Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 март , 20:34

Әмир ӘМИНЕВ. Бер көймәдә... Повесть (2)

Ишегалды уртасына басып, саф һава сулап, абзарда мышнаган сыер, таналарның күшәгәнен тыңлады да фонарь утын лапаска юнәлткән иде капкасының ярым ачык торуын күрде. Бәй, кичтән ябып кергән иде бит! Башына суккандай булып ашыгып, шунда юнәлде һәм эчтә  кемнеңдер ыңгырашуын ишетте.

Әмир ӘМИНЕВ. Бер көймәдә... Повесть (2)
Әмир ӘМИНЕВ. Бер көймәдә... Повесть (2)

Авыл очыннан чакрым тирәсе үткәч, тау ягына сөзәк сыртлык башлана. Ерактан ямь-яшел булып күренсә дә, тау бите бигүк яшел түгел, барлык үсенте кыска, саргылт коры үләннән гыйбарәт. Монда әрекмән, чәнечке, ат кузгалагы кебек башка төр үлән-үсемлек очрый, югарыга күтәрелгән саен, гөлҗимеш, сәрви сыман вак куаклыкларга юлыгасың. Юлның сул ягында – эрерәк агачлар, уң яклап, урман дисәң хәтере калыр, башта ул чын урман да булгандыр, хәзер – сирәк агачлык. Агачлык аралары шулай ук сукмаклар белән чуарланып беткән. Тегендә-монда учак яккан урыннар күренә, кара кисәүләр, буш шешәләр, консерв банкалары, кәгазь, полиэтилен пакетлар аунап ята – кайда да кеше хәшәрәтлеге. Торатауның олы юл ягы, ягъни Агыйдел елгасы ягы, яп-ялангач, үсемлек юк, авылга якынрак зирек, каен, шомырт агачлары үсә, алар арасында эре мал йөри. Авылга газ керсә дә, җәйләрен кеше барыбер алачыгында мич яга. Димәк, агач киселә, дәү әнисе әйтмешли, кеше үзе утырган ботакны һаман чабуын белә…

– Әти, әти, кара әле, бер дәү кош утыра!

«Беларусь» кабинасында нык кына селкетсә дә, Искәндәре тирә-якны карап килә икән. Аңа монда кызык, гүя могҗиза дөньясы, күзенә чалынган һәрнәрсәне игътибарга алып, атасына әйтеп-күрсәтеп бара. Улының бу гадәтенә Габит эчтән генә, маладис, ваемсыз түгел, кызыксынучанлыгы бар, дип куана, кайчак сүзләреннән туеп та китә, кайчак, үзенең хыялларына бирелеп киткәндә, аны ишетми дә. Бу юлы да, улы икенче тапкыр кычкыргач кына, сузылган кулы юнәлешенә карады.

– Әти, әти, бер дәү кош утыра, дим бит!

Чыннан да, тауның сөзәк битендәге агачлар арасында, озын канатларын бер җәеп, бер кушырып, ава-түнә, зур бер кош әллә очарга, әллә алардан качарга маташа иде. Үзенең төсен җирдәге кояшта янган-кипкән кыска, коры үләннән аерырлык та түгел, ничектер яшькелт-соры, ә томшык төпләре сап-сары. Димәк, бала кош. Габит аның нинди кош икәнен башта белә дә алмады, канатларының озынлыгына, томшыгының кәкрелегенә караганда, бөркет яки лачын, дип уйлады. Тракторын туктатып, җиргә сикереп төште, артыннан төшәргә өтәләнгән улын, култык асларыннан тотып, җиргә бастырды.

– Әти, нинди кош ул? Зур үзе…

– Белмим, аермыйм әле, якынрак барыйк. Бөркет баласына да охшаган.

Әйе, бөркет баласы иде бу. Нишләп монда йөри соң ул? Оясыннан егылып төшкән дә кая барырга белми каңгыра, димәк. Очарга маташа, канатларын җәя, йөгергәли, томшыгын хәлсез генә ачып, чыелдауга охшаган тавыш та чыгарып куя. Әнисенә үзенең монда икәнен белдерүе, ярдәм соравыдыр, Йөгереп-атлап озын канатларын язып очарга җыена да булдыра алмый, җилпенергә куаклыклар, вак агачлар комачаулый, мөгаен, очарга әле өйрәнеп тә бетмәгән. Югыйсә монда утырмас, очып китәр иде инде.

– Бөркетме, әти?

– Әйе, бөркет. Бөркет баласы. Мөгаен, оясыннан егылып төшкәндер. Әнисе кайда икән соң? Килеп ябышмасын тагын. Табып, оясына салганда яхшы булыр иде дә…

– Ана бөркет кемгә ябыша, әти? Безгәме?

– Безгә шул.

– Нишләп?

– Баласын кызгана.

– Ә оясы кайда?

– Шушы тауда инде. Кыя башында йә берәр тау ярыгында.

– Эзликме?

– Мондый биек тауда аны ничек табасың?

Артыннан атладылар. Ә кош баласы болардан кача, һаман очарга маташа, куаклыклар арасына чума, оча алмаса, төлке авызына эләгәчәк яки ачтан үләчәк ләбаса мескен. Нишләргә? Алып кайтсаң?

Габит өстендәге спецовкасын салды да, тиз-тиз атлап, кош баласын куып җитте һәм аның өстенә ыргытты. Авыр, тыгыз брезент киемнән мәхлук тора алмаслык булып җиргә сыланып калды. Әмма бераздан канатлары белән селкеп төшерергә маташты, башын боргалады, тик көче җитмәде. Габит аны тотыйм дип якынайган арада, кош баласы, ни могҗиза беләндер киемнән арынып, аякларын чыгарды да, аркасына ятып, очлы тырнакларын тырпайтты. Менә сиңа мә, ерткыч ерткыч инде, нинди хәлдә дә бирелергә теләми, дип уйлады, аптырап, Габит.

– Искәндәр, әйдә, курткаңны салып бир әле, – диде Габит, артыннан бер адым да калмый ияреп килгән улына борылмый гына. – Тәпиләренә ташлыйк, болай гына тотып булмас. Йә берәр җирне тырнап алыр.

Габит кош баласының чак кына тынычлануын, без кебек очлы тырнаклы тәпиләрен аска төшерүен көтте дә, җайлап кына якынаеп, куртканы, ике кулы белән җәеп тотып, тегенең өстенә ыргытты һәм чәбәләнә башлаганчы тотарга да өлгерде. Спецовка белән – башын, куртка белән аякларын урап, тибенүенә, чукырга маташуына карамый, кошның канатларын җыеп тотты да түшенә кысты.

– Әти, нишләтәбез, алып кайтабызмы? – Искәндәр атасының бер алдына, бер артына чыкты. – Кая куябыз: өйгәме, лапаскамы?

Кая куярга икәнен Габит үзе белсә икән.

– Хәзер анасы килеп чыкса куйдырыр әле менә. Әйдә, тизрәк атла тракторга.

Алып кайтырга кирәктер, дип хәл итсә дә, киләчәктә нишләтәсен белми иде Габит. Тотуын тотты, өенә алып кайту кыен да булмас, ә кая куярга соң?

Тракторына барып җиткәнче, мең төрле уй кайнады башында.

Тракторы янына килеп җиткәч тә беркадәр аптырап, икеләнеп басып торды әле, аннан, ярый, ни булса да булыр, бер-бер хәл килеп чыкса, кире китереп куюы озак булмас дип, кош баласының тәпиләрен куртка өстеннән бау белән чорнады. Ашатып, зурайтып, иреккә җибәрер, ул чагында төлке, бүре тамагына эләкмәс, очарга да өйрәнеп алса, анасын да табар, бәлки… Габит күккә карады: биектә-биектә ике зур бөркет әйләнә иде.

Бөркет баласын лапаста казлар өчен ясалган, тимерчыбык белән үреп бүленгән почмакка җибәрделәр. Тәпиләрен бәйдән ычкындырып, башын каплаган куртканы алгач, ул кинәт читкә сикерде, качтым, котылдым болардан, дип уйлады, ахры, очарга маташты, ә канатлары киң, икесе бергә метрдан артык бардыр, тик тимерчыбыкка килеп бәрелгәч, артына егылып китте дә канатларын җыйды. Ятсынып, тирә-ягына каранды, тимерчыбыкны чукыды, акрын гына чыелдап куйды – яңа урынны килештермәде. Алдына икмәк кисәге, тары ярмасы, эремчек салдылар, әмма әсир кош баласы аларның берсенә дә кагылмады.

Бөркет баласын өенә алып кайтуы дәү әнисе күңелендә яклау табар дип өметләнсә дә – үлемнән коткару ниятеннән алып кайтты бит – алай булып чыкмады. Юкка урыныннан кузгалткансың, ул кошны үз мохитеннән аерырга ярамас иде, диде. Ә хатынына олы каенанасының бу сүзләре җитә калды. Сөйләнәсең генә, янәсе, һаман малайлыгыңнан чыга алмыйсың, юк белән маташасың, тракторыңа арба тагып киттең, утын төяп кайтасы урынга, кыргый кош баласы салып кайткансың, фәлән дә фәсмәтән.

– Алып кайтмасак, аны аю ашар иде, – диде, атасын яклашып, улы.

–- Торатауда аю юк, – диде Фәрзәнә катгый гына.

– Бар! Әтием бар диде, – дип киреләнде Искәндәр. – Урманда һәрчак аю була.

– Әтиең әйтер ул. Аның бар сүзенә ышансаң. Ярар, булсын да ди. Бер кош югалганнан урманда кошлар  бетәме әллә? Дөнья тулы кош. Аларның һәрберсен өйгә ташый башласаң…

Алдындагы ризыкка бөркет баласы икенче көнне дә кагылмады. Вакыт-вакыт тавыш биреп куя да янә тораташтай ката. Эт ябышмасын дип, төнгелеккә сарайның кышын сыер асрый торган бүлмәсенә кертеп ябалар, көндезләрен тимерчыбык белән уратылган ачык лапаска чыгаралар. Һаман да ашамагач, йә үлеп китәр дип, өченче көнне бер тавыгын чалып, йөрәк-бавырын бирде Габит. Үзе өйалдыннан күзәтеп торды, алдына салгач. Кош башта ризыкка бөтенләй игътибар итмәде, башын горур чөеп, Торатау ягына текәлде, аннан, әллә күреп, әллә исен сизеп, тастагы ризык янына килде дә башта чукып карады, аннан кабаланмый гына капкалап куйды. Ашагач, янә Торатау ягына бакты, әйтерсең лә аннан әнисе карап тора һәм баласының ашавын хуплый. Габитка җан керде, димәк, бу кошка ит кирәк, итне ашаячак, ә ул тавыкка, казга салган ашамлык биргән була.

Өченче көнне иртәнге якта Габит ир-атлар җыелып гәпләшеп торган клуб алдына китте. Нияте – берәрсе сугым суймаганмы икәнен белешү. Китеп барганда, Юламан дигән олы гына яшьләрдәге йөремсәк бабайга очрап, үзенең Торатау битеннән бөркет баласы табып алып кайтуын, өч көн буе юньләп бернәрсә дә ашата алмавын, кичә генә тавык чалып, шуның йөрәк-бавырын ашатуын сөйләде дә, берәрсе сугым суймадымы икән, белмисеңме, дип сорады. Син ул кошны асрый, кулга ияләштерә алмассың дип, шик белдерде карт. Чөнки ул анасы тотып китергән вак кош-кортның, куян, төлке, тычкан, әрлән кебекләрнең эч-карынын ашый, ә син аларны кайдан аласың, үзең тотмакчымыни, дип көлде. Оясыннан егылып төшкән икән, анасы эзләп, кире оясына менгереп йөрми, җирдә ятып, ачтан үләргә дучар була яки төлке тамагына эләгә. Юламан карт яхшы хәбәр дә әйтте: бүген иртән берәүләр кичә зыянлаган биясен чалган икән. Шуның эчәген, берничә килограмм итеп алып кайтып, чамалап тураклап, кош баласы алдына салды. Чемченеп кенә булса да ашады: тере җанның үләсе килми шул.

Бөркет баласы ныклап ашый башлаганнан алып атна-ун көн вакыт үткәч, Габит аны тапкан урынына илтергә ниятләде – кулга ияләштерә алмассың, дөресрәге, бу эшнең кулыннан килмәсен, аның хасияте ирек, күк икәнен аңлаган иде. Аннан килеп, кошны ашату да тора-бара зур бер мәсьәләгә әйләнәчәк. Ул сиңа тавык яки каз бәбкәсе түгел. Шулай икән, җан иясен нигә тоткынлыкта җәфаларга? Бәлки, анасы килеп табар, бәлки, үзе аларга барып кушылыр.

«Жигули» машинасының арткы утыргычына улын утыртты да кулына тәпиләрен чорнап, башына капчык кидереп куйган кошны тоттырды. Жайлап кына Торатауга юнәлделәр. Килеп җиткәч, аягындагы бауны чиштеләр, башыннан капчыкны алдылар. Ычкынгач, кинәт канатларын җәеп, тавыш чыгарды бөркет баласы, Габитның кулын чукып алды. Үчен алуы булдымы, ирегеннән мәхрүм иткәне өчен? Шулай да яннарыннан китмәде. Көш, көш, дип куып та карадылар, кузгалмады. Габит аңа якын килә башлаган иде, янә аркасына ятты да тырнакларын тырпайтты. Артка чигенергә мәҗбүр булды Габит. Тик кош китмәде дә, очарга да маташмады. Калдырсак, бу мескен үләчәк йә берәр ерткыч тырнагына эләгәчәк дип, кире өйләренә алып кайттылар.

Иртәгесен кабат алып бардылар. Куып йөгертеп, куркытып карадылар – курыкты, йөгерде, качты, канатларын җилпеде, әмма очмады, оча алмады. Күрәсең, анасының өйрәтүе-күрсәтүе кирәктер, бәләкәйрәктер дә әле дигән нәтиҗәгә килде Габит. Оча алмаса да, үзгәрешләр бар иде: тавышы ныграк, көррәк чыга башлады, зәңгәр күккә ешрак карады. Аның тавышына берчак биектә-биектә ике бөркет пәйда булды. Жиргә төшмәделәр, талгын гына әйләнүләрен белделәр…

 

Габитның Торатаудан бөркет баласы алып кайтып, имеш, сунар кошы итү теләге белән көн дә тау битендәге чытырманлыкка алып барып өйрәтеп йөрүе озакламый бөтен авылга мәгълүм булды. Кемдер күргән, ишеткән, кемгәдер үзе сөйләгән – бу хәлне кеше күз-колагыннан ничек яшерәсең? Габит үзе дә сер ясамады: сораганнарга, кызыксынганнарга ихластан сөйләде, кайчак киңәш бирүләрен, ит сатуларын сорады һәм моны, бөркет белән булашуны, эш арасында гына башкарылган бер уен итеп кабул итте. Шуннан да артык түгел. Бәлагә тарыган җан иясен ашатуның, очарга өйрәтүнең нинди хилафлыгы бар? Ул бит аны суяр өчен тотмый, үссен, очсын, исән калсын дип тырыша. Берәүләр моннан кызык тапты, көлде, икенчеләр, нәрсәгә ул сиңа, кыргый кошка ирек кирәк, һәр җан иясенең үз мохите, өйдә тотып үтерәсең бит, дип ачулангандай итте, өченчеләре, шәһәргә алып барып зоопаркка тапшыр, дип тә киңәш бирде. Ә Габитның бар уе – аны очарга өйрәтү. Шуннан тапсын, әйдә, ата-анасын һәм башка бөркетләр белән үзенең табигый стихиясендә йөрсен.

Әйе, хәбәр тарала шул. Беркөн районнан олы гына яшьләрдәге берәү, килеп, бөркетне күрсәтүен сорады. Янәсе, ул – сунарчылар җәмгыяте рәисе, җитмәсә, кыргый табигатьне саклау фонды әгъзасы, андый сирәк очрый торган кошлар аларның күзәтүендә булырга тиеш. Бәләкәй гәүдәле, елгыр, колаклары әрекмән яфрагы кебек тырпаеп тора, ә күзләре нәкъ тычканныкы. Габитка бу бәндә нигәдер бик шикле күренде. Район сунарчылар җәмгыятенә күпме барганы бар – үзе шул җәмгыять әгъзасы – нигәдер күргәне юк. Шуңа да, мин сезгә нишләп ышанырга тиеш, таныклыгыгызны күрсәтегез, диде. Тычкан күз, әрекмән колак аптырады, чөнки мондый сорауга күнекмәгәндер, ахры, шуннан ирен читләре белән генә мыскыллы елмайды да түш кесәсен капшаган булды, таба алмагач, ясалма гаҗәпләнгән кыяфәттә учы белән маңгаена сукты, ай, каһәрең, икенче пиджак кесәсендә калган бит, янәсе. Шуннан кинәт кенә йөзе җитдиләнде, түрә кыяфәтенә керде.

– Бу нинди эш ул, миннән берәү дә моңа тиклем таныклык сораганы юк иде әле, ышанмыйсыңмы әллә?

– Ышанмыйм: тирә-якта күпме кош, куян, төлке, бүтән хайван кырыла, саклаучы юк, ә сез бер кош баласы артыннан килеп йөрисезме? Монда килгәч, әнә Торатау тирәсенә барыгыз, бу бала кош сезгә нәрсәгә кирәк соң?

– Димәк, кирәк, интерес бар, – диде тычкан күз, боргаланып.

– Әнә шул-шул, үзегезнең интерес өчен генә…

– Ярар, ярар, төпкә төшмә. Йә, күрсәт тә китәм, үзең әйтмешли, Торатау битенә барасым бар, – дип, ямьсез итеп көлде чакырылмаган кунак.

Искәндәр боларның сүзен игътибар белән тыңлый иде. Габит, теге сизмәгәндә генә, улына күз кысып, лапас ягына ымлады. Тапкыр малай, аны аңлап, җәһәт кенә өйдән чыкты. Габит моңа юк-бар сөйләп вакытны сузды. Әмма яман үҗәт бәндә булып чыкты тегесе, һич чыгып китәргә теләмәде, күрсәт, кайда асрыйсың икән, мин белергә тиеш, дип каныкты. Һәм Габитка аны лапаска чыгарудан башка чара калмады. Искәндәре берәр җиргә яшереп өлгерсә ярый да. Улы артыннан дәү әнисе дә чыккан иде, икәүләп, мөгаен, берәр чарасын тапканнардыр. Лапасның һәр бүлемен, почмагын дигәндәй карады-тикшерде тычкан күз, әрекмән колак, бәхеткә каршы, кош баласын таба алмады. Кәефе төшеп, ярар, ярар, тагы килермен әле, күрүчеләр бар дип, бармак янап китеп барды. Габит, бөркет баласын урманга йөртү өчен, тимерчыбыктан читлек үргән иде, улы белән дәү әнисе кошны, шуңа кертеп, мунчага яшергән булып чыкты. Шулай итеп, кошка булган беренче һөҗүм уңышлы кире кагылды. Әмма ул һөҗүмнәрнең алдагы көннәрдә кабатланачагы көн кебек ачык иде.

Сат, дип килүчеләр дә табылды. Эшләр болайга борылгач, Габит инде ныклап борчыла башлады кош язмышы өчен. Чөнки акча, сату, сатып алу булган җирдә хәтәр чыгуы бик ихтимал. Һәм алдагы вакыйгалар аның борчылуы урынлы икәнен раслады.

Бервакыт төн уртасында нәрсәгәдер сискәнеп уянды. Әллә начар төш күрде, әллә бастырылды – үзе дә аңламады. Тәрәзәгә күз салды – караңгы. Таң атарга иртәрәктер. Кире йоклап китә алмый эт булды. Әйләнде-тулганды, шуннан хаҗәте булмаса да чыгып керергә ниятләде. Гадәтенчә фонарен алды, өйалды ишеген ачу белән яктыртып җибәрде, аның үткер утлары эләктергән урыннарга күз салды. Ишегалды уртасына басып, саф һава сулап, абзарда мышнаган сыер, таналарның күшәгәнен тыңлады да фонарь утын лапаска юнәлткән иде капкасының ярым ачык торуын күрде. Бәй, кичтән ябып кергән иде бит! Башына суккандай булып ашыгып, шунда юнәлде һәм эчтә бөркет баласының канат җилпүен, кемнеңдер ыңгырашуын ишетте. Җилпенгәч, димәк, кемдер бар, кош юкка борчылмас, берәрсе кергән. Габит, җәһәт кенә утынлыкка йөгереп барып, калын гына имән пүләне тапты, кире килеп, капканы шар ачты, ыңгырашучының чынлап та кеше икәненә ышангач, ишек төбеннән кычкырып җибәрде:

– Әй, кем анда? Чык, юкса башыңа тондырам!

Үзе фонарь яктысын эчкә юнәлтте, кулындагы имән пүләнен, сугарга туры килсә дип, уңайлырак итеп тотты.

Ыңгырашу тынды, кош баласының канат кагуы да ишетелмәс булды. Габит фонарь яктысы белән бүлемне карарга кереште һәм кинәт гаҗәп күренешкә тап булды: почмакта, бөгәрләнеп, бер кеше ята, сузылган кулының сыртында, канатларын идәнгә җәеп, бөркет утыра.

– Кем син? – диде Габит, янә кычкырып. Пүлән белән башына тондырырга да уйлаган иде, бөркеткә эләгер, эләкмәсә дә өркетермен дип, соңгы мәлдә бу уеннан кире кайтты.

– Габит, тукта, суга күрмә, хәзер аңлатам бөтенесен дә, – дип ыңгырашты яткан кеше, аның утын агачын башы очына күтәрүен шәйләп. – Мин бу, Әбүбәкер. Хәерсез, коткы аркасында ятам менә, кошыңның тырнагына эләгеп.

– Күреп торам! – Габит фонаре белән Әбүбәкернең йөзенә яктыртты. – Бурның кулыннан эләктергән, димәк. Нәрсә дип монда кердең? Кем коткысы белән? Әйт, тондырам әтү. – Түзмәде, бар көченә тегенең оча сөягенә типте. – Урларга кердеңме?

– Башта кулны ычкындыр, шуннан сөйләрмен, – Әбүбәкер әллә авыртудан, әллә жәлләтергә теләп ыңгырашты.

Габит якынрак килде, фонарь яктысында бөркет баласының өч тырнагы да Әбүбәкернең кул сыртына ябышканын, ә урта тырнагының сырт аша үтеп, уч ягына килеп чыкканын күрде. Тәне чымырдап китте хәтта, чөнки әлегә кадәр мондый күренешкә тап булганы юк иде әле.

– Да-а, – диде ул. Эчкече, юньләп беркайда да эшләмәүче, кешегә ялланып көн итүче авылдашы бер мәлгә аңа кызганыч булып китте. – Ничек әйбәт эләктергән – димәк, кирәкмәгән җиргә сузылгансың, абзый.

– Аңладым инде, акланыр хәл юк. Тизрәк ычкындыр, байтактан ятам, авырта яман… Әллә күпме кан акты, заражение булмаса гына ярар иде.

Каракның кулыннан чынлап та кан саркый, терсәгенә кадәр буялып беткән, өсте дә кан. Үзе сул кулы белән битен-күзен капларга тырыша, бөркет йә күзен чокып алыр дип курка, ахры. Ычкындырырга кирәк, кошның да, тегеләй-болай тартылып, тырнакларын имгәтүе бар.

 

(Дәвамы бар.)

 

Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас