– Кузгалмый гына ят, мин келәшчә сымак берәр нәрсә алып киләм, тырнакларын болай гына чыгарып булмастыр…
Габит гаражына китте. Аның ачкычы киеп чыккан курткасы кесәсендә булып чыкмады. Өйгә кергән иде, хатыны уянды, нишләп йөрисең син, дип төпченде. Ачкычын табып, эндәшми-нитми генә, гаражына юнәлгән иде, тегесе, нәрсәдер сизеп, артыннан чыкты. Габит келәшчә тотып, хатыны аңа ияреп, икәүләшеп килеп керделәр лапаска. Фәрзәнә Әбүбәкерне күреп, ярсып кычкырып җибәрде:
– Каһәр суккыры, кем соң ул бур, ә? Әбүбәкер, синме? Үтеңне сытам бит хәзер, алкаш, – дип, тегене типкәләргә тотынды. Әбүбәкернең боргалануы тырнакны ычкындырырга комачаулый, шуңа да Габит Фәрзәнәсенә каты гына итеп җикерде дә фонарьны аңа тоттырды, бөркет баласының канатларын, кушырып, үзенең култык астына кысты, тәпиен бер кулы белән тотып, келәшчә белән тырнагыннан эләктереп, җай гына суырырга тотынды.
– Кулыңны тырнак уңаена бор, – диде ул Әбүбәкергә. – Бер тырнагы үтәдән-үтә чыккан бит. Бор, бор.
Гәүдәсе кысылган көе дә, яшь бөркет канатларын ычкындырырга маташты, муенын сузып, әле Габитның, әле Әбүбәкернең кулын чукыды, тырнаклары кадалган тәпиен тарткалады. Әбүбәкер аның саен ыңгырашты, чыдый алмый боргаланды.
– Габит, бу алкашны милициягә бирергә кирәк, болай гына калдырма! Кошың хаҗәт дисеңмени аңа, сарыкны, бозауны олактырырга кергән. – Фәрзәнә каракны янә типкәләргә тотынды. – Үзем барып әйтәм, билләһи. Бур, үтеңне сытам бит хәзер, у-у-уй!
– Барырсың, барырсың, килен, тәүдә ычкындырыгыз. Түземлек калмады.
– Барам, бармыйча. Түземлек, имеш. Сине шушы килеш, кулың ычкынмаган көе алып барып тапшырырга кирәк. Габит…
– Тукта әле, Фәрзәнә! – Габит кычкырганын сизми дә калды. – Кузгалгач ычкындырып булмый бит.
Байтак газапланды Габит, тирләп бетте, тез, терсәкләрен пычратты. Ниһаять, алды кошны Әбүбәкер кулыннан.
– Бар, йод чыгар, – диде Габит хатынына. – Марля, мамык. Бәйлик, заражение китмәсен.
– Китмәгәе, дөмексен, әйдә, кеше лапасына икенче кермәскә ару булыр. Аңа ишшу йод, марля, мамык. Өйгә кертеп, ашатып-эчертеп тә җибәрергә түгелме тагын?
– Фәрзәнә!
Хатыны өйгә кереп китте, әмма кире чыкмады. Габитның үзенә керергә туры килде. Өйалдындагы шкафтан кирәк әйберләрне табып алып чыккан иде, Әбүбәкердән җилләр искән. Габитка бөркет баласына кызганып карап торудан, аннары капкаларны бикләп, өенә кереп ятудан башка чара калмады. Озак йоклый алмый ятты, оеп киткән иде, төш күреп саташып бетте. Имеш, бөтен дөньяны су баскан, туфан купкан, бар тереклек үлеп-кырылып беткән, ялгыз көймәгә төялеп өлгергән кешеләр, киекләр, кош-корт, мал-туар тере калган, һәм алар, әллә күпме көннәр буе дәрьяда йөзеп йөри торгач, Торатауга килеп төртелә. Су кайта, ялан-болыннар ачыла, агачлар үсә – җирдә яңа тормыш башлана. Әмма хайваннар арасында төрлесе бар, хөр тормышта яши башлагач та, аларның кайсыберләре бер-берсен ашый башлый, зур көймәдә эчәр суга сусап, ашарларына ризык калмый, җәфаланып беткән көннәрен тиз оныта. Кешеләр арасында да табыла кыска хәтерлеләр, шундыйлар рәтендә авылдашы Әбүбәкер, үзен район сунарчылар җәмгыяте рәисе дип килеп йөргән тычкан күзле, әрекмән колаклы шикле бәндә дә бар, имеш. Алар күктәге бөркетләргә яный, үзләре оча алмагач, агачларга, тауга, аннан болытларга озын баскычлар куеп, кошларны тотарга чамалый…
Йокысыннан башы авыртып уянды Габит. Тиз генә киенде дә лапаска керде. Ишеген ачып керүе белән, бөркет баласы аның ботыннан чукып алды, канатлары белән селтәнеп, аны кыйный да башлады. Тукта, ай, нишлисең, исәр, ярар, гаеплемен, дип көлде Габит. Үчен ала, үпкәләгән, димәк. Шуннан, аңсыз, уйлый белми, дип әйтеп кара моны. Гафу ит, моннан ары саграк булырмын, диде Габит. Ашарына салды, суын яңартты, шуннан кошны лапастан читлеккә күчерде. Әйе, бүтән монда тотып булмас, тау ягына алып барып, иреккә җибәрергә кирәк булыр. Урларга ният иткәннәр икән, моның белән генә туктамаслар, кара эшләрен азагынача җиткерергә тырышырлар.
Иртәнге чәйдә хатыны янә тузынды. Габит эндәшмәде – беренче ярсу һөҗүмне үткәреп җибәрергә күнеккән. Дәү әнисенә караган иде, анысы сүз катмый гына берничә тапкыр башын какты, димәк, ул да коштан котылу ягында. Хәер, Габит үзе дә шул фикергә килгән инде. Аны да газаплый, үзе дә газаплана, табылдык бер кош баласы аркасында кеше белән ызгышуы гына җитмәгән иде…
Ата-анасы шушы авылныкылар булса да, Габит Стәрлетамакта туды. Әнисе – сигезне, әтисе ун сыйныфны тәмамлагач, Стәрлетамактагы һөнәрчелек училищесына укырга кергәннәр, аннан соң шәһәрдәге бер төзелешкә эшкә тәгаенләнгәннәр. Шунда күпмедер эшләгәч өйләнешкәннәр, тулай торактан бүлмә алып, бергә яши башлаганнар. Берничә елдан бер бүлмәле аерым фатир биргәннәр. Шунда күчкәннәрен Габит хәтерли: коеп яңгыр яуган көн иде.
Балалар бакчасына йөрде, аннан мәктәпкә барды, әти-әнисе көне буе эштә, арып-талып, соң гына кайталар. Тормышлары ярыйсы ук күңелсез, бертөрле булды. Атасы әкренләп эчә башлады, еш кына, иптәшләрен алып кайтып, төн уртасына кадәр утыра. Нәтиҗәдә игътибар булмады, юньләп дәрес тә әзерли алмады, күбесенчә урамда йөрде. Ул бишенче сыйныфта укыганда, эшендә өченче каттан егылып төшеп, әтисе үлеп китте. Эчкән булган дигәннәре исендә калган, күмгәндә.
Әнисе, төзелештәге эшен ташлап, ашханәдә пешекче булып эшләде. Шуннан, акчасы аз дип, икенче җиргә күчте, анда да озак тоткарланмады, төзелешкә кире кайтты. Эш авыр булса да, акчасы булгандыр. Озакламый аннан да китте. Үзләренә килеп йөргән бер абыйга кияүгә чыкты, бер бүлмәле фатирларын тегенеке белән берләштерде дә Габитны авылга, каенанасына (үзенең әти-әнисе яшьли вафат булган иде) алып кайтып ташлады. Ул җәй Габит шәһәрдә сигезенчене бетергән иде. Унны авылда тәмамлап, армиягә алынды. Армиядән туры дәү әнисенә кайтты. Уфадагы урман техникумына читтән торып укырга керде дә егерь булып эшкә урнашты һәм менә байтак ел инде шул вазифада. Әнисе онытканда бер килеп әйләнә, анда да ялгызы гына. Ике кызлары бар, әмма Габит сеңелкәшләрен бәләкәй чакларында бер-ике генә күргән иде, башка күргәне юк. Әнисе картайды инде авыр эш, хәмер аны иртә бөкте. Каенанасы шуңадыр да бигүк үз итми киленен…
Иртәгесен Габит Әбүбәкергә барды. Тик туры китерә алмады – иртүк районга киткән. Габиттан качып, кулын күрсәтергә хастаханәгә киткән, димәк. Хәер, хастаханәгә генә түгелдер. Теге вакытны бөркетне сорап килгән бәндә белән бергә килгән иде бит, мөгаен, шуны да күрергә ниятлидер. Алып чыгып булмады, тотты, ә бөркете кулны менә нишләтте, дип зарланадыр. Ике көннән табигатьне саклаучылар җәмгыяте рәисе, янә килеп, тагын бөркетне эзләп йөрде. Димәк, Әбүбәкер, чынлап та, аңа барган, төнге хәлне сөйләп биргән. Габитның: «Мин аны күптән Торатау битенә алып барып җибәрдем бит», – дигәненә рәис ышанмады. «Теге вакытны яшереп алып калдың, давай, күрсәт», – дип, үз дигәнендә торды. Кошны мунчага качырып, рәисне тагын лапаска кертергә туры килде. Барыбер ышанмый, янә янап китеп барды. Әмма моның шулай ук вакытлыча җиңү икәнен яхшы аңлый иде Габит. Тагын киләчәк, Әбүбәкер тагын барып яки шылтыратып әләкләячәк, тагын бөркетне урларга тырышачак. Шуңа да, озакка сузмый, кошның бер тәпиенә алюмин пластинка беркетте дә элеккечә, улын «Жигули»ның арткы утыргычына утыртып, читлекне кулына тоттырды да китте Торатау битенә. Җиргә төшерү белән, кош күккә карап-карап торды, муенын сузып, чаңк итеп тавыш бирде, аннан йөгереп китте һәм һавага күтәрелде! Габит шаккатты, ышанмый торды, хәтта күзләренә яшьләр килде. Оча алмаса, тагы кире алып кайтам инде, дип куркып кына килгән иде бит. Шушында китереп өйрәтеп йөрүе бушка булмады, димәк, өйрәнде, үсте, очарлык дәрәҗәгә җитте. Күннән теккән бияләен ташламады шулай да, алып кайтып, гаражындагы бер кадакка элеп куйды. Кем белә, бәлки, кирәге чыгар. Бәлки, кайчан да бер аңа күн бияләй киеп, кулына утыртып, бөркет сөяргә, борынгы ата-бабалар язмышын кичерергә язар? Икенче бер гомердә. Шушындый сәер уйга юлыгуына үзе гаҗәпләнеп куйды Габит…
Төнлә янә төш күрде – гаҗәп, теге юлы күргән төшенең дәвамы иде бу. Зур көймәдә карасу су өстеннән йөзеп киләләр, имеш. Эчәр сулары, ашар ризыклары беткән, ләкин туктап булмый, туктарга ярамый, күктәге йолдызларга карап ишәләр дә ишәләр. Хайваннар тынычсызлана, көймә читенә килеп бакырыша, эчәргә, ашарга сорый, ә бер тычкан көймә төбен тишкән! Көймәгә су тула, дип хәбәр салды астагылар. Ай, нигә алай иттең, барыбызны да һәлак итәсең бит, дип сорагач, барыбер батабыз, йә ачлыктан кырылабыз, дип җавап бирде дошманлык кылган тычкан, күз дә йоммыйча. Шуннан тычкан суга сикерде һәм… теге вакытта районның табигатьне саклаучылар җәмгыяте рәисе дип килгән бәндә кыяфәтенә кереп, тиз-тиз йөзеп китте дә барды. Үзе көлә, үзе йөзә. Озакламый, чынлап та, көймә суга бата башлады, йөзеше әкренәйде. Кызу канлылар суга сикерде. Габит тынычланырга өндәде, җыелган суны түгәргә, тишекне берәр ничек ямарга кушты. Елан тишекне койрыгы белән каплагач кына, суны күпмедер дәрәҗәдә туктата алдылар. Әмма офыкта очлы түбәле тау күренгәндә, көймә нык кына утырды, шулай да имин-аман коры җиргә аяк баса алдылар. Дошманлык кылган район сунарчылар җәмгыяте рәисе, шаркылдап көлә-көлә, әлеге тау башында аяк киереп басып тора иде…
Көз башка еллардагыга караганда иртә килмәкче. Икешәр, өчәр көн саен яңгыр сибәләсә дә, сентябрь чагыштырмача җылы торды, шуннан бер атна тирәсе җәйге көн кебек кыздырды да, кинәт яңгыр яварга тотынды. Әмма җәйге яңгыр түгел иде бу, көзге пыскак яңгыр иде. Рәхәтләнеп яуды, көнен дә, төнен дә туктамый койды. Елга ярларыннан ташып чыкты, урамнарда күлдәвекләр хасил булды, хәтта яшелчә, бәрәңге буразналарына су җыелды. Кошлар тавышы тынды, киртә, рәшәткәләр, бүртеп, кара-соры төскә керде, агачлар яшеллеген югалтты, тирә-юньгә тынычлык, хәтта шомлы тынлык урнашты. Ә октябрь урталарының бер иртәсендә бар тирә-як тез тиңентен ап-ак кар иде.
Габит, бу гаҗәп иртәнең хозурлыгына кинәнеп, озак карап торды өйалдыннан. Тишек күктән атна буе туктаусыз койган яңгыр аны да тәмам биздергән иде, шуңа да чалт аяз ап-ак дөнья аның кәефен күтәрде. Ниһаять! Бу көнне, һичшиксез, Торатауга барырга кирәк, аның түбәсендәге карны күрергә, өстеннән атларга, саф һавасын суларга, матурлыгына сокланырга тиеш ул. Юкса күпме бикләнеп ятты яңгыр аркасында, ишегалдыннан ары беркая чыга алмый.
Габит, күңелендәге тынычлыкны ничек тә озаккарак сакларга тырышып, кабаланмый гына йөреп, малын ялан абзарга чыгарды, асларын тазартып, ак кар өстенә печән төшерде, коедан су кертте, башка вак-төяген башкарып, иртәнге чәйгә керде. Фәрзәнәсе бу юлы ни могҗиза беләндер эндәшмәде, дәү әнисе һәрвакыттагыча үзенең нотык, киңәшләрен тезде. Габит элеккечә берничә сорау бирде, ярый, дәү әни, шулай итәрмен, дип җаваплады. Торатауга барган саен, дәү әнисенең бер үк сүзне тезүе кинәт аңа кызык тоелды, шуңа да рәхәтләнеп көлде.
– Бәй, нигә бер дә юкка көләсең, әллә берәр язык сүз әйттемме? – диде дәү әнисе, бәйләвен тезенә салып.
– Юк ла, бары да һәрвакыттагыча рас, тик ничек онытмыйсың шуларның барысын да, мин тауга барган саен искә аласың, – дип җаваплады Габит, һаман көлүеннән туктамый.
– Алар сиңа юл догалары рәвешендә әйтелә, улым. Ялгыш адымнан, чит-ятның хәвефеннән саклый. Моңарчы синең белән бернәрсә дә булмаган икән, димәк, мин әйткән әнә шул догалар аралаган, шулар саклаган. Шуңа да мин аларны син Торатауга барган саен яңартып торам.
– Ярый, алайса, – диде Габит.
Дәү әнисе, аның бу сүзләреннән канәгать калып, башын какты, аннан, көттереп кенә:
– Хозыр-Ильяс гел синең яныңда йөрсен, улым, – диде.
– Юк, дәү әни, мин аның янында йөрермен, – диде Габит.
Тауның ике яртысын еш кына томан сара, һәм ул торт катламы сыман катлам-катлам булып ята. Нәрсәдән шулай, Габит табигатьнең бу могҗизасын һич аңлый алмый. Памир, Эльбрус яки башка таулар сыман биек тә түгел бит әле, диңгез биеклегеннән биш йөз метрдан чак кына артыграк биеклектә, ә барыбер еш кына шулай томанга төренә. Тагын шунысы гаҗәп: авылларына томан төшкәндә, Торатау итәгеннән түбәсенә тиклем ап-ачык булып ялтырап ята, авылларына яңгыр яуса, анда яумый. Менә шундый хикмәткә ия аларның Торатавы. Шушы томан эчендә адашып, күтәрелгән сукмагын таба алмый, таудан бөтенләй икенче тарафтан төшкәне дә бар Габитның. Адашмау мөмкин дә түгел ул томанда, ярты метрдан ары бернәрсә дә күренми башлый. Түбәндә ул сыеграк булса, өскә күтәрелгән саен куерак.
Менә әле дә тауның уртасына кадәр менгән иде, сөт эченә төшкәндәй булды. Бернәрсә дә күренми, киләсе адымыңны бушлыкка басарсың яки башыңны ташка китереп бәрерсең төсле. Шул юнәлештә күпмедер баруга, гаҗәп, томан кинәт бетте дә куйды, әйтерсең лә аның өске күбеген тигез генә итеп сөзеп алдылар, могҗиза дисәң дә могҗиза!
Килә-килә, янә «Ашказар» исенә төшеп, авыз эченнән генә көйли башлаган иде, колагына ниндидер тавыш чалынды шулчак кинәт. Уйланып, дөресрәге, матурлыкка ләззәтләнеп, томанның бу серле табышмагында әсәрләнеп килгәнлектән, нинди тавыш икәнен шунда ук абайлый да алмады. Монда, тау битендә, ул кайда яңгыраса да янда сыман. Димәк, тауда ялгызы гына түгел, кемдер йөри, тәүге карда ауга чыккан. Кычкырышалар – болан, төлке яки куянны камап алырга ниятләүләредер.
Габит, ашыгып, аска төшә башлады. Томан янә чолгап-уратып алды аны. Сөт катламыннан ычкынган гына иде, каршысына, хәтта алдына ук дигәндәй, яшь кенә болан килеп басты. Тәмам хәле беткән, курыккан, колаклары тырпаеп, күзләре ялтырап тора. Димәк, куалар, тавышланып-кычкырып, мескенне камарга чамалыйлар. Кемнәр булуы ихтимал? Авылныкылар түгелдер, эз-мазар, юл күренми, димәк, читтән килгәннәр, тауның теге ягыннан күтәрелгәннәр.
Шулчак боланны куган ирләр үзләре дә күренде, өчәүләр. Тау битен хуҗаларча иңләп киләләр. Үзләре болан кебек йончыган. Икесендә мылтык, өченчесенең кулында озын таяк. Мылтыклыларының алпан-тилпән, иркен атлавына, өсләрендәге затлы киемнәренә караганда, чынлап та, читтән, шәһәрдән, түрә-мазар кавеменнән икәнлеге күренеп тора. Өтәләнеп алдан йөгергәне – үзләренең крестьян катламы арасыннан. Юл күрсәтеп, ярдәм итешеп, аракыларын эчешеп, күзенә нәрсә күренә, кулына нәрсә эләгә, шуны сатып, биреп җибәрергә әзер кол…
Болан тегеләргә нәзакәтле муенын сузып, ялт итеп карады да Габитны уратып чабып, түбәнгә төшеп китте. Чапты-чапты да кинәт туктады. Һәм шулай килеп чыкты: Габит әлеге өч ир белән болан арасында торып калды. Тегеләр эре-эре адымнар белән абына-сөрлегә аска, нәкъ Габит янына төшә, үзләре нәрсәдер кычкыра, куллары белән ишарәләр ясый, селтәнә, йодрык күрсәтә. Әлегә ярыйсы ук ерак булганлыктан, Габит аларның сүзләрен аңламый, ишарәләрен төшенми. Хәер, бик яхшы аңлый, төшенә, кит, читкә чык, куалар, пуля юлында торасың бит, янәсе. Әнә мылтыкларын боланга төзәп-төзәп алалар, әмма атмыйлар, ата алмыйлар, чөнки Габит комачаулый, аңа тигезүдән куркалар. Ә мескен яшь болан үзенә куркыныч янаганын аңлый һәм, Габиттан ярдәм сорагандай, озын муенын төз тотып, бер аңа, бер үзен куып йөрткәннәр ягына куркып карап, аның ышыгында торуын белә. Әгәр теге өч ир бер якка каерылса, болан, берничә адым күчеп, тагын аңа ышыклана, моны күргән Габит үзе дә тегеләй-болай күчеп баса. Тау битеннән тагы да аскарак төшсә – ачыклык, әмма анда һәлакәт көтә боланны: урман ерак, барып җитә алмаячак, ике мылтыктан атылган ике пуля шунда ук куып җитәчәк.
Якыная төшкәч, Габит әлеге өчәүнең арасыннан теге вакытта үзенә килеп, бөркет баласын эзләп йөргән район сунарчылар җәмгыяте рәисен таныды. Аның артыннан атлаганы уклау кебек төз гәүдәле, төскә-биткә ыспай, хәтта чибәр, мыеклы яшь ир иде. Габит аны беренче тапкыр күрә. Өстендә җылы хәрби бушлат, башында спорт башлыгы, аягында калын табанлы ботинка. Үз-үзен тотышына караганда, ярыйсы ук зур түрә икәнлеген чамалавы кыен түгел. Өченчесе – урта яшьләрдәге кеше. Гәүдәгә дә уртача, киеме дә мин затлымын дип кычкырып тормый, әмма хәрәкәте ныклы, ышанычлы.
Менә сиңа мә, киек-хайванны саклар урынга, үзе куып йөри җәмгыять рәисе!
Тегеләр Габит янына төшеп җитте. Хәлләре беткән, уфылдашалар, ачулылар. Ә болан башын селкеп бер карады да сөттәй ак томан эченә кереп күздән югалды. Мылтыкларын күтәреп тә өлгерә алмадылар.
– Ә, син икән, – диде сунарчылар җәмгыяте рәисе, йөзен чалшайтып. Көрсенде, шуннан тирән итеп сулыш алды. – Нәрсәгә каплап тордың боланны? Үзеңне атсак? Пуля ул… – артыграк ычкындырганын чамалаптыр, ахры, тиз генә тавышын үзгәртте, ясалма елмайды. Иртүк нәрсә эшләп йөрисең монда? – Бүреген салды, кычыткан төсендәге ала-кола фуфайкасының сәдәпләрен ычкындырды.
– Бәй, мин эш урынында, карап-тикшереп йөрим. Ә менә сез нишләп йөрисез? Сунарга сезон ачылмаганын белмисезме әллә?
– Ә кем әйтә безне сунарга чыккан дип? Мин дә эштә, мин дә тикшереп йөрим.
– Өчәүләпме?
– Өчәүләп. Рейдка чыктык.
– Ай-һай, бер дә тикшереп йөрүгә охшамаган. Болан куа идегез бит. Житмәсә, вертолёт белән. Сунарчылар җәмгыятенең андый техникасы юк шикелле?
– Бар, нишләп булмасын. Син белмәгән әйберләр күп инде ул дөньяда. Ә син бөркетне кая куйдың?
– Шушында китереп җибәрүгә бишбылтыр. Теге килгәнегездә үк әйттем бит.
– Аны оясыннан тотып алып кайтканың, өйрәтеп, сунар итәргә ниятләгәнең өчен җавап бирергә туры килмәгәе…
– Һаман бер балык башы. Ул бит оча да белмәгән бала кош, оясыннан егылып төшкән дә ята иде юл өстендә. Мин күреп алып кайтмасам, шунда үлә йә төлке, йә бүре тамагына эләгә иде. Ә болай очарга өйрәтеп, ашарга күнектереп җибәрдем.
– Белмим, белмим, ничек тапкансыңдыр, анысы миңа караңгы, ә менә өеңә алып кайтканың – факт. Син аңа тимәскә тиеш идең. Табигатьнең үз законнары. Үлсә, дөньяда бөркет бетәр дип уйлыйсыңмыни?
– Күпне саклау берәүне саклаудан башлана…
Тычкан күз, әрекмән колак бүтән эндәшмәде. Габит белән сөйләшеп торуны түбәнчелек санады шикелле.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com