Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 март , 09:25

Фәнзәлия БƏДЕРТДИНОВА. “Миңа бернəрсə дə кирəкми...” (3)

Хəер-сəдака – акча бирү генə түгел, хəл белешү, бер-береңнең көн итмешеннəн хəбəрдар булу да ул.

Фәнзәлия БƏДЕРТДИНОВА. “Миңа бернəрсə дə кирəкми...” (3)
Фәнзәлия БƏДЕРТДИНОВА. “Миңа бернəрсə дə кирəкми...” (3)

(Ахыры.)

Авылда болай да хəзер хəер
бирердəй кеше калмаган иде.
Дөрес, хəер-сəдаканы мəчеткə
илтсəң дə була. Тик кемнəрнеңдер
күз күргəн кешегə биреп, аның
сөенгəнен күрəсе килə. Хəер-сəдака – акча бирү генə түгел, хəл
белешү, бер-береңнең көн
итмешеннəн хəбəрдар булу да ул.
Сөйлəшеп, аралашып утырулар
бүген һəммəсенə дə кирəк икəн ич.
Дəваханəдəн кайткач, хəл белергə
дип, башта үз тиңнəре капка юлын
япмады, аннан яшьрəклəр килə
башлады. Акрынлап аны хəер иясенə əйлəндереп куйдылар.
Монысыннан кыенсынды карчык.
– Миңа дөрес булмас, хəер
ятимнəргə тиеш. Минем бит улларым бар. Аннан, искечə укуым да
юк, – дип карады.
– Белгəнеңне укырсың, күңелең
ихлас булсын. Балаларың яныңда
түгел, көн итмешең ялгыз.
Улларыңның балаларын аякка
бастырасы бар. Сиңа да хəер тиеш
ул, – диделəр.
Бу абруйлы, хөрмəтле кешелəрнең сүзлəре иде. Алар ышанып,
чын күңелдəн əйткəч, карчык та
күнде, килгəн кешене борып чыгара
алмады. Чынында, хəер йөклəп
алырдай кемне табасың авылда?
Хəзер халык əллə эрелəнде, əллə
артык культурныйланды? Хəер дип
акча сузып кара син берəрсенə.
Ишетмəгəнеңне ишетерсең. “Мине хəер иясе дип мыскыл итəсеңмени?” – диярлəр. Шулай итеп,
белекле, инсафлы карчыкка авылдашлары үзлəренең җирдəге
гөнаһларын ярлыкаучы, югалту
үкенечлəрен җиңелəйтүче, юатучы,
фанилык белəн бакыйлыкны бəйлəүче вазыйфасын йөклəде.
Өенə, йорт тирəсенə дə башкача
күзлектəн карады ул. Карты белəн
икəүлəп гомер буе тырышып
өстерəде алар тормыш йөген.
Заманында бер казыксыз җирдə
кешенекеннəн ким булмаган дөнья
кордылар. Үсə бара балалары кул
арасына керде. Картыннан соң нык
калган йорт-кураның вакытлар узу
белəн ава, кыйшая барган җирлəрен уллары кайткан чакларында
ныгытып торды. Менə буяу заты
кермəгəнгə байтак булган. Язга
чыккач та тəрəзə рамнарын,
йөзлеклəрен буятты. Түбə калайларын, гəрничлəрне дə буяп җибəргəч,
йорт тирəсе болытлы көннəрне дə,
əле генə төшкəн кəлəштəй балкып,
нурланып, очка ямь биреп утыра
торган булды. Бик кыйбатка да
төшмəде. Нишлəп шуларны əллə
кайчан эшлəтеп куясы итмəгəндер.
Малайлары, эшлəреннəн канəгать булып:
– Урам як капка белəн койманы
сайдингтан эшлибезме əллə, – дип
кызганнар иде дə, аналары ризалашмады. Тимердəн тотылган коймалар эчендə җанына кысан булыр,
яшелчə-җимеш тə үсмəс кебек
тоелды.
Өй эчен дə күптəн үзгəртергə
кирəк булган икəн. Үзлəре картаеп
бара бит, кызлары быел да кайта
алмады. Шуңа бүлəк сыман итеп
акча җибəргəннəр. Мондый “бүлəклəр” ел саен килеп тора аңа. Карчык
зур акчаларга өйрəнмəгəн, ничек
тотынырга да белми. Хəзер бит
əйбер хакы төрлечə, белмəгəн баштан алданып куюың да озак түгел.
Шуңа ул балалары җибəргəн акчаларны салып кына куя. Əйдə
үзлəренə кирəге чыгар, дип уйлады. Быел исə бераз расхутланырга
булды əле. Өй эченең күпме ышкып
юсаң да агармый торган бүрəнəлəрен сагыз исе килеп торган сапсары чыршы такталар белəн эчлəп
җибəрделəр. Тəрəзəлəргə, өске
рамнардан аз гына уздырып, ап-ак
челтəр элде, ачык төстəн пəрдəсен
тектереп алды. Сандыгында
бүлəккə кайтарылган урын-җир
җəймəлəре, япмалар, юрганнар
байтак җыелган икəн. Барын да
яңага алыштырды. Нурга коенган
өенə карап, бала-чага сыман, əллə
кояш безнең турыны гына шулай
мул яктырта инде дип уйлап куя иде.
Эшен тəмамлап, башкарылганына сокланган сынаучан оста кебек,
моннан соң ул күрше-тирə йортларга, авыл урамына игътибарлап йөри
торганга əйлəнде. Авылдан бик
чыгып йөргəн кеше түгел, чагыштырсаң, үрнəк алам дисəң, мондагылары да җиткəн икəн. Дəваханəдə
ятканда кызын бəйрəм каршыларга
өйрəткəн хатынның: “Урамга да
чыршы чыгарып утыртыгыз, утларны яндырып куегыз!” – дигəнен һич
онытмады. Дөрес əйткəн бит, нинди
белекле хатын булган. Шулай үз
яшəешең белəн уртак йортка ямь
өстəргə кирəк икəн.
Авылларны тагын бернəрсə җəфалый. Мал асраучылар сирəгəйгəч, урамнарны, тыкрык буйларын, бакча артларын əйткəн дə
юк, тигəнəк, кычыткан басты.
Болынмыни, печəннəре җитеп,
үлəннəр чəчəк атып утыра. Үз
турыңны гына чабып өйсəң дə, ярты
кышлык печəн чыга, валлаһи. Бу
яклап та аңа сүз тидерə торган
түгел. Уллары, оныклары кайтып
җитешмəсə, чалгысын җырлатып
янап, үз турысын чабып кына тора.
Силсəвит башлыгы бер җыелышта
“əнə шул ападан үрнəк алыгыз”, дип
сөйлəгəн дə əле, рəхмəт төшкере.
Кибеткə чыкканында я авыл очындагы ахирəтлəренең хəлен белергə
барганда карап уза. Əйе, хəзер
авылларында хан сараедай йортлар да бар. Алардан чыккан байлар, зур начальниклар җəйгелеккə
кайтып йөрергə диварлар төзеп
куйдылар. “Себер” дигəн якларда
эшлəп йөргəн яшьлəрнең йортлары
да авылны ямьлəп тора. Хəлəл
көчлəре белəн корган дөньяларының рəхəтен күрсен инде
балакайлар.
Күптəнге, искечə эшлəнгəн булса
да аның йортының да үз яме.
Вакытында авыллары белəн диярлек мəш килеп өй яңарттылар.
Алты тəрəзəле, калай түбəле,
күтəрмəлəре биек итеп эшлəнгəн
йорт – шул заманның истəлеге. Тик
хəзер кайсыларының хуҗалары
бакыйлыкка күчте, кайсын юк кына
хакка сатып җибəрделəр. Хуҗасызлары исə, вакытсыз картайган
кешелəр сыман бирешеп, моңсуланып утыра. Бик искелəре
җимерелеп, урыннарында җиргə
сеңде. Ялгызлыкны кешелəр генə
түгел, йортлар да авыр кичерə шул.
Аныкында ут яна əле. Байларның
таш диварлары күлəгəсендə дə
югалмый. Ул зур йортларның
егермелəп тəрəзəсенең берсендə
генə уты пыскый бит. Əйе, нəрсə
дип төзилəрдер болындай зур
сарайларны, үзлəре бер бүлмəсендə тычкан утыдай лампа
яндырып утыргач. Ə аның өе əллə
зур булмаганга, якты нуры, эчкə
сыймагандай, бар тəрəзəлəреннəн
урамга эркелеп чыга.
Үткəн еллар кайтавазы булып,
авылда нигезе суынганнарның
кадерле истəлеклəрен яңартып,
балачак, яшьлеклəрен хəтерлəтеп
утыра мондый йортлар. Инде
үзлəре картаеп барган буын
кешелəре аның янына хəер бирергə
дип кенə түгел, үткəннəре белəн
очрашырга, шул еллардан берəр
хис, хатирə яңартырга дип килə бит.
Карчык моны сизми, белми дисезмени?
Бу дөньяда барысы да исəпле
икəн. Аңа да соңгы еллары санап
кына бирелгəн булып чыкты.
Дəваханəдə терелеп аякка басуын-
нан соң төгəл биш ел яшəде.
Авыртынмый, сызланмый, авылның
кирəкле кешесе булып үткəрде бу
елларны.
Кышның бер кичендə үзенчə бар
мəшəкатьлəрен төгəллəп йокларга
ятты. Утын сүндерер алдыннан
пəрдəне тартып тəрəзəдəн карады.
Тышта кар яктысы иде. Ай да калыкканмы, күк йөзенең уртасы якты.
Офык читлəре генə каракучкыл
төстə булып, күз күреме ераклыкта
караеп күренгəн җир белəн тоташа.
Буран чыгасы көннең алдыннан
гадəттə шулай була. Иртəгəсен туачак шул матур көнне күзаллап,
йокыга талды. Һəм башкача уянмады.
Икенче көнне буран чыкты. Яңа
елдан соңгы, бар галəмне акка төрə
торган, ул яраткан җиңелчə, җылы
буран. Бер үк кенə бəндəлəргə зыян
китермим, дөньяларга авырлык
салмыйм дип яшəргə тырышкан,
фанилыкта үзенə күптəн тиеш
рəхəтлеклəрне кыенсынып кына
кулланган карчык шул рəвешле
йоклап киткəн җиреннəн бакыйлыкка күчте. Авыртыну-сызлануларсыз,
уфтанусыз калдырып китте
дөньяны. Бу кадəр җиңел үлем
миңа тиеш идеме, бик артык хөрмəт
булмасмы, дип икелəнергə, кыенсынырга өлгерми дə калды.
...Язын, җирлəр ачылып, аяк асты
бераз ныгынгач та, авылның борынгыдан яратып эчкəн чишмəсе янына
ят машина килеп туктады. Чынлап
та ят иде машина. Зур булмаса да
уңган, булдыклы останыкы сыман
кирəкле корылма, җиһазлары
үзендə. Беркетелгəн җир боравы,
күтəргече, чүмече, йөк сала торган
тартмасы да бар. Заводта
эшлəнгəнгə охшамаган. Шул берəр
булдыклы адəм кирəк дип тапкан
өстəмəлəрен үзе корыштыргандыр.
Кешелəре дə җитез, булдыклыга
охшап тора. Кабинадан төшеп,
чишмə тирəсен карадылар, кулларын сузгалап, тирə-якка төртеп
күрсəтеп нидер сөйлəштелəр. Үзара
киңəштелəр, ахры. Аннан эшкə
керештелəр.
Авылда хəзер җиңел машина
күбрəк йөри. Хəер, эшлекле
адəмнəре дə юк чутында бит.
Трактор гөрелдəгəн тавышны
ишетсə, авылныкылар хəзер, йортта булсалар, капкадан үрелеп, өйдə
икəн, тəрəзəдəн карап, кем бу,
нишлəп йөри дип, үз эшлəрен читкə
куеп, кызыксыналар. Кулларыннан
эш төшкəн, əмма күңеллəрендə
шушы туфракка тартылу гомерлəре
буе калачак кешелəрнең авылларның кабат тернəклəнүенə өметлəнүе инде. Күренə башлады бит
андыйлар да. Я берəрсе мал
үрчетергə тотына, я яшелчə үстерə,
аларныкы кебек төпкел авылларда
да чирəм баскан басуларны
эшкəртүчелəр дə бар. Бу юлы да
машина гөрелтесе игътибарсыз
калмады.
Чишмə кешелəрнең бакча артындагы тау астыннан агып чыга. Ерак
түгел, кул сузымы гына ара. Тигез
болыннан ашыкмый гына агып,
ярларын урыны белəн кəҗə талы
баскан инешкə кушыла. Борынгыларның авыл өчен шушы урынны
сайлаулары да, мөгаен, чишмə
өчен булгандыр əле. Чишмəне
карап торганнар, аңа кышын да юл
өзелмəгəн. Соңрак та шулай дəвам
итте əле. Тик берзаман урамнарга
су колонкалардан гына килə башлады. Тимер торбалар аша йөрсə
дə, суы йомшак, тəмле иде.
Ун-унбиш йорт аша урамнарга куелган колонкаларга рəхəтлəнде
халык. Шул рəвешле чишмəгə юл онытылды.
Дөнья куласа, əйлəнə дə бер баса
шул. Колонкаларны һəрдаим карап,
төзеклəндереп торырга кирəк.
Колхозлар таралгач, билгеле,
суүткəргеч тə хуҗасыз калды.
Торбалар тегеннəн дə, моннан да
тишелə, я насосы ватылып чыга.
Ватыклыкларны төзəтеп өлгерə
алмагач, ахырдан су бирү бөтенлəй
тукталды. Бала-чага, мал-туар
төшеп имгəнер дип, аларның коеларын күмеп куйдылар. Тимер
колонкаларга ия шунда ук табылды. Кая, ничек югалганнарын сизүче
дə булмады. Сəрхүшлəр һушлырак
булып чыкты, металл сыныгына
илтеп тапшырдылар. Ярар, аларга
да нəрсəдер тиештер бит инде.
Сəрхүш дигəннəребез дə шушы
авыл кешелəре – социализм, коммунизм төзүчелəрнең җиде юл
чатында калган соңгы буыны иде.
Бакча артларындагы тау битлəвендəге мəшəкатьне ни булыр бу
дип, карап торган авылныкылар да
берəн-сəрəн, икешəр-өчəр булып
эшем иялəренең ни кылганын үз
күзлəре белəн күрергə килде.
Ят машиналы адəмнəр чишмəне
терелтə иде. Терелтə дип, исəн иде
ул. Суын тирəнəйтəлəр, агым юлын
ачалар, тирə-ягына таш түшəп,
өстен чардуган сыман түбəлəп
алырга җыеналар. Су улактан гына
агып чыгачак. Болар су чыганакларын төзеклəндерү өчен махсус
оешкан кешелəр икəн. Үзлəренең
проект сыман сызымнарын да
күрсəттелəр.
Халык бу яңалыкка бик риза иде.
Тик бер сорау килеп калыкты.
Əлеге сорауны бу эшлəрне үтеп
барышлый күреп калып, машинасын бирегə борган авыл билəмəсе
башлыгы бирде.
– Ниме соң, егетлəр, чыгымнары
күпме булыр икəн? Аны быелгы
бюджетка кертмəгəн идек бит əле.
– Хакы түлəнгəн. Авылдашыгыз
Гөлфəриха Хисмəтуллина дигəн
кеше былтыр ук түлəп куйган иде.
Көздəн тотынырга өлгерə алмый
калдык. Шуңа менə быелгы сезонны сездəн башладык. Əбекəй үзе
мəрхүмə булып киткəн икəн, урыны
оҗмахта булсын.
– Чишмəне тергезергə дигəн уй
бар иде ул… – дигəн булды башлык. – Кул җитеп бетмəде.
Башкалар эндəшмəде. Кемнəрдер
ярдəмгə алынды. Озакка сузмадылар, ике көннəн чишмə тирəсе
килеп-китеп йөрер өчен уңайлы
урынга əйлəнде. Күзен тирəнəйтеп
ачып җибəргəч, суы кайнап, ургылып чыга башлады. Инешкə төшкəн
агымы да иркенлəп, җəелеп китте.
Эшне төгəллəгəч тагын бер сорау
калыкты.
– Башка авылларда чишмəлəрнең
исемен матурлап язып куялар.
Сездə ничек итəбез?
Чишмəнең исеме юк иде. Электəн
дə “Чишмə” дип кенə йөртелгəн.
Исемнəр күп чишмəле авылларда
гынадыр. Аларныкы – бердəнбер.
Осталарның берсе:
– Əби боларны хəергə эшлəтəм
дип сөйлəнгəн кебек иде… – дип,
сүз агышына оеткы салмакчы иде дə…
Исем кушабыз димəделəр. Чишмə
икəне күренеп тора бит. Үзлəре генə
түгел, юл өсте булгач, башка авылныкылар да машина белəн килə.
Язып куюдамыни хикмəт? Авылдашларга ничек таралгандыр,
“Гөлфəриха карчык терелткəн
чишмəгə хəер” дигəн мəгънə кагылып калды. Тик бу мəгънə сəдака
дигəнне аңлатмый. Кешелəр
күңелендə ул, заман нинди калыпларга кертсə дə, авылның беркайчан да югалмаячак юмартлыгын,
киң күңеллелеген, ихласлыгын
гəүдəлəндергəн мəңге тынмас
Чишмəсе булып калачак иде.

Фото: Freepik.

Фәнзәлия БƏДЕРТДИНОВА. “Миңа бернəрсə дə кирəкми...” (3)
Фәнзәлия БƏДЕРТДИНОВА. “Миңа бернəрсə дə кирəкми...” (3)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас