тәбриз тирәсенәрәк кереп кысылдым.

Кыскасы, дүртләр тирәсендә башланган безнең ул мәҗлесебез бер кузгалмыйча диярлек утырып, кояш баеганчы барды. Сөйләшергә сүзләр дә күп җыелган икән. Аннары, әйткәнемчә, «тел ачкычы» да мулдан булды. Машинага төялеп килгәч, болар бернәрсәне дә кызганып тормаганнар иде ул көнне.

Ә кояш баер вакытлар җиткәндә инде, безнең яңадан су керәсе килә башлады. Яңадан өеребез белән су буена чаптык. Мәхшәр диярсең, валлаһи: кызларыбыз, хәтта күлмәкләрен дә салып тормыйча, суга кереп китте. Егетләр исә су кырыена җиткәнче үк инде чишенеп беткән иделәр.

Су коенып кайткач, минем кунаклар мәҗлесне өр-яңадан корып җибәрделәр. Өр-яңа ризыклар табылды.

Ул арада караңгы да төште. Ә мин бүген Валя янына барырга тиеш. Юк, бармый калырга ярамый миңа!

Әмма болар арасыннан ничек итеп чыгып китәргә соң әле?! Әле бит өстәл яныннан торып китү генә түгел, барысының күз алдында веранда ишеген узарга, аннары тышкы якка үтәргә кирәк! Ә мин кузгалсам, Нәфисә, һичшиксез, тагылачак инде – монысына бернинди шик юк.

Шулай да кайчагында баш бик тиз эшли бит ул! Минем башка да ул кичне менә мондый бер бик шәп фикер килде. Өй эченә керергә дә урман якка караган ачык тәрәзәдән чыгып шылырга!

Уйлап бетерүем булды, янымдагы Нәфисәгә:

– Кая әле, тегендә, бүлмәдә, бер савыт бар иде, – дигән булып кузгалдым да.

Аның тәмләп кенә (су коенгач, нәфес уяна бит инде ул!) ашый башлаган чагы иде, ризалыгын белдереп, башын гына изәде миңа.

Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» повестендагы дуамал Айдарны хәтерлисезме? Ул да бит үзенең туе вакытында хәләл җефете булырга тиешле Вәсиләне әнә шулай ялгызын калдырып, еракка, читкә китеп бара. Күңелендә туган урынсыз шиктән, көнләшүдән, дуамаллыгы һәм башсызлыгы аркасында әнә шулай икесенең уртак мәхәббәтен харап итә ул төндә яшь Айдар!

Их, егетләр! Хатын-кыз табигатен, аның йөрәген төшенеп җитмәвебез аркасында, нинди генә ахмаклыклар эшләп ташламыйбыз шул. Ләкин яшь чагында моны аңлап кына бетермибез!

Мин дә, матур гына барган мәҗлесне, янымда утырган Нәфисәне калдырып, үзем уйлаганча, өй эченә үттем дә аннары инде тәрәзәдән урманга, караңгылык эченә чумдым!

Тегеләрнең шау-шуы әллә кайларга ишетелеп тора. Урман сукмагыннан атлаганда да мине байтак озатып барды әле ул тавышлар.

Валя җәйге пионер лагеренда вожатый булып эшли иде. Без аның белән шунда, күл буенда, бик сәер генә танышканнан соң очрашып йөри башлаган идек. Кичләрен инде, билгеле, балалар йокыга киткәч.

Ә бүген менә, мин килеп җитүгә, капканы бикләп тә куйганнар! Үземнең кунакларым белән озаграк юанганмын, күрәсең. Хәмере дә байтак эчелде бит инде, шайтан. Килгән чагында, сукмакта еш-еш абынгаладым да инде. Болай күрүче кеше булмады үзе, минем бәхеткә димме.

«Монда кичке тикшерү дә күптән беткәндер инде, Валя йокларга ук ятмаган булса ярый», – дип уйлый-уйлый, койма буйлап арырак киттем. Анда мин белгән бер тишек бар – малайлар койманың ике тактасын кубарганнар да шуннан үзләренә юл ясаганнар. Соңлабрак киткән бер кичне аны миңа Валя күрсәткән иде.

Ярый, тишек әллә ни зур булмаса да, аннан узу минем өчен алай читен мәсьәлә түгел. Тик менә тузанлы җиргә генә (ни өчендер!) ике кул белән дә таянырга туры килде.

Акрын гына якынлашам шулай Валялар яшәгән зур палаткага. «Болар йоклый булыр инде, ничек чакырып чыгарырга соң?» – диеп борчылып килсәм, менә бәхет: эчтән әкрен генә сөйләшкән тавышлар ишетелә. «Димәк, болар йокламый, – дим. – Яткан җирдән сөйләшеп яталар микәнни? Алай дисәң, бик тә күңелле, бик тә шәп сөйләшә болар – һич йокларга җыенган кешегә охшамаган!»

«Нәрсә булса шул», – дидем дә палатка авызы янына барып тамак кырдым. Ләкин тегеләрнең кызыбрак сөйләшкән чагы туры килдеме – бу авазым аларга ишетелмәде, ахрысы. Бераздан тагын тавыш биргән булам.

Әһә! Бусын ишеттеләр!

– Кызлар! Анда кемдер бар! – диде бер кыз тавышы.

Тагын тынлык. Ә мин әле сүз дәшәргә кыймыйм. Төн уртасында кызлар палаткасына ничек барып керәсең инде?!

Шулай тагын күпме вакыт узгандыр, берчакны палатканың брезент капкачы күтәрелде дә, аннан Валяның башы күренде. Елмая бу! Аннан бөтенләй минем янга чыгып басты, чәчләрен рәтләп куйгандай итенде.

– Мин сине бүген килми дип торам инде… – ди.

Шундук акланырга, аңлатырга тотындым:

– Менә һич көтмәгәндә дуслар килеп төште ич! Аларны ташлап китеп булмады.

– Мине дә онытырлык булган инде, алайса! – Валяның тавышында үпкә, хәтта алай гына да түгел, ачуга якын аһәңнәр яңгырады.

Ә мин инде, үзегез беләсез, шактый ук салмыш, хәзер минем куллар да кыю гына йөри, телем дә сандугач сыман сайрый.

– Сине оныту мөмкинме соң, Валюша! – дигән булам. – Гел сине генә уйлап утырдым инде мин мәҗлес буена. Синең янга киләсе бәхетле минутларны уйлап! Менә, валлаһи, шулай!

Ә кулларым инде Валяны кочаклап алган, һәм сизәм: ул да әллә ни каршы түгел моңа, хәтта әле үзе дә миңа сылана шикелле.

– Мин сине шундый көттем… – ди ул назлы, иркә тавыш белән. – Бүген килмисең дип торам…

 

(Ахыры бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас