…Габит кипкән сөяк кебек ап-ак итеп юылган, тик әле иртәнге якта томан төшкәннән азрак юешләнгән биек өйалды баскычына яланаяк чыгып басты да, күкрәген тутырып, салкын һава сулады, буыннарын шыртлатканчы киерелде, муенын боргалады, ишегалдын, абзар-курасын күздән үткәрде һәм карашын гадәтенчә өеннән өч чакрым тирәсе ераклыктагы Торатауга күчерде. Нинди мәһабәт, гайрәтле, олпат аларның Торатавы! Сокланып туймаслык могҗиза инде бер. Көн дә иртән шушыны күрә, аның үзләренең авылы янында гына булуына горурлана, һәм шушы тойгылар малай чагыннан бирле бер дә искерми, киресенчә, еллар үткән саен арта бара. Гүя тип-тигез җирдә калкып чыккан яки кайдандыр килеп утырган да мәңгелеккә монда торып калган һәм Габитның гына түгел, бөтен авылның күркенә әверелгән бу тау. Алай гына да түгел, хәзер ул – районның йөзек кашы: Торатау кайсы районда – шул районда! Бу тау турында байтак укыганы да бар Габитның. Аны галимнәр шихан дип атый, Көньяк Уралдагы геологик үзгәрешләрнең кабатланмас һәм гаҗәеп бер күренеше, алар теле белән әйткәндә, феноменаль һәйкәле. Чын булса, борынгы заманда шушы тирәдә диңгез шаулаган, әмма җир тетрәүләр, вулканнар атылу аркасында ул чигенгән, ә бу тау, башта диңгез төбендә булып, ахырда калкып чыккан.
Тауның итәге сөзәк, үргә таба текәләнә бара, текәләнә бара, ә түбәсе футбол мәйданы кадәре тип-тигез мәйдан хасил итеп очланган. Тауның көнбатыш ягы күтәрелеп тора, анда диңгез лилияләрен, коры җирдә очрамаган башка әллә ничаклы сәер үсемлекләрне күрергә була. Шул тарафта зур булмаган берничә мәгарә дә бар. Риваять буенча, бу якның бер ханы күрше кабилә башлыгының улына гашыйк булган һәм аның янына качып китәргә теләгән сылу кызын шул мәгарәләрнең берсенә бикләп куйган, ди. Ләкин кызны бу туктата алмаган, ул еланны сихерләп йоклаткан да, мәгарәсеннән чыгып, сөйгәненә качкан. Нәтиҗәдә ике кабилә арасында байтак елларга сузылган канкойгыч сугышлар барган, ди. Боларны хәзер күз алдына китерүе дә кыен, хәтта ышанасы да килми. Бүген менә Торатауга олы каза яный: каланың «Сода» җәмгыяте аны «ашарга» җыена. Баксаң, сода җитештерү өчен иң сыйфатлы чимал икән Торатау! Шуңа күрә чит илләр дә кызыга бу тауга, яңарак кына японнарның килеп киткәне ишетелде, аннан алда немецлар, голландлар булган иде. Капиталистлар бик актив, үзсүзле, табыш өчен әллә нинди хәйлә-алдауларга барулары ихтимал һәм баралар да. Берничә ел элек әнә Торатауга якын гына яткан Шәкетауны шартлатып җимерделәр дә төяп алып китеп бетермәделәрмени?! Торатауга да шул ук язмыш яный, әлегә иҗтимагый, милли оешмаларны «яшелләр»нең каршы төшүе генә туктатып тора. Итәгендә пикетлар, төрле акцияләр, хәтта концертлар оештыралар, тегеләрнең һәр адым-гамәлен газета, радио, телевидение аша халыкка җиткереп торалар. Шушы хәрәкәт чак кына йомшарса, ата-бабаларыбыз олы җыеннар үткәргән, изге урыныбызга әйләнгән таудан берничә елдан тузан гына торып калачак. Әнә «яшел»ләрнең бер актив әгъзасын, шәһәр газетасында эшләгән билгеле журналистны, үзенең басмасында әлеге «сода» эшчәнлегенә каршы чыгыш ясаганы өчен тукмап киткәннәр, ди бит… Булыр, үтә тәмле калҗа шул Торатау «сода» өчен…
Галимнәр дә күп йөри монда, чит илләрдән дә киләләр, һәркайсы үзенчә тикшерә, фараз итә, тауның яшен чамалый, таш-токым үрнәкләрен алып китә, фикерләрен матбугатка язып чыга. Бу хакта Габит шәһәр, республика газеталарыннан укып белеп тора. Габитка дәү әнисе сөйли бит әнә, сугышка кадәр дә шушында дөньяның төрле илләреннән килеп тикшереп йөриләр, 1984 елда янә килделәр дип. Анысын үзе дә белә инде, үз күзләре белән күрде. Малай чагы иде, аптырашып, гаҗәп итеп, ак, сары, кара битле, төрле-төрле киемдәге өлкән-өлкән абый-апайларның артыннан яшьтәшләре белән бер көтү булып ияреп йөргән иделәр. Кулларындагы галәмәт приборларына, бигрәк тә төрле телдә сөйләшүләренә исләре киткән иде. Аларны озата йөрүче үзебезнең абыйлар бала-чаганы галимнәргә якынайтмаска тырышып ым-ишарә ясаулары, хәтта эткәләп-төрткәләүләре дә хәтерендә.
Кайдандыр укыган иде… Аллаһы Тәгалә Нух пәйгамбәрне чакырып алган да болай дигән: «Нык агачтан шундый көймә эшлә, озынлыгы – йөз илле, киңлеге – егерме биш, биеклеге унбиш метр булсын, эчен-тышын сумалалап чык, су үтмәслек итеп. Башына түбә куй, яннарына тәрәзәләр уй. Өч катлы ит. Эшең әзер булу белән, мин туфан сулары күтәрәчәкмен, шуңача хатының, бала-чагаң белән көймәгә кереп кал. Янә тагы: ике җенестән дә үзең гадел, намуслы, эшчән дип исәпләгән кешеләрне ал, коры җиргә барып төртелгәч, хөр тормыш башлар өчен яратылган Аллаһ бәндәләре булсын. Моннан тыш, үрчемгә бөтен төр мәхлукларны да ал. Бәндәләр гөнаһка батты, инде дә аңнарына килмәсләрме, хаталарын аңламаслармы дигән өметтәмен – Жир йөзенә туфан суы күтәрүемнең сәбәп-максаты да шушы. Тагын. Көймәңдәге бар тере җанга җитәрлек ризык-тәгам, эчәр су да хәстәрлә, сәфәрегез озын булачак, җиргә кырык көн, кырык төн буена яңгыр яудырачакмын. Үзем бар иткән һәммә нәрсәне Жир йөзеннән юк итәчәкмен. Мин моны, кабатлап әйтәм, җирдә гадел, хөр, яңа тормыш башлар өчен эшлим, эшләргә мәҗбүрмен».
Бер авыз сүз әйтми тыңлый Нух пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләне. Тыңлаган саен, күңелендә шом арта, күз алдына су дәрьясы, кешеләрнең, мал-туарның сөрән-кычкырышы килә.
Нух пәйгамбәрнең, үзенең тугры Рәсүленең, уйларын үтәли күреп торган Аллаһы Тәгалә аңа җавап бирүне кирәк таба: «Адәм баласы беркайчан да үткәннән фәһем алмый, хаталарыннан нәтиҗә ясамый, шуңа да син көймәңдә алып китеп коткарган кешеләр дә, кабаттан үрчегәч, начар гамәлләрен тагын кыла башлаячак. Әмма әлеге мәлдә бу чарам, бу сынавым кирәк. Ә, бәлки, төзәлерләр. Аларга мин шушы форсатны бирәчәкмен».
Җиде тәүлек үтүгә, җирне туфан баса. Ачыла күк капусы – кырык көн, кырык төн коя яңгыр. Ташкын артканнан-арта, көчәйгәннән-көчәя бара да, ниһаять, тоташ каплап ала, һәм көймә суда йөзеп йөри башлый. Дәрья артканнан-арта, урманнардан, аннан таулардан ашып китә, җир өстендә көн иткән барлык тере җан: кош-корт, хайваннар, кешеләр батып-тончыгып һәлак була, Нух пәйгамбәр белән аның көймәсендә утырганнар гына исән кала.
Беркөн Аллаһы Тәгалә илтифат итә: туфанны туктата. Кырык тәүлек үткәч, Нух пәйгамбәр, көймә ян-ягын үзе уйдырткан кечкенә тәрәзәне ачып, тышка козгын очырып җибәрә. Жирнең һаман да су астында икәнлеген белдереп, козгын, бер китеп, бер кайтып, байтак йөри. Аннары Нух пәйгамбәр күгәрченне очыртып чыгара, әмма күгәрчен дә, кунар урын тапмыйча, көймәгә кире әйләнеп кайта. Күгәрченне яңадан очыра пәйгамбәр. Бу юлы кош томшыгына зәйтүн агачының ботагын эләктереп кайта. Димәк, су кайта башлаган, димәк, кайдадыр коры җир бар. Нух пәйгамбәр баягы тәрәзәдән дөньяны күзәтә, еракта судан калкып торган очлы тау түбәсен күрә дә ишкәкчеләргә көймәне шул тарафка юнәлтергә куша. Әмма менә бәла – көтмәгәндә, көймәгә су тула башлый! Тикшерә-карый торгач, шул ачыклана: тычкан, дошманлык кылып, көймәнең төбен кимереп тишкән икән. Нишләргә, ни кылырга белми йөгерешкән арада, иң беренче булып сәңкем елан, аңына килеп, әлеге тишекне үзенең койрыгы белән каплый. Су керүе туктала. Менә бит ничек, Нух пәйгамбәр шәхсән үзе сайлап алган җан ияләре арасында да хәсис табыла…
Барысы да көймәнең өске катына күтәрелә, куанышып сикерергә керешә, төрле авазлар чыгара, кайсыдыр: «Тау», «Тора тау», – дип кычкыра, башкалар: «Тере калдык, котылдык», – дип, аңа кушыла.
Өч көн дигәндә, ниһаять, барып җитәләр әлеге тауга. Аллаһы Тәгалә әмере буенча, Нух пәйгамбәр хатыны, уллары, киленнәре, кызлары-кияүләре, сайлап алган башка кешеләре, хайваннары белән көймәдән чыга. Раббы фатиха бирә: «Үрчегез, ишәегез, сезне коткарган таудан бөтен Жир йөзенә таралыгыз. Торатаудан тереклек үрчеп китсен, хөр, тату яшәгез, бер-берегезгә, тычкан кебек, дошманлык кылмагыз, чынлыкта бер көймәдә икәнегезне аңыгызга сеңдерегез, Җир йөзендәге башка мәхлукларны кыерсытмагыз, явызлык кыла калсагыз, ул берчакны барыбер үзегезгә әйләнеп кайтыр. Шуннан куркыгыз…»
Кайдандыр укыган иде… 1770 елның май аенда Лепехин дигән бер рус сәяхәтчесе Торатау түбәсенә күтәрелә. Менәр алдыннан, галим, үзенә юл күрсәтер өчен, җирле халык арасыннан – бәлки, нәкъ Габитларның авылыннан эзләгәндер дә әле – кеше таба алмый арып бетә һәм шундыйрак мәгънәле сүзләр язып калдыра: башкортлар бу тауга олы ихтирам белән карый, хәтта изге урын дип исәпли. Элек монда Нугай ханы яшәгән. Башкортлар аны куып җибәргән һәм үзләре хуҗа булып калган. Әмма тау әкренләп җәмгыятьтән читләтелгән, байлардан, түрә-мазардан качкан башкортлар өчен көн итү урынына әйләнгән. «Боларны миңа башкорт гореф-гадәтләрен, риваять, кобаер-җырларын яхшы белгән һәм аларны яттан сөйләгән Исмак әйтте», – дип дәлилли Лепехин. Үзен тауга озатып барырга кеше таба алмавының тагы бер фаразы булган: имеш, башкортлар Торатауга ниндидер нәзер әйткән, әмма аны һаман үти алмаганнар икән, шуңа да тау иясеннән куркалар, ә биргән вәгъдәне үтәми торып тауга күтәрелсәң, каза килүе ихтимал…
Лепехин бик озак үгетләгәннән соң гына таба юл күрсәтергә ризалашучыны. Ул кешегә, бәлки, мул сый, шәраб белән күңелен күрү тәэсир иткәндер, галимнең аңа акча бирүе дә бар, бәлки, курыкмагыз, бернәрсә дә булмаячак, миңа, галим кешегә ышаныгыз дигәне роль уйнагандыр. Һәрхәлдә, сәяхәтче максатына ирешә – тауга менә.
Ә юрматы кабиләсе белән нугайлар арасында байтак елларга сузылган канкойгыч сугышлар тарихка мәгълүм. Һәм ул көрәш, Лепехин дөрес әйткән, башкорт ыруының җиңүе белән тәмамлана. Шуннан бирле илдә туып торган сугыш-алышка юл алган башкорт егетләре Торатауга күтәрелә һәм соңгы тамчы канына кадәр Ватанны сакларга ант итә. Бу – изге йола. Немецлар белән булган соңгы сугышка киткән авылдашлары да Торатауга күтәрелеп, антлар биреп хушлашкан. Гомумән, Торатау юрматы ыруы өчен борын-борыннан изге урын исәпләнгән. Бүген, әлбәттә, тауга мөнәсәбәт икенче, күп нәрсә онытылган, шулай да халык тирә-як белән сокланыр өчен менә, күпләр өчен ул геологик объект буларак кызык. Бөркетләр оя кора, планеристлар очу күнекмәләре үткәрә, шушында ук ярышлар да оештыра…
Көзгә тарткан җәйге иртә барыбер дә чирканыч суык икән. Аяклары өшеп, Габитның тәненнән салкын бер дулкын йөгереп үтте. Уйга батып, хатирәләргә бирелеп онытылып киткән, әнә бит берничә минут эчендә Торатауга бәйле әллә күпме хатирәләр яңарды, тарих күзалланды, истәлекләр калкып чыкты. Көн дә ашаган ризык туйдырган сыман, көн дә күргән нәрсә гадәтигә әйләнә, бәясе төшә, дисәләр дә, Габит өчен Торатау – һәрдаим ниндидер яңа битен ачучы, бер дә ялкытмаучы, могҗизасын, серен югалтмаучы тере сын ул. Аннан туя, бизә алмый Габит.
Бүген ял. «Барып, якыннан күрим әле тауны», – дип уйлады Габит. Календарьда бу көн кызыл белән язылган өчен генә түгел, күңелен җилкетер, канәгатьлек кичерер, рухи көч, ләззәт җыяр. Байтак көн барганы юк, үзенә оят хәтта, эшенә салкын караган кебек. Аңардан башка, мәгърур тау нишләп кенә тора икән? Габитны көтәдер, арада күренми бит, дип борчыладыр. Аннан килеп, үзеңнең биләмәңне карарга, тикшерергә дә кирәк. Эше шундый, егерь бит ул. Аның төп бурычы – урман, кош-корт һәм хайваннарны браконьерлардан саклау. Кеше йөрер, бигрәк тә шәһәрдән килүче булыр. Алар авыл халкына караганда оятсызрак, әрсезрәк, шуңа да сөйләшүе-аңлашуы кыен. Хатыны Фәрзәнә гадәтенчә каршы төшәр, сирәгрәк йөрсәң дә була инде шул таш өеменә, беркем дә алып китмәгән, дип ачуланыр, өстенә әллә күпме эш өяр, ләкин Габитның күңеле тулышкан, тауга бармый һич булдыра алмый.
Аның Торатауга бару кәефен башта дәү әнисе сизә. Фәрзәнәсе шикелле тәкатьсезләнеп каршы төшми ул, беркайчан да, юк эш белән йөрисең, дип әйтми, киресенчә, бәй, эшең шул бит, барырга, карарга кирәк инде, дип хуплый. Укытучы булса – мәктәптә, тракторчы булса – тракторда, терлек караучы булса – фермада эшләр иде, егерь булгач, кош-кортны, хайваннарны саклый инде, дип тә җибәрә килененең канәгатьсезлегенә кайчак. Аннан җанының сафланып, кәефе күтәрелеп кайтуына, мылтык асып китсә дә, кош-корт, хайваннарның җанын кыймавына ышана – күпме эшләп, шул кошның, бу хайванның ите дип, казан асканнары юк әле. Кайбер авылдашларының, бигрәк тә читтән, шәһәрдән килгәннәрнең, табигатькә зыян китерүенә Габитның каршы төшүенә шатланса, шуның аркасында байтак кеше белән ачуланышуына борчыла. Еш кына, алдыңны-артыңны карап йөре, тукмап китмәсеннәр, кеше начар хәзер, син дәүләтнекен сакларга тырышасың, алар үзләренекен алган кебек кылана, дип искәртә дә, юкка гына авыл халкы аны ак әби дип олыламый шул. Элегрәк еш кабатлый торган иде шул фикерләрен ак әбисе, хәзер сирәгрәк әйтер булды. «Инде үзләре әти-әни, өйрәтеп утырудан узганнар», – дип уйлыймы, белмәссең. Ә хатыны менә, сигез елга якын бер түбә астында яшәсәләр дә, иренең гадәтләренә барыбер күнегә алмый, аның тауга еш баруын өнәми, вазифаңны син ике йөз процентка арттырып үтисең, артыгы кемгә кирәк, сиңа аның өчен беркем дә рәхмәт әйтми, артыгын түләми, дип теңкәсенә тия. Бер уйласаң, дөрес тә шикелле, әмма Габит аннан-моннан гына эшли белми. Бөтен сәбәп шунда.
Иртәнге салкынча җиләс җил күңеленә ниндидер моң китереп салды Габитның. Ул моң, талпынган күбәләк кебек, агачыннан аерылган яфрак сыман, янында бөтерелде, тирә-ягын салават күпередәй төрле төсләрдә балкытты, колагын иркәләде. Тотып-җыеп булмый, аның нәрсә икәнен дә аңлап булмый, әмма күңел кыллары белән генә сизә-тоя торган шушы илаһи халәт Габитның йөрәген, аң-зиһенен тутырды да куйды, һәм ул җыр булып тышка агылды:
Жанкай-җанаш китте, ай, сунарга,
Ашказаркай буена чәшкегә.
Чәшкеләргә китеп вафат булды,
Башкынаем калды ла яшь кенә…
– Әллә җырлап торган була инде? – Фәрзәнәсенең, көтү куып, ишегалдына кергәнен сизми дә калган икән. Дертләп куйды да шып туктады, ярамаган эш эшләп, укытучысыннан качкан укучы бала шикелле, тиз генә өйалдына кереп китте. Оятыннан бигрәк, үземнеке генә дип исәпләгән «Ашказар»ны Фәрзәнәнең дә ишетүе кыен иде аңа. Юынды, чәй куйды. Чәй кайнап чыкты. Малае йокысыннан уянды, дәү әнисе Коръәнен куеп торды, һәм гаилә иртәнге чәйгә утырды. Дәү әнисе, әлеге дә баягы, ипләп йөре, тракторың белән кош-кортны, елан-мазарны таптатып, агач-куакны имгәтеп куйма, барысы да – тере җан, каргышлары төшәр дип, оныгына карамый гына сүз башлады. Гәрчә мондый сүзгә өйрәнеп-күнегеп беткән инде Габит, шулай да, олы кешенең күңелен калдырмас өчен, беренче тапкыр тыңлагандай игътибар биреп, ярый, дәү әни, шулай итәрмен, дип әйткән була. Үзе төрле ырымга ышанып бетмәсә дә, ниндидер югары көчнең авыр чакларда ярдәмгә килеренә ышана.
– Кырмыска гадел яратылган, аңа да якты дөньябыз алдында олы бурычлар куелган. Шуңа оясына һич кагылма.
– Әү, дәү әни?
– Чылтырап аккан көмеш суларыбыз пычранса, каныбыз пычраныр. Чәчәкләргә күмелеп яткан хәтфә җирләребездә киекләр, хәтта ки бөҗәкләр дә бетсә, үзебезне кара көчләр басар, һаваларда очкан лачын-бөркетләребез ташлап китәр, күзләребезнең нуры бетәр…
– Ә кырмыскалар бетсә нәрсә булыр?
– Кырмыскалар бетсәме? Адәм баласының теше коелыр. Аяк астындагы суалчаннар бетсә, сөяк җелеге кибәр. Елгаларда балык бетсә, якты дөньяга балалар тумас. Камкалар бетсә, хатын-кызның күкрәге авыртыр. Елан-кәлтә бетсә, адәми зат үзе шул рәвешкә иңәр. Димәк, бу якты дөньябыз алдында күзгә күренмәгән кыллар белән бөтенебез дә бергә бәйләнгәнбез, кайсы кылны өзсәң дә, җирдәге тереклеккә хилафлык килә.
– Хәлне үтә катлауландырасың түгелме, дәү әни? – Олы кешенең сүзен куәтләп, Габит ара-тирә шулай сорау биргәләп тә куя.
– Бала-чага күпме кырмыска оясын туздыра, кеше мурда, ятьмә белән балыкны кыра, юлында очраган бар еланны, кәлтәне үтерә. – Бала-чага гына түгел, олылары күбрәк тота балыкны! Өй саен – ау, ятьмә, җәй буе су буеннан кеше өзелми, – дип сүз кыстыра Фәрзәнә. – Ул кадәр кыруга балык нишләп һаман бетми, аптырарсың.
– Дөрес әйтәсең, килен, корткычлык нык бара. Шуның аркасында елгаларыбыз саега, күл-чишмәләребез корый, сазлыкларыбыз кибә. Әнә Торатау аръягындагы сазлык- ны сөреп, иген чәчәбез дип күпме кыландылар теге елларны. Нәтиҗәдә сазлык та корыды, игене дә үсмәде, аннан бигрәк, тау битендәге әллә никадәр үлән, җиләк- җимеш, чәчәк бетте. Аларны хәзер кире кайтарып булмый. Кайчан гына Агыйделдән эчә идек, хәзер суы пычранды, агуланды, ул шәһәрдән кайткан яшьләрнең күңел ачуы, машина юу урынына әйләнде. Кеше әлмисактан бирле шушы вәхшилек белән шөгыльләнә. Ярый ла табигать үзен үзе саклау, тергезү, кеше салган яраларын төзәтеп, дәвалап тору сәләтенә ия. Бернәрсә дә мәңгелек түгел – шушы сәләте дә бетсә нишләрбез?
– Монда һәммә кешенең дә тырышлыгы, аңы, мин яшәгән җир бит бу дигән мөнәсәбәте кирәк, дәү әни. Балаларыма, оныкларыма нәрсә калдырам дигән уй кирәк. Ә аны аңлауга, ай-һай, ерак әле, Айга җитәрлек ара, дигәндәй.
– Үзе утырган ботакка балта чаба адәм баласы. Ул кайчан да булса җәзасын алачак, ахырзаман киләчәк. Ә ахырзаман – җавап тотар көн ул. Бу дөньяда бер генә кылган эш тә җавапсыз калмый. Шуңа күрә алдыңны-артыңны карап йөре, мәхлукларның гомерен кыйма!
– Беләм инде, дәү әни…
– Белсәң дә әйтәм. Бисмилланы кабатлаудан иман искерми.
Чәй артында шул уңайдан байтак нәрсәләр сөйләп өлгерә дәү әнисе. Аның хәтеренә, әллә кайчан, Нух заманында, булган вакыйгаларны, әллә кемнәрнең исемнәрен, аларның кылган-башкарган эшләрен белгәненә соклана Габит. Кешеләрне, авыл, колхоз өчен җан атканнарны мактый, өлге итә, кырын эшләрен яманлый. Күпчелек карт-коры сыман, әйләнгән саен бер үк сүзне талкып утырмый, яңадан-яңа тезә, кабатлаган хәлдә дә, бөтенләй икенче киная чыгара, икенче мәгънәсен юллый. Хәтере – суы корымас кое, азагы булмаган китап. Шуңа да дәү әнисе Габитка карт та, яшь тә кебек, әйтерсең лә ул ике вакыт яссылыгында яши. Габит аның үткер зиһененә, тормыш күренешләрен, вакыйгаларны гомумиләштерә, төгәл нәтиҗәләр чыгара алуына гаҗәпләнә. Ул фаразлаганнарның күбесе дөреслеккә чыга да куя бит. Фәрзәнәнең бу фәлсәфәгә әллә ни исе китми, еш кына сүз мәгънәсен төшенеп тә бетми шикелле, шуңа да әллә ни кысылмый, кысыла алмый. Ул битараф кына чәй ясый, әмма кыланыш-хәрәкәтеннән олы каенанасының бер сүзен дә кабул итмәгәнен төсмерләү кыен түгел. Ә менә улы, Искәндәре, тыңлый, колагына сала, еш кына кызыксынып сорап та куя, елан, кәлтә үтергән, кырмыска оясын туздырган малайларны әләкли.
Чәй эчеп бетерделәр, амин тоттылар. Фәрзәнә савыт-саба җыештырды, дәү әнисе кулын чайкап килде дә, Коръәнен ак яулыкка төреп куеп, бәйләвенә тотынды. Габит, келәтенә кереп, мылтыгын, башка кирәк- яракларын барлады, тракторын кабызды – бер уңайдан коры-сары, кышын туңып корыган вак имәннәрне кисеп алып кайтырга исәбе. Мин дә барам, мине дә ал, әти дип, янында бөтерелгән җиде яшьлек малаен кабинага күтәреп менгереп утыртты, капканы ачты, «Беларусь»ын ишегалдыннан чыгарып, Торатауга илткән юлга төште. Хәер, тауга юл берәү генә түгел, ул, авыл очыннан тауга барып җиткәнче, үрмәкүч пәрәвезе кебек ергаланып беткән. Һава торышына, ел фасылына карап, төрле юлдан йөриләр: җәй, коры чакта, кем ничек тели шулай, яңгыр яуса, кайдан үтеп була, шуннан юл салалар.
(Дәвамы бар.)
Фото: ufa.bfm.ru