(Дәвамы.)
Ə бит Рафаил нəкъ
менə ул уйлаганнарны əйтеп салды. Югары уку йортына керү – кызның күптəнге хыялы иде.
Аннары Рафаилнең бар нəрсəдə дə матурлык күрүе
кызыклы иде. Ул чишмəнең дə җырлавын, төнге
яфракларның шыбырдашып сөйлəшүен, тауларның
горурлыгын да матур итеп сурəтли, чагыштыра, күрə
һəм матур итеп, ихлас сөйли, ирексездəн, син дə
аныңча уйлый, тормышка карый башлыйсың. Ничек
инде боларның берсен дə күрми йөргəнмен дип, аптырап каласың. Кыскасы, аны тыңлавы рəхəт, үзеңне
бөтенлəй икенче дөньяда итеп хис итəсең, төннəр
буена тыңлыйсы да тыңлыйсы килə.
Гөлназ икенче кичне дə клубка чыкты, икенче көнне
дə берүзе кайтты. Ни өчендер, егетне бүген дə күрəсе
килгəн иде бит. Кызыклы, табышмак егетне уйлап чыккан иде ул. Бу ниндидер зур хис түгел иде бугай, шулай
да аның күңелендə нидер кузгалып, ерактагы Маратны
бераз читкə эткəн иде. Аннары Марат бу вакытта хатларны сирəгəйткəн иде инде. Ул хатларда романтика
да беткəн иде бугай.
Ə менə Рафаилнең икенче кичне дə кызны күрəсе
килеп клубка чыкмавы бераз аптыратты. Гөлназга бу
ошамады. Ничек инде, кызның күңелен алгысат та,
күздəн югал. Дон Жуанмы əллə бу егет?
Юксыну
Икенче көнне Рафаил Казахстанга апасы янына кунакка китте.
Алдан сөйлəшү буенча, отпускка чыккач ул анда барам дигəн иде, нəкъ менə сентябрьнең
уникесендə юлга чыгарга тиеш иде. Уфа – Актүбə поездына утыргач та ул Гөлназны искə алды. Бəлки, аңа
үзенең кунакка барачагын əйтергə кирəк булгандыр,
бəлки, кызга ул ошагандыр, бəлки, кызның егет белəн
икенче көнне дə күрешəсе килгəндер, кем белə. Икенче
яктан караганда, алар бит болай гына, очраклы рəвештə
генə күреште, бер-берсенə вəгьдə бирешмəде, дөрес,
егет кайчагында кызларга иртəгə яңадан күрешəбезме,
дип əйтə торган иде, бу юлы алай итмəде шул. Аннары
Гөлназ бу кичтə аңарда бер карауда гашыйклык тойгысы уятмады да кебек. Төскə-биткə уртача, бераз алга
иелеп йөри торган гəүдə. Һушны ала торган матурлык
күрмəде егет, аның таныш кызлары арасында матуррак та, сөйкемлерəк тə, ачыграк та чибəркəйлəр булды
бугай, кайберлəре хəтта очрашуны үзлəре билгелəп,
фатирына эзлəп килде, əмма Рафаил бер тапкыр да
башын югалтып, кызлар артыннан чапмады, аларны
төштə дə күрмəде, эзлəп тə йөрмəде. Кайчагында ул
үзе дə аптырап кала: хатын-кызга мəхəббəттəн башка
да тормыш бара ич!
Аннары килеп, уйлап та куя: ул гына түгел, аның
бертуган абыйсы Рим дə шундый, илле яшенə җитеп
өйлəнмəде, энесенең дə кызлар белəн йөргəне юк... Бу
алар нəселенең яман язмышымы əллə?
...Казахстанда Рафаилне апасы, җизнəсе каршы
алды, бик яхшы кунак иттелəр, өрмəгəн җиргə дə утыртмадылар. Көндезен бөтен гаилəлəре белəн совхозны
карап йөрделəр, поселок бик зур иде, чирəм җирлəрне
үзлəштергəндə хөкүмəт монда акчаны күп түккəн булган, биредə икешəр катлы кибетлəр, мунча, мəктəп,
дəваханə, асфальт урамнар – бары да бар. Йортлар
барысы да кирпечтəн, алар электр белəн җылытыла,
ашлык күп, мал үрчетү өчен фуражы да, үлəнле басуы
да җитəрлек. Ашлыкны машина белəн кайтарып аударалар, комбайннар күп, барысы да өр-яңа.
– Сиңа монда гына яшисе, – диде апасы, – өйлəнəсе
дə, совхозда эшлəп баеп ятасы, син бит тракторчы
кеше, тракторчыга эш күп.
Əмма монда бик күңелсез иде. Апасы Сания дə
энесенең кəефе төшүен күрде, бер кичне аны клубка
алып чыгып китте.
– Түлке монда казах, урыс кызлары гына инде, – диде
ул, – бер татар кызы барын бар да ул, сөйлəшеп карыйм əле.
Əмма сөйлəшүнең нəтиҗəсе булмады бугай, татар
кызы Рафаил ягына əйлəнеп тə карамады, чөнки яраткан егете бар иде, ахры. Рəт чыкмагач, Рафаил белəн
апасы кире өйлəренə кайтып киттелəр.
Егетнең хəтеренə янə Гөлназ килде, аны сагынды.
Икенче көнне киенде дə кайтыр юлга чыкты.
…Кыз Рафаил белəн икенче тапкыр очрашкач, башта
аның белəн калырга уйламады да. Аның Рафаилгə
үпкəсе бар иде. Бит ул исем өчен генə булса да, бернинди вəгъдəсез булса да, мин Казахстанга китəм, дип
əйтсə, була бит инде. Юк, бер сүз дə əйтмəде, җитмəсə,
күзен тондырып яңадан килеп җиткəн.
Рафаил, мөгаен, кызга бүлəк алып кайтырга тиеш
булгандыр. Монысы да башка кермəгəн булып чыкты.
Менə сиңа мə, хата өстенə хата ясалды. Бəлки, шулай
кирəк булгандыр, гафу үтенергə, сəбəбен аңлатырга,
фəлəн-фəсмəтəн...
– Əйе, минем хатам бар, кунакка китəсемне нигəдер
əйтмəдем шул бу, бəлки, сиңа кирəк тə булмагандыр,
дип куйганмындыр. Əмма анда мин гел сине уйладым,
менə шуңа тиз генə кайтып та җиттем инде, Гөлназ.
Бераз үпкəлəшеп торгач, яңадан сүзлəр ялганды.
Шулвакыт егет тəкъдим кертте:
– Моннан ерак түгел Абзал чишмəсе бар, əйдə шунда
төшəбез, аның матурлыгын күрсəң...
Кыз бераз аптырап калды. Ничек инде шушы
караңгыда авылдан ярты чакрым ераклыктагы, əрəмə
арьягындагы чишмəгə, ныклап таныш булмаган егет
белəн төш? Ни килеп чыгар? Шулай да кызыксыну
җиңде: алар су юлына бастылар. Чишмəгə барыр өчен
агач тар басма аша да чыгарга кирəк икəн. Аны чыкканда Рафаил кызның кулыннан тотып барды, ары атлый
башлагач, түмгəклəр күп иде, кызның терсəгеннəн
яңадан тотарга туры килде, бер-ике тапкыр биленнəн
дə кочып алырга туры килде, ахры.
Кызга һəр тапкыр орыну егеттə əйтеп бетерə алмас
лəззəт уята иде. Ул кулларның йомшаклыгы, ул
биллəрнең сыгылмалыгы, орынган саен бөтен гəүдə
буенча электр тогы үтеп киткəн кебек тоела. Хушбуй
исе башларны əйлəндереп җибəрə, аяклар мамыкка
əйлəнеп, авып китəрдəй буласың.
Чишмəгə барып җиттелəр, кемдер улаклы чишмəнең
түбəсен ябып куйган, дөрес, яңа тактадан түгел, шулай
да түбə түбə иңде, яңгыр үтми. Əлбəттə, төнге чишмə
янында салкынча иде. Шуңа күрə үзеннəн-үзе шулай
килеп чыкты: кыз егеткə терəлебрəк утырды.
– Хəзер чишмəгə килүчелəр юк та бит инде, – диде
Рафаил, – авыл урамнарында су колонкалары утыра,
йортларда артезиан коелары, бер километр ераклыктагы чишмəгə килүчелəр сирəк, туйда киленнəр су
юлы күрергə дип килə. Ə мин үзем ялга кайткан саен
Абзал бабай чишмəсенə килəм, армиядə чакта, шушы
чишмəне күрсəм иде, дип яшəдем, хатларымда гел
шулар хакында яза идем, сораша идем. Армиядəн
кайткач, чишмəгə килеп елап утырдым. Шундый сентименталь кеше инде мин. Һəр килүемдə башка шундый
уйлар килə: чишмə мине көтеп торган шикелле. Аннары
ул миңа авылга кайтмаганыма үпкəли дə кебек, менə
шулай икəүлəп сөйлəшеп тə утырабыз. Ул бит миңа
тугры калды, менə шушы торбаны мин нефтяниклардан алып кайтып куйдым, минем торба бит бу.
Уйлап карасаң, авылның ничə мең кешесе Абзал
чишмəсен кайтып күрергə дип хыялланып яшəгəн,
күплəр аны кайтып күрə дə алмады. Исəн вакытта аның
янына ешрак барырга кирəктер ул.
– Рафаил, син хыялый кешесең бугай, бəлки, шигырь
дə язасыңдыр əле?
– Əйе, мин яза идем, мəктəптə укыганда байтак яза
идем. Тормыш икенчегə таба борып җибəрде, конкрет
бурычлар куйды, əмма күңелдə ниндидер нечкə тойгылар сакланган инде. Ə син китаплар укырга яратасыңмы
соң?
Гөлназ сүзне икенчегə борды:
– Ярар кайтыйк инде без.
Аерылышканда Рафаил, коты җитеп, кызны битеннəн
үбеп алды.
Очрашу һəм аерылышу
Өенə кергəч, Гөлназ көзгегə карады. Аның бите ахак
кебек кызарган иде. Кыз бераз аптырап та калды. Беренче тапкыр гына үбешү түгел лəса бу.
Аның болай кызарганы да, аптырап калганы да, тəне буйлап җиңелчə
генə дулкын да йөгергəне юк иде. Нəрсə бу? Рафаилнең
сүзлəре аның күңелен актарып ташлады, ахры.
Аны Мараттан хат көткəн икəн. Калтырана-калтырана ачып укып карады. Егет аны бик сагынуын, тиздəн
бөтенлəйгə кайтачагын əйткəн.
Əмма моны Гөлназ көтəме икəн соң? Егетне ул чынлап яратамы соң?
Төне буе ул шуны уйлап ятты. Рафаил белəн очрашкач, ул үзендə нык үзгəреш сизде.
Марат аны теге вакытта ук кияүгə чакыра иде, əле
дə хатларында шуны яза. Авылда калып, мал-туар
үрчетеп, бай тормышта, балалар үстереп ятарлар. Бик
матур яшəрлəр, имеш.
Ə бу тормыш аның хыялымы соң? Марат кызу канлы,
Гөлназ янына килеп йөргəндə дə берничə егет белəн
сугышып алды. Сабыр гына тыңлый белми, үзенекен
сөйли, Гөлназның эчке дөньясы аны бөтенлəй кызыксындырмый да кебек.
Беркайчан да аның эше хакында сорашмады. Мин дə мин, ди. Бəхетле булырлармы
алар? Тугры, тыңлаучан хатын булып кына калырмы
ул? Гомер шулай үтəрме? Кыскасы, кызның егеткə туры
җавап бирергə əзерлеге юк иде.
Икенче очрашуда Рафаил үзенең кабат бер айга
Себергə китəчəген əйтте. Кызны кысып кочаклады
да, бер ай үтə дə китə ул, мине көтеп тор, диде. Бер
айда берни дə булмас, мин хат язармын, телефон аша
сөйлəшербез, дип сөйлəнде. Əмма ул вакытта кесə телефоннары юк иде шул əле.
Шулай итеп, Рафаил Марат турында – Гөлназның
моңарчы очрашып йөргəн, хат алышкан егете барлыгын – белми китте. Гөлназ исə егетнең болай китүенə
сөенде дə кебек, чөнки Марат белəн күрешəсе,
аңлашасы бар иде.
Һəм ул, чыннан да, кайтты. Армиягə кадəр дə матур
егет иде. Инде бөтенлəй үк матураеп кайткан. Чын
ирлəр төсе кергəн. Шул ук көнне ул кызның фатирына
түгел, ə мəктəпкə килде, кеше алдында тартынып кына
күрештелəр, мəктəп ашханəсенə кереп тамак ялгап та
чыктылар.
– Ни өчендер син мине сагынмагансың, көтмəгəнсең
кебек күренəсең, – диде егет, – ə мин менə синең кочакка ташланырга торам, үзгəргəнсең син. – Егетлəр белəн
сиптергəнсеңдер əле мин юкта.
– Ике ел үтеп китте бит, Марат, байтак əйберлəр
үзгəрде инде, мин хəзер үземне икенче кеше кебек
сизəм, синең белəн очрашканда мин бит унсигездə
идем, хəзер егерме бер белəн барам. Мин икенче кеше.
– Ничек инде “икенче кеше”? Бер-беребезне яратабыз
дип белəм, менə Аллаһы бирсə, көзгə туй да ясарбыз.
Ə бəлки, син миннəн башка икенче егет тапкансыңдыр?
Гөлназ дəшмəде. Егерме яшьтəн гаилəгə кереп китсə,
балага батса, алдагы хыяллары юкка чыгачак бит.
Аның əле ирекле кош булып яшисе килə, чит иллəрне
күрəсе, дөнья белəн танышасы бар. Авылда ту да
авылдан беркайда да чыкмыйча үл, имеш. Ни кызыгы
кала бу дөньяның?
– Мин, Марат, беркемгə дə кияүгə чыгарга уйламыйм
əле. Синең белəн йөри башлаганда кияүгə чыгасым,
ак күлмəк киеп туйларда йөрисем килгəн иде. Ə хəзер
олыгаеп киттем бугай, акыл артты, башка күп уйлар
килə.
– Алай булса, мин өйлəнəм, Гөлназ, əти-əнилəр
дə олыгайдылар. Җан биргəнгə җүн бирер əле, менə
тракторга утырырмын, туган як басуларында икмəк
үстерермен...
– Анысын үзең карыйсың инде, мин бераз сабыр
итəм, зуррак укырга да керергə исəп бар.
– Бу синең актык сүзеңме инде?
– Пожалуй...
– Алай булгач, хуш иттек булып чыга?
Кыз баштарак Марат белəн болай аерылышуны
өнəмəгəн иде. Маратның өйлəнəм дип тиз генə аңардан
китүе дə аптыратты. Егет кабат килер, ялынып йөрер,
дип уйлады. Болар инде егет белəн кыз арасында
була торган гадəтлəр. Əмма Марат килергə уйламады да. Хəер, ул бер тапкыр үзенең авылыннан бирегə
килгəн иде. Бераз кызмача. Армиядəн соң була торган
гадəтлəрне үтəп, аракы эчтелəр, клубта егетлəр белəн
сөйлəшеп тордылар, алар исə аңа Гөлназның Рафаил
белəн йөргəнен “дусларча гына” җиткерде. Боларны
ишеткəч, Марат Гөлназга:
– Миңа кияүгə чыгасыңмы? – дип, янə эндəште.
Тегесе җавап бирмəгəч, кызуланып кайтып китте.
Гөлназ бу юлы да аның сүзлəренə ышанмады. Егет
аңардан башка яши алмас кебек иде. Əмма унбиш
көннəн Маратның килен алып кайтканын əйттелəр.
Кызу кешенең эше кызу була шул.
Бер айдан Рафаил чираттагы ялына, ягъни сменасын
тапшырып, кайтып җитте. Мондагы вакыйгаларны ул
белми иде, белергə дə телəмəде. Əлбəттə, якын дуслары аңа барысын да җиткерде җиткерүен.
– Йөргəн егетең булган икəн синең, Гөлназ.
– Ə мин сиңа юк дип əйтмəдем дə.
– Ярый инде, чибəр кызлар егетсез тормас. Мин дə
үземне гөнаһсызлар рəтенə кертмим, кызлар белəн очрашкан булды, тик күңелемə ятканы булмады.
Шундый сөйлəшү булды. Рафаил кыздан укырга
керергə əзерлəнүе хакында сорады. Чыннан да, Марат
белəн очрашу вакыйгасы ул теманы читкə эткəн иде.
Рафаил белəн очрашкач, кабат искə алынды, инде егет
Себергə киткəч, кызның күңелсезлəнергə вакыты аз булачак, ул дəреслеклəр белəн утыра башлады. Укырга
əзерлəнү аның тормышын үзгəртте дə куйды.
(Дәвамы бар.)
И. Нигъмәтҗанов рәсеме.