Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 март , 09:25

“Бәхәс” әдәби клубы: “Матурлык туйда кирәк”

Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсендә оешкан “Бәхәс” әдәби клубының беренче утырышында  Уфа фән һәм технологияләр университеты һәм М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты студентлары катнашты. Яшьләр Айдар Зәкиевның  “Без югалткан көннәр” повесте (Уфа: Китап, 2025) буенча фикер алышты, язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.  Очрашуны Уфа университеты магистранты Айгиз Мадияров алып барды.

“Бәхәс” әдәби клубы: “Матурлык туйда кирәк”
“Бәхәс” әдәби клубы: “Матурлык туйда кирәк”

“Без югалткан көннәр” повесте нәрсә турында?

Әсәр Альмир белән Ренатаның туй күренешләрен сурәтләүдән башланып китә. Кәләш, киявен шаһит кыз Алсудан көнләп, чыгып йөгерә. Егылып күлмәген пычрата һәм моны бәхетсезлеккә юрый – повестьта  вакыйгалары шушы ноктада төенләнеш ала.  Яшь гаилә баштагы чорда тулай торакта яши. Унбиш елдан матди җитешлеккә ирешә. Әмма Ренатаның күңеле тыныч түгел, ул нидер сизенә. Альмир исереп йоклап яткан чагында, аның кулындагы  кәгазен ала. Анда иренең сөяркәләренең исемнәре шифры язылган икән. Исемлектә Алсу да бар. Һәм Рената Алсуны Альмир исеменнән кичке сигезгә  «Рава Найт» кунакханәсенә чакыра. Әсәрнең  кульминацион ноктасы биредә сурәтләнә. Алсу белән Альмирның ун ел элек,  Алсу үз иреннән аерылган көннән башлап, йөри башлавы ачыклана. Рената Алсуның яңагына сугып җибәрә, пычакны үрелеп алып Алсуга якынлаша. Әмма шулвакыт кызы Диана шылтырата, ул әтисенең  уянуын, телефонын эзләвен хәбәр итә.  Биредә әсәргә бәхетсез бала – Диана сюжет сызыгы да килеп керә. Шушы төндә Альмир эчкән килеш машинага утырып чыгып китә, авариягә эләгә. Хастаханәгә ашыгып килеп җиткән  Ренатага: “Мин сине… яраттым… Син… Син мине яратмадың… Үзең гаепле”, – дип пышылдарга өлгерә. ...Альмир авариядә каты имгәнә, биш ел эчендә яңабаштан йөрергә өйрәнә, эчүен ташлый, намазга баса. Акчалары азайса да, бәхетләре арта. Рената белән бераз аерым яшәп алалар, ләкин бераздан   гомер сукмаклары яңадан кушыла. Кызлары  Диана чак кына юлдан язмый кала.  Әсәрнең чишелеше бәхетле:  Диана белән Тимур өйләнешә. Альмир белән  Ренатаны исә күңелле яңалык көтә  –  Рената авырга узган.

 

Һәр бәхетсез гаилә үзенчә бәхетсезме?

“Бәхәс” әдәби клубына җыелучылар Альмир белән Ренатаның гаиләсендә килеп чыккан конфликтның сәбәпләрен табарга омтылды.  Кемдер сәбәпне ир белән хатынның дөрес аралашу кора алмавында күрде, кемдер Ренатаның артык импульсив һәм  шул ук вакытта  оялчан булуын билгеләде. Сәбәпнең горурлык, мин-минлек хисләренә бәйле булу мөмкинлеге дә әйтелде. БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Нурия Хәлиуллина исә әсәрдә чагылган конфликтны ике яшь йөрәкнең мәхәббәт  хисе этапларын үтүе белән аңлатты.

 

Әсәр ничек языла?

Язучы белән очрашу форсатыннан файдаланып, студентлар геройларының прототиплары булу-булмавы турында кызыксынды. Айдар Мидхәт улы үз иҗат лабораториясенең кайбер серләре белән бүлеште. Билгеләвенчә, ул әсәрләрне һәрвакыт чынбарлыктан алып яза, һәм бу әсәр  дә чыгарылма түгел. Кайчак танышлары, дуслары үзләрен танып, үпкәләгән я, киресенчә, шатланган чаклары да була икән. Повестьларны  ел буе күңелендә йөртә, планын төзи һәм җәен отпуск чорында кәгазьгә төшерә.  Әдәбият теориясен өйрәнә, аеруча драматургия кануннары турындагы китапларның файдасын тойган. “Илһам килгәнне көтеп, өйдә тик ятудан мәгънә юк, күбрәк күрергә, аралашырга, тулы канлы тормыш белән яшәргә кирәк, – ди ул. – Гомумән, берничә эшне берьюлы эшләргә гадәтләндем, юкса, барысына да өлгерү мөмкин түгел”.

Бәхет сере нидә?

Язучы: “Дөнья шулкадәр тиз үзгәреп тора, бу әсәр дә искерә төште, ахры, – ди.  – Бүгенге яшьләрдә – башкачарак уй-хыяллар. Альмир белән Рената драмасына алар көлеп кенә карарга мөмкин. Гомумән, хәзерге яшьләр бәби табарга да, гаилә корырга да ашыгып бармый, алар тәүдә уңышлы карьера корырга тели, матди якны кайгырта. Моннан тыш, яшь буын тышкы кыяфәткә кирәгеннән тыш игътибар бирә. Мәсәлән, элегрәк егетләр мускуллары белән мактанса, хәзер чәч озынлыгы һәм аның нинди төскә манылганлыгы буенча узышырга мөмкин”.

Әсәрнең фәлсәфәсе, билгеле ки,  мәхәббәт идеалы проблемасына тоташа һәм “Бүгенге егет-кызлар нинди булырга тиеш? Уңышлы гаилә кору өчен нинди сыйфатлар кирәк? Тышкы кыяфәт яисә матди байлык иң мөһимеме?” дигән сорауларга да этәргеч бирә. Әсәрдә ассызыклануынча, Рената – үтә чибәр ханым, ә Альмир исә җимертеп дөнья малы таба. Әмма, шуңа карамастан, студентлар хаклы рәвештә билгеләвенчә, бу геройлар икесе дә бәхетсез. Хәтта аларның бәхетен урлап үзенчә бәхетле булырга тырышкан Алсу да бәхет хисеннән мәхрүм.

Димәк, бәхетле булу өчен башка сәбәпләр дә кирәк. “Бәхәс” клубы кунаклары бу сорауларга җавапны күмәкләп эзләде. Айдар Зәкиев уенча, һәр ике яр үз мәнфәгатьләрен гаилә хакына корбан итәргә  әзер булырга  тиеш. Әгәр хатын-кыз бары  тик үзен,  үз матурлыгын гына кайгыртып яшәсә, иренә, балаларына җан җылысы өләшмәсә, гаилә бәхеткә ирешә алмый.  Матурлык – бәхеткә илтүче сәбәпләрнең йөздән бередер генәдер, мөгаен, әмма бердәнбер шарты түгел.  Матурлык туйда кирәк, акыл, тырышлык, татулык көн дә кирәк, ди татар. Аның уйлавынча, гомумән, дөньядагы иң яхшы хатын-кызлар – татар хатын-кызлары. Алар гаилә дигәндә, җанын ярып бирергә әзер.

Фикер алышуга Айгиз Мадияров кушылды. “Минем өчен кешедә иң мөһиме – аның иманы. Иман бар икән –  башка уңай сыйфатлары да булачак. Заман үзгәрсә дә, кешенең асылы шул ук кала, – диде ул. –  Безнең һәрберебездә иман һәм нәфес көрәшә. Нәфес тереклек итү өчен кирәк. Әмма аның колы булырга ярамый. Әсәрдәге конфликт иман һәм нәфес, мәхәббәт һәм мин-минлек каршылыгына нигезләнгән, бу көрәшнең  искерәчәге юк”.

Студентлар, гүзәл зат вәкилләре буларак, ир-егет идеалын ничек күзаллауларын сөйләде. Аның гаиләне матди яктан тәэмин итәрдәй, перспективалы, хезмәт сөючән булуы мөһим.

Гомумән, әсәр  уйландырмый калмый. Персонажлар дучар булган хәл-вакыйгалар бүгенге проблемаларга аваздаш һәм бәхет, кеше идеалы, шәхес эволюциясе кебек төшенчәләр белән бәйләнеш таба. Әсәрдә раслануынча: “Уйлап карасаң, кеше гомере күбәләкнекеннән дә кыскарак”. “Һәр мизгеленең кадерен белгәндә генә, үкенмәслек яшәргә була”. Һәм: “Чын бәхет ул үз көнеңне генә кайгырту түгел... Җиңел булмаса да, кемнедер бәхетле итү икеләтә, йөзләтә бәхет өсти икән”.

Очрашу ахырында Айдар Зәкиев дискуссиядә катнашучы иң актив студентларга – Айгөл Рамазанова, Азалия Исмәгыйлева, Регина Гәрәевага – автографлы китапларын бүләк итте.

Дилбәр БУЛАТОВА.

“Бәхәс” әдәби клубы: “Матурлык туйда кирәк”
“Бәхәс” әдәби клубы: “Матурлык туйда кирәк”
“Бәхәс” әдәби клубы: “Матурлык туйда кирәк”
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас