Бер егет йөри артымнан…
Фəн, яңалык, ачышлар дөньясы аны үзенə тартты.
Белгəн саен ниндидер яңалык белəсе килə. Рафаилнең
Себердə эшлəвенə сөенде дə кебек.
Əмма борчулар алда булган икəн əле. Авылда җитү
кызлар ике-өч кенə, ə өйлəнмəгəн егетлəр буа буарлык.
Шуңа да кич бер кыз артыннан ике-өч егет озата бара.
Һəрхəлдə, Гөлназ артыннан икесе ныклап йөри башладылар. Берсе, колхоз идарəсендə икътисадчы булып
эшлəүче Хəким исемлесе, аз сөйлəшə, əмма килгəн
саен бераз салмыш була. Егетне берничə тапкыр куып
җибəрде җибəрүен. Əмма иске балта боз чабарга да кирəк, ди бит.
Институт программасы буенча Гөлназ социализм һəм
капитализм икътисады буенча имтихан бирергə тиеш
иде. Бик авыр фəннəр, гуманитар белемле кешегə аеруча авыр бирелə. Ə авылда икътисадны, финансны
белгəн бер кеше дə юк, бер килгəндə Хəким абыйсына
мөрəҗəгать итми булдыра алмады. Тегесе исə шатланып риза булды, шулай итеп, болар икəүлəп икътисад
нигезлəрен өйрəнə башлады, имтиханга барганчы
контроль эш эшлəп җибəрəсе була, ə аның срогы бик кыска.
Баштарак бу, ничектер, табигый килеп чыкты, əмма
тора-бара сүзлəр китте, халык моны дөрес аңламады,
егет белəн кыз кичлəрен ни өчен бергə фатирда утырырга тиеш, янəсе.
– Хəким абый, син болай кичлəрен килеп йөрмə инде,
кешелəр əллə нəрсə сөйли башлар.
– Сөйлəсə ни, син кыз, мин егет кеше, бер генə дə
гөнаһыбыз юк ласа.
– Шулай да без бу дəрес əзерлəүлəрне өйгə һəм кичкə
түгел, көндезгə һəм эш урынына күчерик инде.
Икенче егет – тракторчы, бер үк вакытта авыл клубында киномеханик булып эшлəүче Хəниф. Əмма аны
Гөлназ яратмый. Яратмаса яратмый, əмма Хəнифнең
бер “козыре” бар: Гөлназ аның сеңлесе Кифая белəн
дус. Кифаяның исə абыйсын, карт егетне, шундый
акыллы кызга өйлəндерəсе килə. Шуңа күрə, ул акрын
гына кызга Рафаилнең “мутлыкларын” сөйли. Əлбəттə,
аларның йөздəн бере дə дөрес түгел, əмма тамчы
төшə-төшə ташны тишə бит.
– Син Рафаилгə ышанма, алдакчы бит ул,
нəселлəрендə бер юньле кеше юк, җыен алкаш-тулкаш,
абыйсының айныганы юк, иллегə җитеп өйлəнмəгəн.
Сеңлесе кырыкка җитеп кияүгə чыкмаган.
Рафаилнең сеңлесе турында Кифая сөйлəгəннəр
белəн Гөлназ һич килешə алмый инде, чөнки егет отпускка кайткан чакта алар Зөһрə белəн бергə йөри,
кызның эчендəгесе тышында, Гөлназга барысын да
сөйлəп бара, эч сере белəн бүлешə. Зөһрəгə охшаса,
абыйсы да начар булмаска тиеш.
– Рафаилнең əтисе дə гомере буе əнисен кыйнап торган, аңа кияүгə чыксаң, сиңа да юньле көн булмастыр,
менə əйткəн иде диярсең.
Рафаил исə Гөлназны сагынып яшəде, тəүлегенең
күп өлешен кызны уйлап үткəрə, килəчəккə планнар
кора, татлы хыяллар аның күңелен бизи, уйлар яхшы
эшлəргə канат куя, көч, дəрт-дарман өсти иде, авылга
кайтыр сəгатьлəрне түземсезлəнеп көтеп ала, очрашулар истəлеге белəн яши башлады.
…Ул автобустан күрше авыл янында асфальт юлда
төшеп калды. Туган авылына кадəр өч километр юлны
үтəсе бар. Күрше авылны чыкканчы кинəт кенə караңгы
төште дə куйды. Мондый караңгылыкны, күзгə төртсəң
дə күренмəслек, дилəр. Чыннан да шулай икəн шул: Рафаил бармакларын күз алдына да куеп карады, алар
күренми иде. Я Ходай, мондый төннəр дə була икəн
шул. Ə бит əле аның авылны чыгасы, иске күперне
үтəсе, аннан тауга күтəрелеп, җəяү, пычрак изеп, туган
авылына юл тотасы бар.
Ике авыл арасын ике дистə ел җəяү үткəн бар – сукмакларегеткəбиктаныш. Икеюлалыпбарааныңтуып-үскəн,
бигрəк тə əле сөйгəне яшəгəн авылга. Берсе –
басудан салынган олы юл, икенчесе, тирəн елга буеннан бара торган сукмак, биек ярлы елга буеннан үтə.
Кайсысыннан атларга?
Егет аптырап калды, олы юлдан барса, озынрак
булыр, елга буеннан барса, чокыр шүрлəтə, əмма
анысы туган авылына якынрак.
Рафаил якынрак, куркынычрак юлны сайлады. Чөнки
аның тизрəк сөйгəнен – Гөлназны күрəсе килə иде, чөнки
ул аны көтеп тора бит. Күзгə төртсəң дə күренмəслек
сукмактан абына-сөртенə алга таба шуыша, юлны капшап-капшап атлый. Бер урында ул нык кына егылды,
битен нидер əрнетеп үтте. Электəн калган хəтер буенча ул туган авылына юлда бер əйберне генə түгел, сукмакны һəм юлны да күрми кайтып җитте, авыл урамына
кергəч кенə тонык утлар шəйлəнде.
– Нишлəдең, балам, бөтен битең канга баткан? –
диде əнисе.
– Ярар, əни, барысы да соңыннан, мин ашыгам, –
диде дə Рафаил урамга чыгып йөгерде.
Гөлназ аны салкын каршы алды.
– Рафаил, əллə син минем янга килгəнче башка кыз
янына баргансың инде, битеңдə кан, киемнəрең пычракка батып беткəн.
Егет барысын да сөйлəп бирде. Икесе дə көлешеп алдылар.
– Сез, егетлəргə, ышанып та бетмəссең инде, əллə
нилəр уйлап табасыз.
Əмма сөйлəшə торгач аңлаштылар алай. Икесе дə
бер-берсен сагынып торганнар иде шул. Таң атканчы
чəй эчеп, төрле темаларга əңгəмəлəштелəр, күбрəк сүз
уку турында барды бугай. Шулай да Рафаил башка очрашулардан аермалы бер нəрсə сизде: Гөлназда аңа
карата ышанмаучылык билгелəре күренə башлаган
иде.
Элекке кайтуларда ул эчкерсез, сабый бала кебек
сөйлəшеп, егетнең һəр сүзенə ышанып барса, бу юлы,
сез егетлəр шундый инде, сезгə ышанырсыз инде,
кебек сүзлəр дə чыга башлады шул.
Ачы җиллəр керə арага
Ə Кифая исə үзенең мəкерен дəвам итте. Абыйсын
мактап, Рафаилне хурлау элеккесеннəн дə остарак
барды.
– Минем абый гомергə игенче булды инде ул, авылны
яратты, кайберəүлəр кебек читкə чыгып озын берлек
эзлəп йөрмəде, Аллаһыга шөкер, барысын да булдырды, авылда беренче булып “Жигули” сатып алды, өй
салды, эшлəгəнен күрделəр, хөкүмəт бүлəклəре белəн
өй тулды. Тыйнак, эчми-тартмый, аңа кияүгə чыккан кыз
бик бəхетле булачак.
– Мəхəббəт тə кирəк бит əле, Кифая.
– Мəхəббəте дə ерак китмəгəн, əгəр сине бер егет
үлеп ярата, кияүгə чыгуга сиңа бөтен шартларны тудырып куйган икəн, тагын ни кирəк? Менə абыйның өенə
газ кергəн, су үткəрелгəн, чыгарып түгəсе түгел. Рəхəт
тормышта гына мəхəббəт була ул. Байлык яраштыра,
ярлылык талаштыра, дигəн бабайлар. Миңа шундый
егет булсын иде əле.
Менə шулай итеп, Рафаил белəн Гөлназ арасына
акрын гына “чөй кагылды”.
Бер кичне “яхшы егет” кич белəн Гөлназны озатып
килде. Сеңлесе сөйлəгəн сүзлəрне сүзмə сүз кабатлады ул.
– Чык миңа кияүгə, – диде, – мин сине яратам, тормыш көтəр өчен бар əйберем дə бар, үзем эчмим, тартмыйм, минем кебеклəрне көндез шəм белəн эзлəсəң дə
таба алмассың.
Гөлназның Хəнифкə дə сүзе юк, чыннан да, акыллы,
уңган, эчми, тартмый. Бер уйламый аңа кияүгə чыгарга
мөмкин. Əмма аның күңеле Рафаилдə шул.
Чираттагы кайтуында Рафаил өйлəнешү хакында сүз кузгатты, чөнки сизде: авылда кызга тынгы
бирмəячəклəр, авыл тулы карт егет, арада кызның
башын əйлəндерердəйлəр дə күренə.
– Болай йөрмик инде без, Гөлназ, югыйсə, сине урлап
та алып китəрлəр, – диде ул, чынын-шаяруын кушып, –
өйлəнешəбез, чираттагы кайтуымда сиңа эш тə, бергə
яшəргə фатир да белешеп куям. Так что əзерлəн.
Кинəт кенə əйтелгəн бу сүзгə Гөлназ да аптырап
калды. Ничек була инде бу? Мəктəптə укулар да башланган иде инде.
– Укыту өчен курыкма, бездə анда мəктəп тə, балалар
бакчасы да бар. Бары да яхшы булыр, мин анда əйбəт
хезмəт хакы алып эшлим, эшлəми ятсаң да була.
Егет белəн кыз шулай килештелəр: ел ахырында алар
өйлəнешəчəк. Икесе дə өмет, хыял дөньясына чумды.
Шул арада фаҗигале бер вакыйга булып алды.
Гөлназны яратып йөргəн, аннары ачуланып икенче
кызга өйлəнгəн Марат асылынып үлде. Бу бөтенлəй
көтелмəгəн хəл иде. Бер дə үлə торган кеше кебек
түгел иде, югыйсə. Өйлəнешеп бик матур яшəп яталар
иде, кызлары да туган бугай. Гөлназ егетнең үлемендə
үзенең дə гаебе барлыгын тойды, Марат бит аны яратып
йөрде, аңа ышанып та торгандыр. Кияүгə чыгарга риза
булмыйча аның хыялларын чəлпəрəмə китергəндер.
Ничек кенə булмасын, ул. Маратның үлемен ишетеп,
бик озак елады. Еламый, гомеренең бер якты өлеше
шушы егет белəн бəйлəнгəн бит.
Рафаил кабат Себергə китте. Гөлназны мең уйлар,
мең мəшəкатьлəр янында калдырып китте ул. Кияүгə
икəн – кияүгə! Кайчандыр барыбер чыгасы, Рафаилгə
ул ышана. Ходай кушса, бер дигəн яшəп китəрлəр əле.
Кияүгə чыгу хəтəрлеккə бару да соң, ни эшлисең инде,
кыз бала язмышы шулай язылган.
И язмыш, язмыш...
Декабрь башында Рафаил отпускка кайтты. Гөлназ
белəн бик озак сөйлəштелəр дə, икенче көнне егет, машина яллап,
кызның əнисен күрергə дип, күрше авылга таба кузгалды. Əби буласы кеше болар арасындагы
хəллəрне бик яхшы белə иде, чөнки кызы түкми-чəчми
барысын да аңа җиткереп барды.
– Əби, без Гөлназ белəн өйлəнешергə булдык.
– Ходай насыйп итсə, булырсыз да.
– Ризалыгың бармы соң?
– Минем ризалыктан торасызмы инде сез, яратышасыз икəн, кавышасыз инде.
– Ярый, алай булгач, дүшəмбе көн безне көтегез.
Сөйлəшү əллə ничек килеп чыкты бугай. Ничектер,
кешечə булмады.
Менə шуларны уйлап кайткан вакытта, шофер да
уйда булганмы, машина Танып елгасы буена төшеп
ауды. Əйлəнеп чыгып тəгəрəде генə. Шоферга берни дə
булмады – Рафаилнең аягы сынган иде. Декабрь көне
шактый салкын булып, болар шактый озак яр буенда
булдылар. Юлаучы машина кич кенə килеп чыгып, егетне дəваханəгə алып китте.
Рафаилнең үпкəлəренə салкын тигəн булып чыкты. Аны республика дəваханəсенə
озаттылар. Егет өч көн кузгала алмый да ятты.
Дүшəмбе көнгə Гөлназлар кияүне каршы алырга
əзерлəнделəр, чөнки бу көнне Рафаил белəн кодалар
килергə тиешлəр. Дүшəмбе көн дə, сишəмбе көн дə кунакларны көттелəр. Ə чəршəмбе көнне “көтелгəн” кунак –
Кифая килеп төште. Гөлназ бу ике көн буе елады да
елады, чөнки егеттəн бер хəбəр дə юк иде, Рафаилнең
əти-əнилəренə дə хəбəр итеп карады, тегелəр дə берни
белми иде, шофер да егетне Уфага алып китүлəрен
күрмəгəн, белмəгəн икəн.
Бик күңелсез хəл килеп чыкты, барысы да егетне алдашуда гаеплəделəр.
– Мин сиңа əйттем бит, – диде, – Кифая, – алдакчы
егет ул, бер сине генə авыр хəлдə калдырмагандыр əле
ул, электəн йөргəн кызлары белəн очрашып йөри торгандыр əле.
– Мин Рафаилне мондыйдыр дип уйламаган идем, ул
миңа бик намуслы күренгəн иде, нинди матур сүзлəр
сөйлəде, хəзер инде мин бер егеткə дə ышанмаячакмын.
– Гөлназ, Хəниф абый сине көтə. Ул да минем белəн
килде.
– Миңа хəзер барыбер, Хəниф тек Хəниф…
Ике көннəн туй үткəрделəр, бик матур килеп чыкты,
кунаклар күп җыелган иде, Гөлназның гына бу туйга битарафлыгы сизелде.
...Бер айдан Рафаилне култык таякларында кайтардылар, Гөлназның кияүгə чыгуын ишетү аңа яңадан
үлеп терелү белəн бер булды. “Юкка үпкəлəгəн булып,
ятларга китəсең бит...” дип башланган җырны еш кабатлый ул.
Ə бит хыяллар зурдан иде. Икенче яктан караганда,
ул уйлап та куя: дөньяда бар нəрсə дə Ходайдан, дилəр
бит. Чындыр…
Фото: Freepik.