Бүреген киде, түземсезләнә башлаган кунагына баш какты да, мылтыгын ачу белән җилкәсенә ташлап, чалош-полыш аска атлады. Бераз баргач борылды.
– Кара аны, – рәис болан баласы югалган якка карады, – пуля ялгыш үзеңә килеп тимәсен, саграк йөре, – диде. Йөзендә мыскыллы елмаю галәмәте чыкты, сирәк тешләрен күрсәтеп көлде.
Әйе, аулары килеп чыкмады, боланны эләктерә алмадылар – Габит комачаулады. Хәер, ул аңгыра хайванны икенче юлы атарлар барыбер. Күрделәр, кайсы тирәдән эзләргә икәнен, чамаладылар. Пуля ялгыш үзеңә эләкмәсен, диме? Булыр, эләктерер дә. Имансыз бәндә икәне күренеп тора. Ничек аны бу вазифага тәгаенләгәннәр – аптырарсың. Сакларга кушканнар, ә кырып йөри.
Габит бераз уйланып торды. Тегеләр менә-менә яңадан күтәрелерләр дә томан эченнән үзенә мылтык төзәрләр сыман тоелды. Мәгънәсез үлем. Алар уңлы-суллы киек кыра, Габит каршы чыга, тыярга, кара эшләренә комачауларга тырыша, шуның өчен аңа «ялгыш» үзенә эләктермәкчеләр…
Габит, томан эченнән менә-менә пәйда булыр мылтык көпшәсеннән курыккандай, артка чигенгән иде, сәрви куагына утыра язды. Тәненә сәрвинең энәләре кадалды, кайбер ботаклары, аның авырлыгын күтәрә алмый, шарт-шорт сынды. Артына бөтенләй егылып китмәс өчен, кулларын ике якка сузып җәеп җибәргән иде, мылтыгы җилкәсеннән ычкынып китеп, җиргә барып төште дә ни галәмәттәндер шарт итеп атылды – тәтесе очлы ташка яки куакның кипкән төпсәсенә бәрелде, ахры, шуннан яңа кар өстеннән аска шуып төшә башлады. Көтелмәгән хәлдән аптырап калган Габит җәһәт кенә торды да җан-фәрманга коралы артыннан ташланды. Жумба сыман шома нәрсәне һич куып җитә алмас иде, әгәр мылтык юлында икенче бер куаклык очрамаса. Ботаклары тармак-тармак җәелгән карт артыш куагы икән, мылтыгын алам дип иелгән иде, карашы уртадагы юан гына ботак төбенә бәйләнгән чүпрәккә төште. Гәүдәсен турайта алмый, иелгән җиреннән катты да калды. Бу бит – аның галстугы, аның кызыл галстугы! Ничә ел үтте, ул һаман бәйләнгән көе тора! Теткәләнеп челтәргә әйләнгән, кызылы уңган, барыбер таный Габит, таный, хаталануы, ялгышуы мөмкин түгел. Тамагына – төер, күзләренә яшь тыгылды…
Ул җай гына иелде, калтыранган кулының бармак очлары белән чүпрәккә кагылды. Әйе, бу – аның галстук кисәге, менә шушы ботакка үзе урап-урап, нык итеп бәйләп куйган иде. Ычкынмаган, җилгә очмаган. Өстенә күпме кар, яңгыр яуган, җил-буран искән, көн туган, төн яткан… Ничә ел үтте әле ул вакыйгаларга? Ә нигә моңа тиклем юлыкканы булмады соң? Шушыннан күпме йөрде, һич тап булмады. Торатауга күтәрелгән саен, ул кыз белән очрашу, аның җыры, чишмә агышыдай моңлы тавышы, нәфис буй-сыны, җитез хәрәкәте, җир җиләге кебек татлы иреннәренең тәме исенә төшә торган иде бит… Хатыны белән әйткәләшкәннән соң яки кәефе булмаган чакларда аны хәтерләп, күз алдына китереп, уй-хыялында аның белән булыр өчен, тауга күтәрелер иде. Тәүге мәлләрдә шушы кызыл галстукны күрер өчен генә килгәләде, таба алмаса да тынычланып, язгы ләйсән яңгырда коенгандай, күңелендә олы бер рәхәтлек кичереп кайта торган иде. Хәер, әле дә шулай, әле дә Торатауга шушы уйлар белән килә, үз-үзеннән яшерергә тырышса да, тойгылары акылына буйсынмый, аякларын шушында атларга мәҗбүр итә.
Хәер, Сәлимә белән очрашуның чын булганына соңгы мәлләрдә шикләнә дә башлаган иде, чөнки, еллар үткән саен, ул Торатаудагы томан эчендә эрегәндәй тоныклана, вакыйгалар барышы бутала, кызның искиткеч сагышлы җыры, үзәгеңне өзәр тавышы, чылтыратып көлүе ераклаша, фәрештәдәй йөзе хәтереннән җуела бара. Ә менә Сәлимәне алып киткән егетнең ачулы йөзен, калын кашларын, кысылган юка иреннәрен һич оныта алмый.
Сәлимә белән очрашуны әллә төшемдә генә күрдемме, дип тә уйлый иде соңгы мәлләрдә. Менә хәзер, үзенең галстугын тапкач, күрешүләренең өндә булганына тәмам ышанды һәм ниндидер татлы хисләр дулкынында йөзеп китте. Иң кадерле нәрсәсен тапкандай, теткәләнгән тукыманы тоткалап-тоткалап алды.
Ә бит ул кызны Габит барыбер оныта алмады. Өйләнүенә сигез ел, аны күргәннән алып өйләнгәненә кадәр җиде ел, ягъни унбиш ел буе йөрәгендә йөртә булып чыга.
…Әнисе эшләгән төзелешкә дәрестән соң еш бара торган иде Габит. Өем-өем кирпеч, такта, олы тагаракта измә, торна сыман озын муенлы биек кран, туктаусыз килгән-киткән куәтле машиналар, кырмыска оясы кебек кеше – болар барысы да үсмер малай өчен ифрат кызык. Әнисе, киресенчә, улының үз янына килүен бик өнәми, йөрмә монда, кайт, аша да дәресеңне кара, кибеткә барып кил дип, йомыш куша, шуңа да Габит еш кына аның күзенә чалынмаска тырыша – читтән күзәтә-күзәтә дә кайтып китә. Әнисенең кырыслыгын һич аңлый алмый. Әллә үзенең авыр эштә эшләвен күрмәсен дидеме, әллә өстенә берәр нәрсә төшеп йә егылып имгәнеп куймасын дидеме? Сәбәбе булгандыр, һәрхәлдә, төзелеш бала-чага йөри торган урын түгел. Бүген ул шулай уйлый, ә малай чагында барырга, күрергә ашкынып тора иде. Шулай бер килгәнендә әнисе аны нишләптер кумады, вагонның ачык ишеге аша ерактан ук күрде дә, бусагага басып, әйдә, әйдә дип, кул болгады. Димәк, төшереп кәефләнеп алган, дип фикер йөртте Габит, эчсә, шулай ачык, ихлас булып китә торган иде. Бәләкәй генә өстәлдә икмәк, казылык, сыр, катык, башка ризыклар белән янәшә берничә сыра шешәсе дә бар. Төшке ашка туктаганнар, күрәсең. Көлешә-шаярыша, берничә ахирәте белән әнисе тамак ялгый, читтәрәк өч абый да бар. Алары, канәгать йөзләренә караганда, ашаганга охшаган. Кереп исәнләшкәч тә, мәктәптән килүеңдер, ачыккансыңдыр, әйдә, капкалап ал дип, әнисе көчләп дигәндәй өстәл артына утыртты да үзенең кружкасына чәй ясады, икмәккә май ягып, алдына казылык телеме салды. Абыйлар тартырга чыкты. Габит аларның, ашарга килгән бу малай, дип уйлауларыннан курка иде, шуңа да тартынып кына эчте чәйне, эчеп бетерү белән, ашыгып, вагоннан чыкты. Ләкин ерак китәргә дә өлгермәде, әнисе эндәшеп, кире чакырып алды.
– Габит, хәзер син егет инде, кызлар белән таныша башласаң да ярый, – диде өстенә комбинезон кигән, башына яулык ябынган, йоп-йомры битле бер апа, мут кына елмаеп, – менә бертуган сеңелкәшем килде, әйдә, таныштырам, ә?
Баягы апалар, көлешә-көлешә, таныштыр, таныштыр, дип кушылды димчегә. Аларга кызык иде.
Габит, тартынып-уңайсызланып, шул ук вакытта ниндидер бер кызыксыну белән, тирә-ягына каранды да танышачак кыз үзенең артыннан кереп киләдер дип, ишек ягына борылды. Юк, ул монда, каршыңда утыра бит дип, янә шырык-шырык көлеште әнисенең ахирәтләре. Кара, чыннан да, Габит кызның каршысына утырып чәй эчкән, ә күрмәгән, игътибар итмәгән, имеш. Ашыгып-кабаланып, авызын пешерә-пешерә эчкән иде, димәк, ул бөтенесен дә күзәткән булып чыга. Нинди оят!
– Бу минем улым, исеме – Габит, – диде әнисе, ниндидер ясалма күтәренкелек һәм ихласлык белән.
– Бу минем бертуган сеңлем, исеме – Сәлимә, – диде кыз янында утырган мөлаем йөзле баягы апа. Шуннан сеңлесенә борылды да юри сорап куйды: – Син быел ничәнчене бетерәсеңәле?
– Сигезне, – диде тегесе кыю гына.
– Габит та, – дип җөпләде әнисе. …
– Менә әйбәт, – диде Сәлимәнең апасы. – Бүгенгедән дус булыгыз, очрашыгыз.
– Кодагый булырга күп калмас, – дип көлде бер хатын.
Икенчесе:
– Бригаданы туегызга чакырырга онытмагыз, – дип өстәде.
– Әйе шул, – диде әнисе, – мин риза, Сәлимәдән менә дигән килен чыгар иде. Апасына охшаса…
– Охшар, охшар, – диештеләр.
Гәүдәгә бәләкәй, какча, шадра йөзле, нечкә тавышлы бер абый кереп, нигә ыржаешасыз, обед вакыты бетте, давай эшкә дип, вагоннан куып чыгармаса, хатын-кызлар тел чарлап, Сәлимә белән Габитны үчекләп, озак утырыр иде. Тындылар да, җай гына урыннарыннан кузгалып, савыт-сабаларын, ризыкларын арлы-бирле җыештырып, өем өстенә газета капладылар һәм эш урыннарына таралыштылар. Габитның әнисе аңа, ярый, кайт, урамда буталып йөрмә, дәресләреңне кара дип, тиз генә хушлашты да ватык кирпечләр, таш-ком өемнәре, ярык-йорык такталар арасыннан салына башлаган йорт ягына китте. Габит төзелеш уртасында Сәлимә белән басып калды. Кыз кыю гына булып чыкты, моннан соң ни кылырга белми аптыраган Габитны җитәкләп алды да бер читкә әйдәде.
– Дуслашыйкмы? – диде Сәлимә, туп-туры карап.
Күзләре зур, керфекләре озын иде кызның. Габит җилкәләрен сикертеп читкә карады – ул әлегә кызлар белән дуслашуның нәрсә икәнен белми иде.
– Сиңа әйтәм, дуслашыйкмы?
Габит авызыннан көчкә-көчкә бер сүз сыгып чыгарды:
– Дуслашыйк.
– Килештек! – Сәлимә чәбәкләп үк алды.
Дәресләрдән соң көн дә шушында очрашырга һәм дуслашуны башларга дип килешсәләр дә – Сәлимә шулай диде, ә Габит баш кагып ризалашып кына торды – кайчак әле берсе, әле икенчесе килә алмады. Сәбәбе – дәресләр, түгәрәкләр, сыйныфтан тыш уку сәгатьләре, мәктәптә булган башка чаралар. Әлбәттә, гел генә алай булмады, очрашкаладылар да. Шулай бер очрашканнарында, бу төзелеш мәйданчыгында нишлибез, әйдә, икенче җирдә, дигәч, әнисе сөйләшүләрен ишетеп торган икән, бәй, улым, Торатауга алып бар Сәлимәне, мөгаен, күргәне юктыр, диде. Ярар, дигәнен үзе дә сизми калды Габит. Кыз куанып ризалашты.
Ял көне Торатауга киттеләр. Май урталарында тау бите бәрхет яшеллеккә күмелә. Нинди генә төс юк монда: яшеле, кызылы, сарысы, көрәне, агы. Битләүдән югарыга менгән саен, үсемлек дөньясы сирәгәя, ваклана, мүк-фәлән башлана, таш өеме китә. Таш арасыннан ара-тирә төрле үсемлекләр кояшка сузылып карый.
Туктый-туктый, артларына борылып карый-карый атладылар. Габитка бу серле дөнья таныш булса, Сәлимә өчен яңа, моңа кадәр күрмәгән мохит. Ул аптырый, соклана, сәер үлән, ят чәчкә күрсә, кара әле, Габит, нинди матур, дип күрсәтә, исемнәрен сорый, аларны сыйпый һәм үзе дә шул могҗиза арасында очып йөргән күбәләкне хәтерләтә. Сәлимәне куандыра алганы өчен, Габит үзе дә шат. Бу мохиттә ул төзелеш мәйданчыгында берничә тапкыр очрашкан кызга бөтенләй охшамаган, әйтерсең лә аның урынына икенче кеше килгән. Монда ул – сөйкемле, ачык, матурлыкны күрә һәм хәйран кала белгән илаһи табигать баласы. Габитның, шушы ай азагында сигезенче сыйныфны тәмамлаячак үсмер егетнең, күңелендә әле үзе дә аңлап-төшенеп җитмәгән ниндидер моң туа, кәҗә бәтиедәй бер аска, бер өскә йөгергәләгән кызга карата кечкенә йөрәгендә хис уяна. Әлегә ул бу шаукымның нәрсә икәнен дә белми, чөнки моңарчы кичергәне юк.
Өстенә кыска җиңле, җирлегенә кызыл борчак сибелгән күлмәк, аякларына ак сандали кигән, тау уратып искән йомшак җилдә чәчләрен җилфердәткән кызның какча гәүдәсе, көләч йөзе – тавышсыз кино кадрлары гүя – бер алдында китеп бара, бер артына чыга, аска төшә, өскә күтәрелә. Һәм шушы кино беркайчан да бетмәс, Габит аны мәңге карар сыман…
Менә бермәл кыз күбәләктәй очып йөрүеннән туктады да җырлый башлады. Габит башта аптырады. Мәктәптә берәр бәйрәмдәге хордан башка болай ялгыз җырлаганны күргәне дә юк иде. Ә Сәлимә тотты да җырлады, беркем дә кушмады да, үтенмәде дә. Сүзләре Габитка ят иде, шулай да борынгы җыр икәнен чамалады, халык җырларын тыңламый түгел Габит, еш кына ишетә, әмма берсенең дә болай ук тәэсир иткәне, күңелен яулаганы юк иде. Искиткеч сагыш бу моңда, зар, үкенеч! Шул ук вакытта Торатауны уратып җилеп йөргән әлеге йомшак җилдәй иркә, май кебек күңелгә, хәтта тәнгә сарылырдай назлы – үсмер бу көйнең физик якынлыгын, үзенә кагылуын да тоя…
Жанкай-җанаш китте, ай, сунарга,
Ашказаркай буена чәшкегә…
Сәлимә җырлап бетерде, тау битендә яткан авылга, тасмадай бормаланып аккан Агыйделгә, аның ярларында үскән биек тирәкләргә күз йөгертте, йөзенә сагыш ятты, шуннан аңа ишетерлек кенә итеп эндәште:
– Ошадымы?
– Әйе, – диде Габит, телен чак әйләндереп, чөнки ул һаман да моң тәэсиреннән чыга алмый иде. – Шундый җыр ошамый буламы? Син матур җырлыйсың.
– Юк, менә дәү әнием җырлый торган иде, ичмасам. Моны да ул өйрәтте. «Ашказар» дип атала. Искә төште дә… – диде Сәлимә. Шуннан әкрен генә тауга күтәрелә башладылар. Менеп җиткәч, тауның тигез түбәсендә йөрделәр, әле бер ягына, әле икенче ягына килеп, тирә-якны карадылар, колачларын җәеп, күзләрен йомып, йомшак җилгә йөзләрен каршы куйдылар. Йөри торгач, сәрви куакларына, артышка бәйләнгән тасмаларны, кулъяулыкларны, төрле чүпрәк кисәкләрен күреп туктадылар.
– Кем бәйләгән боларны? – дип гаҗәпләнде Сәлимә. – Ничек кызык!
– Яшьләр, апа-абыйлар, – диде Габит.
– Яратышып йөргән егетләр белән кызлар бәйләгән. Күргәнем юк, ә кайдандыр укыганым бар, – диде Сәлимә, моңаеп кына. – Бергә булырга вәгъдә бирешкәннәр яки, аерылышыр алдыннан, кабат очрашырга сүз куешып бәйләгәннәр.
Габит анысын гына белә инде.
– Әйдә, без дә бәйлик! – диде Сәлимә. Күзләре янып китте, йөзе яктырды.
– Әйдә соң. – Тик монда түгел, астарак. Монда җил-яңгыр тартып-ерткалап, кояш ашап бетерәчәк. Мин аның озак торуын телим, килеп карап йөрербез.
Житәкләшеп, аска төштеләр. Тауның урта җиренә җиткәч, Сәлимә туктады, тегендә-монда сибелеп утырган сәрви, артыш куакларын сайларга тотынды. Озакламый тапты, тау сыртындагы артыш куаклыгын сайлады…
– Ә нәрсәне бәйлибез соң? – дип, Габитка карады.
Аптырашып калдылар. Габит кесәсен капшады – кулъяулыгы да юк, ичмасам. Чыннан да, нәрсә бәйләргә соң?
– Галстугыңны! – дип кычкырып ук җибәрде Сәлимә. – Безнең бәйләрлек башка бернәрсәбез дә юк. Кеше калдырганны алып бәйләргә ярамый да инде.
Габит кышкы каникулдан соң мәктәпкә ир-атлар галстугы тагып йөрергә гадәтләнгән иде. Дөресен әйткәндә, әнисе мәҗбүр итә. Матур, җыйнак бул, кешедән кимсенеп йөрмә, түрә-кара балалары кебек, галстук так, дип әйтә-искәртә. Такты, тәүге көннәрдә оялып бетте, малайлар да көлде, әмма тора-бара үзе дә өйрәнде, сыйныфташлары да күнекте. Бүген дә таккан. Ял көне булса да. Ниндиен бит әле – әнисе унбиш яшенә бүләк иткән чем кызылны! Ә Сәлимә шуны артышка бәйләргә куша. Ай, кызганыч. Тик кыз алдында ничек махы биреп торсын ди ул. Аннан үзе дә дуслыкларының, Торатау түбәсенә менүләренең бер истәлеге калуын тели. Габит галстугын чиште дә Сәлимәгә тоттырды.
– Бәй, үзең бәйлә, – диде анысы.
– Юк, үзең, – дип мыгырданды Габит, шәхси мөлкәтен үз куллары белән калдырасы килмәгәндәй. Сәлимә галстукны кулыннан җәһәт кенә алган иде дә, бәйли алмый азапланды: урый, әмма начар бәйли, чак кына тартса чишелә дә чыга. Габит моның кыланышына түземле генә карап торды да, кая, бир, үзем дип, галстукны кире алды, нәзек очын артыш ботагының төбенә үк уратып берничә кат бәйләде, өстәвенә булавка белән беркетеп куйды.
– Менә булды, Торатауга күтәрелүебезгә бер истәлек кала, – диде Сәлимә канәгать төс белән һәм көрсенеп куйды. – Янына килгәләп йөрербез, ярармы?
– Ярар.
Габит шулай дип җавап бирүе булды, Сәлимә кинәт аңа якынайды да, муеныннан кочаклап, иреннәреннән үпте. Үсмер өчен бу көтелмәгән хәл иде. Кыз аны башта җыры белән таң калдырса, хәзер – үбүе белән. Бөтен тәне буйлап җылы дулкын, калтырану үтте, кызның дымлы, кайнар иреннәре аңын томалады, ә үзенең аны кочакларга һич кыюлыгы җитмәде.
Шушы кинәт һәм күз ачып йомган арада булган сарылуның тәэсирен, кызның иреннәренең тәмен, муенына сарылган беләкләренең җылылыгын гомер буе оныта алмасын унбиш яшьлек Габит әлегә белми иде. Еллар үткән саен, ул газапка әйләнә барачак, унбиш яшьлек кызның кыюлыгына, хисләренең ихласлыгына, шул хис-тойгыларын белдерә, күрсәтә алуына аптыраячак, сокланачак, көнләшәчәк…
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com