Атна чагыштырмача тыныч үтте. Вертолёт күренмәде, Габит та тауга менмәде, район сунарчылар җәмгыятеннән дә чакыртмадылар. Әмма шушы тынлык арасында берничә гаҗәп хәлләр булып алды. Аның кайсылары эшенә кагылды, кайсыларының бернинди дә мөнәсәбәте булмады, шулай да һәркайсы, Габитның фикеренчә, иртәме, соңмы булырга тиешле вакыйгалар иде.
Беркөн кич Искәндәре урамнан бите тырналып, шешенеп кайтты.
– Нәрсә булды, сугыштыңмы? – дип сорады Габит, улы капкадан ишегалдына керү белән.
– Малайлар тугайда кырмыска оясын туздырды, мин, актармагыз, бу аларның өе бит, дигән идем, көлештеләр дә башымны ояга тыктылар, аннан тукмадылар, – дип еламсырады Искәндәре.
– Имгәнмәдеңме?
– Борын канады да, бер теш сынды, менә, – малай кесәсеннән тешен чыгарып күрсәтте. – Карт әнием кырмыскага кагылырга ярамый, алар да – җан иясе, кырмыскалар бетсә, кешеләрнең теше коелыр ди бит.
– Тимәсәң дә койганнар бит әнә тешеңне.
– Ә мин алар белән каршы сугыштым. Илдарның борынын канаттым, ул котырта малайларны.
– Ярый, бүтән сугышып йөрмә.
Улы эндәшмәде. Әтисенең шулай диюенә һәм әрләмәвенә шат иде шикелле.
Малае белән горурлана да, кызгана да аны Габит. Шушы юлдан барса, тормышта яшәве аңа кыен булачак – холкында бүгеннән үк гаделлек тойгысы көчле.
– Илдар дигәнең кем малае соң? – дип сорады Фәрзәнә, өйгә кереп хәлне кыскача гына сөйләгәч.
– Әбүбәкернеке, – дип җавап бирде Искәндәр, мышкылдап.
– Һаман шул Әбүбәкер! Без алардан гел шулай дошманлык күрербезме инде хәзер? Аталы-уллы бандитлар. Үзе безгә килеп урлашып йөрүе җитмәгән, хәзер малае этлек кыла. Бу нинди эш инде, ә? Милициягә әйтергә кирәк. Барам, үтен сытам мин ул алкашның!
Фәрзәнә киенә дә башлады.
– Йөрмә, Фәрзәнә, бала белән бала булма. Бүген сугышырлар, иртәгә дуслашырлар. Үзем сөйләшермен Әбүбәкер белән.
– Сөйләштең бит инде, тыңладымы? – Фәрзәнә җилләнеп чыгып та китте.
Дәү әнисе Искәндәрне чишендереп юындырды, юатты, ашатты, әмма әрләмәде, гәрчә үзенең тәрбиясе нәтиҗәсендә тукмалганын бик яхшы аңлый иде.
– Шуннан, – диде Габит, Фәрзәнәсе кайткач, сугышып китмәдегезме?
– Сугышып карасын! Әйттем барысын да. Үзенә дә, хатынына да. Күркә кебек кабарынып йөрмәсеннәр.
Габит эндәшмәде, дәү әнисе ирен чите белән генә елмайды.
Иртәгесен иртән трактор арбасының кузовына акбур белән ниндидер сурәт төшерелгәнлегенә игътибар итте. Таякка да, кыярга да охшаган әкәмәт. Кичтән юк иде. Искәндәрнең эшедер, дип уйлады, әлеге сурәт өйалды баскычында басып торган җирдән күзенә чалынгач. Болдырдан төшеп, капкасына күз салган иде, анда да шундый ук сурәт төшерелгән булып чыкты. Якынрак килеп караган иде, пуля сурәте икәнен аңлады: бер ягы олы, икенче ягы тупыйк һәм гильза өлеше агартылган. Ул белми буламы инде пуляны – гомере буе корал белән эш итә. Башына суктылармыни: бу бит «метка»! Тегеләрнең генә эше, безгә тагы комачаулап йөрсәң, маңгаеңа шушындый пуля алачаксың дип искәртүләре. Кайсы арада ясап киткәннәр диң?! Теге тычкан күз, әрекмән колак килеп йөрмәс, Әбүбәкернең генә этлегедер, мөгаен. Бүтән кем булсын? Бер шешәгә әнисен сатып җибәрер бәндә бит ул. Кичә Фәрзәнә әрләп киткән өчен, шул рәвешле үч алуы инде.
«Метка» турысында Габит өйдәгеләргә әйтеп тормады – янә олы гауга куптарачак хатыны. Әмма, ни галәмәт, иртәнге чәй артында дәү әнисе бүген күргән төшен сөйләп һушын алды. Шушыннан соң безнең акылдан өстенрәк, безгә буйсынмаган, безнең белән идарә иткән, бар нәрсәне бер тәртиптә тоткан ниндидер югары көч, югары аң юк дип әйтеп кара! Хактыр, бөтен нәрсә бер-берсе белән бәйләнештә, гомуми бер җитәкчелектә, шулай ук кешелек дөньясы бербөтен, үткәнебез белән бүгенгебез аерылгысыз икән!
…Олы бер суда йөзәбез, имеш. Атналар, айлар буе йөзәбез. Бара торгач, ашарга ризык, эчәргә су бетте, кешеләр, тәмам хәлсезләнеп, көймә төбенә егыла башлады, ә коры җир күренми дә күренми. Янә байтак йөзгәч, еракта-еракта бер тау түбәсе шәйләнде.
Шатлык-куанычның чиге юк, хәлсезләнеп егылганнар, аякка басып, ишкәккә утырды: барысының да тизрәк коры җиргә җитәсе килә. Тик бәла: тычкан көймә төбен кимереп тишкән дә куйган! Көймәгә су тулып, әкренләп бата башлады. Нишләргә белми аптырашып, куркышып йөгерешкән арада елан, койрыгын тыгып, әлеге тишекне каплады, без күмәкләп көймә төбенә җыелган суны түгәргә тотындык. Көймә батудан котылды, ә явыз тычкан, шаркылдап көлә-көлә, суга сикерде дә зур балыкка әверелеп, алда күренгән тауга карап йөзеп китте. Килә торгач, көймә батты, елан гына коткара алмады, бәлки, тычкан-балык янә дошманлык кылып икенче җирдән тишеп киткәндер. Синең белән мин, Габит улым, бер ишкәккә ябышып, Торатауга йөзеп җитә алдык. Ә байтак халык, мал-туар, кош-корт, киек-җанвар су төбенә китте…
– Дәү әни, шул ук төшне мин дә күргән идем бит! – дип кычкырып җибәрде Габит. – Гаҗәп: нәкъ шундый төш иде, билләһи.
– Бер дә гаҗәп түгел, – диде дәү әнисе, оныгының сүзләренә бер дә аптырамый. – Бар нәрсә Аллаһы Тәгалә иркендә, ул һәммәбезнең аңында, безнең аң – аның ихтыярында. Рухыбыз уртак, бертөрле төш кергән безгә. Ә тычканнан сак бул, ул синең яныңда гына йөри, көймәңне тишеп куймасын!
Шул ук көнне ишегалдында тракторы белән булышып йөри иде, аларның өй турысына җиңел машина килеп туктады да капкадан бер кеше керде. Тәбәнәк буйлы, нык гәүдәле бу ир уртасының атлавы ышанычлы, карашы тәкәббер.
– Саумы, Габит, – диде ул, тишердәй карап. Күрешергә кулын сузмады, башын гына какты. Ишегалдын күздән кичерде, утынлыктан бүкән табып, шуны трактор янына тәгәрәтеп китерде дә шуңа утырды, тәмәке кабызды, тирән итеп суырды, озак итеп, авыз-борыныннан төтен чыгарды.
– Аптыраттыммы? Шамил мин. Танымыйсыңмы? Танымасаң да гаҗәп түгел, байтак гомер үтте бит. Ә син әллә ни үзгәрмәгәнсең, – ир кабаланып тартты, капкадан хәтәр ышанычлы килеп керсә дә дулкынлана башлаганы сизелә иде. – Моннан унбиш ел элек, Торатауда йөргән вакытыгызда, Сәлимәне алып киткән идем бит.
Габит көтелмәгән сүздән дертләп китте, кулыннан гайка ачкычы төшеп китте хәтта. Тельняшкалы егет! Унбиш елдан соң нәрсә дип килде икән? Сәлимә белән бер-бер хәл булганмы?
– Кайда соң Сәлимә, исән-саумы дип, нигә сорамыйсың? – Шамил үзе өреп чыгарган төтен арасыннан, күзләрен кысып, Габитка текәлде. – Ничә ел яшәдек, сине оныта алмады: миңа Габит дип эндәште, төшендә синең белән сөйләште, ә мин, дүрәк, тора-бара онытыр, язмышына күнәр дип өметләндем. Булмады, – Шамил түмәрдән торды да йөренергә тотынды, үзе, кабаланып, тәмәкесен суырды, беткәч, икенчесен кабызды. – Кем икән, нинди икән ул шулай оныта алмаслык супермен дип, махсус күрергә килдем менә.
– Ә Сәлимә кайда?… – Габит тамак төбеннән ике сүз сыгып чыгарды.
– Унике яшьлек кыз белән икесен калдырдым да кайттым да киттем.
– Кайда калдырдың?
– Бәй, кайда яшәгәнне дә белми идеңмени? – Шамил гаҗәпләнгәндәй итте. – Егет булгач килерсең дип көткән идем әле мин. Казахстанга алып киткән идем бит. Атна булды инде кайтуга. Авылга, – Шамил авылының исемен атады – ул район үзәге булып чыкты. – Тагы чыгып китәргә ният, хәзер инде Себергә. Китәр алдыннан, сине күрим дидем. Так что Сәлимәкәй янына бара аласың. Уйласаң, адресын да бирермен. – Шамил ирен чите белән генә мыскыллы көлеп куйды. – Син чынлап та безнең кая киткәнне белмәдеңме?
– Юк.
– Белсәң эзләп барыр идеңме?
– Юктыр. Үсмер генә идем бит.
– Ә егет булгач?
– Талпынган чаклар булды, бигрәк тә армиядән кайткач. Тормышка чыккан кыз янына ничек барасың? Сез монда ук өйләнешеп киткән идегезмени?
– Юк. Унбиш яшьлек балага ничек өйләнәсең? Казахстанда эшләгәндә очраклы гына танышкан якташ хатынга, ә ул Сәлимәнең туганнан туган апасы иде, төбәп бардык. Ата-анасы каршы иде дә, алып качтым, ә үзенә, кунакка алып барам, дип хәйләләдем. Хәер, апасы, чакырып, хат та язган иде аңа, кил, русча укырсың, кеше булырсың, дип кызыктырып. Отпускыга кайткан чагымда шул хатны минем аша җибәрде. Күз төште кызга… Тегендә мәктәпне бетерде, шуннан медучилищены, эшкә урнашты. Мин төзелештә эшләдем. Яше җиткәч язылыштык инде. Ялгышканымны берничә ел үткәч кенә аңладым. Көчләп яраттырып булмый икән, – Шамил тәмәкесен җиргә ташлап, ачу белән изгәләде. – Ярар, хәзер ул турыда сөйләүнең мәгънәсе юк инде. Күрдем. Гафу ит, Шварценеггер да, Ален Делон да түгелсең, нәрсәңне ошаткандыр, аптыраш.
Кинәт капка ачылып китте дә, йөгерүдән хәле бетеп, Искәндәр кайтып керде. Әтисе янына йөгереп килде, сарылып, аның биленнән кочаклады, ят кешегә сагаеп-оялып кына карады да, шулай ук йөгереп, өйгә кереп китте.
– Улыңмы?
– Әйе.
– Димәк, өйләнгәнсең, гаиләң бар. Тормышың да бөтенгә охшаган. Димәк, Сәлимәкәйне эзләп барасың юк. Гафу ит теге чак өчен. Хотя нигә гафу үтенергә? Язмыш… – Шамил беравык эндәшми, каядыр читкә карап торды. Нәрсәдер кинәт исенә төшергәндәй, кисәк кенә Габит ягына борылды. – Тагы бернәрсә: әтием белән борчагыгыз пешми икән…
– Әтиегез белән? Кем ул? – Габит, бернәрсә дә аңламыйм дип, җилкәләрен җыерды, кулларын җәйде.
– Минем әти гомер буе дигәндәй башта райкомда, аннан администрациядә эшләде. Ниндидер мутлыкларын табып чыгарганнар да район сунарчылар җәмгыятенә председатель итеп куйганнар. Почётная должность. Элекке гадәт буенча онытканда бер сунарга чыккалыйм, чыккан саен, Габит очрый, аяк чала, ди.
– Бәй, Сәгыйтов агаймыни? Зарлана, болан, поши атарга комачаулый, диме? Ә бит дөресен әйткәндә, ул үзе ата, сезон кагыйдәләрен боза, җитмәсә, районнан, шәһәрдән әшнәләрен ияртеп кайта. Вертолёт белән йөреп аталар.
– Мин аңлыйм, беләм шулай икәнен, аны якламыйм, тик шуны гына әйтергә уйлыйм: сак бул әтидән. Ул – алдына куйганын эшләмичә туктамый торган кеше.
Шамил кергәндәге кебек ашыкмады, тәмәкесен туктаусыз суыра-суыра, әкрен генә атлап барды капкага. Аны чак кына ачты, шакылдатмый гына япты, машинасын кабызды да зыр борылып китеп тә барды.
Озак басып торды Габит, аңына килә алмый. Ничек бәйләргә, ничек кабул итәргә белмәде ишеткәннәрен, Сәлимәнең исән-сау икәненә куанды, еракта, хәзер инде икенче илдә, көн итүенә көенде.
Габит район сунарчылар җәмгыятенә барып килергә ниятләде. Таныклыгын кайчан кайтарып биргәннәрен яки бирмәгәннәрен нигә көтеп ятарга? Бәлки, айлар буе чакырмас тычкан күз, әрекмән колак, айлар буе ул шулай эшсез, димәк, эш хаксыз утырырга тиешме? Бирмәсә, авыл хакимияте башлыгы белән сөйләшеп карар, берәр эш сорар, алмаса, бүтән вариантлар эзләр. Габит ишегалдына чыкты, трактор арбасының кузовына төшерелгән «метка»га янә күз салды. Әйе, бер дә малай-шалай кулына охшамаган, олы кеше тарафыннан ясалган. Чынлап та, үзе әйтмешли, пулясын «ялгыш» тидерергә ниятлидер тычкан күз, әрекмән колак. Хәер, ялгыш булмый инде хәзер, чынлап була. Башта психологик һөҗүм, куркыту, өркетү, аннан маңгаеңа шап! Әгәр ауга килгәннәрнең аяк астында буталып йөрсәң… Габит, машинасына утырып, авыл очындагы автобус тукталышына җиткән иде генә, шәһәр ягында вертолётның акуланыкы сыман ак томшыгы, томшыгы өстендә бертуктаусыз һава ерткан винт сызыгы күренде. Әйе, киләләр, үткән атнадагы аулары уңышлы үткәч, дәртләнешеп киләләр, тагы да мулрак табышка өметләнеп киләләр. Бүтәннәрдә, табигатьтә, киек-хайваннар дөньясында аларның эше юк, үзләренең тамакларын туйдырсалар, корсакларын тутырсалар, шул җиткән. Алай дисәң, тамак дип килмиләр инде алар, ач утырмыйлар, байлык алар кулына тамып кына түгел, агып керә. Кызык-тамаша табып, гади кешегә үзләренең көчен, властен күрсәтер өчен, без курыкмыйбыз, безгә, югары кастага, бөтенесе дә ярый, безгә берни булмый, дип әйтер өчен йөриләр.
Районга барудан фәтва юк – эшем кешесе җитәкче, мөгаен, шушылар беләндер. Алардан калмас, өлеш чыга бит, аракысын да эчә, көчлеләр арасында йөрүдән үзенә ләззәт таба, үзен шулар белән тиң куя. Габит машинасын җәһәт кенә кире борды да, өенә кайтып, киемен алыштырды, итек киде һәм, ашыгып, Торатауга юнәлде.
Аяк асты лычкылдап ята. Кар эреп, урыны-урыны белән үлән арасын су баскан. Тау битенә күтәрелгән саен корырак, ак томан сарган, өстәрәк ул куелана, агара бара. Габит бер томан эченә кереп югала, бер ачыклыкка килеп чыга. Мөгаен, элек йөргән тирәгә килерләр, дип уйлый ул, чөнки тау битенең әлеге урынын куаклар каплаган, болан, поши, төлке, башка киек-җанвар ешрак шул җирдә йөри. Болай зур гына мәйдан ул, әмма ике-өч кешегә тезелеп сөзеп чыгуы бернәрсә түгел. Ачыклыкка качып чыккан киекне атып алуы берни тормый. Үзенә күрә капкын инде бу агачлык.
Кабаланып, ташка эләгеп егылып та китә, чокырга да барып төшә, әмма тауга күтәрелүен дәвам итә Габит. Томан эченә кергән иде, канатларын Габитның башына суга язып, зур кош очып узды. Тыгыз һава дулкыны битенә бәрелде хәтта. Шуның артыннан ук сөйләшкән, кычкырган тавышлар ишетелде. Теге агачлыкны камыйлар, йә камап-куып, җанварны ачыклыкка чыгарганнар да хәзер атарга чамалыйлар, ахры. Кай арада вертолёттан төшкәннәр, кай арада тауга күтәрелеп өлгергәннәр диген?! Хөкүмәт эшендә берсе дә мондый җитезлек күрсәтмидер әле.
(Ахыры бар.)
Фото: Freepik.com