Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 март , 16:45

Әмир ӘМИНЕВ. Бер көймәдә... Повесть (Ахыры)

Габит көч-хәл белән генә торды, көчкә-көчкә генә сөйрәлеп, аска төшә башлады. Атлавы авыр, аяк асты тулы таш. Хәле бетеп, шуларның бер тигезенә утырды. Кулы, иңбашы өзелеп төшеп килә, ә кан һаман ага да ага. Күз алдында бер Сәлимә пәйда була, бер Фәрзәнәсе, шуннан икесенең йөзе охшашып та китә һәм Габит аларның кайсысы хатыны, кайсысы сөйгәне икәнен аера алмый… Дәү әнисенең дә хәсрәтле йөзе күренеп кала, Искәндәренең: «Әти!» – дигәне дә колагына чалынгандай.

Әмир ӘМИНЕВ. Бер көймәдә... Повесть (Ахыры)
Әмир ӘМИНЕВ. Бер көймәдә... Повесть (Ахыры)

Ачыклыкка чыккан иде, бер яшь боланның үзенә таба чабуын шәйләде Габит. Артыннан атып та җибәрделәр. Саклану инстинктына буйсынып, Габит җәһәт кенә чүгәләде, әйтерсең лә иелеп кенә, пулядан тайпылып калып була. Ә болан нәкъ теге вакыттагы шикелле аңа таба килүен белә, бу юлы да аңа ышыкланып котылып калырга ниятли. Озакламый ачыклыкта рәис шәйләнде. Ул янә төзәп атып җибәрде – пуля бу юлы Габитның баш очыннан гына сызгырып узды.

– Әй, туктат атуыңны! – дип кычкырды Габит, йодрыгын болгап. Теге әллә ишетте, әллә ишетмәде, шулай да бүтән атмады.

Район сунарчылар җәмгыяте рәисе артыннан бер-бер артлы ике иптәше дә пәйда булды. Алданрак килгәне кавын сыман йомры башлы, салынкы күз кабаклы, шуңадыр да күзләре йомык төсле, чабата кашлы, яньчелгән борынлы, икенчесе уклау кебек төз гәүдәле, төскә-биткә чибәр, килешле генә мыеклы яшь кеше иде. Икесенең дә киемнәре затлы, бүгенге чарага махсус тегелгән диярсең, аякларында резин итекләр, кулларында мылтык. Алданрак атлаганын Габитның күргәне юк, ябыгын күргәне бар. Торатауга беренче килүе генә түгел, ике болан атылган көнне дә күргән иде. Юаны, килбәтсез атлап, томан эченнән килеп чыкты да, табигатьнең бу могҗизасына әллә аптырап, әллә сокланып, тирә-ягын күздән кичерде, кулларын җәеп, нәрсәдер сөйләде.

Шул арада яшь болан, куркыныч барлыгын сизеп, өскәрәк менде дә томан эченә кереп югалды. Габит тау астынарак төште һәм шулай ук томан чолганышында калды. Яныннан гына дигәндәй, сак кына атлап, төлке үткәне, куян сикергәне шәйләнде – алар да теге урман эченнән куркып чыккан, димәк. Янә аттылар. Ләкин төгәл генә төзәп атылмады шикелле бу юлы, җәнлекләрне томан эченнән өркетеп чыгару өчен атылды. Озакламый аучыларның сөйләшкәне, аяк асларыннан аска вак таш тәгәрәгәне ишетелде. Алар гүя ике томан катламы арасындагы коридор буйлап киләләр иде. Якынайган саен, сөйләшүләре ачыграк, сүзләре аңлаешлырак.

– Шушы якка качты ул, күрдем, – ди берсе.

– Мин дә шәйләдем дә ул, мондый томанда аны хәзер ничек табасың? – дип җавап бирә икенчесе һәм әче итеп сүгенә.

– Синең теге егетең тагын тыкшынып йөри. Манчыйк та куйыйк, кем белә дә кем күрә.

Бу сүзләргә озак җавап булмады. Байтак кына килгәч, ниндидер мыгырдау ишетелде ишетелүен, тик Габит сүзләрен аңлый алмады. Яныннан ук дигәндәй үтеп киттеләр, әмма берничә адымнан нәрсәдер сизенеп туктадылар.

– Юк, монда түгел, тегендәрәк шәйләнде бит, – диде берсе, – син бүген бөтенләй сак кыланасың, Сәгыйтов, әллә шул маңкадан да куркасың инде? Безне күрү белән, табанын ялтыратты бит, үткәндәге сыман.

Болары юанның сүзләре иде. Әйтерең бармы, усал зат, торганы бер ерткыч.

– Чыннан да, тегендәрәк күренде шул, – дип җөпләде өченчесе.

Габит аларның йөзен күрә алмады, шәүләләрен генә шәйләде – томан куе. Өстән берничә вак таш тәгәрәде. Әллә болан төшерде, әллә икенче бер хайван үтте. Аучылар шып туктады, бераздан юлларын янә дәвам иттеләр. Бара торгач, берсе мылтыгыннан атып җибәрде.

– Патроннарыңны әрәм итмә, – диде рәис канәгатьсез генә. –Безнең болай шаулашып йөрүгә күптән качтылар инде.

– Кая качсын, шушы таудан бүтән җиргә китми лә ул. Менә бу томан булмаса күрер идек тә. Белгән кебек төште бит, – янә сүгенде юан.

Ату тавышыннан куркып, яшь болан ачыклыкка йөгереп чыкты. Чыкты да, кая олагырга белми, таш сын булып катып калды. Тегеләр күрде, аучыларның кайсыдыр, әнә безнең артта, дип кычкырды һәм шунда ук дигәндәй атып та җибәрде. Әмма тидерә алмады. Ә болан аска, Габит яшеренгән томан эченә чабып төште. Томан сыеклана яки күчә башласа, икебезне дә күрәләр инде, дип хафаланды Габит. Шушы хафа аны бер хәйлә уйлап чыгарырга этәрде: таш бәреп, игътибарларын читкә юнәлтергә! Ул аягы астыннан бер таш алды да өскә, тегеләр ягына бәрде.

– Өстә кемдер йөри, – диде берсе. – Таш тәгәри. Теге болан, ахры.

– Болан аска төште, – дип җавап бирде рәис.

– Алайса, икенче боландыр.

– Син монда ул боланнар көтүе белән йөри дип уйлыйсыңмыни?

Сунарчылар тирә-якларын янә бер карады да ике томан арасындагы «коридор» буйлап ары китте. Бераздан томан сыеклана төште, урыны-урыны белән аерылды, әле өскә, әле аска күчте. Тез тиңентен генә булган артыш куагы артында чүгәләп утыру куркыныч була башлады. Габит торды да, тегеләр күренмәгәч, сак кына юлын дәвам итәргә булды. Тик аягы астындагы берничә таш хыянәтчел рәвештә урыннан купты да, үзенең артыннан янә берничәне ияртеп, түбәнгә тәгәрәде.

– Аста кемдер йөри, – диде юаны кискен генә. – Синең теге «артистың» или баягы болан. Әйдә әле, барыйк.

Габит адымнарын тизләтте. Кабалангач ни, аягы таеп китеп, чыгып торган ташларга бәрелде һәм куаклар өстенә килеп төште. Иң зур бәла – аска төшкән саен, томан сыеклана бара. Төшә торгач, янында гына төчкерү-пошкыруга охшаган тавыш ишетеп, ул дертләп китте. Караса – теге яшь болан! Янында ук тора. Аны танып, кабат ышыкланырга килгәнме? Бу юлы котыла алмастыр мәхлук: тегеләр якын, җитмәсә, өчәүләр. Томан да икенче яккарак күчә бара, озакламый тирә-юнь уч төбендәге кебек күренеп ятачак.

– Әй кем, монда күтәрел, – дип, рәис өстән кычкырды. – Юкса монда сине расходка җибәрергә җыенган иптәшләр бар.

– Бьём на поражение! – диде икенче тавыш.

Габит атлавыннан туктады, әкрен генә борылып, тегеләргә карап басты. Әйе, күренергә, сөйләшергә кирәк, бәлки, аңларлар, ниятләреннән баш тартырлар. Томан таралган, болан юк, ә менә баягы кош янә аның яныннан гына очып китте – һава агымы Габитның битенә үк килеп бәрелде.

Аучылар Габитның өскә күтәрелүен көтеп тормады, янына үзләре төште.

– Син, кем, эшләмисең хәзер. Таныклыгың миндә, шуңа да йончып, монда бүтәнчә менеп йөрмә, – рәис аның янына ук килеп, ашардай булып күзләренә текәлде. – Мин искәрттем бит, пуля ялгыш синең якка тайпылуы бар дип. Аңламадыңмыни?

– Бьём на поражение, – дип сүзгә кысылды юан һәм мыскыллы итеп көлде.

– Куркытмагыз, мин инде сезнең кебекләрне күп күрдем.

– Без «кебек» түгел, без… үзебез, – дип җавап бирде юан.

– Браконьерлар бөтенесе дә бериш.

– Син, давай, акыл сатма. Акыл үзебездә дә җитәрлек. Исән чагыңда сыпырт моннан. Син безне күрмәдең, без – сине, – диде район сунарчылар җәмгыяте рәисе, усал карап.

– Сез китмичә, мин таудан төшмим. Берәр җәнлек атсагыз, авыл Советына барам, районга, администрациягә. Үткән атнада ике болан атканыгызны да язып бирәм.

– Дүрәк, нинди ике болан тагы? - рәис аптыраган булды.

– Сез очып киткәч, мин килеп карадым, вертолётка бәләкәй чанага төяп алып баргансыз. Ичмасам, эч-карыннарын да яшермәгәнсез…

Рәис эндәшмәде, кызарды-бүртенде, Габиттан мондый сүзне, күрәсең, һич көтмәгән иде. Ә юан һаман үзенекен талкыды:

– Сәгыйтов, бу бомж белән килешеп булмаска охшый. Бигрәк тискәре нәрсә. Әйттем бит, манчыйк та куйыйк дип. Тыңламадың. Хәзер сасысы чыгачак.

– Болай да чыкты инде, – диде рәис теш арасыннан. Шуннан Габитка борылды. – Син, кем, чыннан да, таудагы Ходай малын сакларга әйтәсеңме? Кирәкме ул сиңа? Шулай үтә кызыл булып йөрүеңне һич аңлый алмыйм.

– Аңлый да алмассың, сез бит бүтән сословие кешеләре.

– Нинди сословие тагы?

– Кулланучылар, ашаучылар, таләп итүчеләр, боерык бирүчеләр…

– Да, син беркатлы гына түгел, кем. Шулай да комачаулама безгә, яме? Шәһәрдән олы-олы абзыйлар килгән, аларга позарез бер болан кирәк. Шуны биреп җибәрергә иде бүген.

– Агай-эне, түрә-кара, начальник… Таудагы киек җитмәс аларга.

– Сәгыйтов, бу бомжың тәмам шашты бит, давай, манчыйм да куям, ә?

– Без генә түгел, бездән башка да аулыйлар, син үзең дә буш йөрмисеңдер әле, сиңа да җитә, миңа да, – дип маймылланды рәис. – Чөнки табигатьнеке беркайчан да бетми, үсеп тора, үрчеп тора.

– Сезнең сымак браконьерлар йөргәндә кайдан үрчесен? Күпме эшлим, бер дә үрчегәнен күргәнем юк әле, бетә генә бара. Мин сезгә шушы тауда күпме болан, поши, аю, бүре, хәтта ничә төлке йөргәнен әйтеп бирә алам. Сезнең сымаклар һәлак итмәсә, киләсе елга күпме үрчем бирәчәген дә якынча әйтә алам. Менә сез, сунарчылар җәмгыяте җитәкчесе, шуларны саклау өчен куелгансыз, ни намусыгыз белән законсыз атарга киләсез, җитмәсә, бер көтү кеше белән.

– Ярый, кем, ул тиклем дә суфи сыман кыланма. Безнең килүдә синең ни эшең бар? Мин тикшереп йөримдер, бәлки?

– Тикшереп йөргәнгә бик охшаган шул!

– Вакыт үтә, Сәгыйтов, кузгалыйк. Томан тагын куера башлады. Манчыйм да… – юан мылтыгын күтәрде – Надоел…

– Кызмагыз, сасысы чыгар дисез бит.

– Чыгармабыз… Этем дә таба алмаслык итеп берәр таш ярыгына тыгып китәрбез. Мин аңламыйм, бер бомж безгә сунар итәргә комачаулап йөри, ә без, өч мужик, шуңа хуҗа була алмыйбыз. Житмәсә, акыл өйрәтә, мыскыл итә, югары материяләр хакында лыгырдый, ә, Сәгыйтов?

– Эшне зурга җибәрмик. Хәзер кузгалырбыз, юанның түземсезләнүе рәиснең дә теңкәсенә тия башлады шикелле.

– Сәгыйтов, вәгъдә иткән болан кайда? Без алай килешмәдек…

– Аста көтеп тора, хәзер барып тотабыз.

Юан Габитка якын килде дә бераз гына күзләренә текәлеп карап торды, аннан яңагына китереп сукты. Габит ярый ла егылмады, юкса тау киртләченнән таш сыман тәгәрәп китеп башын яра йә умыртка сөяген сындыра иде, бары тик чайкалып кына куйды.

– Нокаут дип атала бу! – Юан, рингтагы кебек, кулларын йодрыклап уйнаткан килеш сикергәләп алган булды.

Габит яңагын тотты – сугу каты булды, шуннан иелеп таш алды да, әкрен генә торып, юанның башына төбәп бәреп җибәрде. Ләкин таш аның башына түгел, кулына тиде.

– Ну, сволочь, кулны… – дип ыңгырашты да юан, аркасына аскан мылтыгын алып, тиз генә төзәп атып җибәрде. – Мин сине!..

Пуля Габитның сул җилкәсен өтеп алды, ул чайкалып китте, кулы белән иңбашын тотып, җиргә чүгәләде. Чүгәләгән чакта, янә теге зур кошның канаты тигәндәй булды һәм шул мәлдә аткан кеше кычкырып җибәрде:

– Сәгыйтов, син кайда? Коткар, биткә ябышты, – ул ыгы-зыгы килә, тавышы калтырап, өзек-өзек чыга иде. – Күзне чукый бит! Ай-й-й…

– Сез аттыгызмы? Кем ябышты? – аскарак төшкән саен, район сунарчылар җәмгыяте рәисенең катгый тавышы ишетелде. – Чёрт возьми, сезне алып килсәң, бәлагә калып кына йөрисең инде. Сез аттыгызмы? Әйттем бит, атмаска дип. Манчыйм да манчыйм, имеш. Менә хәзер чынлап та сасысы чыгачак.

– Күзне сытты, ай-ай! Бернәрсә дә күрмим. Сәгыйтов, тизрәк бул, ал дим бит кошны…

Рәиснең өскә күтәрелгәнен, таш тәгәрәгәнен, ниндидер зур кошның канатларын җилпегәнен ишетә иде Габит. Әмма томан аша бернәрсә дә күренми. Нинди кош, кайдан килеп чыккан соң ул? Үзенең хәле хөрти, ярасы үтереп сызлый, туктаусыз кан ага. Бераздан куе томан пәрдәсе кайсыдыр җиреннән ертылды да өскә агып китте һәм шул ук кыска гына вакыт эчендә Габит үзенә суккан, аннан аткан бәндәнең тезләнгән көе кулларын баш өстендә болгый-болгый, бөркетнең көчле тырнакларыннан битен сакларга тырышып селтәнүен шәйләде. Кош тегенең башын чукый, җәенке, киң канатлары белән ике яклап та гәүдәсенә шап та шоп суккалый. Кинәт Габитның күзен кош аягына бәйләнгән нәрсәдер чагылдырып җибәрде. Үз күзләренә үзе ышанмады. Бәй, аның бөркете түгелме соң? Бөркет баласының аягына балдак кидереп җибәргән иде, шул бит. Димәк, кош баядан бирле аны саклап йөргән, берничә мәртәбә баш очыннан гына очып, үзенең мондалыгын белгерткән. Һәм хәзер килеп, аңа куркыныч янаганда, дошманнарына ташланган. Ай, маладис, нинди акыллы кош булып чыктың! Әйдә, бәргәлә, чукы, исән-имин җибәрмәскә кирәк аларны, сиңа да күпме һөҗүм иттеләр, мине дә газапладылар.

Рәис юан янына менеп җитте дә, мылтыгын күтәреп, кошка төзәргә маташты.

– Сәгыйтов, нишлисең? Ата күрмә, миңа тигезәсең! – Юан ярылырдай булып кычкырды. – Берәр таяк белән сук йә кулың белән тот.

– Тидермәм, мин сезнең кебек кәкре кул түгел.

– Сәгыйтов, акылыңа кил…

Габит аяк астыннан таш алды да рәискә бәрде – бөркетне үтерәсе килми иде – аралары күп булса ун-унике метр чамасыдыр. Таш чак кына тегеңә барып җитмәде, ниндидер могҗиза белән көпшәгә тиде һәм шуның аркасында мылтык атып җибәрде. Ярый әле, пулясы бөркеткә дә, юанга да эләкмәде. Шуны гына көткән кебек, кош юанны ычкындырды да, ә-ә, син атасыңмыни әле, дигән сыман, рәиснең җилкәсенә барып та кунды. Кунды да канатлары белән шап-шоп суккаларга тотынды, рәиснең мылтыгы төшеп китте, ике кулы белән канатлардан сакланырга, битен капларга тырышты.

– Әй кем, ал бөркетеңне! – дип кычкырды ул, җан ачуы белән еландай боргалана-сыргалана, – күзне чукый бит!

Ә Габитның, аларны яклап, берни эшлисе килми. Курткасын салып ыргытты, аннан юка свитерын, күлмәгенең бер итәген ертып, яралы иңбашына каплады. Бөтен күкрәге, хәтта корсагына кадәр кан, менә бәдбәхет, кешегә атарга ничек кыюлыгы җитә. Сөйләшүенә, кыланышларына караганда зур түрәләр. Курыкмыйлар да, оялмыйлар да, кара эшләрен эшли бирәләр.

Ә рәис һаман кычкыра, ялвара, ничек тә бөркет тырнакларыннан ычкынырга тырыша. Бернинди дә ярдәм булмагач, абына-сөртенә, аска төшеп китте. Акрынлап томан таралды, дөресрәге, Габит утырган җирдән өскәрәк тартылды, һәм ул озакламый ике ак томан арасындагы ачыклыкта калды. Күңеленә ниндидер канәгатьлек килде, – боланны ала алмадылар, бөркет үзенең үчен дә, Габитның үчен дә кайтарды. Тик менә хәле генә бетә бара. Өйдә кая барганын әйтми китте, ичмасам, малаена булса да белгертергә кирәк булган. Хәер, Искәндәр мәктәптә иде. Кайдан эзләрләр икән соң? Ярый, чамаларлар, аның Торатаудан башка йөрер-барыр җире юк.

Көчсезлегеннән ыңгырашып иелгән иде, карашы артыш арасындагы чүпрәккә төште: әйе, аның галстугы ла! Һаман бар, һаман куакка бәйләнгән килеш тора! Теткәләнеп беткән, әмма ычкынырга уйламый да, әйтерсең лә Сәлимәсе йөрәгенә бәйләнгән! Кызыл тиз уңа дисәләр дә, әллә ни уңмаган, йөрәгендә һаман тере тәүге сөю хисе кебек… Сәлимәнең төсе, аның җансыз мәхәббәте билгесе, урланган мәхәббәтенең тере һәм бердәнбер шаһиты. Бәхетле итә алмаган икән дүрәк-моряк, хәзер ташлап кайтып, чит-ят халык арасында ялгызын калдырган. Ничек кенә яшәп ята икән бүгенге көндә, сирәк кенә булса да уйлыймы икән Габит хакында? Ә Габит үләргә җыена…

Ул тезләнде дә челтәргә әйләнгән галстукны кулына алды, авырлык белән чиште, сак кына тотып, ярасына каплады. Салды гына, күңеленә шулкадәр җиңеллек, рәхәтлек килде, әйтерсең лә яшь чагына, Сәлимә белән бергә артышка шушы галстукны бәйләгән вакытка әйләнеп кайтты. Күзләренә яшьләр тыгылды, иреннәре дерелдәде, куллары калтыранды, күлмәге аша саркып чыккан канның галстугын лычма итүен дә шәйләмәде. Әйтерсең лә аны дәрьяда йөзгән зур көймәгә утыртып алып киттеләр…

Күпмедер вакыттан вертолёт тавышы ишетелде. Ул бер өскә күтәрелеп, бер аска төшеп, әле уңнан, ә сулдан гүелдәде, акуланыкы сыман ак томшыгы әле бер урыннан калкып чыкты, әле икенче урыннан. Болыт-болыт томан арасыннан Габит аны күреп-күреп калды. Ни гаҗәп, вертолётка ияреп, йә аның алдына ук чыгып, бөркет тә оча! Байтак шулай адашып, томан арасыннан чыга алмый йөрде вертолёт белән бөркет. Беразга югалып та тордылар, аннан янә пәйда булдылар, тагы томанга чорналдылар.

Шуннан каты шартлау ишетелде. Ифрат көчле шартлау булды: тоташ тау селкенде, ташлар аска тәгәрәде. Аннан нидер шарт та шорт янарга кереште – борынына бензин исе, резина сасысы килеп бәрелде. Иңбашына каурый кисәге килеп яткач, бөркет баласының да һәлак булуын аңлады…

Габит көч-хәл белән генә торды, көчкә-көчкә генә сөйрәлеп, аска төшә башлады. Һаман томан, төшкән саен, ул куелана бара. Атлавы авыр, аяк асты тулы таш, зурларын урап үтәргә, вакларын атлап чыгарга туры килә. Хәле бетеп, шуларның бер тигезенә утырды. Кулы, иңбашы өзелеп төшеп килә, ә кан һаман ага да ага. Күз алдында бер Сәлимә пәйда була, бер Фәрзәнәсе, шуннан икесенең йөзе охшашып та китә һәм Габит аларның кайсысы хатыны, кайсысы сөйгәне икәнен аера алмый… Дәү әнисенең дә хәсрәтле йөзе күренеп кала, Искәндәренең: «Әти!» – дигәне дә колагына чалынгандай. Ә ниндидер кодрәтле тавыш кемнедер әрләгән дә сыман: «Әйттем мин сиңа, Нух, көймәгә кешеләрне нык сайлап ал, дидем. Күрдеңме, бәндәләр без биргән мөмкинлекне файдаланмады, нәфесләрен тыя алмады. Моннан соң мин аларга андый мөмкинлек бирәсем юк. Кадерне белмәгәч, яңадан туфан суы кубарам, Торатауны суга күмдерәм – бәндәләр үрчер урын булмаячак. Ә бу кеше егет икән, көрәште, җирне саклауны намус эше итеп карады. Менә шундыйларны көймәңә күбрәк алырга кирәк булган, Нух! Хәер, соң инде…»

Габитның хәле бетте, ә томан куерганнан-куера, гүя ул шушы иксез-чиксез ак дәрьяда, Нух көймәсенә утырып, Торатауны эзләп йөзеп бара…

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас