Көзге салкын кич, тышта пыскаклап яңгыр ява. Күңелсезлек бөтен
дөньяны баскан, мондый кичне кичке уенда йөрисе
түгел, өйгə кайтып җылы юрган астына ятасы килə.
Рафаил дə шулай итəргə уйлады. Китапханəдə ике-өч
егет гəзит-журнал актарып утыра, фойеда ике пенсионер бильярд уенын башлаган, егет боларны карап
тормады. Шапый күпере аша Чагыр урамына таба атлады. Бераз баргач, күрде: ун-унбиш метр алда аның
юлы уңаена бер кыз бала атлый иде. Күрəсең, ул да
күңелсезлектəн алҗып, клубтан өенə кайтырга уйлагандыр.
Вак көзге салкын яңгыр сибəли, кыз күшегеп беткəн,
Рафаил аны тиз генə куып җитте дə чатырын дəшминитми өшегəн кызның кулына тоттырды. Тегесе һич чытыкланмый-нитми рəхмəт əйтеп кабул итеп алды, хəер,
авыз эченнəн генə рəхмəт дип əйтте, бугай, анысын Рафаил ишетмəде.
– Сез дə безнең якка кайтасыз бугай? – диде кыз.
– Ничек инде безнең якка? Мин бу якта туып-үстем,
тик армиядəн кайткач кына авылдан чыгып киттем,
“озын берлек” эзлəп, сирəк кайтырга туры килə, минем
исемем – Рафаил, авылда минем абый бар, Рим исемле. Сез менə безнең авылныкы түгел бугай. Сез кем
буласыз?
– Минем исемем – Гөлназ, педучилищедан соң сезнең
авылга җибəрделəр. Ə менə абыегызны белəм, сезнең
хакта да ишеткəнем булгандыр, əмма исемдə калмаган.
– Кара əле, – диде Рафаил, шунда ук “син”гə күчеп, –
безнең юллар бергə туры килгəн икəн.
Юл бер дə туры килмəгəн иде лə ул, егет үзенең өен
йөз метрлап үтеп киткəн иде инде.
Гөлназ яшəгəн йорт ягында зур тирəк үсеп утыра.
Шуның янына тукталдылар инде кыз кереп китəргə
җыенган иде, Рафаил:
– Əйдəгез, биш минут кына сөйлəшеп торабыз, менə
яңгыр да туктарга итə, йокларга əле барыбер иртəрəк, – диде.
– Əйдəгез, алай булгач.
Рафаил кызның тиз генə риза булуына бераз
гаҗəплəнеп тə алды, чөнки, гадəттə, кызлар чытлыкланырга ярата, кереп китəселəре килмəсə дə,
кереп китəргə төрле сəбəплəр таба, бəялəрен күтəрə.
Рафаилгə моңа кадəр андый кызлар күп очрады. Алар
капка төбенə килеп җиткəч, я бер сүз əйтеп, я бөтенлəй
əйтмичə, капканы борын төбендə шарт итеп ябып кереп
китə иде. Аннары, өенə кайткач, егет баш ватып ята: бу
кыз минем кем икəнне белми, нишлəп кереп китте əле,
югыйсə, Рафаил кебек егетне көндез чыра белəн дə
эзлəп таба алмассың бит, янəсе, эчми-тартмый, гəүдə
дə болай ничава, акчалы эштə дə эшли, телəсə кайсы
кыз аның белəн дуслашуны бəхет дип санарга тиеш
кебек.
Шундый бер очрак та булган иде. Егет, авылдаш
егетлəр кыстагач, күрше авылга кызлар “тотарга”
китте. Кичə тəмамлангач, бер кызны озатырга кузгалды. Капка янына килеп җиткəч, Зоя исемле əлеге кыз
туктап сөйлəшергə һич риза булмады. Рафаилнең, бер
минутка гына туктап алыйк, диюенə, минем егетем бар,
дип, егетнең борын төбендə капканы шарт итеп ябып
кереп китте. Ə бит бер минуттан берни дə булмас,
укасы коелмас, бəлки, танышып калып булыр иде.
Бу вакыйгадан соң бер ел вакыт үткəч, Рафаилгə Зоядан хат килеп төште.
– Рафаил, теге вакытта, сине ташлап кереп киткəнемə
үкенəм, əйдəгез, без танышуны дəвам итик, – дигəнрəк
сүзлəр язылган иде анда. Күрəсең, аның нинди егет
икəнен Зояга җиткергəн булганнардыр.
Юк инде, егетнең андый гадəте, бер баш тарткан
кызга кире кайтуы булмаган иде, аннары килеп, ул бер
ел эчендə озатып барган башка кызлары да бар иде шул.
Гөлназ белəн зур тирəк астына басып, төрле темаларга сөйлəшеп алдылар. Авылның телгə алынмаган
эте дə, бете дə калмады. Бер-берсе хакында да бераз
белделəр, бүген килеп, əгəр берəрсе, сез бүген кич
нəрсə турында сөйлəштегез, дип сораса, егет, мөгаен,
бер җавап та бирə алмас иде. Ярты сəгатьтəн Гөлназ
өенə кереп китте, Рафаил исə кайтканда уйлап кайтты: нигə инде шунда, аерылышканда, кызның нечкə
биленнəн кочып алмаска, ялгыш кына битеннəн үбеп
алса да яраган булыр иде. Шул кыюсызлыгы аны гомер
буена эзəрлеклəде инде.
Кыз күңеле
Фатирга кереп, ятагына чумгач та Гөлназ озак уйлап
ятты. Ул Рафаил белəн нигə сөйлəшеп торды икəн,
башка егетлəр озатып килгəндə тиз генə өенə кереп китə
иде дə, капкасын яба да куя иде бит. Бəлки, аңа шулай
тоелгандыр, авылда калган егетлəр гел мактанырга
ярата, ул əле кеше күрерлек бер эш тə эшлəмəгəн, ə
инде космоска очкан кебек кылана, берсе үзенең ничə
гектар җир сөргəнен сөйли, икенчесе, күрше егетне ничек алдаганы белəн мактана, өченчесе машина
йөртүенə куана – кыскасы, бу авылның күп егетлəре
тугыз сыйныфтан ары укымаса да, үзлəрен герой итеп
күрсəтергə ярата, синең уеңны, хыялыңны да сорамый,
фикереңне дə белми.
Ə менə Марат аның күңеленə ошады. Озын буйлы,
кызу канлы, характерлы, кулыннан тимер эше дə, агач
эше дə килə торган егет иде ул. Марат армиягə китəр
алдыннан гына алар шушы тирəк янында сөйлəшеп
тордылар, икенче көнне Гөлназ аны армиягə озатырга
дип военкоматка кадəр барды, аерылышканда бер тапкыр үбешеп тə алдылар бугай əле.
Мараттан хатлар килə башлады, кыз атнага бер
килгəн хатларны көтте, берничə тапкыр укып ятлый
иде дə бугай. Аның бу җəе əнə шул хатлар белəн үтте.
Башка егетлəрне янына да китермəде. Маратның моряк
киемендəге фотосын күргəч, төнлə белəн дə карап куя
иде, өстəл өстендə ул фото иң түрдə булды. Əмма бер
сəер ягы бар иде хатларның: Марат гел кызны көнлəшеп
яза торган булды. Син анда берəрсе белəн йөрисеңдер
əле, сине берəрсе озатадыр əле, кебек сүзлəр күп иде
аларда. Шуңа күрə Гөлназ гел аклану җаваплары яза
башлады, шуңа күрə ул сүзлəр беркадəр җилəткəн дə бугай инде.
Ə Рафаил белəн танышу очраклы гына килеп чыкты,
бердəн, күңелсез кич, яңгыр ява, авыл малайлары аның
Маратка гына тугры икəнен белгəч, озатып маташмый.
Ə аның таныш булмаган егетнең кем икəнен белəсе
килде. Əлбəттə, Рафаил аны тышкы яктан берни белəн
дə кызыксындыра алмады, уртачадан тəбəнəгрəк
гəүдəле, юкарак кына килеш-килбəте белəн ул Мараттан нык кына калыша иде.
Əмма шунысы кызык: Рафаил, ничектер, башка
егетлəрдəн, шул исəптəн Мараттан да, бер үзгə ягы
белəн аерылып тора: ничектер матур, əдəби телдə
сөйлəшə, тыйнак, акыллы икəне сизелеп, тышка бəреп
чыккан. Башка егетлəр кебек тиз генə кочакларга да
ашыкмый, син сөйлəгəнне игътибар белəн тыңлый,
ягъни синең сүзгə колак сала, үзенекен генə тукымый
иде. Гөлназга янə бер нəрсəсе охшады: егет кызның
педучилищеда укуын белгəч, ничектер, йомшак итеп:
“Белəсеңме, сиңа, бəлки, арытаба укырга кирəктер,
килəчəктə үсəргə, үргə күтəрелергə, үз аягыңда нык
басып торырга кирəк булачак бит, – диде. Менə мин
дə нефть институтына укырга керəм, гомер буена буровойда катып, чирлəп йөрмəм бит, – диде ул. – Əйдə
читтəн торып икебез дə укырга керəбез, биш елдан диплом алып чыгабыз, – дип өстəде Рафаил, – мин менə
хəзерлек курсларына укырга кердем дə инде”.
(Дәвамы бар.)
***
Рəзиф Рəхим улы Зыятдинов 1949 елның 18 ноябрендə Балтач
районының Нөркə авылында туган. Нөркə сигезьеллык, Борай
районының Яңа Кизгəн урта мəктəбен тəмамлый. Ленин исемендəге
колхозда тракторчы булып эшли, Совет армиясендə хезмəт итə.
Армиядəн соң төзелештə бригадир була. 1970 елдан башлап Борай
районы “Алга” гəзитендə эшли, директор-редактор урынбасары
вазифасын башкара. 1980 елда Казан дəүлəт университетының тарих-филология факультетын тəмамлый.
Башкортстанның атказанган матбугат һəм киңкүлəм мəгълүмат
хезмəткəре. Русиянең һəм Башкортстанның Журналистлар берлеклəре əгъзасы.
Биш үзнəшер китап авторы. Башкортстан “Китап” нəшриятында
басылган “Замана имтиханы” (2016) электрон җыентыгы автордашы.