Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 март , 17:37

Әмир ӘМИНЕВ. Бер көймәдә... Повесть (5)

Бу вәхшилекне күреп, чак еламады Габит. Көчсезлегеннән җаны әрнеде.

Әмир ӘМИНЕВ. Бер көймәдә... Повесть (5)
Әмир ӘМИНЕВ. Бер көймәдә... Повесть (5)

Һаваны яңгыратып, кинәт якында гына ниндидер гөрелдәү ишетелде. Габит ул тавышны башта вертолётныкына охшатты. Кайберәүләр тауга шулай ауга киләләр, ди. Игътибар беләнрәк тыңласа, вертолёт тавышы булып чыкмады. Шулчак тау битеннән югары тизлектә мотоцикл менеп килүен күреп калды. Рульдә – өстенә тельняшка-майка, башына шлем кигән зур гәүдәле егет. Ничек текә җирдән менә ала, ташка бәрелми-сугылмый яки артка әйләнеп төшеп китми, гаҗәп! Менеп җитте дә болар турысында мотоциклын шып туктатты, катгый тавыш белән Сәлимәгә: «Утыр!» – дип боерды.

Сәлимә бер мәлгә генә аптырап-югалып калды, йөзендәге шатлык-куаныч сыпырып алгандай юкка чыкты – мотоцикллы егетнең монда менүен һич көтмәгәне күренеп тора. Аннан Габитка ялварулы караш ташлады да егеткә борылды һәм:

– Утырмыйм! – диде, шулай ук катгый тавыш белән.

– Ничек утырмыйсың? Утырасың, кайтырга, китәргә кирәк! – егет бәхәсләшмәслек итеп әйтте.

– Мин беркая да бармыйм!

– Синең теләвең-теләмәвеңне сорамыйлар. Давай, утыр! – Егет, кызның беләгеннән тотып, мотоциклы янына өстерәде, җәһәт кенә икенче шлемны аның башына кидереп тә куйды. Әмма Сәлимә аны шулай ук күз ачып йомганчы салды да аска атып бәрде. Ул таштан ташка туп шикелле сикергәләп, түбәнгә тәгәрәп төшеп китте.

– Кайтмыйм, бармыйм ди бит, нигә бәйләнәсең? – диде, ниһаять, Габит, телен чак әйләндереп.

– Ә син, малай, тик тор, аска мәтәлеп барып төшәсең килмәсә. – «Моряк» аңа усал итеп карады. Аннан җилтерәтеп дигәндәй, Сәлимәне мотоциклның арткы утыргычына утыртты, үзе дә җәһәт кенә утырды. Мотоциклын шунда ук борып, шуышкан елан шикелле, ташлар, куаклар арасыннан тегеләй-болай боргаланып-янтаеп, түбәнгә төшеп тә китте. Егылалар, хәзер егылалар, бәреләләр, дип коты алынып торды Габитның, әмма егет оста идарә итә иде мотоциклы белән: менә сөрлегә, менә ава дигәндә борып җибәреп йә аягы белән эткәләп алып баруын белә.

Хәлнең асылына төшенергә тырышып озак басып торды Габит. Әмма күпме торса да төшенә алмады. Кайдан килеп чыкты соң бу «моряк», аларның мондалыгын кайдан белгән? Кем булды? Абыйсымы, йөргән егетеме? Әйтмәде дә бит әле Сәлимә аның кем икәнен. Ничек тиз һәм көтелмәгәндә булды барысы да.

Чалт аяз көндә булган әлеге вакыйга сыман, тиз һәм көтмәгәндә, тау битен сөттәй ак томан сара башлады. Башта ул, һавадагы өзек-ертык болытлар сыман, этешеп-төртешеп, өстән йөзеп килде, аннан тиз арада тигезләнде, бербөтен, куе катнашмага әйләнде. Янә аптырашта калды Габит, табигатьнең бу могҗизасы аны шаккатырды, серле егетнең көтмәгәндә пәйда булып Сәлимәне урлавы белән кинәт төшкән томан арасында бернинди дә уртаклык юк, әмма бу вакыйгаларның бер-бер артлы килүенең серен һич чишә алмады. Әгәр Сәлимә янында булса, томан, мөгаен, ябырылмас иде, һәм алар һаман йөрерләр яки галстук бәйләгән артыш янында утырырлар иде.

Тора торгач, галстугы исенә төшеп, ярый, чишеп алып куйыйм дип, тирә-ягын күзәтә башлаган иде, баягы артышны таба алмады. Әнә төркем-төркем булып хуш исле үлән чәчкә аткан, алсу чәчәкләре бакчада үскән пионныкына да охшаган. Ботаника укытучысы бер әйткән иде, андый гөл сирәк, Торатауда гына үсә, тамыры белән йолкымагыз дип. Ипләп кенә сабагыннан өч чәчкә өзеп алды Габит. Ә теге артыш кайда соң? Бер адым да читкә атламаган сыман иде, ә галстук бәйләгән артыш юк! Гаҗәп: нинди әкәмәт бу! Аякларын әкрен генә шудыра-шудыра, урыны-урыны белән тырпаеп чыгып торган ташларга таяна-таяна, җай гына түбәнгә төшә башлады. Ниһаять, тау битенә төшеп җитте, ә анда томанның әсәре дә юк! Җылы җил исә, тирә-юньне май кояшы иркәли. Габит Сәлимә атып бәргән шлемны эзләп караган иде, таба алмады. Күрәсең, төшеп җиткәч, теге егет табып алгандыр. Шундый яхшы нәрсәне ташлап китеп буламыни?

Әнисенә сөйләмәде ниләр булганын, мендегезме тауга дигәненә, әйе, дип кенә җавап бирде. Төзелешкә сиздерми генә барып, күренмәсме дип, читтән генә күзәтеп тә йөрде бер тапкыр, әмма Сәлимәне очрата алмады. Соңрак, әнисенең сөйләвеннән, аның түгәрәк йөзле апасының да икенче бер төзелеш оешмасына китүен белде. Шулай итеп, кыз югалды. Уку елы беткән иде, әнисе икенчегә кияүгә чыгып, Габитны дәү әнисенә кайтарып җибәрде. Бүтән тормыш башланды Габит өчен, ә Сәлимә аның мәңге җуелмас булып йөрәгендә калды, ә «урланган» кызны очратуына өмете әкренләп сүрелә барды, сүнә барды…

 

Район сунарчылар җәмгыяте рәисенең янавы озак көттермәде, киләсе атна башына килеп тә җитте – шул көндә, шул сәгатьтә идарәдә булсын дип, авыл Советына телефонограмма җибәргән. Нишләсен, китте инде Габит районга, документларын тотып. Һавалы гына карап каршы алды җитәкче. Утырырга урын да тәкъдим итми, исәнләшми дә кем беләндер озак итеп телефоннан сөйләште, шаркылдап көлде, булыр, булыр, эшләрбез дип, нәрсәдер вәгъдә итте, әмма моның җиңел генә башкарыласы эш түгеллеген дә әйтергә онытмады, уңай җавап алгачтыр, янә көлде, ә Габит, ул сөйләшеп бетергәнче, ишек төбендә таптанып торды.

– Йә кем, документларыңны китердеңме? – диде теге телефонын куйгач, исәнләшеп тә тормый.

Габит эндәшми генә таныклыгын эшем кешесе алдына салды.

– Иптәш, кем, срогы чыккан бит катыргыңның. Бу – бер. Икенчедән, монда икенче председательнең култамгасы, хәзер минеке булырга тиеш, димәк, алыштырырга кирәк. Шуңа күрә монысын алып калам, яңасын тутырганчы, – диде кабинет хуҗасы, сузып кына, шуннан авызыннан тагын берничә сүз сыгып чыгарды: – Яңасын тутырыргамы, юкмы икәнен уйлармын да.

Сөйләшү шуның белән тәмамланды. Бу бәндә, чыннан да, сунарчылар җәмгыятенең яңа җитәкчесе булып чыкты һәм Габиттан, яшь боланны атарга комачаулаганы өчен, үзенчә үчен алды. Документы булмагач, вазифасында киләчәктә эшли алмый, эшләргә хокукы юк. Нишлисең, хөкемнәре үз кулында шул түрәләрнең. Ә бит яхшы гына эшләп йөргән иде, элекке җитәкчеләреннән ризасызлык ишеткәне булмады, киресенчә, мактый иделәр, берничә тапкыр грамота белән дә бүләкләделәр. Ә болан вакыйгасында… болан аның ышыгына бөтенләй очраклы рәвештә үзе килеп басты бит. Монда Габитның ни гаебе?

Районнан кайткач, хәлне Фәрзәнәсенә сөйләгән иде – сөйләми дә булдыра алмый, чөнки кая һәм ни йомыш белән киткәнен әйтеп китте – анысы тынычландыру, хәленә керер урынга кызып китте:

– Сиңа шул кирәк: сәбәбе ул гына түгелдер, миңа сөйләмәсәң дә, арагызда нәрсәдер булгандыр, әрләшкәнсездер. Син мәңге шулай кеше белән тәмсезләшеп йөрдең инде. Болан беткәнме, атсыннар, кураңа килеп синең малыңны атмыйлар бит!

– Бүтән кеше шулай итеп йөрсә аптырамас идең, үзе сакларга куелган кеше мылтык тотып ауга чыккан бит. Мин аңа артык бернәрсә дә әйтмәдем, теге вакытта өйгә килгәннән соң беренче күрүем, нишләп йөрүегез, әле бит сезон ачылмаган, дидем. Шул гына. Ул сүзләрнең ни начарлыгы?

– Син әйтмәсәң, сезон ачылмаганын белми ул, алайса.

– Белгәч йөрмәскә тиеш. Бүтәннәргә пример күрсәтеп.

– Сөйләвеңә караганда, яңа җитәкчең куркыныч бәндәгә охшаган, – диде дәү әнисе, сүзгә кысылып. Көймәбезнең төбен тишкән тычкан токымыннандыр, Габит, уйлап сөйләш аның белән, сак йөре. Андыйлар көтмәгәндә миңгерәүләтерлек сугучан була.

– Таныклыкны алып калды инде, киләчәктә ни кылыр.

– Ни кылыр, дисең, – тагы ыгы-зыгы килде Фәрзәнәсе. – Кире бирми инде. Таныклыгың булмагач, сине эштән куды дигән сүз.

– Ярар, аты булса, камыты табылыр. Зыян итмәсә ярар иде дип куркам мин, – диде дәү әнисе.

– Куйсана, дәү әни, анысына бармас инде.

– Белеп булмый.

Берничә көн ишегалдыннан чыкмады Габит. Өй тирәсендә булашты: ярылмый калган утынын ярып өйде, абзар киртәсе берничә урыннан сынып төшкән иде, шуны рәтләде, Фәрзәнәсенең вак-төяк йомышларын үтәде. Күңеле бераз тынычланды, әрекмән колак, тычкан күз белән сөйләшүе онытыла төште. Хәер, бер уйлап караганда, бернәрсә дә булмады ла инде. Таныклыгын алып калу гына аны Торатауга барудан, андагы киек-җанварны саклаудан тыя алмый. Кем белә аның таныклыгы юк икәнен? Белсә тагы. Аның каравы күңеле тантана итә: Сәлимә турында хәзер иркенләп уйлый ала – бу уй күңеленә шундый җиңеллек, рәхәтлек бирә, гүя күптән ниятләгән олы бер эшен башкара. Уйлап карасаң, сагышы басылды, һәм, гаҗәп, ул сагыш ничектер якты, нурлы, уйлаган саен уйлыйсы килә. Очраша, күрешә алмавын белә, бу фикергә күнеккән, күрешүнең, бәлки, инде кирәге дә юктыр, ә шул илаһи дәрьяда йөзү бары-бер дә рәхәт…

Беркөн иртән өйалды баскычына чыгып баскан иде, кинәт тагы Сәлимәнең тавышы колагына чалынгандай булды:

Ишеккәем алды керелсәгә

Чыгаем да дисәм таянам.

Төшләремдә күреп, ай, куанам,

Сүз әйтәем дисәм уянам.

Чайкалып китте моң уңаена: менә бит ул, Габит, исән сау, болдыр-керелсәдә басып тора – чәшкегә китеп һәлак булмаган ләбаса!..

Ә үзәкне өзгән моң сулышын шунда кемдер буды, гүя тупас гырылдауга әйләндерде. Габитның аерыласы килми иде ядкяр җырдан, әмма чынбарлык аны үзенә игътибар бирергә мәҗбүр итте. Нәрсә шулай гүли? Кайдан чыга соң бу тавыш дип, башын тегеләй-болай боргалаганчы, гүләү кинәт якынайды да авылның теге башында астан гына очкан вертолёт пәйда булды. Ул, күз ачып йомганчы, Торатау ягына узып та китте. Вәт, нахал, ә, электр баганаларына тия язып оча, берәрсенә эләгеп куйса, авылны утсыз калдыра бит, дип уйлады Габит. Курыкмыйлар да, оялмыйлар да. Димәк, тегеләрнең янә ауга килүләре. Кар явып, әзрәк туңдырды бит. Нишләргә? Барырга, аттырмаска! Һәм Габит тиз генә суык чәйне күтәреп эчте дә мылтыгын, чаңгысын алып, бакча артлап, Торатауга китте. Хәер, әллә ни ашыкмады да, чөнки белә: вертолётларын тау артына алып барып төшергәнче, әйберләрен алып чыккалаганчы, бер яртыны салганчы, тау битенә үрмәләгәнче, байтак вакыт үтәчәк. Соңгы ике көндә яуган кырпак карның өсте көзге кебек ялтырап ята. Өстенә басу белән, ул шыгырдап батып китә, аякны суырып алганда, киез итек башы туң читенә эләгеп, хәлне ала. Кар әллә ни калын түгел алай да, тездән булса, атлавы күпкә кыенрак булыр иде.

Озак барды Габит, җайлап кына барды – вазыйфасыннан рәсми рәвештә боерык белән бушатылмаса да, кесәсендә үзенең кем икәнен раслаучы документ булмагач, элекке шикелле монда йөрергә хакы да юк сыман. Һаман шул хайваннарны кызганудан, кайгыртудан, бер-икесен булса да коткарып калырга тырышудан инде килүенең  сәбәбе дә. Өркетеп, куркытып яки үгетләп җибәрсә дә файдага, күрсә, шаһитлык итсә, бәлки, уйланырлар, явыз ниятләреннән баш тартырлар. Теге адәм белән очрашсалар, нишләп йөрисең, син бит эштән читләтелдең, мылтыгыңны давай иртәгә үк илтеп бир идарәгә, дип әйтәчәк. Шуның белән сүз дә бетәчәк, нәрсәдер дәгъвалап, нигә атасыз, дип йөри алмаячак.

Тау бите тегендә-монда кош эзләре белән чуарланган. Алар, кошлар, җилпенеп килеп төшкән дә бата-чума атлаган, кар чокып, ашарына эзләгән, кагынган, аннан очып киткән. Бара-бара, Габит куян, төлке эзләрен дә шәйләде – юл яздырып сикергәләгәннәр, бер-берсен куганнар, куак, агач төпләрендә, зуррак таш тирәсендә өерелешкәннәр.

Тирә-юньне шулай җентекләп карап-күзәтеп атласа да, Габитның бар уе ауга килүчеләр тирәсендә бөтерелә. Халык авылда очын-очка ялгап көн күрә, ә кайберәүләр… вертолётта гына ауга йөри. Кем бирә икән соң аларга вертолёт кадәр вертолётны? Ул бит велосипед, мотоцикл, хәтта машина да түгел ләбаса шулай җиңел генә утырып чыгып китәргә. Һәр сәгать очышы, ягулыгы исәптә булган техниканы ничек шулай сунарга йөртергә мөмкин икән? Йә зур вазифалы түрә, ким дигәндә, министр яки аның урынбасары булырга тиеш, йә зур милиция чины, йә акчага бай эшкуар. Һәрхәлдә, гади кеше моны булдыра алмый, ә бит беренче тапкыр килмиләр. Курыкмыйлар да, оялмыйлар да. Гаҗәп. Һәм куркыныч…

Вертолёт тавышы ишетелми, димәк, төшкәннәр. Тауның теге ягындагы бәләкәй аланга утырырлар, мөгаен. Анда җил юк – бер яктан тау үзе, икенче яктан биек агачлар ышыклый, кеше күзенә дә чалынырлык түгел.

Габитның, тау билендә алга тырпаеп чыгып торган зур гына таш катламын урап үтеп, ачыклыкка чыгуы булды, колак төбеннән генә пуля сызгырып үтеп китте. Хәвеф турында бөтенләй уйламый килгәнлектән, ул чак егылып китмәде, бер кулы белән ташка таянып өлгерде. Аһ, вәхшиләр, кай арада менеп өлгергәннәр? Димәк, аның килгәнен күреп-карап торалар. Гәүдәсен чак кына турайтуга, икенче пуля әле генә урап үткән ташка эләкте дә сикереп читкә очты. Артыннан тирә-якка вак ташлар чәчрәде. Әйе, болар шаярмый, комачаулап йөрсәң, башыңны шушы таш сыман чәрдәкләячәкбез, дип искәртүләре.

Габит, дүрт аяклап барып, якындагы куаклык артына посты. Куаклык кына коткара алмас, ул таш стена түгел. Торып басып өскә карый, тик бернәрсә дә күрә алмый – йөргән, селкенгән бернәрсә дә юк.

Менә үрдә нидер ишелгән тавыш килде. Габит сузылып караган иде, төшенде: тегеләр аның ягына таш тәгәрәтә. Аһ, вәхшиләр, мылтык ала алмагач, таш белән имгәтмәкчеләр. Күп тә үтмәде, һавада өермә уйнатып, эреле-ваклы ташлар күпләп тәгәри башлады. Габит якындагы зур ташның ышыгына чак барып җитеп өлгерде, аз гына соңласа һәлак була иде. Ә ташлар һаман аның баш очыннан оча. Болай булмый, тизрәк сыпыртырга кирәк… Ул качар юлын карый башлады. Уйлап бетерми йөгерергә ярамас, таш бик тиз куып җитәчәк, атулары да ихтимал. Бәлки, көтәргә кирәктер, мөгаен, көне буе таш этеп йөри алмаслар. Габит янә муенын сузып өскә карады, әмма бу юлы да бернәрсә дә күрә алмады – тегеләр бик яхшы яшеренгән иде. Бераздан таш тәгәрәтү сирәкләнде, аннан тәмам туктады. Шуннан файдаланып, Габит кузгалды. Артына борылып карый-карый барды, абынып-сөрлегеп тә киткәләде. Өстәгеләр аның куркуыннан качып барганын мыскыллап көлеп карап торалар сыман тоелды.

Ниһаять, Габит, тирләп-пешеп, сөзәк тау битенә төшеп җитте. Монда куркыныч түгел, таш төшерә калсалар да, ул күреп тора, читкә тайпыла ала. Тау башына озак кына карап торды, яңадан менимме әллә, дип тә уйлады, вертолётларының кая төшкәнлеген дә күрергә теләде, әмма нигә алай итеп йөрим әле, дип уйлады да кайту ягына борылды. Хәерсез юлга чыкты бүген. Бөтенләй килергә кирәкмәгән…

Төн буе уйланып ятты Габит үзенең куркып кайтып китүе хакында. Күпме еллар эшләп, болай кыланганы юк иде. Гайрәтле ир-атлар, шәһәрдән кайткан тәкәббер кешеләр белән ачуланышканы, хәтта сугышканы, мылтыкларын тартып алганы булды, кайберләрен эзәрлекләп куып та йөрде, аткан киекләрен тартып алып, хөкүмәткә тапшырган очраклары да байтак, ә бөтенләй ваз кичеп кайтып китүен һич хәтерләми. Ниндидер мылтык тавышы, өстенә таш ишелүе йөрәген кыргый курку тойгысы белән ялмады да куйды бит. Һәм шул тойгыдан арына алмады. Азапланып ята, йокыга китсә бастырылып уяна, саташа торгач, көчкә көтеп алды таңны. Янә Торатауга китте. Күзаллаганы алдамады: ике болан атканнар. Мескеннәрне атылган урыннарында ук чалып, тунап, түшкәләрен тураклап, кечкенә чанага төяп алып киткәннәр. Вертолётка кадәр саркыган кан, аяк, чана эзләре ярылып ята. Боланнарның эч-карыны да шунда, кеше күзеннән яшермәгәннәр дә, ичмасам.

Бу вәхшилекне күреп, чак еламады Габит. Көчсезлегеннән җаны әрнеде. Әйе, кайтып китмәскә кирәк булган аңа, шунда йөрсен, шаһитлык кылсын, комачауласын, боланнар килеп чыкса, элекке шикелле кусын иде. Аны күз алдында мондый ук кабахәтлеккә бара алмаслар иде, бәлки. Һич гафу итә алмый Габит үзен…

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас