(Дәвамы.)
– Гранат алдыгызмы? Виноград
беткəнмени? Урамга да чыршы
чыгарып утыртыгыз. Тышкы утны
кабызып куегыз. Якты, ямьле булсын!
Хатыннарның икенчесе янына
кызы килергə җыена. Анысының
телефонга исе китми, артык шылтыратып бимазаламыйлар да.
Барысы белəн дə сөйлəшеп вакыт
сарыф итə торганга охшамаган. Бик
тыныч, бик сабыр күренə. Балалары
озак көттермəде. Икесе дə студентлар икəн. Тормышта тагын бер кызы
барлыгы аңлашылды. Балаларына,
аннан бигрəк тə үз-үзен тотышына
караганда, яше байтак булырга
тиеш. Тəрбиялелеге, тотнаклылыгы, укымышлылык кыяфəтеннəнме,
үзенə бер дə олы яшь бирə торган түгел.
– Син дə килдеңмени? – диде
анасы, җитү, үзеннəн биек булып
үскəн улын кочагына алып.
– Мин сакчы аңа. Үзе генə йөрергə
курка, – диде тегесе, апасына
ымлап. Тышта күптəн караңгы
төшкəн шул.
Кыз сумкасын бушатып сөйлəнə
бирде:
– Менə салат. Мантыны синең
кебек, суынмасын дип, тастымалга
төрдем.
Банка белəн алма-чия компоты
чыгарып куйды. Əнисенең хəлен
сорашып, өй вакыйгаларын барлагач, кайтырга җыендылар. Болары
əллə ни шаулап бəйрəм итəргə
җыенмый, ахры.
Хатыннарның икенчесе һаман
телефонда:
– Залга матур ашъяулыкны
җəйдеңме? Шкафның аскы тартмасында.
Арнольдка очсызлы колбаса алдыгызмыни? Əйбəт булган. Эт
елы бит, аны сөендерергə кирəк.
Пилмəннəреңне тактага тезеп куй.
Ананас салатына йомырка кушсаң
да була. Арыдыңмы? Ярар, ял ит
инде, акыллым. Үскəнем инде
минем, – дип, кызын үсендереп,
мактап алды да беразга тукталып
калдылар. Кушылганнарны үтəп
бетерергə вакыт кирəк бит. – Өйдə
булганда үзем ни мичкə каз да куя
идем, – дип уфтануы белəн
күрсəтмə-киңəшлəргə вакытлыча
нокта куелды бугай.
Балаларын сөеп-кочаклап озатты
да, күршелəрен сыйларга ашыкты
тегесе. Əбинең дə тəлинкəсенə
салат бүлеп салды, манты куйды.
Куе-кызыл төстəге, ымсындырып
торган компотны агызды. Гаҗəп,
əби дə үтереп ачыкканын тойды.
Ашамлыкларның исе дə, төсе дə
ымсындырып, авыз суларын китереп тора иде.
Ул, ничə көнгə беренче тапкыр ашыйсы килеп, авызына
ризык капты.
Салат дигəннəре, нəрсəлəр
салып бутаганнардыр, яшьлəр
шуның белəн мəш килə инде, бик
тəмле, аның тешсез авызына туры
килгəн йомшак иде. Тавык ите дə
бар сыман, əчкелтем җимеш тəме
дə килгəн кебек. Хатыннар бу
заманча ризыкның нəрсəсе җитүҗитмəвен тəфсиллəп сөйли-сөйли,
шулай ук яратып ашады. Дəваханəдəге аштан соң бу ризыклар
аларга да бик тансык иде. Биредəге
ризык белəн генə тукланып, организмнарын чистартырга исəп тотканнар икəн дə, бер генə көнгə
кагыйдəдəн читлəшергə булдылар.
Мантыны да бик яратты əбиегез.
Үзенең болай ризыклануына аптырап, сыйларны мактап туймады.
Сөенə-сөенə, барчасына да рəхмəтлəрен яудырды. Дөнья белəн
алыш-бирешен өзеп, түшəккə яткан
карчык яшəргə булды əле. Күрше
палатадан килеп кергəннəрнең
берсе белгəн кешесе икəн. Хəлəхвəл сораштылар,
уртак танышларын барладылар, хəзерге тормышның яшəп туймас рəхəтлегенə
сөенделəр.
Дөнья тəгəрмəче алга тəгəрəде,
болай булгач, туктамады.
Карчыкны палатада шундук үз
иттелəр. Чынлап, бер зыяны юк
аның. Аягында йөри, тавыш-тыны
чыкмый, йокласа – йоклый, йокламаса, əйлəнгəлəп, карават
сиртмəсе шыгырдатмый. Шəфкать
туташларыннан рəхмəтле күзен
алмый. Хатыннарның яшьрəгенең
хəле артык шəптəн түгел əлегə,
система дигəннəрен дə аңа алыштырып кына торалар.
Əбиегез икенче көнне үк җиңелəеп киткəндəй
булды. Ятыбрак торырга тырышкан
хатынга төшке ашны алып килə,
тəлинкə-җамаякларын чайкап куярга булыша.
Боларын, эшкə яраганына сөенгəн сабыйларча, һич
авырсынмый, канəгатьлек белəн
башкара. Дөньяга гомер буе файда
эшлəгəн кеше ул. Хəзер генə
дəрманы, кодрəте киткəч тə.
– Бальниста ятуны əйтəм…
Карыйлар, рəхмəт. И-и-и, бигрəк
əйбəт карыйлар бит. Минем нинди
файдам тигəн инде? – диде ул,
ап-ак урын җəймəлəрен авыр эштəн
кан тамырлары бүртенгəн, көрəн
төскə кергəн куллары белəн сыпырып.
…Ничек дөньяга рəхмəтле булмасын ул? Атасы сугыш яраларыннан
вафат булып, анасы башкага кияүгə
китсə дə, урамда калмады, детдом
дигəн упшый казанга да элəкмəде.
Сугыштан соңгы юклык чоры иде.
Картəнисе белəн картəтисенə
сыйды. Иркəлəү, сөю күреп үсмəде,
дисəң дə… Əткəсенең хəлсез куллары белəн
аркасыннан сөеп яратканын һич онытасы түгел. Хəсрəт
тоймаган вакытлары – ахирəтлəре
белəн уйнап туйгач, җəйге кичлəрдə
кызарып баеган кояшка сүзсез генə
карап тəмəке тарткан əтисенең как
сөяктəн генə тезлəрендə кичке
чыкта юешлəнеп өшегəн тəпилəрен
җылытып утыруның рəхəтлеклəре
дə хəтерендə.
Наз телəгəн сабый күңеле өчен
шулар җитə иде. Ерак та түгел,
урман аша гына авылда əнкəсе дə
бар əле аның. Тик ул аныкы гына
түгел шул инде.
– Кияү катырак безнең… – ди дə,
күрше карчыклар белəн сөйлəшеп
утырганда, калган сүзлəрен əйтеп
бетерми картинəсе. Монысы ничек
буладыр, кызга бик аңлашылып
бетми. – Аналыдан анасыз үсə.
Сабыйны да сыйдырса соң шунда…
Соңгы сүзлəрнең үзенə кагылганын аңлый кыз, тик сиздерми.
Картəнисе авызыннан əнкəсе белəн
үзенə кагылышлы берəр өметлəндергеч сүз чыкмасмы дип
тыныбрак тора да, көткəне акланмагач, чүпрəктəн корылган курчаклары белəн тагын да ихласрак
уйнарга тотына.
– Ир-ат шулай инде. Ярар, аның
каравы, кызың тормышлы. Үз балалары да булгач инде. Исəн булсын-
нар, яшəп кенə ятсыннар. Монысы
сезгə сыя инде. Үзегезгə иптəш,
озакламый кул арасына керə башлар, – дию белəн сүз бетə.
Ə болай җылы өйдə яши,
өс-башына кияргə дə бөтенлəй юк
түгел. Артык кашык итеп читкə
тибəрмəгəннəре, хəтта, исəн калганы өчен, бəлəкəйдəн үзен бар
дөнья алдында бурычлы итеп тоя
иде ул. Сабый чагындагы шушы
тойгы гомер буе – үзе тормышлы
булып, балалар үстергəндə, аларны инде башлы-күзле итеп туган
ояларыннан озатканнан соң да
югалмады. Аның өчен өстəленə
килгəн һəр кабым ризык, җылы өй,
яңа кием гаҗəеп бүлəк иде. Əле дə
менə, үлем көтеп ятканнан соң ниндидер кодрəт белəн болай
тернəклəнеп китүенə ышанмый
утыра. Ходайның үзенə шулкадəр
дə мəрхəмəтле булуына шаклар
ката инде.
Дəваханəгə килеп элəкмəсə,
бəйрəмнəрнең болай зурланып
үткəнен белмəс иде. Телефонын
куймаган хатынның сөйлəшкəненнəн кунакларсыз, авыл
җирендə үзлəре өчен генə дə
əзерлəнгəн Яңа ел табынының муллыгын чамалады. Кешелəр рəхəт
итеп яши белə шул хəзер. Алар да
Яңа елны каршылады. Чынаякларга
теге тəмле компотны салып
чəкештереп эчеп куйдылар. Аннан
тəрəзəдəн харап манзара карадылар. Шарт та шорт килеп күктə
төрле бизəклəр уйнады. Салют,
диделəрме шунда. Исе китте. Алар
авылында да төрле утлар белəн
яктыртып чыршы бизилəр, яшьлəр
шартлатып шундый ут аттыра,
халык мəш килə. Тик болай күк
йөзен ярып төрле утлар атылганны
күргəне юк иде əле.
Əйе, алар заманында да бəйрəмнəр булды. Кунакка чакырышулар, ашка алулар бар иде. Аллаһыга
шөкер, карты исəн чакта үзлəре дə
йөрде. Яшьрəк чакта атлар җигеп,
куна бардылар. Əлегедəй виноград, гранат дигəннəре булмаса да,
өстəллəре, заманына күрə сыйлы
иде. Əле менə бу хатыннарның
бəйрəм ыгы-зыгысын күзəткəндə,
шуларны искə алып, сөенеп утырды. Ярый əле вакытында алар да
фурмысына китерə белгəн.
Кадерле, матур мизгеллəр булган
икəн.
Тик гел вүле яшəлмəгəндер инде.
Аны гомер буе тыеп торган бер
калып булды. Картəтисе иң мөһиме
тамак туклыгын, өстə җылы кием
булырга тиешлекне күзаллап, һəр
нəрсəне икмəк хакы белəн үлчи
иде. Өстəлгə берəр төрле тəмле ят
ризык килеп кунса – юк,
битəрлəмəде – үзе дə тəмлəп ашар
булса да, əйтеп куяр иде:
– Һы! Моның хакына ничə буханка
ипи тияр иде?.. Чутлап карагыз!
Өс-башка берəр затлырак кием
алсалар да, читтəн генə карап, янə
үз бəясен əйтə:
– Сырган өч фуфайка алырга
була бу хакка. Алты ел җылыда
кыш чыгасың.
Фуфайка хакы – ун тəңкə. Кышын
парктагы – ир-ат, фермадагы савучы хатын-кыз өстеннəн фуфайка
төшми. Арзан, уңайлы. Башка төрле
киеме дə авылга соңрак кына килеп
җитте. Фуфайканың җылысы ике
елга гына бара, искергəненең
мамыгы тəпəрлəнеп, җылысы
киткəн була. Кешелеккə дə фуфайка киделəр, анысын кара сатиннан
тектереп алалар иде. Заманнар
үзгəрде, матур пальтолар, туннар,
ясалма мехтан курткалар чыкты.
Тик аның аңында, картəтисеннəн
күчкəн үлчəү бəясе булып, һаман
шул кара икмəк һəм сырган фуфайка хакы калды. Менə шушы эталон,
саклык, исраф итмəү тойгысы
булып, канына сеңгəн икəн. Тагын
шуңа исе китə əбинең: алар заманындагы сырган фуфайкалар тагын
модага керде. Əлеге җылы курткалар безнең фуфайкаларның якын
туганы бит. Тик элеккелəре сатин
яки киҗе-мамык тауардан чын
мамык белəн сырыла иде. Шуңа
тəнгə дə уңайлы, җылы да булды.
Бар икəн Ходайның рəхмəте. Əле
бу соңгысында гына түгел, аннан
алда чирлəгəн чакларында да
дөнья белəн алыш-бирешне өзеп,
мəңгелек йортка күчеп китəргə риза
иде. Беркемгə үпкəсез, барына
риза-бəхил булып.
Тик бу юлы дəваханəдəн чынлап
терелеп чыкты. Əллə табиблары
шулай яхшылап карады, əллə
үзенең бик яшисе килде. Үпкəсез
дигəннəн… Килененə əзрəк үпкəсе
калды шул. Китереп урнаштыргач,
башкача килеп урамады. Теге ике
хатын алдында уңайсызрак булды.
Улы килеп хəлен белде алай.
Нигə икəн соң? Сүзгə килеп
яшəмəделəр. Төпчек улы булса да,
ул өйлəнгəндə, карты белəн икесе
дə көчлəрендə иделəр. Яшьлəр
өйлəнешкəч тə башка чыкты, үз
көннəрен үзлəре күрде. Хəер, якында булгач, башкаларына караганда,
соңгы елларда ялгыз анага күзколак булу алар иңенə төште. Анда
да ул артык йөк булмады, авырлык
салмаска тырышты.
– Үз дөньягызны карагыз, монда
үзем тырыштырырмын əле.
Кайтыгыз, соңга калмагыз, иртəгə
икегезгə дə эшкə бит, – дияр иде, ял
көннəрендə бəрəңге утыртышырга
яки алышырга килгəннəрендə.
Авырлыкны гел үзенə алды бугай
шул. Иркəлəнергə, дисбесен тартып түрдə генə утырырга кирəк булгандыр да. Үз кадереңне үзең
белмəсəң, сине кем кадерлəсен дə,
үзеңне-үзең яратмасаң, сине кем
яратсын. Килене дə шуңа өйрəнде.
Бианасының, үзем эшлим, дигəненə
канəгать. Улы эчтəн сыза,
мəшəкатьлəрнең яртысын бу юлы
да анасына калдырып киткəнгə
пошалана да соң. Хатыны əллə кайчан машинага чыгып утыргач ни…
нишлəсен?
Хəзер инде үзлəренең олы кызлары кияүгə чыкты, оныклары бар.
Киленнең мəшəкате башыннан
ашты. Бер уйлаганда, үпкəлисе дə
түгелдер əле. Ходай аягыннан
яздырмады бит беркайчан да.
Авыраеп киткəндə дə үз-үзен
йөртерлек булды. Əнə олы
килендəше. Гомер буе, чирлемен,
диде. Кайчан барсаң да, урын
өстенə менеп яткан булыр. Ул
арада ире, чирлəргə өлгерми дə,
үлеп китте. Бер улы, əнине карыйм
дип, кайта-китə ике яры йөреп,
гаилəсеннəн аерылды. Юк, юк,
берүк кенə аңа мондые кирəкми!
Аллаһыга шөкер, үзен-үзе йөртə.
Килененə дə үпкəсе таралды. Үпкə,
ачу да булмагандыр əле ул. Олыгая
бара шулай холыксызрак, хəтер
калучанракка əйлəнəсең инде.
Əйе, бу юлы шактый шəбəеп
чыкты əле ул… Һəм тормышка
бераз карашы да үзгəрде. Бик дөрес
яшəлмəгəн ич, дигəн фикергə
килде. Сабый чагында, яшьлегендə
авырлыклар булган. Андагы яшəешлəре дə шуңа таман. Хəзергесе
яктырак, матуррак булырга тиеш
икəн бит. Аның үзен кадерлəп
яшисе килде. Ходай аны шуның
өчен терелткəндер əле. Аз дисəң
дə, пенсиясе аңа рəхəтлəнеп
яшəргə җитə. Олы кешегə күпме
кирəк инде. Бəрəңге, яшелчəсе бакчасында, тавыклары күкəй сала.
Анысы балаларына күчтəнəчкə
таратырга да кала əле.
...Кыяфəтеннəн, бигрəк тə үз
дөньясына биклəнеп, борынгычарак яшəвеннəн бик карт кебек тоелган карчыкның, инде “тегендə”
барырга җыенып беткəч, кабат
тернəклəнеп китүенə авылдашла-
ры да аптырады. Бу хəлдəн соң аны
бертөрле изгерəк затка тиңли башладылар.
Авылда болай да хəзер хəер
бирердəй кеше калмаган иде.
(Ахыры бар.)